Чыгышларым
ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты фәнен укыту
Скачать:
Предварительный просмотр:
Әхмәтшина Айгөл Фаукат кызы
Алабуга муниципаль районының
“2 нче санлы гомуми белем мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
ФДББС ШАРТЛАРЫНДА УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМНӘРЕН БӘЯЛӘҮ
Белемнәрне бәяләү һәм билге кую укучыны актив эшчәнлеккә этәргеч һәм шәхес үсешенә йогынты ясаучы тәрбия чарасы булып тора. Шуңа күрә укучының белем һәм күнекмәләрен бәяләү процессы зур игътибар таләп итә. Мәктәптә укытуның традицион методикасы буенча укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү бары тик укытучы өстенә йөкләнгән һәм тулысынча аның карамагында була. Бу очракта укучы бөтенләй әлеге эштән азат ителә, ягъни аның үз белемен бәяләү эшчәнлеге формалашмый. Традицион методика буенча дәрес оештырганда, бигрәк тә әдәбият, әдәби уку дәресләрендә телдән җавап биргән укучыларга билгене дәрес ахырында, звонок булыр алдыннан тиз генә укытучы әйтеп чыга. Укучы ни өчен мондый билге алуын үзе дә аңламый кала һәм түбән билге алу нәтиҗәсендә укучы белән укытучы арасында аңлашмаучанлык барлыкка килә, укучының күңеле төшә, укуга, фәнгә карата салкын караш туа. Мондый очракларны булдырмас өчен, ФДББС шартларында белгечләр укучыларның белемнәрен бәяләүнең яңа технологиясен төзиләр.
Традицион методикадан аермалы буларак, ФДББС шартларында укучыларның белемнәрен бәяләү процессында укытучы белән бергәлектә укучылар үзләре дә катнашырга тиеш була. Димәк, белемнәрне бәяләү эшчәнлеге нигезен укытучы бәяләмәсе белән бер рәттән үзбәя, үзконтроль һәм взаимоконтроль дигән төшенчә тәшкил итә. Дәрестә укучы иркен рәвештә үз фикерен, үз карашларын белдерә, дәлилли, үз нәтиҗәләренә бәя бирә, ә аның үзбәясе дөрес булсын өчен укытучы аңа юнәлеш бирергә, анализ ясарга өйрәтергә тиеш. Белгечләр фикеренчә, үзбәя һәм уку эшчәнлегенә анализ ясый белү - укучыда мотивация тудыра, укуга карата кызыксыну уята, танып-белүне үстерә. Белгечләр тарафыннан төзелгән яңа технологиянең төп кагыйдәләренә тукталыйк:
1. Бәяләү (Оценка). Билге (Отметка). Барлык эшчәнлеккә дә бәя бирелә, ә бары тик белемнәрне ни дәрәҗәдә куллана белүгә билге куела.
Бәяләү (Оценка) – ул эшчәнлек нәтиҗәсенә характеристика бирү. Укучының уңышын күреп, мактау. Балага “Бик яхшы” дип әйтүнең 99 ысулы бар икән. Мәсәлән, Искиткеч! Яхшы! Дөп-дөрес! Супер! Нәкъ шулай! Афәрин! Үрнәк эш! Мин сине котлыйм! Ниһаять! Начар түгел. Кызыклы фикер! Шулай дәвам ит! Бу инде уңыш! Мактыйм! Мин синнән бүген канәгать! Мин синең булдырачагыңа ышандым! һәм башкалар.
Мактау көчле стимулга ия, тик аның да чамасы булырга тиеш. Әгәрдә укучының нәтиҗәсе түбән икән, укытучы баланың уңышсызлыгын күреп, аны кимсетмичә, аңа ышаныч бирергә тиеш. Бу очракта киңәш бирү уңай. Мәсәлән, татар мәкальләре белән гадел һәм җылы рәвештә шелтә бирү дә осталык булып санала. Башлый белсәң, бетерә бел. Аз сөйлә дә күп эшлә. Һәр максатка чара бар. Ничек итсәң ит-морадыңа җит! Белмәгәнне сорауның ояты юк. Ярты эш йөзгә оят. Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була. Гыйлем тырышлык белән килә.
Билге (Отметка)- система тарафыннан кабул ителгән билге (знак) (төрле шкаладагы баллар системасы яки төрле төсләр, шартлы билгеләр шкаласы) ярдәмендә белемнәрне бәяләү нәтиҗәсе. Белгәнебезчә, 1нче сыйныфта билгесез система. Баланың укуга кызыксынуын стимуллаштыру өчен башка юлларны эзләргә туры килә. Ярыш экранын булдыру укучыларда кызыксыну уята. Ел ахырында җиңүчене бүләкләү дә зур стимул булып тора.
Укучының белемен 5 баллы бәяләү 2нче сыйныфтан башлана. Билге укучының алда ирешкән нәтиҗәләре белән хәзерге нәтиҗәләрен чагыштыруга нигезләнгән булырга тиеш. Бу нәтиҗәләрне укытучы белән укучы бергәләп портфолиога теркәп, җыеп бара. Иң мөһиме, уку эшчәнлеге барышында нәтиҗәләрне чагыштырып, укучы үзенә - үзе мөрәҗәгать итә: “минем белемнәрем нинди иде?” («чем я был»), “нәрсәгә ирештем?”( «чего я достиг»), “мин нәрсәгә ирешә алам?” («чего ещё я могу достигнуть»). Мәсәлән, теманы өйрәнә башлау этабында әзерлек дәрәҗәсен билгеләү, яңа материалны өйрәнүгә булган мотивацияне ачыклау максатыннан старт диагностика, ә теманы йомгаклау этабында укучыларның индивидуаль прогресс (алгарыш) дәрәҗәсен бәяләү максатыннан йомгак диагностикасы үткәрелә һәм уку уңышларын бәяләү таблицасына языла. Алдагы нәтиҗәләр белән хәзерге нәтиҗәләр чагыштырыла. (Мисал өчен: Мәктәп, гаилә, ашханәдә, спорт һ.б. темалар)
2. Үзбәя. Үзбәя кәгазе (Лист самооценки). Укытучы һәм укучы бергәләшеп ирекле диалог аша белемнәргә бәя бирә. (внешняя оценка +самооценка)
Дәрестә укучы “Үзбәя алгоритмы” буенча үз нәтиҗәсен үзе бәяли.
1. Биремнең максаты нинди иде?
2. Биремне үти алдыңмы? Нинди нәтиҗәгә ирешә алдың?
3. Дөрес эшләдеңме? Әллә хаталары бармы?
4.Үзең мөстәкыйль рәвештә эшләдеңме? Әллә кемнеңдер ярдәме кирәк булдымы?
5.Үзеңә нинди билге куясың?
Әгәрдә укытучы укучының билгесе белән килешмәсә, дәлилләп, төзәтмәләр кертә.
Үзбәя кәгазе (Лист самооценки)
- Класс ________
- Фамилия, имя________________________________________________
- Предмет____________________________________________________
- Тема _____________________________________________________
- Что нового узнал?___________________________________________
- Чему новому научился?______________________________________
- Чему хотел научиться, но не получилось?_______________________
- Почему не получилось?_______________________________________
- Какие проблемы возникли при работе над темой?________________
Шулай ук үз эшчәнлегеңне күзәтү һәм үзгәреш дигамикасын ачыклау максаты белән һәр бүлек яки тема буенча нәтиҗәләр билгеләп бару өчен түбәндәге таблица тәкъдим ителә.
Метод оценивания своих действий и отслеживания динамики происходящих изменений
Критерии оценивания | Тема урока, дата | Тема урока, дата | Тема урока, дата |
Сотрудничал с другими для достижения целей | |||
Помогал определять вопросы для обсуждения | |||
Работал над выполнением задания | |||
Предлагал идеи. Высказывал свое мнение | |||
Вносил предложения по содержанию | |||
Обобщал идеи предложенные другими | |||
Вносил предложения по организации работы | |||
Слушал товарищей, делал записи | |||
Участие в работе не принимал (отр. баллы) | |||
Сумма баллов |
3. Укучылар бер-берсен контрольдә тота (взаимоконтроль). Төркемнәрдә, парларда эшләгәндә укучылар бер-берсенең җавабын тыңлап, тикшереп, бер-берсенә билге куялар. Димәк, уку эшчәнлеге барышында иптәше, сыйныфташы биргән бәяләмә дә читтә калмаска тиеш. Гомумән, төркемнәрдә эшләгәндә укучылар бер-берсен тыңларга, аңларга, бер-берсенә карата игътибарлы, бердәм булырга өйрәнәләр.
4. Дәрестә укучы берничә билге алырга мөмкин. Һәр күнекмәгә, биремгә яки эш төренә аерым билге куела. Бу билгеләр бәяләү кәгазьләренә куелып, дәрес ахырында аларны кушып, гомуми уртача билге чыгарыла һәм журналга, көндәлеккә куела.
5. Портфолио (портфель достижений). Башлангыч сыйныфта сыйныф журналыннан тыш, укучының нәтиҗәләре турында мәгълүмат туплау өчен портфолио (портфель достижений) ясарга тәкъдим ителә. Биредә укучының предмет, метапредмет, шәхси һәм сыйныфтан тыш чараларда ирешкән барлык нәтиҗәләре туплана.
6. Мониторинг. Соңгы вакытта традицион контроль төшенчәсе, яисә диагностика сүзе урынына мониторинг сүзе кулланыла башлады. Мониторинг – “педагог-укучы” системасында өзлексез тикшерү эшчәнлеге, үз чиратында ул укучыларның белем үзләштерүдә үсешен күзәтергә һәм вакытында укытучыга кирәк кадәр төзәтүләр кертергә ярдәм итә. Башкача әйткәндә, мониторинг ул – укучыларның белем, күнекмәләр дәрәҗәсенең үсешен күзәтү, планлаштыру, тикшерүнең комплекслы системасы.
Мониторинг ярдәмендә белемнәрне тикшерү һәм аның сыйфатын бәяләү - укучылар ирешкән белем дәрәҗәсен дәүләт стандарты, минимумы таләп иткән белем һәм күнекмәләргә туры килү - килмәвен чагылдыра.
Шулай итеп, алда әйтелгәннәрне үз эченә берләштергән бәяләү эшчәнлеге моделен күрәбез. Ул эчке бәяләүдән (укытучы, укучы, мәктәп, әти-әни тарафыннан) һәм тышкы бәяләү (дәүләт служба тарафыннан) тора. Дәүләт служба аттестация һәм мониторинг үткәрә.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, укучыларның белемнәрен бәяләүнең яңа системасы укучыларны мөстәкыйльлеккә, үз эшчәнлекләренә анализ ясарга, үзләрен һәм бер-берсен контрольдә тотарга өйрәтә. Бу исә укучыларның белемнәрен бәяләү процессында укытучыга ярдәм итә. Ә укучы бары тик тырышлык һәм хезмәт аша гына яхшы билге алырга мөмкин икәнлекне аңлый.
Предварительный просмотр:
Ахметшина Айгуль Фаукатовна
Использование в учебном процессе технологии проблемно-диалогического обучения на уроках татарского языка и литературы
Основная задача обучения татарскому языку в русскоязычной аудитории – научить практически пользоваться татарским языком как средством общения в пределах установленного программой словарного и грамматического минимумов.
Для этого учителя татарского языка используют современные педагогические технологии. Одна из них - технология проблемно- диалогического обучения, которая позволяет учащимся самостоятельно открывать знания.
Проблемные методы эффективнее традиционных, т.к. постановка проблемы обеспечивает познавательную мотивацию учеников, а поиск решения – понимание материала большинством учащихся класса. Такой подход делает процесс изучения нового материала на уроке более демократичным, ориентированным на разных учащихся с разными интересами и способностями.
Из всех методов технологии проблемно-диалогического обучения на уроках открытия новых знаний учителя татарского языка чаще отдают предпочтение побуждающему и подводящему диалогам. Диалоги: побуждающий и подводящий по-разному устроены, обеспечивают разную учебную деятельность и развивают разные стороны психики учащихся.
Побуждающий диалог состоит из отдельных стимулирующих реплик, которые помогают ученику осуществить творческую деятельность и поэтому развивают творческие способности учащихся.
Проблемная ситуация с противоречивыми положениями создается одновременным предъявлением классу противоречивых фактов, теорий, мнений. В данном случае факт понимается как единичная научная информация, теория – система научных взглядов, мнение – позиция отдельного человека. Побуждение к осознанию противоречия осуществляется репликами: «Что вас удивило? Что интересного заметили? Какое противоречие налицо?». Побуждение к формулированию проблемы осуществляется одной из двух возможных реплик по выбору.
Учитель: – Кто главный герой сказки Тукая “Шүрәле”?
Ученики: – Шүрәле, который живет в лесу?
Учитель: - Почему он там живет?
Ученики: -Потому что лес-его дом.
Учитель: - Любит ли свой дом?
Ученики: - Да любит, поэтому и защищает его.
Учитель: – Что вас сейчас удивляет? Какое противоречие налицо?
Ученики: - Шүрәле по описанию страшный, не красивый, но он лишь хотел защитить свой дом.
Проблемная ситуация с противоречием между житейским (т.е. ограниченным или ошибочным) представлением учеников и научным фактом создается в два шага. Сначала (шаг 1) учитель выявляет житейское представление учеников вопросом или практическим заданием «на ошибку». Затем (шаг 2) сообщением или наглядностью предъявляет научный факт. Побуждение к осознанию противоречия осуществляется репликами: «Вы что думали сначала? А что оказывается на самом деле?». Побуждение к формулированию проблемы осуществляется одной из реплик по выбору.
Анализ | Учитель | Ученики |
практическое задание «на ошибку» предъявление научного факта сообщением побуждение к осознанию побуждение к проблеме | Я диктую Слова со звуками [о],[ө], а вы записы ваете: один человек у доски, остальные на листочках. – Посмотрите, я выписала для вас из словаря все эти слова. (Открывает дос_ ку.) – Вы как написали сначала? – А как надо на самом деле? – Значит, какая тема урока? Фиксирует тему на доске. | Ученик у доски пишет и в первом и во втором слогах [о],[ө] (Житейское представле_ ние.) Видят, что о, ө пишутся только в первом слоге, а во втором пишем ы, е (Проблемная ситуация.) – Мы написали не правильно. о, ө пишем в тольков первом слоге. (Осознание противоречия.) –Правильное провописание слов со звуками [о],[ө] (Тема.) |
Подводящий диалог представляет собой систему вопросов и заданий, которая активизирует и соответственно развивает логическое мышление учеников.
Современные возможности урока (мультимедийный проектор, интерактивная доска) позволяют сделать уроки более интересными и запоминающимися. Благодаря зрительному восприятию, детям легче удерживать логическую цепочку знаний, которые необходимы для осознания создавшегося противоречия, для обозначения проблемы, для открытия новых знаний. Демонстрация мультимедийных презентаций на этапах: актуализация знаний, открытие новых знаний, первичное закрепление - оживляет работу учащихся, позволяет в процесс открытия новых знаний включить практически каждого ребенка. Организация проблемных диалогов с использованием мультимедийных презентаций предоставляет учащимся большую возможность «самостоятельно» прийти к открытию новых знаний на уроках.
Посредством подводящего диалога на уроках мы сначала помогаем ученикам сформулировать тему или вопрос для исследования, тем самым вызывая у них интерес, а затем в диалоге стараемся организовать «открытие» школьниками новых знаний, добиваясь тем самым понимания материала, ибо нельзя не понимать то, что ты открыл сам. Например, тема: Природа. Вначале слушаем аудиозапись «Звуки природы». Учитель задает вопрос: - Какие звуки вы услышали. Кто-то услышал звуки ветра, пение птиц, журчание рек и т.д. Общим словом мы это называем – звуки природы. -Значит тема нашего урока какая? – Природа.
При составлении подводящего к теме диалога мы подбираем логическую цепочку посильных ученикам вопросов и заданий, которые пошагово приводят класс к формулированию темы урока. В структуру подводящего диалога могут входить разные типы вопросов и заданий: репродуктивные (вспомнить, выполнить по образцу); мыслительные (на анализ, сравнение, обобщение). Следует заметить, что все вопросы и задания опираются на уже пройденный классом материал, а последний обобщающий вопрос позволяет ученикам сформулировать тему урока. Если в ходе подводящего диалога случаются ошибочные ответы учащихся, мы не акцентируем на них внимание и, чтобы не нарушить ход и логику диалога, задаем следующие вопросы: «Дети, кто думает иначе?», «Все согласны с ответом предыдущего ученика?» и др. Подводящий к теме диалог развивает речь учащихся и логическое мышление. Также главным средством создания возможностей общения на уроках татарского языка стала специальная система ситуативных упражнений. Ситуативные упражнения широко применяются по программе Хайдаровой.
На уроках татарского языка и литературы наиболее часто используется проблемная ситуация со столкновением мнений учащихся. Например, прошу учеников написать слова или предложение на новое правило, определить новую часть речи и т.д. при этом возможна следующая форма организации работы в классе. Один или два ученика работают у доски, с мнением которых фронтально работающий класс может не согласиться. При отсутствии знаний по новой теме это задание, как правило, вызывает разброс мнений учеников. В какой бы форме не создавалась проблемная ситуация, после выполнения практического задания, полученные результаты мы озвучиваем. В этот момент и возникает проблемная ситуация с удивлением.
Таким образом, организовывая и направляя коллективный поиск решения, подхватываем нужную мысль, высказанную детьми в ходе обсуждения, делаем выводы, обозначаем тему урока, сравниваем с примерами и выводами в учебнике.
Использование проблемно-диалогических методов в учебном процессе исключает пассивное восприятие учебного материала, утомляющее детей, обеспечивает для каждого ребенка адекватную нагрузку, что обеспечивает снятие стрессовых факторов во взаимодействии между учениками и учителями, создание атмосферы доброжелательности и взаимной поддержки.
Если ученику комфортно на уроке – тогда и результаты учения будут лучше, и личность будет развиваться более гармонично. Очень важно сохранить не только физическое здоровье ребенка, но и психическое, и нравственное. Данная технология является результативной и здоровьесберегающей, поскольку обеспечивает высокое качество усвоения знаний, позволяет добиться положительной динамики качества обучения, развитие интеллекта и творческих способностей, воспитания активной личности при сохранении здоровья учащихся.