"Туган тел" мастер - класс бәйгесе - 2019
ТУГАН ТЕЛ бәйгесе. Әдәбияттан мастер - класс фрагменты - https://youtu.be/lRbv2USNHP8
Скачать:
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
"Азнакай шәһәре 7нче урта гомуми белем мәктәбе”
ЭССЕ
“МИНЕМ МЕТОДИК ТАБЫШЛАРЫМ”
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Кашапова Фирүзә Фәнил кызы
2019 нчы ел
XXI гасыр - фән гасыры, икътисадның һәр тармагында югары инновацион технологияләр белән эшләү гасыры. Әлеге үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод - алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә.Укучыларны хезмәткә, тормышка әзерләү, аларга сыйфатлы белем бирү - дәүләтнең мәгариф учреждениеләре алдына куйган мөһим бурычы. Моны 2025 нче елга кадәр кабул ителгән Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте Стратегиясе дә, Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәте Концепциясе дә таләп итә.
Бүгенге көндә яңа буын стандартлары гамәлгә ашырыла. Ул укытучылар алдына яңа бурычлар куйды. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә бездән белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр оештыруны,“Татарстан Республикасында 2014-2021 нче елларда дәүләт телләрен һәм башка телләрне өйрәнү, үстерү һәм саклау” дәүләт программасын тормышка ашыруны таләп итә.
Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Укытучы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалашты-рырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. Яңа стандартлар традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итә. Бала үзе эзлекле рәвештә белем туплый белергә тиеш.
Иҗади эшләүче укытучы буларак, балаларның уку эшчәнлеген активлаштыру, аларда шәхси сыйфатларны формалаштыру өчен төрле эш алымнарыннан файдаланам. Яңача эшләргә омтылу - һичшиксез уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу "яңа" системаның концепциясен һәм теориясен өйрәнү таләп ителә. Әлеге система турында махсус мәкаләләр, хезмәтләр белән танышырга, шул системада эшләүче укытучылар белән фикерләшергә, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә тырышам.
Бу урында күренекле педагог К.Д.Ушинскийның: “Укытучы даими укып торганда гына укытучы була ала”,- дигән сүзләре искә төшә. Яңа технологияләрләрнең асылына төшенер өчен күп укырга кирәк. Авыз тутырып: “Мин беләм!”- дип әйтү укытучыга хас сыйфат түгел, чөнки чын оста – гомер буе өйрәнчек булып кала. Әдәбият укытучысы булганга, мин һәр яңа әдәби әсәрне укып барырыга тырышам. . Ә төрле бәйгеләрдә көч сынашулар, укучыларны олимпиадаларга әзерләү, фәнни эшләр белән шөгыльләндерү, иҗат эшләренә тарту миннән белем дә, тырышлык та, кыюлык та, осталык та таләп итә. Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере,бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала бит.
Ризаэддин Фәхреддиннең “Адабе тәгълим” китабында “Балаларны үзегезнең заманагыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр” дигән гыйбарәсенә игътибар иттем. Чыннан да, кайсы гына чорны алып карасаң да, һәр заманның үз йөзе бар бит. Бүгенге көндә яшь буынга күз салсак, алар яңа мәгълүматны табу, үзләштерү буенча күпкә алданрак бара. Монда аларга заманча технологияләр ярдәмгә килә. Димәк, аңлашыла ки, укытучы буларак, минем өчен заманча мәгълүмати технологияләрне үзләштерү һәм куллану зарурият булып тора. Үз укучыларым белән бер адымда атлап, заман сулышын тоеп яшәргә тиешмен. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән балаларда матур әдәбият, фән белән кызыксынуны тудыру да минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә. Мин үземнең эш тәҗрибәмдә яңа технологияләрне, алымнарны кулланырга тырышам: фишбоун – “балык кылчыгы” алымы, диаманта, Блум ромашкасы, фаразлар агачы, критик фикерләү технологиясе, кластер, инсерт алымнары, Ә.Рәхимовның модельләре, Сингапур методикасы. Яңа өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, белем сыйфатын күтәрүдә файдалы булган “БиС” технологиясенә аерым тукталасым килә.
“БиС” технологиясе 1999 нчы елда эшли башлый. Аның авторы – педагогия фәннәре кандидаты профессор Федор Яковлевич Вассерман. Аны файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, укучыларның кызыксынуларын арттыра,аларны белем дөньясына җәлеп итә, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта. Дәрес барышында педагог укучылар эше белән идарә итә; планлаш-тыру һәм үтәлешне контрольдә тота; тиешле төзәтмәләр кертә; гомуми юнәлеш бирә; шул юнәлеш буенча эшләүне тәэмин итә.
“БиС” технологиясенең төп сере – эчтәлек стандартлары һәм технологик карталарда. Барлыгы11 карта: алтысы – табигый циклга (“Алгоритм”, “Биоинтернет”, “Тренажёр”, “Логика”, “Лидер”, СРВ –солнышко, ромашка, ветерок) һәм 5 карта гуманитар предметларга (“Телдән дәрес - 1,2,3,4”, “Универсаль дәрес”) каралган. Һәр дәреснең максаты – 63% сыйфат өлгереше. Әлеге язма тактаның уң ягында өстә язылып куела. Сыйныфтагы укучыларның 63% дәрестә уңай билге – “4” һәм “5” алырга тиеш.
“БиС” технологиясенең сыйфат белән идарә итү өчен махсус инструментлары түбәндәгеләр:
- Сүз запасы нормалары.
- Утыру урыны матрицасы.
- Уку эшчәнлегенең берләштерелгән ысуллары (ОСУД – основная система учебной деятельности).
- Дәреснең технологик карталарда планлаштырылуы.
Миңа ни өчен “БиС” технологиясен куллану ошый? Чөнки технология укучыларда укуга кызыксыну тудыра,аларның логик фикерләү сәләтен, фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен, сүзлек байлыгын, сөйләм телен үстерә, лидерлык сыйфатлары тәрбияли, дәрестә укучының игътибарын даими җәлеп итеп тору алымнарын бирә һәм иң мөһиме белем бирүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итә.
Әлбәттә, укытуның төрле методларын, технологиялҽрен куллану, укучыларда укуга карата кызыксыну уята. Ләкин бу шарт кына да җитми әле. Укучыларда төп компетенцияләр булдырыр өчен аларны иң беренче чиратта үзеңдә формалаштыру шарт. Мин үземдә югары әхлаклы, илен һәм телен яраткан, халкының гореф-гадәтләрен һәм динен белгән Остаз-Мөгаллим сыйфатын тәрбияләргә тырышам. Шулай ук үземә тәвәккәл холыклы, мөстәкыйль фикер йөртеп, һәр эшкә иҗади якын килә белгән, югары сөйләм культурасына ия булган, сәламәт шәхес сыйфатларын үстерүне бурыч итеп куям. Бу компетенцияләрне булдыру өстендә мин даими эш алып барам.
“Мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы, вә үз фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән нәсыйхәтләр – файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калыр...”- дигән язучы, тарихчы галим, мәгърифәтче, саф әхлак иясе Р. Фәхреддин. Ул безнең иң гыйлемле, югары әхлаклы булуыбызны теләгән. Васыятендә: “Хезмәтләрем киләчәк буын яшьләребез өчен шифа һәм якты нур булыр,”- дигән остаз. Педагогик эшчәнлегемдә аның мирасын кулланып, бу васыятькә тугрылыклы икәнебезне күрсәтеп, үземне галимнең дәвамчысы итеп саныйсым килә.
Мин, практик укытучы буларак, үз бурычымны укучыларга ана телен өйрәтү, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән беррәттән, рухи яктан бай, тәрбияле, милли үзаңлы укучылар тәрбияләү-дә дә күрәм. Белем һәм тәрбия эшләрендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен актив кулланам, аны балалар күңеленә җиткерүгә үз өлешемне кертәм. Галим хезмәтләре - һәрвакыт минем өчен алыштыргысыз хәзинә.
Р. Фәхреддин мирасын өйрәнү һәм аны укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллануны системалы рәвештә алып барам. Эшемдә Р.Фәхреддиннең “Адабе тәгълим ” (“Укыту кагыйдәләре ”) китабы төп кулланма булып тора дисәм дә ялгыш булмастыр.
Безнең эшкә тарих бәя салыр,
Әманәтнең бездә изгесе.
Безнең кулда милләт киләчәге,
Сабыйларның күңел көзгесе.
“Укытучы - гыйлем өйрәтүче, дәрес укытучы һәм балаларның җаннарын тәрбияләүче дип атала.. Укытучының шундые булыр, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырыр. Укытучының тагын шундые да булыр, туфрак булачак бер баланы алтын итә белер”. Галимнең бу сүзләре белән килешми мөмкин түгел.Укучыларымның фәнни-гамәли конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә җиңүләре аларның сәләтле булуларын раслый. Үзем дә төрле дәрәҗәдәге педагогик тәҗрибәмне гомумиләштереп, шулай ук укучыларның иҗади эшләрен мәгариф хезмәткәрләре социаль челтәрендәге персональ сайтка (http://nsportal.ru/kashapova-firyuza-fanilevna) куеп барам.
Укытучы һөнәрен сайлау мине нәрсәгә китерде соң? Сүз тәмен, эш кадерен, яшәү ямен тоярга. Бернәрсә дә җиңел бирелми, күп кенә уңышлар артында зур тир ята. Әмма ничек кенә булса да үкенмим. Үз юлымны укытучы буларак сайлау ялгыш булса, икенче мәртәбә дә мин ялгышымны сайлар идем. Каным буйлап укытучы рухы ага, һәрбер дәрес саен яңа яклары белән ачылган тырыш та, акыллы да укучыларсыз мин яши алмас булдым. Киләчәктә укучыларым дөнья мәдәниятен яхшы белү белән беррәттән милли мәдәниятне, әдәбиятны, сәнгатьне, үзенең нәсел җебен, туган төбәгенең тарихын тирәнтен өйрәнгән; иҗади һәм креатив фикерли белүче югары әхлакый сыйфатларга ия шәхесләр булып, кешелеккә сөенеч нурлары чәчсеннәр иде.
Предварительный просмотр:
Мәгариф идарәсе муниципаль казна учреждениесе
ТР Азнакай муниципаль районы муниципаль
бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең
“Азнакай шәһәре 7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”
«Кабул ителде» «Раслыйм»
Педагогик совет утырышы, Мәктәп директоры
беркетмә № __________/Гыйләҗева З.С./
« » 201 ел Приказ №
« » 201 ел
Балалар һәм олылар өчен туристлык – туган төбәкне өйрәнү юнәлешендәге
“ӘДӘБИ ТУГАН ЯК”өстәмә гомуми белем бирү программасы
Укучыларның яше – 12-15 яшь
Программа 1 елга исәпләнә
Программа авторы:
Кашапова Фирүзә Фәнил кызы
Азнакай - 2017
“ӘДӘБИ ТУГАН ЯК” өстәмә гомуми белем бирү программасы түбәндәгеләрне исәпкә алып төзелде :
- 2025 елга кадәр РФнең Тәрбия үсеше стратегиясе;
- 2015-2025 нче еллар өчен ТРда укучыларның Тәрбия үсеше стратегиясе;
- ТРның белем бирү учреждениеләрендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эшне оештыру стандартлары;
- “Балаларга өстәмә белем бирү күп профильле өстәмә белем оешмаларында өстәмә муниципаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатының яңа редакциядәге модельләштерелгән стандартларын раслау турында” Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 нче елның 20 нче мартында чыккан № 1465/14 приказы ;
- "Россия Федерациясендә Мәгариф турында" 29.12.2012 чыккан № 273 - ФЗ федераль законы;
- Балаларга өстәмә белем бирү үсеш концепциясе (4 нче сентябрь 2014 нче елда чыккан, № 1726-р РФ Хөкүмәте карары );
- "СанПиН 2.4.4.3172 -14 "Балаларга өстәмә белем бирү оешмаларында эш оештыру төзелеше, эчтәлеге һәм режимына куела торган санитария-эпидемиология таләпләре " – РФ дәүләт баш санитария табибының 04.07.2014 чыккан 41 нче номерлы карары;
- "Балаларга өстәмә белем бирү программаларына якынча таләпләр” 11.12.2006 нчы елда чыккан Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының №06-1844 хатлары;
“Өстәмә гомумбелем бирү программалары буенча белем бирүне оештыру һәм тормышка ашыру тәртибен раслау” турында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәскәүдә 29 нчы август 2013 нче елда чыккан приказы;
- РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 нче елның ноябрендә чыккан “Өстәмә гомумбелем бирү программаларын проектлаштыру буенча методик тәкъдимнәре” .
1 нче бүлек. Программаның төп характеристика комплексы.
1.1. АҢЛАТМА ЯЗУЫ:
Программаның юнәлеше – туристлык – туган төбәкне өйрәнү
Әлеге программа укучыларда туган як тарихы, мәдәнияте, әдәбият - сәнгате буенча белемнәр формалаштырырга мөмкинлек бирә. Туган як тарихын өйрәнү халыкның иҗади көчен, гореф-гадәтләрен һәм игелекле традицияләрен тулысынча өйрәнүне күздә тота.Укучылар үзләре яши торган төбәкнең традицияләрен, халкын, тарихын, мәдәниятен, табигатен, аның үзенчәлекләрен эзләнү – тикшеренү эшләре аша ачыклыйлар; үз халкының рухи байлыгын өйрәнеп, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылалар; туган як белән кызыксынулары аша аңа мәхәббәт, туган ягыбыздан чыккан әдипләр, күренекле кешеләр белән горурлану хисләре тәрбияләнә.
Программаның актуальлеге: Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз.Ә ул үз чиратында , туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, иң күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала. Туган якны яратырга өйрәтү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, туган як тарихын өйрәнү - патриотик тәрбия бирүнең иң отышлы ысуллары. Туган як тарихы ул - шунда яшәгән кешеләр тарихы. Кешенең тарихта тамырлары гаиләсенең традицияләрендә, халкының, туган ягының үткәнендә. Туган як тарихын өйрәнү укучыларга үз төбәкләрендә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә.
Патриотик тәрбия бирүдә тагын мөһим чараларның берсе - музейлардагы хәзинәне - тарихи экспонатларны, халкыбызның рухи һәм матди культурасын, бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы кыйммәтле материалларны куллану. Укучыларда туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музейлары зур әһәмияткә ия. Музей шулай ук туган якның , туган авылның , туган мәктәпнең тарихын өйрәнү, аны буыннан буынга саклап калдыруда һәм укыту-тәрбия эшендә зур ярдәмче. Музейда үткәрелгән очрашулар, экскурсия, дәресләр , туган якка кагылышлы җирле материалларны өйрәтү аша балалар күңеленә патриотизм орлыклары салына. Мәктәптә үткәрелгән әдәби кичәләр - укучыларга чын-чынлап илһам чыганагы. Балаларга алдагы буыннарның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәтү,тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру кебек максатларга ирешү өчен музей материаллары - чиксез бай хәзинә.
Туган як тарихын өйрәнү халыкның иҗади көчен, гореф-гадәтләрен һәм игелекле традицияләрен тулысынча өйрәнүне күздә тота.Укучы үзе яши торган төбәкнең традицияләрен, халкын, тарихын, мәдәниятен, табигатен, аның үзенчәлекләрен аеруча яхшы белергә тиеш.
Түгәрәк эшчәнлеге укучыларны халкыбызның рухи - әхлакый идеалларына китерергә, аларда сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерү юнәлешендә дә эш алып бара. Түгәрәктә танып - белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла. Укучылар түгәрәктә газета - журналлар басу технологиясе, газета әсәрләре иҗат итүнең баскычлары (тема табу, фактлар туплау, әңгәмә үткәрү, текст төзү, ритм, рифма һ.б.), журналистика жанрлары турында да мәгълүмат алалар. Үзләре газета - журналлар өчен шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр иҗат итәләр, үзләре язган шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнәләр.
Программаның актуальлеге укучыларда туган як тарихы, мәдәнияте,әдәбият - сәнгате буенча белемнәр формалаштыру кирәклеге һәм куелган максат, бурычлардан чыгып билгеләнә.
Программаның аерылып торучы үзенчәлекләре: тарихны сөйләп кенә бала күңеленә сеңдереп булмый.Бала эшчәнлеккә үзе катнашканда гына , үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып караганда гына үзе өчен ачышлар ясый һәм белмәгәннәрен бүтәннәргә җиткерә ала. Эзләнү – тикшеренү эшләре аша, калган укучыларга да туган ягыбызның тарихын җиткерү, халкыбызның мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате белән кызыксындыруга ирешү.
Программаның адресаты: 13-15 яшьлек укучылар
Программаны үзләштерү вакыты, дәресләр үткәрү режимы, периодлылыгы, дәвамлылыгы: “Әдәби туган як” өстәмә белем бирү программасы 2 елга исәпләнә. Уку планыныда атнага 3 тапкыр 216 сәгать билгеләнгән: сишәмбе – 14.00.-16.00 сәг., чәршәмбе 14.00.-16.00 сәг., пәнҗешәмбе көнне 14.00.-16.00 сәг-дә.
Дәресләрне үткәрү формалары: практик, мөстәкыйль һәм иҗади эшләр, интеллектуаль уеннар, эзләнү – тикшеренү эшләре, экскурсияләр, әдәби кичәләр.
Укучыларда кызыксыну уяту өчен һәр дәрестә иҗадилык һәм эзләнү элементларын кертү.
Теоретик һәм практик эшләрне чиратлаштыру.
Оештыру үзенчәлекләре: төрле яшьтәге укучыларның даими группасы
1.2. ПРОГРАММАНЫҢ МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ
“Әдәби туган як” түгәрәгенең максаты: үз халкының рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү; укучыларда эзләнү-тикшеренү, материалны системага салу күнекмәләре формалаштыру; туган як белән кызыксынуларын үстерү һәм аңа мәхәббәт,туган ягыбыздан чыккан әдипләр, күренекле кешеләр белән кызыксыну һәм алар белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны хәл итү күздә тотыла:
Уку – укыту:
- туган як тарихын, әдәбиятын, сәнгатен, аларга бәйле шәхесләрне, мәгариф һәм сәнгать тарихын эзлекле өйрәнү;
- укучыларда эзләнү-тикшеренү, материалны системага салу күнекмәләре булдыруга ихтыяҗ тудыру;
- туган төбәгебез турында алган белемнәрне тирәнәйтү һәм камилләштерү.
- түгәрәк әгъзалары тарафыннан уңышлы дип табылган әсәрләрне республикада чыгып килә торган газета - журналга тәкъдим итү;
Тәрбияви:
- укучыларда милли үзаң формалаштыру;
- туган төбәгебезгә мәхәббәт,туган ягыбыздан чыккан әдипләр, күренекле кешеләр белән кызыксыну һәм алар белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Үстерелешле:
- укучыларга үзләренең нәсел тамырларына, үз гаиләләренең үткәненә кызыксыну уяту;
- туган төбәгебезнең истәлекле урыннарына, җөмһүриятебезнең тарихи шәһәрләренә, табигатькә экскурсияләр үткәрү;
- мөстәкыйль рәвештә эзләнү – тикшеренү һәм иҗади эшләргә рухландыру;
- төрле бәйгеләрдә катнашу, укучыларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрүгә ирешү.
1.3. ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ
Уку-укытуның тематик планы
Сәгать саны | Тема | Аттестация формасы |
I бүлек. Мин һәм минем гаиләм ( 9 сәгать) | ||
1+2 | 1. “Әдәби туган як” түгәрәгендә техника куркынычсызлыгы һәм үз – үзеңне тоту кагыйдәләре. Үз нәселеңне беләсеңме?-гаилә тарихын өйрәнү | |
1 | 2. Хатлар ни сөйли? | Эзләнү эше |
1 | 3. Нәселем шәҗәрәсе | Практик эш |
1 | 4. Нәселемнең укымышлы кешеләре. Нәселемнең озын гомерле кешеләре | Эзләнү эше |
1 | 5. Нәселем традицияләре | Язма эш |
1 | 6. Һәр буынга сыйфатлама-характеристика язу | Практик эш |
1 | 7. “Шәҗәрәдә гаиләм тарихы” | Дәрес-конференция |
1 | 8. Нәсел агачын төзү үрнәкләре | Практик эш |
1+2 | 9. Нәсел агачын төзү (үз гаиләң үрнәгендә) | Практик эш |
II бүлек. Туган ягым – Азнакаем ( 19 сәгать) | ||
1 | 10. Азнакаем тарихы | |
1 | 11. Азнакаемның исеме каян килеп чыккан? | Эзләнү эше |
1 | 12. Азнакаемдагы географик атамалар һәм аларның тарихы (Өлкән кешеләр белән очрашып язып алу) | Практик эш |
1 | 13. Азнакай кешеләренең культурасы һәм көнкүреше(җырлар, бәетләр). | Видеотасмага төшерү. |
1 | 14. Туган ягым һөнәрләре һәм һөнәрчеләре . Мәктәп музеена экскурсия | Практик эш |
1 | 15. Азнакай тарихы . Мәктәп музеена экскурсия | Практик эш |
1 | 16. Туган ягымдагы хезмәт һәм хезмәт кешеләре ( төрле һөнәр ияләре белән очрашу). | Практик эш |
1 | 17. Туган төбәк кешеләре Бөек Ватан сугышында (ветераннар белән очрашу, өйләрендә булу) | Мөстәкыйль эш |
1 | 18. Сугыш чоры балалары | Эзләнү эше |
1 | 19. Алар Ватан алдындагы бурычны үтәделәр (Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар турында сөйләшү) | Практик эш |
1 | 20. Мәктәп тарихы (Мәктәп музеендагы бүлекләр белән танышу) | Практик эш |
1 | 21. Мәктәпнең элекке укытучылары ( Мәктәп музеендагы экспозиция белән танышу, өстәмә материаллар туплау) | Практик эш |
1 | 22. Ветеран укытучыларның өйләрендә булу (очрашу) | Практик эш |
1 | 23. Алар безнең мәктәптә укыдылар ( Материаллар туплау, стенд төзү) | Практик эш |
1 | 24. “Шушы яктан, шушы туфрактан без” Күренекле кешеләр белән очрашу үткәрү. Азнакайның күренекле кешеләре – безнең горурлыгыбыз | Практик эш |
1 | 25. “Якты йолдыз булып яна Азнакай күңелемдә” - дәрес- конференция | Практик эш |
1 | 26. Азнакайның тарихи урыннары.Телдән журнал | Практик эш |
1 | 27. Эзләнү – тикшеренү эшләре. Азнакаебыз турында шигырь-хикәяләр язу | Практик эш |
1 | 28. Район конкурс-бәйгеләрендә катнашу өчен материаллар туплау | Практик эш |
III бүлек. Азнакаем - Чатыр таулы шигъри, җырлы, илһамлы төбәк...(22 сәгать) | ||
1+2 | 29. Азнакай районы тарихы битләреннән. “Азнакай тамчылары”, “Азнакай” китаплары белән танышу | Практик эш |
1 | 30. Данлыклы райондашларыбыз. Телдән журнал. | Практик эш |
1 | 31. Данлы Азнакаем минем... Район үзәгендәге Җиңү паркына, “Дельфин” су- сәламәтләндерү үзәгенә экскурсия. | |
1 | 32.”Маяк” газетасы редакциясенә экскурсия. | Практик эш |
1 | 33. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый ! | Практик эш |
1 | 34. Геройлар аллеясы турында... | |
1 | 35. Геройлар аллеясы буйлап... (экскурсия) | Практик эш |
1 | 36. Райондагы промышленность предприятиеләре | |
1 | 37. Районыбызның авыл хуҗалыгы | |
1 | 38. Азнакайның сәхнә йолдызлары – күренекле артистлар | |
1 | 39. Туган ягым шагыйрьләре һәм язучылары | |
1 | 40. Туган ягым язучылары | |
1 | 41. Азнакай төбәге җырчылары | |
1 | 42. Данлы Азнакайга – 85 ел... | |
1+2 | 43. Районның Туган як музеен экскурсия. | Практик эш |
1 | 44. Батырлар аллеясына, Боз сараена экскурсия. | Практик эш |
1 | 45. Әдәби – музыкаль кичәгә әзерлек кунакханә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” | |
1 | 46. Әдәби – музыкаль кичә кунакханә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” | Практик эш |
1 | 47. Һөнәр сайлау – җаваплы эш. Туган төбәгебездә дәрәҗәле һөнәрләр (телдән журнал) | |
1 | 48. “Дәрәҗәле һөнәр иясе Сез , Без дә Сездән үрнәк алабыз” (күренекле якташларыбыз - - мактаулы һөнәр ияләре) | Практик эш – презентация төзү |
1 | 49. Эзләнү – тикшеренү эшләре, шигырь-хикәяләр язу | Практик эш |
1+2 | 50. Район конкурс-бәйгеләрендә катнашу өчен материаллар туплау | Практик эш |
IV бүлек. Татарстан-минем республикам ( 20 сәгать ) | ||
1 | 51. ТР тарихы | |
1 | 52. Татарстанның символикасы | |
1 | 53. ТРның географик урыны | |
1 | 54. Татарстанның табигате | |
1 | 55. ТР шәһәрләре Республика шәһәрләре белән таныштыру. | |
1 | 56. Тарихи шәһәрләргә читтән торып экскурсия ясау. | |
1 | 57. Казан-чал тарихлы башкала. | |
1 | 58. Алабуга - чор - дәверләр капкасы. | |
59. “И Казан! Серле Казан!” | ||
1 | 60. Башкалабыз Казанга багышланган “Йолдызлы сәгать” уены | Интеллектуаль уен - бәйге |
1 | 61. Күренекле шәхесләр: язучылар | |
1 | 62. Күренекле шәхесләр: шагыйрьләр | |
1 | 63. Күренекле шәхесләр: җырчылар | |
1 | 64. Күренекле шәхесләр: артистлар | |
1 | 65. Туган җирем – татар телле Татарстан (Туган тел турында...) | |
1 | 66. Туган төбәк, туган җир, туган телебез турында иҗади эшләр дәресе | Практик эш |
1 | 67. “Татарстан һәм татар халкы тарихы” конкурсы | Интеллектуаль уен - бәйге |
1 | 68. “Газиз дә син, кадерле дә, әй Туган җирем!”- “Тамчы-шоу” уены | Интеллектуаль уен - бәйге |
1 | 69. Эзләнү – тикшеренү эшләре | Практик эш |
1+2 | 70. Район конкурс-бәйгеләрендә катнашу өчен материаллар туплау | Практик эш |
Тематик укыту планы: календарь – тематик бүленеш
№ | ай | д а т а | Үткәрү вакыты | Үткәрү формасы | Сә-гать са-ны | Темасы | Үткәрү урыны | Контроль формасы | ||
Мин һәм минем гаиләм (18 сәгать) | ||||||||||
1 | IX | 4 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Кереш | 2 | “Әдәби туган як” түгәрәгендә техника куркынычсызлыгы һәм үз – үзеңне тоту кагыйдәләре. Үз нәселеңне беләсеңме?-гаилә тарихын өйрәнү | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
2 | IX | 5 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Эзләнү эше | 2 | Хатлар ни сөйли? | 36 нчы кабинет | Сорау | ||
3 | IX | 6 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Нәселем шәҗәрәсе | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
4 | IX | 11 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Эзләнү эше | 2 | Нәселемнең укымышлы кешеләре. Нәселемнең озын гомерле кешеләре | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
5 | IX | 12 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Язма эш | 2 | Нәселем традицияләре | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
6 | IX | 13 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Һәр буынга сыйфатлама-характеристика язу | 36 нчы кабинет | Практик эш | ||
7 | IX | 18 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Дәрес-конференция | 2 | “Шәҗәрәдә гаиләм тарихы” | 36 нчы кабинет | Практик эш | ||
8 | IX | 19 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Нәсел агачын төзү үрнәкләре | Мәктәп музее | Практик эш | ||
9 | IX | 20 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Нәсел агачын төзү (үз гаиләң үрнәгендә) | 36 нчы кабинет | Практик эш | ||
Туган ягым – Азнакаем ( 38 сәгать) | ||||||||||
10 | IX | 25 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Азнакаем тарихы | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
11 | IX | 26 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Эзләнү эше | 2 | Азнакаемның исеме каян килеп чыккан? | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
12 | IX | 27 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Азнакаемдагы географик атамалар һәм аларның тарихы | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
13 | X | 2 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Видеотасмага төшерү. | 2 | Азнакай кешеләренең культурасы һәм көнкүреше(җырлар, бәетләр). | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
14 | X | 3 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Туган ягым һөнәрләре һәм һөнәрчеләре . Мәктәп музеена экскурсия | Мәктәп музее | Мөстәкыйль эш | ||
15 | X | 4 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Азнакай тарихы . Мәктәп музеена экскурсия | Мәктәп музее | Мөстәкыйль эш | ||
16 | X | 9 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Туган ягымдагы хезмәт һәм хезмәт кешеләре | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
17 | X | 10 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Мөстәкыйль эш | 2 | Туган төбәк кешеләре Бөек Ватан сугышында (ветераннар белән очрашу, өйләрендә булу) | Өйлә-рендә булу | Мөстәкыйль эш | ||
18 | X | 11 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Эзләнү эше | 2 | Сугыш чоры балалары | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
19 | X | 16 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Алар Ватан алдындагы бурычны үтәделәр (Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар турында сөйләшү) | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
20 | X | 17 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Мәктәп тарихы (Мәктәп музеендагы бүлекләр белән танышу) | Мәктәп музее | Мөстәкыйль эш | ||
21 | X | 18 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Мәктәпнең элекке укытучылары ( Мәктәп музеендагы экспозиция белән танышу, өстәмә материаллар туплау) | Мәктәп музее | Мөстәкыйль эш | ||
22 | X | 23 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Ветеран укытучыларның –өйләрендә булу (очрашу) | Мөстәкыйль эш | |||
23 | X | 24 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Алар безнең мәктәптә укыдылар ( Материаллар туплау, стенд төзү) | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
24 | X | 25 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | “Шушы яктан, шушы туфрактан без” - “Азнакайның күренекле кешеләре – безнең горурлыгыбыз” | 36 нчы кабинет | Практик эш | ||
25 | X | 30 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | “Якты йолдыз булып яна Азнакай күңелемдә” - дәрес- конференция | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
26 | X | 31 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Азнакайның тарихи урыннары.Телдән журнал | Мәктәп музее | Практик эш | ||
27 | XI | 01 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Эзләнү – тикшеренү эшләре. Азнакаебыз турында шигырь - хикәяләр язу | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
28 | XI | 06 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Район конкурс-бәйгеләрендә катнашу өчен материаллар туплау | 36 нчы кабинет | Практик эш | ||
Азнакаем - Чатыр таулы шигъри, җырлы, илһамлы төбәк...(44 сәгать) | ||||||||||
29 | XI | 07 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Азнакай районы тарихы битләреннән. “Азнакай тамчылары”, “Азнакай” китаплары белән танышу | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
30 | XI | 08 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Данлыклы райондашлары-быз. Телдән журнал. | Мәктәп музее | Мөстәкыйль эш | ||
31 | XI | 13 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Экскурсия | 2 | Данлы Азнакаем минем... Район үзәгендәге Җиңү паркына, “Дельфин” су- сәламәтләндерү үзәгенә экскурсия. | Экскур-сия | Күзәтү | ||
32 | XI | 14 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | “Маяк” газетасы редакциясенә экскурсия. | Экскурсия | Күзәтү | ||
33 | XI | 15 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый ! | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
34 | XI | 20 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Геройлар аллеясы турында... | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
35 | XI | 21 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Экскурсия | 2 | Геройлар аллеясы буйлап... (экскурсия) | Экскурсия | Күзәтү | ||
36 | XI | 22 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Райондагы промышленность предприятиеләре | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
37 | XI | 27 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Районыбызның авыл хуҗалыгы | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
38 | XI | 28 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Азнакайның сәхнә йолдызлары – күренекле артистлар | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
39 | XI | 29 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Туган ягым шагыйрьләре һәм язучылары | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
40 | XII | 4 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Туган ягым язучылары | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
41 | XII | 5 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Азнакай төбәге җырчылары | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
42 | XII | 6 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Данлы Азнакайга – 86 ел... | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
43 | XII | 11 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Экскурсия | 2 | Районның Туган як музеена экскурсия. | Экскурсия | Күзәтү | ||
44 | XII | 12 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Экскурсия | 2 | Батырлар аллеясына, Боз сараена экскурсия. | Экскурсия | Күзәтү | ||
45 | XII | 13 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Әдәби кунакханә“Шушы яктан, шушы туфрактан без” | 36 нчы кабинет | Практик эш | ||
46 | XII | 18 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Әдәби – музыкаль кичә | 2 | Әдәби кунакханә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” | 36 нчы кабинет | Әдәби – музыкаль кичә | ||
47 | XII | 19 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Һөнәр сайлау – җаваплы эш. Туган төбәгебездә дәрәҗәле һөнәрләр (телдән журнал) | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
48 | XII | 20 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш – презентация төзү | 2 | “Дәрәҗәле һөнәр иясе Сез , Без дә Сездән үрнәк алабыз” (күренекле якташларыбыз - мактаулы һөнәр ияләре) | 36 нчы кабинет | Практик эш | ||
49 | XII | 25 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Эзләнү – тикшеренү эшләре. шигырь - хикәяләр язу | 36 нчы кабинет | Практик эш | ||
50 | XII | 26 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Район конкурс-бәйгеләрендә катнашу өчен материаллар туплау | 36 нчы кабинет | Практик эш | ||
Татарстан - минем республикам (40 сәгать) | ||||||||||
51 | XII | 27 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | ТР тарихы | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
52 | I | 3 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Экскурсия | 2 | Музейга тематик экскурсия “Буыннардан буыннарга күчеп...” | Экскурсия | Күзәтү | ||
53 | I | 9 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Татарстанның символикасы | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
54 | I | 10 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | ТРның географик урыны | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
55 | I | 15 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Татарстанның табигате | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
56 | I | 16 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | ТР шәһәрләре Республика шәһәрләре белән таныштыру. | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
57 | I | 17 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Тарихи шәһәрләргә читтән торып экскурсия ясау. | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
58 | I | 22 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Казан-чал тарихлы башкала. | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
59 | I | 23 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Алабуга - чор - дәверләр капкасы. | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
60 | I | 24 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | “И Казан! Серле Казан!” | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
61 | I | 29 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Интеллектуаль уен - бәйге | 2 | Башкалабыз Казанга багышланган “Йолдызлы сәгать” уены | 36 нчы кабинет | Конкурс | ||
62 | I | 30 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Күренекле шәхесләр: язучылар | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
63 | I | 31 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Күренекле шәхесләр: шагыйрьләр | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
64 | II | 5 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Күренекле шәхесләр: җырчылар | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
65 | II | 6 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Күренекле шәхесләр: артистлар | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
66 | II | 7 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Туган җирем – татар телле Татарстан (Туган тел турында...) | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
67 | II | 12 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Туган төбәк, туган җир, туган телебез турында иҗади эшләр дәресе | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
68 | II | 13 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Интеллектуаль уен - бәйге | 2 | “Татарстан һәм татар халкы тарихы” конкурсы | 36 нчы кабинет | Конкурс | ||
69 | II | 14 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Интеллектуаль уен - бәйге | 2 | “Газиз дә син, кадерле дә, әй Туган җирем!”- “Тамчы-шоу” уены | 36 нчы кабинет | Конкурс | ||
70 | II | 19 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Эзләнү – тикшеренү эшләре | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
71 | II | 20 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Район конкурс-бәйгеләрендә катнашу өчен материаллар туплау | 36 нчы кабинет | Практик эш | ||
Туган төбәгем әдәбияты (34 сәгать) | ||||||||||
72 | II | 21 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Илдус Гыйләҗев – җир шагыйре | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
73 | II | 26 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Әдәби сәхифә “Илдус Гыйләҗев шигъриятенең өч таҗы” | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
74 | II | 27 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Рөстәм Зәкуан “Җырым туса иде туган җирдә...” | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
75 | II | 28 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Марсель Галиев – Чатыр тау данын еракларга яңгыраткан якташ язучыбыз | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
76 | III | 5 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Нур Әхмәдиев – шагыйрь һәм прозаик | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
77 | III | 6 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Фәүзия Төхвәтуллина | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
78 | III | 7 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Флёра Гыйззәтуллина шигырьләре – “тормышның үз авазы” | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
79 | III | 12 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Резедә Шәрипова – яраткан шагыйрәбез | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
80 | III | 13 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Әнәс Кари –кыска иҗат гомерен балалар әдәбиятына багышлаган шагыйрь | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
81 | III | 14 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Галия Сәетшина – авылга дан җырлаучы якташыбыз | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
82 | III | 19 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Сәрвәр Хәнипова – туган җирнең матурлыгына, аның халкына дан җырлаучы укытучы-шагыйрә | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
83 | III | 20 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Илмира Сәлахова – балачак шагыйрәсе | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
84 | III | 21 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Экскурсоводлар белән индивидуаль эш. | 36 нчы кабинет | Практик эш | ||
85 | III | 26 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Туган төбәгебез шагыйрь – язучылары турында проектлар төзү, яклау | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
86 | III | 27 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Интеллектуаль уен - бәйге | 2 | “Без шигырь яратабыз” шигырьләр уку бәйгесе | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
87 | III | 28 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 4 | Район конкурс-бәйгеләрендә катнашу өчен материаллар туплау | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
IV | 2 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | ||||||||
Татар халкының бәйрәмнәре ( 12 сәгать) | ||||||||||
88 | IV | 3 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Татар халкының бәйрәмнәре | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
89 | IV | 4 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Дини бәйрәмнәр | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
90 | IV | 9 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Сабантуй- хезмәт туе | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
91 | IV | 10 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Ел фасылларына бәйле милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
92 | IV | 11 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | “Нәүрүз” бәйрәме | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
93 | IV | 16 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Милли киемнәр. Татар хатын-кызларының милли киеме. Ир-атларның милли киеме. Милли киемнәрнең бизәлеше, төсләре. | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
Шигырь язарга өйрәнәбез (10 сәгать) | ||||||||||
94 | IV | 17 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 4 | Шигырьдә ритм һәм рифма саклау кагыйдәләре Күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен уку, шигырь төзелешен тикшерү. | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
IV | 18 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | ||||||||
95 | IV | 23 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Газета - журналларда басылган шигырьләргә күзәтү Төрле темаларга шигырьләр иҗат итү, аларны утырышларда уку, анализлау, әдәби тәнкыйть ясау. | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
96 | IV | 24 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | “Без –Тукай оныклары” | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
97 | IV | 25 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | 2019 нчы ел Тукай премиясе лауреатлары | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый... ( 8 сәгать ) | ||||||||||
98 | IV | 30 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү экскурсия | 4 | Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый... (БВС ның 74 елллыгы ) – шәһәребезнең Җиңү паркына, Җиңү мәйданындагы мәңгелек ут монументына экскурсия | Экскур-сия | Күзәтү | ||
V | 2 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | ||||||||
99 | V | 7 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Экскурсоводлар белән индивидуаль эш. | Музей кабине-ты | Мөстәкыйль эш | ||
100 | V | 8 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | “Үлемсез полк” акциясендә катнашуга әзерлек, катнашу | 36 нчы кабинет | |||
Газета-журнал укый беләбезме? (18 сәгать) | ||||||||||
101 | V | 14 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү экскурсия | 4 | Газета ничек ясала? “МАЯК” газетасы редакциясенә экскурсия | экскур-сия | Күзәтү экскурсия | ||
V | 15 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | ||||||||
102 | V | 16 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Хәбәрчегә хас сыйфатлар Минем яраткан газетам | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
103 | V | 21 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Газета алдаганны яратмый. Газеталарга күзәтүләр | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
104 | V | 22 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Хәбәри жанрлар: Хәбәр язарга өйрәнәбез. Мәктәптә булган вакыйга яки факт турында язу | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
105 | V | 23 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | Практик эш | 2 | Репортаж-күзәтче жанр. Очрашулар, бәйрәмнәрдән репортажлар язу | 36 нчы кабинет | Мөстәкыйль эш | ||
106 | V | 28 | Сишәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Аналитик жанрлар: Корреспонденция- җәмәгатьчелек игътибарын проблемага юнәлтә | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
107 | V | 29 | Чәршәмбе 14.00. – 16.00. | Мәгълүмати – танып - белү | 2 | Мәкалә һәм аның төрләре: үтенеч, сорау, информация, бәяләмә, рәхмәт | 36 нчы кабинет | Күзәтү | ||
108 | V | 30 | Пәнҗешәмбе 14.00. – 16.00. | 2 | Түгәрәк эшенә еллык йомгак. Иң актив укучыларны билгеләү. Мактау кәгазьләре тапшыру | 36 нчы кабинет | ||||
БАРЛЫГЫ: 222 сәг. |
1.4. ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН ҺӘМ КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР.
“Әдәби туган як” өйрәнү түгәрәгендә шөгыльләнгән бала:
- үз гаиләсе тарихына хөрмәт белән карый, горурлану хисләре кичерә;
- мөстәкыйль рәвештә ачышлар ясый;
- материал җыя, гомумиләштерә, мәктәп музеен тулыландыра;
- эзләнү эше алып бара, материалны анализлый, системалаштыра, гомумиләштереп, нәтиҗәләр ясый;
- уеннар вакытында өйрәнгән материалны ныгыта;
- туган як әдәбияты, тарихы буенча белемнәрен арттыра;
- фәнни-тикшеренү эшләренә өйрәнә;
- үз – үзендә патриотизм, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли;
- туган төбәгенең тарихына, әдәбиятына, сәнгатенә бәйле күренекле шәхесләре белән горурлана.
Программа материалын уңышлы үзләштергән укучы түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:
- мәктәптә яки сыйныфта үткәрелгән чара турында хәбәр яза;
- ритм һәм рифманы иҗат эшендә дөрес итеп куллана;
- һәр эшендә пөхтәлеккә, язмаларының дөреслегенә ирешергә омтыла;
- сүзләрдән образ тудыра, художестволы чаралар ярдәмендә иҗат итә белә;
- үзе иҗат иткән шигырьне сәнгатьле итеп сөйли;
- хәзерге татар әдәби телендә аралаша һәм сәхнәдән торып сөйли белә;
- иҗади бәйгеләрдә катнаша.
2 НЧЕ БҮЛЕК. Педагогик шартларны оештыру комплексы
2.1. Тормышка ашыру шартлары:
- 48 кв. метрлы 36 нчы кабинет;
- мәктәп музее кабинеты;
- мультимедиа чаралары: алар дәреснең эффектлылыгын арттыра, педагогның эшен бермә-бер җиңеләйтеп, вакытка экономия ясый. Әлеге программаны тулысынча тормышка ашыру өчен берләшмә утырышлары үткәрелә торган кабинетка интернет челтәренә тоташкан компьютер, ноутбук , цифрлы фотоаппарат, принтер кирәк булачак.
- интернет чыганаклар;
- “Әдәби туган як” өстәмә гомуми белем бирү программасы;
- беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы: программа түгәрәк җитәкчесеннән фәнни-педагогик әзерлеккә ия булуны таләп итә. Укытучының филология, тарих, журналистикабуенча билгеле бер күләмдә белеме, сәләте, күнекмәләре булырга тиеш. Һәрдаим эзләнгәндә, бай материал туплап, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Белем бирү программасы шактый катлаулы, шуңа күрә түгәрәккә йөрүче балаларның занятиеләргә системалы йөрүе кирәк. Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: теоретик материал һәр дәрестә гамәли эш белән ныгытылырга тиеш. Укучылар үз көчләре белән нәрсәдер иҗат итсәләр, язсалар, кызыксыну арта.
2.2. Аттестация формалары: күзәтү,сорау, практик эш, мөстәкыйль эш, бәйге, әдәби – музыкаль кичә,экскурсия.
Белем нәтиҗәлелеген билгеләү формалары: мактау кәгазләре, дипломнар, тест материаллары, сертификатлар, фотолар, мәкаләләр.
Белемнәрне күрсәтә белү формалары: иҗади эшләрне, проектларны яклау, бәйгеләрдә, фәнни – гамәли конференцияләрдә катнашу.
2.3. Бәяләү материаллары (тестлар, КҮМы)
2.4. Методик материаллар:
- “ӘДӘБИ ТУГАН ЯК” өстәмә гомуми белем бирү программасы;
- белем бирү процессын оештыру үзенчәлеге: көндезге (дәресләрдән соң);
- укыту процессын оештыру формалары: индивидуаль, группалап, индивидуаль – группалы;
- укытуны оештыру формалары: әңгәмә,проектлар яклау, уен – бәйге, әдәби – музыкаль кичә,экскурсия, практик эш, мөстәкыйль эш, семинар.
- педагогик технологияләр: - үстерелешле укыту;
- хезмәттәшлеккә корылган укыту технологиясе;
- коммуникатив технологияләр;
- проблемалы һәм өлешчә эзләнү технологияләре;
- эзләнү эшчәнлеге технологиясе;
Педагогик технологияләр һәм методларны сайлау укучының шәхси сыйфатлары һәм универсаль уку күнекмәләрен үстерү максатыннан укытуны дифференциальләштерү и индивидуальләштерү кирәклегеннән чыгып билгеләнде.
2.5. Әдәбият исемлеге
ТӨП ӘДӘБИЯТ:
1. Краеведение в школе. – Педагогическая энциклопедия, т.2.М., Советская энциклопедия,1965, с. 518-520.
2. Краеведческая программа. “Литературное краеведение”, составлена С.С.Кулаковой.
3. В.Е.Туманов. Школьный музей-хранитель народной памяти.М., 2006.
4. Экология һәм табигатьтән файдалану. – 3 нче чыгарылыш. – Казан: Татполиграф, 1997. – 378 б.
5. А.С.Тайсин. Татарстан Республикасы географиясе. Гомуми урта белем мәктәбенең 8-9 класслары өчен уку ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2002 ел. – 230 б.
6. Азнакай тамчылары. – Казан: “Рухият” нәшрияты, 2000 ел. – 210 б.
7. Азнакай районы һәм шәһәре укучыларының көндәлеге.
8. “Азнакай”. – Казан: “Эксклюзив” нәшрияты, 2001. – 171 б.
9. Большая Советская Энциклопедия. – третье издание. – Москва: Издательство “Советская энциклопедия”, 1972. – стр. 606
10. Книга памяти о советских воинах, погибших в Афганистане.-т-2, Москва, Военное издательство, 1999
11. Гарифуллин В.Г. "Үткен каләм, үткер күз”. Казан: Тат. китап нәшр.,1995 – 165 б.
12. Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе. / И.М.Низамов. казан: Тат.кит.нәшр., 1988. – 144 б.
ӨСТӘМӘ ДӘБИЯТ:
13. “Мәйдан “журналы
14.”Мәгариф”журналлары
15. Музей материаллары.
16.Протащук И.Ю.Гаилә елъязмалары.Казан -2009.
17.Татарстан тарихы.Төп мәктәп өчен уку әсбабы.-Казан.-ТаРИХ, 2001
18.Хәтер.Татарстан Республикасы, Казан, Хәтер китабы нәшр.,1996.
19. Красная книга Республики Татарстан. – К., 1995.
20. Илдус Гыйләҗев “Назга сусау”
21. Рөстәм Зәкуан “Күңел тыкрыклары”
22. Марсель Галиев “Учымда тургай шәүләсе”, “Нигез”.
23. Нур Әхмәдиев “Күзгә күз”, “Яралы күк”, “Ак бишегем”, “Чакматаш”, “Чәкчәк”, “Алтын куллы кырмыска”.
24. Фәүзия Төхвәтуллина шигырьләре
25. Флёра Гыйззәтуллина шигырьләре
26. Резедә Шәрипова “Бүген бездә Сабантуй”
27. Әнәс Кари “Гөлбакча”, “Тамчы тамганда”
28. Галия Сәетшина “Җырларымда гомерем агышы”
29. Сәрвәр Хәнипова “Яшьлеккә сәяхәт”,
30. Илмира Сәлахова “Тылсым иле. Страна чудес”. Азнакай: Эшмәкәр СираевА.А.,2017. -64 б.
30. Илмира Сәлахова “Болытларда нинди сер бар?”. Казан: “Сүз”нәшрияты, 2015.-32 б.
31. Гарифуллин В.Г. "Үткен каләм, үткер күз”. Казан: Тат. китап нәшр.,1995. – 165 б.
32. Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе. / И.М.Низамов. казан: Тат.кит.нәшр., 1988. – 144 б.
33."Сабантуй”, "Көмеш кыңгырау”, "Йолдыз” газеталары, "Идел”, “Ялкын” журналлары.
34. Азнакай районының “Маяк” газетасы саннары
35. Веб.сайтлар: gzalilova.narod.ru, http://www.tatmedia.ru/, http://sabantui.com
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
"Азнакай шәһәре 7нче урта гомуми белем мәктәбе”
Туган тел һәм әдәбият укытучысы КАШАПОВА ФИРҮЗӘ ФӘНИЛ КЫЗЫНЫҢ
педагогик казанышлары
(портфолио)
Исем-фамилиям: Кашапова Фирүзә Фәнил кызы
Туган елы, көне: 1975 нче ел, 10 нчы ноябрь
Белемем (кайчан һәм кайда тәмамлаган): Яр Чаллы Дәүләт педагогия институты, 1996 нчы ел
Гомуми стаж: 22 ел
Белгечлегем буенча эш стажы: 22 ел
Бу мәктәптә: 4 ел (18 ел эшләгән мәктәбем ябылу сәбәпле)
Квалификацион категориям: I
Укыта торган фәнем: туган тел һәм әдәбият
Методик темам: «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда татар халкының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты белән кызыксыну уяту, һәр укучыга шәхси якын килеп, милли үзаң һәм югары әхлак тәрбияләү»
ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘЛӘРЕ
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
"Азнакай шәһәре 7нче урта гомуми белем мәктәбе”
Туган тел һәм әдәбият укытучыларының район методик берләшмәсе
6 НЧЫ СЫЙНЫФТА
ӘДӘБИЯТТАН АЧЫК ДӘРЕС
“Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын
өйрәнүне йомгаклау (дәрес – сәяхәт)”
Кашапова Фирүзә Фәнил кызы
Татарстан Республикасы Азнакай районы муниципаль бюджет гомуми
белем бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре
7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәреснең максаты:
1. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау, шагыйрь иҗатының төп үзенчәлекләрен аерып чыгару өчен җирлек тудыру;
2. Укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камиллләштерү;
3. Укучыларда Роберт Миңнуллинның иҗаты белән кызыксыну уяту.
Дәресне җиһазлау: Роберт Миңнуллинның портреты, фоторәсемнәре, китаплары, магнитофон, сәяхәт картасы, компьютер, шагыйрьнең иҗатын, тормыш юлын чагылдырган электрон презентация.
Дәрес барышы.
- Оештыру өлеше.
- Исәнләшү.
-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Бер – берегезгә карап елмаегыз. Сез бик матур. Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлыйбыз.
2. Теманы хәбәр итү.
- Без Роберт Миңнуллинның тормыш юлы белән таныштык. Аның ши-гырьләрен өйрәндек. Ә бүген аның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сәяхәт итәрбез. Дәрес ахырында нәтиҗәләр чыгарырбыз. Сәяхәткә кузгалдык, укучылар.
- Белемнәрне ныгыту.
1нче слайд. Шагыйрьнең биографиясен чагылдырган фоторәсемнәр.
- 1нче тукталыш “Туган як” дип атала. Бу тукталышта без Роберт Миң-нуллинның тормыш юлын искә төшереп үтәбез. (1 укучы шагыйрьнең биографиясен сөйли, фоторәсемнәр күрсәтелә).
2 нче слайд. Роберт Миңнуллинның шигырь, әкият җыентыкларының фоторәсемнәре. Кыскача белешмә.
- 2нче тукталыш “Китапханә” дип атала. Укучылар, сез Роберт Миң-нуллинның нинди китаплары белән таныш?
- “Күчтәнәч”, “Алма бабай”, “Талбишек”, “Дөньядагы иң зур алма”, “Хәрефләр бәйрәме”.
- Роберт Миңнуллинның “Күчтәнәч” җыентыгы татар халык иҗаты белән турыдан – туры бәйләнгән, килеп чыгышлары ягыннан фольклор жанр-лары белән тыгыз мөнәсәбәттә торган жанр үрнәкләре шактый зур урын били. Шулар арасында: 7 сүз уйнату, 7 табышмак, 8 кечкенә әкият, 1 аптыраткыч.
- “Алма бабай” дигән шигырьләр, әкиятләр китабы эчтәлеге һәм тышкы күренеше ягыннан гаҗәеп матур бизәлгән. Тышлыгы нечкә зәвык белән эшләнгән. Беренче битендә: “Сезнең яраткан шагыйрегез Роберт Миңнуллин балаларга язган шигырьләре өчен Җәлил, Андерсен һәм Алиш бүләкләренә лаек булды”, - дип язылган. Шунда ук М.Җәлил, Г.Х.Андерсен һәм А.Алиш портретлары һәм Р.Миңнуллинның бер төркем сабый балалар белән бергә төшкән матур фоторәсеме урнаштырылган. Аны бизәү, тышкы кыяфәтен эчтәлегенә туры китерү өчен Фәридә Хәсь-янова күп көч куйган. “Шигъри әлифба” бүлегендә урын алган 37 ши-гырьнең һәркайсы милли әлифбаның бер хәрефенә багышлана.
- 3 нче тукталыш “Шигъри тәлгәшләр” дип атала. Укучылар, без Р.Миңнуллинның күп шигырьләре белән таныштык. Аларның кайбер-ләрен яттан өйрәндек. Әйдәгез, шуларны сөйләп алыйк (“Энекәш кирәк миңа”, “Батырлык эшләр идем”, “Белмиләр дә хәлемне”, “Торам менә елмаеп” һ.б.).
Әңгәмә өчен сораулар:
- Ни өчен бу шигырьне сайладың?
- Шигырьдә сиңа аеруча кайсы мизгелләр ошады?
- Күз алдыгызга нинди вакыйга, күренеш, кем килеп басты?
- Лирик герой урынында син булсаң, нишләр идең?
- Сезгә иптәшегезнең сөйләве ошадымы?
- “Энекәш кирәк миңа”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Батырлык эшләр идем” һ.б. шигырьләрендәге шаянлык, нечкә юмор ярдәмендә шагыйрьнинди олы фикерләр әйтергә тели?
- Шагыйрь ялгызлыкның авыр хәл икәнен аңлатырга тели.
- Бала тормышның рәхимсезлеге белән очраша. Шуны төзәтергә тырыша, ләкин моның өчен аңа олыларның ярдәме кирәк.
- Дөрес, укучылар, Р.Миңнуллин бала фикерләве аркылы олыларга эн-дәшә, аларны кисәтә. Баланың уйлары җитди булса да, олыларда ул елмаю тудыра. Бу шигырьләрдә авторның нечкә юморга ия булуы, бала психологиясен яхшы белүе күренә.
- 4нче тукталыш – “Тапкырлар иле”. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез аларның җавапларын әйтерсез, мин аларны экрандагы кроссвордка урнаштыра барырмын. Әгәр дөрес чишсәгез, уртадагы шакмаклар эчендә бер малайның исеме килеп чыгар. Һәр табышмак җавабына туры килгән шигырьләрне сәнгатьле итеп укырбыз.
3нче слайд. Кроссворд.
1. Үзе ямь-яшел,
Тәнеңне аннан ерак яшер. (Кычыткан. “Талбишек”, 454 бит).
2. Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач. “Алма бабай”, 93 бит).
3. Сумка тотып керәләр,
Белем төяп чыгалар. (Мәктәп. “Күчтәнәч”, 154 бит).
4. Һичберкайчан сөйләшми ул,
Ләкин һәркем аңлый телен,
Олы дими, кече дими,
Бирә ул безгә белем. (Китап. “Күчтәнәч”, 96 бит).
5. Кешеләр нидән көлә? (Кызык. “Күчтәнәч”, 121 бит).
к | ы | ч | ы | т | к | А | н | ||||
к | а | р | Л | ы | г | а | ч | ||||
М | ә | к | т | ә | п | ||||||
к | и | т | А | п | |||||||
к | ы | З | ы | к |
(Вертикаль буена Алмаз исеме чыга)
- Сәяхәтебезне дәвам итәбез. 5нче тукталыш – “Җырлар мәйданчыгы” (укучылар Р.Миңнуллин сүзләренә язылган җыр исемнәрен һәм башкаручыларын укыйлар).
4нче слайд. Р.Миңнуллин сүзләренә язылган җыр исемнәре һәм башкаручылары.
1. “Әнкәй”, Сара Садыйкова музыкасы, Зөһрә Сәхәбиева башкара.
2. “Әни кирәк”, Мәсхүдә Шәмсетдинова музыкасы, “Бәхетле булыгыз”, Резедә Әхиярова музыкасы, Римма Ибраһимова башкара.
3. “Әйдәгез биибез”, Гали Ильясов музыкасы, Асаф Вәлиев башкара.
4. “Яратыгыз”, Резедә Әхиярова музыкасы, Венера Ганиева башкара. (Укучылар магнитофоннан “Әни кирәк”, “Әнкәй” җырларын тыңлыйлар).
- Сәяхәтебезне дәвам итәбез. 6нчы тукталыш - “Мактау тактасы” (укучылар Р.Миңнуллинга бирелгән мактаулы исемнәрне атыйлар).
5нче слайд. Р.Миңнуллинга бирелгән мактаулы исемнәр.
Муса Җәлил исемендәге премия(1984 ел);
Абдулла Алиш исемендәге премия, Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара Мактау дипломы (1994 ел);
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1998 ел).
- Безнең сәяхәтебез тәмам. Сезгә сәяхәт вакытында күңелле булгандыр дип уйлыйм? Ә хәзер тест эшләп алабыз.
- Белемнәрне тикшерү.
6нчы слайд. Тест.
I вариант.
1.Р.Миңнуллиның туган елы:
- 1932;
- 1948;
- 1954.
2.Шагыйрьнең балаларының исеме:
- Илдар, Гөлназ;
- Рөстәм, Язилә;
- Алмаз, Таңсылу.
3.Р.Миңнуллинның туган ягы:
- Башкортстан;
- Үзбәкстан;
- Татарстан.
4.Бу юллар шагыйрьнең кайсы шигыреннән алынган?
Диңгез матур,
Сүз дә юк.
Мондый диңгез
Бездә юк.
- “Мәктәп”;
- “Батырлык эшләр идем”;
- “Кайтыйк ла үзебезгә”.
5.Бу өзек кайсы шигырьнең тәрҗемәсе?
Мы гостей бы пригласили,
Целый пир бы закатили.
Начались бы шутки, смех,
Хватит яблока на всех.
- “Әниемә ял кирәк”;
- “Кояш алмасы”;
- “Очасым килә”.
II вариант.
1.Р.Миңнуллинның туган ягында нинди елга ага?
- Идел;
- Чулма;
- Сөн.
2.Кайсы китап Р.Миңнуллинныкы?
а) ”Гөлбакча”;
б) “Күчтәнәч”;
в) “Кирлемән”.
3.Р.Миңнуллин сүзләренә язылган “Талбишек” җырын кем башкара?
- Илнар Сәйфиев;
- Илдар Әхмәтов;
- Илназ Сафиуллин.
4. Бу юллар шагыйрьнең кайсы шигыреннән алынган?
Мине белсә, ул үзе дә
Сокланып туймас иде.
Минем алда берәүне дә
Алдарга кыймас иде.
- “Күчтәнәч”;
- “Хәйләкәр малай”;
- “Туган илнең улы мин”.
5.Бу өзек кайсы шигырьнең тәрҗемәсе?
Воробышки, не кричите!
Тише, листья, не шумите!
Тише, кошка, не урчи,
В кухне плюшкой не бренчи.
- “Әниемә ял кирәк”;
- “Кояш алмасы”;
- “Очасым килә”.
7нче слайд. Тест җаваплары.
(Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр, билгеләр куялар).
IV. Йомгаклау.
1.Нәтиҗә ясау.
-Шулай итеп, укучылар, без балаларның яраткан шагыйре, өлкәннәрнең якын дусты, бик күп җырлар авторы Р.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Куандыра, көлдерә, уйландыра Роберт Миңнуллин үзенең укучысын. Сөйкемле, олылар кебек булырга, тизрәк үсәргә, олыгаерга, күбрәк белергә, булдырырга тырышып, дөнья белән танышып йөрүче геройлар яши Роберт Миңнуллин шигъриятендә. Шигырь юллары якты эз салып, күңелдә уелып калалар.
2.Билгеләр кую.
- Өй эше бирү.
- Проект төзергә.
- Р.Миңнуллинның үзеңә ошаган бер шигырен ятларга.
- Дәресебезне Р.Миңнуллин сүзләренә Резедә Әхиярова иҗат иткән
“Яратыгыз” җыры белән тәмамлыйбыз.
ТЕСТ.
I вариант.
1.Р.Миңнуллиның туган елы:
а) 1932;
б) 1948;
в) 1954.
2.Шагыйрьнең балаларының исеме:
а) Илдар, Гөлназ;
б) Рөстәм, Язилә;
в) Алмаз, Таңсылу.
3.Р.Миңнуллинның туган ягы:
а) Башкортстан;
б) Үзбәкстан;
в) Татарстан.
4.Бу юллар шагыйрьнең кайсы шигыреннән алынган?
Диңгез матур,
Сүз дә юк.
Мондый диңгез
Бездә юк.
а) “Мәктәп”;
б) “Батырлык эшләр идем”;
в) “Кайтыйк ла үзебезгә”.
5.Бу өзек кайсы шигырьнең тәрҗемәсе?
Мы гостей бы пригласили,
Целый пир бы закатили.
Начались бы шутки, смех,
Хватит яблока на всех.
а) “Әниемә ял кирәк”;
б) “Кояш алмасы”;
в) “Очасым килә”.
ТЕСТ.
II вариант.
1.Р.Миңнуллинның туган ягында нинди елга ага?
а) Идел;
б) Чулман;
в) Сөн.
2.Кайсы китап Р.Миңнуллинныкы?
а) ”Гөлбакча”;
б) “Күчтәнәч”;
в) “Кирлемән”.
3.Р.Миңнуллин сүзләренә язылган “Талбишек” җырын кем башкара?
а)Илнар Сәйфиев;
б) Илдар Әхмәтов;
в) Илназ Сафиуллин.
4. Бу юллар шагыйрьнең кайсы шигыреннән алынган?
Мине белсә, ул үзе дә
Сокланып туймас иде.
Минем алда берәүне дә
Алдарга кыймас иде.
а) “Күчтәнәч”;
б) “Хәйләкәр малай”;
в) “Туган илнең улы мин”.
5.Бу өзек кайсы шигырьнең тәрҗемәсе?
Воробышки, не кричите!
Тише, листья, не шумите!
Тише, кошка, не урчи,
В кухне плюшкой не бренчи.
а) “Әниемә ял кирәк”;
б) “Кояш алмасы”;
в) “Очасым килә”.
Татарстан Республикасы
Азнакай муниципаль районы
«Азнакай шәһәре 7 нче урта гомуми
белем мәктәбе»муниципаль
бюджет гомуми белем учреждениесе
Милли төбәк компонентын кулланып
үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Кашапова Фирүзә Фәнил кызы
Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.
Дәрес – пресс – конференция (9 нчы сыйныф)
Максат:
1) иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә һәм төзелеш ягыннан төрләре турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту;
2) иярченле кушма җөмләләр янында куела торган тыныш билгеләре һәм схемалар төзү күнекмәләрен камилләштерү;
3) Туган җиргә олы хөрмәт , мәхәббәт хисләре тудыру; аның гүзәл табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.
Дәрес формасы: дәрес пресс – конференция.
Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту дәресе.
Дәреснең методлары: традицион, өлешчә эзләнүле – проблемалы, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе, инновацион технологияләр.
Дәреснең төре: иҗади – эзләнүле.
Укучылар эшчәнлеген оештыру формасы: төркемләп (Сингапур методы), дифференциаль (тест), индивидуаль.
Дәресне җиһазлау:
дәреслек – М.З.Зәкиев. «Татар теле , 8.»;
стенд «Тарихи – экологик сукмак»;
тест сораулары язылган дифференциаль карточкалар;
Н.В.Максимов «Татар теленнән тестлар»;
һәр төркем әзерләп килгән фоторәсемле буклетлар, магнитофон, таблица, компьютер, мультимедиа чаралары: интерактив такта, проектор.
Дәрес барышы.
Классны 3 төркемгә бүлү. Һәр төркемгә бурыч йөкләнә: үзебез салган тарихи – экологик сукмак турында чыгыш ясарга. Чыгышларында күбрәк иярченле кушма җөмләләр кулланырга, аналитик һәм синтетик төрләргә аерырга.
Һәр тәркем җурналистын, консультантын һәм ассистентын билгели. Парталарга утырганда да төркемнәргә бүленеп утыралар. Пресс – конференция рәисе сайлана. Бу очракта ул – укытучы үзе.
1.Оештыру моменты.
Укытучы (рәис) сүз ала.
- Бүген безнең дәрес пресс – конференция формасында 3 төркем катнашында үтәчәк. Пресс – конференциянең темасы «Минем кече Ватаным. Тарихи – экологик сукмак» дип атала. Шарты: күбрәк иярченле кушма җөмләләр куллану.
Эш барышында консультантлар ясалган чыгышларга, әйтелгән фикерләргә бәя бирәчәк.
2. Пресс – конференция барышы.
Укытучының кереш сүзе.
Туган авыл! Һәркем өчен дөньяның иң ямьле урыны, иң гүзәл почмагы ул. Урман-таулар, елга-күлләр, басу-әрәмәләр, болын-тугайлар… Һәммәсе туган як гүзәллеге, аның аерылмас бизәге. Кемнәр өчендер туган авыл ак каеннары, печән чаба торган болыннары, атлар уйнап йөргән тугайлары белән кадерле булса, икенчеләре өчен ул чишмәләрдән башка күз алдына китергесез. Кайберәүләр өчен туган авыл – авылына илтүче зур юл ул. Ләкин барыннан да элек туган авыл – синең беренче авазыңны ишеткән, беренче адымыңның шаһиты булган, балачагың һәм яшьлегең үткән изге җир; әби-бабаң, әти-әниең яшәгән туган йортың, туган нигезең ул. Син үскән саен ишегалды гына сиңа тар сыман тоела. Капкадан чыгуга, синдә мең сорау туа, сине гаҗәпләнү катыш кызыксыну биләп ала. Шул чагында сиңа каяндыр аваз ишетелгән кебек була.
Магнитофон тасмасында (татар теле укытучысы башкаруында) түбәндәге шигырь тыңлана:
Безнең тарих озын, үскән кызым,
Борыла-борыла аккан сулар кебек,
Һәр борылышта берәр бабаң торган,
Бу камышлар шаулый шулар кебек.
Бу басуда әбиең урак урган,
Бу болында бабаң печән чапкан,
Бу урманнар һаман шаулап торган,
Борылып-борылып күпме сулар аккан.
Сандугачлар сайрый сиңа карап,
Ай елмаеп тора зәңгәр кичен,
Җилләр исә чәчләреңне тарап,
Ак болытлар ага синең өчен.
Безнең гомер озын, үскән улым,
Урман буйларында күксел рәшә,
Әнә сиңа мең чәчәкле болын,
Һәр бөҗәккә абый булып яшә.
Башларыннан сыйпа арышларны,
Башларыннан сыйпа куакларны.
Кабатлама безнең ялгышларны,
Кабатлама безнең гөнаһларны!
Уйларыңа чумасың да, беленер-беленмәс кенә торган сукмак буйлап китәсең.
1 нче төркем журналисты сүз ала. Үзләре язганнары буенча сөйли.
« Мәктәп тукталышы.»
Мәчет манарасын кисеп мәктәп ясаганнар.Ул берничә бинага бүленгәнгә күрә, бүрәнә араларыннан җил уйнап торган. Укуга теләк көчле булганлыктан, укучылар мәктәпкә йөрүдән туктамыйлар.
Кашапов Ә.С. тырышлыгы белән чупай ташыннан яңа мәктәп төзелгән, мәктәп яны тәҗрибә участогына нигез салына.
1991 нче елда яңа ике катлы мәһабәт бина төзелә, шул вакытта каен агачлары, 1994-1995 нче елларда нарат, юкә, миләш, шомырт агачлары утыртыла.
«Кызлар тавы»
Авылның яши башлау вакытын төгәл белүче булмаса да, элек-электән бу тауның тарихын болай сөйлиләр. Бөгелмә ягыннан килеп, утырырга урын эзләп йөрүче берничә төркем бер тауга тукталганнар.
Олы чишмәнең чылтырап аккан тавышы ерактан ук ишетелеп тора, шуңа күрә, алар шул якка юнәлгәннәр.Үзләре белән килгән кызларын шул тауда калдырганнар. Соңрак бу тау «Кызлар тавы» дип атала башлый.
1 нче төркем консультанты сүз ала.
- Безнең журналистыбыз үзенең чыгышында мәктәбебез һәм «Кызлар тавы» тарихын яктырткан. Шартны төгәл үтәгән. Чыгышында 7 иярченле кушма җөмлә кулланды. 5есе – синтетик, 2есе - аналитик. Аналитик иярчен җөмләдә килеш кушымчалары, бәйлекләр килгән.
Авылның яши башлау вакытын төгәл белүче булмаса да, элек – электән бу тауның тарихын болай сөйлиләр.- Синтетик кире җөмлә, бәйләүче чара – -са да шарт фигыль кушымчасы.
1 нче төркем ассистенты түбәндәге җөмләләрне интерактив тактага яза:
1991 нче елда яңа ике катлы мәһабәт бина төзелә, шул вакытта каен агачлары, 1994 – 1995 нче елларда нарат, юкә, миләш, шомырт агачлары утыртыла. (...), [шул вакытта].
Үзләре белән килгән кызларын шул тауда калдырганнар. [(...)].
2 нче төркемгә сүз бирелә.
«Кәҗә кырыгы».
«Кәҗә кырыгы» урманы – безнең авыл территориясендәге үсемлек төрләренә иң бай яфраклы урман, шунлыктан агач төрләре күп. Иң кызыгы шул: монда үсемлекләр ярус-лап үсә. 1 нче ярусны каен, имән, усак, юкә, өрәңге агачлары; 2 нче ярусны чикләвек, миләш, шомырт; 3 нче ярусны чия, карлыган, балан, эт шомырты, бүре җиләге, кура җиләк тәшкил итә. 1979 нчы елның 50 градуслы суыклары һәм 1982 – 1983 нче еллар-да ялган ефәк күбәләгенең зарарлавыннан соң юкка чыккан имәнлекләр кабат яңарды. Җәнлекләрдән керпе, куян, төлке, бүре, поши яши. Авылның аучылары селәүсен аула-ган еллар да булды.
«Зирекле буасы».
«Зирекле буасы» Вәрҗәде елгасының башланган урыныннан ерак түгел буалган. Чиста сулы, сай буа булганга күрә, ул балыкка бай, сөлекләр дә бар. Су астында үлән күп үсә, шунлыктан бакалар үрчи, кашыкбашлар үсү өчен бик уңайлы. Анда үтеп ба-рышлый эре су кошлары төшә, атна-ун көн торалар, 2001 нче елда ялгыз челән шактый озак торды. Иң кызыгы шул: яр буенда суырлар күп. Аларны балалары белән күзәтүе аеруча кызык һәм рәхәт.
Яр буе күпьеллык үлән белән капланганга күрә, эрозия күзәтелми, яр ашалмаган. Буа бик матур, шул сәбәпле гүзәл бер табигать манзарасы туа.
2 нче төркем консультанты сүз ала: Безнең чыгышыбызда 7 иярченле кушма җөмлә кулланылды. Журналистыбыз «Кәҗә кырыгы» һәм «Зирекле буасы» турында сөйләгәндә ике синтетик, биш аналитик җөмлә булуын күрдек.
Иң кызыгы шул: яр буенда суырлар күп җөмләсе - аналитик хәбәр җөмлә. Бәйләүче чара буларак шул мөнәсәбәтле сүзе һәм көттерү паузасы килгән.
Чиста сулы, сай буа, булганга күрә, ул балыкка бай, сөлекләр дә бар җөмләсе-синтетик сәбәп җөмлә, баш җөмләгә бәйләнү чарасы килеш кушымчасы һәм күрә бәйлеге.
2 нче төркем ассистенты интерактив тактада түбәндәге җөмләне яза:
Иң кызыгы шул: монда үсемлекләр яруслап үсә. [шул]: (...).
Яр буе күпьеллык үлән белән капланганга күрә, эрозия күзәтелми. ( -га күрә), [...].
3нче төркем журналисты сүз ала:
«Коелы тау».
«Коелы тау» урман белән уратып алынган. Яфраклы агачлар, куаклы аланнар, җилә-ле болыннар тауның бизәге булып тора. Урманның күрке шул: 1910 нчы елда утыртылган наратлар инде бер гасыр яшәгәннәр. Бу кояшлы, якты урман сөйрәлүчеләр өчен бик ях-шы урын булганлыктан, анда яшел һәм көрән кәлтә, тузбаш елан, кара елан (гадюка), җиз елан яши. «Коелы тау» безнең авылның иң биек тауларының берсе, биеклеге диңгез өсте тигезлегеннән 160-170 метр чамасы. Мондагы аланнарның матурлыгы шунда: мәт-рүшкә, кыңгырау чәчәкләр, бөрлегән, күптөрле клеверлар, кыяклылар тауның табига-тенә ямь өстенә ямь өсти.
«Саклау».
«Саклау» урманы тарихы билгесез: яр өстендәге басуны ышыклау өчен утыртыл-ганмы, әллә сөрүлек җирләр ясаганда урманнан аерылып калганмы? Карт каеннар үсүче куе үләнле аланы булган кечкенә генә матур урман. Аланы ял итү өчен менә дигән урын. Көнбатышында- акация куаклары үсә торган яр буенда – алтын туй чәчәге, йокы үләне, нәүрүзгөл үсә. Алар елдан-ел кими, шул сәбәпле бу чәчәкләрне сакларга, өзмәс-кә тиешбез. Аланында күпчелек кыяклы үләннәр һәм тукранбаш үсә.
«Олы чишмә».
«Олы чишмә» Вәрҗәде елгасының әрәмәле үзәнендә - яр буенда- көнбатыш якка таба карап, мул сулы булып ага. Бу чишмә авыл урыны эзләп йөрүчеләргә зур табыш була.
Чишмә күп еллар дәвамында авылны эчә торган су белән тәэмин итә. Без беләбез: аның суы, башка чишмәләр белән чагыштырганда, тәмлерәк һәм озак саклана. Чишмә кырыенда тау бар, шунлыктан кышын анда балалар бик яратып тау шуалар. Мәктәбе-бездә һәр елның февраль аенда үтә торган «Аҗаган» хәрби-патриотик уены да шушы «Олы чишмә» буенда үтә. Вәрҗәде елгасы аша басма салынганга күрә, чишмә юлыннан кеше өзелми. Чишмәнең өске ягына агачлар һәм куаклар утыртылган.
3 нче төркем консультанты сүз ала:
«Коелы тау», «Саклау», «Олы чишмә» турында сөйләгәндә журналистыбыз иярченле кушма җөмләләрне күп кулланды. Аналитик җөмләләр байтак - алтау.
Без беләбез: «Олы чишмә»нең суы, башка чишмәләр белән чагыштыр-ганда, тәмлерәк һәм озак саклана җөмләсе - иярчен тәмамлык җөмлә. Бәйләүче чара - көттерү паузасы.
«Коелы тавы» урманының күрке шул: 1910 нчы елда утыртылган нарат-лар инде бер гасыр яшәгәннәр җөмләсе - иярчен хәбәр җөмлә. Бәйләүче чара - шул ялгызак мөнәсәбәтле сүзе.
Карт каеннар үсүче куе үләнле аланы булган кечкенә генә матур урман җөмләсе - синтетик аергыч җөмлә. Бәйләүче чара – янәшә тору юлы.
3 нче төркем ассистенты интерактив тактада түбәндәге җөмләне яза:
Алар елдан-ел кими, шул сәбәпле без бу чәчәкләрне сакларга, өзмәскә тиеш-без (...) [шул сәбәпле].
Без беләбез: аның суы башка чишмәләр белән чагыштырганда тәмлерәк һәм озак саклана [...]: (...).
Укытучы (рәис):
-Ә хәзер укучылар дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге датаны һәм теманы язабыз. Так-тадагы җөмләләрне күчереп язып, иярчен җөмләләрнең төрен билгелисез, схема-ларын төзисез. (дәфтәрдә эшлиләр).
Тәнәфес ясала. Район газетасы «Маяк»ның даими хәбәрчесе төркемнәрдән интервью ала:
-3нче төркемгә соравым бар: «Олы чишмә» буена агачлар һәм куаклар утыртылган дидегез. Кемнәр , нинди изге кешеләр утырткан соң аны?
-Өске ягына авылдашыбыз Таһиров Индус абый агачлар утырткан. Ә аз гына чит-тәрәк аның күршесе Мөхәмәтшин Гариф абый утырткан шомырт, миләш, балан куак-лары чишмә тирәсенә матурлык өстиләр.
-2нче төркемгә дә сорау бирәсем килә. Зирекле буасы чиста сулы буа дидегез. Анда су керергә мөмкинме соң?
-Әлбәттә, мөмкин. Анда без үзебез дә җәй көне су керергә яратабыз. Суы җылы, рәхәт.
-Рәхмәт. Бу пресс – конференциядән бик канәгать калам. Сезнең белән очрашу файдалы һәм нәтиҗәле булды. Тәэсирләрем турында үзебезнең газетада язармын дип уйлыйм. Эшегездә уңышлар телим.
Музыкаль пауза.
Конференция делегатлары өчен «Сәпәем» җыры яңгырый.
( Флёра Исламова сүзләре, Альбина Имаева көе.)
Укытучы:
-Пресс – конференциябез эшен дәвам итә. Иярчен кушма җөмләләрнең нинди төрләре барлыгын белдек? (таблица эленә)
-Төзелеше ягыннан аналитик һәм синтетик; мәгънә ягыннан 12 төре бар: иярчен ия җөмлә, хәбәр җөмлә, аергыч җөмлә , тәмамлык җөмлә, урын җөмлә, вакыт җөмлә, рәвеш җөмлә, күләм җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, кире җөмлә.
Тактада тулы булмаган модель тәкъдим ителә.
Бирем: иярчен җөмләләрнең төрен язарга (таблица буенча эш):
Иярчен җөмлә төрләре
-Аларны бер-берсеннән ничек аерабыз?
-Сорау кую юлы һәм бәйләүче чаралар ярдәмендә аерабыз.
Һәр укучыга индивидуаль сораулар язылган тест – карточкалар бирелә. 3-4 укучы тест эшен компьютерда башкара.
Проектор аша экранда 3 вариантта иярчен кушма җөмләләрнең схемалары бирел-гән. Шул схемалар буенча дәфтәрләргә җөмләләр төзергә. Баш һәм иярчен җөмләне күрсәтергә, бәйләүче чараларын табарга, төрен билгеләргә.
Эшләр анализлана.
3.Дәресне йомгаклау.
-Без бүген иярчен җөмләнең мәгънә һәм төзелеше ягыннан төрләре турында сөйләштек. Җөмләләрнең төрләрен билгеләдек, схемаларын төзеп, бәйләүче чараларын күрсәттек. Аннан соң иярчен җөмләләр турында белгәннәрне гомумиләштереп, модельгә төшердек. Белгәннәребезне тикшерү максатыннан тест сорауларына җавап бирдек, компьютерда җөмләләр төзедек.
4. Билгеләр кую. Өй эше бирү.
Район газетасы «Маяк»ка конференция турында мәкалә язарга, иярченле кушма җөмләләр кулланырга.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсендә
«Тылсымлы әкиятләр дөньясында»
темасына мастер-класс
Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар. Мин сезне мастер-класс дәресендә күрүемә бик шатмын. Дәресемне «Тылсымлы әкиятләр дөньясында» дип атадым һәм үз алдыма: “ Әкиятләр ярдәмендә укучыларның бәйләнешле һәм сәнгатьле сөйләмен, иҗади мөмкинлекләрен үстерү” дигән максат куйдым.
Әдәби жанрларының иң кызыклысы һәм мавыктыргычы булып һичшиксез әкиятләр санала. Татар әдәбиятында аларны өч төргә:
- хайваннар турында әкиятләр;
- тылсымлы әкиятләр;
- тормыш-көнкүреш әкиятләренә бүләләр.
Әкиятләр гасырлар дәвамында сакланып, безнең көннәргә килеп җиткәннәр. Без әкиятләр тыңлап үстек, хәзер аларны үзебезнең балаларга сөйлибез. Укыту программасында да әкиятләргә зур урын бирелә.
Кадерле укытучылар, әйдәгез бергә мәктәп елларына кайтыйк һәм үзебезне укучылар дип хис итик. Мин сезне тылсымлы әкият иленә кунакка чакырам. Моның өчен безгә ике командага бүленергә кирәк. (командаларга бүленү). Хәзер һәр команда үзенә әйдәп баручы кешене сайлый һәм үз командасына әкияти исем уйлап таба.
Ә әкият иленә юлны безгә менә шушы йомгак күрсәтер. Йомгагыбыз тәгәрәп китте.
Беренче тукталышыбыз - “Кроссвордлар иле”. “Кроссвордлар иле”ндә безнең йомгагыбыз менә нинди биремгә тап булды. Мин сезгә кроссвордлар таратам, ә әйдәп баручыларга табышмаклар язылган битләр бирәм. Әйдәп баручылар табышмакларны дөрес һәм эмоциональ итеп укырга тиеш, ә сезгә кроссвордны чишергә кирәк.
Табышмакларны укырга һәм кроссвордны чишәргә.
- Кечкенә генә, матур гына,
Җир астыннан чыкты,
Кызыл бүрек тапты.
- Урманнан чыгар,
Корсак асты чуар;
Койрыгы сырлы,
Хәйләсе күп төрле.
- Алсу битле кыз үсте,
“Тып” итеп агачтан сикереп төште.
- Әй кычкыра ул сузып,
Тавыкларны чакыра.
Әти бит ул безнең дип,
Чебешләр карап тора.
- Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.
Төбе алмалы,
Башы чалмалы.
- Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,
Кызыл-кызыл кан кебек;
Әчедер дә татлыдыр,
Йотыйм дисәң ташлыдыр.
- Оча, йөзә, чума белә –
Спортсменнарга үрнәк.
Кырныкы һәм өйнеке була,
Исеме аның - ... .
- Ул өстенә җәй дә, кыш та
Энәле күлмәк кия.
Шулай да аны әнкәсе
Йомшагым диеп сөя.
Кроссворд
1 | |||||||||
2 | |||||||||
3 | |||||||||
4 | |||||||||
5 | |||||||||
6 | |||||||||
7 | |||||||||
8 |
- Ә хәзер җавапларны тикшереп карыйк.
Беренче табышмак: гөмбә.
- Гөмбә кайда үсә?
- Бу нинди гөмбә?
Икенче табышмак: төлке.
- Төлке кайда яши?
- Бу геройга нинди сыйфатлар хас?
- Төлке турында нинди әкиятләр беләсез?
(“Әтәч белән Төлке”, “Торна белән Төлке”, “Төлке белән Бүре”, “Арыслан, Бүре, Төлке”, “Аю, бабай, Төлке” “Төлке белән Каз”(интерактив мультимедиа китапханәсе), “Төлке белән Кысла” (интерактив мультимедиа китапханәсе).
Өченче табышмак: алма.
- Алма кайда үсә?
- Бу нинди алма?
- Алма турында нинди әкиятләр беләсез? (“Алтын алмалар”)
Дүртенче табышмак: әтәч.
- Әтәч нинди кош?
- Әтәч турында нинди әкиятләр беләсез? (“Әтәч белән Төлке”).
Бишенче табышмак: бәрәңге.
- Бәрәңге кайда үсә?
- Бәрәңгегә реклама ясагыз.
Алтынчы табышмак: чия.
- Чия кайда үсә?
- Сез чия җыярга яратасызмы?
Җиденче табышмак: үрдәк.
- Үрдәк нинди кош?
- Үрдәк белән нинди әкиятләрдә очрашабыз? (“Сертотмас үрдәк”)
Сигезенче табышмак: керпе.
- Керпе кайда яши?
- Керпе турында нәрсәләр беләсез?
- Аның белән нинди әкиятләрдә очрашабыз? (“Сертотмас үрдәк”)
Кызыл баганада татар халык әкияте “Гөлчәчәк” исеме килеп чыкты. “Гөлчәчәк” әкияте белән без барыбыз да таныш. “www. БАЛА.рф” сайтында бу әкияткә мультфильм төшерү өстендә эш бара (13%). Шуның өчен без аны аудиоязмадан гына тыңларбыз.
Ул арада йомгагыбыз тәгәрәп икенче тукталышка да килеп җитте. Һәм синквейн дигән сүз белән очрашты.
Нәрсә соң ул синквейн? Француз теленнән тәрҗемә иткәндә “синквейн”- биш юлдан торган шигырь дип атала.
Синквейн ничек языла?
Беренче юлга бер сүз – исем языла. Бу- синквейнның темасы.
Икенче юлга синквейнның темасын ачучы ике сыйфат языла.
Өченче юлга синквейн темасына карата өч фигыль.
Дүртенче юлга темага карата үз мөнәсәбәтеңне белдерүче фраза-афоризм языла. Бу темага карата әйтелгән канатлы әйтем, цитата, мәкаль яки укучы үзе төзегән фраза булырга мөмкин.
Бишенче юлга темага карата синоним сүз – исем (бер сүз) языла.
Мин сезгә бер синквейн тәкъдим итәм. Барыбыз да яраткан отпуск сүзе.
Отпуск.
Якты, күңелле.
Йоклыйбыз, ашыйбыз, ял итәбез.
Ял-эш түгел!
Бәхет.
Әйдәгез үзебез дә синквейн төзеп алыйк әле. Кроссвордны чишкәндә кызыл шакмаклар эчендә “Гөлчәчәк” сүзе чыккан иде. Шул сүзне тема итеп алабыз.
Гөлчәчәк.
Матур, кызганыч.
Кача, ялвара, курка.
Аерылганны аю ашар – бүленгәнне бүре ашар.
Килен.
- Рәхмәт, бик матур килеп чыкты.
Йомгагыбыз тәгәрәп бара. Соңгы тукталыш: “Нәтиҗә” тукталышы.
Бу тукталышта “Гөлчәчәк” әкиятенә мәкальләр ярдәмендә нәтиҗә ясап алыйк әле:
Кешегә кое казысаң ... .
Яхшыдан үрнәк ал ... .
Иптәшең үзеңнән ... .
Кешегә шәфкать итеп юл бир ... .
Кешегә кое казысаң, үзең төшәрсең.
Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал.
Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.
Кешегә шәфкать итеп юл бир, олыга хөрмәт итеп кул бир.
- Димәк, әкиятләр безне нинди булырга өйрәтә?
Игътибарыгыз өчен, дәрестә катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәт.
“Республиканың мәктәптән тыш өстәмә белем бирү үзәге” оештырган стажерлык мәйданчыгында республика күләмендә
МАСТЕР – КЛАСС “МӘКТӘПНЕҢ ТУГАН ТӨБӘКНЕ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕНДА ЭЗЛӘНҮ ЭШЕ ҺӘМ АНЫҢ ЯШЬ БУЫНГА
ТӘРБИЯ БИРҮДӘ ӘҺӘМИЯТЕ”
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
«Азнакай шәһәре 7 нче урта гомуми белем мәктәбе»
татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
“Әдәби туган як” өстәмә белем бирү педагогы
Кашапова Фирүзә Фәнил кызы
Балаларның акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, психик һәм рухи дөньясы төрле-төрле, шуңа күрә һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Мәктәптә эшләү дәверендә мин шуңа инандым: һәр сыйныфта да сәләтле, кызыксынучан балалар була, бары тик аларны вакытында барлап, сәләтләрен тиешле юнәлештә үстерүне оештыра белергә генә кирәк. Бигрәк тә зур сыйныф укучыларына кирәк мондый ярдәм.
Шушы максатны күздә тотып, мин укучыларны “Әдәби туган як түгәрәге”нә тупладым. Шигырь, хикәя язу, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү эше белән шөгыльләнгәннән соң, 8-9 нчы сыйныфта бу балаларны фәнни-тикшеренү эшенә тартырга уйладым.
Фәнни эшкә тотыныр алдыннан, гадәттә, шундый сораулар туа:
1. Теманы ничек сайларга?
2.Теманың актуальлеген ничек нигезләргә?
3. Ничек итеп материал тупларга?
4.Нинди әдәбият өйрәнергә?
5.Эшнең структурасы нинди булырга тиеш?
6. Фәнни эшнең текстын ничек язарга, аны ничек формалаштырырга?
7. Эшне яклау ничек булыр?
Бу эшкә үзе теләк белдергән һәм әдәбият, тарих, музей эшчәнлеге белән кызыксынган балаларны тупладым. Алар белән фәнни эшчәнлегебезнең түбәндәге бурычларын билгеләдек:
- Фәнни хезмәтнең темасын сайлау, максат-бурычларны билгеләү.
- Чыганаклар белән эшләү тәртибен аңлату.
- Фәнни хезмәтнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләрен язарга өйрәтү.
- Аны бәяләргә өйрәтү: бәяләмәне кыскача гына тезислар ярдәмендә яза белү күнекмәләрен булдыру.
- Фәнни хезмәткә презентация ясау һәм аны якларга өйрәтү.
Фәнни-тикшеренү эшенә керешкәнче, әзерлек эшләре алып барам, аннан соң фәнни-тикшеренү эшчәнлеге башлана. Ул берничә этаптан тора:
Беренче этап: фәнни-тикшеренү эшен башкару юлларын, кайбер кыен якларын (мәсәлән, чыганакларны эзләп табу), үз фикереңне ачык итеп аңлата белү һәм башка кешеләрнең (галимнәрнең) фикерен үзеңнеке итеп тәкъдим итүнең (плагиатлыкның) фән этикасы нормаларына каршы килүе турында төшендерү. Чыганакларны туплау, системага салу.
Икенче этап:теманы ачу өчен кирәк булган төп материалларны эзләп табу.
Өченче этап: фәнни эшнең планын төзү, материаллар белән танышу.
Дүртенче этап: фәнни хезмәтнең кереш өлешен язу: актуальлек, төп максатлар, бурычлар.
Бишенче этап: табылган фәнни хезмәтләрне укып анализлау эше.
Алтынчы этап: төп өлеш теоретик hәм практик өлешләргә бүленә. Төп өлештә укучы үзе җыйган фактик материалга фәнни анализ ясый hәм hәр бүлек саен тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен күрсәтеп бара.
Җиденче этап: Йомгакта укучы тикшеренү барышында алынган теоретик hәм практик нәтиҗәләрне яза, тик ул hәр бүлекнең нәтиҗәләрен санап чыгу гына түгел, ә эшнең гомумиләштерелгән нәтиҗәләре булырга тиеш. Шул ук вакытта аларның кыска hәм төгәл булулары зарури. Димәк, төп өлешне укымыйча да, йомгак аркылы эшнең асылы аңлаешлы булуы шарт. Аның күләме 2-5 бит тирәсе булырга мөмкин.
Сигезенче этап: төп эшләр башкарылганнан соң, укучылар тупланган материалларны берләштереп, фәнни эшне компьютерда җыялар. Аны эчтәлеген,бизәлешен (титул битенең язылышы, кулланылган әдәбият исемлеге һ.б.) тикшерү.
Тугызынчы этап: фәнни хезмәтне яклау кайчакта аны язуга караганда да кыенрак, диләр кайбер укучылар. Монда беркадәр дөреслек тә бар, әмма укытучы ярдәме белән алар бу эшне дә җиңел башкарачаклар. Әзер хезмәтнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән төп фикерләрне кыска гына итеп язып алырга туры киләчәк, моны абзацларга бүлеп эшләгәндә тагын да җиңелрәк булачак. Укучының чыгышында ни өчен шушы тема сайлап алынуы, аның актуальлеге, әһәмияте күрсәтелә, төп чыганаклар белән таныштырыла, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтелә. Чыгыш төгәл, конкрет булырга тиеш.
Тагын шунысын әйтеп үтәсе килә, укучылар чыгышны кәгаздән укырга тиеш түгел, ә үзе яттан сөйли белергә һәм сорауларга кыска, төгәл җавап бирә белергә тиеш. Жюри әгъзалары моңа нык игътибар итәләр. Җиңеп кайтканнан соң фәнни – тикшеренү эшләренең тәртибен белеп эшләсәң, бернинди кыенлыгы юк икәнлегенә инандык, шуңа фәнни – гамәли конференцияләрдә еш катнашабыз һәм җиңүләр яулыйбыз, уңышларга ирешәбез.
Үз хезмәтләренә югары бәя алып тора укучыларым. Бу, беренче чиратта, “Әдәби туган як” түгәрәгенә йөрүчеләр. Алар 2017-2018 нче уку елында “Туган якны яшь тикшерүче - өйрәнүче” номинациясендә районыбызда сәләтле балалар өчен район башлыгы тарафыннан булдырылган “Чулпан”премиясе лауреаты дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. “Туган төбәкне өйрәнү” музеенда “Минем нәсел шәҗәрәсе”, “Азнакаем тарихы”, “Төбәгем диалектлары һәм аларның матур әдәбиятта чагылышы”, “Минем бабам –сугыш ветераны”, “Әбием – намуслы тыл хезмәткәре”, “Туган ягымның халык авыз иҗаты”, “Мәктәбем тарихы”, “Нәселем тамырларын истә тотып...” темаларына эзләнү эшләре үткәрелде (нәсел агачын күрсәтү, үземнекен үрнәк итеп күрсәтү зур этәргеч булуын әйтү). 2018 нче елда ТР Иҗтимагый палатасы ,“УМАЙ” Идел буе академиясе белән берлектә укучылар өчен “Минем төбәгем язмышында минем нәселем язмышы” (“Судьба моего рода в судьбе моего края”) регионара генеалогик тикшеренүләр бәйгесендә укучым Сәхипгәрәев Фәрхәд үзенең фәнни – эзләнү эше белән II дәрәҗә җиңүче Дипломына лаек булды. Шуны да әйтергә кирәк: районыбыздан катнашкан бердәнбер эш иде ул.
Безнең музейда Азнакаебызның күренекле кешеләренә багышланган бик бай бүлек бар. Фәнни – эзләнү эшләре язган вакытта бу бүлектәге материалллар – яхшы ярдәмчеләр. Шундый эшләребезнең берсе районыбыз тарихында якты эз калдырган, татар шигъриятенә зур өлеш керткән якташ шагыйребез Илдус Гыйләҗевка багышланды. Бу эзләнү эшебезне язганда ул әле исән иде... кызганыч, аяусыз үлем аны быел безнең арадан мәңгелеккә алып китте. Аның белән музейда очрашулар, әдәби кичәләр үткәргәндә тупланган материалларның файдасы зур булды. Район күләмендә үткәрелгән Азнакай төбәгенә багышланган фәнни-гамәли конференциядә “Илдус Гыйләҗев шигъриятенең ике таҗы” дигән эше белән укучым призлы урын алды, алай гына да түгел, бу эш И.Гыйләҗев кебек шигырләр язарга этәргеч бирде, илһамландырды. Ике кызым яшь шагыйрәләр булып танылды: икесе дә “Яшь шагыйрь”номинациясендә районыбызның “Чулпан” премиясе һәм республикабызның Клара Булатова исемендәге мәртәбәле премия лауреатлары булдылар. Шигырьләре, фәнни эшләре республика, район басмаларында күп басылды (өстәлдә һәм слайдларда күрәсез).
Ассызыклап шуны әйтәсе килә: фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре киң ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә, төрле чыгышлар ясарга өйрәтә. Ә иң кыйммәте – аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабынуы, минемчә.
Мастер – классым музейда эзләнү эшенең яшь буынга тәрбия бирү кирәклегеннән читкә китмичә, музей экспонатлары, андагы тарихи әйберләр тузанланып ятарга тиеш түгел, балаларга рухи тәрбия бирүдә, аның рухи байлыгын үстерүдә, гомумән тәрбияләүдә дә мөһимлегенә басым ясыйсым килә. Ул аларны танып – белү аша эзләнә, үзен баета, тирә – юньгә башка күзлектән карый башлый. Шуны истә тотып, түгәрәк дәресләремдә кечкенә генә эзләнү эшләре аша фәнни- гамәли эшләр башкаруга, проектлар төзүгә барып җитәбез. (Проект эше нәтиҗәсе буларак, китап – җыентыкны күрсәтү). Әйдәгез, без дә шундый эш эшләп алыйк:
- Сезнең алдыгызда тылсымлы тартмалар, аларны ачар өчен сез тышлыкка язылган шигырь яки җыр юлларындагы төшеп калган сүзне эзләп табарга тиеш:
1 нче тартмада – кечкенә агач кисмәк (агач чиләк) он, тоз,су салу, тозлау өчен
Табышмак: Озын, яшел — түтәлдә,
Сары, тозлы — кисмәктә. (Кыяр)
2 нче тартмада – чабаталар
Җырдан өзек:
Кичәләрдә гармун уйный,
Яшь егет ниләр уйлый?
Чибәр кызлар аңа карап,
Елмаеп, биеп туймый.
Кушымта: Әй, чабата, тула оек,
Әйт, җанашым, нигә боек?
Әйдә әле биергә, нигә ялгыз йөрергә —
Әйдә, җаный, әйдә, җаный, биергә!
3 нче тартмада – чокыр – таба (ризык пешерү өчен, төзелештә форма ясау өчен, гипс)
Җырдан өзек:
Вак-вак итеп турап, яшь киленнәр
Табаларда сине биетә;
Кайнар боткаң ашап, эшчән ирләр
Тәннәренә җылы йөгертә. Йодрык кадәрле.
Йомры гәүдәле,
Ак тәнле,
Эх! Бигрәк тәмле бәрәңге!
Сораулар:
1. Бу тарихи экспонатлар нинди материалдан эшләнгән?
2. Кайсы чорда кулланылган?
3. Ни өчен кулланылган?
4. Кем кулланган?
5. Хәзерге вакытта бу предметны нәрсә алыштыра (аналогы бармы)?
6. Тагын нинди өстәмә мәгълүмат бирә аласыз?
Бу эшне төркемнәрнең ярышы формасында оештырсаң, тагын да кызыклырак була, укучыларда күбрәк белү һәм җиңү теләге уяна.
Халкыбызның милли байлыклыры, сәнгатебезнең һәм әдәбиятыбызның милли ядкәрләре озын гомерле, кадерле булсын дисәк, мәктәпләрдә эшләп килүче туган төбәкне өйрәнү музейларында эзләнү эшен җанландыруга, фәнни – тикшеренү эшләрен киң җәелдерүгә укучыларны тарту, милли байлыгыбызны өйрәнүгә һәм саклауга кызыксыну уяту – яшь буынга тәрбия бирүдә иң мөһим чара, минемчә.
Әйе, музей – тарих чыганагы гына түгел, тәрбия учагы да.
ДӘРЕСТӘН ТЫШ ТӘРБИЯ ЧАРАЛАРЫ ЭШКӘРТМӘЛӘРЕ
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
"Азнакай шәһәре 7нче урта гомуми белем мәктәбе”
Республика язучылары һәм шагыйрьләре белән әдәби очрашу
“Илдус Гыйләҗев шигъриятенең өч таҗы”
Кашапова Фирүзә Фәнил кызы
Татарстан Республикасы Азнакай районы муниципаль бюджет гомуми
белем бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре
7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2019 нчы ел
1-9 слайд Мәктәп мөгаллимәләре вокаль ансамбленең “Туган як” җыры
(Җырлаганда слайдта Азнакай турында презентация күрсәтелә)
10 слайд 1а.б. Хәерле көн, исәнмесез, мөхтәрәм кунаклар, хөрмәтле укытучылар, кадерле ветеран укытучыларыбыз һәм укучылар!
Бүген безнең төбәгебездә зур вакыйга – Туйкә авылында якташ шагыйребез Илдус Сабир улы Гыйләҗевка мемориал такта ачылды. Бу тантаналы чарага республикабызның төрле төбәкләреннән күренекле әдипләребез килде. Шулай ук әлеге чарада Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйләҗев Дамир Рашат улы, 7 нче мәктәпнең беренче директоры, бар гомерен шушы мәктәпкә багышлаган Самат Баттал улы һәм мәктәп ачылышыннан бирле иңне-иңгә куеп эшләгән хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз да катнаша. Сезне, хөрмәтле кунакларыбыз, үзебезнең мәктәбебездә күрүебезгә бик шатбыз.
11 слайд 2а.б. Илдус Сабир улы Гыйләҗев – безнең мәктәп өчен бик тә якын, кадерле шәхес. Чөнки күп еллар дәвамында аның белән очрашулар мәктәбебезнең күркәм традициясенә әверелде. Арабыздан вакытсыз китсә дә, аны искә алу кичәләре бездә даими үткәрелә. Ә бүгенге очрашуны без “Илдус Гыйләҗев шигъриятенең өч таҗы” дип атадык.
12 слайд 1а.б. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Мәхмүт Хәсәнов (Азнакай), Рафаил Төхвәтуллин (Әлмәт), Һади Такташ исемендәге (Татарстан язучылар берлеге) премияләр лауреаты Илдус Сабир улының гомер юлы тынгысыз хезмәттә, ялкынлы иҗатта уза. Әлбәттә, барысы да - Туган якта, “кече үз ватанында”, Чатыртау, Ык буйларында. Бүген аның туган җиренә, туган теленә, сөекле халкына, якташларына багышланган мәхәббәт белән тулы уй-хисле шигырьләре, китапларына күзәтү ясарбыз.
13 слайд 2 а.б. Әйе, Илдус абый Гыйләҗев чын җир кешесе, җир шагыйре. Шуңа күрә сәхифәбезнең беренче таҗын “Туган җир, авыл, игенчелек” дип атадык.
14 слайд 1а.б. Авылдан мин, буразнадан,
Басу-кырлар арасыннан.
Җан суы итеп эчәрлек
Саф чишмәләр тарафыннан, - дип яза ул.
15 слайд 2а.б. Әйе, һәркем өчен үзенең туган авылы, җанына рәхәтлек бирә торган гүзәл табигате, шифалы чишмәләре бик тә газиз.
Татарстандагы иң биек һәм иң мәшһүр тау Чатыр тау икәнлеге һәркемгә билгеле. Ә Чатыр тавының биеклеген һәм бөеклеген иң беренчеләрдән Илдус Гыйләҗев белән Марсель Галиев дөньяга танытты. Юкка гына Илдус абый Гыйләҗевның бер җыентыгы да “Чатыртау тылсымы” дип аталмый. Шушы җыентыктан шигырьләр тыңлап үтик:
16 слайд “Яңгыр килә”(Фаррахова Диләрә)
“Туган җир”(Незамутдинова Юлиана)
“Тау битләрендә”(Әхмәтханова Фәйрүзә)
17 слайд 2 а.б. Кешеләрдән гел матурлык кына эзли торган изге ниятле Илдус абый шигъриятнең тирән серләренә үтәрлек тылсымлы ачкычны үзенең укучыларына тапшыра алды дисәк һич тә ялгыш булмас. Бу чыннан да шулай...
18 слайд 1 а.б. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан укытучылар өчен булдырылган «Укытучы-мастер» гранты кысаларында мәктәбебез укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Гөлназ Малик кызы җитәкчелегендә якташыбызның бик күп әсәрләренә буктрейлерлар, ягъни китапнамәләр эшләделәр. Буктрейлер - ул нинди дә булса китап турында сәнгати формада сөйләүче кыска видеоролик. Әлеге проект укучыларда китапка, туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүне, якташ язучыларыбызның иҗатын яңа формада пропагандалануны күздә тотып эшләнде.
19 слайд Ишмеева Эльза
Укытучыбыз тәкъдиме белән бу проектка без бик кызыксынып тотындык. Аларны эшләгәндә якташыбыз Илдус абый Гыйләҗев турында күп мәгълүмат тупладык. Без әлеге проект эшчәнлегендә саллы гына буктрейлерлар коллекциясе булдырдык. Безнең эшләребез бик күп һәм төрле.
Закирова Рамилә
Хәзер безнең сезгә Илдус абый Гыйләҗевның “Үсмер чак хатирәсе” дип аталган шигыренә үзебезнең тарафтан эшләнгән буктрейлерны тәкъдим итәсебез килә.
Буктрейлер күрсәтелә
20-21 слайд 1 а.б. “Туган җир, авыл, игенчелек” сәхифәсен йомгаклап, мөхтәрәм кунакларыбыз Сезгә дә сүз бирәсе килә. Рәхим итегез!
23-31 слайд 2 а.б. Сәхифәбезне шагыйрьнең кызы, Мәхмүт Хәсәнов премиясе лауреаты, мәктәбебезнең алыштыргысыз музыка укытучысы, талантлы җырчы Резидә Илдусовна Гыйләҗева дәвам итә. Азнакай төбәгенә багышланган “Азнакаем, Азнакай” гаилә җыентыгына кергән иң популяр җырларның берсе яңгырый: Илдус Гыйләҗев сүзләре, Резидә Гыйләҗева көе “Азнакаем, Азнакай”
31 слайд 1 а.б. Сәхифәбезнең икенче таҗына күчәбез. Ул “Мәхәббәт, гаилә, әнкәй” темасына багышлана.
Илдус Гыйләҗев - мәхәббәт җырчысы да. Гашыйк кеше гашыйк булуы белән дә матур була. Аның һәр сүзеннән наз бөркелә. Мәхәббәтне шагыйрь күктән иңгәндер, ди. Бу урында күп сүзләр артык.
Шигырьләрендә мәхәббәткә дан җырлый, гаилә кыйммәтләрен ассызыклый, әти – әнине зурлый:
32 слайд “Төгәллек. сафлык” (Шакиров Искәндәр)
“Кадерле бала” (Мәһдиева Гүзәл)
33 слайд “Әманәт” (Авзалов Айрат)
34-35 слайд 2 а.б. Сәхифәбезнең бу өлешендә дә кунакларыбызның шушы темага фикерләре тумый калмагандыр. Сүз Сезгә, рәхим итегез!!!
36 слайд Татар халык биюе (Радионова Е. Һәм Нуретдинова Э.)
37 слайд 1 а.б. И Гыйләҗевның иҗаты, һичшиксез, тозлы туфрак тәме, тир, күз яше, горурлык, халыкның киң күңеллелеге, акылы, тәҗрибәсе белән сугарылган. Шигырьләрендә шигъри, юмарт, бай җаны кырыс дөнья белән дә тартыша. Ләкин барыбер ул – халык, милләт гаме белән яшәүче ир, ил агасы, аксакал булып күз алдына килеп баса.
Сәхифәбезнең өченче таҗы татар халкы язмышы, милләт-тел язмышы өчен борчылу, халкы белән горурлану хисләре турындагы шигырьләренә багышлана.
38 слайд 2 а.б. Туган туфрактан яралган һәм аны данлау биеклегенә ия булган, милләте өчен янып, яңа буыннарга сискәндерер сүзләр әйтә алган Җир шагыйре үз укучысын адаштырмыйча, яктыга, илаһи биеклеккә алып чыга.
Бәхетле мин: әбелхәят
Иман белән дөнья көтәм.
Балаларга тутык кунмас
Туган телне биреп китәм, - дип, безгә туган телебезне күз карасыдай сакларга кушып, мирас итеп калдыра.
39 слайд “Горурлыгым” (Зарипов Равил)
“Ак шәл япкан апалар” (Кадермәтова Камилә)
40-41 слайд 1 а.б. Сәхифәбезнең бу өлешендә дә хөрмәтле кунакларыбыз, әлеге темага әйтәсе килгән фикерләрегез бардыр. Сүз Сезгә, рәхим итегез!!!
42, 43, 44 слайдлар 2 а.б. Илдус Гыйләҗевның шигырьләре моң белән, язмышлар рухы белән сугарылган тирән фикерле. Алар күзләрең аша үтеп, йөрәгеңә, кан тамырларыңа тавышсыз-тынсыз агылып керәләр дә, гомерең буена онытылмастай булып, күзәнәкләреңә сеңәләр. Аны укыган саен үзеңнең күңелеңне ачкан кебек буласың.
1 а.б. Һәр очрашуның башы булган кебек, ахыры да була. Безнең дә бүгенге җылы очрашуыбыз азагына якынлашып килә.
Рәхмәт сезгә, килгән өчен
Ераклардан!
Рәхмәт сезгә, безне якын
Иткән өчен.
Яратып һәм якын итеп
Киткән өчен!
Җырланмаган җырлар калды
Күбебездә.
Әйтелмәгән сүзләр калды
Телебездә.
2 а.б Тагын безгә килегез бер
Җаен табып –
Беребезгә беребез без
Лаек халык!
Онытмагыз сезне көткән
Укучылар барын!
Татарлыгын саклап,
Шагыйрьләрен барлап,
Яши торган данлы
Азнакайлар ягын!
45 слайд 1 а.б. “Илдус Гыйләҗев шигъриятенең өч таҗы” дип аталган тантаналы очрашуыбызны мәктәп мөгаллимәләре вокаль ансамбленең “Туган як” җыры белән тәмамлыйбыз.
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы
«Азнакай шәһәре 7 нче урта гомуми беле бирү мәктәбе»
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының
район методик берләшмәсендә ачык чара
“Азнакаем – илһам чишмәсе”
(“Туган төбәкне өйрәнү” музеенда “Яшь Россия” программасы
буенча туган якның танылган шәхесләренә багышланган
сыйныф сәгате эшкәртмәсе, 5-7 нче сыйныфлар өчен)
Төзеде һәм үткәрде: Кашапова Фирүзә Ф.
Татарстан Республикасы Азнакай районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү
учреждениесе “Азнакай шәһәре 7 нче урта
гомуми белем бирү мәктәбе”нең I кате-
горияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Азнакай, 2018 нче ел
Ачык сыйныф сәгате "Азнакаем – илһам чишмәсе"
Максат:
1) туган ягыбыз Азнакайны ярату хисләрен - патриотик тәрбия бирүне дәвам итү;
2) туган якның танылган шәхесләренә хөрмәт тәрбияләү; алар турында белергә омтылыш уяту;
3) иҗадилыкны үстерү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, фильм “Азнакаем –илһам чишмәсе”, пазллар, презентация «Шушы яктан, шушы туфрактан без…», чәк-чәк.
Трио "Азнакай гүзәлләре", "Шушы яктан", Квартет төркеме "Туган ягым, Азнакаем" язмалары.
Музейдагы туган ягыбыз Азнакай һәм аның әдәбият – сәнгать әһелләренә багышланган бүлекләрендәге материаллары.
Кунакларны “Квартет” төркеменең "Туган ягым, Азнакаем" язмасы белән каршы алу.
Укытучының сәламләү сүзләре: Хәерле көн, хөрмәтле кунакларыбыз, мөхтәрәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, яраткан укучыларым!!!
Без сезнең белән бүген “Туган төбәкне өйрәнү” музеенда “Яшь Россия” программасы буенча туган якның танылган шәхесләренә багышланган сыйныф сәгатенә җыелдык.
Без бүген төркемнәргә бүленеп эшләрбез.
Әйдәгез, экранга күз салыйк (экранда – Мульти – экспедиция «Вместе мы -одна страна!», 3 нче бит «Республика Татарстан») Видеороликны караган вакытта кунакларны чәк-чәк белән сыйлау.
Укытучы. Ә Татарстаныбызның кояш чыгышы тарафында, чал Уралның соңгы дулкыннары кучкар-кучкар таулар хасил иткән манзаралы ягы бар.
Аз да түгел, күп тә түгел,
85 аңа бары.
Я, әйтегез, нинди як бу
Гүзәл
Бергә : АЗНАКАЙ ягы.
Һәр авазы табигый чиратлашып килгән А-з-н-а-к-а-й дигән тылсымлы аһәңгә тугайлар киңлеге дә, тутлы каенлыкларның тымызык ак төннәре дә, бөгелә-бөгелә аккан елгалары да, Чатыр тавы да, шушында гомер сөргән кешеләрнең тулган ай кебек карашлары да сыйган.
Безнең сыйныф сәгатебез дә 85 еллык тарихы булган туган ягыбыз Азнакай һәм аның белән илһамланып яшәүче күренекле шагыйрь – язучыларына багышланыр.
Укытучы. Сезнең өстәлләрегездә тулы бер рәсемнең аерым кисәкләре - пазллар ята. Пазл ул - инглиз теленнән алынган сүз, төрле формадагы кечкенә рәсемнәрдән тулы бер картина төзү. Пазллардан шулай ук төрле мультимедиа рәсемнәр ясап була. Һәр төркемгә, пазлларны җыеп, килеп чыккан рәсем турында мәгълүмат бирергә кирәк. (Җаваплар тыңлана: Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев).
Укытучы. Ә ни өчен нәкъ шушы шәхесләребез икән? (Җаваплар тыңлана: Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗевка өчесенә дә 70 әр яшь. Аларның быел юбилей еллары).
Димәк, класс сәгатебез юбиляр язучыларыбыз Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗевка багышланыр.
Һәр төркемгә бирем бирелгән иде, мәгълүмат бирү өчен сүз сезгә.
1 нче төркем укучысы: безнең рәсемдә - Татарстанның халык язучысы, бик күп төрле хөкүмәт бүләкләре иясе, якташыбыз Марсель Галиев (слайдта)
Ул 1946 елның 8 октябрендә Азнакай районы Балтач авылында туа. 8нче сыйныфка кадәр ул Туйкә мәктәбендә укый. Азнакайның 1нче 11еллык мәктәбен тәмамлагач, төзелештә рәссам-бизәүче булып эшли. Армия хезмәтеннән соң Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1974 елдан Татарстан Язучылар союзының пропаганда бюросында, аннан "Казан утлары" журналы редакциясенең проза бүлеге редакторы булып эшли.
Шушы дәвердә аның повестьлары һәм дистәләрчә лирик һәм юмористик хикәяләре дөнья күрә. Күп кенә шигырьләренә композиторлар көй яза, драмалары сәхнәгә куела. Аның аерым әсәрләре төрек, украин, осетин, үзбәк, казакъ, каракалпак, чуаш телләренә тәрҗемә ителә.
1998 елда "Рухият" фонды үткәргән ярышта "Догалы еллар" әсәре өчен I дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнә. 1995 елда аңа "Татарстан Респуб-ликасының атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелә. 1996 елда татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Президент Указы белән Татарстан Республикасының Мактау грамотасы тапшырыла. М.Галиев - Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты.
2 нче төркем укучысы: ә безнең рәсемдә –якташ шагыйребез Нур Әхмәдиев (слайдта)
Ул 1946 елның 14 декабрендә Азнакай районының Әсәй авылында туган. Урта белемен Азнакайның 1нче урта мәктәбендә ала. 1965-70 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбиты бүлегендә укый.Универ-ситетны тәмамлаганнан соң, Азнакай районына эшкә кайта.
Сарлы сигезьеллык мәктәбендә укыта, ВЛКСМның Азнакай район комитетында, аннан район радио тапшыруларын оештыручы булып эшли. Әдәби эш белән мәктәптә укыган еллардан ук шөгыльләнә. Республика матбугатында студент елларында басыла бышлый. Р.Төхвәтуллин исемендәге һәм “Татнефть”нең “Рухият” фонды премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. 1984 еллардан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
3 нче төркем укучысы: безнең рәсемдә – мәктәбебезнең җыр укытучысы Резеда Илдусовнаның әтисе - яраткан шагыйребез Илдус Гыйләҗев (слайдта)
Илдус Гыйләҗев1946 елның 15 гыйнварында Азнакай районы Урсай авылында туа. 1965 елда Чалпы урта мәктәбен, 1970 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый һәм татар теле, әдәбияты укытучысы белгечлеге алып чыга .1970 -72 елларда Совет Армиясе сафларында взвод командиры була.
Беренче шигырьләрен 1962 елда яза башлый һәм район, республика матбугатында бастырып чыгара.1987 елдан шигырь язу белән җитди шөгыльләнә. Мәхмүт Хәсәнов бүләге лауреаты.
Укытучы. Рәхмәт, укучылар!
Ничек уйлыйсыз: бу шагыйрьләрне нәрсә берләштерә?( Җаваплар тыңлана)
Укытучы. Әйе, алар безнең яктан, безнең төбәктән. Безнең туган төбәкне өйрәнү музеенда да туган ягыбыз Азнакайга, анда туып – үскән, шулай ук бүгенге көндә дә актив иҗат итүче язучы - шагыйрьләргә багышланган искиткеч бай почмагыбыз бар (күзәтү ясау)
Аларның барысы да - туган төбәгебез җырчылары, туган яктан илһам алып иҗат итүчеләр. Азнакаебызны яратып яки сагынып яшәүчеләр. Шушы урында юбиляр шагыйрьләребезнең Азнакаебыз турында шигырьләрен тыңлап үтик .
1 нче төркем. Марсель Галиев шигырен сөйли.
2 нче төркем. Нур Әхмәдиев “Азнакай – ак бишегем”
3 нче төркем. Илдус Гыйләҗев “Азнакаем”
Рәхмәт, укучылар!
Нәкъ шигырьдәгечә: кешене гомер буе туган ягы, газиз Ватаны озата бара. Музеебыз әгъзалары – яшь шагыйрәләребез Алия белән Әдиләне дә туган якка соклану, аны ярату кулларына каләм алырга мәҗбүр иткән. Әйдәгез әле, аларга сүз бирик.
Алия. Мин Азнакаемны бик яратам. Быел аның 85 еллыгы да булгач, тарихы белән кызыксындым, табигатен өйрәндем. Алай гына да түгел аңа булган мәхәббәт хисләремне шигырь юлларына салдым (шигырен сөйли) :
“Азнакаем- туган җирем”
Азнакаем- туган җирем
Татарстан- минем илем.
Туып-үстем шул төбәктә,
Шунда калам киләчәктә.
Болыннарың, чишмәләрең,
Тауларың, елгаларың
Тора күз алларымда.
Туган җирдә әти-әни,
Энем, сеңлем, туганнарым-
Гел минем яннарымда.
Чатыр тавыңа карап,
Сокланып куанабыз,
“Безнең горурлыгыбыз”,- дип
Һәркайда мактанабыз!
Азнакаем – нефтьле як,
Кара алтын төбәге.
Тагын да яхшырак булсын
Районның киләчәге.
Туган ягым, үскән җирем,
Без сине яратабез.
Азга гына китсәк тә,
Бик сагынып кайтабыз.
Туган җиребез язмышы –
Бары безнең кулларда.
Төбәгебез чәчәк атар
Яшьләр тырыш булганда.
Әдилә. Ә мин туган ягымның сихри табигатенә гашыйк кыз. Аның бормалы озын елгалары, куе урманнары, җиләкле болыннары каләм тибрәтергә илһам бирде (шигырен сөйли):
“Азнакай – гүзәл төбәк”
Туган ягымнан китсәм мин,
Сагынып кайтам аны.
Кул изәп чакыра мине
Мәһабәт Чатыр тавы.
И гүзәлсең, туган ягым,
И гүзәлсең, Азнакай,
Искиткеч төбәк бит син,
Табигатең бик тә бай.
Җиләкле аланнарың,
Балыклы елгаларың,
Мул уңышлы басуларың
Яшел болын - урманнарың –
Бу синең горурлыгың.
Үстерәсең безне сөеп,
Чатыр тау итәгендә.
Чишмәләреңнең сулары
Көч бирә эссе көндә.
Синең сихри гүзәллегең
Һәркемне таң калдыра.
Ык, Стәрле, Кара елга –
Һәммәсен сокландыра.
Синең даның еракларга
Таралган инде, беләм.
Туган җирем, сине зурлыйм
Шушы шигырем белән!
Укытучы. Хөрмәтле шагыйрә кызларыбыз! Без киләчәктә Сезне туган як шагыйрьләре рәтендә күрербез дип ышанабыз . Иҗади уңышлар сезгә!
Сулар өчен һава, эчәр өчен су, азыкланыр өчен икмәк кирәк булган кебек үк, кеше җаны һәрчак туган җиренә омтыла. Шуңа да аңа дан җырлаучы сәләт ияләре – без бүген телгә алган шагыйрьләребез зур хөрмәткә лаек.
Без алар белән горурланыйк, алар сыман туган җиребезне яратыйк, Азнакаебыздан илһам алып, тырышып укыйк, дәртләнеп эшлик, рәхәтләнеп яшик, дигән теләктә класс сәгатебезне йомгаклыйбыз.
Килгән кунакларыбызга, катнашкан укучыларыбызга рәхмәт белдерәм. Барыгызга да игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! (Азнакай сувениры – курчак – магнитлар тарату)
Шушы яктан,
Шушы туфрактан без...
(якташ шагыйрәләребез белән очрашу кичәсе)
Кашапова Ф.Ф. - татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Максат. 1. Укучыларга якташ язучы - шагыйрьләребез турында мәгълүмат бирү.
2. Сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен, әдәбият белән кызыксыну теләген үстерү, камилләштерүне дәвам итү;
3. Укучыларда шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү.
Материал: китап күргәзмәсе, Галия Сәетшина, Нәсимә Фазлыева, Резеда Шәрипова әсәрләре; Дамир Асылов “Җир маеның бар җае” китабы. “Иҗат чишмәсе” – укучыларның шигырьләре язылган китап макеты; чәчәкләр – гөлләр.
Очрашу үткәрелә торган зал бәйрәмчә бизәлә. Өстәлгә чәчәкләр куела. Якташ язучыларның китапларыннан күргәзмә оештырыла, үзәктә - Галия Сәетшина, Нәсимә Фазлыева, Резеда Шәрипова әсәрләре; Дамир Асылов “Җир маеның бар җае” китабы.
Очрашу кичәсенең барышы.
“Мин яратам, сине Татарстан” җыры яңгырый (7 нче сыйныф)
Укытучы чыгышы:
- Исәнмесез, укучылар, укытучылар, килгән кунаклар!
Әйе. Безнең Тукай телен биргән татар телебез бар. Горурланып яшәрдәй гүзәл җиребез Татарстан Республикабыз бар. 21 нче февраль- Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан бүген бездә бәйрәм, матур очрашу кичәсе. Без аны “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип атадык. Ни өчен? Сәбәбе һәрберебезгә мәгълүм: бүген бездә кунакта – талантлы якташларыбыз, районыбызның күренкле шагыйрәләре Галия апа Сәетшина, Нәсимә апа Фазлыевалар.
Әйдәгез, аларны зурлап, кул чабып алыйк.
Алып баручы. Азнакай ягы әкияттәгедәй гүзәл табигате белән генә дан тотмый. Ул күренекле шәхесләр яшәгән төбәк тә. Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Әнәс Кари, Флера Гыйззәтуллина, Әнәс Исхаков һәм башка бик күп язучыларны, шагыйрьләрне кемнәр генә белми. Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова кебек мәшһүр артистларыбыз, Зәйнәп Фәрхетдинова, Равил Галиев кебек талантлы җырчыларыбыз белән дә лаеклы рәвештә горурланабыз.
Без һәммәбез җирдә берәү генә,
Беркемнең юк җирдә алмашы.
Кабатланмас үз язмышы белән,
Туа җирдә адәм баласы.
Без бүгенге очрашуны үзебезнең мәктәптә укучыбыз, авылыбыз күгендә кабынып килүче кечкенә йолдызыбыз, 6 нчы сыйныф укучысы Бәширов Динарис чыгышы белән башлыйбыз. Ул безгә үзенең иң матур җырларының берсен башкарып китә.
Алып баручы:
И, каләм, кальбеңдә – йөрәгеңдә, күңелеңдә ни бар? Кальбеңдә – йөрәгеңдә, күңелендә ни бар? Каләм дип мөрәҗәгать итәм, чөнки әлеге сүз, безнең бай тарихлы әдәбиятыбызны матур, мәгънәле әсәрләре белән баетып торучы ка-ләм ияләрен дә аңлата, минемчә. Ниләр бар сезнең күңелдә, кадерле кунак-ларыбыз? Сүзне сезгә бирәбез.
Алып баручы.
Язучы, шагыйрь турында беләсең килсә, аның әсәрләрен, шигырьләрен укы, диләр. Хөрмәтле шагыйрәләребез! Сезнең дә шигырьләрне укыган саен укыйсы килә. Укучыларыбыз да аларны бик теләп ятлады.
Резеда Шәрипова шигырьләре:
Мөхәммәдиева Азалия “Һәр тарафта уен - моң” (3 нче сыйныф)
Хөсәинов Илназ “Колга башында” (7 нче сыйныф)
Хәбибуллин Айназ “Бәйрәмнән соң” (4 нче сыйныф)
Нәсимә Фазлыева шигырьләре:
Григорьева Александра “Бибиләр” (6 нчы сыйныф)
Закиров Илшат “Юкәләргә сеңгән бал тәме” (8 нче сыйныф)
Латыпова Илвиза “Туган авыл” (6 нчы сыйныф)
Илмира Сәләхова шигыре:
Абдуллина Әдилә “Затлы орлыгым” (8 нче сыйныф)
Галия апа Сәетшинаның шигырьләрен мәктәбебез китапханәчесе Лилия Александровна укып китәр.
Алып баручы.
Якташ язучыларыбыз турында сөйләгәндә,үзебезнең Сәпәй авылында туган, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, язучы Дамир абый Асылов белән дә лаеклы рәвештә горурланабыз без. Кызганычка каршы, бүген инде ул безнең арада юк. Аның якты истәлегенә багышлап чыккан “Җир маеның бар җае” китабын сезгә дә тәкъдим итәбез.Җыентыкка кергән очеркларның геройлары – нефтьчеләр. Дамир абый Асылов үзе дә күп еллар дәвамында нефть чыгаручы оператор булып эшләгән, аннары гомерен журналистикага багышлаган. Автор җир мае чыгару сәнәгатенең нечкәлек-ләрен белеп яза. Бу китабының беренче бүлеге “Сәпәйдән башланды” дип атала. Сезгә шуннан бер кызыклы өзек укып китәм. (6 нчы бит)
Алып баручы.
Менә шундый якташларыбыз булуы белән бик бәхетле без! Кадерле кунакларыбыз Галия апа, Нәсимә апа! Без сезнең иҗатыгызга сокланып та, горурланып та карыйбыз. Сез иҗат иткән һәр шигырь аша үзебезгә илаһи көч, илаһи дәрт, яшәү хозурлыгы, яшәү көче алып, янып -ялкынланып яшибез.
Сез тирә-юнегездәге кешеләргә изгелек кылучы шәфкать ияләре. Ярдәмчел, олы җанлы, кешелекле булуыгыз белән күпләрнең ихтирамын, күңелен яулап алдыгыз.
Күпме җыр бар бу дөньяда,
Күпме әле язалар.
Мәңгелек җырлар аз түгел,
Бер көнлек җырлар да бар.
Кайберсе буш, ә кайберсе
Чишмә булып чыңларлык,
Кайберсе күзләрне йомып,
Онытылып тыңларлык.
Латыпова Рәмилә, Илвизалар башкаруында шундый җыр тыңлап үтик .
Алып баручы.
Укучыларның Сезгә күп кенә сораулары да бар:
- Беренче шигырегез кайчан туды? Шул турыда сөйләсәгез иде? (Гиз. Гүзәл)
- Сезнеңчә, бәхет нәрсә ул? ( Хөсәинов Динар)
- Шигырь язар өчен илһам кирәк, диләр. Сез ничек уйлыйсыз? (Инзилә)
- Сез мәктәптә ничек укыдыгыз? (Ходайбиргәнова Азалия)
- Китап укырга яратмаган балаларга нинди киңәшләр бирер идегез? (Голяцкая Элиза)
- Шигырь язу өчен нәрсә белергә кирәк? ( Закиров Илшат)
Алып баручы:
Безнең кайбер укучылар үзләре дә шигырьләр язалар. Күптөрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар да алдык. Шуларның берничәсен тыңлап китсәк иде. Бәлки алар арасында киләчәктә әдәбиятка, иҗатка гашыйк кешеләр чыгар. Әйдәгез сүзне “Маяк” газетасы битләрендә шигыре басылып чыккан бердәнбер отличнигыбыз Инзилә Хөсәиновага бирик.
- Инзилә Хөсәинова үзенең шигырьләрен укый :
“Туган авылым - Сәпәй”, “Мин шагыйрь түгел”
- Альбина Гарипова үзенең шигырьләрен укый:
“Салават күперенә тиң”, “Сәламәт булырга кирәк”
- Рәмилә Латыпова үзенең шигырьләрен укый:
“Спортны ярат!”, “Туган авылым”
Укучыларның хөрмәтле кунакларыбызга теләкләре дә бар:
Резеда апа, Ильмира апа, Нәсимә апа! Сезгә теләгебез:
Элиза:
- Сөйләр сүзләрегез-Ялкын булсын,
Ерак юлларыгыз-якын булсын,
Биргән киңәшегез-Алтын булсын,
Тормыш коралыгыз-Акыл булсын!
Лилия:
- Сезнең эшне өлге итеп алып,
Тормыш юлын матур үтәрбез.
Изне уйны, изге гамәлләрне
Үзебезгә маяк итәрбез.
Рәмилә:
- Бу очрашу торсын җим булып,
Бер алтын бөртек булып!
Ходай бирсен озак еллар
Яшәргә бөркет булып!
Гиз.Гүзәл:
- Мәңге яшь булыгыз әле,
Килик кабат-яңадан.
Ходай насыйп итсен иде
Очрашырга яңадан!
Шәр.Гүзәл:
- Еллар имин, тыныч булсын!
Күңелләр күтәренке,
Саулык-сәламәтлек белән
Озын-озак яшикче!
Укытучының йомгаклау сүзе.
Без,укучылар, бүген гүзәл бер бәйрәмдә катнаштык. “Бер күрешү-бер гомер”,- ди халкыбыз. Хөрмәтле кунакларыбыз белән очрашу һәрберебез күңелендә озак сакланыр. Очрашуда катнашуыгыз өчен чын күңелебездән рәхмәтебезне җиткерәбез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен, илһамыгыз кимемәсен! Шигърият дөньясында беркемне дә кабатламас урын алып торучы, мәңге янып иҗат итүчеләр булып калыгыз. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез һәм кабат очрашулар көтеп калабыз.
-Ә хәзер мәктәбебез йолдызы Бәширов Динарис башкарачак җыр татар халкын, татар телен чын күңелдән яраткан бүгенге кунакларыбыз өчен бүләк булсын иде.
21 нче февраль- “Халыкара Туган тел көне”. Шул уңайдан “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталган матур очрашу кичәсе узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы үткәргән бу кичәдә талантлы якташларыбыз, районыбызның күренекле шагыйрәләре Галия Сәетшина, Нәсимә Фазлыевалар катнашты. Алар укучыларга үзләренең яңа гына табадан төшкән шигырьләрен бүләк иттеләр, укучылар да бу шагыйрәләребезнең әсәрләрен яттан сөйләделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Әдәби иҗат белән шөгыльләнүче талантлы укучылар: Инзилә Хөсәинова, Альбина Гарипова, Рәмилә Латыповалар үзләренең язган шигырьләрен укыдылар. Биология укытучысы Закирова Гүзәлия Талип кызы да шигъри тәлгәшләрен бүләк итте. Мәктәп йолдызы 6 нчы сыйныф укучысы Бәширов Динарис татар халкын, татар телен чын күңелдән яраткан укучылар һәм кунаклар өчен үзенең җырларын башкарды. Кичәдә Сәпәй авылында туган, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, язучы Дамир абый Асыловның “Җир маеның бар җае” китабын да тәкъдир итү булды. Җыентыкка кергән очерклардан кызыклы өзекләр укылды.
Очрашу кичәсе “Мәңге яшь булыгыз әле,
Килик кабат-яңадан.
Ходай насыйп итсен иде
Очрашырга яңадан!” - дигән матур теләкләр белән тәмамланды.
“ЕЛ КЛАСС ҖИТӘКЧЕСЕ - 2018” БӘЙГЕСЕНЕҢ МӘКТӘП ЭТАБЫ
7 нче сыйныфта
АЧЫК СЫЙНЫФ СӘГАТЕ
"СӘЛАМӘТЛЕК
ҮЗ
КУЛЫБЫЗДА"
Сыйныф җитәкчесе:КАШАПОВА ФИРҮЗӘ Ф.
Максат: Укучыларга саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату, олыларның, әти-әниләренең киңәшләренә колак салырга өндәү.
Җиһазлау: дәреслек, презентация, Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре, “Мәгариф ” журналлары, мәкальләр.
Дәрес барышы:
1.Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Ә яшәү өчен сәламәтлек кирәк. "Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. ( 1 нче слайд: “Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең. Р.Фәхреддин.)
2. Актуальләштерү.
- Укучылар, ничек уйлыйсыз, без бүген нинди темага сөйләшербез?
- Әйе, без бүген сезнең белән бүген саулыкның иң зур, иң кирәкле нәрсә икәнлеге, аның байлык булуы турында сөйләшәчәкбез Максатыбыз - сәламәтлек- кешегә табигать биргән иң зур байлык икәнлеген исбатлау. Сәламәт тормыш рәвеше – кешенең һәрьяклап үсешен, хезмәткә сәләтлеген, рухи байлыгын, сәламәтлеген тәэмин итә торган билгеле бер кагыйдәләрне үтәү ул.
Кеше сау-сәламәт булсын өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?
Укучылар:
1. Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар - сәламәтлекне ныгытучы чаралар. (укытучы: әйе, даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы булыр).
2. Гимнастика ясау (Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ялкаулыкларын вакыт юклык белән акларга тырышалар. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка үткән вакыт түгел. Ул кәефне күтәрә, дәрт өсти, эшчәнлекне арттыра).
3. Сәламәт яшәргә теләгән кеше чисталыкны бар урында да сакларга тиеш (тешләрне һәр көнне ике тапкыр юарга, атна саен мунча керергә, чәчне тарап, юып йөрергә, тырнакларны кисәргә, салкын су белән юынырга),
4. Тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр эчмәскә, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Спиртлы эчемлекләр эчү кешенең сәламәтлегенә һәм тышкы кыяфәтенә зур зыян китерә? (ашказаны, бавыры бозыла, гомере 15-17 елга кыскарак була)
(Р.Фәхретдин нәсыйхәтләре слайдлар белән экранда языла бара.)
Р.Фәхреддин сүзләрен мисалга китерү: “Һәртөрле усаллык вә начарлык аракыдан туа”.
- Укучылар, бөек галимебез Р.Фәхреддин "Юаныч” исемле китабында начар гадәтләрдән саклану чараларын ачык күрсәтеп: тәмәкененең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуын, исерткеч эчүдән котылу чаралары турында бик күп кыйммәтле мәгълүматлар яза. Наркомания, СПИД кебек бик яман авырулар чәчәк аткан вакытта, әхлагыбыз Р.Фәхреддин аңлаган дәрәҗәдән бик күпкә түбән төшкән заманда, бу нәсыйхәтләрне өйрәнү безгә бик зарур.
Мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин “Нәсыйхәт” дигән хезмәтендә болай дигән:
- “Сәламәтлекне саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул” ;
- “Сәламәт кеше – табигатьнең иң кыйммәтле җимеше”;
- “Саулыкны сатып алып булмый”
- “Чирнең сәбәбен белеп, аны китереп чыгаручы нәрсәләрдән сакланырга кирәк. Мәсәлән, тирләп салкынга чыгу, исле бүлмәдә тору, майлы ризыклар ашау, исерткеч эчемлекләр эчү, әфьюн кабу - болар барысы да чирләүгә китерә”;
“Тән һәм киемнәрне, урын-җирләрне чиста тоту, юыну, су белән коену, ураза тоту, өй эчендәге хезмәтләрне башкару-сәламәтлек күнекмәләредер” - ди Ризаэддин Фәхреддин
- Укучылар, әлеге мәкаль һәм әйтемнәрнең эчтәлегеннән күренгәнчә, һәркемнең бәхеткә хакы бар. Сәламәтлек бәхеткә тиң сүз. Шулай булгач сезнең саулыгыгыз үз кулыгызда. Кеше җир йөзендә бер тапкыр гына яши. Безгә үзебезнең гомеребезнең кадерен белеп, сау-сәламәт булып яшәргә кирәк.
“Әйе – юк” уены (“Әйе” – кызыл төстәге карточка, “юк”- зәңгәр төстәге карточка)
- Тешләремне көнгә ике тапкыр чистартам;
- Яшелчә, җиләк – җимеш ашыйм;
- Баллы ризыкны күп ашыйм;
- Карандаш һәм ручка кабам яки кимерәм;
- Ашагач кул юам;
- Озак йокларга яратам;
- Иртә торам, гимнастика ясыйм;
- Ашаганчы кул юмыйм;
- Компьютер алдында озак утырам;
- Начар гадәтләргә өйрәнәм;
- Үземне сәламәт саныйм.
- Сәламәтлек һәм аны саклау тур.мәкальләрне искә төшерик
СЕРЛЕ ТАРТМАЛАРНЫҢ ТЫШЛАРЫНДА МӘКАЛЬЛӘР:
1 нче тартма:
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
Саф һава – тәнгә дәва
2 нче тартма:
Байлыкның башы – сәламәтлек
Чирнең тиюе тиз, китүе озак
3 нче тартма:
Саулыкны сатып алып булмый
Дөньяда иң зур бәхет – сәламәтлек
СЕРЛЕ ТАРТМАНЫҢ эчендә – телефон
- Ә менә кәрәзле телефон сәламәтлекнең дошманымы әллә киресенчәме?
3. Акыл штурмы. Кагыйдәләре:
- фикер кабатланмаска тиеш.
- күпме идея шулкадәр яхшы.
- Тәнкыйтьләмәскә (не критиковать)
Телефонның файдалы һәм зарарлы якларын санарга.
Нәтиҗә: уңай ягы күпме, тискәре ягымы?
Файдалы Зарарлы
Сөйләшергә мөмкин Комачаулый
Уйнарга мөмкин Зарарлы нурланыш
Рәсемнәр карарга була Күз күреме начарая
Интернет Акча чыганагы
Фото Төрле авыртулар
Видео
СМС хәбәр
Уңайлы
4. Кәрәзле телефон турында мини-лекция.
Бүген без дингезләр, материклар, хәтта океаннар аша да аралаша, сөйләшә алабыз. Бүгенге көндә җирдә телефон үтеп кермәгән бер генә дә цивилизацияле ил дә юктыр.
Соңгы елларда кесә телефоннары тормышыбызга шулкадәр нык үтеп керде ки, ул хәзер әби кулында да, бәби кулында да. Сүз дә юк, әгәр өлкәннәр аны эш өчен генә файдаланса, уңайлы әйбер. Балалар,яшүсмерләр кирәксә дә, кирәкмәсә дә тәүлек буенча телефонны куймый. Транспортта, урамда хәтта концерт-спектакльләрдә,мәктәптә дә колагына кесә телефонын куеп сүз куертучыларның күбесе – балалар, яшьләр. Укытучылар мәктәп һәм вузларда мобиль куллануны тыю ягында. Калифорния колледжларында бу тыюлар күптән гамәлдә инде. Соңгы вакытта кәрәзле телефоннар безнең мәктәпкә дә зур тизлек белән үтеп керә бара.
Нинди маркадагы һәм нинди бәядәгеләре генә сатылмый кесә телефоннарының. Ә менә зыяны турында уйлап караганыбыз бармы соң? Тикшерүчеләр тәҗрибәләре аның сәламәтлек өчен куркыныч булуын раслый.
Норвегия һәм Дания белгечләре тикшеренүләре раслаганча, кесә телефоннарыннан файдаланучылар баш авыртуга, йокы килүгә, ярсучанлыкка (раздраңение) башкаларга караганда күбрәк зарарлана икән. Шуңа күрә галимнәр кесә телефоныннан даими файдаланучыларның иммунитетларына куркыныч янавы турында кисәтә. Шуны әйтү гадел булыр: тикшеренүчеләр арасында кәрәзле телефоннарның зарарлы булуы хакында төгәл бердәм фикер юк.
Кесә телефоны башка приборлардан аермалы буларак эшләгәндә ми һәм күзләргә бик якын тора. Аннан чыккан электромагнит нурланышы тукымаларга үтеп кереп аларны җылыта һәм әлеге тәэсир организмның функцияләре бозылуына китерә. Бигрәк тә моңа нерв, йөрәк-кан тамырлары, эндокрин системасы сизгер. Күз күреме дә начарланырга мөмкин.
Психиатрлар исә телефоннарга бәйлелекне психик авыруның яңа формасы дип ышандыралар. Телефоннан күп сөйләшүчеләр, наркоманнар кебек үк, үзләренең телефонга бәйле булуларын, моның авыру икәнен танырга да, аңларга да теләми. Телефонга бәйлелек чиренен беренче билгеләре көненә 30 минуттан да күбрәк сөйләшу яки куллану. Кесә телефонының функцияләре күбрәк булган саен, телефон хуҗасының телефон хуҗасының психик планда «наркоман» булу куркынычы да арта.
Ә менә зыяны турында уйлап караганыбыз бармы соң?
- Белгечләр тикшеренүләре раслаганча, кесә телефоныннан еш файдаланучылар бик күп авыруларга дучар булалар икән. Мәсәлән:
- баш авыртуы;
- баш мие яман шеше (рак мозга);
- психик авырулар;
- иммунитет түбәнәю;
- күз авырулары;
- нерв авырулары;
- йөрәк-кан тамырлары авырулары һ.б.
- Ә менә әйтегез әле, кемнәргә кесә телефонын кулланырга ярамый?
Табиблар йөкле хатыннарга, 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләргә кесә телефоныннан файдаланырга рөхсәт итми. Шулай ук нерв авыруларынын, эпилепсиядән җәфаланучыларның да аннан ераграк торуы хәерле. Нурланыштан саклану өчен телефон аппаратына махсус чехол да кигезергә мөмкин.
5.Кызыклы мәгълүмат. Телефон җене кагылган.
Лос-Анджелеста яшәүче 29 яшьлек Харриет Хантер исемле кызга телефон җене кагылган. Аның өендә төрледән-төрле 50 телефон, машинасында-5, ванна бүлмәсендә -10, карават янында-3, гаражында-16, бакчасында-10 телефон тора икән. Шунысын да әйтергә кирәк, бу аппаратлар барысы да эшли һәм һәрберсе аерым номерлы. «Миңа аларның шалтыравы ошый, ә инде йөзләгән телефон берьюлы шалтыраса, моннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгел»,-ди Харриет.
6. Кесә телефонына реклама.
5 минут вакыт бирелә, (рәсем, җөмләләр, шигырь белән булса да ярый)
Уңай һәм антиреклама ясарга.
7. Рекламаларны тыңлау.
8. Белемнәрне тикшерү.
- Аңлашыла ки, кесә телефонының зарарлы якларын белсәк тә, без барыбер аннан баш тартмаячакбыз. Әмма аның сәламәтлеккә янаган куркынычын киметергә була. Менә илебез белгечләре нинди киңәшләр бирә:
- Кесә телефоныннан сөйләшү вакытын киметү. Көненә 15 минуттан артык сөйләшмәскә, анысын да берьюлы түгел, ә бүлеп-бүлеп сөйләшергә, 1 минут сөйләшкән саен кимендә 5әр минут тәнәфес ясарга кирәк.
- Мөмкинлек булганда, сөйләшмәсәгез дә, кәрәзле телефонны башыгыздан ераграк тотарга тырышыгыз.
Аны куен кесәсендә йөртмәгез.
Иң яхшысы сумкада йөртү.
- Телефонны төнгә сүндерегез. Һич югы, аны башыгыздан 1 метр читкәрәк куегыз.
Үзеңне ничек сакларга? “Әйе – юк” уены
(“Әйе” – кызыл төстәге карточка, “юк”- зәңгәр төстәге карточка)
- Азрак сөйләшергә тырышачакмын
- Берни дә эшләмим – барыбер аннан башка булмый
- Телефоннан баш тартам
- Аны сумкада йөртәм
- Телефонны төнгә сүндермим
6. Рефлексия.
- Нинди яңалыклар алдыгыз? -Дәрес барышында без кәрәзле телефонның зарарлы һәм файдалы якларын да атап киттек. Һәм куйган соравыбызга җавап итеп нәрсә әйтә аласыз?
- Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?
- Димәк, нинди нәтиҗә ясый алабыз?
(Әлбәттә, кесә телефоны бик зарарлы, бигрәк тә балаларга. Ләкин хәзерге тормышны кәрәзле телефонсыз күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә бирелгән киңәшләрне үтәп, кәрәзле телефон белән артык мавыкмыйча, кирәк чакта гына куллана белеп сәламәтлегебезне сакларга кирәк.
- Көннәрдән бер көнне дәрәҗәле мөгаллим янына шәкерте килгән. Бала учын-учка каплаган килеш укытучысына сорау биргән: «Мөгаллим, минем кулда нинди күбәләк? Тереме, әллә үлеме?» Зирәк мөгаллим: «Барысы да синең кулда, кадерлем, барысы да синең кулда», – дип җавап биргән.
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр: