Научно-методическая копилка

Гинятуллина Ләйсән Мансур кызы

 Разработки открытых уроков и занятий

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение  

г. Ульяновска «Гимназия №13»

Методическая разработка  кружкового занятия

"Культура татарского народа"

Устный журнал "Татар дигән халкым бар минем"        3-4  классы

                                             Работу выполнила:

                                                         учитель начальных классов

                                                                высшей  квалификационной   категории

                                        Гинятуллина Л.М.

Ульяновск 2015

Оборудование: 

компьютер, мультимедийный проектор, экран, диск с татарскими песнями  магнитофон.

Газеты и журналы на татарском языке.

Конверты с индивидуальным творческим заданием (татарская национальная одежда юноши и девушки).

Предварительная подготовка:

подбор материалов для создания презентации и сценария, создание презентации, четыре воспитанника и классный руководитель задействованы в подготовке и проведении классного часа; предварительное создание рисунков по теме "Татарская национальная одежда"

Перед началом звучит татарская музыка.

Сидят приглашенные гости, учащиеся.

Содержание и основная деятельность

Демонстрация слайдов презентации и видеороликов

Учитель:  Исәнмесез, укучылар!

Ученики:   Исәнмесез, саумысыз!

Учитель : Кәефләрегез соң ничек?

Ученики :  Кояшлы иртә кебек ,

                  Тукай телен , анам телен

                  Өйрәнергә дип килдек!

   

Учитель : Укучылар, бүген бездә кунаклар, әйдәгез әле алар белән исәнләшик.

--Утырыгыз.

--Бүгенге түгәрәгебезне без телдән журнал формасында үткәрербез. Нинди татар газета-журналлары беләсез?

                                                          "Сабан туй "газетасы

                                                          "Сабыйга" журналы

                                                          "Салават күпере" журналы

                                                          "Өмет" газетасы

--Ә безнең журналыбыз "Татар дигән халкым бар минем" дип атала.

--Ни өчен соң  без татар телен өйрәнәбез?

--Журналыбыз 5 биттән тора.Һәрбер битенә тукталып, белгәннәребезне күрсәтеп, белмәгәннәребез белән  танышып  үтәрбез.

1 бит      ВИКТОРИНА

Учитель : Нишләтәбез бу биттә?  (сорауларга җаваплар бирәбез)

   1. Татарлар кайда күп яши?

   2. Татарстан Республикасының  беренче президенты кем ?

   3. Татар халык ашларын әйтегез.

   4. Кем ул Г. Тукай ?

   5. Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?

   6. Язгы чәчүләр беткәч үткәрелә торган татар халкының  милли хезмәт бәйрәме?

   7. Татар алфавитында ничә хәреф?

   8. Безнең мәктәптә сәгать 8дә башлана?

1 битебез тәмам. Бу биттә актив катнашучыларга журнал редакторыннан бүләк.

Слайд 1

Слайд 2

Слайд 3,4

Слайд 5,6

Слайд 7,8

Слайд 9,10

Слайд 11,12

Слайд 13,14

Слайд 15,16

Слайд 17,18

2 бит     МИНЕМ    ГАИЛӘМ

Учитель :Нәрсә соң ул гаилә?    --Гаиләдә кемнәр булырга мөмкин?   ( әби, бабай, әни , әти, апа, абый,сеңелем, энэм)

--Ә сезнең гаиләгездә  кемнәр бар , тыңлап үтик әле?

 Актив катнашучыларга бүләк.

3 бит    УЕН -- КӨЛКЕ

Учитель : Татар халкы төрле уеннарга бай булган. --Нинди уеннар беләсез?

                                                     "Тимербай"

                                                     "Төлкеләр һәм тавыклар"

                                                     "Соры бүре "  

--Урамда нинди ел фасылы?(КЫШ)  --Кышын нәрсә ява?(КАР)

--Хәзер без сезнең белән  "Кар  йомгагы" дигән уен уйныйбыз.("Снежный ком")

Слайд 19

Слайд 20

Музыка

4  бит    МӘҢГЕЛЕК ХӘТЕР

 Учитель : Карагыз әле ,бу бит нинди төстә? Ни өчен дип торасыз? Нәрсә белән бәйле? (с чем это связано?)

--Дөрес, балалар, быел Бөек Ватан Сугышы беткәнгә 65ел  була.(65лет Великой Победе)

--Күптән түгел, 15 февральдә Советлар Союзы Герое , патриот - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне булып үтте.

 

--Ул 1906 елны Оренбург губернасында крестьян гаиләсендә 6нчы бала булып дөньяга килә . Аның  әнисе Рәхимә апа, әтисе Мостафа ага. Муса Җәлил башта авыл мәдрәсәсендә, аннары "Хөсәения" мәдрәсәсендә укый. Шигырьләр язу таланты Мусага әнисеннән бирелә. Беренче шигырен ул 10яшендә яза. Төрле газета журналларда эшли.

  --1941елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Декабрь аенда фронтка китә, "Отвага" исемле газетаның

хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942елның  июнендә Волхов фронтында барган  сугышта М.Җәлил  каты яраланган хәлендә  пленга эләгә.  

   --Аны Моабит, аннары Шпандау төрмәсенә  ябалар. Төрмәдә дә тик тормый , төрле патриотик эшләр алып бара, шигырьләр яза. 1944елның 25 августында М.Җәлилне  немец фашистлары үтерәләр.

--Аның  шигырьләрен  безнең илдә генә түгел , чит илләрдә дә  укыйлар.

--Советлар Союзы Герое  Муса Җәлил исемен төрле  шәһәрдәге урамнар йөртә, мәсәлән.......

--Ә менә бу М.Җәлил исемендәге  тепловоз һәм океан теплоходы.

--Ә  хәзер без сезнең белән Муса Җәлилнең  "Кызыл ромашка" дигән шигырен  тыңлап һәм карап үтәрбез.

--Шундый  шигырьләре белән М.Җәлил  мәңге безнең хәтеребездә сакланыр.

Актив катнашучыларга бүләк.

Слайд 21

Слайд 22

Слайд 23

Слайд 24

Слайд 25, 26

Слайд 27, 28

Слайд 29,30

Слайд 31

5 бит    МИЛЛИ  КИЕМНӘР

 Учитель:  Ә хәзер без малай һәм кыз рәсемнәрен милли киемнәргә киендерәбез.Эшне түбәндәге тәртип буенча эшләргә кирәк:

кыз киемнәре:

малай киемнәре:

күлмәк

күлмәк

алъякма

чалбар

камзул

билбау

калфак

камзул

читек

түбәтәй

читек

--Киендердек. Нинди  матур татар кыз һәм  егетләре килеп чыкты. Әйдәгез әле без аларны  кунакларыбызга күрсәтик һәм бүләк итик.

__Сезгә дә ,укучылар, бүләкләр бар.

--Шуның белән журналыбызның  соңгы битен  дә  тәмамладык.

 Учитель : Кайсы бите сезгә ошады ?

--Ә хәзер журналыбызның  иң ошаган  ике  битенә үзегезнең  йолдызларыгызны  ябыштырып чыгыгыз.______

--Карыйк әле. Бөтен  битләрдә дә  йолдызлар  бар . Димәк, бүгенге түгәрәгебез барыгызгада ошаган.

--Алдагы түгәрәкләребездә  без ВИКТОРИНА буенча төрле кызыклы сорауларга җавап бирербез.

                     --МИНЕМ ГАИЛӘМ буенча  гаилә шәҗәрәләре төзербез.

                     --Төрле УЕННАР  уйнарбыз.

                     --Муса Җәлил  иҗатын тирәнтен өйрәнербез.

                     --МИЛЛИ КИЕМНӘР  курчакларыбызга  тегәрбез.

                     --МОЛОДЦЫ! БАРЫГЫЗГА ДА  ЗУР РӘХМӘТ !

Слайд 32

Песня "Мин яратам сине Татарстан"



Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение г. Ульяновска “Гимназия №13”

Методическая разработка кружкового занятия

“Культура  и язык татарского народа”

по теме:

Люби язык, храни на день и на века!

Не забывай мелодию родного языка”

Гинятуллина Лейсан Мансуровна

 

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең.

Максат: төрки телләр группасы белән таныштыру;

               төрле телләр арасында татар теленең әһәмияте;

                рус теле белән беррәттән татар теленең дә кирәклеген төшендерү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

1.Исәнләшү: (Слайд 1)

     - Исәнмесез, укучылар!

2.Алдагы эшкә максат кую: (снятие напряжения)

     - Укучылар, кайсыгыз татар телен яхшы белә?(кулыгызны күтәрегез)

     - Ә кайсыгызның татар телен тирәнтен өйрәнәсе килә? – Мин бик шат!

     - Бүген без сезнең белән татар теле, аның  әһәмияте (значение), күп телләр белүнең нигә кирәклеге турында сөйләшербез.

3. Телләр турында әңгәмә:

     - Дөньяда 7 млн-га якын кеше татар телендә сөйләшә. Алар җир шарының төрле почмагында яшиләр. Ләкин бер генә урын татарларның үзәге (центры) дип санала. Әйтегез әле нинди урын турында сүз бара?

     *Аннан туристлар  Сөембикә манарасын күрмичә китмиләр. (Слайд 2+щелчок)

     *Ул урында иң зур байлык – нефть. (щелчок)

     *Башкаланың иң зур мәчете Кол Шәриф дип атала. (щелчок)

     *Кышкы сорт антон алмаларының туган җире. (щелчок)

     *Монда күп илләрдә билгеле авыр йөк машиналары җитештерелә. (щелчок)

     *Шулай ук вертолёт һәм сәгать заводлары бар. (щелчок)

     - Татарстан Республикасында. (Слайд 3) 2млн-га якын татар яши. Татар теле монда рус теле белән беррәттән дәүләт теле дип санала.

     - Укучылар Ш.Маннурның “Яхшы бел “ дигән шигырендә (. Слайд 4)

    “Бел, балам, син рус телен

     Һәм онытма үз телең”-диелгән.

     - Ни өчен ул рус телен дә белергә кушкан?

     - Без Россиядә яшибез. (. Слайд 5) Рус теле безнең дәүләт теле, бөтен законнар рус телендә язылган. Безнең илдә 130дан артык милләт яши. Алар барысы да бер-берсе белән рус телендә сөйләшәләр. Димәк, рус теле аралашу өчен кирәк.

     Рус телендә без белем алабыз, уку серләренә төшенәбез. (щелчок) Бөек рус шагыйрьләренең һәм язучыларының әсәрләре белән танышабыз.(портреты Пушкин, Есенин, Маршак, Толстой, Чехов)

     - Ә чит телләрнең кайсысы бүгенге көндә иң популяр дип санала?(инглиз теле) комп. интернет.

     -  Инглиз телендә барлык чит илдәге дөнья халкы аралаша.

     - Укучылар, рус телендә без белем алабыз, инглиз телен өйрәнәбез, ә тагын нинди телне белергә тиеш без?(татар телен)

   -Ни өчен без татар телен белергә тиеш соң?

   - Әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз белән аралашыр өчен, үз халкыбызның гореф гадәтләрен белер өчен,  татар телебезне саклап калыр өчен.

4. Тел турында мәкальләр өстендә эш.

- Тел турында бик күп  мәкалыләр язылган.(Слайд 6) (Парын тап). Әйдәгез әле белемнәрегезне тикшереп карыйк. (щелчок)   

5. Төрки телләр төркеменә кергән телләр белән таныштыру:

   - Ә сез беләсезме татар теле – төрки телләрнең берсе.( Слайд 7,щелч 8 раз)

   - Бу төркемгә тагын нинди телләр керә?

                                                   

                

        

- Ни өчен бу телләр төрки телләр төркеменә керәләр?(сөйләшүләре охшаш)

ӘНИ сүзен тикшерү.(щелчок 8 раз)

- Димәк, татар телен белсәң, 30лап телдә аралашырга мөмкин.(карта мира) (Слайд 8)

- Һәр илнең үз байрагы (флаг) бар. (Слайд 9) Сезнең алдыгызда биш байрак – кайсысы каян? Парлап эшлибез!(карты и флаги на столах)

- Тикшереп карыйк, барыгыз да дөрес таптымы? щелчок 5 раз

- Англия , Германия ,Турция!!!

- Карагыз әле безнең татар телебез нинди бай һәм кирәкле тел.

6.Нәтиҗә.

- Укучылар, без бәхетле халык! Чөнки безнең үз шагыйрьләребез, рәссамнарыбыз, композиторларыбыз, җырчыларыбыз бар.(портреты) (Слайд 10)

Аларның әсәрләрен без үзебезнең ана телебездә укыйбыз, тыңлыйбыз, җырлыйбыз.

- Әйдәгез, балалар, хәзер Луиза Батыр-Болгариның Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган "Яратыгыз" дигән җырын тыңлап үтик.(слова на экране) (Слайд 11)

7.Рефлексия.

В память о нашей встрече раздам буклетики о родном языке.

Туган телебезне онытмагыз, туган телебезне өйрәнегез!



Предварительный просмотр:

  Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение  

г. Ульяновска «Гимназия №13»

Методическая разработка кружкового занятия

“Культура и язык татарского народа”

по      теме:

А.С.Пушкин һәм Г.Тукай – сүнмәс йолдызлык.

3-4  классы

                                                         учитель начальных классов

                                                                высшей  квалификационной   категории

                                        Гинятуллина Л.М.

Ульяновск 2017

Максат:

1. Г. Тукай һәм А.Пушкин иҗатлары арасындагы бәйләнешне эзләү, әдәби  әсәрләрен   чагыштыру, шагыйрьләр иҗатында уртаклыкларны табарга өйрәтү.

2. Лирик әсәрләрне сәнгатьле уку, күмәк эшчәнлектә сүзлек белән эшләү күнекмәләрен тикшерү, иҗадилыкны үстерү.

3. Шагыйрьләр иҗатының бәйләнешен күрсәтү аша эстетик тәрбия бирү.

Тип урока: 

 Урок обобщения и систематизации знаний

Используемое оборудование: 

Портреты Г.Тукая, А. Пушкина, конверты с раздаточным материалом, книжка-раскладушка, русско-татарский словарь, выставка книг, телевизор,  презентация.

    Дәрес барышы.

I.   Оештыру  моменты. 

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Хәерле көн миңа да,

Хәерле көн сиңа да,

Хәерле көн безгә дә,

Хәерле көн сезгә дә!

2.  Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

 -Укучылар, безнең  бүгенге дәресебез кызыклы һәм иҗади  булыр дип уйлыйм,чөнки без ике группада эшләячәкбез (1 һәм 2). Мин сезгә дә, үземә дә зур уңышлар телим, ә җюри әгъзаларына  яхшы кәеф.

 - Дәресебез  ахырында без эшебезнең нәтиҗәсе итеп китап ясаячакбыз.

 

- Ә хәзер дәресебез  темасын билгеләп үтик әле. Моның өчен сезгә ребуслар чишәргә кирәк. Беренче группага – уң якта, икенче группага - суң якта.

         ,,,                                 ,                ,

dyatel-3   depositphotos_5645662-Bubble-with-the-moon-and-stars---an-icon   3     Sbook7r9KTw

                           ТУКАЙ                                                                           ПУШКИН

-Нинди сүзләр килеп чыкты? Кемнәр турында без бүген сөйләячәкбез?

Тукай

Габдулла

Мөхәммәгариф улы

Пушкин

Александр

Сергеевич

  -Сезнең өстәлдә  конвертлар бар.   Шул конверт эченнән  Пушкин белән Тукайныкын табып күрсәтегез әле.  Молодцы!  Китапларыгызның беренче битенә ябыштырып куегыз.(1)

 -Түгәрәгебезнең темасы   “Г.Тукай һәм А.С.Пушкин   –  сүнмәс йолдызлык”

 - Кемнәр соң алар Г. Тукай һәм А.С.Пушкин?

 -Какие стихи знаете? (у Пушкина, у Тукая)

-Нинди шигырьләрен беләсез?(Пушкинның, Тукайның)

 -Нинди әкиятләрен  укыганыгыз бар? (Пушкинның, Тукайның)

  3.   Тема буенча әңгәмә.

  -  Нәрсә ул йолдызлык?

 -  Ни өчен без аларны сүнмәс  йолдызлык дип атыйбыз?

 - Әйе, Г.Тукай –татар халкының, татар әдәбиятының сүнмәс йолдызы булса, А.С.Пушкин – рус   халкының, рус  әдәбиятының сүнмәс йолдызы.

4.  Г. Тукай һәм А.С.Пушкин турында белешмә.

 -Сез Тукай һәм Пушкин турында күп ишеткәнегез дә, укыганыгыз,да бар.

- Аларның тормыш юлларында   нинди уртаклыклар күрергә мөмкин?

а)  икесе дә аз яшәп, бай әдәби мирас калдырган;

б)  икесе дә шигырьләр , әкиятләр язган

в) балалар өчен иҗат иткәннәр

 -Кайсы шагыйрьнең тормыш юлы катлаулырак, кызганычрак булган? Ни өчен?

 Китапка шагыйрьләрнең биографияләрен ябыштыру (2)

5.   Г. Тукай һәм А.С.Пушкин шигырьләрен тыңлау.

 - Тукай Пушкиннан үрнәк алган, аның иҗаты белән бик нык кызыксынган, анардан осталыкка өйрәнгән.   Пушкин шигърияте Тукай иҗатына зур йогынты ясаган.   Аларның бер үк  исемдәге шигырьләре дә бар. Ниндиләр? (Пушкинның

“ Поэт”, “ Осень”, “ Зимний вечер”, Тукайның “Шагыйрь”,  “ Көз”, “ Кышкы кич” һ.б.)

-Ә хәзер без сезнең белән Г.Тукайның   “Кышкы кич”  һәм А.Пушкинның “Зимний вечер” дигән шигырьләрен карап  һәм тыңлап үтәрбез.

 _________________ “Зимний вечер” хутлап килгән. Рәхим ит.

М/ф  “Кышкы кич” (Бу шигырьләр    нәрсә  турында? )

 -Бу әсәрләрнең аваздашлыгы турында нәрсә әйтеп була? (уртак тема- табигать темасы). Шушы кышкы табигать күренешләре аша авторлар үзләренең кичерешләрен күрсәткәннәр.

 Китапка шагыйрьләрнең шигырьләрен ябыштыру (3)

5.    Г. Тукай һәм А.С.Пушкин әкиятләре буенча эш.

 -Укучылар, Пушкин һәм Тукай  шыгырьләр генә түгел,  халык әкиятләрен эшкәртеп, әдәби әкиятләр дә иҗат иткәннәр.   

 Кайсы  әкият кемнеке икән.

 Китапка шагыйрьләрнең әкиятләрен ябыштыру(4)

6.    Г. Тукай һәм А.С.Пушкин буенча кроссворд

- Ә хәзер без Г. Тукай һәм А.С.Пушкинның  тормыш юлы һәм иҗаты  буенча кроссворд чишәрбез.

Китапка шагыйрьләрнең кроссвордларын ябыштыру(5)

     - Казанда Пушкин урамында М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының бер ягында Пушкин һәйкәле, икенче ягында Тукай һәйкәле урнашкан. Пушкин һәм Тукай һәйкәлләре янында шагыйрьләрнең туган көнендә шигырь бәйрәме уза.

 8. Рефлексия. Шуның белән безнең дәресебез тәмам. Без бүген табигать турында да, кыш турында да сөйләдек, берничә көннән урамда да кыш башланыр.  Ә хәзер без кышкы  күренешне шушы тактада  чагылдырыбыз.  Әгәр дә сезгә бүгенге дәрес ошады икән, кар бөртекләрен яшел  чыршыга ябыштырып куегыз.

     9.  Йомгаклау.    Молодцы! Укучылар, сез бүген   актив катнаштыгыз, миңа сез бик ошадыгыз. Киләчәктә     Г. Тукай һәм А.С.Пушкин турында белемегезне арттырырсыз, тагын да ныгытырсыз дип уйлыйм. Ә мин шул дәрес истәлеге итеп сезгә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры төшерелгән открытка бүләк итәм. Үзегезнең укытучыгыз белән кайчан  да булса анда экскурсиягә барырсыз дип ышанам.

 



Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

г. Ульяновска «Гимназия №13»

                                                                                               

                                                                                                   

Методическая разработка кружкового занятия

«Культура и язык татарского народа»

в 1-2  классах

по теме:  

«Истоки и современность в костюмах татарского народа»

Гинятуллина Лейсан Мансуровна,

учитель начальных классов

                                                                       

2019 г.

Цель.   Развивать творческие способности детей посредством декоративно-прикладного искусства.               

Задачи

  1. Познакомить детей с татарскими орнаментами, татарской национальной обувью.
  2. Учить украшать «сапожок» и «скатерть» татарскими орнаментами.
  3. Развивать воображение, эстетический и художественный вкус.
  4. Способствовать формированию дружеских взаимоотношений между детьми разных национальностей.

Методические пособия и оборудование.

  1. Ф.Ф. Гулова « Татарская национальная обувь».
  2. Мотивы тат. орнаментов (рисунки).
  3. Ичиги, башмачки в натуре.
  4. Видеоролик о производстве тат. нац. обуви.
  5. Заготовки тат. орнаментов.
  6. Рисунки национальной обуви

Ход занятия.

1.Организационный момент.

  1. Вводная часть.

Мотивация к деятельности.

- Ребята, в какой стране мы живем?

- Мы живем в России.

- Люди каких национальностей проживают в нашей стране?

- В нашей стране проживают русские, татары, чуваши, марийцы, удмурты, мордва, украинцы, азербайджанцы и др.

- Правильно, ребята. Наша страна – многонациональная, и наша гимназия тоже.

- А как мы можем различить этих людей?

- По одежде, языку общения, по узору и орнаменту на костюме. (Показ тат. национального костюма). На мне тоже татарский национальный костюм (показываю на себя).

2. Формулировка темы занятия.

- Ребята, мы сегодня на занятии познакомимся с татарскими  орнаментами, тат. национальной обувью и будем украшать заготовки скатертей и  национальной обуви (читек- ичиги или сапожок).

2. Основная часть.

1. Вступительное слово об орнаментах.

- Слово « орнамент» произошло от латинского « ornamentum», что значит украшение.

Орнамент- это узор, состоящий из повторяющихся элементов, предназначенный для украшения каких- либо изделий или архитектурного объекта.

2.Ознакомление детей с тат. орнаментами.

- Татарские узоры и орнаменты имеют три типа мотивов: цветочно- растительный, геометрический и зооморфный, то есть с изображением животных и птиц.

Сегодня мы с вами познакомимся с цветочно-растительным орнаментом. Цветочно- растительный орнамент занимает одно из основных мест в декоративно- прикладном искусстве татар. Растительный орнамент получает широкое распространение почти во всех видах искусства народа и поражает обилием цветочных мотивов.

 Рассматриваем изображения цветочно-растительных орнаментов.

В орнаменте популярным, любимым, распространенным цветком является тюльпан.

Тюльпан- символ обновления, весной он всходит первым, обновляет природу и жизнь.

Сейчас, ребята, я вам предлагаю украсить заготовки «скатерти» орнаментами тюльпана и листочков по такому образцу (показ образца).

Раньше, мастерицы украшали скатерти вышивками (показ образцов). Но сейчас, мы приклеим орнаменты. Все заготовки и орнаменты лежат у вас на столе. Сначала раскладываем все орнаменты, затем поочередно приклеиваем. Работаем парами (самостоятельная работа детей).

Татарские орнаменты можно применить при изготовлении любого предмета интерьера, аксессуаров, одежды, обуви и во многом другом.

 3.Ознакомление детей с тат. национальной обувью.

- А сейчас мы подробнее познакомимся с тат. нац. обувью. Вот это- ичиги-тат. нац. обувь.

Чем украшены ичиги? (Тат.орнаментами). Правильно, ребята. Все это- ручная работа! Наши дети приготовили сообщения о тат. нац. обуви- ичиги. Давайте, послушаем.

1 ученик. Ичиги- тат. народные сапожки и являются оригинальным художественным продуктом народного творчества. Кожаная мозаика- один из традиционных видов тат. народного искусства- находит применение в создании цветной узорной обуви. В народе расшитые ичиги называются читек.

2 ученик. Отличительной чертой традиционной обуви тат. женщин является ее узорность и многоцветье. Ичиги, изготовленные из однотонного сафьяна, часто расшивались цветочно- растительным орнаментом. Башмачки также шили из сафьяна, используя технику мозаики на коже.

Сафьян- это мягкая и тонкая козловая кожа высокого качества. Девушки и молодые женщины носили ичиги на каблуках. А ичиги с мягкой подошвой чаще носили женщины старшего возраста.

3 ученик. Казанские производители вывозили на большие Российские и международные выставки и ярмарки свой уникальный товар. Так, сафьяновые ичиги, выставленные в 1880 году получили много наград в России и были удостоены Большой золотой медалью, а в 1889 году –серебряной медалью во Всемирной Парижской выставке.

Ичиги считали предметом роскоши.

4.Показ видеоролика о производстве ичигов.

3. Практическая работа.

-Ребята, вы сегодня на занятии познакомились с тат. орнаментами. Сейчас мы с вами будем украшать заготовки ичига-сапожка. Я украсила свой ичиг вот так. ( Показ)

А вы пофантазируйте, проявите свои творческие способности и украсьте свой заготовок ичига, используя тат. орнаменты, состоящие из цветочно-растительных мотивов. Заготовки лежат у вас на столе. Раскладываем детали орнаментов на заготовках, проверяем выразительность композиции. Сначала приклеиваем самые большие орнаменты, затем мелкие. (Самостоятельная работа детей).

4. Итог.

-Ребята, вам понравилось занятие?

-Что вам особенно понравилось?

-Мне тоже понравилось с вами работать. Мы еще с вами будем знакомиться с орнаментами других народов. Мы, все национальности, живем дружно. Сейчас послушаем стихи о дружбе народов на татарском и на русском языках. (Стихи прилагаются).            

   -Занятие окончено.  До   свидания! Сау булыгыз!