Асыл сүзләр (Афоризмы, мудрые высказывания, философские размышления татарских писателей)
Татар язучыларының афоризмнары, хикмәтле сүзләре, фәлсәфи уйланулары
Әдип вә галимнәре булмаган кавем- бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык көчсез, әдәбияты булмаган милләт - рухсыз.
(Ризаэддин Фәхреддин)
Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан.
(Туфан Миңнуллин)
Тураерга биле булса,
Күтәрергә иңе булса,
Авызында теле булса-
Димәк, әле халык исән!
(Фәнис Яруллин)
Кеше күңеле өчен туган як кирәк. Еракка китсә- сагыныр өчен, картайса- балалыгына кайтыр өчен, дошман керсә- яклар өчен. Ерак җирләрдә йөргәндә, кеше читтәге матурлыкны әнә шул үзенең туган ягы белән чагыштыра. Туган ягы аңарга биеклеккә сикерү ноктасы, гүзәллек үрнәге булып хезмәт итә.
(Фәнис Яруллин)
Туган җирен яраткан кеше генә бөтен дөнҗяны ярата ала.
(Галимҗан Гыйльманов)
Уе юкның- теле юк,
Теле юкның - иле юк.
Илен санга санамаган
Телсездән дә тиле юк.
(Нури Арсланов)
Керләнә өсте- өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк;
Ни сәбәптән Җир йөзендә тәнгә мунча, җанга юк?!
(Габдулла Тукай)
Сүзне төрлечә әйтеп була. Бер үк сүзгә теләсәң - шатлык, теләсәң - кайгы, кирәк чакта ихтирам яисә нәфрәт сыйдырып була. Сүз - шул ук, ә аның тәэсире тулысынча үзгә. Искиткеч нәрсә ул - сүз.
(Миргазиян Юныс)
Туган тел ул- бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
(Зиннур Насыйбуллин)
Исәнләшик.
Мин - халкыңның теле,
Кылыч телгәләгән хәтере.
Сиңа мине "үлде" дигәннәрдер,
Мин исән-сау, мин бар, мин тере!
(Рәшит Әхмәтҗанов)
Сүз, кош кебек, бер авыздан очса - тоттырмый. Әгәр бик күп сөйләнеп йөрсәң, аягыңа да урала.
( Нәбирә Гыйматдинова)
Сүз - могҗиза ул! Сүзгә ияреп, уй чыга, димәк, акыл, хәтер суырылып чыга... Сүз сихердән өстен, ырымнан алда йөри. Сөйләшкән кешене, сүз белгән кешене юлдан яздыру кыен.
(Галимҗан Гыйльманов)
Җирдән китү - үлем түгел әле,
Исән булса сине белгәннәр..
Чын үлемең килер,
Сине белгән
Соңгы кеше гүргә кергәндә.
( Харрас Әюп)
Беркем дә булдыра алмаганны эшләп, беркемгә дә кирәкмәгәнеңне тоеп яшәүдән дә авыр нәрсә юк.
(Марат Кәбиров)
Кешеләрне шатландыруың - үзеңне шатландыруыңдыр.
( Ризаэддин Фәхреддин)
Кояш - чыгышта, кош - очышта, кеше юмартлыкта матур.
(Мөсәгыйт Хәбибуллин)
Дуслык - кайгыны, шатлыкны уртаклашудыр.
(Ризаэддин Фәхреддин)
Якутлар табыладыр вакыт белән,
Вакытлар табылмыйдыр якут белән.
(Габделҗаббар Кандалый)
Вакыт - иң сыналган, иң яхшы дәвалаучы ул.
(Әмирхан Еники)
Вакыт кадерен белмәүчегә сәгать телен күрсәтә.
(Шәүкәт Галиев)
Ни белән үлчәнә гомер?
Калган эзләр белән,
Кеше күңеленә орлык итеп
Салган сүзләр белән.
(Саҗидә Сөләйманова)
Җан тыныч булсын өчен, вөҗданыңа ешрак күз салырга, аның тавышын тыңларга кирәк.
(Фәнис Яруллин)