Для коллег
Әлеге бүлектә коллегалар белән уртаклашыр өчен тупланган материаллар урын алды. Хөрмәтле коллегаларым, аларны эш тәҗрибәсендә куллана аласыз. Файдасы тисә, мин бик шат булыр идем.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_tele_dresenen_tehnologik_kartasy.doc | 52 КБ |
npk_metodikasy.docx | 19.42 КБ |
21-10-2016_elektron_uchebnik.zip | 358.02 КБ |
ukuchylarnyn_akyl_eshchnlege_mostkyyllegen_formalashtyruda_proekt_tehnologiyase.docx | 27.58 КБ |
Предварительный просмотр:
Туган тел дәресенең технологик картасы
Сыйныф: Үткәрү көне: _________________________
Тема:______________________________________________________________________________________________________________________________________________
_______________________________________________________________________________________________________________________________________________
Максат: _______________________________________________________________________________________________________________________________________________________
_______________________________________________________________________________________________________________________________________________________
_______________________________________________________________________________________________________________________________________________________.
Җиһазлау_дәреслек, карточкалар, кагыйдәләр җыентыгы, сүзлек,компьютер, проектор, экран.
Дәрес тибы _________________
Этап | Укытучының эшчәнлеге | Укучының эшчәнлеге | Универсаль эшчәнлек |
1. Эшчәнлеккә әзерлек (Оештыру моменты). | Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү. Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү. Исәнләшү, хәерле көн теләү. -Елмаегыз! Бер-берегезгә тылсымлы сүзләр, комплементлар әйтегез. | Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.
| Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек; регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучының укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. |
2. Белемнәрне актуальләштерү һәм авырлыкны эшчәнлектә теркәү. | Белем дәрәҗәсен тикшерү. Типик җитешсезлек- ләрне билгеләү.Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү. Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү. -Балалар, сезгә өй эшенә нәрсә бирелгән иде. - Сез аны эшли алдыгызмы? - Айгөл, сөйләп бир әле. (Өй эшен карап чыгу) | Хаталарны ачыклау, төзәтү Дөрес итеп уку -Безгә өй эшенә _____________________________ ___________________________________________ ___________________________ бирелгән иде. - Әйе, эшли алдык. (Айгөл һәм башка балалар да җавап бирә) | Коммуникатив: укытучыны укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ. |
3. Укыту максатын кую. | Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару. Яңа тема аңлатуга максат: Укытучы өчен максат: _______________________ ___________________________________________ ___________________________________________ ___________________________________________ - Бүгенге дәрестә сез ________________________ ___________________________________________ ___________________________________________ ___________________________________________ | Максатлар куя, дәрес темасын (куя) формалаштыра. Укучылар өчен максат: ______________________ ________________________________________ __________________________________________ ___________________________________________ ___________________________________________ __________________________________________, куллана белүләренә ирешү; актив сөйләмгә кертү. | Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү. |
4. Авырлыктан чыгу һәм проектны төзү. | Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру.
- Биремнәрне үтәгәндә чиста, пөхтә үтәлешенә игътибар итәм, һәркайсыгызның дәрестә актив булуын, сорауларга төгәл, тулы җавап бирүен сорыйм. Үзбәя. | Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.) | Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотез һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълуматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек. |
5. Беренче кат ныгыту. | Аңлап кабул итүне оештыру. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү) Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү. Метод: Сорауларга җавап бирү. Диалог төзү. Ситуатив күнегүләр. | Алгаритмнарны телдән кабатлап типик биремнәрне чишәләр. Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү. | Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- белемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив: хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольда тоту, төзәтмә кертү,аны бәяләү. |
6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге. | Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру. Дәреслек белән эшләү. | Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үз тикшерү адымнарын чагыштыру. | Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган белемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек. |
7. Рефлексия эшчәнлеге(эш нәтиҗәләре) | Рефлексияне оештыру. Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү. - Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек? -Дәрестә нинди эшләр үтәдек? -Нәрсәгә өйрәндегез? -Сез бүгенге дәрестәге җавапларыгыз өчен үзегезгә нинди билгеләр куяр идегез? -Сезгә нинди кыенлыклар булды? - Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Өй эше бирү. 1.мәҗбүри (репродуктив)___________________ __________________________________________ 2.ярым иҗади______________________________ ___________________________________________ 3. иҗади эш________________________________ ___________________________________________ Сау булыгыз. | Үз укыту эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру. Укучылар өчен максат: яңа структураны мөстәкыйль куллана, аера белү. | Коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: мәгънә ясалышы. |
Предварительный просмотр:
Укучыларның фәнни-эзләнү эшен ФДББС таләпләре нигезендә оештыру методикасы
Фәнни-эзләнү эшен оештыру баскычлары:
1.Әзерлек
2.Планлаштыру
3.Нәзари һәм гамәли эзләнү
4.Нәтиҗәләрне анализлау һәм гомумиләштерү
5.Хезмәтне яклау
Әзерлек баскычы:
1. Тема сайлау
2. Теманың актуальлеген билгеләү
3. Максат һәм бурычлар кую
4. План төзү
Тема сайлау кагыйдәләре:
- Тема эчтәлекне ачарга тиеш, ләкин эчтәлектән тар яисә ким булырга тиеш түгел.
2. Сайланган темада фәнни яңалык булырга тиеш.
3. Тема кыска вакыт аралыгында эшләп чыга алырлык булырга тиеш.
4. Укучының ачышы иң беренче чиратта укучының үзенә кызык булырга тиеш.
Тема сайлаганда төгәлсезлекләр
1. ХХ йөзнең икенче яртысында балалар әдәбияты яңа заман рухында яңарту һәм үстерү юнәлешендә
2. Рабит Батулла – күпкырлы шәхес
3. 60-80 еллар татар прозасында авыл темасы
4. 1960-80 нче еллар татар әдәбиятында яңарыш билгеләре
5. Ф.Садриевның “Таң җиле” романында идея-проблематика (11 яшьлек укучыга бирелгән тема)
6. Аяз Гыйләҗевның иҗатында яңалыклар
7. Ә.Еники – милли моңга бай образлар тудыру остасы
8. Н.Дәүли, Г.Әпсәләмов иҗатында Бөек Ватан сугышы темасының бирелеше
Теманың актульлеген билгеләү ул – фәнни яктан мөһим ягын, аспектын табу, укучының бу темага кызыклы, яңа карашын табу.
Мәктәп укучысы өчен ул түбәндәге сорауларга җавап бирүне күздә тота:
1. Бу теманың фәндә өйрәнелгәнлеге турында сиңа нәрсәләр мәгълүм?
2. Кайсы галимнәрнең нинди хезмәтләрендә бу темага кагылышлы материал урын ала?
3. Бу тема фәндә кайсы яктан ачылып бетмәгән, кайсы якка игътибар итәргә кирәк дип саныйсың?
4. Бу темага алынып, син яңа караш белдерергә әзерме?
Максат ул – көтелгән нәтиҗә алдыннан куела торган сорау. Ул теманың актуальлегеннән чыгып һәм аннан соң куела.
Максат темага ярашлы төстә генә билгеләнә, әмма теманы сүзен сүзгә кабатларга тиеш түгел.
Бурычлар – максатка бару адымнары, баскычлары.
Хезмәтнең өйрәнү объекты ул – нәрсә тикшерелә дигән сүз.
Өйрәнү предметы – шул өлешнең аерым яклары, сыйфатлары. Предмет темада чагылыш табарга тиеш, еш кына тема белән туры килә.
Хезмәтнең фәнни яңалыгы ул – бу хезмәттәге караш кайсы яктан яңа, дигән сорауга җавап.
Хезмәтнең гамәли әһәмияте ул – кайда файдаланыла ала, дигән сорауга җавап.
Кагыйдә буларак, укучы хезмәтенең гыйльми (гамәли) әһәмияте аерып каралмый.
Фәнни-эзләнү эше үз эченә түбәндәгеләрне туплый:
1.Титул бите
2.Эчтәлек
3.Бүлекләр
4. Йомгак
5.Кулланылган әдәбият исемлеге
6. Кушымта (әгәр булса)
7.Укытучының рецензиясе
Титул бите
1. Мәктәпнең ТУЛЫ исеме
2.ТЕМА
3. Башкаручы
4. Фәнни җитәкче (кайсы предмет укытучысы, фәнни дәрәҗәсе)
5. Шәһәр, башкару вакыты (елы)
6. Титул битенә һәм эчтәлек битенә номер куелмый
Укытучының рецензиясендә түбәндәге сорауларга җавап булырга тиеш:
1.Тема эчтәлеккә туры киләме?
2.Укучы теманың актуальлеген нигезли алганмы?
3. Максат-бурычлар дөрес куелганмы?
4.Нәтиҗә өлешендә куелган максатка җавап табыламы?
5.Хезмәтнең гамәли әһәмияте бармы?
6. Оформление таләпләргә туры китерелеп башкарылганмы?
Эчтәлек
Кереш........................................................................3
Беренче бүлек. Исеме.............................................5
Икенче бүлек. Исеме...............................................13
Йомгак ......................................................................20
Кулланылган әдәбият исемлеге.........................23
Сабирова Л.Д.
Саба районы,
Шәмәрдән урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы
Укытучы:Л.М.Якупова
ХХ ЙӨЗ АХЫРЫ ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЕНДӘ
М.МӘҺДИЕВ ИҖАТЫНА КАРАШ
Текст… [1:57]. Текст…
Әдәбият исемлеге
1. .
Кереш
Теманың актуальлеге.
Хезмәтнең максаты -
Максатка ирешү барышында түбәндәге бурычлар куела:
1.
2.
3.
Өйрәнү объекты - , предметы –
Хезмәтнең фәнни (гамәли) әһәмияте -
Хезмәтнең структурасы кереш, ике бүлек, йомгак, кулланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт. Беренче бүлек «…..» исемләнә. Анда …. турында сүз бара. Икенче «…» дип исемләнгән бүлектә ….. хакында сүз алып барыла.
Беренче бүлек
Исеме
Беренче бүлектә нәзари (теоретик) материал урнаштырыла ала.
Һәр бүлек ахырында кыска гына нәтиҗә өлеше булырга тиеш.
Йомгак
1.
2.
3.
Кулланылган әдәбият исемлеге
Төп чыганак:
1.
2.
Фәнни-теоретик әдәбият:
3.
....
15.
Хезмәтне яклау
1. Хезмәтнең темасы, актуальлеге атала, максат-бурычлары, өйрәнү объекты, предметы әйтелә.
2. Беренче “” исемле бүлектә нәрсә турында сүз бара, нинди нәтиҗәгә киленде?
3. Икенче “” исемле бүлектә нәрсә турында сүз бара, нинди нәтиҗәгә киленде?
4. Гомуми нәтиҗә.
Предварительный просмотр:
Укучыларның акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген формалаштыруда проект технологиясе
Эшне башкардылар:
Камалтдинова Фәридә Гүмәр кызы,
Мөкминова Әлфия Дамир кызы,
I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Укучыларның акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген формалаштыруда проект технологиясе
Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үзгәрешләр уку-укыту процессын да урап узмый.
Уку-укыту процессында яңа технологияләр куллану – замана таләбе. Белем бирү өлкәсендә югары сыйфатка ирешү, өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерергә ярдәм итү, укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә булышу максатыннан, мәгълүмати-компьютер, коммуникатив, иҗади үсеш, уен, проблемалы укыту, сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән технологияләрне, системалы-эшлекле якын килү алымнарын кулланабыз.
Укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора. Проектлар методы балаларны фән белән кызыксынуның яңа юнәлешенә – информацион-коммуникатив технология куллануга тарта.
Проект эше – ул ниндидер идея, фикер өстендә, җентекле планлаштырылып, эзлекле эшләү һәм эш азагында күзгә күренерлек нәтиҗә чыгару, билгеле бер тема буенча информацияне бер схемада күрсәтү.
Бу метод белән оештырылган педагогик процесска түбәндәге сыйфатлар хас: 1. Укучылар эшчәнлеге тормыш тәҗрибәсенә, җәмгыять яшәешенә бәйле проблемаларны хәл итүгә буйсына.
2. Проектлар мүҗбүри рәвештә уңай нәтиҗәләр бирә, ягъни кешегә, җәмгыятькә файда китерә, тискәре нәтиҗәле проектлар эшләнми.
3. Проект темасын билгеләүдә укучының теләге, кызыксыну өлкәсе исәпкә алына. 4. Проект эшләү этаплары һәм нәтиҗә бирү формалары укучылар тарафыннан үзара киңәшләшеп билгеләнә.
5. Проектлау күмәк рәвештә төркемнәрдә алып барыла.
6. Проектлау барышында төркемнәр һәм һәр укучы үз эшчәнлегенә нәтиҗә ясый. 7. Катлаулы мәсьәләләр буенча фикер алышу оештырыла.
8. Проектлау процессы билгеле бер тәртипкә буйсына, ул укучылар тарафыннан төзелә.
Проект эшен башкарганда укучылар өстәмә чыганаклар эзләргә, табылган мәгълүматларны кулланырга өйрәнәләр, аралашу күнекмәләрен үстерәләр, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен камилләштерәләр, төркемнәрдә эшләргә өйрәнәләр, аларда җаваплылык хисе, үз-үзенә ышаныч формалаша.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланыла торган проектлар
Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:
• тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);
• иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);
• гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);
• мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);
• предметара (берничә предметка нигезләнү).
Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.
Проект эшчәнлегенең бурычлары:
- укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;
- иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү.
Укучыларны проект эшчәнлегенә өйрәтү
Проектның темасын укучылар мөстәкыйль рәвештә яки укытучы кушуы буенча сайлыйлар. Проектларны аерым яки иҗади төркемнәрдә эшләргә мөмкин.
Проект буенча эшләү эзлекле алып барыла.
1. Әзерлек этабы:
а) тема сайлау;
ә) күләмен билгеләү;
б) укытучы белән бергә эш планы төзү;
2. Проектны төзү этабы:
а) план буенча эш башкару;
ә) чыганаклар белән эшләү, күргәзмә материаллар туплау.
3. Проектны тормышка ашыру этабы (эшне төгәлләү һәм тикшерү).
4. Йомгаклау этабы (проектны яклау, башкаларны хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыру).
Безнең гимназиядә атнаның билгеле бер көннәрендә фәнне авыр үзләштерүче укучылар белән аерым һәм сәләтле балалар белән аерым эшләү юнәлешләре алып барыла. Сәләтле балалар белән эшләгәндә проект технологиясенең тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү); иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.) төрләрен кулланабыз. Төрле фәнни-гамәли конференцияләргә әзерлек эшләре алып барабыз. Әзерлек этабында тема сайлыйбыз, эшнең күләмен билгелибез һәм план төзибез. Проектны төзү этабында укучыларны өч төркемгә бүләбез һәм план буенча эшне башлыйбыз. Һәрбер төркемнең үз җитәкчесе бар. Җитәкчеләргә исә тагын да көчлерәк, сәләтлерәк балалар алынды. Алар үз төркемнәре белән идарә итәләр, белемнәрен бәялиләр, кирәк вакытта ярдәм кулы сузалар. Болай эшләгәндә, балаларның сәләтләре күбрәк ачыла, үзләрен иркен тоталар, шәхес итеп сизәләр, үзләрендә күбрәк гомумкешелек сыйфатларын тәрбиялиләр. Һәр өч төркемгә сәләтләрен, шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып биремнәр бирелде.
Беренче төркем китапханәдән материал туплый. Икенче төркем интернет чыганаклары белән эшли. Өченче төркем күргәзмә материаллар туплый. Проектны тормышка ашыру этабында җыелган материалларны бергә туплап, эшне төгәллибез һәм тикшерәбез. Йомгаклау этабында проект эшен яклап, мәктәп күләмендә чыгыш ясыйлар, башкаларны хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыралар. Проект уңышлы дип табылса, шәһәркүләм һәм республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашабыз.
Шундыйлардан “Чал тарихлы Бөгелмә”(2013 ел), “Т.Миңнуллин иҗатында М.Җәлил образы” (2014 ел), “Т.Миңнуллин публицистикасында авыл темасы” (2015 ел) эшләрен мисалга китерергә була. Беренче ике эш, республика күләмендә катнашып, Җиңүче дипломына ия булды. Ә 10 сыйныф укучысы Шәрипов Айдар, Казан шәһәренең 12 нче гимназиясендә үткәрелгән Т.Миңнуллин иҗатына багышланган II республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашып, III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
Проект эшенең темасын сайлаганда бүгенге көн өчен актуаль булган темаларны алырга тырышабыз.
Төрле сыйныф укучылары белән буклетлар ясыйбыз. Шундый буклетларны Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан 3 сыйныф укучылары белән эшләдек. Хәзерге көндә 5-7нче сыйныфлар катнашында бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгына буклетлар төзү белән шөгыльләнәбез.
Проектларның фәнни яктан әһәмияте: проектта күтәрелгән темаларга кызыксыну уяту.
Проектларның практик әһәмияте һәм яңалыгы: укучыларга һәм укытучыларга, кулланма өчен материал була алуында.
Проект буенча эшләү этаплары | Максат | Бурычлар | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге |
Әзерлек этабы | Укучыларны проект эшчәнлегенә әзерләү | - проектның темасын, максатын һәм проблемасын билгеләү; - проблеманың әһәмиятен нигезләү; - проект өстендә эшләү өчен укучыларны, шәхси теләкләрне искә алып, төркемнәргә бүлү | Тема сайлый һәм укучыларга тәкъдим итә; укучыларга проектның проблемасын, сюжетын, максат һәм бурычларын билгеләргә ярдәм итә; укучыларда кызыксыну уята; куелган максатларны тормышка ашыру юлларын эзләшә; кирәкле белем һәм күнекмәләр бирә | Укытучы белән берлектә теманың актуальлеген билгелиләр; өстәмә мәгълүмат алалар; төркемнәрдә максатка ирешү ресурсларын барлыйлар, куелган максатны тормышка ашыру алымнарын билгелиләр |
Эшчәнлекне планлаштыру | Анык гамәлләрен, нәтиҗәләрен, вакытын һәм җаваплы кешеләрен билгеләү | Хәбәр чыганакларын билгеләү; аны җыю һәм туплау; алымнарын барлау; төркемнәрдә вазифаларны бүлү | Укучыларга эш юнәлеше күрсәтә; җыелган мәгълүматны туплау һәм эшкәртүнең төрле ысулларын тәкъдим итә; төркемнәрдә рольләрне бүлүдә ярдәм итә, проектның нәтиҗәләрен күрсәтү формаларын уйлаша | Мәгълүмат эзлиләр, җыялар, тәртипкә китереп анализлыйлар, эшне планлаштыралар; киләчәк нәтиҗәне презентацияләү формасын һәм алымын сайлыйлар; әзерлек һәм планлаштыру этабына үзбәя бирәләр |
Проблеманы чишү эшчәнлеге | Проектны эшкәртү | Укучыларның төркемнәрдә үзаллы эшләре; башкарылган эшләр буенча фикер алышу | Күзәтә, киңәш бирә, эшчәнлекне җитәкли, укучыларда туган сорауларга җавап бирә, техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне тикшерә | Планлаштырган эшләрне үзаллы башкаралар, кирәк чакта укытучы белән киңәшәләр |
Проектны тормышка ашыру | Эшне төгәлләү һәм тикшерү | Анализ юлы белән табылган мәгълүматларны бер бөтенгә берләштерү. | Күзәтә, киңәш бирә, анализ ясауда дөрес юнәлеш күрсәтә, укучыларны уңышка дәртләндерә | Проектны бизиләр, күмәк эшчәнлектә үзләре башкарган эшкә анализ ясыйлар, үз рольләрен бәялиләр, уңышларын һәм кимчелекле якларын ачыклыйлар; нәтиҗә чыгаралар |
Проект яклау | Материалларны, нәтиҗәләрне күрсәтү | Презентация материалларын әзерләү, чыгыш әзерләү | Презентацияне оештыра, портфолио әзерләүдә булыша, укучылар белән проект яклауны кабатлый; эксперт роленә керә, отчет кабул итә, нәтиҗә чыгара, бәяли | Проектны яклау формасын сайлыйлар, презентация әзерлиләр, портфолионы тутыруны дәвам итәләр, башкаларны эш нәтиҗәләре белән таныштыралар, сорауларга җавап бирәләр |
Проект эшчәнлегенең нәтиҗәләрен бәяләү этабы | Проект эшчәнлегенң нәтиҗәләрен бәяләү | Проектның нәтиҗәләрен күмәк тикшерү, проект эшчәнлегенә үзанализ | Укучыларның башкарган эшләрен, мөмкинлекләрен бәяли | Эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр |