Балалар сөйли (Устами младенца)
1. Айгөл күзлек кигән.
Самира: "Күзсез каласың, очки кияргә ярамый."
Әминә: "Күзсез калмыйсың, сукыраясың гына." (6, 4, 5 яшь)
2. Шепеев Дияз урынына Шләпяев Дияз дир Нияз. (4 яшь)
3.Нияз елый, конфет ашаганда туктап тора.
Нияз: " Хәзер конфетамны ашап бетерәмдә, тагын елыйм. " (3 яшь)
4. Айгөл егылып аягын авырттырды. Сикереп торды, чәчләрен, күлмәген рәтләде.
-Апа, аяк авырта, мин Сабан туенда бии алмыйм дыр пожалуй. ( 5 яшь)
5. Алия йоклап торды, чәче тузган.
- Әйдә чәчеңне җыябыз.
-Юк.
Берәз уйнап килде дә, "Апа миннән көләләр, чәчне җыеп куй әле."- Айгөл.
6. Ильяс аза, тыңламый, кыйнаша.
Имиль: "Апа, моны каяда булса итеп сатырга кирәк".
7. Дәрестә утырабыз, русча сүзләр өйрәнәбез.
"Балалар" сүзе русча ничек була?" -дип сорадым.
"Оланы"- дип җавап бирде Ирек.
8. Тагын шул дәрестә.
"Исәнмесез" ничек була?
Салават: "мин беләм, мин беләм! "Конишуа" була."
Ул вакытта "Такси" киносы популяр иде.