Олимпиадалар
- 2017-2018 уку елының олимпиада биремнәре
- 2019-2020 уку елының олимпиада биремнәре
- 2020-2021 уку елының олимпиада биремнәре
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
2017-2018 уку елының олимпиада биремнәре | 69.5 КБ |
2019-2020 уку елының олимпиада биремнәре | 63.5 КБ |
2020-2021 уку елының олимпиада биремнәре | 28.36 КБ |
Предварительный просмотр:
Школьный этап олимпиады по татарскому языку и литературе для 5 – 11х классов в 2017 -2018 учебном году
5 нче сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре
1.Татар телендәге калын hәм нечкә сузыкларны парлап языгыз. 4 балл
2.” Төньяк” сүзенә фонетик анализ ясагыз. 7 балл
3.”Урман” сүзен килешләр белән төрләндерегез. 5 балл
4.Татарчага тәрҗемә итегез.
Мой брат учится в восьмом классе. Он любит спорт. 4 балл
5.Саннарны сүзләр белән языгыз. 3 балл
12, 65, 143
6.”Туган җирем - Башкортстан ” темасына 6 -7 җөмлә язарга.. 10 балл
Барлыгы – 33 балл
6 нчы сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре
1. Бирелгән тартымлы исемне килешләр белән төрләндерегез.
Әбием 5 балл
2.Сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүлегез.
Сакламаганнар, алтынчыда. 2 балл
3. Икешәр мисал языгыз. 4 балл
Кушма исемнәр:________________________________
Парлы исемнәр:_________________________________
4. Бирелгән җөмләләрне татар теленә тәрҗемә итегез.
Прошло веселое лето.Дети снова пришли в школу. Здравствуйте, дорогие
учителя! 5 балл
5. Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.
Мин яңгырлы көзне яратам. 5 балл
6. Язучыларның әсәрләрен языгыз (берәр әсәр). 3 балл
Г.Тукай-
М.Җәлил-
Ф.Яруллин -
7. Көзге табигать турында сочинение языгыз.(7 -8 җөмлә). 10 балл
Барлыгы- 34 балл
7 нче сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре
1. Бирелгән сүзләр нинди сүз төркемнәренә карыйлар? 4 балл
Шагыйрь – Ягымлы –
Алтышар – Ешрак -
2. Фразеологизмнарның русча эквивалентын языгыз. 2 балл
Ике куллап–
Баш вату –
3. Затланышлы фигыльләрне языгыз, берәр мисал китерегез. 6 балл
4. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз. 4 балл
Еш – Ачты -
Тиз – Яшь -
5. Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.
Кошлар урманга зур файда китерәләр. 5 балл
6.Язучыларның әсәрләрен языгыз (берәр әсәр).
Ибраһим Гази
Габдулла Тукай 2 балл
7. Татар халкының 2 милли бәйрәменең исемен языгыз. 2 балл
8. Табигатьне саклау турында сочинение языгыз. ( 8 - 9 җөмлә). 10 балл
Барлыгы – 35 балл
8 нче сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре
1. Тиешле хәрефләр куеп языгыз, русчага тәрҗемә итегез.
Мәк.ль, шагыйр., г.дәт, тә.мин, г.мер, нәк., оз.н, сол., я.ыз, с.нгать
5 балл
2. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен языгыз. 7 балл
3. Затланышлы фигыльләр булган вариантны сайлагыз. 1 балл
А) сыйфат фигыль, хәл фигыль
Ә) исем фигыль, инфинитив
Б) хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль
4. Бирелгән җөмләне сүзтезмәләргә таркатыгыз. 2 балл
Мансур җәйге ялда әнисе белән авылга кайтты.
5. Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез. 4 балл
Минем әбием белән бабам авылда яшиләр.
6. Мәкальләрне язып бетерегез: 2 балл
А) Кем эшләми, ...
Ә) Иле барның, ....
7. М.Җәлил - кем ул? Язучының әсәрләрен языгыз (4 әсәр). 5 балл
8. Җәйге ял турында кечкенә сочинение языгыз (9 -10 җөмлә).
10 балл
Барлыгы - 36 балл
9 нчы сыйныф өчен олимпиада биремнәре.
1. Юл, яме, ерак, ямьле, сүзләрен иҗекләргә бүлергә, аларның ничә аваздан торуын билгеләргә. 4 балл
2.Хәбәргә тулы билгеләмә бирегез, ул нинди сүз төркемнәре белән
белдерелә? Мисаллар китерегез. 7 балл
3.Хәзерге заман хикәя фигыле кергән 2 мәкаль язарга. 2 балл
4.Түбәндәге сүзләрдән сыйфатлар ясап язарга:су, кыш. 2 балл
5. Бу геройлар кайсы әсәрдән? Авторы кем?
Хәмзә бай, Биби, Факиһә, Вәли. 2 балл
6. Әсәрләрнең авторларын күрсәтегез:
“Буранда”- ... . “Шүрәле”- ... .
“Гашыйклар тавы” -... . “Туган ягым – яшел бишек” - ...
“Агыйдел”повесте - ... . “Кызыл ромашка” - ... .
6 балл
7.Нәрсә ул легенда? Нинди легендалар беләсез? (3 легенда) 4 балл
8. Экологик темага сочинение языгыз (10- 11 җөмлә). 10 балл
Барысы - 37 балл
10 нчы сыйныф өчен олимпиада биремнәре
1.Син алмашлыгын килешләр белән төрләндерергә. 5 балл
2 Орфография нәрсә өйрәнә? Татар орфографиясенең
принциплары. Мисаллар китерегез. 7 балл
3.Сыйфаттан ясалган өч исем белән өч җөмлә төзергә. 3 балл
4.Түбәндәге фразеологик берәмлекләрнең татарча вариантлары:
- задирать нос - ... .
- засучив рукава-... .
- след простыл- ... . 3 балл
5.Күренекле татар язучылары. ( 4 язучы). 4 балл
6.Теркәгечләр кулланып, 2 җөмлә язарга. 2 балл
7.Габдулла.Тукайның 3 әсәренең исеме. 3 балл
8. “Көзге табигать” - сочинение язарга (12-13 җөмлә). 10 балл
Барысы - 37 балл
11 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре.
1.Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә исемнәргә 2 шәр мисал язарга.
5 балл
2. Түбәндәге фигыльләрдән сыйфат фигыльләр ясарга: бие, укы;
шул сүзләрне кертеп, 2 җөмлә төзергә. 4 балл
3.Бер составлы җөмләләр (3 мисал). 3 балл
4.Мәкальләрне дәвам итегез:
Тырышкан табар, ... .
Агачны яфрак бизәсә, ... . 2 балл
5.Алынма сүзләрнең татар телендәге синонимнарын языгыз:
горизонт - общежитие-
семья экзамен - 4 балл
6.Татар халкының милли бәйрәмнәре (6 бәйрәм). 6 балл
7.Язучыларның әсәрләрен дөрес итеп билгеләгез. 3 балл
Әмирхан Еники “ Исемдә калганнар” повесте Габдулла Тукай “Алмачуар” хикәясе
Галимҗан Ибраһимов “Матурлык” хикәясе
8. “Нәрсә ул матурлык?” -сочинение язарга (13- 14 җөмлә). 10 балл
Барысы - 37 балл
Предварительный просмотр:
Школьный этап олимпиады по татарскому языку
для 5 – 11х классов в 2019 -2020 учебном году
5 нче сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре
1.Татар телендәге калын hәм нечкә сузыкларны парлап языгыз. (4 балл)
2.”Урман” сүзен килешләр белән төрләндерегез. (5 балл)
3.Татарчага тәрҗемә итегез.
Мой брат учится в восьмом классе. Он любит спорт. (4 балл)
4.Саннарны сүзләр белән языгыз. (3 балл)
12, 65, 143
5. 3 татар халык әкиятенең исемен языгыз (6 балл)
6.”Җәйге ялым ” темасына 6 -7 җөмлә язарга. (10 балл)
Барлыгы – 32 балл.
6 нчы сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре
1. Бирелгән тартымлы исемне килешләр белән төрләндерегез.
Китабым (5 балл.)
2.Сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүлегез.
Укучыларның, алтынчыда. (2 балл)
3. ” Төньяк” сүзенә фонетик анализ ясагыз (7 балл)
4. Бирелгән җөмләләрне рус теленә тәрҗемә итегез.
Минем туган телем – татар теле. Күп телләр белү – зур байлык. (5 балл)
5. Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.
Мин җәй көне авылда җиләк җыйдым. (5 балл)
6.Язучыларның әсәрләрен языгыз (берәр әсәр). (3 балл)
Г.Тукай-
М.Җәлил-
А.Алиш-
7) Көзге табигать турында хикәя языгыз.(8 -9 җөмлә). (10 балл)
Барлыгы- 37 балл.
7 нче сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре
1. Бирелгән сүзләр нинди сүз төркемнәренә карыйлар? (4 балл)
Шигырь – Саргылт –
Унар – Татарча -
2. Икешәр мисал языгыз. (6 балл)
Ясалма исемнәр:_________________________________
Кушма исемнәр:________________________________
Парлы исемнәр:_________________________________
3. Фигыльгә тулы билгеләмә бирегез, мисаллар китерегез. (5 балл)
4. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз. (4 балл)
Азаю – Ансат -
Тиз – Яшь -
5. . Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.
Тукраннар урманга зур файда китерәләр. (5 балл)
7. Габдулла Тукайның 3 әсәренең исемен языгыз. (3 балл)
8. Татар халкының 3 милли бәйрәменең исемен языгыз. (3 балл)
9. Дусларың турында яз ( 9 - 10 җөмлә). ( 10 балл)
Барлыгы – 40 балл.
8 нче сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре
1. Тиешле хәрефләр куеп языгыз.
Мәк.ль, шагыйр., а.ыл, г.дәт, яг.ни, тә.мин, г.мер . (7 балл)
2. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен языгыз. (7 балл)
3. Затланышлы фигыльләр булган вариантны сайлагыз. (1 балл)
А) сыйфат фигыль, хәл фигыль
Ә) исем фигыль, инфинитив
Б) хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль
4. Бирелгән җөмләне сүзтезмәләргә таркатыгыз. (2 балл)
Рөстәм җәйге каникулда әнисе белән авылга кайтты.
5. Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез. (5 балл)
Минем әбием белән бабам зур авылда яшиләр.
6. Мәкальләрне язып бетерегез: (4 балл)
А) Кем эшләми, ...
Ә) Иле барның, ....
Б) Китап –
В)Йөз сум акчаң булганчы,
7. М.Җәлил - кем ул? Язучының әсәрләрен языгыз (4 әсәр). (5 балл)
8. Стәрлетамак шәһәре турында кечкенә сочинение языгыз (9 -11җөмлә).
(10 балл)
Барлыгы - 41 балл.
9 нчы сыйныф өчен олимпиада биремнәре.
1. Юл, яме, ерак сүзләрен иҗекләргә бүлергә, аларның ничә аваздан торуын билгеләргә. (3 балл)
2 Фразеологизмнарның русча эквивалентын языгыз. (4 балл)
Ике куллап–
Баш вату –
Борчак сибү –
Башы күккә тию -
3.Хәзерге заман хикәя фигыле кергән 3 җөмлә язарга. (3 балл)
4.Түбәндәге сүзләрдән сыйфатлар ясап язарга:су, кыш, кызык, тәм, күңел. (5 балл)
5. 6 татар халык авыз иҗаты жанрын языгыз (6 балл)
6. Әсәрләрнең авторларын күрсәтегез:
“Пар ат”- ... . “Галиябану”- ... .
“Алмачуар” -... . “Муса” романы” - ...
“Буранда” - ... . “Әнкәмнең догалары” - ... .
(6 балл)
7.Нәрсә ул бәет? Нинди бәетләр беләсез? (2 бәет) (5 балл)
8. “Нинди һөнәр сайлар идем” дигән темага сочинение языгыз.(12- 14 җөмлә)
(10 балл)
Барысы - 42 балл.
10 нчы сыйныф өчен олимпиада биремнәре
1.УЛ алмашлыгын килешләр белән төрләндерергә. (5 балл)
2 “.Эш” сүзеннән 2, 3, 4 әр иҗекле сүзләр уйлап язарга, шул сүзләрне кертеп, өч җөмлә төзергә. (6 балл)
3. Ике кушма исем белән ике җөмлә язарга. (2 балл)
4.Алынма сүз кергән өч җөмлә төзергә. (3 балл)
5.Түбәндәге фразеологик берәмлекләрнең татарча вариантлары:
- задирать нос - ... .
- засучив рукава-... .
- след простыл- ... .
- бить баклуши - … .
- ломать голову- … .
(5 балл)
6.Күренекле татар язучылары. ( 6 язучы). (6 балл)
7.Теркәгечләр кулланып, 3 җөмлә язарга. (3 балл)
8.Габдулла.Тукайның 3 әсәренең исеме. ( 3 балл)
9. “Нәрсә ул матурлык?” - сочинение язарга (13-15 җөмлә). (10 балл)
Барысы - 43 балл
11 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре.
1.Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә исемнәргә 2 шәр мисал язарга.
(5 балл)
2. Түбәндәге фигыльләрдән сыйфат фигыльләр ясарга: бие, укы, йөзү;
шул сүзләрне кертеп, 3 җөмлә төзергә. (6 балл )
3.Бер составлы җөмләләр языгыз (3 мисал) (3 балл)
4.Мәкальләрне дәвам итегез:
Тырышкан табар, ... .
Агачны яфрак бизәсә, ... . (2 балл)
5.Алынма сүзләрнең татар телендәге синонимнарын языгыз:
горизонт - общежитие-
семья экзамен -
(2 балл)
6.Татар халкының милли бәйрәмнәре (6 бәйрәм). (6 балл)
7. И туган тел, и матур тел,
Әткәм- әнкәмнең теле....
Шигырьне дәвам итегез (ике юл). Авторы турында 5-7 җөмлә языгыз.
(7 балл)
8.Язучыларның әсәрләрен дөрес итеп билгеләгез. (3 балл)
Әмирхан Еники “ Исемдә калганнар” повесте Габдулла Тукай “Алмачуар” хикәясе
Галимҗан Ибраһимов “Матурлык” хикәясе
9. “Сәламәтлек һәм спорт” -сочинение язарга (14- 16 җөмлә). ( 10 балл)
Барысы - 44 балл
Предварительный просмотр:
ОЛИМПИАДНЫЕ ЗАДАНИЯ
ПО РОДНОМУ (ТАТАРСКОМУ) ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ.
ШКОЛЬНЫЙ ЭТАП.
5 КЛАСС
- Бирелгән сүзләрнең хәреф һәм аваз санын күрсәтергә: (4 балл)
Ямьле, дөнья, ел, мәкаль
- Исемнәрне күплек санда язарга: (2 балл)
Урман, калфак, яңгыр , дөнья
- Сыйфатларга туры килгән исем өстәп язарга.(3 балл)
Йомшак_______
Кышкы________
Зәп-зәңгәр______
Түгәрәк_______
Кояшлы_______
Тәмле________
- Хаталы сүзне табарга (1 балл)
- Кузгалак
- Китапханә
- Болот
- Түбәндәге төркемнәргә өчәр исем уйлап язарга: (3 балл)
Агачлар: _______________________
Кошлар:_____________________
- Бирелгән җөмләләрне татарчага тәрҗемә итәргә: (3 балл)
Я живу в городе. В нашем городе много памятников.
- Бу өзек нинди әкияттән алынган? Әкиятнең исемен һәм авторын язарга:
(2 балл)
... эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.
- Үзең турында язарга (6 -8 җөмлә). (10 балл)
Барысы 26 балл
ОЛИМПИАДНЫЕ ЗАДАНИЯ
ПО РОДНОМУ (ТАТАРСКОМУ) ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ.
ШКОЛЬНЫЙ ЭТАП.
6 КЛАСС
1. Исемнәрнең килешләрен билгеләргә: (5 балл)
Кәҗәне – кәбестәгә, песине – каймакка якын китермәгәнне балалар яхшы белә.
2. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзегез. (2 балл)
а) укыйм, алтынчы, мин, сыйныфта
б) телен, өйрәнәбез, без, татар
3 Икенче биремдә төзегән җөмләләрне русчага тәрҗемә итегез.(2 балл)
4. Икешәр мисал язарга.(2 балл)
Парлы исем ______________
Кушма исем______________
5. Сүзләрнең антонимнарын язарга.(2 балл)
Салкын –
Каты –
Авыр –
Ак–
6. Фразеологизмнарның мәгънәсен аңлат: (2 балл)
Күз ачып йомганчы –
Куян йөрәк –
7. Язучыларныңәсәрләрен туры китерегез (берәр әсәр). (3 балл)
Г.Тукай “Кызыл ромашка”
М.Җәлил “Сертотмас үрдәк”
А.Алиш “Туган авыл”
8. “Көзге табигать” турында хикәя язарга (7 -9 җөмлә). (10 балл)
Барысы 28 балл
ОЛИМПИАДНЫЕ ЗАДАНИЯ
ПО РОДНОМУ (ТАТАРСКОМУ) ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ.
ШКОЛЬНЫЙ ЭТАП.
7 КЛАСС
- Бу нинди исемнәр? (1 балл)
Әти-әни, савыт-саба, хатын-кыз –
А) кушма парлы
Ә) тезмә
Б) парлы
2. Сыйфатларны бирелгән дәрәҗәләргә куегыз:(9 балл)
Кызыл, сары, җылы
А) артыклык
Ә) чагыштыру
Б) кимлек
3. Җиденче саны русчага ничек тәрҗемә ителә? (1 балл)
А) седьмой
Ә) семеро
Б) одна седьмая
4. Урын рәвешләре нинди сорауларга җавап бирә? (1 балл)
А) Кая? Кайда? Кайдан?
Ә) Кайчан?
Б) Күпме? Никадәр?
5. Затланышлы фигыльләрнең төркемчәләрен языгыз, мисаллар китерегез. (6 балл)
6. Г.Тукай поэмада кемне сурәтли: (1 балл)
“...Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңгаенда мөгезе.
Кәкре түгелдер моның бармаклары – бик төз төзен,
Тик килешсез – һәрбере дә ярты аршыннан озын.”
А) Су анасын
Ә) Шүрәлене
Б) Өрәкне
7. “Кәҗүл читек” хикәясенең авторы: (1 балл)
А) Габдулла Тукай
Ә) Муса Җәлил
Б) Гаяз Исхакый
8. “Китапханәдә” темасына хикәя төзеп яз. ( 9 – 11 җөмлә) (10 балл)
Барлыгы 30 балл
ОЛИМПИАДНЫЕ ЗАДАНИЯ ПО РОДНОМУ (ТАТАРСКОМУ) ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ. ШКОЛЬНЫЙ ЭТАП. 8 КЛАСС
- Ъ төшеп калган рәтне билгеләгез. (1 балл)
- Кул.яулык, Кор.ән, ел.язма
- Ям.ле, дөн.я, аш.яулык
- Шигыр., иг.тибар, мәкал.
- Кайсы җөмләдә боерык фигыль бар? (1 балл)
- Азат тырышып эшли.
- Өй эшен эшләргә кирәк.
- Син ике мисал эшлә.
3.Татарчага тәрҗемә итегез. (3 балл)
Широкий - ..., короткий - ..., ленивый -
4. Килешләргә куеп языгыз:(6 балл)
Китап
5.Башкортстан яшел болыннарга, балыклы күлләргә, киң елгаларга бай.
Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып языгыз. (6 балл)
Бирелгән җөмләне русчага тәрҗемә итегез. (2 балл)
6.Таһир һәм Зөһрә кайсы әсәрнең төп геройлары? (1 балл)
- “Дастаны Бабахан”
- “Сөембикә” бәете
- “Йолдызлы малай” хикәясе
7.Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, –
Әллә нинди зарлы, моңлы көй. Бу шигыр юлларының авторы кем? (1 балл)
- М.Җәлил
- М.Гафури
- Г.Тукай
8.Сабантуй бәйрәме турында хикәя төзеп яз. (10-12 җөмлә) (10 балл).
Барлыгы 31 балл
ОЛИМПИАДНЫЕ ЗАДАНИЯ
ПО РОДНОМУ (ТАТАРСКОМУ) ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ.
ШКОЛЬНЫЙ ЭТАП.
9 КЛАСС
1. .Мәкальләрне дәвам итегез.
Китап - ... .
Кешегә чокыр казыма , ... . (2 балл)
2.Шул мәкальләрнең русча эквивалентларын языгыз (2 балл)
3. Бу әсәрләрнең кайсысын Ш. Камал язган? (1 балл)
а) Буранда
ә) Мокамай
б) Кызыл ромашка
4. Малай, буран сүзләрен иялек, төшем килешләре белән төрләндерегез.
(4 балл)
5. Пешерә фигыльләрен зат-сан белән төрләндерегез. (6 балл)
6. Фразеологизмнарны татарчага тәрҗемә итегез. (3 балл)
Задрать нос, сидеть сложа руки, смотреть сквозь пальцы
7. Җөмлә кисәкләре буенча тикшерегез. (6 балл)
Бүген Стәрлетамакта ябалаклап ап-ак кар ява.
8.” Мин кем булырга телим” темасына хикәя төзегез. (12-14 җөмлә). (10 балл)
Барысы 34 балл
ОЛИМПИАДНЫЕ ЗАДАНИЯ
ПО РОДНОМУ (ТАТАРСКОМУ) ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ.
ШКОЛЬНЫЙ ЭТАП.
10 КЛАСС
1. Түбәндәге сүзләргә сораулар куегыз, 3 җөмлә төзегез.
Йола, гыйнварда, халыкара, язын, яшәүче, үткәрелә, милли, дәвам итәләр. (7 балл, һәр дөрес сорау – 0,5 балл)
2. Түбәндәге җөмләләрдәге хәбәрне хәзерге заманга куегыз.
а) Җырчы бу җырны яратып башкарды.
ә) Җыр сиңа ошамады.
б) Җырчыны сәхнәгә чакырдылар (3 балл)
3. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез.
бишәр җөмлә
сигезәр мәкаль
тугызар сүзтезмә (3 балл)
4. Мәкальләрне дәвам итегез.
а) Аз сөйлә, .... ..... .
ә) Бүгенге эшне ..... ..... (2 балл)
5. Җөмләләрне татарчага тәрҗемә итегез.
а) Алиса Галлямова – известная шахматистка.
б) В нашей школе работает лыжная секция. (2 балл)
6. Әсәрләрнең авторларын языгыз. ( 3 балл)
“Туган тел” - ..................................... “Кызыл ромашка” - ......................... “Алмачуар” - .................................. | “Кыйссаи Йосыф” -........................ “ Агыйдел” - .................................. “ Кайсыгызның кулы җылы?” - ..... .
|
7. “... Ул 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында
туа. Кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата....”
Сүз кайсы язучы турында бара? Исемен,фамилиясен язарга. (2 балл)
8. Нәрсә ул хикәя? Билгеләмә бирегез, мисал китерегез. ( 3 балл)
9. “Минем яраткан язучым “ темасына хикәя (14 – 16 җөмлә) языгыз. (10 балл)
Барлыгы 35 балл
ОЛИМПИАДНЫЕ ЗАДАНИЯ
ПО РОДНОМУ (ТАТАРСКОМУ) ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ.
ШКОЛЬНЫЙ ЭТАП.
11 КЛАСС
1. Нокталар урынына тиешле хәрефләр куеп языгыз, шул сүзләрне кулланып
3 җөмлә төзегез.
Шигыр., шаг. йр., гом.р, соңг., , . әбәр, көзг. .
(6 балл, һәр дөрес сүз – 0,5 балл)
2. Сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.
а) мин, теләргә, әби, гомер, сәламәтлек, озын, шатлык.
ә) көн, укытучы, без, җитәкче, сыйныф, бәйләм, бүләк.
б)бүләк, ул, дус, уенчык, итәргә, йомшак. (3 балл)
3. Билгесезлек алмашлыкларын русчага тәрҗемә итәргә.
Кемдер, нәрсәдер, ничектер, кайдадыр, ниндидер, кайчандыр. (6 балл)
4. Түбәндәге сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез.
Известный просветитель, образованный человек, начальное обучение, учебное
пособие, изучать языки, относиться серьезно, преодолеть трудности, хорошо
знать. (8 балл)
5. “... Ул 1900 нче елның 9 нчы декабрендә Татарстанның Аксубай районы Иске
Кармәт авылында сигезенче бала булып дөньга килә. Булачак әдипкә дөньның
матурлыгын, серлелеген беренче булып әнисе күрсәтә.Сталинның шәхес
культы елларында 16 ел сөргендә була. Шулай да төшенкелеккә бирелми, бик
матур шигырьләр иҗат итә,Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе була. Сүз
кайсы язучы турында бара? Исемен,фамилиясен язарга.
Аның нинди әсәрен беләсез? (3 балл)
6. Түбәндәге шигырь юлларының авторын язарга.
И телем, сансыз гасырны
Исән-сау кичкән телем!
Сыкраулар теле түгел син,
Күкрәүләр теле бүген. (1 балл)
7. “Минем яраткан һөнәрем” темасына (15-17 җөмлә) хикәя языгыз. ( 10 балл)
Барлыгы 37 балл