Әлеге китапны барлык әти-әниләргә, укытучыларга өстәл китабы буларак тәкъдим итәм. Мәшһүр тел галиме, мәгърифәтчебез, энциклопедист Каюм Насыйриның әлеге китабы бүгенге көндә дә актуаль булып кала бирә. Андагы киңәшләр, үгет-нәсыйхәт, әхлак дәресләре ата-анага, укытучыга гына түгел, һәр балага да кызык һәм файдалы булыр дип уйлыйм.