Укытучыга ярдәм
Әдәби әсәргә гомуми анализ буенча киңәшләр
Әдәби әсәргә гомуми анализ буенча киңәшләр
(Д.Заһидуллина буенча)
1. Әсәрне иҗат иткән язучының кайсы чорда, нинди шартларда яшәгән һәм иҗат иткәнлеген исәпкә ал. Язучы иҗат иткән тарихи шартларны билгеләгәндә генә, әсәрдәге вакыйгаларга, андагы образларга, тел, стиль һәм милли үзенчәлекләргә дөрес бәя бирергә мөмкин. Монда ук әсәрнең кайсы елда язылуын күрсәт.
2. Әсәрнең нинди жанрда язылуын һәм бу жанрның үзенчәлекләрен ачыкла. Һәр жанрның үзенең анализ элементлары, аермалыклары барын да истә тот.
3. Әсәрне дөрес итеп, игътибар белән укып чык. Кычкырып уку, эчтән уку, кеше укыганны күзәтеп бару, сайлап уку, йөгерек уку һ.б. форманы сайлый аласың.
4. Эчтәлекне сөйләп чык (тулысынча, өлешчә яки сорауларга җавап рәвешендә).
5. Әсәрне өлешләргә бүл (вакыйгаларның үзгәрүеннән, образларның гамәлләреннән, язучының фикерләре үзгәрүеннән чыгып, әсәрне өлешләргә бүлү – анализның мөһим элементы).
6. Әсәрнең төзелешен, композициясен күз алдына китер. Сюжетын билгелә: төенләнешен, вакыйгалар үстерелешен, кульминацион ноктасын, чишелешен ачыкла.
7. Әсәрнең темасын билгелә. Гадәттә тема анализның башында ук ачыклана. Әсәрнең нәрсә турында булуы, нинди хәлләрне ачыклавы, нәрсәгә багышлануыннан чыгып, аның темасы билгеләнә.
8. Әсәрдәге образларны, геройларны билгелә, аларны төркемлә, төп һәм ярдәмче образларга бүл. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен, каршылыкларын, эшләрен күрсәт. Образларны сөйләмнәренә, тышкы кыяфәтенә, тышкы һәм эчке дөньяларына, характерларына бәя бир. Геройлар яшәгән, формалашкан мохиткә игътибар ит.
9. Әсәрдә булган сурәтләүләргә: чагыштыру, каршы кую, тасвирлау, әсәр телендәге образлы сүзләр, фольклор элементларына игътибар ит һәм аларның әһәмиятен ач.
10. Әсәрнең эчтәлеген үзләштергәннән соң, язучының төп фикерен – әсәрнең идеясен билгелә.
11. Әсәрне бербөтен итеп күз алдына китер, ягъни синтезла.
12. Әсәрнең милли үзенчәлеген, аның халыкчанлыгын, татар һәм дөнья әдәбиятында тоткан урынын билгелә.
13. Әсәр турында үзеңнең фикереңне әйт: ул нинди тәэсир калдырды?
Әдәби әсәргә анализ
1. Әсәр кайсы елда языла?
2. Әсәр язылган чорда илдә барган вакыйгалар.
3. Язучының иҗади югарылыгы (нинди әсәрләр язган, иҗат методы, нинди гаиләдә тәрбияләнгән, иң күренекле әсәре).
4. Әсәрнең жанры (роман, повесть, хикәя, новелла һ.б.) Ни өчен роман яки башка жанрга керүен дәлиллибез.
– Романда ике яки берничә герой һәм берничә сюжет сызыгы.
– Повестьта бер герой, бер сюжет сызыгы.
– Хикәядә бер күренеш, бер вакыйга, бер герой.
– Новелла – шул ук хикәя, ләкин ахыры көтелмәгәнчә тәмамлана.
5. Әсәрнең темасы.
6. Идеясе.
7. Проблемасы.
8. Сюжет элементлары.
9. Образлар системасы:
– төп образлар,
-ярдәмче образлар,
-актив образлар,
-пассив образлар.
10. Геройның портреты.
11. Образга якын булган интерьер.
12. Табигать күренешләре.
13. Әсәр кем исеменнән сөйләнә.
14. Әсәрнең теле.
15. Әсәрнең әһәмияте.
Аерым жанрлар буенча анализ
Чәчмә (эпик) әсәргә анализ тәртибе
1 нче вариант
1. Жанры (роман, повесть, новелла, хикәя һ.б.) һәм аны билгеләүче сыйфатлар.
2. Темасы (әсәр нәрсә турында?).
3. Конфликты (төп конфликт, ярдәмче конфликтлар; аларның үзара бәйләнеше; кульминациясе, чишелеше; эчке конфликт; характерлар һәм хәлләр арасындагы конфликт).
4. Сюжеты (аның үсеше, этәргеч көчләр; төп һәм ярдәмче сюжет сызыгы, сюжет элементлары).
5. Композициясе.
6. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче, актив һәм пассив, уңай һәм тискәре, конфликтта катнашучы геройлар, аларның үзара мөнәсәбәтләре, эш-хәрәкәтләре, төп сыйфатлары, автор тарафыннан аларга бирелгән бәяләмә).
7. Сурәтләү үзенчәлекләре (портрет; пейзаж; интерьер; автор яратып кулланган сурәтләү чаралары; хикәяләү формасы, ягъни кем исеменнән сөйләнүе һ.б.).
8. Персонажларның һәм авторның теле.
9. Әсәрнең идеясе (күтәрелгән темадан туган фикерләр).
10. Әсәрнең әһәмияте (идея-эстетик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта тоткан урыны һ.б.).
2 нче вариант
1. Жанры.
2. Темасы (әсәр нәрсә турында?).
3. Идеясе (автор нәрсә әйтергә теләгән?).
4. Проблемалар.
5. Сюжет элементлары (пролог – экспозиция – төенләнеш – вакыйгалар үстерелеше – кулминация – чишелеш – эпилог).
6. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче, актив һәм пассив, уңай һәм тискәре).
7. Портрет.
8. Интерьер.
9. Табигать күренешләре.
10. Әсәр кем исеменнән сөйләнә?
11. Әсәрнең теле.
12. Әсәрнең әһәмияте:
– эстетик кыйммәте,
– тәрбияви әһәмияте,
– әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны.
Лирик әсәргә анализ тәртибе
1 нче вариант
1. Жанры (газәл, хат, эпиграмма, сонет, робагый һ.б.).
2. Тематикасы (пейзаж лирикасы, мәхәббәт лирикасы, фәлсәфи лирика, сәяси лирика һ.б.).
3. Идеясе.
4. Лирик шигырьләрдә шагыйрьнең эчке кичерешләре чагылу үзенчәлеге; герой образы һәм автор, гомум хисләрне тасвирлау.
5. Лирик герой, аның хисләре, кичерешләре, шомланулары, өметләре, рух диалектикасы.
6. Лирик әсәрнең композицион бердәмлеге (үзәк геройны ачучы төп поэтик детальләр, рефрен һ.б.). Сюжетсыз лирик әсәрнең композициясе (мәсәлән, фәлсәфи шигырьдә).
7. Тел-сурәт чаралары (метафора, эпитет, сынландыру, антитеза, янәшә кую, аллегорик-символик образлар һ.б.).
8. Интонациясе.
9. Ритмик төзелеше.
10. Әһәмияте.
2 нче вариант
1. Әсәрнең жанр төре.
2. Әсәрнең темасы (сәяси, мәхәббәт, фәлсәфи, пейзаж, гражданлык лирикасы һ.б.).
3. Әсәрнең идеясе.
4. Шагыйрьнең эчке кичерешләре чагылу үзенчәлеге (лирик герой һәм автор образы, гомуми һәм шәхси хисләрне тасвирлау һ.б.).
5. Әсәрнең теле, сурәтләү чаралары (метафора, чагыштыру, сынландыру, эпитет, гипербола һ.б.).
Стилистик фигуралар (кабатлау, риторик эндәш, риторик сорау, сүз төшереп калдыру һ.б.).
6. Әсәрнең интонациясе (сагышлымы, шатлыклымы, публицистикмы һ.б.
Драма әсәренә анализ тәртибе
1 нче вариант
1. Жанры (драма, трагедия, мелодрама, комедия, водевиль;, музыкаль комедия һ.б.), аны билгеләүче сыйфатлар.
2. Темасы (әсәрдә яктыртылган тормыш күренешләре).
3. Конфликты (төп конфликт, ярдәмче конфликтлар; аның персонажлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә, аларның эш-хәрәкәтләрендә, уй-фикерләрендә һәм омтылышларында чагылышы).
4. Сюжеты (аның үсеше, төп сюжет сызыклары). Сюжет һәм композиция.
5. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче; актив һәм пассив; уңай һәм тискәре; аларның сыйфатларын билгеләүче факторлар).
6. Драма әсәренә хас элементлар (персонажлар исемлеге, ремаркалар, декорация, диалог, индивидуаль сөйләм һ.б.) һәм аларның автор идеясен, образларны ачудагы роле.
7. Идеясе.
8. Әсәрнең әһәмияте (идея-эстетеик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта тоткан роле).
2 нче вариант
1. Жанры.
2. Тема.
3. Идея.
4. Проблема.
5. Конфликт.
6. Сюжет элементлары.
7. Драма әсәренә хас элементлар:
– персонажларның исемлеге,
– ремаркалар,
– декорация,
– яктылыкның үзгәрүе,
– төсләр хәрәкәте,
– диалог,
– монолог.
8. Образлар системасы.
9. Сәнгатьчә эшләнеше.
10. Әсәрнең әһәмияте.
Әдәби образны тикшерү-бәяләү планы
1.Геройның әсәрдәге образлар системасындагы урыны.
2. Җәмгыять вәкиле буларак герой:
– иҗтимагый урыны;
– тышкы кыяфәте;
– тормышка карышы, кызыксыну даирәсе, гадәтләре;
– эшчәнлек сферасы, омтылышлары;
– башкаларга йогынтысы.
3. Геройның эчке дөньясы:
– башкаларга мөнәсәбәте;
– эчке кичерешләре, уй-фикерләр юнәлеше.
4. Авторның геройга мөнәсәбәте.
5. Әсәрдәге геройның аерым сыйфатлары ничек тасвирлана:
– портрет ярдәмендә;
– автор сыйфатламасы аша;
– башка геройлар бәяләмәсе аркылы;
– лирик чигенешләр, пролог, биографик моментларга тукталу эчендә;
– эш-гамәлләре мисалында;
– сөйләмдә;
– башка катнашучылар янәшәлегендә;
– әйләнә-тирәне тергезү белән.
Образга характеристика планы
1. Портреты.
2. Чыгышы.
3. Аны тәрбияләгән шартлар.
4. Шәхси кичерешләр.
5. Дөньяга карашы.
6. Кешеләр белән мөнәсәбәте.
7. Сыйнфый йөзе.
8. Рухи байлыгы, омтылышы.
9. Әсәрдәге конфликтлар, аларны хәл итүдә геройның роле.
10. Образны бирүдә кулланылган сурәтләү чаралары.
11. Нәтиҗә.
Әсәргә лингвистик анализ
Чәчмә әсәргә лингвистик анализ
1. Җөмлә кострукцияләре (гади, кушма, ким,…)
2. Синоним, антоним, омоним кулланылышы.
3. Сүз төркемнәренең кулланылышы.
4. Мәгънәви үзәк (бер җөмлә, сүзтезмә, кечкенә абзац булырга мөмкин).
5. Халык авыз иҗатын куллану.
6. Риторик җөмләләр (җавап таләп ителми, уйландыра торган сорау җөмләләр).
7. Диалекталь материаллар.
8. Тел-сурәтләү чаралары.
9. Әсәрнең гомуми интонациясе (моңсу, сагыну, үкенү).
10. Символик образларның бирелеше.
11. Табигать күренеше, портретның бирелеше.
Драма әсәренә лингвистик анализ
1. Диалогларның бирелеше.
2. Декорация теле (детальләрнең тыгызлыгы, функциясе).
3. Образларның бирелеше (тирән һәм схематик).
4 Авторның катнашу миссиясе. Текстка ничек керә? (ремаркалар аша шартлы образ, сынландыру аша).
5. Әсәрнең динамикасы нәрсә хисабына ирешелә? (персонажларның хәрәкәтләре, декорациянең тиз алышынуы, сөйләм үзенчәлеге, ремаркалар бирелеше).
6. Эчке монолог.
7. Мимиканың, сүзсез хәрәкәтләрнең роле.
8. Пәрдәләргә, күренешләргә, бүлекләргә бүлүнең әһәмияте.
Тезмә әсәргә лингвистик анализ
1. Образлар табу.
2. Һәр юлдан логик басымлы сүзне табу.
3. Логик басымлы дүрт сүзне тезеп куеп мәгънә табу.
4. Һәр юлдан сузык һәм тартык авазларны табу.
5. Һәр юлдан р, л ны санап алабыз(юлның яңгырашын тәэмин итәләр).
6. Һәр юлдан сузык+борын авазы комбинациясен табу.
7. Йомык авазларны табу (йомык аваз хисабына фразалар киселә).
8. Лексик дәрәҗә, тел-сурәтләү чаралары.
9. Шигырьнең мәгънәви үзәге (сүз, ымлык, сүзтезмә, метафора).
10. Шигырьнең теле.
11. Шигырьнең язылу сәбәбен күрсәткән строфаны табу.
12. Ни өчен шундый исем бирелгән?
13. Барысы ничә сүз? Шуларның күпмесе актив, пассив?
14. Ничә конкрет , ничә абстракт исем?
15. Конкрет исемнәр кайсы поэтик образны ачыклый?
16. Фигыльләр.
17. Сыйфатлар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
annotatsiya.pdf | 235.03 КБ |
beleshmlelek.pdf | 687.42 КБ |
dereske_analiznyn_gomumi_tertibe.pdf | 70.64 КБ |
deresne_analizlau.pdf | 77.75 КБ |
otzyv.pdf | 164.39 КБ |
retsenziya.pdf | 242.91 КБ |
Анализ үрнәкләре | 772.5 КБ |
aforizmnar.docx | 46.72 КБ |
dreslrd_uku_eshchnlegen_motivatsiya_buldyru.docx | 30.84 КБ |
alymnar.docx | 24.54 КБ |
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
1. Сүзне иҗекләргә таркатырга, басымын күрсәтергә. 2. Сүздә ничә аваз һәм ничә хәреф барлыгын билгеләргә. 3. Авазларны һәм хәрефләрне рәттән санап чыгарга. 4. Сузык авазларны рәттән санап чыгарга, әйтелеш-ләрен билгеләп (калынмы-нечкәме, иренләшкәнме-иренләшмәгәнме), сүзнең сингармонизм законына буйсыну-буйсынмавын ачыкларга. 5. Тартык авазларны рәттән санап чыгарга һәм әйтелешләрен билгеләргә (яңгыраумы-саңгыраумы һ.б.). 6. Аваз белән хәрефнең бер-берсенә туры килмәгән очракларын билгеләргә һәм аңлатырга. СҮЗГӘ ФОНЕТИК АНАЛИЗ ЯСАУ Т ӘРТИБЕ
Тикшерү үрнәге . Ничек үтәсе соң кеше булып Гомер дигән шушы сиратны . (Р. Фәйзуллин) 1. Гомер – сүз ике иҗектән тора: го-мер, басым соңгы иҗеккә төшә. 2. Бу сүздә 5 аваз һәм 5 хәреф бар. 3. Авазлар: [гъ], [ө],[м ], [ө], [р]; хәрефләр: “гэ”, “о”, “эм”, “э”, “эр”. 4. Сузык авазлар [ө],[ө], икесе дә нечкә иренләшкән сузыклар. Сүз сингармонизм законына буйсына. 5. Тартык авазлар: [гъ], [м], [р] – барысы да яңгыраулар. 6. а) [гъ] авазыны ң калын укылышын (әйтелешен) күрсәтү өчен, сүзнең беренче иҗегендә “о” хәрефе языла, ләкин [ө] әйтелә; ә) Сүзнең икенче иҗегендә [ө] әйтелә, “е” языла, чөнки “о”, “ө” хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Бу сүз гарәп сүзе булса да, ирен гармониясенә буйсына. СҮЗГӘ ФОНЕТИК АНАЛИЗ ЯСАУ
СҮЗГӘ ЛЕКСИК АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ 1. Сүзнең лексик мәгънәсен һәм аның төрләрен табарга: бер мәгънәле яки күп мәгънәле (күп мәгънәле сүз булса, башка мәгънәләрен аңлатырга). 2. Туры яки күчерелмә мәгънәле булуын күрсәтергә (күчерелмә мәгънәле булса, төрен билгеләргә: метафора, метонимия, синекдоха, вазифа буенча күчеш). 2. Сүзнең омонимын табарга, булса, төрен (саф омоним, омофон, омограф, омоформа) билгеләргә. 3. Сүзнең синонимнарын барларга. 4. Сүзнең антонимын күрсәтергә. 5. Әлеге сүз кергән фразеологизмнарны тупларга. 6. Сүзнең килеп чыгышын (генезисын) билгеләргә: гомумтөрки(татар) сүзе яки алынма сүз (гарәп, фарсы, рус,европа телләре сүзе). 7. Кулланылыш даирәсе ягыннан төрен (гомумхалык сүзе, диалектизм, профессионализм (термин), жаргон, арго) күрсәтергә. 8. Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан төрен билгеләргә: искергән сүз (архаизм, тарихи сүз), неологизм, актив сүз. 9. Эмоциональ-экспрессив катламга мөнәсәбәтен билгеләргә (битараф сүз, көнкүреш сүзе,китапча сүз).
СҮЗГӘ ЛЕКСИК АНАЛИЗ ЯСАУ Тикшерү үрнәге. Дөнья мине Үзгәртте: Еламаска өйрәтте. (Хәсән Туфан) Дөнья 1. Күп мәгънәле сүз: галәмнең бер өлеше; җир шары; безне чолгап алган бар табигать мохит; кешелек җәмгыяте; иҗтимагый чынбарлыкның бер өлкәсе; дөньялык һ.б. 2. Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе – бик күп, зур). 3. Омонимы юк. 4. Дөнья – җиһан, галәм, җир йөзе, җир шары. 5. Дөньялык мәгънәсендә антоним – ахирәт. 6. Фразеологизмнар:дөнья бәясе, дөнья йөзе, дөнья кую, дөнья көтү, дөнья күрү, дөньяга килү, дөнья тигезләнү, дөньяга чыгу, дөньядан китү, дөнья бетү. 7. Гарәп сүзе. 8. Гомумхалык сүзе. 9. Актив сүз. 10. Китапча сүз.
СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕН ТИКШЕРҮ ТӘРТИБЕ 1. Сүз төркемнәрен әйтергә, сүзне мәгънәле кисәкләргә таркатырга, ничә мәгънәле кисәктән торуын әйтергә. 2. Сүзнең тамырын табарга, мисалга 2-3 тамырдаш сүз әйтергә. 3. Кушымчаларның кайсы төркемгә керүләрен билгеләргә. 4. Сүзнең нигезен күрсәтергә
СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕН ТИКШЕРҮ ҮРНӘГЕ Эшчеләребез 1. Эшчеләребез – исем, эш–че–ләр – ебез , 4 мәгънәле кисәктән тора (шартлы билгеләр ярдәмендә күрсәтелә) 2. Сүзнең тамыры – эш, (тамырдаш сүзләр: эшле, эшчән, эшлекле). 3.-че – исем ясагыч кушымча; -ләр - модальлек кушымчасы, күплекне белдерә; - ебез – бәйләгеч кушымча , I зат күплек сандагы тартым кушымчасы. 4. Сүзнең нигезе – эшче.
СҮЗ ЯСАЛЫШЫН ТИКШЕРҮ ТӘРТИБЕ 1.Сүзнең кайсы сүз төркеменнән булуын билгеләргә. 2. Аның ясалыш ысулын аңлатырга. 3. Ясалыш ысулы ягыннан төрен билгеләргә.
СҮЗ ЯСАЛЫШЫН ТИКШЕРҮ ҮРНӘГЕ Эшчән 1. Сыйфат. 2. Тамырга сүз ясагыч кушымча ялгану ысулы белән исемнән сыйфат ясалган. 3. Сүз ясагыч кушымча ялгау ысулы.
МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ Әй, гомернең узуын гына күр әле син, әкәмәт… Бераздан әтисе белән теге абзый, нәрсә турындадыр сөйләшеп, арттарак калдылар. Ә Гөлбану, арбага утырган килеш, урманны күзәтеп бара. – Ай-яй, бу агачның яфраклары сап-сары булган. Абау, әнә тегендә кызыл яфраклар да бар. Ай-һай зур икән урман дигәннәре. Бер дә иге-чиге юк, ахрысы. Нинди генә агачлар юк! Якында гына тукран агач чукый: тук-тук, тук-тук… Ә арба, әле бер, әле икенче ягына авыша-авыша, шыгыр-шыгыр килеп бара. (М.Хәсәнов)
МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ ИСЕМ 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Ялгызлык яки уртаклык исем булуын әйтергә. 3. Санын әйтергә. 4. Килешен әйтергә. 5. Тартым белән төрләнгән яки төрләнмәгән булуын әйтергә. 6. Кайсы сүзгә иярүен, яки кайсы сүзнең аңа ияреп, аның турында ни дә булса хәбәр итүен ачыкларга һәм нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә. 7. Тамыр сүзме, ясалмамы икәнен әйтергә .
Тикшерү үрнәге Урманны - исем, мөстәкыйль сүз төркеме, уртаклык исем, берлек санда, төшем килешендә, тартым белән төрләнмәгән, күзәтеп бара фигыленә ияргән, җөмләдә тәмамлык, тамыр сүз. Әтисе - исем, мөстәкыйль сүз төркеме, уртаклык исем, берлек санда, баш килештә, III зат берлек сандагы тартым белән төрләнгән, калдылар фигыле ияреп килә, җөмләдә ия, тамыр сүз.
ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬ (хикәя, шарт, боерык фигыльләр) 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Затланышлы яки затланышсыз булуын әйтергә. 3. Төркемчәсен билгеләргә. 4. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга. 5. Юнәлешен билгеләргә. 6. Зат-санын күрсәтергә. 7. Заман белән төрләнсә, заманын билгеләргә. 8. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга. 9. Ясалыш төрен әйтергә.
МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ Тикшерү үрнәге. Калдылар - фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышлы; хикәя фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, III зат күплек санда, билгеле үткән заманда, җөмләдә хәбәр, тамыр сүз. Күр - фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышлы; боерык фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, II зат берлек санда, җөмләдә хәбәр, тамыр сүз.
ЗАТЛАНЫШСЫЗ ФИГЫЛЬ (сыйфат фигыль, хәл фигыль, инфинитив) 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен билгеләргә. 3. Барлыкта яки юклыкта булуын әйтергә. 4. Юнәлешен әйтергә. 5. Заман белән төрләнсә, заманын әйтергә. 6. Нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә. 7. Ясалыш ысулын ачыкларга.
Тикшерү үрнәге. Утырган - фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, сыйфат фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, үткән заманда, җөмләдә аерымланган хәл составында (арбага утырган килеш), тамыр сүз. Сөйләшеп - фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, хәл фигыльнең беренче төре, барлыкта, уртаклык юнәлешендә, җөмләдә аерымланган хәл составында (нәрсә турындадыр сөйләшеп), тамыр сүз.
ИСЕМ ФИГЫЛЬ 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен билгеләргә. 3. Барлыкта яки юклыкта булуын әйтергә. 4. Юнәлешен әйтергә. 5. Санын күрсәтергә. 6. Килешен билгеләргә. 7. Тартым белән төрләнү-төрләнмәвен әйтергә. 8. Нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә. 9. Ясалыш ысулын әйтергә .
Тикшерү үрнәге. Узуын ( күр) - фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, исем фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, берлек санда, төшем килешендә, III зат берлек сандагы тартым белән төрләнгән, җөмләдә тәмамлык , тамыр сүз.
СЫЙФАТ 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Асыл яки нисби сыйфат икәнен ачыкларга. 3. Дәрәҗәсен ачыкларга. 4. Исемләшкән очракта, нәрсә белән төрләнүен язарга. 5. Нинди җөмлә кисәге икәнен билгеләргә. 6. Ясалыш төрен әйтергә. Тикшерү үрнәге. Кызыл (яфраклар) - сыйфат, мөстәкыйль сүз төркеме, асыл сыйфат, гади дәрәҗәдә, җөмләдә аергыч, тамыр сүз.
САН 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын яки мөстәкыйль кулланылуын аңлатырга. 4. Исемләшкән очракта, нәрсә белән төрләнүен язарга. 5. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә. 6. Ясалыш төрен әйтергә. Тикшерү үрнәге. Икенче (якка) - сан, мөстәкыйль сүз төркеме, тәртип саны, исемне ачыклый, җөмләдә аергыч, тамыр сан .
РӘВЕШ 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга. 4. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә. 5. Ясалыш төрен ачыкларга. Тикшерү үрнәге. Бераздан (калдылар) - рәвеш , мөстәкыйль сүз төркеме, вакыт рәвеше, фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклый җөмләдә вакыт хәле, кушма сүз.
АЛМАШЛЫК 1. Сү з төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Төрләнсә, нәрсә белән төрләнүен әйтергә. 4. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә. 5. Ясалыш төрен әйтергә. Тикшерү үрнәге Нинди (агачлар) - а лмашлык, мөстәкыйль сүз төркеме, сорау алмашлыгы, исемне ачыклый, җөмләдә аергыч, тамыр сүз.
АВАЗ ИЯРТЕМЕ 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Мәгънәсен аңлатырга. 3. Җөмләнең нинди кисәге булуын билгеләргә. 4. Ясалышын аңлатырга . Тикшерү үрнәге. Шыгыр–шыгыр - а ваз ияртеме, мөстәкыйль сүз төркеме, тәгәрмәч тавышын белдерә, рәвеш хәле составында, парлы сүз.
БӘЙЛЕК 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Таләп иткән килеше буенча төркемчәсен әйтергә. 3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә. Тикшерү үрнәге. Белән - б әйләгеч сүз төркеме, баш килешне (алмашлыкларда – иялек килешен) сораучы бәйлек, сүзләрне бәйли (әти белән теге абзый). ТЕРКӘГЕЧ 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә. Тикшерү үрнәге. Ә - те ркәгеч, бәйләгеч сүз төркеме, тезүче теркәгеч (каршы куючы), җөмләләрне бәйли.
КИСӘКЧӘ 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Кайсы сүзгә яки тулаем җөмләгә каравын ачыкларга. Тикшерү үрнәге. Гына - кисәкчә , модаль сүз төркеме, чикләүче кисәкчә, янында сүзенә карый. ХӘБӘРЛЕК СҮЗ 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Хәбәрлек сүзнең мәгънәсен аңлатырга. 3. Җөмләдә нинди кисәк булуын ачыкларга. Тикшерү үрнәге . Бар - хә бәрлек сүз, модаль сүз төркеме, раслау мәгънәсе, яфракларның бар икәнен хәбәр итә, җөмләдә хәбәр.
ЫМЛЫК 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. Тикшерү үрнәге. Ай-яй - ым лык, модаль сүз төркеме, гаҗәпләнүне белдерә (ай-яй, сап-сары булган).
СИНТАКСИК АНАЛИЗ СҮЗТЕЗМӘЛӘРНЕ АНАЛИЗЛАУ 1. Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып чыгару. 2. Сүз төркемнәрен билгеләргә. 3. Гадиме, катлаулымы икәнен билгеләү. 4. Иярүче һәм ияртүче сүзне билгеләү. Ияртүче сүздән чыгып, иярүчегә сорау кую. 5. Ияртүче сүздән чыгып, билгеләмә бирү (исем сүзтезмә, сыйфат с., фигыль с., рәвеш с., сан с., алмашлык с.) 6. Компонентлары арасында мәгънә мөнәсәбәтен билгеләү. 7. Компонентлары арасындагы грамматик бәйләүче чараларны күрсәтү. Искәрмә. Ия белән хәбәр, тезмә сүзләр сүзтезмә була алмыйлар. Фразеологик әйтелмәләр тотрыклы сүзтезмәләр булалар. Сүзтезмәләр ике мөстәкыйль сүз төркеменнән генә төзеләләр
Анализ үрнәге Машина килеп туктап, Фидая чыгуга, хатын-кызлар кулларын сузып, хуплап, ачык йөз белән аңа таба атладылар, кочаклап аркасыннан каккаладылар. (М. Маликова) Хуплап атладылар – гади сүзтезмә, ияртүче сүз – атладылар, иярүче сүз – хуплап. Бу - фигыль сүзтезмә. Процессның үтәлү рәвешен белдерә. Бәйләүче чара - хәл фигыль (-п) кушымчасы. Ачык йөз белән атладылар – катлаулы сүзтезмә, ияртүче сүз – атладылар, иярүче сүз – ачык йөз белән. Бу – фигыль сүзтезмә. Эш-хәлнең үтәлү рәвешен белдерә. Бәйләүче чара – белән бәйлеге.
ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕ ЯГЫННАН ТИКШЕРҮ 1. Ияне һәм хәбәрне табарга, аларның төрен билгеләргә, нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтергә. 2. Ия группасындагы җөмлә кисәкләрен тикшерергә, аларның нинди җөмлә кисәге икәнен, нинди сүз төркеме белән белдерелүен, бәйләүче чарасын әйтергә. 3. Хәбәр группасындагы җөмлә кисәкләрен тикшерергә, аларның нинди җөмлә кисәге икәнен, нинди сүз төркеме белән белдерелүен, бәйләүче чарасын әйтергә.
Тикшерү үрнәге. Мин яр өстеннән елгага карап торам. (Ф.Я.) Мин – гади ия, зат алмашлыгы белән белдерелгән; карап торам – кушма фигыль хәбәр, хәл һәм хикәя фигыльләр белән белдерелгән ; елгага - кыек тәмамлык, исем белән белдерелгән, карап торам сүзенә юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән; яр өстеннән – хәл (урын хәле), исем һәм бәйлек сүз белән белдерелгән, карап торам сүзенә бәйлек сүз белән ярдәмендә бәйләнгән;
Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе 1.Җөмләнең гади икәнлеген билгеләргә. 2. Җәенкеме – җыйнакмы булуын әйтергә. 3. Тулымы – кимме булуын ачыкларга. 4. Составы ягыннан төрен билгеләргә. 5. Раслаумы – инкарьме икәнен әйтергә. 6.Әйтү максаты ягыннан төрен билгеләргә. 7. Анда эндәш һәм кереш сүзләр, тиңдәш һәм аерымланган кисәкләрнең булу – булмавын ачыклап әйтергә.
Тикшерү тәртибе Йомшак ябалак карлы кышкы кичләр , озын төннәр әнә шундый уйлар эчендә үтте. (М.Мәһдиев) Бу – гади, җәенке, тулы, ике составлы, раслау, хикәя җөмлә, тиңдәш ияләр (кичләр, төннәр) белән катлауландырылган. Кичләр, төннәр – гади ияләр, исемнәр белән белдерелгән; үтте – гади фигыль хәбәр, үткән заман хикәя фигыль белән белдерелгән. Йомшак ябалак карлы кышкы – аергычлар, кичке сүзенә ияргәннәр, нинди? соравына җавап бирәләр, сыйфатлар белән белдерелгәннәр;
озын – аергыч, төннәр сүзенә ияргән, нинди? соравына җавап бирә, сыйфат белән белдерелгән; шундый – аергыч, уйлар сүзенә ияргән, нинди? соравына җавап бирә, күрсәтү алмашлыгы белән белдерелгән; уйлар эчендә - хәл, вакыт хәле, үтте сүзенә ияргән, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап бирә, бәйлек сүз белән килгән, исем белән белдерелгән.
ТЕЗМӘ КУШМА ҖӨМЛӘНЕ ТИКШЕРҮ 1. Җөмләнең тезмә кушма җөмлә икәнлеген әйтергә, аның эчендәге гади җөмләләрнең грамматик нигезләрен аерып күрсәтергә. 2.Кушма җөмләдәге гади җөмләләрнең үзара тезү юлы белән бәйләнүен әйтергә, бәйләүче чараларны күрсәтергә. 3. Кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына тыныш билгесенең ни өчен куелуын аңлатырга. 4. Схемасын төзергә.
(1) Бу минутта Сәет үзенең ялгызлыгын оныткан , (2) ул хәзер чын мәгънәсендә бәхетле кеше иде . (Г.Б.) Бу – тезмә кушма җөмлә, ул ике җөмләдән тора. Беренче грамматик нигез – Сәет оныткан; Икенче җөмләнең грамматик нигезе – ул бәхетле кеше иде. Җөмләләр үзара тезү юлы белән бәйләнгән, бәйләүче чара – санау интонациясе. Санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән җөмләләр арасына өтер куела. Җөмләнең схемасы: [ ],[ ]. Бу – теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.
ИЯРЧЕНЛЕ КУШМА ҖӨМЛӘНЕ ТИКШЕРҮ 1. Җөмләнең иярченле кушма җөмлә икәнен әйтергә, грамматик нигезләрне күрсәтергә. 2. Баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтергә. 3. Иярчен җөмләнең төзелеш һәм мәгънә ягыннан төрен билгеләргә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтергә. 4. Иярчен һәм баш җөмләләр арасына нинди тыныш билгесенең ни өчен куелуын яки куелмавын аңлатырга. 5. Җөмлә төзелешен күрсәткән схема төзергә.
2 112 Тикшерү үрнәге. (1) Берәве дә өшемәгән , туңмаган , (2) әйтерсең лә кыш бөтенләй булмаган . (Җ.Д.) Бу – иярченле кушма җөмлә. Грамматик нигезләре: беренче җөмләдә – берәве дә өшемәгән, туңмаган, икенчесендә – кыш булмаган. Беренче җөмлә – баш җөмлә, икенчесе – иярчен җөмлә. Иярчен җөмлә – аналитик рәвеш җөмлә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чара – әйтерсең лә теркәгеч сүзе. Баш һәм иярчен җөмләләр арасына өтер куела, чөнки алар теркәгеч сүз ярдәмендә бәйләнгәннәр. 1 Җөмләнең схемасы: ни рәвешле? [ … ], (әйтерсең лә …) 2 Иярчен җөмлә – аналитик хәл ( рәвеш) җөмлә.
КҮП ИЯРЧЕНЛЕ КУШМА ҖӨМЛӘНЕ ТИКШЕРҮ 1. Грамматик үзәкләрне билгеләп, баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтергә, соңгыларының төзелешен һәм мәгънә ягыннан төрләрен, бәйләүче чараларын әйтергә. 2. Схема төзергә. 3. Схема буенча катлаулы кушма җөмләнең төрен әйтергә.
Тикшерү үрнәге. (1) Очы-кырые күренмәгән (2) бу күкрәп үскән иген шулкадәр якын , (3) хәтта башакларның бер-берсенә ышкылып кыштырдаулары ишетелә . (Ә.Еники) Грамматик үзәкләр: 1) Очы-кырые күренмәгән; 2) иген якын; 3) кыштырдаулары ишетелә. Икенче җөмлә – баш җөмлә, беренче һәм өченче җөмләләр – иярчен җөмләләр. Беренче иярчен җөмлә – синтетик аергыч җөмлә, бәйләүче чарасы – -гән кушымчасы; өченче җөмлә – аналитик иярчен күләм җөмлә, бәйләүче чарасы – шулкадәр мөнәсәбәтле сүзе. Беренче иярчен җөмләдән соң өтер куелмый, чөнки ул үзе ачыклаган сүз белән янәшә килгән, икенче һәм өченче җөмләләр арасында өтер куела, чөнки бәйләүче чара – шулкадәр ялгызак мөнәсәбәтле сүзе, әйтү максаты буенча бу хикәя җөмлә, шуңа күрә җөмлә ахырына өтер куела.
3333 Нинди? Никадәр? (… -гән) [… шулкадәр …], (…). 1 = Бу – тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә. 2 3
Предварительный просмотр:
Афоризмнар
Телен тыя алмаган кешегә ышанырга ярамый. (Махатма Ганди)
Вак гамәлләр вак адәмнәрне тудыра. (Бенджамин Дизраэли)
Һәрвакыт вакыты юклыкка зарланучылар, гадәттә, бернәрсә дә эшләмиләр. (Георг Кристоф Лихтенберг)
Кеше үзе түгел, ә аның гамәлләре мактауга лаек. (Мишель де Монтень)
Ахмакларга бер җавап бар – дәшми калу. (Унсур әл Маали)
Акыллы кеше аздан гына да бәхетле, ә ахмакка һәрвакыт җитми, шуңа күрә бик күп кешеләр бәхетсез. (Франсуа де Ларошфуко)
Җанына тынгы тапмаган кеше беркайчан да тынычлык таба алмый. (Франсуа де Ларошфуко)
Киңәш бирергә була, ләкин шул киңәшне куллану өчен акыл биреп булмый. (Франсуа де Ларошфуко)
Мәгънәсез сүзгә караганда иярсез ат ышанычлырак. (Феофраст)
Кеше үзе ышанасы килгән әйберләргә бик теләп ышына. (Юлий Цезарь)
Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк. (Цицерон)
Җинаятьчелеккә юл куюның иң ышанычлы ысулы – җаваплылык булмау. (Цицерон)
Кешегә кайда яшәү кыен – аның төрмәсе шунда. (Эпиктет)
Ишәк арыслан тиресе ябынса да, үзенчә кычкыруы белән тотыла. (Эзоп)
Вак-төяк ярдәм итүләрдән баш тартма: зуррагына да сәләтле диярләр. (Эпикур)
Дошманнан үч алуның иң яхшы ысулы – аңа охшамау. (Аврелий)
Иң җирәнгеч сыйфат – үз-үзеңне кызгану. (Аврелий)
Ялагайлар кулына эләккәнче, козгыннар кулына эләк. Козгыннар үлгәннәрне ашый, ә тегеләре – тереләрне. (Антисфен)
Иң кирәкле белем – кирәксезне оныта алу белеме. (Антисфен)
Акыллы кеше күңел ачу чаралары артыннан түгел, ә үзенә күңелсезлекләр китерми торган әйберләрне булдыру артыннан чаба. (Аристотель)
Яхшы әйбер начарайса, ул бигрәк тә начар. (Аристотель)
Артык зур вәгъдәләр ышанычны киметә. (Гораций)
Тормышның кыска икәнен исеңдә тотып яшә. (Гораций)
Пычрак савытка нәрсә салсаң да әчи. (Гораций)
Бернигә дә ышанмыйча һәм беркемнән дә курыкмыйча яшәгән кешене генә ирекле дип атап була. (Демокрит)
Оят гамәлләр кылучыларның күпчелеге бик матур чыгышлар ясый. (Демокрит)
Кызып киткәндә кылынган гөнаһларның гафу ителүенә өмет бар, әмма тәкәбберлек белән эшләнгән бозыклыкның гафу ителүенә өмет юк. (Суфьян әс-Саури)
Дөнья тормышының рәхәтлеге күләгә кебек – без аны теләмичә алга йөгерсәк, ул арттан килә, ә инде тотынырга теләсәк, ул кача. (Сәгъди Хаҗи)
Яшьлек ул – бик тиз узып китә торган җитешсезлек. (Иоган Вольфганг Гёте)
Киңәшне бушлай бирәләр, чөнки аны сатып алучы юк. (Жан Пти-Сенн)
Янәшәмдә һәрчак ярдәм итеп, булышып торучы ышанычлы кеше – ул мин үзем. (Луиза Л.Хей)
Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас. (М.Максут)
Кеше баштан аякка кадәр түгел, баштан күккә кадәр үлчәнә. (Конфуций)
Тормыштагы иң зур бәхет – сине яратуларына ышаныч. (Виктор Гюго)
Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла. (Джо Уайдер)
Мәхәббәт – ул мәңге карап торырлык көзгедәй күл өсте түгел. Анда су артып һәм кимеп тора, анда һәлакәткә очраган корабль ватыклары да, су астында калган шәһәрләр дә, сигезаяклар да, давыллар да, алтын тутырылган сандыклар да, энҗеләр дә бар. Ләкин энҗеләре бик тирәндә ята… Аларны табып алырга, алар өчен тир түгәргә кирәк. (Ремарк)
Кешене бәяләр һәм хәлен аңлар өчен, ким дигәндә, аның бәхетсезлегенә, кичерешләренә, аның серләренә үтеп керергә кирәк.(Оноре де Бальзак)
Чамадан тыш игътибар бирүебез аркасында без бәхетсезлекләрне үзебез чакыртып китерәбез. (Жорж Санд)
Комсызлык белән бәхетнең очрашканнары юк. Алар бер-берсен белмиләр. (Бенджамин Франклин)
Башкалар өчен якты нур булу-кеше ирешә алырлык иң зур бәхет. Ул чакта аны бернинди газап та, әрнү дә, кайгы-хәсрәт тә, мохтаҗлык та куркытмый. (Феликс Дзержинский)
Бәхеткә теләкләрнең артык күплеге һәм аларның бөтенесен канәгатьләндерергә теләү комачаулый. (Артуро Граф)
Иҗат – гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул. Иҗат ике канатлы ул: яхшыны исбат итү, яманны инкар итү ул, яхшылыкка мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт ул!(Хәсән Туфан)
Тәрбия ул – яхшы гадәтләргә өйрәтү. (Платон)
Язмыш сиңа җылы елмайганда, кеше булып калу җиңел, ә менә киресенчә булганда, күпкә авыррак. (Франсуа де Ларошфуко)
Чын мәхәббәт – бик сирәк күренеш, ә чын дуслык тагын да сирәгрәк очрый. (Франсуа де Ларошфуко)
Бары тик көчле характерлы кешеләр генә йомшак була ала: калганнарның йомшаклыгы көчсезлектән килә. Ул көчсезлек вакыт белән явызлыкка әйләнә. (Франсуа де Ларошфуко)
Күп очракларда үз-үзеңне нәрсәгә дә булса мәҗбүр итүгә караганда башкаларның фикеренә буйсыну күпкә җиңелрәк. (Франсуа де Ларошфуко)
Салават күпере турында хыялланасың икән, яңгыр астында калырга әзер бул. (Долли Партон)
Кешеләр барыннан да бигрәк үзләренә кагылмаган әйберләр белән кызыксына. (Джордж Бернард Шоу)
Кем беләндер усал шаяртасыз икән, шул ук сүзләрне үз адресыгызга да ишетергә әзер булыгыз. (Джонатан Свифт)
Бик азлар гына бүгенге көн белән яши. Күпчелек соңрак яшәргә җыена. (Джонатан Свифт)
Ялагайлык – ахмаклар ризыгы, ләкин күпме акыллы кешеләр вакыт-вакыт шушы ризыкны чемченергә әзер. (Джонатан Свифт)
Дөньяда чын гений туганны барлык ахмакларның аңа каршы көрәшкә берләшүеннән белергә була. (Джонатан Свифт)
Китап- акыл баласы. (Джонатан Свифт)
Иң авыр эш – берни дә эшләмәү. (Оскар Уайльд)
Яхшылыкның көче беткәндә, ул яманлыкка әйләнә. (Оскар Уайльд)
Бәхетле чагыңда – сабыр, хәсрәт килгәндә акыллы булып кал. (Периандр)
Хәсрәт күрмәгән һәрвакыт бала булып кала. (Никколо Томмазео)
Кечкенә хәсрәтләр безне чыгырдан чыгара, ә зурлары үз асылыбызга кайтырга мәҗбүр итә. (Жан Поль Рихтер)
Һәркем үз өлешенә тигән авырлыкларна дөньядагы иң зур авыорлыклар дип саный. (Герман Гессе)
Сулышы һәм акылы булган кеше еларга да тиеш. (Жан-Жак Руссо)
Иң авыр юлны сайлагыз – анда конкурентлар да булмас. (Шарль де Голь)
Максатка ирешү өчен бер генә нәрсә кирә: алга бару. (Оноре де Бальзак)
Меңәрләгән чакрымга сузылган сәяхәт тә бренче адымнан башлана. (Лао Цзы)
Үзебезнең кем икәнлегебезне беләбез, кем булырга мөмкин икәнлегебне белмибез. (Вильям Шекспир)
Үзегезгә үзегез ышаныгыз, ничек яшәргә кирәклеген аңларсыз. (Иоганн Гете)
Яхшы яшәлгән гомер – озын гомер. (Леонардо да Винчи)
Тормыш беркайчан да гадел түгел. Безнең күпчелегеб өчен аның шундый булуы файдагадыр. (Оскар Уайльд)
Тормыш белән әңгәмәдә аның сораулары түгел, безнең җаваплар мөһим. (Марина Цветаева)
Үзенең максатын тормышка ашырудан тәм табучы гына ирекле була ала. (Цицерон)
Үзең дә яшә, башкаларга да яшәргә ирек бир. (Гавриил Державин)
Үзебезне үзебез мактап тормасак, башкаларның мактавы гына безне боза алмас иде. (Франсуа де Ларошфуко)
Кемдер безгә яхшылык эшли икән, ул эшләгән начарлыкны да тыныч кына кичерергә тиешсең. (Франсуа де Ларошфуко)
Кайда өмет, шунда шөбһә. Шөбһә өмет белән тулы. Өмет тә шөбһә эчендә. (Франсуа де Ларошфуко)
Чама хисен югалтсаң, иң матур әйбер дә иң ямьсезгә әйләнә. (Демокрит)
Яхшылык эшләгәндә сак бул, яхшылыгың үзеңә начарлык булып әйләнеп кайтмасын. (Демокрит)
Ахмакларны мактаучылар аларга зур зыян сала. (Демокрит)
Тән чире кебек үк яшәү рәвешенең дә чире була. (Демокрит)
Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас. (Ризаэддин Фәхретдин)
Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк. (Сократ)
Бернинди максатсыз нәрсә дә булса эшләү берни дә эшләмәүгә караганда күпкә яхшырак. (Сократ)
Сүз – эшнең күләгәсе. (Демокрит)
Кәгазь бар нәрсәгә дә түзә. (Цицерон)
Балалар күбрәк аларның үзләре белән сөйләшмәгәндә ишетәләр. (Элеонора Рузвельт)
Могҗизалар балачакта гына була. (Владислав Гжегорчик)
Байлык саранлыкны киметми. (Саллюстий)
Танып-белү гаҗәпләнүдән башлана. (Аристотель)
Кеше үзенең надан икәнлеген аңлый икән, димәк, ул инде надан түгел дигән сүз. (Публилий)
Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала. (Роберт Кеннеди)
Кирәкле әйбер һәрчак бик кыйммәт була. (Катон)
Балалар – картлыктагы юаныч, шул ук вакытта алар ул картлыкның тизрәк килеп җитүенә сәбәпче дә. (Лионел Кауфман)
Һәркемнән ул бирә алган әйберне генә сорарга кирәк. (А. Сент-Экзюпери)
Артык ышансагыз, сезне алдарга мөмкиннәр, ләкин кешеләргә ышанмау белән сез үзегезне мәңгелек газапларга дучар итәсез. (Ф.Крейн)
Тәрбияче үзе дә тәрбияле булырга тиеш. (Карл Маркс)
Салават күперен күрергә хыялланасың икән, яңгыр астында калудан курыкма. (Долли Партон)
Белем акылыңны артык эшкә җикмичә генә яшәргә мөмкинлек бирә. (Альберт Эдуард Уиггам)
Иң яхшы дәресне имтиханнар бирә. (Славомир Врублевский)
Белем алыр өчен, акча кирәк. Ә наданлык өчен тагын да күбрәк түләргә туры килә. (Клаус Мозер)
Дуслык – тигезлек ул. (Пифагор)
Дус – сезнең хакта барысын да белә һәм шуңа да карамастан сезне ярата торган кеше. (Джон Аулер)
Ул хәл үз башыңнан үткән үткән очракта гына башкаларны аңлыйсың. (Кшиштоф Конколевский)
Кагыйдәләр барлык кешеләр өчен дә бер, ташламалар гына төрле. (Данил Рудый)
Үзең белән гайбәт сөйләшкән кеше синең турыда да гайбәт сөйләячәк. (Испан әйтеме)
Бәхетнең чагыштыру дәрәҗәсе юк. (Жорис де Брюйн)
Фәнне өйрәнгәндә, кагыйдәләргә караганда мисаллар файдалырак. (Исаак Ньютон)
Миллионның көче – нульләрендә. (Габриель Лауб)
Балаларыгызны күз яшен түгәргә мәҗбүр итмәгез, юкса сезнең каберегез өстендә түгәргә күз яшьләре калмас… (Пифагор)
Акчаны акча тудыра (Томас Фуллер)
Булдыра алучыга караганда теләгән кеше күбрәк эшли (Г.Мари)
Чын ир-ат бумеранг кебек: ул һичшиксез әйләнеп кайтырга тиеш. Ләкин моның өчен аны ыргыта белергә кирәк. (Виктор Гюго)
Бәхетле булыр өчен, бәхеткә ия булу гына җитми, аңа лаек була белергә дә кирәк. (Виктор Гюго)
Тормыш белән диалогта аның соравы түгел, ә безнең җавап мөһим. (Марина Цветаева)
Гаилә тормышы – проза, буйдак тормышы – поэзия. (Борис Куртиер)
Үткәннәре генә түгел, бүгенгесе дә бөек булса гына халык бөек санала. (Зөлфәт Хәким)
Эшне тиешенчә башкарырга вакыт беркайчан да җитми, ә менә аны яңадан эшләргә вакыт табыла. (Мескимен законы)
Бәхеткә мохтаҗ булмаган кеше – иң бәхетлесе. (Сенека Луций Анней)
Байлык – диңгез суы кебек: күбрәк эчкән саен, сусау көчәя генә бара. (Артур Шопенгауэр)
Мәхәббәте аз булган кеше мәхәббәт турында күп сөйли. Яратырга сәләтле кеше сөйләми. Ул ярата. (Зөлфәт Хәким)
Яшьлек – тиз узучы авыру. (Иоганн Вольфганг Гёте)
Авызын томалаганга карап кына кешенең фикере үзгәрми. (Джон Морли)
Юлсыз йөгергән кешене юлдан йөгергән аксак та узып китә. (Ф.Бэкон)
Кеше кирпеч кебек: күбрәк пешкән саен катылана бара. (Стивенсон Р.)
Балаңны дәшмәскә өйрәт, сөйләшергә алар үзләре өйрәнә. (Стивенсон Р.)
Никах – бәхәсләр белән үрелеп барган озак сөйләшү. (Стивенсон Р.)
Бөтен бәхетле гаиләләр дә бер-берсенә охшаган, ә бәхетсезләре һәркайсы үзенчә бәхетсез. (Л.Н.Толстой)
Туган илгә мәхәббәт гаиләдән башлана. (Ф.Бэкон)
Яла, гадәттә, намуслы кешеләргә һөҗүм итә; корт та җимешнең асылын ашый бит. (Джонатан Свифт)
Оят һәм намус – күлмәк кебек: пычранган саен кадере кими. (Апулей)
Пыяла йортта яшәсәң, башкаларга таш атма. (Стивенсон)
Нәрсәнедер аңламаган кеше надан түгел. Аңламаган очракта да аңлаган кебек эш итүче надан. (Ш.Рише)
Сәләтең булмаган җиргә тыгылма. (Я.Коменский)
Сай акыл кешене көтүләргә туплый. (С.Давлатов)
Кешеләрнең язмыш дигәннәре – аларның ахмаклыклары җыелмасы. (А.Шопенгауэр)
Диңгезнең меңләгән елгалардан бүләк җыюының сәбәбе – аның түбәндәрәк торуында. Шул сәбәпле ул меңәрләгән елгаларга хуҗа булып тора. Башкалардан өстен булырга теләгән акыл иясе дә үзен алардан түбәндәрәк тота. (Лао-Цзы)
Бер акыл иясен тапканчы, мең галимне очратырсың. (М.Клингер)
Эгоистка әйләнә-тирә үз портреты өчен кыса булып кына күренә. (Ж.Пети-Сан)
Һәркем үзе аңлаганча ишетә. (Плафт)
Ахмак үзен күрсеннәр өчен алга чыга, акыллы күпне күрер өчен артка кала. (Кармен Сильва)
Азрак сөйләшкән кеше акыллырак булып күренә. (Максим Горький)
Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе – дин өйрәтеп калдыру. (Ризаэддин Фәхреддин)
Нәфрәт белән башланган нәрсә оялу белән тәмамлана. (Л.Н.Толстой)
Кешене мактау – аңа өстәмә җаваплылык йөкләү өчен иң кулай мизгел. (Ли Якокка)
Сүз ул – гәүһәр, аның кадерен белсәң, таләп белән бу сүздә фикер йөртсәң. (Мөхәммәдьяр)
Тидермә һичберәүгә син ачы тел, әгәр дә ул тидерсә, син бары көл. (Габдерәхим Утыз Имәни)
Гомер ничек кенә үтмәсен, кеше һаман киләчәкне уйлап яшәргә гадәтләнгән инде ул. (Әмирхан Еники)
Мүкләнгән кеше – тормышта үзен югалткан кеше. (Габдрахман Әпсәләмов)
Өмете беткән кешенең өмете – үлем генә. (Ризаэддин Фәхреддин)
Ата-ананың ризалыгы – зур мирас. (Гораций)
Якын дустым, сиңа миннән киңәш шул: кешеләргә сереңне сөйләмәс бул. (Габдулла Тукай)
Агач башыннан егылган кеше хәлен агач башыннан егылган кеше генә белә ала. (Суфи Аллһияр)
Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут белән. (Габделҗәббар Кандалый)
Дөньяда шулай яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын. (Муса Җәлил)
Туганлык кадерен белсә – туган ул, әгәр белмәсә – бер ачы суган ул!(Габделҗәббар Кандалый)
Хыял – безнең өчен чит бер нәрсә, һәрбер теләк – якын киләчәк. (Һади Такташ)
Кешегә бурычлы булдың – аның колы булдың. (Каюм Насыйри)
Адәм балаларының бәхетләре – хатыннар кулында. (Сәйф Сараи)
Кеше үзенең хатасын заманага йөкләтә. (Ризаэддин Фәхреддин)
Аз гына белү өчен дә күп укырга кирәк. (Ш.Монтескье)
Еш кабатлый башласаң, дөрес фикер дә көчен югалта. (Андре Моруа)
Яшьлектә кеше өйрәнә, ә картлыкта аңлый. (Эбнер-Эшенбах)
Мәхәббәт уңышка тиң: артыннан куганны яратмый.(Т.Готье)
Әгәр нинди дә булса бер эшне башкарганда икеләнсәң, кешеләрне рәнҗетми торган тараф тот. (Сәйф Сараи)
Эчәр су да чамасы кадәр генә булса яхшы. (Котб)
Мәхәббәт кешене матур итә. (Гадел Кутуй)
Акчаны саклап тоту аны эшләп табуга караганда авыррак. (М.Монтень)
Ике кешенең дә бер үк нәрсә эшләве алар икесе дә бер үк нәрсә китереп чыгарачак дигән сүз түгел. (Эстебан де Эсмир)
Үзе башкаларны хөрмәт иткән кеше генә хөрмәткә лаек. (В.А.Сухомлинский)
Кеше олырак булган саен, җил дә ныграк исә һәм һәрвакыт каршыга. (Джек Николсон)
Күралмау – көчсезләр эше. (Альфонс Доде)
Көннәр шундый озын, еллар шундый кыска. (Альфонс Доде)
Хаклык эзләүчегә ышаныгыз, аны таптым диючегә ышанып бетмәгез. (Андре Жид)
Әхлаклылык бәхет табарга түгел, бәхеткә лаек булырга өйрәтә. (Иммануил Кант)
Уйлау – үз-үзең белән бәхәскә керү. (Иммануил Кант)
Әгәр кеше юләрлекләр эшләүдән курыкмый икән, димәк, ул әле яшь дигән сүз. (Петр Капица)
Талантның төп билгесе – кешенең үзе нәрсә теләгәнен белүе. (Петр Капица)
Кешенең исеме – туган телендә яңгыраган иң татлы һәм иң әһәмиятле аваз. (Дейл Карнеги)
Бәхәстә җиңүнең бердәнбер ысулы – аңа катнашмау. (Дейл Карнеги)
Үз-үзеңне хөрмәт ит, һәм сине башкалар да хөрмәт итәчәк. (Александр Дюма)
Ялгышка меңәрләгән адымнар илтә, ә дөреслеккә юл бер генә. (Жан Жак Русо)
Күңел көрлеге – сәламәтлектә, акыл көрлеге – белемдә. (Фалес)
Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе – белгәнне дөрес итеп куллану. (Р.Декарт)
Авыз – акыл капкачы. Капкаң гел ачык торса, акылың югалырга мөмкин. (Антон Лигов)
Ир-ат гашыйк булганы өчен өйләнә, хатын-кыз кияүгә чыгу өчен гашыйк була. (Анри Дювернуа)
Бөтенесе дә хәтерсезлектән зарлана, акылым юк дип зарланучылар гына юк. (Ф.Ларошфуко)
Киңәшмәләргә соңга калма, беренче рәттә утырырга туры киләчәк. (Томас Эдисон)
Яхшы эшләреңне онытмаучылар аз булса да булыр, әмма син үзеңнең хата эшләреңне онытма. (Ризаэддин Фәхреддин)
Яшь чакта без яратыр өчен яшибез, ә картлыкта яшәр өчен яратабыз. (Сент-Эвремон)
Син бервакытта да үзең хакында үз фикереңне әйтмә. Аны башкаларга калдыр. (Кәрим Тинчурин)
Хаталанулар күп инде ул, ләкин үзең җибәргән хаталарны башкаларга сылтау очраклары тагын да күбрәк. (Якоб законы)
Кеше белән аның үзе турында сөйләшсәгез, ул сезне сәгатьләр буе тыңлаячак. (Бенджамин Дизраэли)
Әгәр дә кемдер сезнең аяк табанын ялый икән, тизрәк басып сытыгыз, юкса тешләп алуы бар! (Поль Валери)
Кешенең ахмаклыгына дәлил – бер-беренә дошман булган ике кешене дус итеп тотуыдыр. (Ризаэддин Фәхреддин)
Өч нәрсә күңелгә кайгы китерер: яман юлдаш, яман хатын, яман холык. (Әбелмәних Каргалый)
Үзегезгә ышана башлагыз һәм сез ничек яшәргә кирәклеген шундук аңларсыз. (Иоганн Гёте)
Акча барда бар да дуст шул, бар да яр; акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр. (Габдулла Тукай)
Һәртөрле мәхәббәт үзенә күрә матур һәм дөрес, әмма ул башта түгел, йөрәктә булырга тиеш. (В.Белинский)
Үзебезгә үзебез хөкем чыгарып карыйк: без усал, усал булдык һәм усал булачакбыз. (Сенека)
Тугрылык – максатка бара торган юлларның һәм кыскасы, һәм яхшысы. (Ризаэддин Фәхреддин)
Әгәр сез үзегезне инде икенче көн рәттән бәхетле хис итәсез икән, димәк, сезлән нәрсәнедер яшерәләр. (Андре Моруа)
Дошманнарыгызны дошман күрмәгез, бергә эшләргә туры килмәгәе. (Эссар)
Мәхәббәт акылсызларны акыллы итсә, акыллыларны акылсыз итә. (П.Буаст)
Кешенең бөеклеге буй белән үлчәнмәгән кебек, халыкның да бөеклеге сан белән билгеләнми. (Виктор Гюго)
Балаларны тәрбияле итүнең иң яхшы ысулы – аларны бәхетле итү. (Оскар Уальд)
Без еш кына балаларыбызны үзебез хыялланганча күрәбез. (Вальдемар Лысяк)
Балаларыңны дәшми торырга өйрәт. Сөйләшергә алар үзләре дә өйрәнерләр. (Бенджамин Франклин)
Өйләнгәнче, минем бала тәрбияләүгә кагылышлы алты теориям бар иде: хәзер минем алты балам бар, бер генә теориям дә юк. (Джон Уилмот)
Начарлык үзеннән-үзе эшләнә, ә яхшылык эшләү өчен тырышырга кирәк. (Муртазаев А.К.)
Намуслы кешеләр оятсызларның кабахәтлеге алдында кызарып башларын ия торган начар гадәткә ия. (Белинский В.Г.)
Балаларны өйрәтергә кирәкми, аларга үрнәк күрсәтергә кирәк. (Жозеф Жубер)
Атны су янына китереп була, эчәргә мәҗбүр итеп булмый. (Инглиз мәкале)
Яхшылык – начарлык эшләмәү генә түгел, ә начарлык эшләргә теләк булмау. (Демокрит)
Суд залына үзеңнең дә гөнаһлы икәнеңне белеп кер. (Ф.М.Достоевский)
Халыкныкы халыкта саклана. (Әмирхан Еники)
Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат – аның күңел байлыгы, теле, сәнгате. (Гариф Ахунов)
Үз халкыңның шанлы тарихына, милләтеңнең казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану – менә нәрсә озын гомерле итә милләтне! (Мөсәгыйт Хәбибуллин)
Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иҗ беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан. (Туфан МИңнуллин)
Хәтер кеше белән бергә үлә. Үлмәсен дисәң, кәгазьгә теркәп калдырырга кирәк. (Флүс Латыйфи)
Кабер ташындагы 3-4 сүзне дә укый алмыйбыз бит! Нинди наданнар без! Бабасы язганны оныгы укый алмасын инде! Ә үзебез һаман дөнья мәдәнияте, халыклар дуслыгы турында сөйләшәбез. Иң элек үз культурасын үзләштерергә, үз тарихының төбенә төшәргә тиеш кеше. (Разил Вәлиев)
Тарихи мисаллар саклауга куелган яшелчә кебек – артык дәрәҗәдә чистарту аларны бозуга китерә. (Зиннур Мансуров)
Тарих хатирәләр, хатлар, мәкальләр, документлар, архивлар рәвешендә барысын да теркәп-туплап килә, чөнки тарих кыйналудан, үтерелүдән, эзәрлекләнүдән курыкмый, чөнки тарих – ул иң гадел һәм кырыс хөкемдер. (Заһид Мәхмүди)
Үткән заман тарихын аңлау киләчәккә бару өчен кирәк. Узгандагы ялгышларны белү киләчәктә аларны кабатламас өчен кирәк. Үзең яшәгән чорны бәяләү өчен дә тарихны белү яхшы. (Миргазиян Юныс)
Китап битләрендә гасырлар бер йодрыкка сыя. Йодрыктан тарих битенә кан тама. (Марсель Галиев)
Бозык кешеләргә катнашмагыз, алар белән дошман да булмагыз. (Ризаэддин Фәхреддин)
Адәм баласының шатлык һәм кайгы вакытларында таяныр кешесе – үзенең дуслары. Шуның өчен дусларны үзегезгә туры килә торган кешеләр арасыннан эзләгез. (Ризаэддин Фәхреддин)
Дустанә мөгамәлә кылучыларның барысы белән дә дус булырга ашыкмагыз, ә үзегез яратмаган кешеләрнең барысын да дошман күрмәгез. (Ризаэддин Фәхреддин)
Дуслыгы саф булмаган кешеләр белән аркадаш булмагыз, мондый дуслыкка карганда һич дусларсыз тору яхшырак булыр. (Ризаэддин Фәхреддин)
Әйткән сүзләрем өчен үкенгәнем булды, ләкин беркайчан да дәшми торуым өчен үкенмәдем. (Симонид)
Әгәр кешеләр сиңа комачаулыйлар икән, яшәвеңнең бер мәгънәсе дә юк. Кешеләрдән ераклашу – үз-үзеңне үтерү. (Толстой Л.Н.)
Кешеләр, кешелекле булыгыз! Бу – сезнең беренче бурычыгыз. (Ж.Ж.Руссо)
Әгәр дә сезне берәү дә яратмый икән, ышаныгыз: моңа сез үзегез гаепле. (Ф.Додридж)
Начар укытучы хакыйкатьне ачып бирә, яхшысы хакыйкатьне табарга өйрәтә. (А.Дистервег)
Күпне вәгъдә итмичә генә күпне эшлә. (Пифагор)
Кирәкмәгәнне оныта белү – иң кирәкле фән. (Антисфен)
Теләсә нинди белем интуициядән башлана, аңлатмаларга әйләнә, соңыннан идеяләр белән тәмамлана. (Кант)
Акыл белемдә түгел, акылны эшкә җигә беләүдә. (Аристотель)
Акыл – тәҗрибәнең кызы. (Леонардао да Винчи)
Акыллы буласың килсә, дөрес итеп сора, игътибар белән тыңла, тыныч җавап бир, әйтер сүзең калмаганда сөйләшми тор. (И.Лафатер)
Бөек иҗат һичкайчан югалмый. (Гадел Кутуй)
Талантның ике канаты була: берсе – халык, икенчесе – хезмәт. (Аяз Гыйләҗев)
Талантлы кеше горур була. (Туфан Миңнуллин)
Хезмәтсез галим – җимешсез агач. (Сәгъди)
Яхшы китапны беренче тапкыр укыганда, без яңа дус тапкан кебек булабыз. Китапны икенче тапкыр уку – күптәнге дусны күрү кебек. (Вольтер)
Белем мәхәббәт уята: фән белән күбрәк танышкан саен, аны күбрәк яратасың. (Н.Г.Чернышевский)
Кеше бар нәрсәне дә белә алмый, ләкин белмәгәнне беләм дип әйтү – оят. (Л.Н.Толстой)
Моңы бар көйләп күрсәтер, теле бар сөйләп күрсәтер. (Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
Хыянәт итмә анаңа: телеңне сатма калада! (Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
Сүзне колак белән ишетәләр, йөрәк белән үлчиләр.(Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
Теләгеңне телә туган телеңдә, әниеңне котла туган көнеңдә.(Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
Тел түрә дә итә, гүргә дә кертә.(Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
Кем үзенең теләкләре юнәлешенә ныклы ышану белән карый һәм шулай яшәргә тәвәккәллек кыла, көтмәгәндә ул үзенең уңышлары белән очраша. (Гэнри Дэвид Сорэя)
Акыл хыялның тормышка ашуына яңадан-яңа сылтаулар табып тора һәм аны чынбарлык итүне кичектерә килә. Ә бу соңару гомер буе дәвам итә. Тормыш тәмамлана, ә хыял тузанлы тартмада ята бирә. (Б.Франклин)
Предварительный просмотр:
Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә уңай мотивация тудыру
1. Мотивация барлык укытучылар өчен дә катлаулы проблема булып тора. Укучының укуга иң югары мотивациясе – фәнгә карата ихтыяҗы, кызыксынучанлыгы. Россия психологларның әйтүләре буенча, укучының интеллектуаль активлыгына аның кызыксынучанлыгы юнәлеш бирә, чөнки ул игътибарлылык һәм фикерләү дәрәҗәсенә йогынты ясый. Безнең проект эшенең төп төшенчәсе булган мотив төшенчәсенә аңлатма бирик. Мотив (француз сүзе - motif) – теләк тудыру, сәбәп булу; латин телендә – хәрәкәткә китерү, этәрү. Мотивация – кешене төп эшчәнлеккә этәрүче мотивлар җыелмасы.
Педагогика фәне бу төшенчәгә түбәндәгечә аңлатма бирә:
Мотивация – укучыларны танып белү эшчәнлегенә, белем эчтәлеген актив үзләштерүгә этәрә торган эшчәнлек төрләре, ысуллары һәм чаралары
Укуга мотивация – укучылар тарафыннан укуда максатка ирешү өчен күрсәтелә торган активлык. Укучылар өчен түбәндәге мотивлар (ихтыяҗлар) әһәмиятле һәм кирәкле исәпләнә:
- танып - белү;
- коммуникатив;
- эмоциональ;
- үзүсеш;
- укучы позициясе;
- уңышка ирешү;
- тышкы (мактау, шелтә).
Белемгә мотивациянең үзенчәлеге шунда, эшчәнлек процессында укучы белемнәр үзләштерә һәм шәхес булаларк формалаша. Уңышлы белем бирүнең төп шартларының берсе укуга ихтыяҗ тудыру икәнлеге дә дәлилләнгән.
Уңай мотивация тудыру һәм аның белән идарә итү өчен диагностикалау әһәмиятле. Бу диагностика үз эченә түбәндәгеләрне ала:
- башлангыч сыйныф укучыларының укуга мотивациясен өйрәнү һәм дәрәҗәсен билгеләү – югары, уртача, түбән;
- урта сыйныф укучылар арасында анкета үткәрү һәм укучы өчен әһәмиятле уку мотивларын билгеләү;
- укучылар өчен уңай мотивацион өлкә булдыруда укытучының эшен анализлау.
Бу эштә укытучы тарафыннан түбәндәгеләрне исәпкә алынуы кирәк:
- укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу;
- укучыларның мөмкинлекләрен исәпкә алган эш төрләре куллану;
- максатка ирешүдә эш алымнарын укучы белән бергәләп сайлау;
- парларда,төркемнәрдә эшләү эш алымнарын куллану;
- мультимедиа, электрон ресурслар, презентацияләр һ.б. файдалану;
- уен элементларын кертү;
- дәрес бирүнең традицион булмаган формаларын куллану;
- үзара хезмәттәшлек һәм аңлашу атмосферасы тудыру;
- уңышка ирешү ситуациясе тудыру;
- укытучының укучы мөмкинлекләренә ышануы;
- укучыны кечкенә генә уңышлары өчен дә мактау;
- укучыларны үз эшчәнлекләрен дөрес бәяли белергә өйрәтү;
- укытучының эмоциональ сөйләме.
Белем бирүне модернизацияцияләү Стратегиясендә белем бирүнең укучыларны мөстәкыйль эшләүгә, үзбелем алуга, мәгълүматларны анализлый белү күнекмәләре булдыруга, җаваплылык һәм актив эшчәнлек тудыруга юнәлдерелгән укыту технологияләрен һәм методларын кулланырга кирәклеге ассызыклана. Безнең алга шәхескә юнәлдерелгән белем бирү принципларын тормышка ашыручы, заманча информацион технологияләргә нигезләнгән яңача белем бирү моделен булдыру мәҗбүрилеге килеп басты.
2.Дәрестә уңай мотивация тудыру юллары
Мәктәпнең төп укыту формасы - дәрес. Дәрес, аны планлаштыру һәм үткәрү - бу укытуның һәр көнне аңлап, уйлап башкара торган эше. Дәрес - ул укытучының шәхси һәм һөнәри “көзгесе”, иҗади остаханәсе. Һәрбер дәрестә укытучының педагогик системасын һәм нәтиҗәләрен күрергә була. Дәрестә яңача ачышлар туа, экспериментлар үткәрелә, проблемалар чишелә, хаталар ачыклана, иҗади эзләнүләр алып барыла, уңышлы нәтиҗәләр ясала.
Дәрес ул - укучы өчен үсеш вакыты: кызыклы һәм мавыктыргыч “Белем дөньясына” сәяхәт итү, фән баскычларыннан биеклекләргә менү, аның серле һәм таныш булмаган сукмакларыннан бару. Укытучы һәр дәресенә зур әзерлек белән керә, кечкенә шәхесләрнең интеллектуаль, социаль, психик, физик һәм рухи сфераларын үстерүгә зур көч куя һәм махсус шартлар булдыра.
Дәрес ул шәхси һәм социаль тормышның бер мизгеле һәм күренеше.
Дәрес процесс буларак, ул – диалог, аралашу, шәхесара төрле мөнәсәбәтләргә керү, эшчәнлек башкару. Дәрес никадәр җанлы һәм кызыклы – укучыда фәнгә карата уңай мотивация шулкадәр югары.
Татар теле курсының төп бурычы – аңлап дөрес укырга, сөйләргә, грамоталы язарга һәм дәреслек белән эшләргә өйрәтү. Ә бу күнекмәләр укучының әдәби тел нормаларына туры килгән сөйләмендә, фикерен телдән һәм язма әйтеп бирә алуында күренә.
Татар теленнән укыту-методик комплектларының концептуаль нигезе аның коммуникатив һәм танып-белү юнәлеше. Телне, аның төп төшенчәләрен һәм кагыйдәләрен үзләштерү сөйләмдәге коммуникатив белем һәм күнекмәгә бәйле, һәм инде шул аларга гамәли һәм функциональ юнәлеш өсти дә.
Укытуның коммуникатив юнәлеше укучыларга телне аралашу чарасы буларак үстерү, кирәкле мәгълүматлар туплау, телдән һәм язма сөйләмне камилләштерү мөмкинчелеге бирә. Укытуның танып-белү юнәлеше, телнең танып-белү чарасы буларак, белем формалаштыру, логик һәм образлы фикерләүне үстерүне күздә тота. Бу дәреслеккә кертелгән текстларны күп максатта куллануны таләп итә.
Дәрес структурасын күзаллау, төзү бу очракта укытучыдан шактый иҗадилык таләп итә. Укытучыга дәрес структурасы буенча төгәл күрсәтмә юк. Ул Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартында күтәрелгән мөһим таләпләрне исәпкә алып, дәрес стуктурасын үзе төзи. Әмма бер дәрес кысасында укытучы нинди нәтиҗәләргә ничек ирешәсен ачык күзалларга тиеш. Укучыга нәтиҗәле белем алу өчен эффектив ысуллар кулланып, уңай шартлар булдыру - укытучының бурычы һәм шул ук вакытта һөнәри осталыгын күрсәтү мөмкинлеген бирүче чара.
Укучыларның танып - белү эшчәнлеген активлаштыру һәм укучыларда уңай мотивация булдыру дәреснең һәр этабында тормышка ашырылырга тиеш. Укучыларны кызыксындыруны тәэмин итә торган кайбер нәтиҗәле алымнарга күзәтү ясап китик.
1. Оештыру, ягъни мотивлаштыру өлеше. Дәресне төрле мотивацион чаралар ярдәмендә башлап җибәрү. Мәсәлән, уңай халәт тудырырга ярдәм итә торган шигырь сөйләү, табышмаклар әйтү, бер-береңә комплиментлар әйтешү, теләкләр, яхшы кәеф теләү, укучыларга исемнәре белән эндәшү, мактау сүзләре
2. Уку материалын аңлатканда:
- сүз белән эшләү алымнары (сөйләү, сүзлек эше, әңгәмә, һ.б.);
- практик алымнар (күнегүләр, буклетлар , презентацияләр эшләү, электрон дәреслекләр куллану).
3. Фикерләү, уку эшчәнлеге белән идарә иткәндә: проблемалы эзләнү методы (проблемалы сорау кую, проблемалы ситуация тудыру, парлы, группаларда эшләү, фәнни-тикшеренү эшләре) .
Дәрестә дә, өй эше итеп тә эзләнү, тикшеренү, уйлану таләп иткән эшләр бирү нәтиҗәле.
4. Уку эшчәнлеген активлаштыру өчен дәресләрдә эмоциональлеккә ирешү, танып-белү уеннары, уңыш ситуациясе булдыру, үзара ярдәм оештыру бик отышлы алым була.
5. Өйгә эш бирү индивидуаль яки дифференциаль якын килүне сорый. Мәктәп баласы мәҗбүри итеп бирелгән өй эшен бик яратмый. Кимендә өч вариантта бирелгән һәм сайлап алу мөмкинлеге булган эш теләп башкарыла. Бигрәк тә иҗади биремнәргә укучы җаваплырак карый.
Укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Моннан берничә еллар элек уку - укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса, хәзер инде хәл бөтенләй башкача.
Татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәрү өчен компьютер куллану бик отышлы. Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Ул сыйныф тактасын да, тарату материалын да, дәреслекләрне дә алыштыра ала, дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә. Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстен чыга. Менә шушы вакытта компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, аның эченә бик күп материал салына: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр.
Белем бирүдә компьютер технологияләрен куллануның нәтиҗәләре:
- белем бирүнең эффективлыгын күтәрү (укучының интеллектын һәм информация эзләүдә мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдыру; дәрестә төрле укыту алымнарын кулану); белемнәрне киңәйтүгә мөмкинлекләрнең артуы;
- уку процессы белән идарә итүдә сыгылмалылык (эшнең барышын һәм нәтиҗәсен күзәтеп бару мөмкинлеге);
- дәресне оештыруның сыйфаты яхшыру (дидактик материалларның җитәрлек күләмдә һәм һәрвакыт кул астында булуы);
- укучыларның белемнәрен контрольдә тотуның сыйфаты күтәрелү һәм аның күптөрле формалары барлыкка килү;
- укучыларны парларда, төркемнәрдә эшләүгә тарту;
- баланың фәнне өйрәнүгә теләге арту, белем сыйфаты күтәрелү, укучыларның иҗади потенциалы активлашу;
- укучыларның һәм укытучыларның заманча мәгълүмати тирәлеккә керешеп китүләре, укучы шәхесенең үзреализациясе һәм үзүсеше.
Интерактив такта куллану дәресләрне тагы да мавыктыргыч, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә. Интерактив такта белән эшләүче укытучы һәрвакыт укучыларның игътибар үзәгендә, сыйныф белән элемтәдә тора. Бу алым укучыларның белем сыйфатын үстерергә, яңа материалны һәр балага җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.
Шулай ук татар теле дәресләрендә интернет - ресурсларны куллану уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү, кирәкле материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә.
Яңа технологияләр ярдәмендә телне өйрәнү укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли, фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уята.
Дәрестә куелган бурычлар башка чараларга этәргеч булып торалар: укучылар эзләнүләр алып баралар, аларга ярдәм йөзеннән экскурсияләр оештырыла, укучылар үзләренең эзләнүләреннән чыгып иҗади эшләр башкаралар. Шушы эшләргә йомгак ясау өчен, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә. Дәреснең төрле этапларында һәм төрле типтагы дәресләрдә халык педагогикасына мөрәҗәгать итү бу бөтенлекне сакларга, үстерергә ярдәм итә.
Шулай ук бу метод укучыларны компьютер белән эшли белергә, текст процессоры ярдәмендә төрле документлар, график программалар, иллюстрацияләр әзерләргә, электрон таблицаларда гамәлләр үтәргә, гади программалар төзергә, интернеттан файдаланырга өйрәтә.
Тел дәресләрендә проектлар методын куллану отышлы, чөнки проект эше – ул ниндидер идея, фикер өстендә, җентекле планлаштырылып, эзлекле эшләү һәм эш азагында күзгә күренерлек нәтиҗә чыгару, билгеле бер тема буенча информацияне бер схемада күрсәтү. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Укучы күзлегеннән караганда, проект ул – үзең яисә төркем белән кызыклы нәрсә дә булса эшләп карау мөмкинлеге. Татар теле дәресләрендә укучылар проектлар эшлиләр: “Сүзлекләр” темасын өйрәнгәндә, сүзлекләр тарихы, сүзлекләр төзүче галимнәр турында, схемалар, сүзләр тарихыннан чыгыш әзерләү, лингвистик темаларга сочинениеләр язу, фразеологизмнарның әдәби әсәрләрдә кулланылышы турында фәнни эшләр һ.б. Кроссвордлар, ребуслар, иллюстрацияләр, тестлар дәрескә карата кызыксыну уята; дәресләрне тагын да кызыклырак итә. Проекттагы информация һәр дәрестә укучының күз алдында була, кирәк вакытта ул аңа мөрәҗәгать итә ала. Бу исә материалның хәтта йомшак укучылар тарафыннан да үзләштерелүен тәэмин итә.
Проектлар методының нәтиҗәләре:
- тел һәм әдәбият буенча материалны бәйләнештә карау, өйрәнү;
- укучының дәресләрдә төп белем алуы, эш төрләре, кагыйдәләр белән танышуы;
- метод кызыксынучанлыкны, һәр яңа эш төрен ихлас, дәртле итеп башкару теләген уятуы;
- проекттагы информациянең һәр дәрестә укучының күз алдында булуы ( кирәк вакытта ул аңа мөрәҗәгать итә ала).
Нәтиҗәләрнең яхшы сыйфатына ирешүдә татар теле дәресләрендә уен технологиясе алымнарын куллануның роле зур дип әйтә алабыз, чөнки мәктәп балаларының укуга, белем алуга омтылышын, кызыксынуын ныгытуда, аларның күзәтүчәнлеген арттыруда һәм иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүдә уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Ә моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Әйтик, дәреснең аерым этапларында төрле уен элементлары кертергә була. Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла.
Уңышка ирешү ситуациясе тудыру укучыларда үз мөмкинлекләренә ышанычны арттыра һәм белем алуга уңай мотивация булдыра. Күп кенә танылган педагоглар да уен методына зур игътибар биргәннәр. В. А. Сухомлинский : « Бала - үзенең табигате белән эзләнүче, дөнья ачучы. Шулай булгач, аның алдында тылсымлы дөнья бөтен төсләре белән ачылсын. Бу төсләр ачык һәм дулкынландыргыч тавышларда, әкиятләрдә, уеннарда, баланың үз иҗатында... Әкиятләр, фантазия, уен , баланың кабатланмас иҗаты - болар барысы да бала йөрәгенә дөрес юл...”,- дигән. Телдән кулланыла торган уен элементлары язуда кыенлыклар кичерә торган укучы өчен уңышка ирешү юлы. Уенлы биремнәр акыл, йөгерек уй , хәтер үсешенә уңай йогынты ясый. Күп кенә уеннар белем белән беррәттән ихтыяр көче, түземлелек, уен кагыйдәләрен үтәүне таләп итә. Иң мөһиме: уен укучы алырга тиешле белемне бирә торган, аны актив белем алу эшчәнлегеннән игътибарын читкә юнәлтми торган булсын., киресенчә, укучыны актив акыл эшчәнлегенә китерсен.
Дәресләрдә презентацияләр, “Электрон белем бирү” сайтындагы татарча мультфильмнарны карап фикер алышабыз, “Цифрлы белем бирү ресурслары”на (ЦОР) куелган тематик күнегүләрне башкарабыз, “Ана теле” порталындагы видеоязмаларны, УМК га кушымта булып барган дисктагы текстларны тыңлыйбыз. Мультфильмнарны тавышсыз гына тыңлап, балаларга аларны үзләренчә “тавышландырырга” (персонаж булып сөйләргә) кушкан биремнәр дә бик кызыклы килеп чыга.
Мультимедиа технологиясе слайд – иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Әдәбият дәресләрендә иллюстрацияләр, сәнгатьле уку күнекмәләрен бирү һәм шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын тыңларга мөмкин. Дәреснең төрле этапларында материал мультимедиа аша бирелә.
Предварительный просмотр:
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә креатив фикерләү үстерү
“Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы”. Г.Ибраһимов.
Җәмгыять алга барган саен, белем бирү системасында да үзгәрешләр арта бара. Бүгенге көн укытучысы һәр яклап тирән белемле һәм профессиональ компетенцияле, киң мәгълүматлы булганда гына, заманга лаеклы, иҗади һәм мөстәкыйль фикерләүче, югары зәвыклы шәхес тәрбияли ала.
Мәктәп алдында торган таләпләр бик җитди. Белем бирүнең төп максаты – укучыга белемнәр, күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү.
Туган тел укытучыларының төп максаты-белем сыйфаты белән идарә итү өчен төрле юллар һәм алымнар кулланып,киләчәктә илнең чын хуҗалары була алырлык белемле,акыллы,сау-сәламәт бала тәрбияләү.
Мөстәкыйль шәхес тәрбияләүдә әдәбият дәресләре иң алдынгы позициядә тора. Укучы әсәрне объектив һәм субъектив бәяләргә, үз фикерен төрле дәлилләр кулланып расларга, геройларның эш-хәрәкәтләренә мөнәсәбәтен белдерергә тиеш. Бу күнекмәләр, нигездә, әдәби әсәр һәм төрле текстлар анализлау процессында үстерелә.
Креатив укытучы укыту-тәрбия процессын иҗади оештырырга ярдәм итүче инновацион технологияләр куллануны алгы планга куя. Шуларның берсенә – креатив фикерләү үстерү алымына күзәтү ясыйк.
Бу технологиянең актуальлеге түбәндәгеләрдән гыйбәрәт: 1) белем бирүдә формализмнан һәм авторитар стильдән котылу; 2) укучының иҗади потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру.
Максатлары: 1) укучыларның интеллектуаль һәм креатив фикерләү сәләтләрен үстерү; 2) танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру һәм продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.
Бурычлары: 1) укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру; укучыны креатив эшчәнлеккә тарту; 2) белем бирү процессын оптимальләштерү, белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.
Креатив фикерләү үстерү алымына корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту → төшенү(аңлау) → рефлексия.
Кызыксыну этабына бәяләмә бирик. Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.
Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.
Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша.
Креатив фикерләү үстерү алымының төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, дидактик уен, төркемнәрдә эш оештыру, терәк конспект, паузалар ясап уку.
Бу ысулларның һәрберсен дә бер дәрестә кулланырга кирәк икән дип уйларга ярамый. Һәр дәреснең үз үзенчәлеге бар, шуңа күрә укытучы аларның иң отышлыларын гына сайлап ала. Шундыйларның берничәсе белән танышып китик.
“Кәрзин” ысулы.
Бу ысул төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә. Иң әһәмиятлесе: ул язма сөйләмне камилләштерү һәм укучыларның парлап һәм төркемнәрдә эшләүләрен оештыру мөмкинлеген бирә. 5 нче сыйныфта Нәби Дәүлинең “Кар нинди җылы...” хикәясен өйрәнгәндә бу ысулны куллану “бәхет” һәм “кайгы” төшенчәләре турында тирәнтен фикер йөртергә ярдәм итә. Укучыларның бер төркеме – “Бәхет нәрсә ул?”, икенчесе “Нәрсә ул кайгы?” соравы буенча эшли. Һәр укучы 1-2 минут эчендә кәгазьдә үз фикерен язып куя. Соңыннан парлап, аннан соң төркемнәрдә җаваплар тикшерелә, ягъни мәгълүмат алмашу үткәрелә: һәр укучы үзе уйлаганны төркемдәгеләргә сөйли. Укучыларның дөрес җаваплары да, дөрес булмаганнары да кәрзингә салына. Ике төркемнең укучылары бергәләшеп һәр фикерне тикшерәләр. Балалар үз фикерләрен расларга тырышалар, хаталар төзәтелә. Укучылар төп нәтиҗәне ясыйлар. Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: дәрес вакытында битараф укучылар булмый, чөнки һәр укучыга үз фикерен яклап чыгыш ясарга туры килә.
Бала һәр дәрескә теләк белән килсен өчен,аңарда соклану һәм канәгатьләнү тойгылары уятырга,аны файдалы һәм максатка юнәлешле эшчәнлеккә сиздерми җәлеп итәрлек эш формалары тәкъдим итәргә кирәк.
Шундый эш төрләренең берсе-синквейн.
Синквейн- француз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата.Ул шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр, билгеле план белән языла,биш юлдан тора,предметны ачыклый.
“Синквейн язу” ысулы.
Бу билгеле бер кагыйдәләргә нигезләнгән иҗади эш формасы. Ул кыска төшенчәләр кулланып, укыган материал буенча нәтиҗә – резюме чыгарырга ярдәм итә. Синквейн укучыда төгәллек, күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләүдә дә әһәмиятле чара булып тора. Бу ысулның кабул ителгән кагыйдәләре бар.
Беренче юлга бер сүз языла. Бу – исем, ягъни синквейнның темасы. Икенче юлга ике сыйфат языла. Болар теманы ачарга ярдәм итә. Өченче юлга өч фигыль языла. Алар темага бәйле эш-хәрәкәтне ачарга булышалар. Дүртенче юлда тулы бер фраза языла. Ул укучының үз фикере яисә берәр цитата, афоризм булырга мөмкин. Соңгы бишенче юлда төп сүз – резюме, языла. Ул теманы ачыклый, аңа карата укучының үз мөнәсәбәтен чагылдыра.
Үткәрү максатлары:
Сүзлек запасын баета
Эчтәлек сөйләүгә әзерли
Идеяне билгеләргә өйрәтә.
Укучы үзен шагыйр итеп хис итә
Барлык балалар да башкарып чыга ала
Бер мисал китерик.
Чәчәк. (исем)
Ап-ак, хуш исле. (ике сыйфат)
Аңкып, балкып тора. (өч фигыль)
Һәм үзенә тартып тора. (фраза)
Шомырт. (резюме)
Икенче мисал.
Хатын-кыз. (исем)
Акыллы, сөйкемле. (ике сыйфат)
Эшли, юа, пешерә. (өч фигыль)
Кадерле кешем ул минем. (фраза)
Әнием.(резюме)
Ел фасылы.( 1 исем)
Карлы, буранлы.(2 сыйфат)
Суыта,өшетә,чеметә.(3 фигыль)
Бик күңелле вакыт.(фраза)
Кыш.(Төп фикер,резюме)
Чәчәк.( 1 исем)
Ап-ак,матур.(2 сыйфат)
Ява,бөтерелә,эри.(3 фигыль)
Кояш нурларында җем-җем итә.(фраза)
Кар бөртеге.(Төп фикер,резюме)
Җил.(1 исем).
Карлы,көчле.( 2 сыйфат)
Сызгыра,дулый, уйный.(3 фигыль)
Кышкы күренеш.(фраза)
Буран.(Төп фикер,резюме)
Шулай ук кайтарма синквейн төзү дә бик әһәмиятле була. Мәсәлән:
Әнием(резюме)
Кадерле кешем ул минем.(фраза)
Эшли, юа, пешерә.(өч фигыль)
Акыллы, сөйкемле.(ике сыйфат)
Хатын-кыз.(исем)
Бу мисаллар аша укучыларның иҗади фикер йөртүен; бирелгән теманы ачыклап, аңа бәя биреп, нәтиҗә чыгарырга тырышуларын күрергә була. Минемчә, синквейн тел чарлау һәм зиһенне үстерерүдә ярдәм итә.Әдәбият дәресләрендә әсәрләргә анализ ясаганда бу алым бик кулай.
Синквейн алымы иҗади сәләтләрне үстерүгә,дөрес бәяләүгә,үзаллы карар кабул итәргә өйрәтә.зур күләмле информацияне гомумиләштерүгә,катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булышлык итә.Мондый иҗади эш башкару-җиңел,күңелле ,файдалы.Синквейн төзү укучыдан уку материалында иң мөһим элементларны табуны,йомгаклау ясауны һәм шуны берничә сүз белән әйтеп бирүне таләп итә.Синквейн алымының өстен яклары:
Тема буенча лексик материал үзләштерелә,сүзлек байлыгы арта.
Грамматик материал кабатлана.
Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли.
Тәнкыйди фикерләүне камилләштерә.
Катлаулы информациягомумиләштерелә.
Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә.
Бөтен укучы да яза ала.
Шулай итеп, креатив фикерләү үстерү алымнары баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята. Бу методика безгә ят әйбер түгел, күбесе таныш. М.Мәхмүтовның “Проблемалы укыту”, Ә.Рәхимовның “Иҗади үсеш технологиясе” укыту алымнарына охшашлыгы да бар. . Дәрестә укучы 45 минут буе укытучыны тыңлап утырырга түгел, ә актив рәвештә катнашырга тиеш. Баланың психикасы да, фикерләү сәләте дә исәпкә алына.
Дәрес вакытында төркемләп эшләү алымы кулланыла. Бу балаларның бердәмлегенә, бергәләп фикерләшә белергә өйрәнүгә китерә. Балаларның активлыгы, кызыксынучанлыгы арта, аларның аралаша белү күнекмәләре үсә. Дәрес вакытында ялкаурак булган укучы да фикер туплап калырга мәҗбүр була. – Әлеге методиканың уңай яклары бик күп. Мисалга, безнең белем бирү системасында мәгълүмат чыганагы бер укытучы гына иде. Ә төркемләп эшләүдә балалар үзләре дә мәгълүмат бирә ала. Төркемгә бүленеп эшләгәндә дәрес темасы буенча үзләре белгән мәгълүматны җиткерә, фикерләшә алалар. Тагын бер үзенчәлекле ягы шунда – оялып, кыенсынып торучы укучылар да фикерен әйтә ала. Укытучыга әйтергә оялса, янындагы иптәшенә җиткереп яки язып бирә ала. Шул рәвешле, дәрестә укытучы берничә баладан гына сорарга өлгерсә, әлеге методика дәрес барышындасыйныфтагы бар укучының да белемен билгеләргә мөмкинлек тудыра. Мөгаллимнәрнең фикереннән шул аңлашыла: әлеге методика үзенә күрә тәрбия чарасы да икән. Бала бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә кирәк, дигән төшенчәне кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә.Төркемнәрдә эшләү – укучыларның үзара ярдәмләшүенә юнәлтелгән эш формасы. Укытучының максаты – билгеле бер белемнәр җыелмасын тапшыру түгел, ә баланың индивидуаль үсешен, аның кызыксынуын, сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру.Ә безнең дәресләрдә әлегә фронталь эшкә өстенлек бирелә. Укытучылар күбрәк сорау-җавап формасы белән канәгатьләнәләр. Укытучыларның барлык классларда да бертөрле укыту методлары һәм алымнарыннан файдалануы еш кына укучыларның эмоциональ ялыгуына китерә. Безнең белем бирү системасында төп мәгълүмат алу чыганагы – укытучы һәм дәреслек. Ә төркемләп эшләгәндә балалар үзләре мәгълүмат чыганагына әйләнә. Укучылар, бер-берсенең фикерен тыңлап, үзүсешкә ирешә ала.
Балага белем һәм тәрбия уен аркылы аеруча кече яшьтән әйбәт бирелә. Уйнаган вакытта бала күп нәрсә таный, күнекмәләр ала. Шуның өчен укытучы, белем һәм кешелекле тәрбия бирү бурычын алда тотып, тел дәресләрендә балаларның уеннарын максатка ярашлы итеп оештырырга тиеш.
Уен баланың шул фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, тапкырлыгын үстерә, аны милли бердәмлек рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә.
Дидактик уен һәм материаллар; татар теленнән грамматик уеннар, мавыктыргыч күнегү һәм проблемалы мәсьәләләр; теге яки бу тел фактын тануга корылган әкиятләр, мәзәкләр, диалог һәм башваткычлар, логик, стилистик күнекмәләр өчен уен күнегүләре – туган телне өйрәнү белән укучыларны мавыктыру, сыйныфта грамматика дәресләрен җанлы, кызыклы итү, балаларның дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен аңлап җиңел үзләштерүләрен булдыру теләгеннән чыгып кулланыла.
Уеннар, мавыктыргыч күнегүләр, табышмак, башваткыч, кызыклы әңгәмәләр, әкият һәм мәзәкләр укучыда ана теленә мәхәббәт тәрбияләр, телгә карата тирән кызыксыну уятыр. Алар татар теле һәм уку дәресләрендә, дәрестән тыш уеннарда, түгәрәкләрдә, төрле кичә һәм балалар иртәләрендә файдаланырга мөмкин.
Һәр укытучы эш процессында туктаусыз эзләнергә, эшнең яңа алымнарын табарга тиеш. Моның өчен үз дәресләремдә мин уеннар, уенчыклар, тарату әсбаплары, аудиоматериаллар файдаланам. Телефон, микрофон кебек атрибутлар куллану диалогик сөйләм төзергә, ягъни кара – каршы сөйләшүләр оештырырга аеруча ярдәм итә. Балалар җырлары, җанлы сөйләм үрнәге язмалары да дәресне кызыклы, нәтиҗәле уздырырга булыша.
Дәрестә татарча гына сөйләшергә тырышам. Төрле әдәби жанрларга, бигрәк тә әкиятләр укуга игътибар итәм. Әкият геройлары булып уйнау, алар булып сөйләшү укучыларның үзләренә дә бик ошый.
Укучыларның белем сыйфатын үстерүдә дәресләремне уен төрләренә (мәсәлән, уен – дәрес, кичә – дәрес, сәяхәт – дәрес һ.б.) игътибар итәм. Урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын туплый. Уеннар дәресләремне хисләр белән баета, балаларның иң яхшы сыйфатлары ачылуга ярдәм итә. Үзләштерергә читен булган материал да, уен рәвешендә аңлатканда кызыксынуны уята. Укытучы һәр укучыны эшкә тарта, уйната, уйлата, өзлексез иҗат итүгә этәрә.Дәресне җанландырып җибәрә “Нәрсә югалды?”, “Очты – очты”, “Серле капчык” уеннары.
Укучыны үзеңә тиң әңгәмәдәш итеп тоеп, аның белән иҗади хезмәттәшлектә булганда, сөйләмгә өйрәтүнең көтелмәгән яңа мөмкинлекләре ачыла. Гадәттә, алар төрле танып – белү уеннары белән бәйле була. Мәсәлән, “Календарь” уены. Тактага, киңрәк ара калдырып, 1-дән алып 7-гә кадәр саннар языла. Җиде укучыга атна көннәре исемнәре язылган карточкалар бирелә. Укучылар, чиратлап, үз карточкаларында күрсәтелгән атна көне саны янына басарга һәм көн исемен әйтергә тиеш. Соңыннан бер укучы атна көннәре язылган карточкаларны өстәлгә тәртибе белән тезеп куя.
Шулай итеп, дәресне төрләндереп, җанландырып җибәрер өчен, яңа алымнар, төрле күрсәтмәлелек материал, кызыклы эш формаларын кулланырга кирәк.Белем бирүдә федераль дәүләт стандарты заманча дәрес оештыруга үзенең таләпләрен куя. Бүгенге дәрес төзелеше, эчтәлеге, оештырылуы зур үзгәрешләр кичерә. Без бүген дәреснең, беренче чиратта, коммуникатив юнәлешен көчәйтергә тиешбез: дәрестә хезмәттәшлек мохите булдыру, эшлекле партнерлар аралашуы, үзара контроль, үзбәя, төркемдә үзара ярдәмләшү кебек гамәлләр формалаштыруга игътибар бирергә кирәк. Укучы мәгълүматны утырып, тыңлап кабул итүчедән бу мәгълүматны табу, үзләштерүдә актив катнашучыга, партнерга әйләнергә тиеш. Уку мәсьәләләрен чишүдә төрле ысулларда ориентлашырга, уку эшчәнлеген оештыруның башка формаларын булдыруга ирешергә кирәк. Яңа алымнар куллану укытучының оештыру сәләтен үстерүне дә таләп итә: бүген укытучы төркемдә кулланылучы коллектив эш формалары белән идарә итә белергә тиеш. Укытучының роле дә үзгәрә: ул – белем бирүче түгел, ә белемне үзләштерүдә укучылар эшчәнлеген оештыручы.
Республикабыз мәктәпләре эшчәнлегендә заманча технологияләр һәм инновацион проектлар куллану замана таләбе булып тора. Безнең укытучылар әлеге алымнарны үзләренең мәктәп шартларына нәтиҗәле яраклаштырып киләләр.
Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән, техника өлкәсендә әледән-әле яңа ачышлар ясалган, яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез һәм бүген искечә укый да, укыта да алмыйбыз. Укытуны традицион формада оештыру актуальлеген югалтты. Белем бирүдә федераль дәүләт стандартында чагылыш тапкан яңа кыйммәтләргә, яңа сыйфатка һәм яңа белем нәтиҗәләренә таләпләр гомуми белем бирүнең барлык баскычларында укытуның яңа гамәлләрен, аеруча иҗади эшчәнлеккә корылган укыту ысулларын куллануны сорый. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим.
“Сүз яса”
Ла – лә, лу – лү, лы – ле, ли иҗекләренә кирәкле иҗек кушарга.
Кушарга мөмкин иҗекләр: са, су, ку, ка, кү, ба, бу, көй, сөй, та, ла, буй, ту, тү, җы, бе, ки, эз, төп, я, и, ю.
Үрнәк: бала, сала, сөйли, җылы.
“Иҗек аукционы”
Иҗек сатып алып сүз яса.
Лек, лы, ле, таң, тәм, таш, так, мак, куй, дәф, кай, чүл, җи,
кар, ка, ал, сап, ши, ма, бас, ау, кыр, су, күз, та, ләк, там.
Үрнәк : бас – ма, бал – та.
“Сүзләр уйлау”
Укытучы дәрестә яңа хәреф үткән саен бу уенны куллана ала.Үрнәккә: укучылар без бүген ф авазын әйтергә өйрәндек һәм ф хәрефе белән таныштык. Ә хәзер шул авазга башланган сүзләр әйтеп уйныйбыз. Кем күбрәк әйтер микән?
“Игътибарлы бул!”
Бу уенны һәр дәрестә кулланырга мөмкин. Укытучы сүзләр әйтергә тиеш, әгәр билгеләнгән аваз ишетелсә укучылар кул чабалар.Урнәк : Т авазы тамыр(кул чабалар), кием( тын гына утыралар)һ.б.
“Бер сүз белән әйт”
Укучыларга предмет рәсемнәре күрсәтелә, алар бер сүз белән әйтәләр.
Үрнәк : куян, керпе, кабан - (җәнлекләр)
киви, кура җиләге карлыган – ( җиләк - җимеш)
карандаш, китап, дәфтәр - (уку әсбаплары)
кашык, чынаяк, кастрюль – (савыт – сабалар)
“Яңа сүз”
Бу уенда укытучы үзе төрле сүзне куллана ала. Алынган сүздән башка сүзләр төзергә кирәк.
Үрнәк: Ташлык сүзеннән яңа сүзләр: таш, шат, каш, шатлык, ашлык, кыл, кал, лак, ал, ак, аш, тал,так, кыш, тыш......
“Сүзләр төзе”
“Тылсымлы чылбыр”
Һәр сүз алдан килгән сүзнең соңгы иҗегеннән башлана.
Бала - лачын - чынаяк – яка – кара - .........................................
Арба – батыр – тырма – матур - ..................................................
“Югалган хәрефне тап”
А...ыздан чыккан сүз – һа...ага җәелә, түз.
А...ылга килгән бүз арзан, а...ызга килгән сүз арган.
Я...ымлы елны гөмбә күп, ...акытын белеп эш ит.
“Сүздән сүз килеп чыгу”
Бер хәрефне өстәп яисә алмаштырып яңа сүз яса.
Аш – каш – таш – баш – бал -___________________________________________
Кар – тар – тал – мал – сал - ___________________________________________
Сөт – көт – көн – төн –тун – ____________________________________________
Сал – саз – сак – бак – чак -____________________________________________
( бу уенны укытучы үзе сүзләр өстәп дәвам итә ала)
“Яңа сүз яса”
Бирелгән сүздән, бер яки ике хәрефне алып ташлап, яңа сүз яса.
Тимер – тир, карт – кар, тарт - ..........., сарык - ...........,
Табан - ........., коймак - ............, табак - ..............., кабак - .......
Суган - .........., бармак - .............., балан- ................, кала - ..........
(дәвам итергә мөмкин)
“Булсаң зирәк - әйт тизрәк”
Укытычы сүзләр әйтәргәукучылар аларны башкача әйтергә тиеш:
Үрнәк: балалар – ( сабыйлар яки нәниләр)
өй –
зур -
йөгерә -
күңелле -
матур -
ярата -
дус –
кибә -
“Күз алдыңа ни килә?”
Укытучы бер сүз әйтә, укучылар бу сүзне ишеткәч күз алдына нәрсәләр(берәр әйбер, вакыйга, күренеш) килә икәнен әйтәләр.
Үрнәк: әби – (авыл), цирк – (клоун)
Кояш - кибет –
Чыршы - светофор
Салават күпере - балалар бакчасы –
Сөт - туган көн –
Градусник - яз –
Җыр - дус –
“Сүз төшеп калган”
Төшеп калган сүзләр урынына мәгънәсе белән туры килгән сүзне әйтергә.
Үрнәк: (Сыер) мөгри, ә эт (өрә).
......... – чаба, ә ташбака - ........... .
......... - яшь, ә әби - ............. .
......... - баллы, ә лимон - ............ .
......... – тозлы, ә суган - ............ .
.......... – җылы, ә тундырма - ......... .
........... – шәһәр, ә Татарстан - ............ .
.......... - күл, ә Идел - .................... .
........... – шигырь, ә “Кәҗә бәтиләре һәм бүре” - ............ .
.......... - яшелчә, ә карлыган - .................... .
.......... - ашый торган гөмбә, ә чөбен гөмбәсе - ................ .
.......... - бүлмә гөле, ә умырзая - ............... .
.......... - кыз, ә Марат - ................ .
.......... - йорт хайваны, ә бүре - ............... .
.......... - салкын, ә җәй - ..................... .
............ - оча, ә үрдәк - ..................... .
........... - якты, ә төнлә - .................... .
“Дәвам ит”
Ялгызлык исемнәрен атыйбыз.
Дәвам ит: “Сабантуй”, Азат, Гүзәл,.............
Уртаклык исемнәрен атыйбыз.
Дәвам ит: парта, көрәк, чалбар,.................
Килешләр белән төрләндерергә.
Дәвам ит: парта, партаның,.....................
Исемнәр нәрсә белән төрләнә.
Дәвам ит: сан, ..........................
Фигыльнең заманнарын атыйбыз.
Дәвам ит: хәзерге,......................
Һәм башка сораулар өстәргә мөмкин.
“Кем тизрәк”
Аерым битләрдә, бирем язылган. Кайбер сүзләрдә бер хәреф төшеп калган. Шул төшеп калган хәрефне тиз һәм дөрес итеп куярга кирәк.
Яхшы тел яз кебек, яман .ел – көз кебек.
Телең озын булса – гомерең кыска б.лыр.
Кылыч яр.сы бетәр, тел ярасы бетмәс.
Туган илем - .уган анам.
Тел. барның – иле бар.
Әткәм йөрты – а.тын бишек.
Әтк.м – шикәр, әнк.м – бал.
Күп укыган к.п белә.
Тирләп эшл.сәң, тәмләп ашарсың.
Хезмәт кеш.се – хөрмәт кешесе.