Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел"2019
Бөтенрәсәй туган тел укытучыларының "Туган тел" осталык дәресе бәйгесенә кирәкле документлар .
Ссылка для просмотра видеоурока
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Заявление | 257.39 КБ |
Согласие на участие в конкурсе | 197.35 КБ |
Представление на участие в конкурсе | 1.06 МБ |
Оценка педагогической деятельности | 2.2 МБ |
Эссе | 16.18 КБ |
Портфолио | 1.52 МБ |
Авторлык программасы | 34.85 КБ |
Авторлык программасына рецензия | 383.6 КБ |
Һава торышы дәресенә план-конспект | 1.42 МБ |
Тәмле телле бул! дәресенә план-конспект | 22.54 КБ |
Тәмле телле бул! дәресенә презентация | 85.59 КБ |
Фигыльнең юклык формасы дәресенә план-конспект | 49 КБ |
Фигыльнең юклык формасы дәресенә презентация | 508.55 КБ |
Кечкенә дусларым дәресенә план-конспект | 37 КБ |
Сөмбелә бәйрәменә сценарий | 22.54 КБ |
Сөмбелә бәйрәменә презентация | 2.26 МБ |
Сәламәтлек театры | 33 КБ |
Предварительный просмотр:
ЗАЯВЛЕНИЕ.
1. Шарапова Лилия Мансуровна
2.
3. Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района РТ», учитель татарского языка и литературы, 422544, Республика Татарстан, г. Зеленодольск, ул. Украинская, дом 4, sch184@inbox.ru sharapova.lilya2014@yandex.ru
4. Республика Татарстан.
5. Уровень системы общего образования: общее начальное, общее основное, общее среднее.
6. Преподаваемый предмет: родной (татарский) язык, родная литература.
7. Общий педагогический стаж: 23 года.
8. Контакты: 89033405514, адрес электронной почты: sharapova.lilya2014@yandex.ru.
9. Домашний почтовый адрес с указанием индекса: 422544, Республика Татарстан, г. Зеленодольск, ул.Карла Маркса, дом 15, кв.5.
10. Копия диплома о профессиональном образовании:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Эссе.
Минем методик табышларым.
“Тел – халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау, кагылмасаң, чыңламый. Әйдәгез, шул кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын”.
Фәнис Яруллин.
Мин – укытучы. Укытучы ул һөнәр генә түгел, ул – яшәү рәвеше. Бу – дәүләт, җәмгыять, бигрәк тә укучы алдында үз җаваплылыгыңны тою. Мәктәп минем тормышымның аерылмас өлешенә әверелде. Анда минем хезмәттәшләрем һәм укучыларым. Алар – минем ярдәмчеләрем, илһамландыручыларым. Эшләгән вакытта уңышлар һәм уңышсызлыклар, шатлыклар һәм борчулар бер-берсен алыштырып торалар. Әмма, бернигә дә карамыйча, мин көн дә якты омтылышлар белән дәресләргә, укучыларым янына ашкынып киләм.
Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Алабуга педагогия институтында белем алдым. Минем туган телем – мәгърур татар теле. Туган тел ул – татар халкының, шул исәптән башка халыкларның да, буыннардан-буыннарга тапшырыла торган бәяләп бетергесез рухи байлыгы. Кеше тумыштан туган телендә аңлашу сәләте белән дөньяга килә, әмма, ул сәләт ачылсын өчен, баланы туган телдә сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Башка милләт кешеләренә исә татар теле күптөрле төрки халыклар белән аралашу чарасы булып тора. Минем хезмәтемнең төп максаты – укучыларымны татар телен тормышта куллана, шуннан рухи канәгатьлек ала торган итеп өйрәтү һәм тәрбияләү. Мин бу изге бурычымны үтим дип саныйм, чөнки укучыларым кызыксынып шөгыльләнәләр һәм ата-аналар да аларга татар телен өйрәнүдә теләктәшлек күрсәтәләр. Укучыларым татар телендә үткәрелә торган чараларда чыгыш ясарга яраталар һәм башкалар алдында дәрәҗәле булып калалар.
Мин, озак еллар рус төркемнәрендә эшләү тәҗрибәсеннән чыгып, рус телле балалар өчен тел өйрәнүдә нинди очраклар катлаулы икәнлеген ачык күзаллыйм. Төрле характердагы һәм авырлыктагы биремнәр аша гадидән катлаулыга таба барып, лексиканы һәм грамматик конструкцияләрне сөйләмдә ныгытам. Һәр дәрестә укучыларга кызыклы темаларга аралашу ситуацияләре тәкъдим итәм.
Дәресләремдә уен технологияләрен актив кулланам. Уенда укучылар үзләрен иркен тоталар, өйрәнгән материал стандарт булмаган ситуациядә ныгытыла, белемнәрен күрсәтү теләге көчәя.
Игътибарны җәлеп итү һәм хәтердә калдыру, ишетеп аңлау кебек күнекмәләрне үстерү өчен информацион технологияләрне теләп файдаланам.
Мин һәрчак заман белән барырга, белем бирүдә булган яңалыкларны үз практикама кертергә тырышам. Беренче һәм икенче сыйныфларда “Сәлам” укыту-методик комплекты буенча эшли башладым. Тәкъдим ителгән күрсәтмәлелек, күнегүләр, җырлар программа материалын җиңел үзләштерергә мөмкинлек бирә. Ата-аналар белән элемтәдә торам, аларга балалары белән шөгыльләнү өчен ярдәмлек бирәм.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының миссиясе бүгенге көндә бигрәк тә җаваплы. Беренчедән, без, татар халкының тарихы һәм мәдәнияте, йолалары белән таныштырып, укучыларда татар халкына ихтирам тәрбиялибез, икенчедән, татар телен кызыксындырып өйрәтеп, аны сөйләмдә куллануга һәм телләр белүнең файдасын аңлауга ирешәбез.
Өлкән сыйныфларда татар әдәбияты дәресләрендә мин яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт хисләре, гаилә этикасы турындагы сорауларга игътибарны юнәлтәм. Ә. Еникинең “Кем җырлады?”, Р. Хафизованың “Әни нинди була?” хикәяләре, “Сөембикә кыйссасы” һәм башка әсәрләр укучыларның хисләренә тәэсир итә, үзара фикер алышуга этәрә.
Эшләү дәверендә татар теле һәм мәдәнияте аша укучыларның рухи байлыгын үстерүне тормышка ашыру мөмкин икәнлеге педагогик фәлсәфәм булып ныгыды. Укучыга үзенең сөйләм осталыгын, талантын сынап карарга шартлар тудыру максатыннан мин театр түгәрәге алып барам. “Йолдызкай” театр түгәрәгенә рус телле балалар йөриләр. Балалар тормышын чагылдырган сюжетлар аша укучыларның акыл һәм хыялын, зәвыгын, сөйләм культурасын, иҗади хезмәткә омтылышын үстерәм. Туфан Миңнуллин исемендәге республика конференциясендә дәрәҗәле артистлар тарафыннан “Артистлык һәм сәхнә осталыгы” номинациясендә бүләкләнүебез зур бәя булып тора.
Татар теленә булган мәхәббәтемне үз укучыларыма тапшырырга тырышам. Мин үз хезмәтемне, укучыларымны яратам һәм еш кына күңелләрендә нинди эз калдырдым икән, татар теле иң яраткан дәресләре булсын өчен, тагын ниләр эшләргә икән, дип уйланам.
Эссемны педагогик фәннәр докторы, профессор, этнопедагогикага нигез салучы Геннадий Никандрович Волковның зирәк фикере белән тәмамлыйсы килә: “Кеше үз халкының вәкиле буларак тәрбияләнергә тиеш, әмма үз мәдәниятеңә генә бикләнеп калырга ярамый, башка мәдәниятләрне дә өйрәнеп, гомумкешелек мөнәсәбәтләрен үзләштергәндә генә, үсеш була”.
“ТР ЗМР 4нче гомуми урта белем мәктәбе” МБГУ
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәпова Лилия Мансуровна
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
“Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының
4нче гомуми урта белем мәктәбе” МБГУ
МБ утырышында каралды Протокол№__ «26» август, 2017 нче ел МБ җитәкчесе: _____М.М. Гайнуллина | Килешенде: “ТР ЗМР 4нче гомуми урта белем мәктәбе” МБГУ милли укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасары __________Шакирова Р.З. «26» август, 2017нче ел | Расланды: “ТР ЗМР 4нче гомуми урта белем мәктәбе” МБГУ директоры __________Любина С.Б. «29» август, 2017нче ел |
“Йолдызкай”
театр түгәрәге программасы
(рус телендә аралашучы балалар өчен)
(5 - 8 нче сыйныфлар, 70 сәгать)
Төзүче: “ТР ЗМР 4нче гомуми урта белем мәктәбе” МБГУ
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәрәпова Лилия Мансур кызы
2017 - 2019 нчы ел
Аңлатма язуы.
Балаларның акыл һәм хыялын, сөйләм культурасын, иҗади хезмәткә омтылышын тәрбияләү мәктәптә укытуның төп максатлары булып тора.
Рус телле укучыларны аралашырга өйрәтү, орфоэпик күнекмәләрне камилләштерү, чыгыш ясау осталыгын үстерү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну булдыру зарурлыгын күздә тотып, театр түгәрәге программасы төзелде һәм дәрестән соң эшчәнлек оештырылды. Театр сәнгатенә караган материаллар, балалар өчен сәхнәләштерелгән әсәрләр, шигырьләр, милли фольклор бәйрәмнәре программаның төп эчтәлеген тәшкил итә. Шулай ук спектакльләргә бару, видеофильмнар карау, күренекле артистлар белән очрашулар укучыларның театр сәнгате буенча осталыкларын үстерүдә зур урын алып тора.
Программаның максаты.
Театр түгәрәгендәге шөгыльләр аша укучыларның сөйләм телләрен, иҗади активлыгын үстерү өчен шартлар булдыру.
Шәхес үстерү нәтиҗәләре:
- аралашу культурасын һәм кеше арасыда үзеңне дөрес тота белү кагыйдәләрен фориалаштыру;
- сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.
Метапредмет нәтиҗәләр:
- театр эшчәнлегенә омтылыш,үз-үзеңне камилләштерергә теләкне үстерү;
- мөстәкыйльлек, җаваплылык, активлык, пөхтәлек сыйфатларын үстерү;
- танып белүне, мөстәкыйль фикерләү сәләтен активлаштыру.
Белем бирү нәтиҗәләре (предмет):
- танып белү процессларын үстерү: игътибар, күзаллау, хәтер, образлы һәм логик фикерләүне камилләштерү;
- татар телендә җөмләдә сүз тәртибен һәм басымны дөрес кую, авазларны дөрес әйтү күнекмәрен үстерү;
- сөйләмнең тавыш сыйфатларын үстерү: дөрес сулау, артикуляция, тавыш көче; гәүдәне иркен тотарга өйрәтү; фантазияне, пластиканы формалаштыру;
- театр һәм театр сәнгате тарихы белән таныштыру;
- актер осталыгының теоретик нигезләрен бирү;
- спектакль өстендә эш этаплары белән таныштыру;
- сәхнәдә хәрәкәт кагыйдәләре белән таныштыру;
- грим салырга өйрәтү;
- иҗади һәм оештыру сәләтләрен үстерү.
Театр түгәрәге шөгыльләрендә сөйләм осталыгын үстерү максатында түбәндәге күнегүләрне үткәрү карала.
- Сүз басымын кую.
- Сулыш күнегүләре.
- Тартык һәм сузык авазларны дөрес әйтү күнегүләре.
- Тавыш һәм дикция күнегүләре.
- Текстның эчке мәгънәсен ачыклау.
- Мәгънәви басым кагыйдәләре.
- Сөйләм тизлеге.
- Сөйләм ритмы һәм аһәңе.
Театр түгәрәге шөгыльләрендә сәнгатьле сөйләм осталыгына өйрәтү сәнгать осталары үрнәгендә, әдәби әсәрләр нигезендә һәм практик күнегүләр белән ныгытылып алып барыла.
Театр түгәрәге программасы 70 сәгатькә (атнага 1 сәгать исәбеннән) 2 елга төзелде.
№ | ТЕМА | Үткәрү формасы | Сәг. саны |
1. | Укучыларны туплау. Түгәрәкнең эш планы белән таныштыру. Инструктаж үткәрү. | Лекция | 1 |
2. | Оештыру эшләре. Түгәрәк әгъзаларының бурычлары. | Шигырь ятлау | 1 |
3. 4. | Сәхнә теленең тормыштагы гади телдән аермасы. Хәрәкәтләр, мимика һәм гәүдә тотышы нәрсәләр турында сөйли? | Әңгәмә | 1 1 |
5. 6. | Татар халык иҗаты. Татар халык җыры өйрәнү, милли биюләр өйрәнү. | Шигырь ятлау | 1 1 |
7. 8. | Сөмбелә бәйрәменә әзерләнү. Сценарий төзү. Рольләрне өйрәнү. | Практик эш | 1 1 |
9. 10. | Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр. Киемнәр әзерләү. Сәхнәдә чыгыш ясауга әзерлек. | Шигырь ятлау | 1 1 |
11. | Татар халык әкиятләре. Видеоязмалар карау. | Төркемләп | 1 |
12. | Габдулла Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый ”әкияте белән танышу | Әңгәмә | 1 |
13. | Рольләргә бүлеп уку | Индивидуальэш | 1 |
14. | Сөйләм өстендә эш | Индивидуальэш | 1 |
15. | Аерым образлар өстендә эш | Индивидуальэш | 1 |
16. | Җырлар, биюләр өйрәнү | Төркемләп | 1 |
17. | Сәхнәдә чыгыш ясауга әзерлек. Сәхнәгә кую. | 1 | |
18 | Т. Миңнуллин. “Авыл эте Акбай” спектакленнән өзек куюга әзерләнү | Төркемләп | 1 |
19. | Рольләргә бүлеп уку | Төркемләп | 1 |
20. | Сөйләм өстендә эш | Төркемләп | 1 |
21. | Аерым образлар өстендә эш | Индивидуаль эш | 1 |
22. | Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр. | Төркемләп | 1 |
23. | Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр. Киемнәр әзерләү. | Төркемләп | 1 |
24. | Сәхнәдә чыгыш ясауга әзерлек. Сәхнәгә кую. | Күмәк | 1 |
25. | Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына бару, спектакль карау | Күмәк | 1 |
26. | Караган спектакль буенча әңгәмә. Образларны анализлау. | Әңгәмә | 1 |
27. | Татар халык иҗаты. Татар халык җыры өйрәнү, милли биюләр өйрәнү. | Индивидуаль эш | 1 |
28. 29. | Татар халык уеннарын уйнау: “Йөзек”, “Йомгак”, “Чишмә”, | Төркемләп | 2 |
30. 31. | Киенү-бизәнү осталыгы. Декорациянең роле. | Әңгәмә Төркемләп | 2 |
32. | Яз турында җырлар өйрәнү | Төркемләп | 1 |
33. | Нәүрүз бәйрәменә әзерләнү. | Төркемләп | 1 |
34. | Рольләргә бүлеп уку | Индивидуаль эш | 1 |
35. | Сөйләм өстендә эш | Индивидуаль эш | 1 |
36. | Аерым образлар өстендә эш | Индивидуаль эш | 1 |
37. 38. | Сәхнәдә чыгыш ясауга әзерлек. Сәхнәгә кую. | Төркемләп | 1 1 |
39. | Шәһәребезнең туган як музеена сәяхәт | Күмәк | 1 |
40. | Эшләгән эшләргә анализ, нәтиҗә. | Төркемләп | 1 |
41. | Казан театрлары. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры. М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры. Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры. В.М.Качалов исемендәге рус драма театры. ”Әкият” татар дәүләт курчак театры. “Минем яраткан театрым” презентациясен төзү. | Практик эш | 1 |
42. | “Син театр турында нәрсәләр беләсең?” темасына викторина уздыру. | Төркемләп | 1 |
43. | “Казан театрлары” темасына проект яклау. | Индивидуаль эш | 1 |
44. | Танылган драматургларыбыз. Кәрим Тинчурин - татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер. | Күмәк | 1 |
45. | Казанга Кәрим Тинчурин исемендәге театрына экскурсия оештыру. Спектакль карау. | Әңгәмә | 1 |
46. | Әңгәмә | 1 | |
47. | Танылган драматургларыбыз. Туфан Миңнуллин - күренекле татар драматургы. | Әңгәмә | 1 |
48. | “Танылган драматургларыбыз” темасына проект яклау. | Индивидуаль эш | 1 |
49. | Хәрәкәтләр, мимика, һәм гәүдә тотышы нәрсәләр турында сөйли? Кешенең хәрәкәтләре, мимикасы, гәүдәсен тотышы. Рәсем сәнгате һәм сынлы сәнгать әсәрләрен күзәтү. | Төркемләп | 1 |
50. | Чыгыш ясаганда, аралашканда кешенең гәүдәсен тотышы һәм мимикасының роле.
Текстлардан өзекләр уку. | Төркемләп | 1 |
51. | Сөйләм һәм яңгырау аппаратын күнектерү. Артикуляция һәм яңгырау аппаратына гимнастика күнегүләре. | Практик эш | 1 |
52. | Татар халык иҗаты. Татар халык җыры өйрәнү, милли биюләр өйрәнү. | Практик эш | 1 |
53. | Татар халык уеннарын уйнау | Практик эш | 1 |
54. | Нардуган бәйрәменә әзерләнү, сценарий белән танышу. | Әңгәмә | 1 |
55. | Кыш турында җырлар өйрәнү | Практик эш | 1 |
56. | Киенү-бизәнү осталыгы. Декорациянең роле. | Практик эш | 1 |
57. | Рольләргә бүлеп уку | Төркемләп | 1 |
58. | Сөйләм өстендә эш | Төркемләп | 1 |
59. | Аерым образлар өстендә эш | Индивидуаль эш | 1 |
60. | Сәхнәдә чыгыш ясауга әзерлек. Сәхнәгә кую. | Практик эш | 1 |
61. | Сөйләм тизлеге. Сөйләм тизлегенә йогынты ясаучы күренешләрне анализлау. Такмаклар, санамышлар әйтү. | Практик эш | 1 |
62. | Сөйләмнең интонацион-мелодик яңгырашы. Сөйләм агышында тавыш тоны үзгәрешенең типик очраклары белән таныштыру. Шигъри әсәрләрне интонация белән уку күнегүләре. | Төркемләп | 1 |
63. | Шигъри әсәрләрне сәнгатьле уку. Шигырьдә ритм. Рифма төрләре. Шигырьдә ритм төзелешен саклау кагыйдәләре. | Төркемләп | 1 |
64. | Г.Тукай, М.Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку. | Индивидуаль эш | 1 |
65. | Әдәби-музыкаль кичәгә әзерлек, сценарий белән танышу. Рольләргә бүлү. | Төркемләп | 1 |
67 | Сөйләм өстендә эш. Сценарийне кабатлау. | Практик эш | 1 |
68. | Әдәби-музыкаль кичәдә чыгыш ясау. | Практик эш | 1 |
69. | Казанга “Курчак” театрына экскурсия оештыру. Спектакль карау. | Практик эш | 1 |
70. | Эшләгән эшләргә анализ, нәтиҗә. | Әңгәмә | 1 |
Кулланылган әдәбият.
- Балалар фольклоры. Казан:/ Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2009
- Татар драматургиясе (1980 - 2000 еллар): Сайланма пьесалар. - Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2003
- Татар классик драматургиясе: Галиәсгар Камал. Мирхәйдәр Фәйзи. - Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2004
- Шәрифуллина Э.М. Җырлы бәйрәм. Мәктәпләрдә әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү өчен кулланма. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2011
- Нуриев Г.-Р. С. Сәнгатьле уку. Методик ярдәмлек. – Казан: 2000
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Сыйныф: 9А
Тема: “Тәмле телле бул!”
Дәрес тибы: Ныгыту дәресе
Дәрес төре: Дәрес-консультация
Дәрес максаты: - исемнәрнең килеш һәм тартым кушымчаларын, фигыль кушымчаларын, сөйләмдә
дөрес куллану күнекмәсен ныгытырга
-ясалма сүзләр байлыгын арттырырга
-итәгатьлелек үрнәкләре күрсәтергә
Җиһазлау: таратма материал, проэктор, дәфтәр
Дәрес планы:
I Оештыру өлеше: *сөйләм ситуация булдыру, сөйләм күнегүләре.
II Үткән матариалны кабатлау:
1.Диалогик сөйләм “Туган көн”. Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларын ялгау.
2. Лексик эш. Итәгатьле сөйләм формаларын искә төшерү.
3. Алмашлык, сыйфат һәм фигыльләрне җөмлә составында тиешле грамматик формага кую күнегүе.
III Ныгыту:
- Ситуатив биремнәрне телдән һәм язмача эшләү
- Текст төзү күнегүе
- Сөйләмне тыңлап аңлау күнегүе
- Тест
IV Йомгаклау
- Өй эше
- Билгеләү
- Сау буллашу
Дәрес барышы.
I Оештыру өлеше:
1.Хәзер нинди ел фасылы?
2.Хәзер нинди ай?
3.Бүген ничәнче февраль?
4.Бүген атнаның нинди көне?
Кичә якшәмбе иде.
Иртәгә сишәмбе булачак.
II Үткән матариалны кабатлау:
Укучылар бүген дәресебезгә кунаклар килделәр.
Как бы вы поздоровались с уважаемыми гостями?
Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар.
Ангелина ,поздоровайся с подругой спорси когда у нее день рождения?
-Исәнме, дустым Саша, синең туган көнең кайчан?
-Сәлам , Ангелина, минем туган көнем бүген.
-Саша, мин сине туган көнең белән котлыйм. Сәламәтлек, бәхет телим.
-Рәхмәт. Ангелина мин сине туган көнемә чакырам.
-Рәхмәт киләм.
Ребята, приятно было слушать Ангелину с Дашей? Вежливо ли они разговаривали друг с другом? Какие вы знаете вежливые слова?
Сәлам,хәерле иртә, хәерле көн, хәерле кич, хәерле юл, исәнмесез,сау булыгыз, тыныч йокы, ашыгыз тәмле булсын, исән бул...
Перечисленные вами слова по-татарски их можно назвать “тәмле сүзләр”,а человека, который употребляет их в своей речи называют “тәмле телле”. Ангелина белән Саша тәмле телле кызлар.
Сез дә, укучылар, “тәмле сүзләрне” бик күп беләсез , молодцы. Я и о вас могу сказать: “Сез тәмле телле балалар”.
Әйе,укучылар, әти-әниләрегез белән, әби –бабаларыгыз белән, дусларыгыз белән тәмле телле булыгыз!
Дәресебезнең темасы да “Тәмле телле бул”
III Ныгыту:
Грамматик бирем:
Балалар, мин сезгә Тәмле сүзләр турында җөмләләр тәкъдим итәм. Һәр җөмләдә кайбер сүзләрдә төшеп калган кушымчаларны өстәп куярга кирәк.
1. Безнең телебездә тәмле сүзләр бик күп, һәм сез ... беләсез.(алар)
2. Иртән торгач , без : “Хәерле иртә”, дип ... . (әйтергә)
3. Әле тагын “Хәерле көн”, “Хәерле кич” ... бар. (сүзләр)
4. Сез, йокыдан торгач, туганнарыгызга: “ ... иртә!”- дисез. (хәер)
5. Бер-беребезгә ... йокы теләп йокларга ятабыз. (тын)
6. Сез бу сүзләрне беркайчан да ... . (онытырга)
ФИЗ.МИН.
- Ситуатив биремнәрне телдән һәм язмача эшләү
Укучылар, тәмле сүзләрне бигрәк тә әбиләр дә, бабайлар да ярата.
Володя, әбиеңә шалтыратып, аны “Өлкәннәр көне”белән котла һәм теләкләр әйт.
-Алло, әбием, исәнме. Мин сине “Өлкәннәр көне”белән котлыйм. Сәламәтлек, бәхет телим.
Ксюша,бабаеңа шалтыратып, аны “Җиңү көне”бәйрәме белән котла һәм теләкләр әйт.
Никита,бабаеңа шалтыратып, аны “23 нче февраль”бәйрәме белән котла һәм теләкләр әйт.
Карина, пожелайте дедушке доброго пути.
Пожелайте друзьям доброго пути.
Текст төзү күнегүе
ХАТ.
Минем дәү әтием белән дәү әнием авылда яшиләр. Каникул саен мин аларга кунакка кайтам. Алар мине сагынып каршы алалар, ә мин аларга төрле эшләрдә булышырга тырышам.
Ребята, я хочу задать вам 3 вопроса , при ответе на них , рекомендую использовать данные слова:
Исән-саулар-живы-здоровы
Хөрмәт итә-уважают
Каникул саен\ еш йөрим-каждые каникулы\часто хожу
Кунакка кайтам\йөрим-в гости приезжаю\хожу
Сагынып каршы алалар-соскучившись встречают
Идән юарга булышам
Утын кисәргә-дрова пилить
Чүп чыгарырга – мусор выносить
СОРАУЛАР
- Синең әбиең белән бабаң исән-саулармы?
- Алар кайда яшиләр?
- Син аларга ничек булышасың?
Җаваплар тулы булырга тиеш.
1.Минем әбием белән бабам исән-саулар. 2. Аларны һәркем хөрмәт итә.
3.Әбием авылда яши. Авылыбыз бик матур, анда калын урманнар,елга,күл бар.
4.Мин әбиләргә каникул саен кунакка кайтам. 5.Алар мине сагынып каршы алалар. 6.Мин әбигә савыт-саба,идән юарга булышам. 7.Ә бабайга утын кисәргә булышам.
(балаларга битләр бирелә,алар сорауларга язма җавып бирәләр)
- Сөйләмне тыңлап аңлау күнегүе
АУДИОЗАПИСЬ “ӘБИСЕ ҺӘМ ОНЫГЫ”
- Әбисе һәм аның оныгы турында
- Кызчык турында.
- Икмәк турында.
- Тест
Бер әбинең оныгы булган. Кечкенә кызчык йоклаган да йоклаган. Әбисе бөтен эшне үзе эшләгән. Ул кызчык өчен икмәк пешергән, өй җыештырган, кер юган. Өйдә бик чиста булган.
Тора-бара әби картайган. Ул ятып кына торган. Ул арада оныгы үсеп җиткән. Әбисенә икмәк пешергән, өй җыештырган, кер юган. Чишмәдән су алып кайткан.
1 әбинең ... булган
*кызы
*оныгы
*малае
2 ... кызчык йоклаган
*кечкенә
*олы
*карт
3 Әбисе эшне үзе ... .
*пешергән
*йоклаган
*эшләгән
4 Тора-бара ... картайган.
*кыз
*әби
*ипи
5. Бер әби... оныгы булган.
6. Әбисе бөтен эш... үзе эшләгән.
7. Әбисе... икмәк пешергән.
8. Өй... бик чиста булды.
9. Чишмә... су алып кайткан.
Вежливо спроси у прохожего как пройти до музея Г.Тукая.
Спроси у прохожего как пройти до городской библиотеке.
Спроси у прохожего как пройти до метро.
Позвоните в поликлинику спросите, когда принимает терапевт.
Спроси у прохожего который час.
IV Йомгаклау
Өй эше : бөтен таләпләргә җавап биргән хат язуга әзерләнергә(башы,төп өлеше,ахыры)
1. Володя, Женя, Аделя башын ,ахырын ятларга
2. 7 җөмлә ятларга
Билгеләү.
Саубуллашу.
Спроси у прохожего как пройти до музея Г.Тукая.
Спроси у прохожего как пройти до городской библиотеке.
Спроси у прохожего как пройти до метро.
Позвоните в поликлинику спросите, когда принимает терапевт.
Спроси у прохожего который час.
Спроси у прохожего как пройти до музея Г.Тукая.
Спроси у прохожего как пройти до городской библиотеке.
Спроси у прохожего как пройти до метро.
Позвоните в поликлинику спросите, когда принимает терапевт.
Спроси у прохожего который час.
Предложи другу сходить на футбольный матч
Предложи другу сходить в цирк
Предложи другу сходить в городскую библиотеку
Предложи другу сходить в татарский театр
Предложи другу сходить в столовую
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
синең туган көн ең минем туган көн ем туган көнем ә чакырам
Сәлам ! Хәерле иртә! Хәерле кич! Исәнмесез! Сау булыгыз! Тыныч йокы! Ашыгыз тәмле булсын! Рәхим итегез! Х әерле юл! Рәхмәт! Исән бул! Тәмле сүзләр
ТЕМА: «Т әмле телле бул! »
1 . Безнең телебездә тәмле сүзләр бик күп, һәм сез ... беләсез . (алар ) 2. Иртән торгач , без : “Хәерле иртә”, дип ... . (әйтергә) 3. Әле тагын “Хәерле көн”, “Хәерле кич” ... бар. (сүзләр) 4. Сез, йокыдан торгач, туганнарыгызга: “ ... иртә!”- дисез. (хәер) 5. Бер-беребезгә ... йокы теләп йокларга ятабыз. (тын) 6. Сез бу сүзләрне беркайчан да ... . (онытырга)
1. Безнең телебездә тәмле сүзләр бик күп, һәм сез алар ны беләсез 3. Әле тагын “Хәерле көн”, “Хәерле кич” сүзләр е бар. 2. Иртән торгач , без : “Хәерле иртә”, дип әйт ә без . 1. Безнең телебездә тәмле сүзләр бик күп, һәм сез алар ны беләсез. 4. Сез, йокыдан торгач, туганнарыгызга: “ Хәер ле иртә!”- дисез. 5. Бер-беребезгә Тын ыч йокы теләп йокларга ятабыз. 6. Сез бу сүзләрне беркайчан да оныт ма гыз ! .
ХАТ. Минем д әү әтием белән дәү әнием авылда яшиләр. Каникул саен мин аларга кунакка кайтам. Алар мине сагынып каршы алалар, ә мин аларга төрле эшләрдә булышырга тырышам.
Синең әбиең белән бабаң исән-саулармы? Алар кайда яшиләр? Син аларга ничек булышасың? Ис ән-саулар- живы-здоровы Хөрмәт итә-уважают Каникул саен\ еш йөрим-каждые каникулы\часто хожу Кунакка кайтам\йөрим-в гости приезжаю\хожу Сагынып каршы алалар-соскучившись встречают Идән юарга булышам Утын кисәргә-дрова пилить Чүп чыгарырга – мусор выносить
*Әбисе һәм аның оныгы турында *Кызчык турында. *Икмәк турында .
1 әбинең ... булган *кызы *оныгы *малае 2 ... кызчык йоклаган *кечкенә *олы *карт 3 Әбисе эшне үзе ... . *пешергән *йоклаган *эшләгән 4 Тора-бара ... картайган. *кыз *әби *ипи
5. Бер әби нең оныгы булган. 6. Әбисе бөтен эш не үзе эшләгән. 7. Әбисе нә икмәк пешергән. 8. Өй дә бик чиста булган. 9. Чишмә дән су алып кайткан.
БЕЛЕМН ӘРНЕ БӘЯЛӘҮ 8-9 б - “5” 6-7 б - “4” 4-5 б – “3” 0-3 б – “2”
Сорауларга җавапларны ятларга. Хатның башын, ахырын кабатларга. Өй эше.
Дәрес тәмам Сау булыгыз! РӘХМӘТ !
Предварительный просмотр:
I Оештыру өлеше:
1. Исәнләшү
2.Һава торышы турында мәгълүмәт алу
II Сүзләрне активлаштыру
Слайд
Җитте, кипте, шиңде, исте, үтте,очты
(Укытучы белән бергә сүзләр кабатлыйлар, тәрҗемәсен әйтәләр)
Укытучы: Бу сүзләр арасында татар хәрефле сүзләр бармы?
Балалар: җитте, шиңде, үтте
(җ,ң,ү авазларны кабатлыйлар)
Укытучы: Бу сүзләр нинди сүз төркемен белдерә?
Балалар: Фигыль.
Укытучы: Әйе, без бүген фигыль турында сөйләшәбез. Хәзерге заман,үткән заман фигыльләрне искә төшерәбез һәм шул сүзләрне юклык формасына куярга өйрәнербез.
Безнең бүген дәресебез гади түгел, сезгә кунакка тылсымлы урманнан Шүрәлинә килде, Ш.Маннурның “Кошлар китә” шигырен алып килде.Тыңлагыз.
Слайд (компьютер аша сөйләү)
Молодец, Шүрәлинә матур сөйләде.
Сораулар
- Бу шигырьдә нинди ел фасылы турында сүз бара?
-Көз
2. Шигырьнең исеме ничек?
-Кошлар китә (тәрҗемәсен әйтәләр)
3.Нинди кошларны беләсез?
- Песнәк, тукран...
4.Шигырьдә чәчәкләр турында нәрсәләр әйтелә?
-Чәчәкләр кипте
5.Яфраклар турында?
-Яфраклар шиңде
6. Где говорится о том, что прошла красивая пора?
-Үтте матур чак
Укытучы: -Һәр җөмләдә фигыль бар. Бу фигыльләрне тагын бер тапкыр әйтеп чыгыгыз.
Балалар: -кипте, шиңде, җитте, үте, очты...
Шүрәлинә сездән ярдәм сорарга килде, ул фигыльләрнең хәзерге заман, үткән заман белән бутый һәм шул фигыльләрне юклык формасына куеп әйтергә тели.
-Балалар булышабызмы аңа?
- әйе.
(тактада 3 йорт, һәр йортның исеме бар: боерык, хәзерге з.ф., үткән з.ф.Кәгәздән ясалган сүзләр тәртипсез куелган )
Шүрәлинә бөтен фигыльләрне бутаган. Балалар әйдәгез фиг. тәртипкә куярга булышабыз .
Үтте ис шиңә оч кип исте оча җитте кипте
Боерык фигыльләрне табабыз
Хәзерге заман фигыльләрне искә төшерәбез
Слайд
Кагыйдә. (Юклык формасын аңлатам)
Битләрдә эш. 1 нче,2 нче биремнәрен эшлиләр
№1
Хәзерге заман фигыль
Киб...
Шиң...
Оч...
Үт...
№2
Юклык формасы
Чәчәкләр кип... . Яфраклар шиң... . Салкын җил ис... . Матур чак үт... . Кошлар оч... .
Үткән заман фигыльләрне искә төшерәбез
Слайд
Кагыйдә. (Юклык формасын аңлатам)
Укытучы: Шигырьдә фигыльләр нинди заманда?
Үткән заманда
ни өчен?
Чөнки –ды\-де,-ты\-те
Битләрдә эш. 3 нче биремне эшлиләр
№3
Үткән заманның юклык формасы
Кип...
Ис...
Җит...
Оч...
(Телдән бирем ; сорау-җавап)
-Чәчкләр киптеме?
-Юк, кипмәде.
-Яфраклар шиңдеме?
-Юк, шиңмәде.
- Салкын җил истеме?
-Юк, исмәде.
-Матур чак үттеме?
-Юк, үтмәде.
-Кошлар очтымы?
-Юк, очмады
ТЕСТ.
1.Хәзерге заманның юклык формасын күрсәт (укажи отрицательную форму глагола настоящего времени )
А) үтә
Б) үтми
В) үтмәде
2. Үткән заманның юклык формасын күрсәт (укажи отрицательную форму глагола прошедего времени )
А) очты
Б) кипте
В) үтмәде
- исми (укажи правильный ответ)
а) Хәзерге заманның юклык формасы
б) Үткән заманның юклык формасы
в) Боерык фигыль
4. очмады (укажи правильный ответ)
а) Хәзерге заманның юклык формасы
б) Үткән заманның юклык формасы
в) Боерык фигыль
Йомгаклау. 1. укучыларның эшләрен бәяләү
(с соседом по парте меняемся листочками и праверяем тест. Шүрәлинә вместе с нами выполняла тест, она выполнила правильно, если у вас так как на слайде,то вы молодцы)
2.өй эше
“4” 53бит, № 2
“5” написать 2 предложения используя отрицательную форму настоящего и прошедшего времени.
3. Саубуллашу.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Кошлар китә. «Әйдәгез, киттек , Әйдәгез, киттек , Безгә китәр көн җитте. Чәчәкләр кипте , Яфраклар шиңде, Көзге салкын җил исте … Үтте матур чак ». Очты торналар , Аккошлар , казлар … Ш.Маннур .
Чәчәкләр кипте Яфраклар шиңде Салкын җил исте Кошлар очты
?
Боерык фигыл ь 6
Хәзерге заман хикәя фигыл ь 7
Нишли ? – Что делает? Окончания: - а / - ә ; - ый / -и 8
№1 Хәзерге заман фигыль Ки б ... Шиң... Оч... Үт...
№1 Хәзерге заман фигыль Ки б ә Шиң ә Оч а Үт ә
Юклык формасы -мый; -ми
Юклык формасы Чәчәкләр кип... . Яфраклар шиң... . Салкын җил ис... . Матур чак үт... . Кошлар оч... .
Юклык формасы Чәчәкләр кип ми . Яфраклар шиң ми . Салкын җил ис ми . Матур чак үт ми . Кошлар оч мый .
Үткән заман хикәя фигыл ь 14
Нишләде ? – Что сделал? Окончания: - ды / -де - ты / - те 15
Юклык формасы -ма; -мә
№3 Юклык формасы Кип... Ис... Җит... Оч...
№3 Юклык формасы Кип мәде Ис мәде Җит мәде Оч мады
ТЕСТ. 1.Хәзерге заманның юклык формасын күрсәт (укажи отрицательную форму глагола настоящего времени ) А) үтә Б) үтми В) үтмәде 2. Үткән заманның юклык формасын күрсәт (укажи отрицательную форму глагола прошедего времени ) А) очты Б) кипте В) үтмәде 3. исми (ука ж и правил ь ный ответ) А) Хәзерге заманның юклык формасы Б) Үткән заманның юклык формасы В) Боерык фигыль 4. очмады (ука ж и правил ь ный ответ) А) Хәзерге заманның юклык формасы Б) Үткән заманның юклык формасы В) Боерык фигыль
ТЕСТ. 1.Хәзерге заманның юклык формасын күрсәт (укажи отрицательную форму глагола настоящего времени ) А) үтә Б) үтми В) үтмәде 2. Үткән заманның юклык формасын күрсәт (укажи отрицательную форму глагола прошедего времени ) А) очты Б) кипте В) үтмәде 3. исми (ука ж и правил ь ный ответ) А) Хәзерге заманның юклык формасы Б) Үткән заманның юклык формасы В) Боерык фигыль 4. очмады (ука ж и правил ь ный ответ) А) Хәзерге заманның юклык формасы Б) Үткән заманның юклык формасы В) Боерык фигыль
Предварительный просмотр:
“Йолдызлы сәгать”
Сыйныф: 3А
Укытучы:
Шәрәпова Л.М.
Тема:Йомгаклау.”Йолдызлы сәгать”
Максат:1.”Кечкенә дусларым”темасында алынган
белемнәрен камилләштерү.
2.Дәрестә бәйләнешле сөйләм үстерү
3.Кечкенә дусларына карата мәхәббәт
тәрбияләү.
Җиһазлау:Йолдызлар,биремнәр,карточкалар,
рәсемнәр,кроссворд,эмблемалар.
Исәнләшү.
- һава торышы .
- Әңгәмә.
-Безнең нинди зур тема тәмамланды?
-“Кечкенә дусларым”
-“Кечкенә дусларым” темасын өйрәнгәндә без нишләдек?
_ Төрле хикәяләр укыдык”Дуслар”,”Уйныйсы килә”,”Акмуен”
-Әйе,без “Кечкенә дусларым “ темасын өйрәнгәндә песиләр ,этләр тутый кошлар турында сөйләштек.
4. Төп өлеш.
Ә хәзер мин сезне Йолдызлы сәгатькә чакырам. Һәрбер матур, дөрес җавапка йолдыз бирелә.
1 тур “Кроссворд чишү”
1.”Дуслар “хикәясен искә төшерегез.Этнең исеме ничек?
АКТЫРНАК
2.Актырнакның хуҗасы кем?
КӘРИМ
3.”Уйныйсы килә” хикәясен искә төшерегез.Малайның исеме ничек
АЙРАТ
4.Песи турында хикәясен искә төшерегез.Песинең исеме ничек ?
АКМУЕН
5.”Маэмай” шигерен искә төшерегез. Маэмайның исеме ничек?
АКБАЙ
2 ТУР Диалог төзү
-Синең этең бармы?
-Әйе бар .
-Аның исеме ничек?
-Син аны ничек карыйсың ?
-Мин аны көн саен ашатам , юам, уйныйм.
-Син аны яратасыңмы?
-Әйе, мин аны бик яратам.
(2 пар укучы чыга)
3 тур Өй эшен тикшерү.
Кечкенә дуслары турында язылган эшләр тапшырыла.
(берничә укучы укый)
Физ.мин.
4 тур Искә төшерү.
1.”Дуслар” хикәясе.Эчтәлеген сөйләү.
2.”Уйныйсы килә”хикәясен сәхнәләштерү.
3.Магнитофон аша өзекне тыңлау һәм аның исемен әйтү.
5 тур Акбай бирем алып килде.
Җөмләләрне дәвам ит .
(6 җөмлә бирелә)
Кәримнең Актырнак ...
Актырнакның ...
Кәрим Актырнакка ...
Ниндидер бер эт Кәримгә...
Син минем хуҗама ...
Мин хуҗамны ...
6 тур Җөмләләр төзү.
(сүзләр һәрбер партага бирелә,балалар парлап эшлиләр)
Актырнакның аяклары авырта ,шуңа күрә ул ашамады.
Актырнак Кәрим белән урамга чыкты,чөнки ул терелде.
Песинең аяклары көчле һәм күзләре яшел төстә.
Аның муены ак , шуңа күрә аның исеме Акмуен.
Мин песине яратам , чөнки ул акыллы.
7 тур Хәрефләрне өстә.
Һәр балага карточка бирелә.Нокталар урынына хәреф куялар.Карточкалар белән алышыналар.Үзләре тактага карап тикшерәләр.
5.Йомгаклау.
-бәяләү
-өй эше
-истәлек өчен эмблемалар бүләк итәм.
-саубулашу
Предварительный просмотр:
СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ
Укытучы:
Шәрәпова Л.М.
Сөмбелә бәйрәме.
Җиһазлау: Сөмбелә макеты, яшелчәләр күргәзмәсе , арыш һәм бодай башаклары, татар халык мәкальләре һәм табышмаклар язылган плакатлар, (“Икмәк- зур байлык”, “Көз- муллык вакыты”, “Икмәкнең кадерен бел” һ.б.)диск,С.Садыйкованың “Үз илемдә” җыры яңгырый, зал көзге яфраклар, рәсемнәр белән бизәлгән.
Бәйрәмчә киенгән балалар салмак көй астында бәйрәм залына керәләр.
Алып баручы. Исәнмесез, балалар! Без бүген “Уңыш бәйрәмен”ә җыелдык.
Көз килде,
Уңыш булды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим итегез, дуслар,
Көзге бәйрәмгә!
Көз килде дә керде өйгә,
Яфраклар йөгерәләр.
Ышык эзләп койма, капка
Асларына керәләр.
Ә сез беләсезме, хәзер елның кайсы вакыты җитте?
Балалар. Көз.
Алып баручы. Нинди көз айларын беләсез?
Балалар. Сентябрь, октябрь, ноябрь- көз айлары.
Алып баручы. Сез көзне яратасызмы? Ни өчен яратасыз?
Балалар. Көз көне без мәктәпкә барабыз.Көз көне яшелчәләр, җимешләр, ашлыклар өлгерә.Көзге табигать бик матур.Мин көзге урманны яратам. Һ.б.
Алып баручы. Әйе, балалар. Көз көне яшелчәләр, җимешләр, ашлыклар өлгерә. Менә инде бакчалардан яшелчәләрне җыйдык.Уңыш бик мул булды. Халык бәйрәм итә. Менә без дә уңыш бәйрәменә җыелдык. “Уңыш бәйрәме” кайчан була?
Балалар. Көз көне.
Алып баручы. Әйе, көз көне була.Әйдәгез, балалар, кунакка көз кызын чакырабыз.
Зифа буйлы, җитен чәчле,
Зәңгәр күзле бу кызның
Исемнәре ничек икән,
Әйтегезче кем белә?
Балалар: Сөм-бе-лә!
Балалар. Сөмбелә, кил безгә! (2 кабат)
Сөмбелә Исәнмесез, кадерле дусларым!
Мин - Сөмбелә, килдем сезгә.
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда .
Балалар. Исәнме, Сөмбелә!
Алып баручы. Әйдә, кадерле Сөмбелә, бәйрәмгә рәхим ит!
Сөмбелә Бәйрәмегез күңелле булсын.
Балалар. Рәхмәт сиңа.
Алып баручы. Әйдәгез, , балалар, Сөмбеләне уртага алып, җырлап алыйк. (Балалар Сөмбеләне уртага алып, “Көз, көз әйт әле” җырын башкаралар.)
Балалар. Көз, көз, әйт әле
Кәрҗинеңдә ниләр бар? (2 кабат)
Сөмбелә Кәрҗинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.
Балалар. Көз, көз, әйт әле
Кәрҗинеңдә ниләр бар? (2 кабат)
Сөмбелә Кәрҗинемдә яшел, кызыл
Алтын сары төсләр бар.
Балалар. Көз, көз, әйт әле
Кәрҗинеңдә ниләр бар? (2 кабат)
Сөмбелә Кәрҗинемдә ...(башка яшелчәләрне саный.) Балалар, бик матур җырладыгыз, рәхмәт сезгә. Мин сезгә яшелчәләр белән уеннар алып килдем.Уйныйбызмы?
1 нче уен. “Яшелчә һәм җимеш җыю” (Идәнгә яшелчә һәм җимеш рәсемнәре таратыла”
Алып баручы. Рәхмәт сиңа, Сөмбелә.
Сөмбелә Ә сез, балалар, көз турында шигырьләр беләсезме?(Балалар көз турында шигырьләр сөйлиләр.)
1 нче бала: Кеше белән гел янәшә икмәк,
Кырда, юлда, табын янында.
Иң беренче өйгә икмәк керә
Яңа йортка күчкән чагында
2 нче бала: Һәммәбездән өлкәнрәктер ул,
Яшәсәк тә җирдә нихәтле,
Шуңа хөрмәтледер исеме аның,
Шуңа газиз, шуңа хикмәтле.
3 нче бала: Көзнең иң олы бүләге –
Икмәк тора табында.
Тормышыбыз ямьле булыр,
Икмәк булган чагында.
"Чайкала иген кырлары" җыры
(И. Шәмсетдинов көе, Г. Латыйп сүзләре)
4 нче бала: Юмарт синең җирең, Татарстан,
Шуңа татлы, ахры икмәгең!
Баһадирлар сиңа җан өргәндер,
Мондый уңыш тумый тикмәгә.
Сөмбелә . Рәхмәт сезгә, балалар.
Алып баручы: Дуслар, бәйрәм дәвам итә.
Әйтегез әле көз, икмәк, хезмәт, яшелчәләр, җимешләр турында нинди мәкальләр беләсез?
(Балалар җавап бирә)
Алып баручы:
1. Ни чәчсәң,
2. Кем эшләми,
3. Ачтан үлсәң дә
4. Ачы булсаң, тоздай бул,
5. Ашаганда колагың
селкенеп торсын
Укучылар
1. Шуны урырсың
2. Шул ашамый
3. Ата-анаңны ташлама
4. Татлы булсаң, балдай бул.
5. Эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын.
Алып баручы: Күрегезче, балалар,
Шалкан быел бик уңган,
Самавыр хәтле булган,
Кем чәчкән бу шалканны?
Балалар: Бабай утырткан аны!
("Зур шалкан" әкияте сәхнәләштерелә)
Алып баручы. Ә хәзер Сөмбеләгә үзебез үстергән яшелчәләр турында сөйлик әле.
1 бала. Безнең бакча зур һәм матур. Бакчада җиләк- җимешләр күп.Анда без алма, груша, слива үстердек. Җимешләре бик тәмле. Көзен без аларны җыйдык. Уңыш мул булды.Әнием җимешләрдән варенье, компот ясады.
2 бала. Безнең дә бакча бар.Без бакчада яшелчәләр үстерәбез: бәрәңге, кәбестә, суган, помидор, кыяр, борыч. Мин әнигә булыштым, чүп утадым. Көзен без яшелчәләрне җыеп алдык. Уңыш мул булды.
(Ишек шакып, залга кыяр керә)
Сөмбелә . Кәрзин тулы алмалар,
Помидор һәм кыярлар,
Кәбестә, кишер, суган,
Алтын көз безнең уңган.
(Ишек шакып, залга кыяр керә)
Керегез, керегез! Түргә үтә күрегез!
Кыяр. Хәерле көн, Сөмбелә .
Сөмбелә . Хәлләрең ничек соң, кыяр дустым?
Кыяр. Хәлем минем бик яхшы,
Уңышлар бик мул булды.
Хуҗам бик тырыш бала,
Түтәле дымлы булды,
Гел утап кына торды.
(Ишек шакып, залга помидор керә)
Сөмбелә . Керегез, керегез! Түргә үтә күрегез!
Помидор. Исәнмесез! Хәерле көн , дусларым!
Сөмбелә. Ә син ничек үсәсең помидор дус!
Помидор. Хуҗабикәнең кызы
Бик тырыш бала булды.
Су сипте, чүп утады.
Шуңа уңыш күп булды.
Бу мәктәптә укыйдыр, дип,
Рәхмәт әйтергә килдем.
Уңган, тырыш, тәртипле дип
Һәр җирдә сөйләп йөрдем
(Ишек шакып, залга суган керә)
Суган. Исәнмесез , дусларым!
Хәлләрегез ничек соң?
Миңа карагыз әле.
Мин матур һәм нинди зур!
Уңышым булды бик мул.
(Ишек шакып, залга җиләк керә)
Җиләк. Исәнмесез , дускайлар!
Минем исемем җиләк.
Хуҗам бик уңган бала.
Җыйды берничә чиләк.
Рәхмәт әйтим әле диеп,
Мәктәпкә килдем эзләп.
Сөмбелә. Менә нинди уңган, тырыш
Балалар укый бездә.
Хезмәт шулай матурлый шул,
Нур балкый йөзегездә!
(Ашыгып-ашыгып кишер керә, рөхсәт тә сорап тормый, хәтта исәнләшми дә, Сөмбеләне туктата)
Кишер. Уңыш туган, туктап тор!
Син бераз гына уйла...
Ник кечкенә мин болай?
Ник үсмәдем соң буйга?
Шуңа мин бик вак булдым:
Хуҗам бик ялкау малай.
Утамады түтәлне,
Шуңа үсмәдем бугай.
(Барысы да кишерне кызганалар.-Ой мескен, вай мескен.)
(Ишек шакып, залга кәбестә керә)
Кәбестә. Исәнмесез , дусларым!
Зарланырга дип килдем.
Ялкау, эшлексез хуҗамны
Шәһәрдә эзләп йөрдем.
Чүп утамый, су сипми,
Кәчәнем бер дә үсми.
(Ашыгып-ашыгып , ачуланып кабак керә)
Кабак. Исәнмесез , барыгыз да,
Сез мине таныйсызмы?
Мине караучы малай-
Аның исеме Рамай.
Бакчага һич килмәде
Минем хәлне белмәде,
Беркайчан су сипмәде,
Ашламалар бирмәде.
Шуңа күрә без, кабаклар,
Аз гына да үсмәдек.
(Барысы да кабакны кызганалар.-Ой мескен, вай мескен. Рамай бик ялкау малай.)
Сөмбелә. Бик начар бит безнең эшләр,
Нишлик инде, балалар?
Сезнең арада бармы соң
Андый ялкау малайлар?
(Тавышлар: юк, юк!)
Балалар Безне һичкем хурламасын,
Мактап кына әйтсеннәр,
Барлык мәктәп балалары
Хезмәт сөеп үссеннәр.
Чөгендер Дуслар, гафу итегезче,
Бәйрәмгә соңга калдым.
Зирәк дустым янына
Табышмак эзләп бардым.
Бик матур итп бизәлгән конвертны Сөмбеләгә бирә. Конверт эчендә яшелчәләр турында табышмаклар ята
Лампа түгел яктырта
Мич түгел җылыта.(кояш)
Җир астында алтын казык
Аны алалар казып.(кишер)
Ормый да, сукмый да- елата. (суган)
Утыра бер чүлмәк
Өстенә кигән мең күлмәк. (кәбестә)
Алып баручы бу табышмакларны залдагы балаларга укый, алар җавабын әйтәләр.
Сөмбелә. Кадерле дусларым! Миңа сез бик ошадыгыз.Бәйрәмегез бик күңелле булды..Ә мин буш кул белән килмәдем.Сезгә күчтәнәч алып килдем.Ә нәрсә ул- уйлап табыгыз. Үзе шардай, эче кандай,
Тәме балдай. Ул нәрсә? (Карбыз)
Сез бик тырыш, эш сөючән балалар икәнсез. Моннан соң да тырышып укыгыз, зурларга булышыгыз.Сәламәт булыгыз. Сау булыгыз.
Балалар. Рәхмәт сиңа, Сөмбелә. Сау булыгыз.
"Мин яратам сине Татарстан!"
(Р. Андреев көе, Р. Рәкыйпов сүзләре) җыры башкарыла.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Сөмбелә Бәйрәме “ Сөмбелә өйрәсе куе була “ Сөмбелә өйрәсе куе була
җил Ая ксыз кулсыз капка ача.
Эче кып-кызыл, тышы ямь-яшел. Карбыз
Ормый-сукмый, үзе кешене елата. Суган
Йөз кат кием, барысы да төймәсез. Кәбестә
Кырлар буш кала, яңгырлар ява җирләр дымлана, бу кайчан була? Көз көне
ТАтар Халык Ашлары
КабАк
Предварительный просмотр:
“ Сәламәтлек театры”
- Дуслар кая барасыз?
- Универсиадага барабыз.
-Анда сез нәрсә эшлисез?
- Җитезлекне, уңганлыкны көчебезне сыныйбыз.
Бергә Быел “Спорт елы” бара
Моны әйбәт беләбез.
А.б. Исәнмесез дусларым! Безнең мәктәптә бүген сәламәтлек театры көне икән бит. Ә сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Әйдәгез әле җиңеллекләрне, тизлекләрне, осталарны тагын бер кат үзебезгә җыеп бәйрәмебезне башлыйбыз.
Җанлан әле, әйдә шаяр
Әй күңелле стадион.
Физкультура белән безне
Очраштырып тор һаман.
Если хочешь стать умелым
Ловким, быстрым, сильным, смелым!
Научись любить скакалки
Вожжи,обручи и палки.
- Вот здоровья в чём секрет ?
Бергә
- Будь здоров! Физкульт привет!
Карагыз сез, карагыз бер
Күңелле балаларга.
Олимпиадага алмашлар,
Укый мәктәбебездә.
Футболчылар, гимнастлар
Бар бездә йөзүчеләр!
- Менә бит әфәриннәр!
Әзерлекне башлыйбыз
Гимнастика ясыйбыз.
( музыка астында гимнастик күнегүләр башкарыла )
Бер бала егыла. Ай- вай аягым.
Нәрсә булды , кем тиде! Ярдәмгә табибны чакырыгыз әле.
Табиб керә Зыян юк икән энем.Менә дигән спортсмен чыга синнән,
универсиадага да барырсың әле.
( Күтәреп алып чыгып китәләр)
Музыка яңгырый, балалар биеп йөриләр
Команда яңгырый
-Одну шеренгу становись! Равнясь! Смирно!
Универсиада 2013 сүзе төзелә
У( хәрефе сөйли)
Универсиада тиздән, була безнең Казанда.
Төрле ярышлар узачак, туксан тугыз мәйданда.
Н
Универсиада башланганда
Без инде зур булырбыз
Ярышларда катнашып,
Җиңү яулый алырбыз.
И
“Биеккәрәк, ераккарак!”-
Универсиада девизы.
Гөрләп торсын Казаныбыз-
Россиянең йолдызы.
В
Волейбол уены кызык
Ике яктан абыйлар
Сетка аша дөмбәслиләр
Мескен тупны аталар.
Е
Егет кеше көчле була, моны мин күптән беләм.
Аның өчен ниләр кирәк ?
бергә “Чаңгы, велосипед, теннис, туп,стадион”!
Р
Ракетка - ракетка түгел
Кулга тотып уйныйлар
Бер тупчыкны ике яктан
Тукмап һич тә туймыйлар.
С
Спорт белән бик дус булгач,
Без бер дә авырмыйбыз.
Сәламәтлек- иң зур бәхет!-
Шуны яхшы аңлыйбыз.
И
Ишкәк ишү җиңел түгел,
Аяклар ара, куллар...
Көн саен күнегүләрдән
Ныгый бара мускуллар.
А
Азат дустым белән без
Яратабыз көрәшне,
Көрәшкә йөргән кешеләр,
Булдыра ул һәр эшне.
Д
Дзю-до дигән көрәшне
Карадым кызыксынып
Бер алымын отып калдым
Энемне ектым салып.
А
Казан гөрли,Казан шаулый
Универсиаданы көтә.
Чөнки ул башкалабызны
Бар дөньяга күрсәтә
2013 елда Һәрбер өйдә чаңгы, велосипед, ролик
Теннис өстәлләре куелган.
Физзарядка ясалмаган килеш,
Мәктәпкә чыгып китү тыелган.
Ә мәктәптә, мәктәптә
Заманча стадион, бассейннар
Укучылар бар да сау, сәламәт
Шат күңелле, көлеп торалар.
Казанда “Универсиада авылы” барлыкка килде.Казанның Идел буе районының Җиңү проспекты, Оренбург тракты, Парин һәм Мәүлетов урамнарының бер өлеше кергән урын
” Универсиада авылы” дип атала.