Татар теле дәресе өчен презентацияләр
Әлеге бүлектә сез татар теленең фонетика, лексика, морфология, синтаксис тармаклары буенча презентацияләр тара аласыз
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Синонимнар (5 сыйныф) | 654.5 КБ |
Тиңдәш кисәкләр (5 сыйныф) | 279 КБ |
Телнең сүзлек составы (5 сыйныф) | 274 КБ |
Туры һәм күчерелмә мәгънә (5 сыйныф) | 66.43 КБ |
Сузыклар (5 сыйныф) | 296.5 КБ |
Ярдәмче фигыль (6сыйныф) | 197 КБ |
Хәл фигыль (6 сыйныф) | 832 КБ |
фигыльләрне кабатлау (6 сыйныф) | 273.04 КБ |
фигыль юнәлеше (6 сыйныф) | 2.53 МБ |
үткән заман хикәя фигыль (6 сыйныф) | 360 КБ |
сыйфат фигыль (6 сыйныф) | 1.12 МБ |
сыйфат фигыльне (6 сыйныф) | 2.92 МБ |
сан ясалышы (6 сыйныф) | 185.14 КБ |
Эндәш сүз (7 сыйныф) | 155.36 КБ |
Хәл аерымлану (7 сыйныф) | 151.5 КБ |
хәбәр (7 сыйныф) | 197 КБ |
тиңдәш кисәкләр (7 сыйныф) | 159.64 КБ |
тәмамлык (7 сыйныф) | 1.03 МБ |
тәмамлык (7 сыйныф) | 1.35 МБ |
сүз бәйләнше (7 сыйныф) | 209 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Синонимнар – м әг ън әдәш сүзләр, һәм аларны төгәл, анык, җыйнак итеп формалаштырырга мөмкинлек бирәләр, сөйләмне матур яңгырашлы, аһәңле ясыйлар, күренеш һәм төшенчәләрне, аларның билгеләрен төрле-төрле мәг ъ нә төсмерләре һәм стилистик бизәкләр белән аңлатып, тасвирлап бирергә ярдәм итәләр.
Синонимнар Йорт – өй – ызба – бина Бату – чуму – күмелү Сәләт – талант Кычкыру- акыру
Синонимнар сүзлеге Ш. С. Ханбикова Синонимнар сүзлеге. – Казан, 1962; Ш. С. Ханбикова Татар телендә синонимия һәм сүзлекләр. – Казан, 1980; Саттаров Г. Ф. Синонимичные личные имена в татарском языке// Татарский язык: лексическая и грамматическая семантика. -Казань, 1984; Сафиуллина Ф.С., Ханбикова Ш. С. Синонимнар сүзлеге. Казан, 1999.
Моны белү кызыклы Рус, инглиз, немец, швед, француз, казах, башкорт,үзбәк, кебек телләрнең синонимнар байлыгы тупланып, сүзлекләр чыгарылган.Аларда бер мәгънәне аңлаткан сүзләр төркеме: синонимик рәтләр- синонимик оялар бирелгән.
инглиз телендә-4500 швед телендә-1380 неме ц телендә- 25000 казах телендә- 1448 рус телендә - 8000 татар телендә- 6000 нән артык оя теркәлгән
Гаян Суфьян улы Әмиров, Г.Тукай әсәрләренең телен тикшерү нәтиҗәсендә, аның иҗатында 1300 синонимик оя таба.
Телдә синонимнар барлыкка килүнең төп ике юлы: 1. Бер төшенчәдә йөргән сүзләрнең төрле кабилә һәм халыклар теленнән керүе 2. Телнең үз байлыгы нигезендә синонимнар ясалу.
Гомәр Бәширов “Гүзәл фәкать үз урынында гына гүзәл” дигән мәкаләсендә болай дип яза: “ Кемнәр генә, ничек кенә кулланмый ул бичараны, нинди урыннарга гына ямаулык итеп ябыштырмый! Әнә бит, терлек үрчеме дә гүзәл, хезмәт җимешләре дә гүзәл, сыер савучыларның бармаклары да, артистлар иҗаты да, традицияләр дә, тагын әллә ниләр дә- санап бетергесез... Гүзәл- матурның синонимнарыннан берсе. Әмма ул гади матурлыкны гына белдерми. Гүзәл үзе иптәшләренә караганда бераз аристократрак “табигатьле”, нәзберегрәк “холыклы” булу сәбәпле, ул матурлыкның иң югары дәрәҗәсе, иң кечкенәсе, иң нәфисе һәм камиле белән бергә генә эш итә. Мәсәлән, матур машина, матур йорт, матур урман дияргә мөмкин. Әмма гүзәл йорт, гүзәл машина дип әйтү мөмкин түгел...”
Синоним төрләре Идеографик синонимнар Эмоциональ-эспрессив синонимнар Абсолют синоним Стилистик синонимнар
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Алар җыйнак һәм җәенке булырга мөмкин. Кеше кешегә - дус, иптәш һәм туган . Бөдрә ак каеннар , купшы юкәләр тирә-юн ь гә ям ь биреп торалар.
Җәйге каникул вакытында алар ямь-яшел болыннарда, ямьле су буйларында, җиләкле урман аланнарында ял иттеләр.
Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре Тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе ярдәмендә бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела. Уйналмаган уен, сөйләнмәгән сүз, җырланмаган җыр калмады. (Җ.Д.)
Каршы куючы яки кабатланып килгән җыючы һәм бүлүче теркәгечләр белән бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела. Өй эченә күз салмакчы булды, тик бер нәрсә дә күрә алмады . (М.Х.) Илсөяр әледән-әле әнисе янына килде, аңа анарын да , өреген дә, виноградын да авыз иттерде. (Ф.С.) Әллә гарьләнүдән, әллә башка сәбәптән ташып чыккан күз яшьләрен күрсәтмәскә тели бугай ул. (Р.Г-н)
Кискен каршы кую интонациясе ярдәмендә бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына сызык куела. Бабай йомырканы ватып караган – вата алмаган . (Ә.)
Теркәгечсез бәйләнгән тиңдәш кисәкләр җәенке булып, үз эчләрендә тагын өтерләр булса, тиңдәш кисәкләр арасына нокталы өтер куелырга мөмкин. Алай гына да түгел, аның үзенең дә китми торуын, тагы бераз, тагы бераз гына янымда торуын телим; йөзенә туры карый алмасам да, рәхәтләнеп, сөйләвен тыңлыйм. (Х.С.)
Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куела. Бу сагышлы елмаюга һәммәсе: әйтелмичә калган кадерле сүзләр дә, үтелгән гомер дә, аның ачы газаплары да, шатлык-куанычлары да сыйган иде. (Ф.С.)
Тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куела. Умарта кортлары, төклетуралар, шөпшәләр – һәммәсе мәш килеп очарга, безелдәргә, бал җыярга тотынды. (Г.Б.)
Бирем. Нинди тыныш билгеләре куяр идегез? Тәртип санын куеп, җавап языгыз. 1. -тиңдәш кисәкләр -үзара теркәгечләрдән башка бәйләнгән -кискен каршы куюны белдерәләр 2. -җәенке тиңдәш кисәкләр -берсе составында өтер белән аерылган җөмлә кисәге бар 3. -гомумиләштерүче сүз -тиңдәш ияләрдән соң урнашкан 4. -ике тиңдәш тәмамлык -алар һәм теркәгече белән бәйләнгән
5. -ике тиңдәш хәбәр -алар арасында фәкат ь теркәгече бар 6. -ике тиңдәш аергыч аларны да, дә теркәгечләре бәйләгән 7. -өч тиңдәш аныклагыч -соңгысы алдыннан һәм теркәгече бар 8. -гомумиләштерүче сүз -тиңдәш аергычлар алдында килгән
Җавапларыгызны тикшерегез 1.Сызык куела. 2.Нокталы өтер куела. 3. Сызык куела. 4.Тыныш билгесе куелмый. 5.Өтер куела. 6.Беренче теркәгечтән соң өтер куела, ә икенче теркәгечтән соң тыныш билгесе куелмый. 7. Һәм янында тыныш билгесе куелмый. 8.Ике нокта куела.
Тыныш билгеләрен куеп күчереп языгыз, нинди кисәкләрнең тиңдәшләнеп килгәнен әйтегез. 1. Мин кышларның карын, чәчәкләрнең агын, Күңелләрнең паген яратам. Аклык хисен аңлый белгәннәргә Шигъри хисләремне таратам. (Л.Садриева) 2. Күктә, җирдә дә язгы матурлык, Кошлар җырына хәйран калырлык. Барча җирләргә, урман-кырларга Оялып кына яшеллек иңә, яшеллек килә... (Л.Садриева)
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Тема: Телнең сүзлек составы. Калькалар.
Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы: 1. Гомумтөрки сүзләр. 2. Алынма сүзләр. 3. Интернациональ сүзләр.
Гомумтөрки сүзләрнең төркемчәләре: . 1. Кешенең тән төзелешенә караган сүзләр: баш, аяк, маңгай, каш, күз, кул, сын, арка, теш, бавыр, бугаз, муен, чәч, колак, авыз . 2. Кардәшлек атамалары: ата (әти), ана (әни), бабай, хатын, кыз, апа, ага, олан . 3. Алмашлыклар: мин, без, син, сез, ул, алар, үз, бу .
4. Урын, вакыт төшенчәсен белдерә торган сүзләр: көн, төн, ел, ара, ал, арт, эч, урта, ян . 5. Табигать күренешләре: көн, җир, су, таш, ай, җил, яңгыр, кояш . 6. Хайван, җәнлек, бөҗәк, кош-корт исемнәре: айгыр, аю, арыслан, балык, бүре, кош, үгез, тай, ат, ау, бөркет, елан, эт һ.б. 7. Үсемлек исемнәре: агач, каен һ. б. 8. Әйберләрнең санын белдерә торган сүзләр; бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун, егерме, утыз, кырык, илле, алтмыш, җитмеш, сиксән, туксан, йөз, мең .
9. Эш, хәрәкәт белдерә торган сүзләр: авыру, җылау, тулу, яту, тору, яшәү, йоклау, йөрү, килү, китү, керү, үлү, туу, төшү, тору . 10. Әйберләрнең, күренешләрнең сыйфатларын, үзенчәлекләрен белдерүче сүзләр: ак, кара, ал, ач, әче, аз, күп, иске, мәңге, ялгыз, каты, сары, яшел, тере, олы . 11. Тормыш-көнкүреш, ашау-эчү, хезмәт төшенчәләрен белдерә торган сүзләр: алтын, көмеш, тимер, тамга, он, аш, азык, ил . 12. Абстракт төшенчәләрне белдерүче сүзләр: изгелек, көч, исәнлек, бәхет . Бу сүзләр бик борынгы заманнарда барлыкка килеп, төрки телләрнең күбесендә сакланып калганнар.
Гарәп-фарсы алынмаларының тематик бүленеше: Дингә бәйле сүзләр: Алла, дин, Ходай, Коръән, намаз, шайтан, иман, мулла һ.б. Фән һәм мәгариф өлкәсенә караган сүзләр: гыйлем, фән, фәлсәфә, хисап, мөгаллим, мәдрәсә, дәфтәр һ.б. Әдәбият һәм мәдәният өлкәсенә караган сүзләр: әдип, нәшрият, мәдәният, мәдәни, мәкалә, әсәр, иҗат, шигырь һ.б.
Иҗтимагый-сәяси төшенчәләрне белдерә торган сүзләр: җәмгыять, сәясәт, дәүләт, ватан, халык, рәис, сыйныф, имза һ.б. Көн исемнәре: шимбә, якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һ.б. Кеше исемнәре: Габдулла, Газизә, Әхмәт, Әминә, Хәсән һ.б. Кыйммәтле ташларны, казылма байлыкларны белдерүче сүзләр: алмаз, җәүһәр, якут, зөбәрҗәт һ.б.
Гарәп теле билгеләре : 1) гарәп телендә [г], [п], [ч] тартыклары юк, боларга [җ], [б], [ш] тартыклары туры килә. Шуңа күрә бер үк мәгънәле сүзләр ике яңгырашта йөри: Гәүһәр - Җәүһәр . 2) сүз уртасында кистереп әйтү: тәэсир, мәсьәлә, тәкъдим . 3) сүз башында [р] тартыгы булган сүзләрнең күбесе: рөхсәт, рәхим . 4) - а/- ә, - ат/- әт, - ият исем кушымчалары ялганган сүзләр: әдәбият, сәясәт, рисалә, хорафат . 5) исем алдыннан мы-, мө-, мә-, тә-, кушымчалары килү: мәктәп, тәртип, мөселман, тәвәккәл . 6) - ый/-и сыйфат кушымчалары алган сүзләр: хәрби, сыйнфый, фәнни . 7) икеләтелгән тамырдан торган сүзләр: зилзилә, зәмзәм, дөлдөл .
Фарсы теле билгеләре : 1) - стан компоненты: Татарстан, Казахстан ; 2) - дар компоненты: хәбәрдар, хөкемдар ; 3) - гир компоненты: җиһангир ; 4) - гәр компоненты: сәүдәгәр ; 5) - кяр компоненты: фидакарь ; 6) - намә (язу дигәнне аңлата) компоненты: рөхсәтнамә (лицензия) ; 7) - ханә (өй дигәнне аңлата) компоненты: даруханә ; 8) на- алкушымчасы: нахак, надан, нарасый ; 9) би - алкушымчасы: бихисап, биниһая, бимаза, бичара ;
Татар телендә рус алынмалары Язма әдәби телдән кергән сүзләр татар телендә русча яңгырашны, язылышны саклап калалар: ракета, техника, кружка, завод һ.б. Гади сөйләм стиле аша боынгыдан кергәннәре, татар теленең фонетик закончалыкларына буйсынып, аваз үзгәрешләре кичергәннәр: капуста-кәбестә, церковь-чиркәү, скамья- эскәмия, смола-сумала.
Интернациональ сүзләр Телебездә немец, француз, инглиз, латин, грек телләреннән кергән сүзләр дә бар. Мәсәлән: аномалия, витраж, гонорар, дотация, элита, жаргон һ.б.
Калькалар Калька - сүзгә-сүз тәрҗемә (дословный перевод) дигән сүз. Аны хәрефкә-хәреф тәрҗемә дип тә атыйлар. Мәсәлән, мясорубка- ит тарткыч, пылесос- тузан суырткыч, красная строка- кызыл юл.
Күнегүләр эшләү 187 нче күнегү (телдән) Карточкалар буенча эш. Бирелгән гарәп-фарсы алынмаларын дөрес итеп языгыз: Иг...тибар, мәг...нә, табиг...ть, сәнг...ть, г...рәп, каг...дә, кәг...зь,шиг...рь, җи...ан, сәг...ть, рә...әт, мә...әббәт,г...мер, мәк...ль, г...ләм.
Өй эше: А) Дәреслектәге материалны укырга. Б)194 нче,196 нчы күнегүләрне эшләргә.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
ак кар җылы көн саф һава авыр йөк нәрсәне дә булса турыдан-туры белдерелә а к бәхет җ ылы караш с аф күңел а выр кайгы п редмет яки күренешнең билгеләрен күчереп куллану Мәгънәләрне чагыштырыгыз
Күчерелмә мәг ъ нәле сүзләрне табыгыз: Кайнар су, якты йөз, кайнар сәлам, якты йолдыз, бөдрә чәч, күңел ачу, якты йөз, җил уйный, үткен пычак
Күчерелмә мәг ън әдәге сүзләр бармы? Яз килде, кояш көлде, Дөн ьяда нур бөркелде , Уянды бар агачлар, Куанды алмагачлар. (Р.Вәлиева)
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Фонетика Сузык авазлар
Сузык авазларның үзенчәлеге Сузык авазларны әйткәндә без тавыш ишетәбез. Сузык авазларны әйткән вакытта үпкәдән килгән һава агымы бернинди каршылыкка да очрамый.
Татар телендә сузык авазлар Татар телендә барлыгы 12 сузык аваз кулланыла. Шуларның 9-ы татар теленең үз сузыклары : [ а ][ ә ][ о ][ ө ][ у ][ ү ][ ы ][ и ][ э ] 3 сузык аваз рус теленнән кергән, алар - [ о ][ ы ][ э ]
Сузыкларны төркемләү Әйтү үзенчәлеге буенча сузык авазларны калын һәм нечкә сузыкларга бүләләр. Калын сузыкларны икенче төрле арткы рәт сузыклар дип атыйлар. Нечкә сузыкларны исә алгы рәт сузыклар дип атыйлар. Арткы рәт сузыклар: [ а ][ о ][ у ][ ы ][ о ][ ы ] Алгы рәт сузыклар: [ ә ][ ө ][ ү ][ и ][ э ][ э ]
Сузыкларны төркемләү Иренләшкән сузык авазлар: [ о ] [ ө ] [ у ] [ ү ] [ о ] Иренләшмәгән сузыклар : [ а ] [ ә ] [ ы ] [ и ] [ э ] [ ы ] [ э ]
Сузыкларны төркемләү Парлы сузыклар: [ а ] - [ ә ] [ о ] - [ ө ] [ у ] - [ ү ] [ ы ] - [ э ]
Дифтонг Бер иҗектә 2 сузык авазның янәшә килүе дифтонг дип атала. Татар теленең дифтонглары - ау/әү, яу/яү . Мәсәлән: б ау , д әү , бу яу , ки яү . Сүзләрне төрләндергәндә, дифтонгларның составы үзгәрә: алар ике иҗеккә бүленәләр, язуда у , ү хәрефләре урынына в хәрефе кулланыла: олау - олавы, яу - явы.
Сингармонизм законы Сингармонизм- гармония с үзеннән алынган. Димәк, Сузыклар гармониясе була. Татарчалап әйткәндә, сузыкларның ярашуы.
Сингармонизм законы. I төре Сузыкларның нечкәлектә-калынлыкта ярашуы сингармонизм законының I төре дип атала. Мәсәлән: урманчы сүзендә [ у ] , [ а ] , [ ы ] кебек калын сузыклар гармониясе күзәтелә, ә бөркәнчек сүзендә исә [ ө ][ ә ][ э ] нечкә сузыкларын ишетәбез. Законның әлеге төре икенче төрле рәт гармониясе дип атала.
Искәрмә! Кайбер сүзләрдә (мәсәлән, алынмаларда, кушма сүзләрдә) сингармонизм законының бу төре – рәт гармониясе үтәлмәскә дә мөмкин. Китап - [ и ] – алгы рәт сузыгы [ а ] – арткы рәт сузыгы Айгөл - [ а ] – арткы рәт сузыгы [ ө ] – алгы рәт сузыгы Бу очракта сүз сингармонизм законына буйсынмый дияләр.
Сингармонизм законы. II төре Сүзнең беренче иҗегендә о,ө хәрефе булып, икенчә иҗектә ы,э хәрефләре килсә, беренче иҗектәге [ о ] , [ ө ] авазлары тәэсирендә икенче иҗектә дә шул ук [ о ] , [ ө ] авазларын ишетәбез, әйтәбез. Мәсәлән: бөре – [ б ][ ө ][ р ][ ө ] , тозлы – [ т ][ о ][ з ][ л ][ о ] . Законның бу төре икенче төрле ирен гармониясе дип тала.
Сузыкларның кыскаруы Кайбер сүзләрдә басымсыз иҗекләрдә килгән [ ы ][ э ] сузык авазлары мускул киеренкелеге кимү нәтиҗәсендә йотылалар яки әйтелмиләр. Әлеге күренеш сузыкларның кыскаруы, фәнни телдә редукция дип атала. Мәсәлән: сеңелем – [ сэңлэм ] авыру - [ а w ру ]
Алынмалардагы сузыкларның үзгәреше Рус теле аша кергән сүзләрдә басымлы иҗек алдыннан килгән [ о ] авазы [ а ] авазы булып әйтелә. Мәсәлән: п о ртрет, к о рсет. Рус теле аша кергән сүзләрдә басымлы иҗектән соң килгән [ о ] авазы [ ы ] авазы булып әйтелә. Мәсәлән: архитект о р, директ о р.
Кабатлау өчен сораулар Нәрсә ул фонетика? Сузык авазларга нинди үзенчәлек хас? Татар телендә барысы ничә сузык бар? Сузык авазларны ничек төркемлибез? Нәрсә ул дифтонг? Сингармонизмның I төре нидән гыйбарәт? Сингармонизм законына нинди сүзләр буйсынмый? Ирен гармониясенең мәгънәсе? Нәрсә ул редукция?мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз. Алынмаларда нинди үзгәрешләр күзәтелә?
Йомгаклау Сез “Фонетика” курсының “Сузык авазлар” бүлеген уңышлы үттегез. Тәбрик итәбез. Инде “Тартык авазлар” бүлегенә рәхим итегез! Молодцы!
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Ярд әмче фигыл ь ләр һәм аларның җөмләдә кулланылышы. Уналтынчы март
А ерым торганда мәг ъ нә белдерми торган фигыл ь ләр бар. Алар ярдәмче фигыльләр дип аталалар. Безгә бик еш очрый торган, и- тамырыннан ясалган ит, итә, икән, имеш, иде сүзләре – барысы да ярдәмче фигыльләр була.
Олимпия уеннарының ябылу тантанасы да дулкынландыргыч булачак икән.
Нәтиҗә: иде ярдәмче фигыле исем, сан, сыйфат, алмашлык белән белдерелгән хәбәр янында килә һәм билгеле үткән заман төсмерен өсти. 1 нче бирем
Нәтиҗә: иде ярдәмче фигыле хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыль янында килә һәм билгеле үткән заман төсмере өсти, үткән заманның катлаулы формаларын ясый. 2 нче бирем
Нәтиҗә: иде ярдәмче фигыле билгесез киләчәк заман хикәя фигыль, шарт, боерык фигыльләр янында килә һәм теләк мәгънәсен белдерә. 3 нче бирем
Мин үскәч хоккейчы булырга теләр иде... . Син дә бик шәп хоккейчы булыр иде... . Без икебез дә оста спортчылар булыр иде... . Ә сез яхшы волейболчы булыр иде... . Тиешле кушымчаларны куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Саннар ни сөйли?
2
3
4
5
7
Ботинка кия Зөлфия, Мышный-мышный тырыша. Әбисе карап тора да Килеп аңа булыша. ("Яхшы мин-минлек”)
1) Яз җиткәч, кошлар җылы яклардан кайтканчы, без бик матур сыерчык оялары ясап куябыз. 2) Кыңгырау шалтыраганчы ук, укучылар, сөйләшә-сөйләшә, классларга кереп утырдылар. 3) Нәрсәдер эшләгәнче, башта ашыкмыйча уйларга өйрән.
карап (тора) килеп (булыша) мышный-мышный (тырыша) сөйләшә-сөйләшә (утырдылар) җиткәч ( куябыз) кайтканчы (куябыз) шалтыраганчы (утырабыз) эшләгәнче (уйла) ашыкмыйча (уйла)
Хәл фигыл ь төрләре Төрлә-ре 1 төр 2 төр 3 төр 4 төр Бар-лыкта -п,-ып, еп -а/-ә -ый/-и кабат- ланып килә -гач -гәч -кач -кәч -ганчы -гәнче -канчы -кәнче Юк лыкта -мыйча -мичә -мыйча -мичә -мый -ми -ма -мә -
1 вариант: тыңлау, ишетү, булышу 2 вариант: уйлау, тырышу, өйрәнү 3 вариант: исәнләшү, саклану, сорау, 4 вариант: оныту, күрсәтү, әзерләнү
Сайланма диктант Батып, булгач, яңгыратып, өзелеп, назлап, өзелеп-өзелеп, сагынышып, кунып, җырлый-җырлый
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
1. Кирәк икән – боерабыз , Кирәк икән – тыябыз . Җөмләдә төрле-төрле Зат һәм санны тоябыз . табышмаклар
Эшне , хәлне , хәрәкәтне Без белдереп киләбез . Эшләүченең азмы , күпме Икәнен дә беләбез .
Күрсәтермен шартын эшнең Үтәлү – үтәлмәвен Белдерәм теләк - үтенечнең Күптөрле мәгънәсен .
Ачыклыймын төп фигыльнең Өстәмә эшен , хәлен . Рөвешен дә , урынын да Эш-хәлнең вакыт-мәлен .
Сыйфат белән фигыль минем дуслар Уртак яклар күп безнең Билгеләрен хуплау эш-хәлләрнең Җөмләдә кайбер сүзнең .
1. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. 2. Тәрбияле бала бетмәс-төкәнмәс хәзинә булса, тәрбияле булу бик җиңел. 3. Тәрбияле баланың эшләгән эшләре тәрбиясен белдереп тора. 4.Тәрбияле балалар яхшы белән яманны аеру хакында бик игътибарлы булырга тиешләр. 5. Әти - әниең өчен генә түгел, башкалар өчен дә тәрбияле бала бул! 6. Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас.
Шәүкәт Галиев Татарстанны ң халык шагыйре
Бу сорауга заманында Ул болай җавап биргән : -Биш тулырга Унбиш минут - Дөп-дөресе шул! – дигән. Инде яңадан сорыйсы Вакыт та җитте менә. -Унбиш тулырга биш минут ! - Ди хәзер җитди генә... Әйдә, кемгә күпме кирәк, Шул хәтле санасыннар; Шәвәли яши берьюлы Биш-унбиш арасында! Шәвәлигә ничә яш ь ?
Әллә берсе әйткән шунда , Әллә инде уйдырма : Шәвәли , имеш , чамала , Озак яшәп туйдырма . (" Шәвәлигә ”) Тыңла, сайла, яз!
Ботинка кия Зөлфия , Мышный-мышный тырыша . Әбисе карап тора да Килеп аңа булыша (" Яхшы мин- минлек ”)
Бабайларга ерактан Вәлит кунакка кайткан . Бакчага чыгып чапкан , Кишер түтәлен тапкан . (" Нык каккан ”)
- Ашыкма , булыр анысы да, Берүк күрмичә калма ! ... Авыз сулары киптереп , Кызарып пеште алма ! ( Йә , ничек , ошыймы ?)
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Бирелгән сүзләр арасыннан эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләрне генә сайлап әйтегез. 1. Мин язам, шунда күрәм: лампам эчендә май кими. (Г.Т.) 2. Ак күгәрченнәр төштеләр Безнең ишегалдына. Җыйналды минем дусларым Күгәрченнәр янына. (Г.Л.) 3. Болыт килер, яңгыр явар , Яшәрерләр киң кырлар... (Ә.Е.)
Бирелгән сүзләр арасыннан эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр 1. Мин язам , шунда күрәм: лампам эчендә май кими . (Г.Т.) 2. Ак күгәрченнәр төштеләр Безнең ишегалдына. Җыйналды минем дусларым Күгәрченнәр янына. (Г.Л.) 3. Болыт килер , яңгыр явар, Яшәрерләр киң кырлар... (Ә.Е.)
Сүзләрнең нинди мәгънәле кисәкләрен беләбез ? яз, укы, файдалан, эшлә, укыган , эшләгән , җырлаганбыз, кулланганбыз
Тамыр нигезле фигыльләр – җәй, ал, укы, аша, йокла Ясалма нигезле – җырла, Тезмә нигезле фигыль – ярдәм ит-, карар кыл-,
Тулы төр берлектә I - м, (-мын,-мен) II - сың, -сең III - күплектә I -быз, -без II -сыз, -сез III -лар, -ләр Кыска төр берлектә I -м II -ң III - күплектә I -к II -гыз, -гез III -лар, -ләр
Үтәүченең (кемнең яки нәрсәнең) эшкә (яки хәлгә) төрлечә катнашуыннан чыгып, фигыльләрдә биш юнәлеш була.
Төп юнәлеш -- эшләүче эшне үзе башкара
Кайтым юнәлеше -н, -ын, -ен эш үтәүченең үзенә кайта, үзе өчен башкара
Төшем юнәлеше -л, -ыл, -ел үтәүче читтә була
Уртаклык юнәлеше - ш, -ыш, -еш үтәүче эшне кем беләндер бергәләп эшли.
Йөкләтү юнәлеше -дыр/-дер, -тыр-тер, -т үтәүче эшне кемгәдер йөкләтеп эшләтә
Төп юнәлеш Кайтым юнәлеше Төшем юнәлеше Йөкләтү юнәлеше Уртаклык юнәлеше -- -н, -ын, -ен -л, -ыл, -ел - ш, -ыш, -еш -дыр/-дер, -тыр-тер, -т эшләүче эшне үзе башкара эш үтәүченең үзенә кай- та, үзе өчен башкара үтәүче читтә була үтәүче эшне кем белән- дер бергәләп эшли. үтәүче эшне кемгәдер йөкләтеп эшләтә
физкультминутка
* Күнегүләр эшләү . * Наил иң беренче тапкыр спортклубка килеп кергәндә, җәйге каникулдан соң бер ат-на чамасы гына укылган иде әле. ( Камил Кәримов )
тест
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Үткән заман хикәя фигыльнең 2 төре
Билгеле үткән заман Нишләде? Билгесез үткән заман Нишләгән?
Бар ... Сөйлә ... Әйт... Кайт ... бар ды сөйлә де әйт те кайт ты
Эшлә... Шатлан... Сат... Әйт... эшлә гән шатлан ган сат кан әйт кән
Кашык белән ... Пычак белән ... Көрәк белән ... Себерке белән ... Бетергеч белән ... ашады, ашаган кисте, кискән казыды, казыган себерде, себергән бетерде, бетергән Фигыльләр : кис, казы, бетер, аша, себер
Суда йөзә, Җирдә шуа, Койрыгы очлы, Үзе җиз башлы. Хәзерге заман Кышын йоклады, Җәен шаулады. Билгеле үткән заман Ура, суга, җилгәрә, Үзе төяп җибәрә. Хәзерге заман
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Сыйфат фигыл ь
Сөйләүче кеше, кайткан апа,язмый торган каләм,укыйсы китап,җырлаучы кыз,киләчәк малай,укылмаган китап,барасы юл,киткән поезд,сорыйсы сүз
Хәзерге заман Үткән заман Киләчәк заман Сөйләүче кеше Кайткан апа Укыйсы китап Язмый торган каләм Укылмаган китап Киләчәк малай Җырлаучы кыз Киткән поезд Сорыйсы сүз
Санлы тест Өргән эт Матур кыз Сөйләнмәгән хикәя Җырлый торган кыз Куе урман Йоклаган бала Олы абый Эшлисе эш
1 3 4 6 8
Җыючы малай, йөгерүче балалар, басып торучы кыз, уйный торган балалар, чабучы эт, саргайган агач, усә торган агач.
Баручы автобус, төшуче кыз, бара торган укучылар.
Балык тотучы малай, йөзүче балалар, сикерүче кызлар, уйный торган кызлар, җыючы балалар.
+ йөри
+ ашый
+ йөзә
+ басып тора
1.Көне буе йөргән төлке бик арыды. 2.Бал ашаган аю урманга китте. 3.Күлдә йөзүче үрдәк бик матур. 4.Ишегалдында басып торучы сыер бик күп сөт бирә.
1. Миннән соң туачак җырчыларның Даны күмәр минем атымны. 2.Өч баламны очар кош итеп, Мин очырдым иркен далага. 3. Без барасы юллар якты Безнең юллар үр менә.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт !
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Хәлнең төрләре Урын хәле Вакыт хәле Рәвеш хәле Күләм хәле Сәбәп хәле Максат хәле Шарт хәле Кире хәл
Хәлләрнең төрен билгелә ! 1. Тротуарларны тутырып атлаган халык аңа нык комачаулый. 2. Ул, үзенә юл яра-яра , һаман алга бара. 3. Хәзер аңа каршы як тротуарга чыгарга кирәк. 4.Ул, машиналарның урам тутырып агуына карамастан , алга ыргыла. 5. Ул каршыдан килүче трамвайның юлын кисеп калырга тырыша. 6. Үзләренә вокзалдагыларның да игътибар итүен күреп уңайсызланды Фәрит. 7. Вакытны карар өчен , сул кулын күтәрә дә аптырап кала. 8. Алайса танышырга да мөмкин. (Ш. Алпар. “Шомагур”)
Чагыштыр һәм нәтиҗә яса ! Мин, аны тәмамлагач , Әстерхан татар театрында 3 ел эшләдем. Ә. Яһүдин. Ана төшенчәсе белән Ватан төшенчәсе үрелеп килә. М. Вәлиев. Табигат ь не саклау бүген генә барлыкка килгән проблема түгел ләбаса. М. Вәлиев.
Урын х әлләре аерымланмый
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
1.Мин кая гына барсам да, гүзәл шәһәрем Арчаны сагынып кайтам. 2.Шәһәребез көннән-көн матурлана, зурая, үсә.
Җөмләнең ия турында хәбәр итә һәм аның белән бәйләнеп килә торган икенче баш кисәк хәбәр дип атала
Район үзәгенә кадәр башта автобуста кайттым. Анда кайтканда ук үзебезнең Күлле авылы кешеләре белән таныштым. Дөресрәге алар мине үзләре таптылар. Күллегә кайтуымны белгәч, кемгә дә кемгә дип гаҗәпләнделәр. (Фәүзия Бәйрәмова). Минем сагынып кайткан урыным – болын. Шул болында мине көтеп торучы – ул. (Фәүзия Бәйрәмова) Сүзнең хуҗасы – авыз. Аталы бала – аркалы, Аналы бала – иркәле.
Төзелеше
Гади хәбәр Кушма хәбәр Бер сүз белән генә белдерелә Ике яки берничә сүз белән белдерелә Тезмә хәбәр Таркалмый торган сүзтезмәләр белән белдерелә
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Кемгә ? Кем хакына ? Кем белән ? Нәрсәгә ? Нәрсә өчен ? Кемдә ? Кемне ? Һ.б .
1. Туган телдә ( нәрсәдә ?) уку бәхетен ( нәрсәне ?) берни алыштыра алмый . ( Ш.Галиев ) 2. Халкыбыз туган ягына ( нәрсәгә ?) булган мәхәббәтен ( нәрсәсен ?) көйгә ( нәрсәгә ?) салып та җырлый . ( Г.Бәширов ) 3. Корыч белән ( нәрсә белән ?) җәрәхәтләнеп беткән дала өстендә язгы кояш балкый . ( И.Гази )
Процесс турыдан -туры төшкән объект. Төшем килеше кушымчасы алган яки алу ихтималы булган тәмамлык . Процесс турыдан -туры аӊа төшмәгән . Ияртүче сүзгә Ю.к., Ч.к ., У .- в.к . кушымчалары , бәйлек,бәйлек сүзләр ярдәмендә иярүче тәмамлык . Туры Кыек
1 . Сөйләгәчтен кыйссаны , алды тарагымны әни .(Г.Т.) 2. Шуны ул тел хакында язган мәкаләләрендә исбат итә алды .(Г.А.) 3.Кеше чын мәхәббәтне теләүдән,сагынудан,өмет итүдән туктый алмый .(Ә.Е.) 4. Гөлләр сине назлап сөяр . Кояш көлеп башын ияр . (М.Җ.) Туры һәм кыек тәмамлыкларны табыгыз .
1. а) Кыйссаны ( нәрсәне ?)- туры тәмамлык,Т.к ., б) тарагымны ( нәрсәне ?)- туры тәм -к, Т.к.; 2.а) Шуны ( нәрсәне ?)- туры тәм -к, Т.к.; б)тел хакында ( нәрсә хакында ?)- кыек тәм -к, исем + бәйлек . 3. а) Мәхәббәтне ( нәрсәне ?)- туры тәм -к, Т.к.; б) теләүдән , сагынудан , өмет итүдән ( нәрсәдән ?)- кыек тәм -к, Ч.к . 4. а) Сине( кемне ?)-туры тәм-к,Т.к ., б) башын ( нәрсәсен ?)-туры тәм -к, Т.к. Ачкыч
Тәмамлыклар кулланып , рәсем буенча хикәя төзегез Тәмамлыклар кулланып , рәсем буенча хикәя төзегез
1 . Тәмамлык җөмләне ӊ а) фигыль белән белдерелгән кисәген ; б) исем белән белдергән кисәген ; в) теләсә кайсы сүз төркеме белән белдерелгән кисәкне ачыклый . ТЕСТ 2 . Тәмамлыкны ӊ а ) ике ; б ) өч ; в ) дүрт төре бар. 3. Туры тәмамлык а) баш килештәге ; б) төшем килешендәге ; в) баш һәм төшем килешендәге исемнәр һәм исемләшкән сүз төркемнәре белән белдерелә .
4. Туры тәмамлык а) эш төшә торган туры объектны ; б) эшне ӊ кыек объектын ; в) икесен дә белдерә . 5. Сагындырды әнкәемне ӊ иркәләп уятуы җөмләсендәге бирелгән сүз а) аергыч ; б) тәмамлык ; в) ия булып килгән . 6 . Ул тагын күзләрен ачты җөмләсендә билгеләнгән сүз а) чыгыш килешендәге исем белән белдерелгән кыек тәм -к ; б) баш килештәге исем белән белдерелгән туры тәм -к; в) төшем килешендәге исем белән белдерелгән туры тәм -к.
7 . Әти хат укый җөмләсендә билгеләнгән сүз а) ия ; б) туры тәмамлык ; в) кыек тәмамлык . 8 . Сөйләүче өчен билгелерәк булган әйбер турында әйткәндә туры тәм -к а) баш килештәге исем ; б) төшем килешендәге исем белән ; в) икесе белән дә белдерелә . 9. Туры һәм кыек тәмамлыклары булган җөмлә а) Зөһрә Илнурны авызын ачкан килеш тыӊлады ; б) Ул Зөһрәне ӊ күзләренә туры карарга кыймады ; в) Зөһрә әнисенә Илнурны әләкләү өчен йөгереп китте .
Ачкыч 1 . а ; 2 . а ; 3. в; 4. а; 5 . а ; 6. в; 7. б; 8. б; 9 . в .
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Теманы билгеләү Ялкау атка чыбыркы кирәк.
Тәмамлык моделен төзү
Аланны әйләндереп алган урман, уртадагы әрәмәлек хәзер инде баштанаяк көмеш нурга коенды. (Г.Б) ис нәрсәне? Ф Үрнәк: алан ны әйләндереп алган- б.ч.-т.килеше нур га коенды -
Кайда гына булсам да , Казан турында уйлыйм.(Р.Б) Казан турында уйлыйм –
Әйтерсең дөн ьяда х ә зер алар өчен Габдулладан башка берни күренми. (Ә.Ф.) алар өчен күренми Габдулла дан башка күренми
Тәмамлыкларны табыгыз . I 1.Дымлы җил челтәрле пәрдәләрне тибрәтте.(Л.И.) 2.Һич уйламаган бер очрашу истәлекләрне яңартып җибәрде (Г.Б.) 3.Актәпинең сизгер колагы йомшак кына кыштырдау ишетеп алды. II 1. Алар тургай балаларына да охшамаган, сыерчыктан да бәләкәйрәк.(З.Х.) 2.Тау карт наратлар белән капланган.(Г.Б.) 3.Алмаз өчен юкка борчылганбыз.
Тәмамлыкларның төрләрен языгыз Хәтерне чарлау – Дуска таяну- Уңышлар белән горурлану- Бәхеттән баш тарту- Максатка ирешү- Шигыр ь ятлау- Минн ән көчлерәк-
Тәмамлыкларның төрләрен график
64 нче күнегү. Хуш исле печән өстендә. Хуш исле печән Кунакларның атлары Кибеп тә өлгергән печән Ике мендәр Аяз күк Тулган ай Бер калкулык Биек калкулык Кара – зәңгәр офык
64 нче күнегү. Хуш исле печән өстендә. Шул караңгылык Зәңгәр караңгылык Чыгып килгән кояш Кояшның кырые Нечкә кавын Сары кырые
1 нче кроссворд 1.Агачтан яки металлдан ясалган зур савыт. 1. 2. 3. 4.
1 нче кроссворд 3. Эш коралы М И Ч К Ә 3. 4.
1 нче кроссворд 4. Җиләк – җимеш яки яшелчә үстерә торган урын. М И Ч К Ә К Ө Р Ә К 4.
1 нче кроссворд 2.Бөтеннең дүрттән бер өлеше м и ч к ә к ө р ә к б а к ч а
1 нче кроссворд м и ч к ә и к ө р ә к е б а к ч а
2 нче кроссворд 3. Йорт – җир җиһазы. 1. 2. 3. 4.
2 нче кроссворд 1.Әйберләрнең янганнан калган тузаны. 1. 2. 3. ө с 4. т ә л
2 нче кроссворд 2. Ел фасылы. 1. к 2. ө 3. ө с 4. т ә л
2 нче кроссворд 4.Үсеп утырган агачның өстен кисеп алганнан соң калган өлеше. 1. к 2. к ө 3. ө с 4. т ә л з
2 нче кроссворд 1. к 2. к ө 3. ө с 4. т ә л з ө п
2008 нче ел – гаилә елы. Гаилә темасына сүзтезмәләр әйтәбез, аергычын күрсәтәбез. Мәсәлән: сөйкемле бала.
Өй эше. «Минем әни нинди?» дигән темага кыска күләмле инша язарга. Бирем: Аергычны аерылмышы белән язып алырга. 2) Аергычның нинди сүз төркеме белән белдерелүен күрсәтергә.
Тестның дөреслеген тикшерү. 1.-аерылмыш; 2.-барлык сүз төркеме белән; 3.-аергыч; 4.-аергыч.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Җөмләдә сүзләр бәйләнеше Тезүле бәйләнеш Ияртүле бәйләнеш хәбәрлекле мөнәсәбәт ачыклаулы мөнәсәбәт аныклаулы мөнәсәбәт
Җө мләдә сүзләр бәйләнеше Тезүле бәйләнеш Ияртүле бәйләнеш Бәйләүче чаралар санау интонац иясе каршы кую интонациясе тезүче теркәгечләр Бәйләүче чаралар кушымчалар (килеш, хәбәр- лек, зат-сан, сүз ясагыч, фигыль төркемчәләре һ.б.) бәйлекләр, бәйлек сүзләр сүз тәртибе янәшә тору хәбәр итү интонациясе аныклау интонациясе аныклаучы теркәгечләр
Тезүле бәйләнештә Сүзләр үзара тигез хокуклы булалар, бер-берсенә буйсынмыйлар, аларның урыннарын алыштырып була. Тезүле бәйләнеш тезү, санау, каршы кую интонациясе һәм тезүче теркәгечләр ярдәмендә белдерелә. Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый. (Г. Тукай)
Тезүле бәйләнеш Үзе генә сөйләм барлыкка китерми. Бәйләнешле сөйләм барлыкка килсен өчен, сүзләр бер-берсенә буйсынып килергә, ягъни ияртүле бәйләнеш булырга тиеш.
Ияртүле бәйләнештә торган сүзләрнең берсе икенчесен буйсындыра, ияртеп килә, димәк иярүче һәм ияртүче сүзләр була. Минем әни - әни сүзе минем сүзен ияртеп килә. Яратып карый – карый сүзе яратып сүзен ияртеп, буйсындырып килә.
Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләр өч төрле мөнәсәбәттә булырга мөмкин: Хәбәрлекле мөнәсәбәт булганда бер сүз икенче сүз турында нәрсәдер хәбәр итә.. Бу очракта җөмлә барлыкка килә. Дљнья матур. Син эшлисеңме? Көн кояшлы.
Ачыклаулы мөнәсәбәт булганда бер сүз икенче сүзне ачыклап, конкретлаштырып килә. Әлеге мөнәсәбәт сүзтезмә барлыкка китерә, ләкин җөмлә төзи алмый. Эштән кайту, кызыл юл, язу өстәле.
Аныклаулы мөнәсәбәтт булганда бер сүз икенчесенә өстәмә төгәллек, аныклык биреп килә. Гадәттә ияртүче сүздән соң урнаша. Галимханнарның күрше малае – Ильяс атлы – бигрәк шук инде.
Сүзләрнең бәйләнеш төрләрен билгеләгез әниемнең хыялы; күпер аша чыгу; мин көтәм; ай һәм кояш; кызыл алма; агач төбеннән табу; елгалар, күлләр; көн матур; салкын, ләкин кояшлы; чиләк-чиләк бәрәңге ;