БӨТЕНРОССИЯ "ТУГАН-ТЕЛ" МАСТЕР-КЛАСС БӘЙГЕСЕ

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Минем педагогик табышларым.

Фатыйхова Флүзә Әнәс кызы

Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

9нчы урта гомуми белем мәктәбе” нең

беренче квалификацион категорияле

туган тел һәм әдәбият укытучысы

Салкын hава. Карга күмелгән урамнар. Алда мине күңелемә туганымдай якын мәктәбем көтә. Мин hәр иртәдә үземнең эшемә омтылам һәм уйланам. Биредә хезмәттәшләрем, ә иң мөhиме - укучыларым белән узган гомерем эзсез югалмасын, белемем, балаларга булган мәхәббәтем, ярдәмем бушка булмасын өчен нишләргә соң миңа?

Нәрсә соң ул минем өчен укытучы булу? Укытучы булу hөнәрем түгел, ә минем яшәү рәвешем дисәм, дөресрәк булыр. Ата-аналар, укучыларым hәм дә җәмгыять алдында зур җаваплылык хисе тою ул. Мәктәп - яшәешемнең аерылмас бер өлеше, рухландыручы, көч hәм дәрт бирүче укучыларым, хезмәттәшләрем, дусларым көн дә мине көтеп ала торган кечкенә генә бер дөнья ул.

Педагогик эшчәнлегемне башлап җибәргәндә үк хыялым бар иде: hәрбер балада татар теленә карата мәхәббәт хисе уяту, аларны дәресләремә бик теләп йөрерлек итү. Кызганычка каршы, беркем өчен дә сер түгел, бүгенге көннең төп проблемасы: татар hәм рус телләре Татарстан Республикасында дәүләт телләре булып саналса да, шәhәр балаларының татар телен белергә кирәк дип тапмавы, телне өйрәнүгә дә артык көч куймавы.

Г.Ибраһимов: “Укылган, ятланган нәрсә тиз онытыла... Гакылыбыз, шөбһәләр, ялгышлар, аңлашылмаулар табып, үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү - мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле иң кыйммәтле, иң җимешле орлыктыр”,- дип язган үзенең “Әдәбият дәресләре” китабында. Бу аның кадими муллаларны тәнкыйтьләп язган сүзләре. Бүген дә, замана мәктәпләрендә көнүзәк мәсьәлә булып, укытучылар алдына укыту, белем бирү процессында нинди дә булса үзгәрешләр, яңалыклар кертү тора. ФДББС укытучылар алдына яңа бурычлар куя. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга өйрәтүне алгы планга китереп чыгара. Бу исә безгә, туган тел һәм әдәбияты укытучыларына да, белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр оештыруны йөкли.

23 ел эшләү дәверендә мин бик күп төрле методлар, технологияләр кулландым. Дәресләремне эзлеклелеге, иҗадилылыгы, кабатланмаслыгы белән аерылып торырлык, укучыларым өчен мавыктыргыч hәм кызыклы итеп төзим. Укучыларымны толерантлы hәм креатив шәхес итеп тәрбияләү максатыннан чыгып, коммуникативлылык күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итүче, стандарт булмаган, мавыктыргыч, шул ук вакытта тиешенчә катлауландырылган, киң күләмле биремнәр тәкъдим итәм. Һәр дәрес бала өчен файдалы, эмоциональ тулыландырылган, кызыксындырырлык итеп төзелгән икән, hичшиксез, балада татар теленә карата кызыксыну туачак.

Укучыларның белемнәрен киңәйтү, үз фикерләрен дөрес әйтә белү, шулай ук үз-үзләренә hәм башкаларның эшләренә гадел бәя бирә белүне дөрес оештыру өчен дәресләрдә интерактив методларны кулланам. Аеруча төркемнәрдә эшләү технологиясендә бу метод бик җайлы. Төркемнәрдә эшне дөрес оештыру, укучыларга шәхес буларак тулысынча ачылырга мөмкинлек бирә. Бу очракта укытучының вазифасы да үзгәрә: ул консультация бирү, вакытны hәм тәртипне дөрес билгеләү, гомуми эш юнәлешен дөрес күрсәтү белән шөгыльләнәчәк.

Әдәбият дәресләрендә төркемнәрдә эшләгәндә кейс технологиясен куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Технология шуннан гыйбарәт: укучыларга төгәл чишелеше булмаган биремнәр бирелә, буталчык ситуациянең чишелешен табар өчен, проблеманы танырга, аның чишелешенә төшенергә, аннан чыгу юлларын табарга тәкъдим ителә. Кейс технологиясе үзенең дөрес чишелешкә илтә торган күп төрле альтернатив юллары булу белән аерылып тора: әзер белемгә ия булмыйча, аны үзең эзләп табуга корылган ул. Укучыларга өстәмә мәгълүмат табу юлларын эзләгәндә, төрле типтагы сүзлекләр, китаплар, энциклопедияләр, компьютер программалары ярдәмгә килә. Балалар аралашырга, килеп чыккан каршылыкларны җиңәргә, бергәләшеп проблеманы чишү юлларын табарга, бер-беренә юл куя белергә өйрәнәләр.

Интерактив методларны дәрес-лекцияләрдә, диспутларда, шулай ук күрсәтмә әсбаплар, документлар, видеоматериаллар белән эшләгәндә дә актив кулланам. Дәресләремдә, укучылар арасында хезмәттәшлек хөкем итсен өчен, кирәкле шартлар тудырырга тырышам, укучыларым үзләренә авыр булган очракта сораулар бирәләр, мөстәкыйль рәвештә кирәкле мәгълүматны эзлиләр, фәнни-эзләнү эшчәнлеге белән актив шөгыльләнәләр.

Дәресләремдә шулай ук уен технологияләрен теләп файдаланам, чөнки алар телне өйрәнүгә карата укучыларда кызыксыну уята. Уен дәресне җанландырып җибәрә, өйрәнеләчәк сорауларга гына түгел, укучыларның бер-берсенә карата кызыксынуларын арттыра. Уен дәреснең нәтиҗәлелеген үстерә, укучыларның да дәрестә бик теләп, мавыгып катнашуына китерә. Уенга корылган эшчәнлекне дәреснең барлык этабында кулланылырга мөмкин.

Туган тел hәм әдәбият дәресләрендә танып–белүгә кызыксынучанлыкны арттыру өчен информацион–коммуникатив технологияләр белән актив эшлим. Бер яктан, без мәктәп кысаларында туган тел буенча ныклы белем бирергә, практик грамоталылык күнекмәләрен оештырырга, икенче яктан, укучыларны мәгълүмати мәдәнияткә өйрәтергә тиеш. Дәресләрне укучылар аңларлык, кызык, мавыктыргыч булган, белем бирү эшчәнлеген дөрес оештырырга ярдәм итә торган барлык компьютер технологияләрен кулланам. Чөнки алар коллектив эшчәнлектә катнашырга мөмкинлек бирә, шәхси hәм социаль күнекмәләрне үстерүдә ярдәм итә. Укучылар, үзләренең мөмкинлекләренә ышанып, иҗади эшлиләр.

Информацион-коммуникатив технологияләрне мин укыту-методик материалларны эшкәрткәндә, дәресләрне оештырганда, сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә бик теләп файдаланам. Мин белем бирү процессында QR-код технологиясен өйрәндем. Бу технологияне түбәндәге эшчәнлекләрдә кулланырга мөмкин: белем бирү эшчәнлеге, тәрбияләү эшчәнлеге, методик эшчәнлек.

Туган тел hәм әдәбият дәресләренең төрле этапларында, дәрескә максат куюдан башлап өй эшен аңлатуда да QR-код технологиясе ярдәм итә. Укучыларны төрле эш формаларына (индивидуаль, парлы, төркемнәрдә h. б.) җәлеп итәм. Әлеге технология балаларга дәрестә бирелгән теләсә кайсы мәгълүматны кабул итәргә мөмкинлек бирә. Дәреснең оештыру-мотивацияләү этабында QR-кодны фаразлау итеп кулланам. Мисал: “Дәрестә нинди тема турында сүз бара? Кайсы код артык hәм ни өчен?” Өй эшен тикшергәндә, кодны кулланып, мөстәкыйль эш, диктант яисә тест эшләтәм. Иҗади бирем буларак, укучыларның үзләренә шәхси код уйлап табарга тәкъдим итәм hәм күпме детальләр тәңгәл килгәнен тикшереп карыйбыз. Укучыларга катлаулырак иҗади эшләр дә бирәм. Мәсәлән, кеше тормышында, мәктәптә QR-кодны куллану мөмкинлекләре турында 5 фикер уйлап табарга. Ә инде иң кулай, иң яхшы фикерләрне мәктәп практикасында куллануга кертәм.

Шулай ук, үземнең дәресләремдә онлайн викториналар, сорау-җавап, тестлар төзүдә яңа сервисны - Kahoot сервисын актив кулланам. Аның ярдәмендә дидактик уеннар, төркемнәрдә hәм индивидуаль тестлар уздырам, ул рефлексия этабында куллану өчен дә бик уңайлы.

Минемчә, белем бирү процессында информацион-коммуникатив технологияләр куллану белем бирү сыйфатын үстерүгә, танып-белү эшчәнлеген оештыруга, мотивацияләүне формалаштыруның югары дәрәҗәсенә ирешүгә, укыту эшчәнлегенә кызыксыну уятуга ярдәм итә.

Халык телендә яшәп килгән үлмәс бер әйтем бар: укытучы үзе яңа белемнәргә омтылганда гына укучыларын өйрәтә ала. Мин бу әйтем белән тулысынча килешәм. Шуңа күрә үзем дә hәрвакыт һөнәри эзләнүдә. Алда бик күп нәрсәләргә өйрәнергә, күп нәрсәне аңларга кирәк. Ә мин моңа әзер. Ирешкәннәр белән генә канәгать булырга ярамый, ә балаларның күңеленә ихтирамлылык, акыл, мәрхәмәтлелек орлыгы чәчүче укытучыга, бигрәк тә күпне белү фарыз. Алда минем тормышка ашырасы яңадан-яңа хыялларым, ясыйсы ачышларым, аларга ирешү мөмкинлекләрем бик күп. Тормыш дигән зирәк укытучым куйган, чишелеп бетмәгән сорауларыма җаваплар табасыма мин бик ышанам.


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Фатыйхова Флүзә Әнәс кызы

1 категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Алабуга шәһәре

Аерым предметлар тирәнтен

өйрәнелә торган

9нчы урта гомуми белем мәктәбе

Дәрес: татар теле

Сыйныф: 1б, 1в

Тема

Мәктәптә.

Дәрес төре

Яңа тема өйрәнү дәресе.

Максат

Уку-язу әсбапларының исемнәре белән танышу,  аларны берлек һәм күплек санда, өйрәнелгән төзелмәләрдә кулланып, сөйләшү күнекмәләрен үстерү.

Дәреснең бурычлары:

1. Рус телле балаларны татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәгълүмати технология методы аша укучыларның иҗади сәләтләренең ачылышларына этәргеч ясау.

2. Логик фикер йөртүне үстерү; сөйләм телен үстерү; диалогик сөйләмгә чыгу.

3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  1. Предмет нәтиҗәләре: уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, үзеңә сорап ала белү. Иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен белү.
  2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: уку  әсбапларына  карата  карата  сакчыл  караш тәрбияләү.
  3. Метапредмет нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

- дөрес сөйләм булдыруга омтылыш

- үз фикереңне әйтә белү;

- фикереңне дәллили белү

Регулятив УУГ:

- уку бурычларын кую

- барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү

- үз фикереңне төгәл җиткерү

Танып –белү УУГ

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

- төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;

- рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү;

Коммуникатив УУГ:

- башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

- башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү.

Эш формалары

парларда эш, индивидуаль эш

Предметара бәйләнешләр

Рәсем сәнгате, музыка

Ресурслар

Төп ресурслар: Күңелле татар теле: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныф  рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге /Р.З. Хәйдәрова. Казан: Татармультфильм, 2012.

Өстәмә ресурслар: Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. (Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина Укытучылар өчен методик ярдәмлек. Казан: Татармультфильм, 2012.

Җиһазлау

мультимедия проекторы, презентация.

Дәрес

этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Укучының универсаль уку эшчәнлеге (УУД)

1.

Оештыру моменты.

Уңай психологик халәте тудыру.

-  Хәерле көн, укучылар!

-  Хәлләрегез ничек?

Дәрескә игътибарлы булу.

-  Хәерле көн!

-  Яхшы..

Укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлек планлаштыру.

2. Актуальләштерү.

Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

1) Саннарны кабатлау: ничә?, ничәнче? сорауларына җавап бирү. (сл. №1)

2) “Тылсымлы тартма” уены. (Экрандагы рәсемнәргә карап, хайванның исемен, ничәнче урын алганын әйтәләр). (сл. №2)

1) Экрандагы саннарны әйтү. (сл. №1)

2) Бу – куян. Куян – беренче. (сл. №2)

Әңгәмәдәшең белән контакт таба һәм даими бәйләнешне саклый  белү.

3. Яңа теманы аңлату.

Уку-язу әсбаплары белән таныштыру, берлек-күплек санда әйтү, .... бар, ... юк сөйләм төзелмәләрен өйрәнү.

1) Рәсем белән эш. Яңа сүзләр өйрәнү. (экранда рәсем, Шүрәле уку әсбаплары алып килгән, алар белән танышу) (сл.№3)

Дәфтәр – тетрадь

Китап – книга

Карандаш – карандаш

Каләм – ручка

Бетергеч – ластик

2) Күплек сан кушымчасын кабатлау.

(Мы узнали как будет книга, ... . А как будет книги, ... ?)

Сүзләрне дөрес әйтү, берлек һәм күплек сан формаларына кую, Минем сумкада ... бар, минем сумкада ... юк төзелмәсен сөйләмдә куллану.

1) Сүзләрне укытучы артыннан кабатлау.

2) -лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчаларын искә төшерү, сүзләрне күплек санда әйтү.

-танып-белү максатын аерып

мөстәкыйль рәвештә ачыклау һәм

формалаштыру; кирәкле

информацияне табу.

- укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлектә булу; әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру.

Физминут. (экранда мультзарядка)

Күнегүләр ясау.

4. Ныгыту.

Яңа теманы үзләштерүдә

активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә

юнәлтү.

1) Сорауларга җавап бирү. (укытучы сорау бирә) (сл.№4)

- Бу китапмы? – Әйе, бу китап.

- Бу китапмы? (икенче предмет күрсәтелә) – Юк, бу китап түгел, бу дәфтәр.

2) Ситуатив күнегүләр:

- как скажешь, что в сумке книг нет, есть тетради?

- как скажешь другу, что в сумке есть три тетради и две книги?

Яңа үзләштергән белемнәрне

мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә

куллана белү.

1) Укытучы биргән сорауларга җавап бирү.

2) Җөмләләр төзү.

- Сумкада китаплар юк, дәфтәрләр бар.

- Сумкада 3 дәфтәр, ике китап бар.

-фикер йөртүнең логик чылбырын төзү;

дәлилләү; белемнәрне

структуралаштыру.

-әйтергә теләгән фикереңне сөйләм

нормаларына китереп формалаштыру;

әңгәмәдәше белән теләктәшлектә булу.

5. Йомгаклау.

Өйрәнелгән материалны кабатлау.

- Сүзләрне берлек һәм күплек санда кабатлау.

Өйрәнгән материалны мөстәкыйль куллана белү.

-әйтергә теләгән фикереңне сөйләм

нормаларына китереп формалаштыру.

7. Рефлексия.

Укучыларның дәрестән алган

тәэсирләрен ачыклау, нәтиҗә ясау.

-   Ребята, вам урок понравился?

-  Перед вами конверт. Откройте

его.

-  Если вы сможете сказать учебные принадлежности в ед. и во множ. числе, и что у вас есть или нет этих предметов, то возьмите в руки розовый кружок.

-  Если вы сможете сказать учебные принадлежности в ед. и во множ. числе,  возьмите зеленый кружок.

-  Если вам трудно, возьмите желтый кружок.

-  Дәрес бетте. Сау булыгыз!

Дәрестәге эшчәнлекне ассызыклау

һәм бәяләү.

- Һәр укучы үзенең белемен бәяли.



Предварительный просмотр:

Фатыйхова Флүзә Әнәс кызы

1 категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Алабуга шәһәре

Аерым предметлар тирәнтен

өйрәнелә торган

9нчы урта гомуми белем мәктәбе

Тема: “Без диктант язабыз” тексты өстендә эш.

Класс: 3 нче сыйныф, рус төркеме
Предмет: әдәби уку.
Дәреслек:  Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.А.Гыйниятуллина “Күңелле татар теле” 3 нче сыйныф (Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013нче ел).

Максат:         - яңа текст белән танышу, укучыларның алган белемнәрен    гомумиләштерү,  системага салу.

                 -  өйрәнелгән кагыйдәләрне (фигыльнең зат-сан белән төрләнеше)  практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;

                 - мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.
Регулятив УУГ: эшчәнлекне планлаштырырга, үз алдыңа максат куя белү, эш тәртибен аңлап, эшли белү, эш сыйфатыңа нәтиҗә ясау.
Танып-белү УУГ: дәрестә ориентлаша белү, төрле биремнәр үтәү, проблема кую һәм аны чишү.
Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, аралашу холкы белән идарә итү.

Дәрес тибы: лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛГКК).

Эш формалары: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.

Җиһазлау: мультимедиа,  карточкалар, рәсемнәр.

Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру:

 -  исәнләшү,

 - уңай психологик халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү.

- сорауларга җавап бирү,

- укытучы ярдәмендә дәреснең темасын, максатларын әйтү,

- өйрәнелгән сүзләрне кабатлау,

- җөмләләрне тәрҗемә итү,

- фигыль сүз төркемен кабатлау,

- “Хаталарны төзәтәбез” уенын уйнау. 

  1. Ял минуты.

IV. Төп өлеш . Яңа теманы үзләштерү.

- яңа төшенчәләрне формалаштыру, текстны уку, аңлау.

V. Ныгыту.

- текст буенча сорауларга җавап бирү,

- укытучы әйткән җөмләләрнең дөрес тәрҗемәсен табу,

- схема буенча диалог төзү,

- текстагы фигыльләр белән эш,

- чылбыр рәвешендә текстның эчтәлеген сөйләү.

VI. Өй эше, билгеләр кую.

VII.  Рефлексия.

Дәрес планы.

I. Дәресне оештыру:

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

                (Исәнмесез. Рәхмәт, яхшы. Ә сезнең хәлләрегез ничек?)

Укытучы: Рәхмәт, яхшы.

II. Актуальләштерү.

  1. Сорауларга җавап бирү:
  • Спросите, какое сегодня число? (бүген ничәнче число?)

(Бүген …)

  • Спросите, какой сегодня день недели? (бүген атнаның нинди көне?)

(Бүген …)

  • Спросите, какая сегодня погода? (Бүген көн нинди?)

(Бүген көн ...)

  1. Дәреснең темасы, максатлары белән танышу.
  • Что будем сегодня делать на уроке? Смотрим на экран. (на экране рисунки, дети говорят что будем делать) 

(укыйбыз, язабыз, уйныйбыз)

  • Тема урока спрятана в этом калейдоскопе. Начиная с буквы Б соединяем все буквы. (Без диктант яздык)

  • Если мы разгадаем этот кроссворд, то отгадаем грамматическую тему урока. (укытучы уку әсбапларын һәм укучы рәсемен күрсәтә)

д

ә

ф

т

ә

р

к

и

т

а

п

б

е

т

е

р

г

е

ч

у

к

у

ч

ы

к

ө

н

д

ә

л

е

к

  п

о

р

т

ф

е

л

ь

Шүрәле малае хочет уточнить учебные принадлежности. Какие вопросы он задаст? Отвечаем используя слова әйе, юк.

  • Бу дәфтәрме? (Әйе, бу дәфтәр. Юк, бу китап түгел, ә бу дәфтәр)
  • Попросите себе тетрадь.
  • Как вы спросите у друга, есть ли у него тетрадь в линейку, в клетку?
  • Как вы спросите у друга, нужна ли ему тетрадь в линейку, в клетку?
  • Как вы скажете, мне ни нужна тетрадь в линейку, а нужна тетрадь в клетку.
  1. Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау. (татарча укыйлар, рус теленә тәрҗемә итәләр) (язмача карточкаларда эшлиләр, дөрес тәрҗемәне табып тоташтыралар)

Билге - отметка

Нинди? – какой?, какая?, какие?

Ничәле? – сколько?, какую отметку?

“Биш”ле - “5”

“Дүрт”ле - “4”

“Өч”ле– “3”

“Ике”ле – “2”

Тикшерде– проверял

Алды  – брал, получил

Хата– ошибка

Хатасы бар– есть ошибка

Хата белән – с ошибкой

Хатасыз – без ошибок

Хатасы юк – нет ошибок

  1. Җөмләләрне тәрҗемә итү. (укытучы җөмләләрне укый, укучылар русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә итәләр) 
  • Бүген диктант яздык.
  • Диктантны укытучы тикшерде.
  • Мин хатасыз яздым.
  • Мин “5”ле алдым.
  • Маратның ике хатасы бар.
  • Ул “4”ле алды.
  1. Фигыльне кабатлау. (экранда сүзләр ике багана язылган) 

Яза                Тикшерде

     Килә                Алды

     Укый                Кайтты

        Сөйли        Китте

Укытучы: Почему слова написаны в два столбика? Находим основу слова и объясняем почему употребляем такое окончание. (яза – яз, окончание –а, потому что слово оканчивается на согласную букву).

  1.  “Хаталарны төзәтәбез” уены. 

(Экранда хаталы төрләнеш, хаталарны төзәтәләр, аңлаталар)

(яздым, потому что слово твердое, оканчивается на зв.согл. букву)

Мин язтым

Син яздык

Ул язделәр

Без язтек

Сез яздың

Алар яздыгыз

III. Ял минуты. Шүрәле белән зарядка ясау. (Экранда күрсәтелә)

IV. Төп өлеш . Яңа теманы үзләштерү.

  1. Текстны уку.(19нчы бит, 7нче күнегү)

(Укытучы укый, чылбыр рәвешендә укучылар укыйлар, тәрҗемә итәләр)

V. Ныгыту.

1) Текст буенча сорауларга җавап бирү.

2) Биремне үтәү.

Укытучы: Найдите и прочитайте из текста предложение, где говорится что диктант был легким, Олег написал чисто и без ошибок, диктант проверяли на уроке.

  1. Схема буенча диалог төзү. (Экранда схема күрсәтелә) 
  • ...?
  • Әйе, без диктант яздык.
  • Хатаң бармы?
  • ... .
  • Ничәле алдың?
  • ... .
  • Яхшы.
  1. Текстагы фигыльләр белән эш.

Укытучы: Найдите в тексте глаголы, действие когда происходит?

(Үткән заманда, яздык – яз)

  1. “Аланны бизим” уены. (Тактада чәчәкле алан рәсеме, укучыларга бирем бирелә, ромашка чәчәгенең уртасы магнит белән беркетелә, аңа мин, син, ... сүзләре язылган, укучылар өстәлдән ромашка таҗларын алалар һәм сүзләрне дөрес итеп урнаштыралар, мин эшләдем, син ...)
  2. Текстны үзлектән уку, чылбыр рәвешендә эчтәлеген сөйләү.

VI. Өй эше бирү, билгеләр кую.

- 20нче бит, 8нче күнегү (телдән, җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырырга)?

- хикәянең эчтәлеген сөйләргә,

- текстка таянып “Без контроль эш эшләдек” темасына хикәя төзергә.

VII. Рефлексия.

Рефлекция “Күбәләкләр”. Кем дәрестә биремнәрне эшләргә җиңел булды, мин барысын да аңладым ди, алар ромашкаларга ак күбәләкләрне беркетә, кем биремнәрне эшләргә авыррак булды, мин барысын да аңлап бетермәдем ди, алар зәңгәр күбәләкләрне беркетә, кем биремнәрне эшләргә авыр булды, мин бернәрсә дә аңламадым ди, алар сары күбәләкләрне беркетә.

Дәрес тәмам, яхшы эшләвегез өчен рәхмәт.



Предварительный просмотр:

Фатыйхова Флүзә Әнәс кызы

1 категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Алабуга шәһәре

Аерым предметлар тирәнтен

 өйрәнелә торган

 9нчы урта гомуми белем мәктәбе

Тема: “Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

        Я кояштан һәйкәл салырлык”

(Югары сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате  эшкәртмәсе.)

Тәрбия сәгате газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү максатыннан үткәрелә.

Җиһазлау: компьютер, видеопроектор, музыка тыңлау өчен колонкалар, “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабыннан алынган нәсыйхәтләр язылган карточкалар, видеоязмалар (Азат Фазлыев башкаруында “Картлар йорты” җыры, режиссёрлар Е. Абызов, С. Андреасян, А. Бадоев төшергән “Әниләр” фильмыннан өзек), төркемнәрдә эшләр өчен МЭНЭДЖ МЭТ таблицасы, проект эшләү өчен кәгазь, төсле кәгазьләр, төсле маркерлар, кайчылар.

Өстәлләр төркемнәрдә 4әр укучы эшләрлек итеп әзерләп куела.

Укучыларга төрле төстәге кәгазьләргә Р.Фәхреддиннең нәсыйхәтләре язылган карточкалар таратыла.

№1. И, газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезне тәрбияләп үстерү өчен авыр һәм мәшәкатьле хезмәт итәләр. Алар һәрвакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләгә ялварып, сезнең иминлегегез өчен догалар кылалар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын һәм бу хезмәтләрен камил кылып, үзләрен дә кайтарыгыз. Көчегез килгәнчә, аларга чын күңелдән һәм хөрмәт күрсәтегез.

№2. Ата-аналарыгыз киләчәктә сезне хөрмәтле һәм файдалы булуыгызны өмет итеп, Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорыйлар. Инде сез дә мондый изгелекләргә каршы явызлык кылучылар булмагыз. Аларның үгет-нәсыйхәтләрен куркып һәм өркеп түгел, бәлки, яратып кабул итегез. Чөнки алар күп тәҗрибә аркылы бу дөнья хәлен һәм аның серләрен сездән күбрәк беләләр.

№3. Кешенең итагатьле булуы – аның күңеле яхшы һәм саф булуында. Сезгә иң якын кешеләрегез – алар ата-аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез.

№4. Ата-аналарның тәрбияләре һәм мәшәкатьләре күләгәсендә рәхәт күреп үскән кайбер балалар соңыннан аларның фикерләренә каршы киләләр, хәтта сүзләрен дә ишетергә теләмиләр. Сез дә шундый инсафсыз балалар булмагыз.

№5. Ата-аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар белән кычкырмый гына, әдәп белән ачык итеп сөйләшегез. Алар аяк өстендә торганда сез утырып тормагыз.

№6. Ата-анасы картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора. Картлар йортына җибәреп, алардан котылырга тырышу-әдәпсезлек кенә түгел, ә бәлки оятсызлык та.

№7. Ата-ананы мыскыллау иң зур гөнаһлардан санала. Шулай ук балалар башкаларның ата-анасын да мыскыл итмәскә тиеш.

№8. Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны, мөгаен, аңлап та, кичереп тә буладыр, әмма ата-анага карата мондый мөнәсәбәтне — юк.

Тәрбия сәгатенең барышы:

I Проект төзү алды этабы.

(проект эшчәнлегенә кереш)

  1. Психологик уңай халәт тудыру. (ХАЙ ФАЙВ - тынычлану сигналын куллану)

Исәнләшү. (МЭНЭДЖ МЭТ, укучылар башта иңгә - иң партнерлар белән, соңыннан йөзгә – йөз партнерлар белән исәнләшәләр. Сүзләр экранда чыга.)

  • Сәлам, дустым. (Кулларны кысышу)
  • Хәлләр ничек? (Җиңелчә генә җилкә кырыена кагу)
  • Мин сагындым! (Кулны күкрәккә кую)
  • Син килдең? (Кулларны җәю)
  • Мин бик шат. (Кочаклашу, кул кысышу)
  1. Тәрбия сәгатенең эпиграфы белән танышу. (Эпиграф экранда, укытучы кычкырып укый)

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә!

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

Я кояштан һәйкәл салырлык.

- Укучылар, без бүгенге тәрбия сәгатендә нәрсә турында сөйләшәбез? (Әниләр турында) Җир йөзендә иң матур сүз - әни. Ул - һәр кеше әйтә торган беренче сүз, дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары - иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.

   3.  Уку мәсьәләсен кую. (Экранда видеоязма, Азат Фазлыев башкаруында “Картлар йорты” җыры, укытучы хикәяне укый, укучыларга таратылган)

Бу йорт шәһәрнең кеше сирәк яши торган районында урнашкан. Анда яшәүчеләр илнең төрле почмакларыннан җыелган карт-коры...

Картлар йортын табу әллә ни кыен түгел. Автобустан төшкәч, уң якка тар гына сукмак китә. Бу йортның тәрәзәләре тонык, ниндидер салкынлык бөркелә кебек алардан...

Картларның ихатадагы иң яраткан урыны – асфальт белән шәһәр урамыннан килгән сукмак тоташкан чат. Күз карашларын автобуслар йөргән якка юнәлтеп, озак-озак карап торалар алар. Кемнәрнедер өзелеп-өзелеп көтәләр алар...

Әнә сукмакта уң кулына зур төенчек тоткан әбине җитәкләгән чибәр генә ханым күренде. Әбине ул чын мәгънәсендә сөйрәп алып килә. Карчык: “Балакаем, әкренрәк булмыймы, тыным кыса”, - дип әйтеп карый караулыкка, ләкин тегенең талканы коры:

  • Миңа кичке алтыда Алеша янында булырга кирәк. Аның бер другының день рождениесенә өлгерәсебез бар.

Әби, ары таба сүз куертуның файдасы юклыгын аңлап, ханымнан калмаска тырыша.

Йортның күтәрмәсенә аяк баскач, ханымның йөзе яктырып киткәндәй булды. Ул шатлыгыннан: “Слава богу, наконец, килеп тә җиттек”, - дип кычкырып ук җибәрде...

Аларны 50 яшьләр тирәсендәге, юантык гәүдәле ир каршы алды. Ханым кул сумкасыннан газетага чорналган бер төргәк чыгарды  һәм директор алдына китереп салды. Директор:

  • Ханым, Мәрфуга әби сезнең кемегез була?,- дип сорады.
  • Кем булсын, мамам була, - диде бер дә исе китмәгән кыяфәттә.
  • Әниегезне озакка китердегезме?, - диде директор ирония катыш, ханымга каш арасыннан гына күз ташлап.
  • Эш миннән тормый, она сама захотела.
  • Әйе,әйе, - диде әби, кызының җавабын куатләп, - балаларым иркенләп яшәсен дип килдем...

Ханым бүлмәдән чыгып киткәч, директор әби каршына килеп басты да:

  • Әни кеше, чын дөресен генә әйтегез әле, сез бирегә үз теләгегез белән килдегезме?- дип сорады.
  • Кайдан андый теләк булсын инде, балам. Бабагыз үлгәч, кызым кияве белән безнең йортка күчеп кайтты. Шул көннән миңа тынычлык бетте.
  1. Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.

(ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН структурасы, бирелгән сорауларга һәр укучы үзенең җавабын яза, чиратлап җавапларны әйтәләр, фикерләшәләр, 1нче номерлы партнер команданың җавабын әйтә)

  • Әби кызының нинди кыланышларына түзә алмаган? Боларның барысын бер сүз белән ничек әйтеп була. (дорфа сүзләренә, кимсетүләренә, рәнҗетүенә. Бу кешелексезлек, шәфкатьсезлек була)
  • Нәрсә ул шәфкать? Шәфкатьле булу нәрсәне аңлата? (Кызгану, мәрхәмәт. Яхшы, киң күңеллелек, ярдәмчел булу, игелекле булу)
  • Сезнең төркемнең әбинең кызына карата мөнәсәбәте. (Кызның әнисенә карата мөнәсәбәте начар.Без әниләрне картайган көннәрендә картлар йортына илтергә тиеш түгел. Аларны соңгы көннәренә кадәр тәрбияләргә тиеш)
  1. Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре белән эш.

 (СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасы. Укучылар үзләре сайлап алган нәсыйхәтне командада бер-берсенә укыйлар, фикерләшәләр, бер укучы җавап бирә)

  • Сезнең алда Р.Фәхреддиннең балаларга язган үгет-нәсыйхәтләре бар. Шул нәсыйхәтләр арасыннан хикәягә туры килгәнен табарга.

(№5. Ата-аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар белән кычкырмый гына, әдәп белән ачык итеп сөйләшегез. Алар аяк өстендә торганда сез утырып тормагыз.

№6.  Ата-анасы картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора. Картлар йортына җибәреп, алардан котылырга тырышу - әдәпсезлек кенә түгел, ә бәлки оятсызлык та.

№7. Ата-ананы мыскыллау иң зур гөнаһлардан санала. Шулай ук балалар башкаларның ата-анасын да мыскыл итмәскә тиеш.

№8. Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны, мөгаен, аңлап та, кичереп тә буладыр, әмма ата-анага карата мондый мөнәсәбәтне — юк.)

  • Әниләрне кадерләп, хөрмәтләп, үкенмәслек итеп яшәргә кирәк. Укылган әдәби әсәрдәге гыйбрәтле мисал безне шуңа инандыра. Бу проблема Ш.Хәсәновның “Әни килде” әсәрендә дә күрсәтелә. Хәзер бу әсәр буенча куелган спектакльдән өзек карап китәрбез.
  1. Ш.Хәсәновның “Әни килде” әсәре буенча куелган спектакльдән өзек карау. (Югары сыйныф укучылары чыгышы)

- Укучылар, “Әни килде” (“Әниемнең ак күлмәге”) әсәрендә күтәрелгән төп мәсьәлә – ана белән балалар мөнәсәбәте. Ана балаларын үстергән, тәрбияләгән. Ә аларның авыру аналарын карарга вакытлары, теләкләре юк. Алар һәрберсе нинди дә булса сәбәп таба. Ә ана бит картайган, авырган көннәремдә мине балаларым ташламас дип өметләнә. Ул баласының гомере өчен үз сәламәтлеген дә жәлләми. Табиб баланы коткарып булмый дигәч тә, ана өметен өзми, баласының исән каласына өметләнә, ышана.

  1. Режиссёрлар Е. Абызов, С. Андреасян, А. Бадоев төшергән “Әниләр” фильмыннан өзек карау, фикер алышу.

- Тормышта төрле кешеләр бар, үз аналарын хөрмәт итеп, аларга һәрвакыт ярдәм итүчеләр бар. Әниләребез исән чакта аларга карата шәфкатьле, кешелекле булыйк. Бу видеоязмадагы героебыз кебек соңыннан үкенергә калмасын. Бакыйлыкка киткәч аларның каберләрен онытмыйк. Юкка гына, исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел димиләр.

  1. Әниләргә багышланган шигырьләр уку.

- Шагыйрьләр үзләренең иҗат җимешләре аша әниләргә мәхәббәтне, аларга карата булган хисләрне чагылдыралар. Хәзер әниләргә багышланган шигырьләрне тыңлап китәрбез.

        Ак яулыклы әнием

Чәчләреңә япкан ак яулыгың

Бик килешә, әнкәм, йөзеңә.

Ак яулыгың төсле ак күңелең,

Саф күңелең чагыла күзеңдә.

Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә —

Чәчләрең дә бүген ак синең…

Күңел күгемдә син — якты кояш,

Ак яулыклы әнием минем.

Ак көннәрең, бәлки, аз булгандыр,

Югалттың шул инде Саулыгың.

Кара кайгыларны күрсәң дә син,

Каралтмадың, әнкәм, яулыгың.

Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә —

Чәчләрең дә бүген ак синең…

Күңел күгемдә син — якты кояш,

Ак яулыклы әнием минем. (Н.Касыймов)

Әни – бөек исем!

Әниләргә сыенабыз

Кайгыда, шатлыкта да.

Әниләрнең күңелләре

Сыйдыра барысын да.

Әни кебек мәрхәмәтле

Буласыбыз бик килә.

Ярамый тап төшерергә

Шушы бөек исемгә.        

Әниләрнең тынычлыгын

Кирәк түгел бозарга.

Балаларның төп бурычы –

Ана сүзен тыңлауда.

Әни безне саклап тора

Зур хаталар ясаудан.

Баш хәрефләр белән кирәк

«Әни» сүзен язарга!

Әниләргә ихтирамлы

Булыйк гомер – гомергә.

Сакланмасын үпкә, рәнҗеш

Әнкәйләрнең күнелендә.(И.Гатина)

  1. Әниләргә багышланган картиналар, портретлар карау.

- Әниләргә мәхәббәтне тагын ничек чагылдырып була? (Буяулар аша)

(Картиналар карала, әңгәмә үткәрелә)

II Проект эшчәнлегенең нәтиҗәсе.

- Без сезнең белән сәнгать өлкәсендә әниләргә булган мөнәсәбәтне, хисләрне ничек чагылдыруларын карап үттек. Ә без әниләргә хөрмәтебезне ничек күрсәтә алабыз? Шул турыда уйлыйбыз һәм “Минем тормышымда әнием” дип аталган проект төзибез. (Укучыларга алдан материаллар туплап килергә кушылды). Төркемнәрдә җитәкчене, рәссамны, язучыны һәм журналистны сайлыйсыз. Рольләрне бүлешеп алгач, “Минем тормышымда әнием” проектын ясыйсыз. (Укучылар үз мөмкинлекләренә карап төрле проектлар төзи алалар: плакат, коллаж, буклет һ.б.)

  1. Укучыларның мөстәкыйль рәвештә проект эшләве. (Укучылар эшлиләр, укытучы киңәшләр бирә, сыйныфта әниләргә багышланган җырлар яңгырый).
  2. Проектны яклау. (Төркемнәр проектларын план буенча яклыйлар)

План.

  1. Проектның исеме, формасы.
  2.  Проектның максаты.
  3. Эш планы белән таныштыру.
  4. Проектны күрсәтү.
  1. Тәрбия сәгатен йомгаклау.

Рәхмәт, укучылар. Эшләрегез бик кызыклы, эчтәлекле. Димәк, әниләребез безгә нинди яхшылык эшләсә, без дә аларга картайган көннәрендә шундый кадер-хөрмәт күрсәтергә тиешбез. Коръән аятендә дә  болай язылган бит: (Исра – 23,24) “Аллаһ Раббың Үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм ата-анага игелек эшләргә боерды. Әгәр аларның берәрсе яки икесе дә синең яныңда ирешсәләр, син аларга “уф” дип тә әйтә күрмә, аларга кычкырма, ә яхшы, мөлаем сүзләр генә сөйлә. Аларга үзеңнең рәхим-шәфкать канатларыңны җәй һәм дога кыл: “Ий, Раббым, алар мине бала вакытымда ничек рәхим-шәфкатьлелек белән тәрбияләп үстергәннәре кебек, Син дә аларга рәхмәт кыл!”

Бүгенге тәрбия сәгатебезне  «Елатмагыз әниләрне» шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып.

Догаларын, изге теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

Елатмагыз әниләрегезне,

Күз төбәтеп юллар чатына:

Онытмагыз - сезне төп нигездә

Әнкәгезнең йорты чакыра!

Елатмагыз әниләрегезне,

Начар юлда йөреп, үсмердән-

Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә

Чәчләренә көмеш төс кергән!...

Елатмагыз әниләрегезне,

Бердәнбер бит алар, бердәнбер!

Сезне кеше итеп үстергәнче,

Күпме кайгы-хәсрәт күргәндер!

Елатмагыз әниләрегезне,

Алар өчен мәңге бала сез!

Алар үлгәч, бөтен борчуларын

Җилкәгезгә алып каласыз!

Алар өчен мәңге бала сез!..

Тәрбия сәгате тәмам, барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет телим.