Конкурсная работа в номинации "День защитника Отечества"

Ахметзянов Равил Габдуллазянович

Работа на тему "Ветераны-узники немецких лагерей"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_veteranyuzniki.pptx2.39 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

1941-1945

Слайд 2

1941 елның җәе, тыныч иртә. Балалар матур төшләр күреп йоклыйлар. Кинәт офык чигендә ниндидер алсу, кан төсле яктылык күренде. Аннан соң җирне калтыратып гөрелдәгән тавыш яңгырап китте. Шушы тыныч иртәдә безнең җир өстендә фашист бомбасының беренче кат шартлавы иде бу. Сугыш башланды. Чик баганаларын аударып, дошман безнең туган җиребезгә аяк басты. Ил кузгалды, халык күтәрелде. Ватан үзенең улларын һәм кызларын көрәш сафларына чакырды . Тарих сәхифәләреннән мәгълүм булганча, дошманның бәреп керүе безнең ил өчен көтмәгәндә була. Шуңа күрә, тиз арада, бернигә карамыйча барлык көчләрне сугышка каршы берләштерергә кирәклеге килеп баса.

Слайд 3

Быелның 22 июнендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 70 ел тула . Теге яки бу илдә сугыш әсирләренә булган мөнәсәбәт , алар кичергән коточкыч зур газап - авырлыклар хакында сөйләп , тарих сәхифәләрен кабат бер искә төшерәсе килә . 1941 елның 22 июнендә гитлерчылар беренче һөҗүмне генерал Павлов җитәкләгән Көнбатыш фронт гаскәрләренә юнәлтә . Дошман зур тизлек белән алга ташлана . Брест крепосте каһарманнарының чолганышта калып , бер айдан артык дошманга нык каршылык күрсәтүенә карамастан , фашист гаскәрләре 26 июньдә Минск шәһәрен кулга төшерә . 1941 елның урталарында 170 совет дивизиясенең 28 е чолганышта кала , аны үтеп чыга алмый , ә 70 дивизия зур югалтуларга дучар ителә . 1941 елның көзендә Вязьма тирәсендәге сугышларда безнең 37 дивизия , 9 танк бригадасы , 31 артиллерия полкы ; Брянск « казаны » нда 27 дивизия , 2 танк бригадасы , 19 артиллерия полкы чолганышта кала . 34 дивизиянең һәм артиллерия полкының бары тик бер өлеше генә , чолганышны өзеп , үз гаскәрләребез сафына кушыла . Немец галиме К . Штрайт раславынча , 1941 елда фашистлар кулына эләккән 3,4 млн совет солдаты һәм офицерларыннан , шулай ук гражданнарыннан 1942 елның гыйнвар ахырына нибары 1,4 миллионы гына исән кала , 2 миллионы җәзалап үтерелә , ачлыктан , кыйнаулардан , авырулардан , авыр хезмәттән үлә . Англиядәге чыганакларга караганда , сугышның беренче атнасында Белоруссия һәм Украинада — 60 мең , ә 1941 елның сентябрь башына инде 1 млн нан артык совет кешесе юк ителә . Немецларның әсирләр белән идарә итү мәгълүматларына караганда , 1944 елның 1 маена фашистлар кулына төшкән 3 млн 291 мең 157 кешенең 1 млн 30 мең 157 се атып үтерелә , 280 мең кеше юлда үлә .

Слайд 4

Икенче чыганаклардан күренгәнчә , 1944 елның уртасына 3 млн 300 мең совет әсире юк ителә , шулардан 1 млн га якыны Украинада , 800 меңнән артыгы Белоруссиядә , 400 меңнән артык кеше Литва , Латвия һәм Эстониядә үтерелә . Ватанчылык рухы белән яшәгән совет солдаты һәм офицерлары һич кенә дә тоткынлыкта булулары белән килешми , ерткыч һәм кансыз вәхшиләрдән качу юлларын эзли . 1 млн нан артык әсирнең качарга омтылганда яки качканда атып үтерелүе шуны раслый . Әсирләр мәсьәләсендә немец чыганакларына гына таяну һәм ышану бик үк дөрес булмас . Моны дәлилләү өчен , бер генә мисал китерәм : фашист командованиесе : « Киевтан көнчыгыштарак Советларның 665 мең сугышчысы 1941 елда әсирлеккә эләкте », – дип хәбәр итә . Ә чынлыкта Көньяк-Көнбатыш фронтта Киев операциясе башланганчы барлыгы 627 мең сугышчы була , ә аның 150 меңе , гомумән , әсирлеккә эләкми . Әмма факт факт булып кала: безнең гаскәрләр күпләп әсирлеккә төшә . Дөнья тарихында цивилизацияле дәүләтләр дошман кулына эләккән әсирләрнең язмышын җиңеләйтү юлларын эзли . 1864 елда Женева конвенциясе яу кырында яраланган сугышчыларның хәлен яхшырту буенча беренче мәртәбә юридик акт кабул итә . 1927 елда шул ук Женевада 47 дәүләт вәкилләре катнашында үткән халыкара конференциядә әсирлеккә төшкән хәрбиләрнең иң аз күләмдә хокуклары раслана , матди һәм рухи хәлләрен искә алу турында документ кабул ителә .

Слайд 5

Сугыш чорында Германия союзниклары – Италия, Венгрия, Румыния, Финляндия, Австрия – безгә каршы сугышты . Фашистлар, әсир төшкән совет сугышчыларының рухын сындыру өчен , махсус концлагерьлар оештырдылар . Әмма Европа илләре әсирләре ( беренче нәүбәттә , совет сугышчылары ) иң дәһшәтле үлем лагерьларында да фашизмга каршы көрәшне туктатмады . Бухенвальд лагере, мәсәлән , 1937 елдан 1945 елга кадәр эшли . Ул Германиядә Веймар шәһәре тирәсендә урнашкан була . Анда 239 мең кеше була . Шуның 56 меңе юк ителә . Биредә 1944 елның 19 августында Германия Коммунистлар партиясе җитәкчесе Э.Тельман җәзалап үтерелә . 1945 елның 12 апрелендә әсирләрне АКШ гаскәрләре азат итә . Бу вакытта анда нибары 2 мең тирәсе тоткын исән кала, шуларның 900е балалар була . Дахау (1933-1945) – фашистларның Бавариядәге иң беренче лагере. Аның 130 филиалы була . 28 илдән 250 мең кеше ябыла , 70 меңе җәзалап үтерелә . Шуларның 12 меңен фашизмга каршылык күрсәтүче совет солдатлары тәшкил итә . Алар бер-берсенә , авыруларга ярдәм итешә .

Слайд 6

Заксенхаузен (1936-1945) – Берлиннан 30 км ераклыкта урнашкан үлем лагере. Анда дөньяның 27 иленнән китертелгән 200 мең әсирнең 100 меңнән артыгы юк ителә . Биредә 1961 елдан бирле халыкара музей эшли . Польшаның Люблин каласы тирәсендә урнашкан Майданек лагерендагы (1941-1944) гитлерчылар үзләренең ерткычлыгы , кабахәтлеге белән дан тота . Биредә һәм аның 10 филиалында 1942 елда гына да эзлекле һәм планлы рәвештә 250 мең кеше юк ителә . Нюрнберг процессында күрсәтелгәнчә , әлеге концлагерьда барлыгы 1 млн 500 мең хәрби тоткынның гомере өзелә . Маутхаузен – фашистларның Австриядә урнашкан хәрби концлагере. Анда 15 илдән 335 мең хәрби интегә , 132 меңе җәзалап үтерелә , шуларның 32 меңе совет кешесе була . 1945 елның 3 февраленә каршы төндә 419 совет сугышчысы лагерьдан кача , әмма аларның нибары унысы гына исән кала. Освенцим (1940-1945) да үзенең вәхшилеге белән бөтендөнья тарихына кереп калган. Польшаның Освенцим шәһәре тирәсендә урнашкан бу лагерьда һәрвакыт уртача 250 мең тирәсе тоткын тотылган . Биредә барысы 28 илдән 4 млн кеше үтерелгән .

Слайд 7

Яшь Совет Россиясе дә бу өлкәдә берникадәр эш башкарырга омтыла . 1918 елның 4 гыйнварында « Качаклар һәм әсирләр турында Үзәк коллегия» төзелә . Ярты елдан соң , 1918 елның 4 июлендә Россия Халык Комиссарлары рәисе В.Ленин , Тышкы эшләр буенча халык комиссары Г.Чичерин әсирләр һәм качаклар турында Декретка кул куя, Кызыл Хач турындагы барлык халыкара конвенцияне дә таный . Әмма бу өлкәдә бездә һәрдаим эзлекле эш алып барылмый . XX гасырның 30 нчы елларында хәл тамырдан үзгәрә . Гитлер Германиясе һөҗүменнән айнып өлгермәгән И.Сталин шаккатыргыч белдерү ясый : « Бездә сугыш әсирләре юк , бездә Ватанга хыянәт итүчеләр генә бар.Кызыл Армиянең берничә млн солдаты һәм офицеры әсирлектә интеккән . Менә шуңа күрә дә фашист лагерьларында совет әсирләренә карата аеруча кырыс һәм рәхимсез булалар . 1941 елның августында Верховный Башкомандующий 270 нче фәрманын чыгара . « Сугыш кырында аермалык билгеләрен алып ташлаучы , тылга таба чигенүче яисә дошманга бирелүче , дезертир, Ватан алдындагы изге антка хыянәт итүче командир һәм политработниклар гаиләләрен , Ватанга хыянәт итүчеләр гаиләсе буларак , кулга алырга , ә үзләрен – атып үтерергә », диелә әлеге боерыкта . 1941 елның җәй башына фашистлар Германиясе Европа илләренең барысын да диярлек басып ала. Фашизмның кара шәүләсе астында калган илләрдә мәрхәмәтсез мөнәсәбәтләрнең үрнәге булган концлагерьлар , төрмәләр барлыкка килә . Халык вәхшилеккә , тыю-җәберләүләргә дучар була .

Слайд 8

Лагерьга керү капкасы өстенә немец телендә «Кешене бары эш кенә азат итә » дигән сүзләр язылган . Биредәге 28 бинада (элек алар поляк солдатлары казармалары булган) фашистлар әсирләрне төрлечә җәзалаган, фашист табиблары – югары медицина уку йорты галимнәре – аларның тәннәрендә төрле тәҗрибәләр үткәргән , 5-15 яшьлек балаларның канын тулы-сынча суыртып алып , яраланган немец солдат- офицерларын дәвалауда файдаланганнар . Ир- ат һәм хатын-кызларның чәченнән капчык үргәннәр , мендәр-матрас ясаганнар . 1947 елдан бирле эшләп килүче музейда әле дә , файдаланылырга өлгермәгән , 7 тонна чәч саклана, дистә меңләгән сабый баланың аяк киемнәре, күзлекләр , аяк-кул протезлары, авызларыннан каерып алынган теш калдыклары , әсирләрне җәзалау өчен эшләнгән махсус җайланмалар, тоткыннарның савыт-сабалары, кырыну приборлары , шәхси әйберләре фашизмның вәхшилеген бүген дә дәлилләп тора Әйткәнемчә, соң булса да, уң булсын дигәндәй, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләккән, хәбәрсез югалган 5 млн чамасы совет солдаты һәм офицерының күпчелеге акланды һәм исемнәре «Хәтер китабы»на кертелде. Фашизмга каршы көрәшкән тоткыннарның язмышы олы ихтирам һәм хөрмәт белән искә алынырга тиеш!

Слайд 9

Р әхимов Хәкимулла Рәхим углы 1914 елда Кызыл-Йолдыз районы Биектау авылында туа. 1941 елда фашистларга каршы сугышка китә. Сугыш авырлыклары нәтиҗәсендә бергә берләшеп ватылмас, сынмас, сыгылмас алмазга әйләнгән халыкны ай-һай җиңеп булыр микән! К онцлагерь бик күп ир-егетләрне йота, бу төрмә - фашизм явызлыгының, әшәкелегенең иң түбән ноктасы. Әлегә кадәр кешелек дөньясы күрмәгән - белмәгән явызлыклар, түбәнлекләр шунда эшләнелә. Шулай булмый Р әхимов Хәкимулла Рәхим углына үзенә әсирлек газабын татырга туры килә. Сугышның беренче көннәрендә үк үзенең ничек итеп әсирлеккә төшүен, әсирлектә үткәргән мәшхәр көннәрен, җир йөзендә бер генә ерткыч хайван да эшли алмаган явызлыкны фашистларның эшли алуын үз күзләре белән күреп, үз язмышында татыга н .

Слайд 10

Сәләхиев Гәзизҗан Сәләхетдин углы 1907 елны Кызыл-Йолдыз районы Биектау авылында туа. 1942 елда фашистларга каршы сугышка китә. Тарих сәхифәләреннән мәгълүм булганча, дошманның бәреп керүе безнең ил өчен көтмәгәндә була. Шуңа күрә, тиз арада, бернигә карамыйча барлык көчләрне сугышка каршы берләштерергә кирәклеге килеп баса. М еңләгән иптәшләре белән сугыш кырларында Гәзизҗан абый дошман чолганышында кала . Әле сугышның нәрсә икәнлеген дә тоеп өлгермәгән , кичә генә илгә тугры булу турында ант тоткан солдат , бүген инде дошман өнендә, әсирлектә. Шулай итеп, чәнечкеле тимер чыбык белән урап алынган йортта яшәү өчен көрәш үзенең беренче адымнарын атлый

Слайд 11

Нәфигуллин Гайбәдулла Нәфигулла углы 1912 елда Кызыл-Йлдыз районы Биектау авылында туа. 1941 елда фашистларга каршы сугышка китә. Дошман өнендә башка нәрсәгә өмет итү мөмкин дә түгел.Үлем. әсирләрнең төп юлдашына әйләнә. Тереләре үлгәннәрнең – дусмы ул, билгесез солдатмы, күпме үле гәүдәләрен үз җилкәләренә күтәреп ташыйлар? Ерткычлыкның чиге юк... Һәм бу ерткычлыкны һәр көнне үз күзләре белән күрә Гайбәдулла абзый. Шулай итеп фашизмның әшәкелеге тагын бер ягы белән ачыла.Үзенең күргәннәренә нигезләнеп ул киләчәк буыннарга, әсирлек тормышының газапларын, әрнүләрен, төрле яктан кимсетелүле хурлыкларын гыйбрәт итеп әйтеп калдыра.

Слайд 12

Сәйфетдинов Сахаббетдин Сәйфетдин углы 1915 елда Кызыл-Йолдыз районы Биектау авылында туа. 1941 елда фашистларга каршы сугышка китә Кешелек дөньясы сугышларны күп күргән, җиңелгән, җиңгән, башка халыкларның илләрен, җирләрен биләп хуҗа булып яшәгән, коллыкка төшкән. Ләкин кешелекнең рухи дөньясы беркайчан да кол булмаган. Бер генә халык та үзен басып алучыларга дус итеп карый алмаган, еш кына нәфрәт буыннан-буынга күчеп йөрәкләрдә кара кан булып укмашкан. Моны тарих белә...боларны без башыбызны борып, үткән юлыбызга әйләнеп карасак күрәбез ...

Слайд 13

Гарифуллин Нотфулла Гарифулла углы 1912 елда Кызыл-Йолдыз районы Биектау авылында туа. 1942 елда фашистларга каршы сугышка китә. С угыш , һәр ике халыкка - аны башлаучыларга һәм үз илен яклаучыларга, зур югалтулар, исәпсез-хисапсыз корбаннар калдыру, күз яшләре, ятимнәр, үкенүләр, сугышны оештыручыларны каһәрләү белән тәмамлана... Әйе, каршы яктан зур тантана белән башланган сугышлар еш кына шулай тәмамлана. Илебез мондый сугышларны күп күрде. Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез сугыш юлларын күп урадылар. Алар безнең бәхет, безнең киләчәк өчен көрәштеләр, бу юлда үз исәнлекләрен, үз гомерләрен кызганмадылар. Ләкин сугыш яралары бүген дә, ил тарихында соңгысы - Бөек Ватан сугышы беткәнгә 70 ел булса да, ул үзен сиздереп тора.

Слайд 14

Ләкин еллар үтә...Еллар аша сугыш дөреслеге халыкка, туган илгә әйләнеп кайта. Йөрәкләре авыр газаптан, ялган яладан, намусларына кара тап төшерүдән куркып әрнегән әсирләр турындагы хакыйкатьне халыкка ирештерделәр. Фашизмның чын йөзен ачкан, бу әшәке чирнең асылын киләчәк буыннарга үз сөйләмнәре белән ирештергән ветераннарыбызга без мең кат рәхмәтле булырга тиешбез.

Слайд 15

Фашизмга каршы көрәшкән тоткыннарның язмышы олы ихтирам һәм хөрмәт белән искә алынырга тиеш. Төзеде: Татарстан Республикасы Балык- Бистәсе муниципаль районы Биектау урта гомуми белем мәктәбенең 1 нче квалификацион категорияле ОБ Ж укытучысы: Әхмәтҗанов Равил Габдуллаҗан улы һәм 10 сыныф укучылары.