"Туган тел" мастер-класс бәйгесенә

Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

"Туган тел" мастер-класс бәйгесенә материаллар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Бөтенрәсәй   “Туган тел” мастер-класс бәйгесенең

республика турында катнашу өчен гариза

Школа

Юридический адрес общеобразовательной организации, адрес, телефон, адрес электронной почты организации

ФИО учителя (полностью), фото

контактный телефон, адрес электронной почты

Информация об учителе (должность, квал.категория,

общий стаж работы, стаж работы на последнем рабочем месте)

Домашний почтовый адрес с указанием индекса

КККопия диплома о профессиональном образовании

Ссылка на школьный (личный) сайт, где размещены материалы

Муниципальное бюдетное общеобразовательное учредение -Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ

422093, РТ,

Тюлячинский район,

с.Сауш,

ул.Сиразетдиновых, дом 47.

РТ,

Тюлячинский район,

с.Сауш,

ул. Сиразетдиновых, дом 47.

8(84360) 52-0-04

School_saush@mail.ru

Рахматуллина Наиля Василовна

C:\Users\B.B-RAY\Desktop\Новая папка (3)\мин.jpg

Сот: 89297269216

Раб: (84360)-52-0-04

nailya77@inbox.ru

Учитель татарского языка и литературы первая кв. категория

общий стаж - 21

педстаж - 21

В Саушской ООШ - 6.

422093, РТ Тюлячинский район село Сауш, ул. Тукая, дом 33

C:\Users\B.B-RAY\Desktop\Мастер класс татар теле 2019ел\Диплом күчермәсе Наилә.jpeg

https://nsportal.ru/nailya-vasilovna-rahmatullina



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Телче муниципаль районы

МБГБУ-Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе

C:\Users\B.B-RAY\Desktop\Новая папка (3)\мин.jpg

Минем методик табышларым

Эссе

Язды: беренче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

Сауш, 2019 ел

Минем методик табышларым

Кулыма каләм алдым да уйга калдым. Сүзне нәрсәдән башларга?

Гомер йомгагым инде шактый сүтелгән, шактый гына юллар үтелгән... Шул юлларда, минем бәхеткә, гел изге күңелле, яхшылыкка өндәүче, миһербанлы кешеләр генә очрап торды.

Беренче сыйныфка укырга кергәннән бирле минем тормышым мәктәп белән бәйле. Сауш төп мәктәбендә 1-9 нчы сыйныфларда белем алдым. 1994 нче елда Теләче районы Алан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, юллар мине Казан педагогия көллиятенә алып килде. Өч ел дәвамында белем туплап, мин башлангыч сыйныфлар һәм татар теле белән әдәбияты укытучысы белгечлеге алып чыктым. Күңелле һәм онытылмас еллар!

Өч ел эчендә шактый гына китаплар укылды, төрле укытучыларның дәресләре тыңланды.

Педагогия көллиятендә укыганда без төрле мәктәпләргә барып дәресләр бирдек. Иртәдән киләбез, әзерләнәбез, үзебезгә билгеләнгән сыйныфта дәресләр күрсәтәбез. Тырыша-тырыша төрле күрсәтмә әсбаплар ясап алып барабыз.

...Ул көнне миндә башлангыч сыйныфларда математика дәресе иде. Эләсе әйберләрем шактый күп. Иптәш кызым миңа шуларны эләргә булышасы иде, укытучыбыз аңа: “Үзе, үзе!”- диде, булышырга рөхсәт итмәде. Менә шушы ике сүз мине гомер буе озатып барды, беркайчан да башкалар булышканны көтеп утырырга ирек бирмәде. Дөрестән дә, укытучыбыз яхшы сабак биргән безгә. Һәркем үз эшен үзе башкарырга тиеш!

Бер хәдистә дә шушындый сүзләр бар: “Кешеләрдән бернәрсә дә сорама! Хәтта атланып барганда камчы җиргә төшсә: “Алып бир әле”, - дип, шуны да кешеләрдән сорама, үзең төш тә ал!”

1997 нче елда гомернең бер баскычына өскә күтәрелеп, мин чын укытучы булдым! Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып үз районыбыздагы Үзәк урта мәктәбенә эшкә кайттым. 1998-2003 нче елларда Казан дәүләт педагогика университетында читтән торып белем алып, югары белемгә ия булдым. Үзәк мәктәбендә унбиш ел вакыт сизелми дә үтеп китте. 2012 нче елдан Сауш урта гомумбелем бирү мәктәбендә эшли башладым. Татар теле укытучысы һәм укыту эшәләре буенча директор ярдәмчесе вазифаларын башкардым.

Мин үз һөнәремне бик яратам. Үз эшеңне яратып башкарсаң гына бәхетле була аласыңдыр ул. “Яраткан эшеңне эшлә, эшләгән эшеңне ярат”, дигән әйтем белән тулысынча килешәм.

Йомшак кына ап-ак кар ява. Тирә-юньдә аклык. Адымнарымнан сукмак үреп, яраткан мәктәбемә – яраткан укучыларым янына ашыгам, чөнки анда мине саф күңелле балалар көтә. Без аларның укуга, белем алуга, иҗадилыкка булган омтылышларын, кызыксынуларын сүндермичә саклап барырга һәм һәрвакытта да яхшылыкка өметләндереп, канатландырып яшәргә тиештер дип уйлыйм.

Һәр бала үзенчәлекле, шуңа күрә дә һәркайсына аерым юнәлеш бирергә, уңай якларын күреп, туган телебезнең сакчылары, яклаучылары булып үсәрлек итеп тәрбияләргә кирәк. Бала күңеленә игелеклелек орлыклары салу, иманлы, шәфкатьле, Ватанпәрвәр хисле итеп формалаштырып, туры юлга бастыру – гаять четерекле һәм үтә дә җаваплы эш. Бала йөрәген һич кенә дә алдап булмый: синең эшеңне дә, сүзеңне дә, хәтта сулышыңның да тибрәнешен тоеп яши ул. Һәм сиңа иярә, синнән үрнәк ала.

     Менә егерме бер ел инде мин үзем дә укытучы! Татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Бу һөнәрне сайлавыма мин беркайчан да үкенмәдем. Укучыларымны, мине тәрбияләгән укытучыларым кебек, мәктәптә укыган елларын, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен сагынып искә алырлык итеп тәрбияләргә тырышам һәм моның өчен кулымнан  килгәннең барысын да эшлим. Һәр дәресең кызыклы, мавыктыргыч булганда гына укучыда телне өйрәнүгә булган кызыксынуны саклап калырга була, шуңа күрә укытучы һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш.

        Без укучылар белән шигырьләр иҗат итәргә өйрәнәбез. Уңышлы дип санаганнарын район газетасы – “Теләче”гә җибәрәбез. Менә шул газета битләрендә басылып чыккан үзенең шигырен күргәннән соң баланың шатлануын күрсәгез сез – кош тотканнан бер дә ким түгел! Шул хәлдән соң ул тагын да канатланып иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, тирә-юньдәге матурлыкны күреп, шигъри юлларга төшерергә өйрәнә, уңышсызлыкларга очраса да бирешми: эзләнә, күзәтә, уйлана.

      Укучыларның иҗат җимешләрен “Илһам” бәйгесенә юллап, аның нәтиҗәсен көтү укучыларны шулай ук яңа иҗатка этәрә. Инде кулына бер каләм алган кеше аны ташламыйдыр дип уйлыйм. Күңелендәге хисләрне ул кәгазь битенә төшерә, яшереп кенә булса да – яза.

     Үз укучыларыма мин өйрәнүче итеп кенә түгел, ә дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Аларның үз фикерләрен курыкмыйча җиткерә алуларына ирешергә телим. Дәрестә алар куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, иҗат итсеннәр, төрле кыен хәлләрдән дә чыгу юлларын таба белсеннәр, шуның өчен укытучы баланың тормышына өлешчә яраклаша белергә, аның уй-хыялларын чамаларга, басым ясамыйча гына булышырга тиеш.

         Мәктәпне тәмамлап чыгып киткән балаларның шактый еллар узгач килеп рәхмәт әйтүләрен ишетү, чыннан да, үз һөнәреңне дөрес сайлавыңа тагын бер кат ышандыра.



Предварительный просмотр:

5 нче сыйныфта татар теле дәресенең технологик картасы

Укытучы

                                         Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

Дәрес

Татар теле

Сыйныф

5

Дәрес төре

Яңа тема өйрәнү дәресе

Дәрес темасы

Хикәя фигыль, аның заман формалары

Максат

Хикәя фигыль турында белгәннәрне актуальләштерү һәм тирәнәйтү, аның заман формаларының ясалу үзенчәлеген үзләштерергә ярдәм итү.

Укучыларны бер-берсенә карата игътибарлы булырга өйрәтү, телне өйрәнүгә кызыксыну булдыру.

Төп терминнар, аңлатмалар

Хикәя фигыль, заман формалары, барлык формасы, юклык формасы

Планлаштырылган   нәтиҗә

УУГ

Предмет

-фигыльнең алда үтелгән грамматик билгеләрен атау;

-хикәя фигыльнең төрле заман формаларын куллана белү;

-татар теленең орфографик  һәм пунктуацион  кагыйдәләрен саклау;

- фигыльләрне урынлы куллану.

                                 Метапредмет

-дәрескә куелган бурычны аңлап эш итү;

-күзәтүләр һәм чагыштырулар аша нәтиҗәләр чыгару;

- парларда бер-берсенең эшен бәяли белү, җавапларның дөреслеген эталон буенча тикшереп үзбәя кую;

-үз фикереңне төгәл җиткерү.

                           Шәхескә кагылышлы

-дөрес сөйләм булдыруга омтылу;

-үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү;

-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

-фикереңне дәллили белү.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

-дөрес сөйләм булдыруга омтылыш

-үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү;

-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

--фикереңне дәллили белү

                      Регулятив УУГ:

- дәреснең максатын билгеләү;

- эшчәнлекне планлаштыру;

 - дәреснең темасын, бурычларын формалаштыра белү;

-дөрестән дөрес түгелне аеру;

-таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү;

- парларда бер-берсенең эшен бәялиләр, җавапларның дөреслеген эталон буенча тикшереп үзбәя кую.

                                                   

                       Танып –белү УУГ

-уку мәсьәләсен кую;

-хикәя фигыльләрне тексттан таба белү;

-хикәя фигыльнең заман формалары буенча кагыйдә формалаштыру;

-фигыль кулланылган җөмләләр уйлау;

- фигыльнең заман кушымчаларын аера белү;

                     Коммуникатив УУГ:

-башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

-үз фикереңне төгәл җиткерү;

-үз фикереңә ышандыра белү;

-башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү.

Эшне оештыру

Эш формалары

Ресурслар

фронталь эш

төркемнәрдә һәм парларда эш

индивидуаль эш

Куллану өчен дәреслек,

карточкалар

Өйрәнү технологиясе

Дәрес этаплары

Формалаштырылырга тиешле УУГ

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

                 Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Оештыру өлеше

(3 мин)

             

                     КУУГ:

- классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү;

-бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерә. Уңай эмоциональ фон тудыра.

-Исәнмесез! Хәерле  көн! Әйдәгез бер-беребезгә хәерле көн телик.

Бүген сыйныфта кем дежур? Дежур укучыны тыңлап китик.

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн безгә!

Хәерле көн сезгә!

Дежур укучы сөйли:

-Бүген 11 нче ноябрь, җомга, сыйныфта барыбыз да бар.

Актуаль

ләштерү

7 мин.

                       ТБУУГ: 

-сорауларга дөрес җаваплар табу;

-белү-белмәү чикләрен таный белү.

                            РУУГ:

-үз сүзеңне дөрес итеп әйтү;

-дөрестән-дөрес түгелне аеру;

-хаталарны төзәтү юлларын эзләү

              КУУГ:

-башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

-үз фикереңне төгәл җиткерү;

Тыңлап аңлау, кабул итү һәм анализлау өчен бирем формалаштыра.

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән материал белән бәйли. Бүгенге тема
ны үзләштергәндә кулланышка

керергә тиешле, инде үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерә.

- Үткән дәресләрдә сез фигыль сүз төркеменә бәйле темаларны үзләштердегез. Әйдәгез, белемнәрне барлап чыгыйк әле. Хәзер мин сезгә җөмләләр әйтәм. Әгәр сез ул фикерләр белән килешәсез икән, утырып торасыз.Әгәр килешмисез икән, басасыз.

1) Фигыль нинди?  кайсы? сорауларына җавап бирә.

2) Фигыль зат яки предметның эш-хәрәкәтен белдерә.

3) Туган ил, Теләче, гаилә, Гөлҗамал апа сүзләре фигыль сүз төркеменә керә.

4) Фигыль җөмләдә хәбәр булмый.

5) Фигыль хәзерге, үткән һәм киләчәк заманнарда кулланыла, зат-сан белән төрләнә.

6) Боерык фигыль эш кушу, боеру, өндәүне белдерми.

7) Шарт фигыль нишләсә? нишләмәсә? сорауларына җавап бирә.

Фигыль зат-сан белән төрләнә, заманнары була, җөмләдә хәбәр булып килә

Укучылар баса.

Утыралар.

Басалар.

Басалар.

Утыралар.

Басалар.

Утыралар.

Яңа белемнәр

не ачу

14 мин.

                     

                      КУУГ

 тыңлыйлар, үз фикерен башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерәләр, башкаларның фикерләре белән чагыштыралар. Мөстәкыйль мәгълүмат эзлиләр

                      ТБУУГ: 

Хикәя фигыльләрне табалар, гипотеза тәкъдим итәләр, дәреснең темасын билгелиләр, максат куялар

 

                    РУУГ:

 дәреснең максатын билгелиләр, эшчәнлекне планлаштыралар, дәреснең темасын, бурычларын формалаштыралар

ШУУГ

Укуга карата кызыксыну хисе булдыру, укучы ролен үзләштерү

Укучыны үз фикерен әйтүгә этәрә.  Яңа төшенчәнең проблемалы сораулар нигезендә  ачылуы белән җитәкчелек итә. Укучыларны дәрес алдында торган бурычларны формалаштыруга китерә. Модель буенча кагыйдә формалаштыру белән идарә итә.

- Укучылар, боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль төшенчәләренең кайсысын быелгы уку елында әле махсус өйрәнмәдегез?

- Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?

Теманы язып куябыз – “Хикәя фигыль, аның заман формалары”

 -Дәрескә нинди максат куярсыз?

Укытучы теманы аңлата

Хикәя фигыльнең заманнарын билгеләү, кушымчаларын күрсәтү.

Нәтиҗә ясала

Фигыль турында нинди яңалык белдегез? Нинди кушымчалар ярдәмендә ясалырга мөмкин?

Укучылар килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

Без әле быелгы уку елында хикәя фигыльләр турында махсус сөйләшмәдек. Димәк, без бүген хикәя фигыль турында сөйләшербез.

Хикәя фигыльләрне өйрәнәчәкбез, күнегүләр эшләячәкбез, чыккан хаталарыбызны төзәтәчәкбез.

Хикәя фигыль чынбарлыкта үтәлә яки үтәлми торган эшне хикәяләп белдерә. Ул башка затланышлы фигыльләрдән заманнары булу белән аерылып тора.

       Хикәя фигыль эш яки хәлнең хәзерге заманда, үткән заманда һәм киләчәк заманда үтәлү-үтәлмәвен белдерә.

                                                                               

Ял итү

 Фигыльләрне хәрәкәтләр белән күрсәтү.

Кош оча, кеше йөгерә, каз йөзә, туп сикерә, бала елмая, агачлар үсә, укучылар утыра.

Беренчел ныгыту һәм эталон буенча үзтикшерү. (10 мин)

                    КУУГ: 

үз фикерләрен төгәл җиткерәләр, башкаларның фикерләре белән чагыштыралар, уртак фикергә киләләр.

                        ТБУУГ: 

 модель буенча кагыйдәне формалаштыралар, хикәя фигыльнең заманнарын билгелиләр, кушымчаларын дөрес күрсәтергә өйрәнәләр, дәреслектә тәкъдим ителгән мәгълүмат белән танышалар

                           РУУГ:

 парларда бер-берсенең эшен бәялиләр, җавапларның дөреслеген эталон буенча тикшереп үзбәя куялар.

                     ШУУГ:

үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

Укытучы җитәкчелегендә эш тәкъдим ителә.

                  140 нчы күнегү

 141 нче күнегү

Парларда эшлиләр.

143  нче күнегү.

 

   Нәтиҗә ясау

Хәзерге заман хик ф. юклык кушымчасы – мый, - ми

Үткән заман хик.ф. юклык кушымчасы

-ма, - мә

Киләчәк заман хик.ф. юклык кушымчасы

-ма, -мә, -мас, -мәс

140 нчы күнегү

Укучылар җөмләләрне өч төркемгә аералар.

Укучылар иптәшләренең эшләрен тикшерә

141 нче күнегү

Хәзерге заман.

Киләчәкзаман

Үткән заман.

                     Нәтиҗә ясау

Хәзерге заман хик ф. юклык кушымчасы – мый, - ми

Үткән заман хик.ф. юклык кушымчасы

-ма, - мә

Киләчәк заман хик.ф. юклык кушымчасы

-ма, -мә, -мас, -мәс

Төркемнәр

дә эш һәм эталон буенча үзтикшерү.

5 мин

                   ТБУУГ: 

-фигыльнең юклык –барлык төрләрен урынлы куллану;

-язылганнарның дөреслеген тикшерү;

                      РУУГ

 төркемнәрдә җавапларның дөреслеген эталон буенча тикшерәләр һәм үзбәя куялар.

                        КУУГ

:төркемнәрдә башкаларның фикерләрен тыңлап, чагыштырып, уртак фикергә килә белү

                       ШУУГ

- әдәбият фәне буенча үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү

- фикереңне дәллили белү

Төркемнәрдә эшчәнлек оештыра һәм җитәкчелек итә.

Үзбәя өчен критерий бирә.

Төркемнәргә сүзләр язылган карточкалар бирелә . Укучылар фигыльнең барлык-юклык төрләрен дөрес итеп аера белергә тиешләр.

Тест эшләү.

1) Фигыль төрен билгеләгез.

Килә, керми, уйлый, аңлаган, язды.

А) Боерык фигыль;

Ә) Хикәя фигыль.

2) Хикәя фигыльнең заманын билгеләгез.

Килдек , керде, уйлады, язды,аңлады.

А) Билгеле үткән заман;

Ә) Билгеле киләчәк заман.

3) Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Килә,керә, әйтә, уйный,аңлый, яза.

А) Думает, говорит, играет, пишет, понимает, заходит;

Ә) Приходит, заходит, говорит, играет,понимает, пишет.

4) Хикәя фигыльнең заманын билгеләгез.

Килер,керер, әйтер,уйнар, языр, аңлар.

А) Билгеле киләчәк заман;

Ә) Билгесез киләчәк заман.      

    Нәтиҗә ясау

Сыйныф ике төркемгә бүленә. Һәр төркемгә эш бирелә. Эшне эталон буенча тикшерәләр.

Рефлекция

3 мин

                         ТБУУГ

 сорауларга җавап биреп, дәрестә алып барылган эшчәнлекне кабатлап чыгалар, дәрестә чыгарылган кагыйдәне формалаштыралар, үз фикерләрен җиткерәләр.

         

                     РУУГ

 үз эшчәнлегенә йомгак ясыйлар, уку мәсьәләсе чишелешенә үзләреннән керткән өлешне билгелиләр, эмоциональ халәтне бәялиләр

                      КУУГ

сыйныфташларының фикерләрен тыңлыйлар, коллектив эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйлар.

                            ШУУГ

Укуга карата кызыксыну хисе булдыру

Сораулар кую юлы белән дәреснең һәр этабына укучыларның анализ ясауларын оештыра.

Уку мәсьәләсе чишелешенә, дәрестәге эшчәнлекләренә укучыларның  игътибарын юнәлтә.

Укучыларның үзбәя куюларын оештыра.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  Дәрес сезгә нәрсә бирде?  Нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Ничек? Нәтиҗәләр нинди? Тагы да нәрсәләр эшләргә тиешсез? Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга

мөмкин? Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы килеп чыкты?

Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?

Белемнәрне  бәяләү.

Балаларның җаваплары

Өй эше

3 мин

                   ТБУУГ

мөстәкыйль рәвештә өй эше дәрәҗәсен билгелиләр.

                        КУУГ

уку мәсьәләсе чишелеше буенча үз фикерләрен җиткерә белү.

                  РУУГ

 үзбәя нигезендә  эшчәнлекләрен планлаштыралар

             

Өй эшен эшләү тәртибен аңлата.

3 дәрәҗәдә өй эше тәкъдим итә.

  1. Хикәя фигылнең өч заманына да мисал булырлык итеп, үзегез яратып укыган бер әдәби әсәрдән 3-4 җөмлә сайлап язарга.
  2. Хикәя фигыльләрне үткән һәм киләчәк заманнарга куеп язарга.
  3.  “Минем яраткан шөгыльләрем” дигән темага иҗади эш башкарырга.

Тест эшләү

1) Фигыль төрен билгеләгез.

Килә, керми, уйлый, аңлаган, язды.

А) Боерык фигыль;

Ә) Хикәя фигыль.

2) Хикәя фигыльнең заманын билгеләгез.

Килдек , керде, уйлады, язды,аңлады.

А) Билгеле үткән заман;

Ә) Билгеле киләчәк заман.

3) Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Килә, керә, әйтә, уйный, аңлый, яза.

А) Думает, говорит, играет, пишет, понимает, заходит;

Ә) Приходит, заходит, говорит, играет, понимает, пишет.

4) Хикәя фигыльнең заманын билгеләгез.

Килер, керер, әйтер,уйнар, языр, аңлар.

А) Билгеле киләчәк заман;

Ә) Билгесез киләчәк заман.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы

Сауш  төп гомумбелем бирү мәктәбе

“Татар   теле  һәм  әдәбияты  дәресләрендә  тавышландыру һәм синквейн алымын  кулланып,  укучыларның   бәйләнешле  сөйләм  телен  үстерү” темасына  мастер-класс

                                                                           Укытучы:  беренче квалификация

                                                                            категорияле татар теле һәм

                                                                            әдәбияты укытучысы

                                                                            Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

                                                         

Сауш, 2019 ел

    Исәнмесез,  хөрмәтле   коллегалар!  Мин  сезне бүгенге мастер-класста  күрүемә бик шатмын. Бүгенге көнебез файдага үтсен дигән теләктә осталык дәресебезне башлап җибәрәбез. Мин  сезгә  мәкальләр өләшәм, ләкин ул мәкальләрнең башы берегездә булса, ахыры икенче кешедә. Ә сез дөресләп парлашырга тиеш буласыз. Башладык.
* Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас.
*
Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел.
* Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
*
Телең белән фикер йөртмә, акылың белән фикер йөрт.
*
Татлы тел тимер капканы ачар.
*
Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек.
*
Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.
*
Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган.

Мәкальләре туры килгән кешеләр бер өстәл артына утыралар. Бик яхшы, бу эшне уңышлы гына башкардык.

   Татар  теле  һәм  әдәбияты  дәресләрендә  5-7  нче  сыйныф  укучыларының    бәйләнешле   сөйләм  телен  үстерү  өчен, мин төрле  алымнар  кулланам.  

     Сезгә  хәзер  үзем куллана  торган  тавышландыру  алымын  тәкъдим  итәм. Әлеге алымны ничек кулланырга икәнен өйрәнгәндә сездән “Бу  алымны   куллану укучыларның нинди осталыкларын үстерергә ярдәм итә?  Сез  үзегезнең  дәресләрегездә  ничек  кулланыр  идегез?” сорауга  җавап уйлавыгыз сорала.                                                                                                                        

    Тавышландыру нинди  алым  соң ул? Укучыларга  таныш  булган  тавышсыз  мультфильм  күрсәтелә. Шулай  ук  терәк  сүзләр  бирелә. Укучылар   мультфильмны  тавышсыз   гына  карыйлар. Шуннан  соң  уйлау  өчен вакыт  бирелә. Биремне  үтәгәндә, теманы укучы  үзе  дә  сайлый   яки  укытучы  да  тәкъдим  итә  ала. Эш  башкарылганнан  соң, бергәләп, укучыларның  сөйләмнәренә нәтиҗә  ясала.                                                                                                                  

    Хәзер  беренче өстәл артында утыручы төркемгә бирем.

    Сезгә  тавышсыз  мультфильм   күрсәтәбез. Ләкин сезгә, укучыларга  вакыт  бирелгән  кебек, вакыт биреп тормыйбыз. Шунда ук тавышландырабыз. Теманы  үзегезгә  сайлау  мөмкинлеге  бирелә (бер тапкыр карыйлар, икенчесенә  тавышландыралар).

Икенче төркемгә дә шундый ук эш тәкъдим ителә.

  Бу  алым  белән  без  укучыларның  диалогик, монологик  сөйләм  һәм  иҗади  уйлау  сәләтен  үстерәбез. (укытучыларның  җаваплары  тыңланыла  һәм  нәтиҗә  ясала).

        Хөрмәтле коллегалар! Мин сезне бүгенге мастер- класста балаларның сүзлек запасын баета, эчтәлек сөйләүгә әзерли, идеяне билгеләргә өйрәтә, бала үзен шагыйрь итеп хис итә һәм барлык балалар да башкарып чыга ала торган эш төрләренең берсе — синквейн алымы белән дә таныштырасым килә.

Нәрсә соң ул синквейн?

Синквейн фразцуз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый.

Синквейнны язу тәртибе:

1нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем. Яки нәрсә? соравына җавап бирә торган сүз.

2нче юл. Теманы сурәтли торган ике сыйфат. Нинди?

3нче юл. Синквейн темасына хас булган 3 фигыль. Нишли?

4нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. Ул баланың темага мөнәсәбәтен күрсәтә.

5нче юл. Баланың темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә, ассоциация. (резюме)

Һәр төркем хәзер синквейн төзеп карый.  Сезгә туган тел сүзе бирелә.

Шулай итеп, Синквейн алымы иҗади сәләтләрне үстерергә, дөрес бәяләргә, үз карашыңны булдырырга  өйрәтә. Зур күләмле информацияне гомумиләштерергә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булыша. Синквейнны язуның төгәл тәртибе укучының фикерен дөрес формалаштырырга, төп фикерне билгеләргә ярдәм итә. Мондый иҗади эш башкару – җиңел, күңелле, файдалы. Сөйләм теле камилләшә, авыр төшенчәләр үзләштерелә. Һәм иң мөһиме халык мәкалендәгечә “Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар”  дигәндәй Синквейн төзү укучыдан, баладан уку материалында иң мөһим элементларны табуны, йомгак ясауны һәм шуны берничә сүз белән (кыска итеп) әйтеп бирүне таләп итә. Минемчә, бу метод укучыларны кызыксындырып кына калмас, ә уйландырырга, фикер йөртергә этәргеч була. (Укучыларның иҗади фикерләвенә мисал буларак, “Теләче” газетасында (27.02.2019ел № 14) басылып чыккан шигырьләре белән таныштыру)

     Хөрмәтле  коллегалар! Бүгенге  мастер-классыбыз  тәмам, сезгә  ошагандыр  дип   уйлыйбыз. Игътибарыгыз   өчен  рәхмәт!



Предварительный просмотр:

https://youtu.be/xrPMjtYGdb8