Үзем турында. Минем педагогик осталыгым.

Гатиятова Люция Ленаровна

Мин – Люция булам,

Исемемнең мәгънәсе:

Яктылык, нур чәчүче.

Шуңа күрә үземне ярата һәрбер укучы.

Мактанырга яратмыйм мин,

Мактасыннар башкалар.

Үземне күреп, тыңлагач,

Чыгарырсыз бер карар.

Яратам мин эшемне,

Эшлим биреп бөтен көчемне.

Яратам туган Илемне,

Үземнең ана телемне.

Өйрәтәм балаларны

Татарча сөйләшергә,

Җырларга, биергә,

Матур шигырьләр сөйләргә.

Һәр бәйрәмдә үткәрәбез

Матур-матур кичәләр.

Тамаша карарга диеп,

Килә әти-әниләр.

“Булдыра безнең оныклар,” – диеп,

Сөенә әби-бабайлар.

Кечкенә генә булсалар да

Кайдан белем алганнар?

Күңелле яшибез мәктәптә,

Һәрберсен аңларга тырышам.

Татар теленә мәхәббәт уятам,

Үз эшемне бик тә яратам.

Мин Гатиятова Люция Ленар кызы 1973нче елда Яшел Үзән шәһәрендә тудым. 1992 нче елда Казан педагогик училищесын тәмамладым. 2000 нче елдан алып 2005 нче елга кадәр Казан дәүләт университетында, филология факультетында белем алдым. Мин 24 ел инде башлангыч сыйныфларда рус балаларына татар телен укытам. Укыту-тәрбия барышында төрле эш алымнарыннан һәм методларыннан файдалансам да, максатым бер – укучыларга ныклы белем бирү, аларны тәрбияле итү. Мәктәптә укыган балаларның нинди булуына карап, безнең хезмәтәбезгә бәя бирелә. Шуңа күрә дәрескә әзерләнгәндә мин, беренче чиратта, һәр укучыга индивидуаль якын килү, аларның сәләтен үстерү юлларын эзлим.

Рус балаларын шушы телдә сөйләшергә, аралашырга, авазларны дөрес әйтеп, бигрәк тә татар теленә генә хас авазларны аера һәм ишетә белергә өйрәтү, җөмләләрне дөрес төзеп, сөйләм телен баету һәм иҗади сәләтен үстерүенә омтылам. Ә бу максатымны тормышка ашыруда татар халкының уеннарын, әкиятләрен, мәзәкләрен, табышмакларын, мәкальләрен куллану булыша, балаларда уйлану куәтен үстерә. Татар халык иҗатын өйрәнү, класстан тыш чараларда да дәвам итә. Шулай ук татар халкының гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре белән таныштыру, өйрәнү алып барыла.

Гомумән, дәресне кызыклы, файдалы итү мөмкинлекләре күп. Бары тик яңа алымнарны оста файдалана белергә, эзләнергә генә кирәк.

 Замана үзгәргән саен, таләпләр дә үзгәрә. Дәресләрне китап белән генә алып бару кызык түгел, шуңа күрә һәр дәрестә төрле чаралар кулланып, темаларны кызыклы итеп аңлатырга, укучылар белән аралашырга, һәрберсенә якын килеп, теләкләрен, белемнәрен исәпкә алырга кирәк.

Укытучы оста белгеч кенә түгел, ул – психолог та, тәрбияче дә, язучы да, сценарий авторы да, режиссер да, композитор да, артист та. Укытучы булыр өчен табигать биргән зур көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк.

Эш дәверемдә үз системам да булдырылды. Өй эшен укучыларның белемлелек дәрәҗәсен искә алып, вариантлап әзерлим һәм биремнәрне даими үтәп йөрүгә нык игътибар итәм. Ял көннәренә өй эшен бирмәскә тырышам. Дәрестә укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрне булдыру, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен үзләштерү бурычы куела. Гомумдидактик һәм тәрбияли максатларга ирешү өчен, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә башкарырга тырышам.

“Уен – балаларның иҗади сәләтен үстерү чарасы” дигән тема өстендә эшлим. Тылысмлы капчыктагы әйберләр, серле тартмадагы рәсемнәр белән сүзләрне дөрес итеп әйтәбез, алар белән җөмләләр төзибез, һәр сүзнең мәгънәсен хәрәкәтләр белән аңлатам, уйнап та күрсәтәм.

Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик, акыл үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле булып үсә. Уен вакытында укучыларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Уен кайбер балалар өчен – хыяллану, кайберләренә күңелле ял итү чарасы булып тора. Бер бала да уенда белем һәм яңа мәгълүмат алам дип уйламый. Болай эшләгәндә бала сүзне бик җиңел истә калдыра, авазларны да дөрес әйтергә өйрәнә, сүзлек запасын да баета. Уен вакытларында укытучы һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, йә булмаса, ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Әдәп-тәртип кагыйдәләрен үтәү гадәте дә уенда камилләшә.

Күпме вакыт үтсә дә, әле мин балачак илендә. Чөнки мин балалар янында, мин укытучы. Мин сайлаган юл - мәктәп юлы. Балалар минем өчен иксез - чиксез зәңгәр күктә янган йолдызлар. Яктырак янармы, томаннар артында югалып калырмы, минем эшемнең нәтиҗәсе әнә шунда күренер.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_pedagogik_ostalygym_esse.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым.

Мин – Люция булам,

Исемемнең мәгънәсе:

Яктылык, нур чәчүче.

Шуңа күрә үземне ярата һәрбер укучы.

Мактанырга яратмыйм мин,

Мактасыннар башкалар.

Үземне күреп, тыңлагач,

Чыгарырсыз бер карар.

Яратам мин эшемне,

Эшлим биреп бөтен көчемне.

Яратам туган Илемне,

Үземнең ана телемне.

Өйрәтәм балаларны

Татарча сөйләшергә,

Җырларга, биергә,

Матур шигырьләр сөйләргә.

Һәр бәйрәмдә үткәрәбез

Матур-матур кичәләр.

Тамаша карарга диеп,

Килә әти-әниләр.

“Булдыра безнең оныклар,” – диеп,

Сөенә әби-бабайлар.

Кечкенә генә булсалар да

Кайдан белем алганнар?

Күңелле яшибез мәктәптә,

Һәрберсен аңларга тырышам.

Татар теленә мәхәббәт уятам,

Үз эшемне бик тә яратам.

Мин Гатиятова Люция Ленар кызы 1973нче елда Яшел Үзән шәһәрендә тудым. 1992 нче елда Казан педагогик училищесын тәмамладым. 2000 нче елдан алып 2005 нче елга кадәр Казан дәүләт университетында, филология факультетында белем алдым. Мин 22 ел инде башлангыч сыйныфларда рус балаларына татар телен укытам. Укыту-тәрбия барышында төрле эш алымнарыннан һәм методларыннан файдалансам да, максатым бер – укучыларга ныклы белем бирү, аларны тәрбияле итү. Мәктәптә укыган балаларның нинди булуына карап, безнең хезмәтәбезгә бәя бирелә. Шуңа күрә дәрескә әзерләнгәндә мин, беренче чиратта, һәр укучыга индивидуаль якын килү, аларның сәләтен үстерү юлларын эзлим.