Туган телем - иркә гөлем.
план-конспект занятия

Сафина Ильсияр Вазыхзяновна

Туган телем- иркә гөлем.

1 нче укучы

Тел дигән дәрья бар,      

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгән карап калыр.

 2 нче укучы                          

Татар теле – туган тел,

Безнең газиз булган тел

Әти-әни, әби-бабай

Безне сөя торган тел.

 1нче алып баручы                          

Хәерле көн димен барчагызга,

Кояшлы көн телим гөлләргә,

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

 Ә батырлык сезгә - егетләргә! 

2 нче алып баручы

Хәерле көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар, укучылар,  туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз!

1нче алып баручы                          

 Исәнмесез, дуслар!  Бүгенге бәйрәмебезне башлыйбыз!

2нче алып баручы                          

        Әйе, “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен?

1нче алып баручы                          

        Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

   2нче алып баручы                          

  2021 нче ел-   - Татарстанда туган телләр халыклар бердәмлеге елы. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.

          3 нче укучы

           Арттырмый да, киметми дә шуны бел-

           Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.

           Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-

           Баш очында кояшбулып тора гел.

Каршы алыгыз, 1нче сыйныф укучысы Нургалиева Ләйсән:

“Тел турында бер шигырь”

        4 нче укучы

               Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле.Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез диптаныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

  • Каршы алыгыз, 5 сыйныфы укучылары, “Туган телем “ җырын җырлый.

1 нче алып баручы

Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

2 нче алып  баручы

                              Күзләремне ачты минем,

                              Иркәләде үз телем.

                              Үз телем яктыртты юлны,

                              Үз телем бирде белем. 

 5 нче укучы

Халкым теле миңа- хаклык теле,

Аннан башка минем телем юк,

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

6 нчы укучы

 Җир шарын уртага алыйк та

 Җыр барлыйк, шатланыйк, әйдәле,

 Гөр килсен, шатлансын бар дөнья

 Бүген бит  бәйрәм.

1 нче алып баручы

Әйе, бөек рус шагыйре  Пушкин кебек үк татар халкының сөекле шагыйре Тукай да татар теленең сафлыгына, гүзәллегенә дан җырлаган, тел язмышы, халык язмышы өчен борчылган. Авыр чакларда, сорауларга җавап таба алмый борчылганда, без әле дә Тукайга мөрәҗәгать итәбез.

 Каршы алыгыз, 7 сыйныф укучылары ”Иң матур җыр” җырын җырлыйлар.

2 нче алып баручы

                      Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

                     Кем аркылы ,ничек белдем мин?

                     Бишектә үк мине өйрәтүчем,

                     Туган телем - бәгърем,син ул,син!

7 нче укучы

Туган җирем – Идел буе,

 Һәркемнең бар туган иле

 Туган җирем кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

.

1 нче алып баручы: Тел ачылгач туган телдә әйтә алсаң: “Әни!” дип,

2 нче алып баручы: Тел ачылгач үз телеңдә әйтә алсаң:”Әти!”-дип,

1 нче алып баручы:

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас”

2 нче алып баручы: Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни!”-дип,

1 нче алып баручы: Соң минутта әйтә алсаң: “Әти!”- дип,

2 нче алып баручы:).: Күзләреңә яшьләр тыгылыр

Барысы бергә:  Туган телең әнә шул булыр.

1 нче алып баручы: Шуның белән телләр көненә багышланган кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Саубулыгыз! Катнашучылар төрле телләрдә “саубулыгыз” сүзен әйтәләр (украин, мордва, азәрбайҗан, инглиз, француз, рус, татар телләрендә)

Җыр: “И туган тел”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel.docx21.35 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гомәр Бәширов"Туган ягым-яшел бишек әсәренең тел-стиль үзенчәлекләре

Работа над произведением Гумера Баширова «Родимый край — зеленая моя колыбель» имеет большое воспитательное значение. В юном возрасте, когда закладываются устои нравственности, важно почувст...

Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"

Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"...

Методическая разработка практического занятия «Понятие «биомеханика тела», «эргономика». Причины травм спины и позвоночника сестринского персонала» «Правильная биомеханика и положение тела медсестры и пациента при поднятии тяжестей и в положении сидя. По

Методическая разработка практического занятия по теме «БИОМЕХАННИКА» предназначена для проведения данного занятия  со студентами 1 курса обучающегося по специальности.Актуальность практического з...

«Туган ягым– Татарстан. Мой родной край - Татарстан» для детей подготовительной к школе группы.

На этом занятии дети расширяют знания о народах Поволжья; знакомятся и разучивают подвижные игры татарского, русского, башкирского, удмуртского и чувашского народов (с музыкальным сопровождением...

Туган телем – иркә гөлем

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе....

Туган телем- иркә гөлем

Туган телем- иркә гөлем...