Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә татар мәгърифәтчеләре эшчәнлегенең роле
материал на тему

Тимирова Гульзира Вакифовна

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тимирова Г.В.

ҮСЕП КИЛҮЧЕ ЯШЬ БУЫННЫ ТӘРБИЯЛӘҮДӘ ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ РОЛЕ

МБОУ “СОШ с.Маскара” Кукморского  района РТ

           Бу теманың актуальлеге нәрсәдә соң? Без болгавыр заманда яшибез. Җәмгыятьтә эчүчеле, наркомания, җинаятьчелек көннән-көн ныграк тамыр җәя. Ятим балаларның саны артканнан-арта. Татар халкында гомер булмаган картлар йортлары ачыла, балалары исән булып та, ата-аналар картлар йортларында тәрбияләнә. Рухи ярлылык хөкем сөрә, ә рухи ярлылык, үз чиратында, әхлаксызлыкны тудыра, ә әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шул сәбәпле әхлакый тәрбиягә җитди игътибар бирергә кирәк. Бу җәһәттән Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре игътибарга лаек. “Әдәбе тәгълим” исемле китабында, җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнен ассызыклап күрсәтеп, Р.Фәхреддин болай дип яза:

 “ Тәрбия – акрынлык һәм тәртип белән камиллек булдыру димәктер”.

         “Җәвәмигуль – кәлим шәрехе” һәм “ Балаларга үгет-нәсихәт” китапларын укып чыккач, Ризаэддин Фәхреддиннең кыйммәтле сүзләрен дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда бик теләп куллана башладым.

            Риза Фәхреддинов – татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, галиме һәм дин белгече. Бу шәхес үзенең хезмәтләрендә мәгърифәткә, тарихка һәм педагогикага карата тирән мәгънәле фикерләрен язды. Ул безнең алда талантлы язучы һәм журналист буларак гәүдәләнә. Шулай ук аның хезмәтләрендә халкыбызның борынгы заманнардан алып XX йөзнең беренче яртысына кадәр булган тарихы, мәдәниятебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр тормышы һәм иҗаты, мәктәп-мәдрәсә, мәгърифәт, рухи мәдәният тарихы, дин, әдәп, әхлак мәсьәләләре тирән чагылыш таба.

             Һәрнәрсә белән кызыксынучан, сәләтле, эш сөючән, тырыш шәкерт Ризаэддин мәдрәсәдә укыган елларында да, соңыннан да китаплар күчереп язу белән шөгыльләнә. Шәкерт елларында ук ул Ш. Мәрҗани йогынтысында була. Галимнең фәлсәфи карашлары, алдынгы фикерләре яшь шәкертнең иҗади фикер йөртә башлавына зур этәргеч ясый. Мәшһүр галим белән беренче очрашып, танышып сөйләшү яшь шәкертнең күңелендә гомергә җуелмаслык тирән эз калдыра. Соңыннан ул бу очрашуны искә төшереп, Ш. Мәрҗанинең өендә гаять бай этнографик коллекциясе һәм китапханәсе булуы турында яза. Мәрҗани үлгәч, янгын чыгып, бу кыйммәтле рухи хәзинәләрнең берсе дә калмыйча һәлак булуын ачынып искә ала.

          Мәдрәсәнең өлкән сыйныфында укыганда ук Ризаэддин башлангыч сыйныф балаларын укыта. Дөньяви фәннәр укытуы, укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар куллануы белән ул бик тиз танылып өлгерә, бу һөнәргә гомере буена тугрылыклы булып кала. Аның бу эшендә Ш. Мәрҗани алымнарының тәэсире көчле сизелә. Укыту белән беррәттән, ул фәнни эш белән мавыга, бик күп китаплар һәм мәкаләләр яза, татар халкының тарихы һәм әдәбияты белән бәйле тарихи чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала. Мәдрәсәне тәмамлап эшли башлагач, аның берничә китабы басылып чыга (1887 – 1888). Болар гарәп теле грамматикасы, хокук фәне буенча кулланма, тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган китаплар була.

             1887 нче елда Р. Фәхреддинов имамлыкка имтихан бирә һәм бу вазифаны намус белән башкара. ә инде 1891 нче елда, Диния назәрәтенә эшкә билгеләнгәч, фән белән ныклап шөгыльләнә башлый. Ул Диния назәрәте архивындагы материалларны өйрәнә, аларның күчермәләрен ала. Үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә. “Сәлимә” һәм “Әсма” повестьларын яза. Шул ук вакытта “Асяр” исемле био-библиографик күп томлы хезмәтен матбугатта бастыра башлый. 15 кисәктән торган “Асяр” да борынгы Болгар чорыннан алып ХХ йөз башына кадәр яшәгән меңнән артык тарихи шәхес турында кыйммәтле мәгълүматлар тупланган. Бу хезмәтне язганда, Р. Фәхреддинов гаять күп кулъязма чыганакларны өйрәнә. Болардан тыш тәрбия, уку-укыту һәм Коръәнгә багышланган бик күп китапларын яза һәм бастыра.

         Сыйныф сәгатьләрендә дә Р. Фәхреддиннең “Дин әдәпләре”ннән өзекләр укыйм һәм тиешле урыннарга игътибарны юнәлтәм:

  1. Мәчеткә кергәндә әдәп белән керегез, мәчетнең хөрмәтен җибәрә торган нәрсәләрдән сакланыгыз.
  2. Галимнәрне тыңлагыз һәм һәрвакыт телегезне төзек тотыгыз. Күңел төзек булса, бөтен тән төзек булыр.

         Бала тәрбияләүдә гаиләдән тыш мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләтелгәнен күрсәтеп, Р. Фәхреддин бу эштә мәктәпнең вазифасы нинди булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтә: “... Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме? ...Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдер... Моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да – фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү һәм тәрбияләп үстерү булачактыр...”

         Мәктәбебездә тәрбия эше дә халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсенә, зирәк акылына, тапкыр фикерләренә, үзенчәлекле тәрбия алымнарына һәм әхлак чараларына нигезләп алып барыла. Әхлак дәресләре өчен күп материалны Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә нигезләнеп төзелгән “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабыннан алам. Мәсәлән, “Өлкәннәрне хөрмәтләү” темасын үткәндә “Ата-ана”, “Туганнар”, “Кардәшләр” бүлекләреннән өзекләр китерәм.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән эш программасы.1сыйныф, татар төркеме.ФГОС

Татар теленнән эш программасы.1сыйныф,татар төркеме. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек “Әлифба” (татар балалары өчен) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова....

Тема: Татар халык ашлары (2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Тема: Татар халык ашлары(2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ НӘТИҖӘЛЕ ҺӘМ ҮСЕШЛЕ УКЫТУ СИСТЕМАСЫ

Аннотация доклада на русском и английском языках:Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм үсешле булдыру өчен укытучылар белем бирү процессында традицион һәм инновацион технологияләр кулланалар...

7 нче сыйныф укучылары өчен (татар төркеме)Туган (татар)телдәге әдәбияттан "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" (дәрес – сәяхәт) темасына дәрес планы.

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен дәрес – сәяхәт.Максат:1.Укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру. Милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү...