Муса Җәлил иҗатының чорларга бүленеше.
план-конспект урока на тему

Хадиева Раиля Рамилевна

Дәреснең темасы:   Муса Җәлил иҗатының чорларга бүленеше.

Дәреснең тибы.Яңа темага кереш.

Дәреснең максатлары:

1.      Белем бирү максаты - Муса Җәлилнең биографиясен, иҗатын камилләштерү; аның сугышка хәтле тормышын искә төшерү, белемнәребезне тирәнәйтү.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3.  Тәрбияви максат - патриотизм хисе, Туган ил һәм аның геройлары белән горурлану, мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Бөек язучыбыз- Муса Җәлилгәһәм аның иҗатына карата хөрмәт хисе уяту.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиапрезентация, карточкалар, рәсемнәр, әдәбиятдәреслеге, видеоязма, Муса Җәлил портреты.

Дәреслек:8 нче сыйныф өчен әдәбият дәреслеге,.

Дәрес технологиясе:үстерешле укыту.

Метод һәм алымнар:Практикум   дәрес, биремнәр  үтәү,өлешчә эзләнү.

Кулланылган сингапур структуралары:

КЛАССБИЛДИНГ

ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН

3-2-1

КОНЭРС

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_zhlil_dres.docx104.76 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районы

“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

 65нче татар – рус  урта гомуми белем мәктәбе”

Дәреснең темасы:

Муса Җәлил иҗатының чорларга бүленеше.

Башкарды: Хадиева Раилә Рамил кызы,

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Казан - 2014

Дәреснең темасы:         Муса Җәлил иҗатының чорларга бүленеше.

Дәреснең тибы. Яңа темага кереш.

Дәреснең максатлары:

  1. Белем бирү максаты - Муса Җәлилнең биографиясен, иҗатын камилләштерү; аның сугышка хәтле тормышын искә төшерү, белемнәребезне тирәнәйтү.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3.  Тәрбияви максат - патриотизм хисе, Туган ил һәм аның геройлары белән горурлану, мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Бөек язучыбыз- Муса Җәлилгә һәм аның иҗатына карата хөрмәт хисе уяту.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, карточкалар, рәсемнәр, әдәбият дәреслеге,  видеоязма, Муса Җәлил портреты.

Дәреслек: 8 нче сыйныф өчен әдәбият дәреслеге,.

Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.

Метод һәм алымнар: Практикум   дәрес, биремнәр  үтәү, өлешчә эзләнү.

Кулланылган сингапур структуралары:   

КЛАССБИЛДИНГ

ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН

3-2-1

КОНЭРС

Дәреснең планы.

I.Оештыру моменты.

1.1. Уңай психологик халәт булдыру.

1.2. Исәнләшү.

II. Үткән материалны искә төшерү.

III. Үткән материалны ныгыту.

IV. Төп өлеш.

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

VI.Дәрескә  йомгак.

6.1.Өй эше.

6.2. Билгеләр кую.

6.3. Саубуллашу.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.
  1. Укучыларда уңай психологик халәт булдыру.
  2. Исәнләшү.

Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!

         Хәерле көн телик җиребезгә,

Хәерле көн телик hәммәбезгә,

         Хәерле көн телик кунакларга,

Хәерле көн телик үзебезгә!

  • Бүген без сезнең белән ХХ гасырның 20 нче, 30 нчы, сугыш елларына  сәяхәт ясарбыз. Нинди истәлекле вакыйгалар булганлыгын искә төшерербез.  Шул вакытның  матурлыгын,  кабатланмаслыгын һәм үзенчәлеген күрербез. Бу сәяхәтебезгә Муса Җәлилнең биографик фактлары  булышыр.

  1. Үткән материалны искә төшерү.

1 – тукталыш. – Муса Җәлилгә багышланган газета чыгару. (10 мин)

КЛАССБИЛДИНГ  - Балалар 3 командага бүленгән (12 укучы исәбеннән), һәр команданың үзенә ачыклый торган тема бирелә. (Муса Җәлил портреты таратыла).

1 тема

Кечкенә Җәлил.

2 тема

Муса Җәлилнең сугыш чоры.

3 тема

Муса Җәлилнең гаиләсе.

http://en.academic.ru/pictures/enwiki/67/Calil_student_1929.jpg

http://ipad.intertat.ru/media/k2/items/cache/befa985e958e3e848891e9484e1e3f3c_XL.jpg

http://900igr.net/datai/literatura/Musa-Dzhalil/0009-010-ZHena-poeta-Amina-Dzhalil.jpg

Укучылар газетадагы темаларын ачыклагач, проектларын яклыйлар.

  1. Үткән материалны ныгыту.

2 - тукталыш. – Муса Җәлилнең биографиясен ныгыту.

  • Укучылар, ә хәзер җылынып алыйк әле. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез сорауга җавапны “әйе” дип санасагыз басасыз, “юк” дип санасагыз утырасыз.  

ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН – “тордык – бастык”

  • М.Җәлил 1906 нчы елда туган. – әйе
  • М. Җәлил Казан губернасы Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында туа. – юк
  • М. Җәлилнең беренче шигыре “Бәхет” исемле. – әйе
  • М. Җәлил Франциядә яши. – юк
  • М. Җәлил Волхов фронтының икенче удар армиясенә эләгә. – әйе
  • М. Җәлил гражданнар сугышында катнаша. – юк
  • М. Җәлилнең тоткынлыкта язган әсәрләре безгә “Моабит дәфтәре” булып кайтты. – әйе
  •  Җәлилчеләр арасында Г.Тукай да бар иде. – юк
  • Әфәрин, балалар урыннарыгызга утырыгыз.

  1. Төп өлеш.
  • Укучылар, ә хәзер без сезнең белән Муса Җәлилнең иҗат чорларын карап үтербез. Нинди чорларга бүленә? Нинди темалар яктыртыла икән?
  • Әдәбиятчылар М.Җәлил иҗатын ике зур чорга бүлеп өйрәнәләр.

3 – тукталыш. – 20-30 нчы еллар иҗаты. Сугыш алды еллары иҗаты (1919-1941) 

- Башлангыч дәвер иҗаты үзе ике чорны берләштерә. 1919-1932 елларны үз эченә алган эзләнү чоры һәм 1932-1941 еллардагы сугыш алды еллары иҗаты. Эзләнүләр чорында М.Җәлил көрәш һәм гражданнар сугышы ялкынында куәт алган революцион романтизм белән мавыга. М. Җәлил ирек өчен көрәшүче батырлар образы үзәккә куелган. Аның шигырьләрендә сагыштан газапланган лирик герой мәхәббәт шатлыгыннан, сөю ләззәтеннән юану, бәхет табарга омтыла. (“Васыять урынына”, “Нигә бирдең җиләк”, “Хатирә”) М.Җәлилнең 1932-1941 еллар иҗаты Бөек Ватан сугышына чаклы иң җитлеккән, лирика һәм лиро-эпикада үлмәс әсәрләр тудырган чоры булып тора. Шигырьләрдә символик образлар аркылы җәмгыятькә җитлеккән караш сизелә башлый. Бу елларда М.Җәлил иҗатында мәхәббәт үзәк темаларның берсе буларак күтәрелә. (“Без аерылдык”, “Сөю җыры”, “Карашларың”, “Хат ташучы” һ.б.)

- Түбәндәге шигырь юллары кайсы шигырьләрдән?

  • ...Я сузып кына,

Я бик еш кына,

Кикрикүк.     (“Әтәч”)

  • ... Сикереп торды Марат

Күрә - эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап.  (“Сәгать”)

  • ...Хәзер инде ачудан

Кәбестәне ташладым.

Һәм күршегә үч итеп

Бүре асрый башладым. (“Күршеләр”)

        

4 – тукталыш. – Сугыш чоры иҗаты (1941-1944).

-М. Җәлилнең бу чор иҗаты шартлы ике өлешкә бүленә:

1941-1942 еллар – фронт лирикасы

1942-1944 еллар – тоткынлык чоры иҗаты.

-Фронт лирикасына караган М.Җәлилнең шигырьләрендә үлем-үлемсезлек төшенчәләре яшәү һәм үлем фәлсәфәсенең төп терәгенә әверелә. Яшәүнең төп максаты хакыйкать белән тәңгәлләшә, ә хакыйкать туган илне дошманнардан саклау рухы һәм шуның гамәлгә ашуы белән бәйләп куела. (“Әйдә җырым”, “Дошманга каршы”, “Соңгы көрәшкә”, “Окоптан хат”)

-Тоткынлык чоры иҗаты (“Моабит дәфтәрләре”)  - тоткынлыкта язылган шигырьләрендә яшәү һәм үлемгә, хакыйкатькә мөнәсәбәт яссылыгыннан фәлсәфи ноктада автор бөтенләй башка югарылыкка күтәрелә, яңа эчтәлек белән байый: үлем коллыктан котылу чарасына әйләнә. Туган илгә тугрылыклы раслаган ант һәм ышаныч образлары шагыйрь шәхесе белән Туган ил арасындагы мөнәсәбәтне ачуда төп чарага әверелә. “Моабит дәфтәрләре” циклында фаҗигале сурәтләүнең ике төре урын ала: беренчедән, палач балтасы астында газиз гомере өзеләчәген белгән, илендә әсирләр, ягъни дошманнар исемлегендә йөргән шагыйрьнең шәхси фаҗигале булса, икенчедән, югары мәдәниятле, акыллы алман халкының фашизм колына әйләнүе, кансыз дөнья җәлладына әверелү трагедия буларак кабул ителә. (“Алман илендә”, “Вәхшәт”, “Бүреләр”, “Кол”, “Хөкем алдыннан”, “Таш капчык” һ.б.)

- Әйдәгез, Муса Җәлилнең “Хыял” шигыре белән танышып чыгыйк. (“Хыял” шигырен уку)

- Укучылар,  шигырьне ике өлешкә бүлик. Шигырьнең беренче өлешендә кайсы тема яктыртыла?

-  Төрмә темасы.

-  Әйдәгез, шул өлешне укып китик. (Бер укучы укый)

-  Икенче өлешендә нәрсә турында сүз бара?

-  Хыял темасы.

-  Әйдәгез, шул өлешне укып китик. (Икенче укучы укый)

-  Ике өлеш арасында нинди каршылык бар?

- Төрмә тәрәзәсе.

-  Төрмә сүзе күңелләрдә нинди хис тудыра?

-  Хәсрәт.

- Ә хыял сүзе нинди хис тудыра?

-  Юаныч.

- Төрмә авырлыгын шагыйрь нинди сүзләр ярдәмендә сурәтли? (Укучыларның җаваплары)

Нәтиҗә: Бикле тормыш, бертөрле, ирексезлек, тарлык, дәртне үтерде, шатлыгымны алды, картлык, кайгы ютәл.

-Ә хыялны нинди сүзләр ярдәмендә сурәтли? (Укучыларның җаваплары)

Нәтиҗә: таң нурлары, бәхетем килә, сөйгән кызы кебек елмая, чакыра, җитәкли, ирек, яшәү, гомер таңы, ләззәтле хыял, җиңү таңы.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 3-2-1

Тактага өч сорау языла, укучылар битләргә җавабын язалар.

3 – Исемдә калдырган әһәмиятле моментлар...

2 – Муса Җәлил - бөек шагыйрь – дәлилләгез...

3 – Муса Җәлил иҗаты турында соравым туды...

  1. Йомгаклау.

-Укучылар, без әле мондый эзләнүләрне алга таба да дәвам итәрбез. Без тиздән Бөек Җиңү бәйрәмен  каршы алачакбыз. Шул уңайдан без инде классыбыз белән яңа проект өстендә эшли башладык.

  • Укучылар, без сезнең белән тыныч тормышта яшибез. Безнең бабаларыбыз безгә олы җиңү китерде. Әлеге тынычлыгыбыз безнең үз кулыбызда. Шушы матур тормышның кадерен белеп, исәнлектә, сугышларсыз яшәргә насыйп булсын иде безгә.
  • Укучылар, без Җәлилнең бик матур шигырьләрен тыңлап киттек. Ә бит Җәлил шигырьләренә композиторларыбыз көйләр язып, бик матур җырлар туган. Сез шуларның кайсыларын беләсез?

( “ Карак песи”, “ Бишек җыры”, “ Җырларым”, “ Дулкыннар”, “ Җиләк җыйганда”, “ Бөрлегән”, “ Сагыну” )

( магнитофон язмасында “ Җырларым” җырын тыңлау.)

6.1. Өй эше.  КОНЭРС. 2 чат:

1. 20-30 нчы еллар иҗаты. Сугыш алды еллары иҗаты (1919-1941)

2. Сугыш чоры иҗаты (1941-1944).

- Укытучы. Балалар үзегезгә ошаган  чатларга басыгыз. Өйдә шушы сайлап алган теманы тирәнрәк ачыкларга һәм сөйләргә өйрәнергә. (балалар чатларны сайлыйлар)

- Парларга бүленегез,  сез ни өчен бу чатны сайладыгыз?

- Эзләнүләрегезне нәрсәдән башлыйсыз?

- Сезне бу чат ни өчен кызыксындырды? (2мин бирелә)

6.2. Билгеләр кую.

6.3. Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияты нигезләре” дәресләрендә Гамил Афзал иҗатын куллану.

“Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияты нигезләре”дәресләрендә  Гамил Афзал иҗатын куллану....

Внеклассное мероприятие, посвященное 113 годовщине со дня рождения поэта Мусы Джалиля.«Твой подвиг не забудется в веках!»

Познакомить учащихся с биографией,  творчеством поэта Мусы Джалиля. Воспитывать у учащихся чувство патриотизма, гражданского долга, чувство любви к Родине, чувство гордости за русский народ,...

Авылдаш язучыбыз Фатих Хөснинең тормыш юлы һәм иҗатын “Минем тәрәзәләрем” исемле автобиографик повестена нигезләнеп өйрәнү

Фатих Хөснинең "Минем тәрәзәләрем" исемле автобиографик повесте язучының тормыш юлын чагылдыра. Әдип әдәби иҗатка "Дөнья матур миңа" шигыре белән килеп керә. Тора-бара үзенең каләм...

Урок мужества, приуроченный к 118- летию великого татарского поэта, Героя Советского Союза, лауреата Ленинской премии Мусы Джалиля

Урок мужества, приуроченный к 118- летию великого татарского поэта, Героя Советского Союза, лауреата Ленинской премии Мусы Джалиля....

Муса Джалиль - поэт герой.

quot;Муса Джалиль - поэт герой"....