Внеклассное мероприятие "Дорогая мама моя"

Хабибуллина Сюмбель Габдулловна

Внеклассное мероприятие посвящается ко Дню матери.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_konen_kich.docx17.66 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

      “Әнием, син минем бергенәм!”  темасына бәйрәм кичәсе

 Максат:  укучыларда  әниләргә  ихтирам,  кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Үткәрү формасы: кичә;

Күрсәтмәлелек: Әниләр турында сочинение, әниләрнең  портретлары, презентация.

Әзерлек: Әниләр турында җырлар өйрәнү, шигырьләр ятлау, әниләр турында презентация төзү.

Бәйрәм барышы:

Укытучы.  Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Бүгенге кичәбезне Сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.

  . Әйдәгез әле, укучылар. Әниләребезне бәйрәм белән котлап аларга үзебезнең теләкләребезне җиткерик.

Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Ләйләне?        

Уятмаган, үзе торган —

Бүген әни бәйрәме.

 

Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын —

Бүген әни бәйрәме.

 

Өстәл өстен кат-кат сөртте,

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме.

 

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдә әле:

Котлы булсын!

Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!  С.Сөләйманова

Җыр. Мамочка милая,мама.

Бүген әниләр бәйрәме (Р.Вәлиева)

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,—

Беләбез һәммәбез дә.

 

Бүген — әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

 

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

 

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкый күңел күгемдә!

Җыр . Кояш гомере.

Кадерле әниләребез. Сезне Әниләр көне белән котлыйбыз.Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек телибез.(Укучылар әниләренә бүләкләрен тапшыралар)

Укытучы.

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк!

Иң кадерле кеше җирдә —

Әни, димәк!

 

Кызлар башкаруында татар биюе.

Укытучы. Безнең укучыларыбыз бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Алар әниләренең портретларын ясадылар, сочинениеләр яздылар. Ә хәзер балаларга сүз бирик.

(Укучылар сочинениеләрен укыйлар, әниләренә атап концерт  номеры башкара.Презентация күрсәтелә)

1.Укучылар язмаларын укыйлар.

Иң матур әни

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет –

Һәр баланың

Үз әние булуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше –

Һәммәбезгә туры юл.

 Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп, көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

 2..

   Шигырь

  Өебезнең кояшы (Ф. Зыятдинова)

Бәлки, минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне “әби” диеп

Әйтүе дә уңайсыз.

 

Минем әби яшь әле

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син”, – диләр.

 

Кояштай балкып тора

Әбиемнең карашы.

Ничек менә әбием күк

Җылы, якты буласы?!

Җыр. Әбием, әбекәем.

3. Укучы әнисе турында сөйли.

Җыр. Мин үсәм.

4. Җыр. Әнием.

Уен“Чәчәкләрне җый”(уенда 4 әни, 4 бала катнаша. Кәрҗиндә 4 төстәге чәчәкләрнең таҗлары, әниләрдә чәчәкләрнең уртасы. Һәр бала үзенең әнисенең кулындагы чәчәк төсенә туры килгән чәчәк таҗларын сайлап алып килә, әни белән бала чәчәк төзиләр).

2 уен. Шул чәчәк таҗларының берсенә сорау язылган. Шуларга әниләр җавап бирәләр.

Концерт номерлары.

1. Шаян бию. Бабай белән кыз.

2. Җыр.

3. Мари биюе.

4. Шигырь .Туган ягы кирәк кешегә (Ф.Яруллин)

Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә,-
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.

Йөри-йөри күңеле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә,-
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, -
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.

5. Күңелле кадриль. Бию.

6. Җыр.  

    Бәйрәм кичәсен Н Дәүлинең әниләргә багышланган сүзләре белән тәмамлыйсы килә.

   Әни. Нинди зур сүз бу!

   Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

     Кадерле  әниеләребез! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек   телибез. Балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның игелеген күреп озын- озак яшәгез.

Җыр . Әти-әни.