Касыймова Гөлнур Наил кызы

татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы сайты

Һәркемнен бәхете үз кулында!

Профессия: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: шигърият

Увлечения: җырларга , шигырьләр иҗат итэргэ яратам

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казан шәһәре

Место работы: МБОУ "Средняя общеобразовательная школа №98 (татарско-русская) " Вахитовского района города Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/kasimova-gulnur
Кешеләргә мәхәббәт ул ата-анаңны, иреңне, балаларыңны яратудан башлана.
М.Маликова

 

Нәрсә соң ул бәхет?

               Мин үземчә аңлыйм бәхетне.

                    Бәхет минем өчен гади тормыш,

       Өмет итмим олы тәхетне.

              Бәхет миңа ирем, балаларым,

               Әти-әнием һәрчак исән булса.

 

                  Бәхет түгелмени, яраткан эшең,

                                       укучыларың булып,

                               Һәр көн сине күпме караш каршы алса,

                              Бәхет түгелмени, һәр көн кояш чыкса,

                  Зәңгәр күкләр һәрчак аяз булса.

 

                   Бәхет бит ул пыскып яшәмәүдә,

        Яшен уты булып яшәүдә.

                      Бәхет бит ул һәрбер туган көннең

             Кадерләрен белеп яшәүдә.

О себе

 

Бик еш кайтам туган якларыма,

Балачагым шунда үткәнгә.

Әткәй-әнкәй туган нигеземдә

Һәрчак мине сагынып көткәнгә.

 

Яшел чирәм, хәтфә болыннары,

Җиләк җыеп йөргән чакларым.

Туган якның һәрбер җире якын,

Күңелемдә мәңге саклармын.

 

Ходаема рәхмәт укый-укый,

Саулык сорыйм әткәй-әнкәйгә.

Туган нигез тоткалары булып,

Озак яшәсеннәр гел бергә.

Әйе, чыннан да, кем генә үзенең туган ягын матур сүзләр, якты хисләр белән телгә алмый да  һәм аңа багышлап шигырьләр иҗат итми икән. Үзем белән таныштыруымны нәкъ менә үземнең иҗат иткән шигырь юллары белән башлап җибәрүем очраклы гына түгел. Менә мин шул сихри урманнары, серле Озынбы һәм түгәрәк күлләре, тырыш халкы белән дан тоткан Яшел Үзән районы Олы Күлбаш авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Беренче адымнар, ясле-бакчага йөрү, беренче сыйныфка укырга керү, унберенче сыйныфны уңышлы гына тәмамлау- болар барысы да туган авылымда үтте.

           Кеше!  Хезмәт!  Бәхет!  Бу өч исем аерылгысыз!  Бәхет!  Аны һәркем үзе тудыра.  Ә хезмәт –  бәхет ул.  Тормышның нигезе дә бәхет. Бездә һәр эш дәрәҗәләре.  Һәркем үзе теләгән һөнәрне сайлый ала. Йөрәге кушуы буенча сайланган һөнәр генә кешегә шатлык китерә, барлык авырлыкларны җиңәргә

ярдәм итә, диләр бит. Шул һөнәрләр арасында минем өчен иң якыны һәм дәрәҗәлесе-  укытучы һөнәре булды.

               Укытучы!  Кем генә зур ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне!  Язучы Мәхмүт Хөсәен сүзләре белән әйтсәк:

Укытучы –  олы юл башың,

Күзләреңне ачкан кояшың.

              Укытучы - укучылар күңеленә якты нур сибүче,  балаларга ныклы белем бирүче,  алар йөрәгенә игелеклелек,  намуслылык,  бердәмлек,  илебезгә тугърылык,  ата-анага хөрмәт һәм мәхәббәт орлыгы чәчүче олы шәхес. Укытучы  һөнәре  җиңелләрдән  түгел.  Шулай да бу һөнәргә мин кечкенәдән тартылдым. Балачактан укытучы булырга хыялландым. Энемә биш, ә үземә ун яшь булган вакытта аның белән “ укытучы-укытучы” уйный идек. Мин аны укырга, язарга өйрәттем. Һәм әлбәттә инде, әти-әниемнең укытучы булуы да, миңа бу һөнәрне сайлауда зур этәргеч булды. Әтием 18 ел мәктәптә физик тәрбия дәресләре алып барса, ә әнием 38 ел математика укытучысы булып эшләде. Шуның 20 елын директор урынбасары вазифасын башкарды. Әти-әниемнең авыр, катлаулы һәм зур сабырлык сорый торган хезмәтен күреп үссәм дә, мин үземнең карарымда нык тордым. Хыялымны тормышка ашыру нияте белән, 1993 нче елны Казан Дәүләт Педагогика Институтына укырга кердем. Уку дәверендә укытучы һөнәренең катлаулылыгына тагын да ныграк төшендем. Үземнең педагогик эшчәнлегемне туган авылымда татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлап җибәрдем. 1999 нчы  елны язмыш җилләре мине Казан шәһәренең Вахитов районына керүче 98 нче рус-татар урта мәктәбенә алып килде.  Хезмәт юлымны шушы мәктәптәге 6 нчы һәм 8 нче сыйныфларда татар телле балаларны укыту белән дәвам иттердем. Шул ук вакытта 6А сыйныфына сыйныф җитәкчесе итеп тә билгеләндем. Шушы мәктәптә 14 ел эшләү дәверемдә 2 чыгарылыш  сыйныфымны олы юлга озаттым.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Моё портфолио

 

               Нәрсә соң ул бәхет? Кайда соң ул?

Ничек аны эзләп табарга?

          Тормышыңда берни уйламыйча,

                                                                                              Сөю утларында янарга.

           Бәхетле булу нәрсә икән соң ул?

           Тыныч һәм кайгысыз көннәрме?

  Бу җирдәге һәрбер кешене

  Язмышлар бәхетле итәрме?

 

              Иҗади эшемне шушы шигырь юллары белән башлап җибәрүем очраклы гына түгел. Минемчә, төп теманы ачар өчен, иң беренче чиратта бәхет төшенчәсенең кеше тормышында нинди роль уйнавын ачыкларга кирәктер.

             Чыннан да, нәрсә соң ул бәхет? Һәркем үз-үзенә шушы сорауны бирер иде. Кемдер бәхетне рухи байлыкта, кемдер сау-сәламәт булуда, кемдер дуслар күп булуда, мәхәббәтен табуда, гаиләдә, хезмәттә, әти-әнисе исән булуда, матди яктан тәэмин ителүдә күрә. Алар бер-берсе белән тоташып бәхет чылбыры тәшкил итәләр.Санаганнарның берсе генә булмаса да, бу алтын чылбыр өзелер иде...

             Кош- очар өчен, кеше- бәхет өчен яратылган, ди бит халкыбыз. Әйе, чыннан да, кеше гомере буе үз бәхете өчен көрәшеп яшәргә хаклы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дә бит: бәхет-тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе, диелгән. Бәлки, бәхет- азрак михнәт күреп, күбрәк рәхәт кичерүдер. Ләкин: “Бәхетсезлек күрмичә, бәхетле булып булмый” дигән сүзләрне дә ишеткәнебез бар. Күрәсең, бәхет төшенчәсенә кешеләр үз тормышы тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирә.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы