Главные вкладки
Шарипова Гузалия Газизовна
сайт воспитателя ДОУ
Профессия: Воспитатель ДОУ
Профессиональные интересы: работа с детьми
Увлечения: Стихи собственного сочинения
Страна: Россия
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: г. Альметьевск
Место работы: МАДОУ № 58 г. Альметьевска
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/guzaliya-1961
О себе
Шарипова Гузалия Газизовна, работаю воспитателем МАДОУ № 58 г. Альметьевска, образование средне-специальное,закончила Бугульминское педагогическое училище в 2001 году, педагогический стаж -16 лет. Работаю по проблеме "Развитие речи дошкольников через поэзию". Люблю сочинять стихи. Разработала и выпустила сборник стихотворений собственного сочинения для детей дошкольного возраста. В своей работе использую иновационные педагогические технологии Шаеховой Р. "Ижади уеннан - укуга", "Ижат баскычлары"; программа "Школа 2000", Л. Г. Петерсон, Н. П. Холина.
Веду целенаправленную работу по внедрению национально - регионального компонента в соответствии с законами "Об образовании РТ", "О языках народов РТ".
Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Книга Гюго "Собор Парижской Богоматери" ( В этом романе подробно раскрывается внутренний мир двух противоположностей: прекрасного в уродливой оболочке в лице горбатого Квазимодо и тщеславной эгоистичной души в лице Клода Фролло)
Книга Стендаль "Красное и черное" ( В романе говорится о бедности, жадности и невероятном лицемерии, которые сопоставляются честолюбивой и, в то же время амбициозной натурой молодого человека по имени Жюльен Сорель.)
Книга Пауло Коэльо "Алхимик" (в книге говорится о познании себя и поиске своего пути)
Мой взгляд на мир
Я стараюсь относиться позитивно ко всему, что присходит в моей жизни . Я оптимист, не упускаю возможности приобретения новых навыков. Привлекают путешествия. Интересуюсь историей своего народа. Отношусь ко всему творчески: поэзия - образ моей жизни.
Мои достижения
Работаю над методической проблемой "Развитие речи дошкольников через пэзию".
В 2007 году выступила с докладом на региональном семинаре - пратикуме по проблеме "Национально - региональный компонент в эстетическом воспитании дошкольников" для педагогических работников дошкольных образовательных учреждений юго - востока Татарстана.
2007 год - круглый стол, посвященный обсуждению проблемы: "Благотворительность - это наследие, верный путь к наследию - возвращение к себе!?" для педагогов, преподавателей ВУЗов на базе института имени Ш. Марджани Академии наук Республики Татарстан города Казани с трансляцией по телеканалу ТНВ.
В 2008 году разработала и выпустила сборник стихотворений собственного сочинения для детей дошкольного возраста.
В 2010 году выступила с докладом на республиканской научно - практической конференции по проблеме "Творческое наследие Ризаэддина Фахреддина в контексте современности" на базе Альметьевского государственного института муниципальной службы.
2011 год - участие в работе секции № 1 республиканского августовского совещания работников дошкольного образования РТ по проблеме "Обновление содержания и воспитания детей в условиях ФГТ в структуре основной общеобразовательной программы" на базе МАДОУ № 58 г. Альметьевска.
2012 год - презентация обобщенного опыта по теме "Развитие связной речи детей дошкольного возраста через поэзию", на кустовом методическом объединении воспитателей города и района на базе МАДОУ № 58.
Работаю в тесной связи с общественно - культурными учреждениями свего города: с музеем имени Г. Тукая, краеведческим музеем и творческими людьми города: композиторами и руководителями общественных фондов.
Пишу статьи в газеты "Элмэт таннары", "Экологическая правда". Опубликована авторская статья в книге "Региональные педагогические учебы имени Р.Фахреддина"
Моё портфолио
016
“Уйнап, җырлап үсәбез”
“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда уеннар һәм шигырьләр аша бәйләнешле сөйләм үстерү” темасына уткәрелгән методик куст берләшмәсендә
2 нче кечкенәләр төркемендә сөйләм теле үстерү (аралашу) буенча
турыдан туры белем бирү эшчәнлеге конспекты
Бурычлар: Балаларга йорт һәм кыргый хайваннарның кайда яшәүләре турында башлангыч төшенчә бирү; танып белү һәм аралашу мөмкинлекләрен үстерү.
Максат: Татар халык уеннары һәм шигырьләр аша балаларда сөйләмне активлаштыру; сүзлек составын яңа сүзләр белән баету; тәрбиячене тыңлый белергә, сүзләрне дөрес итеп әйтергә өйрәтү; диалогик сөйләм күнекмәләре формалаштыру. Бер – берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр тәрбияләү.
Җиһазлау: Өй макеты, урман күренеше, уенчык песи, төсле йомгак, көйләр язылган компакт диск.
Алдан эшләнгән эшлэр: Балалар белән хайваннар турында шигырьләр, татар халык уеннары өйрәнү.
Сүзлек: сөт, кишер.
Балалар тәрбияче белән залга керәләр
Залда бер якта песи өе, икенче якта урман күренеше.
Тәрбияче Менә йөри торгач, кая килеп чыктык. Монда кунак апалар җыелган икән, кунаклар белән исәнләшик әле, балалар. Исәнмесез!
Балалар. Исәнмесез!
Тәрбияче. Балалар, без урамга йөрергә чыккач, миңа бер әби очрады, ул миңа бер матур йомгак бирде. Йомгак кая тәгәрәп китсә, шунда юлыгыз уңар, диде. Әйдәгез, тәгәрәтеп карыйк әле, кая барып җитәр икән бу йомгак.
Йомгагым, син түгәрәк,
Юл күрсәтеп тәгәрә. (Йомгакны тәгәрәтә)
Йомгак песи өе янына тәгәрәп килә, өй янында песи йоклап ята.
Тәрбияче. Балалар, күрегез әле, йомгагыбыз бер өй янына тәгәрәде. Анда кем яши икән?
Балалар. Песи
Тәрбияче. Балалар, песи кайда яши?
Балалар. Өйдә.( Кабатлаулар)
Тәрбияче. Әйе, дөрес әйтәсез, балалар, песи өйдә яши. Тс-с-с, балалар, песи йоклый бугай, тс-с-с.( Балалар кабатлыйлар)
Әйдәгез, песи янында тычканнар булып әкерен генә йөрик.
Уен “Песи тора посып...”
Песи тора посып,
Ике күзен йомып,
Йомгач, песи күралмый
Арттан куып тоталмый. Мияу!
Тәрбияче. Тычканнар, качыгыз, песи уянды, (Балалар качалар). Песи беребезне дә тота алмады, менә нинди уңганнар бит сез. Балалар, песине тыңлыйм әле, ул нидер әйтергә тели. (Колагына куеп тынлый) Минем ашыйсым килә, ди песи. Ул нәрсә ярата әле?
Балалар. Сөт ярата
Тәрбияче. Әйе, балалар дөрес әйтәсез, песи сөт эчә.(Кабатлаулар). Сөт бирик эле үзенә. (Сөт биргәндә бергәләп шигырь сөйлиләр)
Песикәем, песием,
Бигрәк матур песием
Сөт эчәрсең дә йокларсың,
Син кайгырма, песием.
Тәрбияче. Песи ашар да йоклар.Ә без аның белән саубуллашыйк та, юлыбызны дәвам итик. Саубул, песи. Йомгагыбызны тәгәрәтик әле,
Йомгагым, син түгәрәк,
Юл күрсәтеп тәгәрә.
Йомгак урман буена тәгәрәп китә.
Тәрбияче. Балалар, йомгак урман буена ук тәгәрәде, артыннан барыйк әле, ниләр бар икән анда? Агач тәбендә нидер кыймылды й бугай.
Куян чыга
Тәрбияче. Балалар, бу кем?
Балалар. Куян.
Куян. Әйе, балалар, мин – куян.
Тәрбияче. Куян кайда яши?
Балалар. Урманда
Куян. Монысы да дөрес, балалар, мин урманда яшим.
Тәрбияче. Куянга шигыреңне сөйләп күрсәт әле, Рината.
Бала шигырь сөйли.
Куян. Булдырдың, рәхмәт, бигрәк матур сөйләдең. Сез миңа бик нык ошадыгыз, шуның өчен сезгә бер уен бүләк итәм.
Куян белән уен.
Куян. Бигрәк уңган балалар икән сез. Рәхмәт.
Тәрбияче. Безнең дә сиңа күчтәнәчебез бар, Куян дус. Куян нәрсә ашый әле, балалар? Нәрсә ярата ул?
Балалар. Кишер. (Кабатлаулар)
Тәрбияче. Менә, куян, кабул итеп ал: синең яраткан ризыгың – кишер.
Куян. Бик зур рәхмәт, балалар.
Тәрбияче. Ой – ой – ой, безнең йомгагыбыз тагын сикерә башлады. Безгә китәргә кирәк, Куян дус. Саубуллашыйк, балалар,. Саубул, Куян.
Балалар. Саубул, Куян.
Тәрбияче. Йомгагым, син түгәрәк,
Юл күрсәтеп тәгәрә!
Йомгак аланлыкка тәгәри.
Тәрбияче. Менә нинди матур аланлыкка алып килде безне йомгак. Бу аланлыкта нәрсәләр үсә, балалар?
Балалар. Җиләкләр.
Тәрбияче. Җиләкләрне җыеп алабызмы балалар? (Әйе!) Әйдәгез әле, җиләкләрне җырлый – җырлый җыябыз.
“Җиләктә” түгәрәк уены.
Тәрбияче. Менә, тырыша торгач, чиләгебез дә тулды. Бу җиләкләр белән бакчабызга кайткач, чәй эчәрбез.
Балалар, без бүген сезнең белән бик күп нәрсәләр турында белдек. Әйтегез әле миңа – песи кайда яши?
Балалар. Өйдә яши.
Тәрбияче. Бик дөрес, балалар, песи өйдә яши. Ә куян кайда яши соң?
Балалар. Урманда.
Тәрбияче. Дөрес әйтәсез, балалар. Куян урманда яши. Булдырдыгыз, бик зур рәхмәт сезгә. Хәзер инде йомгакны тәгәрәтсәк тә була, бу юлы кая тәгәрәп китәр икән?
Йомгагым, син түгәрәк,
Юл күрсәтеп тәгәрә!
Күрегез, йомгагыбыз бакча ягына тәгәрәде, Әйдәгез, без дә анардан калышмыйк, балалар, Кунак апалар белән сабуллашырга онытмыйк. Саубулыгыз, кунаклар, рәхмәт сезгә!
Китәләр.