Назмутдинова Гульназ Тахировна

сайт учителя татарского языка

Белемдә бәхет (Татар халык мәкале)

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Интересуюсь разделами языкознания, предпочитаю устное народное творчество народов мира, интересуюсь творчеством Р.Гаташа.

Увлечения: люблю читать, вязать, делать коллажи, презентации, слушать музыку и много другое.

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБОУ "Татарско-русская средняя общеобразовательная школа №68 с углублённым изучением отдельных предметов" Приволжского района г.Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gnazmutdinova
Если учитель имеет только любовь к делу, он будет хороший учитель. Если учитель имеет только любовь к ученику, как отец, мать, он будет лучше того учителя, который прочел все книги, но не имеет любви ни к делу, ни к ученикам. Если учитель соединяет в себе любовь к делу и ученикам, он - совершенный учитель. Кешеләр дә хәзинә бит.
Л.Н. Толстой, Г.Ахунов

       Хөрмәтле татар теле укытучылары һәм татар әдәбияты белән кызыксынучылар!  Сез минем  "мини-сайтымда" татар теле һәм әдәбиятыннан  дәрес эшкәртмәләре, дидактик материаллар, фәнни хезмәтләр, сыйныфтан тыш чаралар өчен кулланмалар, укучыларымның иҗат җимешләрен  күрә алырсыз. Шулай ук алар сезгә ярдәм итсә, мин бик шат булыр идем...

       Галимнәребез, әдипләребез һәм бигрәк тә укытучыларыбыз каршында яшь буынга халкыбыз турында тарихи дөреслекне җиткерү бурычы тора. Бүгенге көн укытучысы ана телен ипи-тозлык кына белгән балага телебез һәм гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны өйрәтү өчен бөтен көчен куеп тырыша. Татар баласы үз теленең гаҗәеп матурлыгын тоярга, аның әдәбият һәм сәнгатенең иң гүзәл үрнәкләрен белергә, бер-берсе белән аралашып яшәргә тиеш дип саныйм.

    Балаларның акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, психик һәм рухи дөньясы төрле-төрле, шуңа күрә һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Мәктәптә эшләү дәверендә мин шуңа инандым: һәр сыйныфта да сәләтле, кызыксынучан балалар була, бары тик аларны вакытында барлап, сәләтләрен тиешле юнәлештә үстерүне оештыра белергә генә кирәк. 

 

 

О себе

     Мин, Нәҗметдинова Гөлназ Таһир кызы, 1987 елның 5 апрелендә Лаеш районы Кече-Елга авылында дөньяга килгәнмен.Тукай урамының табигать кочагында, мон-җырга бирелеп, татар халкы тарихын, бөек Кашан һавасын сулап, әбиемнең хикәятьләрен тыңлап, ничек үсеп җиткәнемне дә сизмәгәнмен... 

     2004елның 1 сентябрендә, Казан дәүләт педагогика университетына, татар теле һәм әдәбияты филологиясенә укырга кердем. Студент тормышым гөрләп утте: конференцияләр, очрашулар, сессияләр... 2009 елда күптәнге хыялым тормышка ашты, мин кулыма кызыл диплом алып Казан шәһәренең ике мәктәбенә, мәгариф министрлыгыннан юллама алдым. 1 сентябрьдән Идел буе районының 68 мәктәбендә татар теле һәи әдәбияты дәресләрен укыта башладым. Сыйныф җитәкчесе, сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә җитәкчесе, мәктәп каршындагы җәйге һәм кышкы ял лагере җитәкчесе вазыйфаларын башкардым. Хәзерге вакытта кечкенә улымны үстерсәм дә, уйларым белән һәрвакыт эштэ, мәктәп дәрьясында каныйм. Төрле чараларда катнашырга тырышам. 1 сентябреннән яңадан үз мәктәбемә укытырга чыктым. Сагындырган мәктәп, сагындырган...

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф.Яруллин әсәрләре, Р.Гаташ шигърияте. Гомумән алганда, чит ил әдәбияты, рус әдәбияты, татар халык иҗаты - барысы да минем  үзаңымны формалаштыруда  зур урын алып тора дип саныйм.

Мой взгляд на мир

Дөнья бер мизгел, аны яратырга, ихтирам итәргә кирәк...

Үз тарихыңнын үткәнен дә, хәзергесен дә, киләчәген дә син белергә тиеш...

Дөнья тулы гыйлем.

"Чтобы быть хорошим преподавателем, нужно любить то, что преподаешь, и любит тех, кому преподаешь" ( В.Ключевский).

Моё портфолио

Хөрмәтле коллегалар! Минем портфолиомымда рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен (5-9сыйныфлар) тупланган материаллар  урын  алачак. Алар түбәндәгедәр:

- татар теле һәм әдәбиятыннан дәрес-эшкәртмәләре;

-фонетик, морфологик-синтаксик анализ үрнәкләре;

- контроль кисемнәр;

- язучылар турында мәгълүматлар;

- сыйныф сәгатьләре (5-7сыйн.).

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы