Главные вкладки
Гайнуллина Лайсан Фаридовна
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнуллина Ләйсән сайты
Профессия: педагог
Профессиональные интересы: литература, филология, методика.
Увлечения: цветы, вязание
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: пгт.Б.Сабы
Место работы: МБОУ "Сабинская кадетская школа- интернат"
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gainullina-laisan-faridovna
Минем методик табышларым
эссе
Һөнәри осталыкның иң югары басмасына менә алучы, дәресләрендә иң отышлы, иң кирәкле алымнарны кулланып, шәкертләрнең күңел кылларына сак кына кагылып, үз күңелләре белән бәйли белүче, ефәктәй саф күңелләргә белем энҗеләрен төзүче, балаларның күңелләренә үтеп кереп, гомерлек урын алучы, үз фәненә тирән бирелгән, укучылары белән уртак тел табып, бер җан булып яшәүдән тәм табучы, киң карашлы, фидакарь Укытучылар була. Миңа шундый укытучыларда белем алу насыйп булды. Аларның хезмәтенә соклануым, аларга гашыйк булуым минем үземне дә мәгърифәт сукмагына алып килде. Еллар узып, үзем укытучы булгач, дәресләргә әзерләнеп китапларга текәлеп утырганда, еш кына остазларымның дәресләре искә төшә. Дөресрәге, яңадан аларның тавышын ишетергә теләгәндәй, үзем шул дәресләргә “әйләнеп кайтам” һәм укытучларымның һәр дәресе минем хәтеремдә яңара. Үзенең эшенә чын күңеленнән бирелгән, олы йөрәкле, үз йөрәгенең кайнар чаткыларын укучыларының күңеленә җиткерә алучы мөгаллимнәрнең сүзләрен вакыт тузаннары да күмеп китә алмый икән... Алар, минем өчен, һөнәри осталыкның үренә чакырып торучы маяклар сыман. Бу изге затларның күңелләре гел чәчәкләрдән генә торадыр һәм кадерле укытучыларм шул чәчәкләрне җир өстенә сибеп, үзләреннән соң шаулап чәчәк атып утырган җир калдырырга телидер кебек тоела миңа...
Кадерле остазларыма охшарга тырышып, 12нче елымны Саба кадет мәктәбендә мөгаллимлек итүгә багышлыйм. Төп максатым – балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү, аларда халкыма, аның тарихына, мәдәниятенә, бөек шәхесләренә ихтирам тәрбияләү, ана телебез белән горурлану хисе уяту.
Туган телгә изге хисем укучыларга барып җитсен өчен, мин барысын да эшләргә тырышам. Үземнең педагогик эшчәнлегемдә традицион һәм инновацион алымнарны киң кулланам. Һәр теманы өйрәнгәннән соң, викториналар, интеллектуаль уеннар, язучылар һәм шагыйрьләр иҗаты белән таныштыру кичәләре уздырам. Бу кичәләрдә укучылар бик теләп катнашалар. Яңа материалны аңлатканда татар телен рус теле белән чагыштырып өйрәтәм. Мондый алым укучыларны уйланырга, рус телендә менә болай иде, татарча ничек була икән? дип эзләнергә мәҗбүр итә, белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итә, телләрне тигез үзләштерүне күпкә җиңеләйтә. Дәресләрдә укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыруга аеруча нык игътибар итәм. Һәр балага индивидуаль якын киләм, сәләтле балалар белән эш алып барам.
Гомумән, дәресне кызыклы, файдалы итү мөмкинлекләре күп, бары тик яңа алымнарны оста файдалана белергә, эзләнергә генә кирәк дип саныйм.
Мин туктаусыз эзләнәм, педагогик осталыгымны төрле курслар аша камилләштерәм, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен үткәрелгән семинарларда, киңәшмәләрдә тәҗрибә уртаклашам, бәйгеләрдә катнашам, ачык дәресләр уздырам, интернет чыганакларны өйрәнәм, матбугат басмаларын алдырам, үзем дә газета-журналларга мәкаләләр язам.
Дәресләрдә бөек галим Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләреннән еш файдаланам. Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдәге иң төп таянычым да - халкыбыз гореф-гадәтләрен, татар халкының әхлакый кыйммәтләрен эченә алган Р.Фәхретдиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” һәм “Нәсыйхәт”китаплары. Ул китапларының һәркайсында күп гасырлык халык педагогикасына таянып, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүнең һәм шуның нәтиҗәсендә җәмгыятькә лаеклы шәхес тәрбияләүнең бөтен серләрен ачып бирә.
Кеше тәрбияләү-бик катлаулы эш. Бүгенге чынбарлык укытучыдан зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнар куллануны талә итә. Балаларга дөрес белем һәм тәрбия бирү өчен булдырылган тәрбия системасының уйланылган , эш тәҗрибәсеннән чыгып төзелгән булуы шарт.
Балада югары әхлак сыйфатлары бары тик билгеле бер эзлеклелектә максатчан тәрбия эше алып барганда гына формалаштырып була. Укучыларда кешегә, үз-үзеңә хөрмәт, үз көчеңә ышаныч, тормышта үз-үзләрен табардай, белемле, югары әхлак сыйфатларына ия булган зыялы, толерант яшьләр тәрбияләүне максат итеп куям. Шәхескә хөрмәт бөтен тәрбия эшен сугарырга тиеш. Балада яшьтән үк үз-үзенә, кешегә хөрмәт, ышаныч тәрбияләүгә, аны дөрес эш-гамәлләр кыла алуына инандырырга кирәк.
Дәресләрдә халкыбыз гореф-гадәтләрен, тәрбия чараларын: мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр, халкыбызның көнкүреш кагыйдәләрен, әдәби әсәрләрдән өзекләрне, халык җырларын кулланам. Бу чаралар укучыларга әдәплелек сыйфатларын тизрәк үзләштерергә ярдәм итә. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: гомерлеккә сайлаган хезмәтем һәрвакыт минем күңелемне шатландырып, сафландырып тора. Укучыларымны күрүгә, бөтен дөнья мәшәкатьләрем, борчуларым онытыла.
О себе
Мин, Гайнуллина Ләйсән Фәрид кызы, Саба кадет мәктәбендә укучыларга татар теле һәм әдәбияты фәнен укытам, сыйныф җитәкчесе вазыйфаларын башкарам.
“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тестлар һәм коммуникатив технологияләр аша фикерләү сәләтен үстерү” дигән методик тема өстендә эшлим. Белем сыйфатлы булсын өчен, иң элек, фикерләү сәләтен арттырырга кирәк дип саныйм. Төп максатым – балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү, аларда халкыбызга, аның тарихына, мәдәниятенә, бөек кешеләренә ихтирам тәрбияләү, ана телебез белән горурлану хисе уяту кирәк, дип саныйм.
Яңа материалны аңлатканда татар телен рус теле белән чагыштырып өйрәтергә тырышам. Мондый алым укучыларны уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә, белемнәрен тирәнәйтергә булыша, телләрне тигез үзләштерүне җиңеләйтә.
Үземнең эш тәҗрибәмне башкалар белән теләп уртаклашам.
Бүгенгесе көндә укучыларым белән мәктәпнең “Мәктәп авазы” исемле электрон газетасын чыгарам, монда укучыларның язмалары, иҗат җимешләре урын ала, мәктәп тормышы яктыртыла. Мондый чаралар укучыларны журналистика серләренә төшендерә, каләм чарлап карарга өнди. “Мәктәп авазы” чыга башлаганнан соң, иҗатка тартылучы укучылар саны күбәйде, вакытлы батбугат битләрендә безнең мәктәп укучыларының язмалары ешрак күренә башлады.
Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Классик язучыларыбызның китапларын яратып укыйм. Бигрәк тә, Ә.Еники, Г.Әпсәләмов, М.Мәһдиев һәм Ф.Хөсни иҗатын үз итәм.
Мой взгляд на мир
Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Гомер агышлары, яшәү яме, тормыш матурлыгы белән гомерләрнең үткәне сизелми дә кала. Шуңа күрә, тормыш итүне "күз ачып йомган ара” дип юкка гына әйтмиләр.Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә!
Мои достижения
.
Моё портфолио
.
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты