Гафиятуллина Миляуша Сабирзяновна

сайт учителя татарского языка литературы

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: преподавание

Увлечения: люблю готовить

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Альметьевск

Место работы: Инженерный лицей

Звание, ученая степень: не имею

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gafiyatullina-milyausha-sabirzyanovna

 

Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.(мәкаль)

 

И туган тел

И борынгы татар теле, Син халкымның. һич суынмас

Кадерле. туган телем. Кодрәтле. кайнар каны,

Син минем көчле коралым, Мәңге дә сафлыгын җуймас

Син миңа – акыл , белем. Сүрелмәс бәллүр җаны.

 

Син шигърият кояшым.., И туган тел, и матур тел –

Син гасырлар ялкыны, . Ватаным кебек гали.

Тарихлар. ашыкмый аккан Әнием кебек .кадерле,

Син туган тел аркылы. Тормышым кебек гади

(Р.Рәкыйпов).

О себе

Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Мин укучыларыма татар халкы дигән бөек халыкның телен – туган телемне өйрәтәм, аның бай тарихы, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары аша халкыбызга хөрмәт тәрбиялим .Хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек шәхес тәрбияләү өчен укытучы белемле һәм югары әхлак сыйфатларына ия булырга тиеш.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф. Яруллин. "Җилкәннәр җилдә сынала"

Мой взгляд на мир

Дөнья гел үзгәрештә, гел үсештә.

Мои достижения

Грамота Альметьевский татарский государственный драмтеатр   2016г.

Благодарственное письмо ДОУ№52   2017г

 

Моё портфолио

Сертификат  УО г.Альметьевска и Альметьевского района 2017

Сертификат ИРО РТ г.Казань 2017

Мои публикации.

БАЛАЛАРГА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ БИРҮ

 

         Без барыбыз да балаларыбызга бәхетле балачак телибез, балаларыбызны иң акыллы, иң матур, иң көчле, иң күңелле һәм батыр булып үсүе турында хыялланабыз, хезмәт сөючән, эшне белеп башкаручы, тәрбияле булуын телибез.

         Кайберәүләр балага үз ата-аналарыннан сәламәтлек, характер сыйфатлары гына түгел, ә аларның әхлак йөзе дә күчә дип уйлыйлар. Юк, бу һич дөрес түгел. Намуслык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә мәрхәмәт, хөрмәт, шәфкатьлелек, Туган җиргә мәхәббәт сыйфатлары балага бернинди геннар белән дә күчми. Моңа билгеле бер максатлы тәрбия эше нәтиҗәсендә генә ирешелә.

          Көндәлек тәҗрибә безгә, яхшы ата-аналарның балалары да яхшы булып үсүен күрсәтеп торалар икән, бу бары тик бер нәрсәне - әлеге гаиләдә әхлак кагыйдәләрен кадерләп саклыйлар, балаларында шул ук сыйфатны тәрбиялиләр дигәнне аңлата.

         Без һәр баланың нәрсәгә дә булса, әйтик, музыкага, рәсемгә, фәнгә яки техник иҗатка һәвәсле булуын инкярь итмибез. Ләкин кешенең сәләте, аның таланты бары тик җәмгыятьтә, аның булышлыгында гына үсә ала.Шул максатны тормышка ашыру өчен төп корал – белем һәм тәрбия.

         Һәрьяктан камил кешедә һичшиксез булырга тиешле сыйфатларның берсе – аның хезмәтне нык яратуы, хезмәт кешеләренә хөрмәт, иҗтимагый җитештерүнең теләсә кайсы өлкәсендә эшләргә әзер торудан гыйбарәт. Гаиләдә, күмәк хуҗалыгыбызга булышканда кулдан килгәнчә эшләү – тәрбиянең мәҗбүри шарты. Хезмәт тәрбиясенә - нигез гаиләдә салына.

         Татар халкының “Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың” дигән макәле бар. Кечкенәдән үк кешене файдалы эшкә күнектерергә кирәк. Кешене эшкә күнектерү – иң мәшакактьле нәрсәләрнең берсе ул, мөгаен. Без, ата-аналар, монда нәтиҗәләргә тиз һәм җиңел ирешүгә исәп тотмаска тиешбез. Беренчедән, хезмәткә мәхәббәт бары тик хезмәттә генә барлыкка килә, икенчедән теләсә нинди эш тә синнән моңарчы эшли белмәгән нәрсәне өйрәнүне, көч сарыф итүне таләп итә, ул арулар, талчыгулар белән бәйле. Авырлыкларны һәм белмәгәнлекне җиңә барып, бала нәкъ менә шушы җиңүдә акрынлап канәгатьләнү таба бара. Кечкенә генә уңыш та, бала өчен зур шатлык, моны күрә белик. Эшне бик бәләкәй чактан ук үз-үзеңә хезмәт күрсәтудән башларга кирәк. Дөрес, монда зур түземлелек сорала. Бала үсә барган саен, аның үз-үзенә хезмәт күрсәтү өлкәсе дә киңәя бара. Кием-салымнарны тәртиптә тоту, урын-җирне җыю, өйне җыештыру, идән, кер юу, йорт тирәсендә булышу, аш-су әзерләү һ.б эшләр – санап та бетерә алмассың, бик күп алар. Моңа мәҗбүр итмичә, ә баланы тырышып хезмәт итәргә өйрәтергә кирәк. Түземле рәвештә, ныклык белән, акрынлап өйрәтергә. Үз теләкләре  белән  идарә итәргә өйрәтергә, ихтыяр көче тәрбияләргә кирәк.

         Иң мөһиме шунда – баланы көнкүреш вазыйфалары үтәргә тарту белән, бу аларда эшләү гадәтен, шуның белән бергә улларыбызда һәм кызларыбызда якын кешеләре турында кайгырта белү гадәтен тәрбиялибез, аларда олы хисләр формалаштырабыз. Эштән арып кайткан әнисенә бәрәңге әрчеп утыручы, яки башка эш башкаручы улын яки кызын күрү, аның өчен зур бүләк түгелме соң? Хезмәт тәрбиясе нәкъ менә көнкүреш хезмәтенә өйрәнеп үсәргә тиеш. Эш күнекмәсе, ни дә булса эшли белү осталыгы, теләсә кайсы профессия кешесе өчен дә кирәк. Шуның өстенә, бу гадәт акыл үсешенә дә зур йогынты ясый.

         Баланы өйдәге пычрак эшне дә, чиста эшне дә эшләргә өйрәтергә тиешбез. Файдага булган эш игелекле була дигән уй тусын балада. Моны без балаларга кечкенәдән үк төшендермәсәк аксөяк һәм эштән чирканучан кешеләр тәрбияләгән булырбыз. Андыйларга гаиләдә дә, коллективта да яшәве бик кыенга туры киләчәк.

         Баланы эшкә күнектерүче көнкүреш хезмәте очраклы гына булмасын. Монда даимилек сорала. Баланың даими башкара торган вазыйфалары булырга тиеш. 12-15 яшькә җиткәнче бәрәңге әрчи, майка һәм носкиен юа белмәгән  балаларны күреп, гаҗәпкә калабыз. Бу балаларның әти-әнисе, баласын эшкә, өй эшләренә өйрәтмичә начар эшлиләр. Дөньяда “кирәк” дигән сүз бар бит.Кыска, кырыс, боерык кебек яңгырый торган таләпчән сүз. Кирәк! – бетте-китте, үтәмичә ярамый. “Булдыра алмыйм” дип тә, “теләмим” дип тә аклана алмыйсың. Ихтыяр көчен тәрбияләгәндә, мөстәкыйльлекне үстерү белән бергә, баланы берникадәр үз-үзен тыеп кала белергә өйрәтеп тә, хезмәт тәрбиясенң зур урын бирәбез. Ул бала күргән, өйдән чыккач та үзгәрми. Мәктәптәме, башка җирдәме аның эше һәрчак үрнәк була. Ә бит без кайберебез үзебез үк бозабыз. Безгә  ничек тә ярар дибез икән, үзебез үрнәк итеп эшләмибез икән без улыбызны яки кызыбызны үзе турында гына уйлаучы эгоист итеп тәрбиялибез. Ә бит татар халкына аеруча хас эш сөю, чисталык, пөхтәлек, авырлыклар алдында югалып калмау сыйфатлары ата-ана үрнәгендә формалаша. Дәресләрдә шулай ук кул эшләренә зур урын бирелә. Монда да ата-ана тәрбиясе ничек булуы ярылып ята. Кемгәдер элементар әйберләрне дә өйрәтәсе, ә кайберсенең күнекмәләрен генә үстерәсе. Инә саплый, тота, кайчы тотып кисә, тегә белмәгән кыз бала- бу әни ояты. Беркемне дә гаепләргә кирәкми, без кечкенә вакытта ук әни – кызны, әти – малайны йорт эшләренә өйрәтергә тиешбез. Көрәк тота белмәгән малай укытучы җимешеме, әллә әти көенечеме, оятымы? Болар барысы да баланы гаилә тормышына әзерләү бит. Ата-ана киләчәктә күз яше түгәргә теләми икән, улын да, кызын да гаилә өчен, тормыш итәргә әзерләсен иде.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: мин шәхсән бөтен әйбер автоматлаштырылган чорда балаларымны   кул хезмәтенә  өйрәтәм дип саныйм. Яшь  үзенчәлекләреннән чыгып , алар үзләренә тиешле эшне эшли беләләр. Киләчәктә дә алар, минем йөземә кызыллык китермәсләр диеп уйлыйм.

 

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы