Главные вкладки
Хабетдинова Фиразия Муразяповна
Сайт воспитателя детского сада
Профессия: Воспитатель
Профессиональные интересы: Стремление к нравственному воспитанию
Увлечения: Рукоделие
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: с.Усы Актанышский район
Место работы: МБОУ "Качкиновская ООШ" ДОУ "Усинский детский сад"
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/firaziya-0"Для воспитания детей нужен не великий ум, а большое сердце - способность к общению, к признанию равенства душ"
Тәрбияче – ул минем һөнәрем. Бүгенге көндә зур гына тәҗрибәм, ачышларым, җиңүләрем, үз эш юнәлешләрем бар. Минем проблемам булып балаларны рус телендә иркен сөйләшергә өйрәтү тора. Тел – ул байлык. Аны кулланырга өйрәтү – минем максатым. Балаларны төрле телләрдә аралашырга өйрәтү белән бер рәттән үз туган теле белән горурланырга, аның матурлыгын сиземләргә өйрәтергә тырышам. Һәр бала, беренче чиратта, шәхес. Минемчә, әлеге гыйбәрә тәрбиячелек эшендә алтын кагыйдәләрнең берсе булырга тиеш. Шуңа күрә, мин һәр балама аерым якын килеп, аңа шәхес итеп карарга тырышам.
Мин - тәрбияче! Минем бурычым – гыйлемле, туган телен,җирен, өлкәннәрне хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү. Белем һәм тәрбия бирүдә уңай нәтиҗәгә ирешүдә, элекке методикалар белән беррәттән, бүгенге педагогика фәне казанышларын, яңалыкларны кулланып эшлим.
Балаларга булган чиксез мәхәббәт тәрбияче өчен иң кирәкле, иң мөһим сыйфатларның берсе. Бакчага килгән һәр баланың шатлыгын да, борчуларын да минем үз шатлыгым, үз борчуым итеп кабул итәм. Кояш нуры һәркемгә кирәк булган кебек, һәр сабый да тәрбиячеләрнең назына, күңел җылысына мохтаҗ. Бала керсез күңел, тапланмаган хисләр белән дөньяга килә. Аның күңелендә гүзәл хисләр булдыру, аңа үсәргә, чын кеше булырга шартлар тудыру –минем изге бурычым.
Табигатьнең гүзәллеген тоя белсәм,
Хисләр җылылыгын сабыйларга бирсәм,
Һәр нәнине нәфис гөлдәй күрсәм,
Шул гөлләргә йомшак сулыш өрсәм –
Мин бәхетле!
Балаларны гел изгелеккә өйрәтсәм,
Хаталарын вакытында төзәтсәм,
Шаян-көлеп уйнауларын күзәтсәм,
Яшәү өчен дөрес юлны күрсәтсәм –
Мин бәхетле !
Тирә - юньнән иҗатыма илһам алсам,
Һәр мизгелнең гүзәллеген тотып калсам,
Шушы нурны бала йөрәгенә салсам,
Җылы учын учларымда тоеп барсам –
Мин бәхетле !
О себе
Хабетдинова Фиразия Муразяповна родилась 03.11.1971 году в деревне Усы.
Образование – средне-специальное, окончила Набережночелнинское педагогическое училище в 1991 году. Стаж работы 24 лет.
Курсы повышения квалификации воспитателей детских садов по программе "Организация образовательного процесса с учетом ФГОС" в Институте экономики, управления и права г. Казань, в объеме: 108 часов. 3.12.2013 г.
Работает над методической темой: «Обучение детей русскому языку».
Успешно использует педагогические технологии: Г.Ә.Рәхимов «Иҗади үсеш технологиясе», А. Амонашвили «Шәхескә юнәлтелгән технологиясе».
Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Мои достижения