Фәтхуллина Илүзә Илгизәр кызы

сайт учителя татарского языка и литературы

Тормышның мәгънәсен табу - ул бәхет, тормышта бәхет табу - ул яшәү мәгънәсе.

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Практическая направленность в преподавании татарского языка и литературы

Увлечения: сад-огород, домашнее хозяйство, кулинария

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с. Песчаные Ковали, Лаишевский район

Место работы: МБОУ Песчано-Ковалинская СОШ Лаишевского муниципального района Республики Татарстан

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/fathullina-ilyuzya-ilgizarovna
Тәҗрибә - бик кыйммәтле дәресләр бирүче укытучы. Ләкин аннан да яхшырак өйрәтүче юк.
Томас Карлейль


О себе

Мин туганмын җиргә җылы җәйдә, 

Әллә шуңа җылы минем һәрчак күңелем.

Һәр баланың нәни йөрәгендә

Җылы уяту - бөтен теләгем.

 

Белем алдым Комлы Кавал мәктәбендә,

Шаулап үтте мәктәп елларым.

Остазларым - укытучыларымны

Күңелемдә мәңге саклармын. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

М.Мәһдиев, Г.Бәширов, Ә.Еники әсәрләре.

Мой взгляд на мир

Бәхет - ул сәламәтлек кебек, аны тоймыйсың икән, димәк ул бар.

Моё портфолио

                                                                                 Укытучы! Күпме нәни күзләр
                                                                                 Карашларын аңа төбәгән.
                                                                                 Күзләр аша күңел түрләренә
                                                                                 Акыл сүзен җыеп төпләгән.

                                                                                                            Г. Солтанова

 

Мин балачактан укытучы булырга хыялландым. Нәселебездә бер генә укытучы булмаса да, бу һөнәр нишләптер мине үзенә тартты. Башта үземнең беренче укытучыма охшарга тырышып, энемне, аның иптәшләрен утыртып “укыта идем”, соңрак өлкән сыйныфларда укыткан укытучылар миңа үрнәк булдылар. Ә инде педагогик көллияттә Флера апа Сафиуллина, Гөлчәчәк апа Әдһәмоваларның лекцияләре онытылмаслык, әле дә хәтеремдә алар. Шулай итеп, мин – бәхетле укытучы, минем остазларым иң-иң иде.

Көллиятне бетереп, туган мәктәбемә укытырга кайткач, мине кайчандыр үземне укыткан укытучыларым киң колач җәеп каршы алдылар. Үзләренең киңәшләре, белемнәре, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Укытучының төп миссиясе, минемчә, ул – иң беренче чиратта балага әхлак тәрбиясе бирү.

Мин – укытучы. Минемчә бер генә һөнәр иясе укытучы кебек шундый динамик мохиттә була алмый. Без гел кешеләр арасында, хәрәкәттә. Укытучы ул төзүче кебек: кешенең шәхесен формалаштыра. Минем укучыларым киләчәктә нинди кешеләр булырлар, үзләреннән соң нәрсә калдырырлар – “мин нинди укытучы?” дигән сорауларга җавап булып торалар.

Мин һәрбер балада аның шәхесен күрергә тырышам, аның фикеренә хөрмәт белән карыйм, вакытында кул сузарга ашыгам һәм бала үзенең иң уңай сыйфатларын күрсәтерлек ситуацияләр тудырам. Бу – минем эшчәнлегемнең максаты.

Мин мәктәптә инде 28нче елымны эшлим. Һәм төгәл беләм: балалар синең дәресеңә бәйрәмгә барган кебек барырга тиеш. Моның өчен һәрбер дәресне кызыклы, мавыктыргыч, балаларга шатлык китерердәй итеп төзергә тырышам. Дәрестә тыныч мохит булса, балаларга хөрмәт белән карасаң, дәреснең уңышы шуннан гыйбарәттер, минемчә.

Туган тел укытучысы буларак мин дәресләремне укытуның традицион булмаган яңа формаларын һәм алымнарын кулланып та үткәрәм. Бу юнәлештә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә объектив һәм уңайлы ысулларының берсе булган тестларны киң файдаланам. Әлеге алымның максаты – бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү, тестлар белән эшләү күнекмәләрен булдыру. Тестлар белән беррәттән, контроль эш үткәрү максатында, грамматик биремнәр дә кулланам. Аларны татар әдәбияты әсәрләреннән, вакытлы матбугаттан, фольклор әсәрләреннән, мәкальләрдән, халык җырларыннан һәм шулай ук сөйләм теленнән алынганнарын сайлап алам.

Дәресләремне тагын да кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрү өчен, чамасын белеп кенә интерактив такта, төрле мультимедиа ресурсларда бирелгән мәгълүматлардан файдаланам. Күптән түгел мин үзем өчен Goggle.it ресурсын ачтым. Кәгазьдә яисә гади тактада аңлатып булмый торган катлаулы абстракт материалны аңлатканда бу алым ярдәмгә килә. Бу очрак укучыларга бик ошый, чөнки әңгәмә корганда, барлыкка килгән идеяләрне тактаның электрон хәтеренә төркәп барырга һәм киләчәктә шул фикерләрне дә истә тотарга мөмкин. Мондый инновацион методлар кулланып, укучыларның белем дәрәҗәсен дә тиз генә тикшереп була, үзбәя куела торган очракларны да укучылар яратып кабул итәләр, ә бу аңлый алмый калган урыннарны тиз арада ачыкларга ярдәм итә.

Әдәби әсәрне өйрәнү барышында чагыштыруны эченә алган биремнәр укучыда кызыксынуны арттыра төшәләр. Бу эшләр төрле әсәр геройларын үзара чагыштырып сыйфатлау яки бәяләүгә нигезләнә. Мәсәлән, тугызынчы сыйныфта Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрендәге Шәмси белән Фатих Әмирханның “Хәят” повестендагы Хәят образларын чагыштыру укучыларга әсәрләрнең уртак темаларын ачарга ярдәм итә. Кечерәк сыйныфтагыларга исә әдәби геройлар урынына укучының үзен куеп карарга тәкъдим ителгән биремнәр ошый. Монда аларның хыял-фантазияләренә зур урын бирелә. Шундый биремнәрне Фатих Кәримнең “Үлем уены”, Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар”, Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” әсәрләрен өйрәнгәндә биргәнем бар.. Укучылар әдәби әсәрдә табигать күренешләрен сурәтләгән урыннарны табып алалар һәм үз фикерләрен белдерәләр. Монда пейзажның психологик анализның бер элементы булуын, ә әдәби әсәрнең кеше психологиясен ачуга корылган икәнлеген аңлатам.

Укучыны җавап бирергә өйрәтү махсус игътибар, вакыт сораса да, кулай алым. Бу юнәлештә өйрәнгән әсәргә гади план төзи бару, пландагы сорауларга төгәл җаваплар бирергә өйрәтү – бәйләнелешле сөйләм үстерүнең бер төре. Укучының сөйләме төгәл, ачык, аңлаешлы булсын өчен сөйләмнең төрле вариантларын кулланам: текстны үзгәртмичә сөйләү, планда күрсәтелгәнчә сөйләү, иң ошаган, иң мөһим өлешне аерып алып яки әсәрдән өзекләр кушып, сөйләүченең затын үзгәртеп сөйләү, кыскартып сөйләү һәм башкалар. Бүгенге көндә бу бик актуаль мәсьәлә булып тора, чөнки тугызынчы сыйныф укучылары рус теленнән телдән әңгәмә бирәләр. Ә аңа әзерлек һәрбер фән дәресендә булырга тиеш.

Хәзерге заман балалары ун-унбиш ел элек укыган балалардан нык аерыла. Бүгенге укучы күп информацион чыганакларга таяна ала. Димәк, мәктәп дәреслекләре беренче урында торган заман үтте. Укучы турыдан-туры интернет челтәре аша мәгълүматлар туплый, аралаша, күп төрле матбугат чараларына таяна, аңа үзебезнең илдәге, чит илләрдәге традицияләр тәэсир итмичә калмыйлар. Еллар буе, гасырлар буе тупланган хәзинәләрнең дә кирәге калмаган заманда балаларда ватанпәрвәрлек, хезмәткә, кешегә мәхәббәт, патриотизм тәрбияләү – татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен иң мөһим бурыч булып тора.

Рус мәктәбе булганга, аралашу рус теленә кайтып калырга тиеш кебек булса да, барлык балалар да телебезне зурлап, хөрмәт итеп яшиләр бездә.

Тел турында сөйләшү- милләт язмышы турында сөйләшү ул.

Мин ышанам: минем көчем җитә

Алга таба юллар ярырга.

Һич туктамам файда китерүдән,

Һич туктамам хезмәт итүдән.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: