Сагитова Гульсина Гаязовна

Татарлыгың белән горурлан.

Без булдырабыз!

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: художественная литература

Увлечения: музыка, национальная кухня

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Арск

Место работы: Арская средняя общеобразательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов им. В.Ф.Ежкова

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/cagitova

О себе

Абажурлы зәңгәр лампасыннан
Өстәленә якты сибелгән.
Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,
Планнар да күптән төзелгән.
Ә ул һаман йокламаган,
Төн йокысын нәрсә алган соң?
Клара Булатова
Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин- укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.
Мин үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлавыма нәрсә этәргеч булгандыр, хәзер инде хәтермәмим дә. Мәктәптә укыган вакытта, үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы булачакмын. Шушы карарым мине Казан  дәүләт университетына   китерде дә. Менә ике дистә елдан артык бар булмышымны үз укучыларыма багышлыйм.
Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.
Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үзә урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен.
Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр. Менә тагын укучыларым белән саубуллашыр вакыт җитеп килә. Аларга карыйм да моңсулана башлыйм. Очар кошларын очырган кош кебек тоям үземне. Шул ук вакытта шатлык, горурлык хисләре дә уяна. Алар белән зур тормышка аяк басалар, туры юлдан китәрләр дип ышанып калам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Татар әдәбияты

Мой взгляд на мир

Мәктәп - искиткеч дөнья. Анда һәрбер кеше укый, үсә, тәрбия ала. Һәр мәктәпнең үз йөзе. Ул  балаларның елмаюлы йөзе, шатлыгы, кызыклы тормышы белән үзенә тарта торган аерым бер серле дөнья.

           Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтергә, хезмәткә җаваплы караш, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигаткә  мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин  ителгән , иҗади укучы шәхес тәрбияләргә тиеш. 

          Бүгенге көндә балалар өчен компьютер технологияләре, интернет кебек төшенчәләр бик якын. Укытуның хәзерге системасы балаларга белем һәм тәрбия бирүнең бертөрле алымнарыннан әкренләп арына  бара. Хәзерге мәктәпләрдә иҗади эшләү өчен һәр укытучыга тулы ирек бирелә. Чөнки хәзер җәмгыятьнең  нигезен һәрьяктан  гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли  алучы  һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә. Укучыларда булган сәләт-мөмкинлекне вакытында ачыклау һәм аны максатчан үстерү  - татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычы ул. Укытучы-тәрбиячегә зур мөмкинлекләр ачылды: эзлән, уйлан һәм иҗат ит.

        Мин укучыларыма өйрәнүче дип түгел, ә бәлки чын шәхес итеп карарга тырышам. Бала һәм укытучы арасында чын дуслык, эчкерсезлек, бер-береңә ышану, җылы мөнәсәбәт булырга тиеш. Укучың сине яратмаса, хөрмәт итмәсә, аның укуга булган мөнәсәбәте, кызыксынуы һичшиксез сүнәр. Без укучыларның кечкенә генә уңышларын күрә, тыңлый белергә тиешбез. Бит укучының күп вакыты мәктәптә, укытучысы һәм сыйныфташлары арасында үтә. Минем укучыларым дәрестә куркып утырмасыннар, уйласыннар, сорау бирсеннәр, кызыксынсыннар,һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын.Һәр бала үзе кечкенә бер дөня. Аларның холык-фыгылләре төрле булган кебек. Уку материалы үзләштерү сәләте дә төрлечә. Шуны истә тотып, төрле алымнар, методлар, технологияләр кулланам.  Дэреслэремдэ В.Шаталов, Боголюбов, Ә.Рәхимов технологиялэреннэн унышлы файдаланам. Яңа информацион технологияләрне теләп өйрәнәм, дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда актив кулланам.   Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгалимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Алай гына да түгел, хәзер кайбер балалар бакчасында да заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге тудырылган. Шуңа да еш кына укучы бүген укытучыга караганда да күбрәк белә. Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз фәне белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле хәйләләр уйлап табарга — шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиеш. Дөнья үзгәрә тора һәм заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була, ләкин заман үз таләпләрен куя.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы