Сәламәтлек

Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы

Сәламәтлек темасын яктырта

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamtlek_beznen_in_zur_baylyk.doc20.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәтлек безнең иң зур байлык,

Сатып алып булмый аны алтынга.

“Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” – диеп,

Кабатлыйбыз һәрбер балага.

Сәламәт булсаң, матур күренә дөнья,

Көләселәр килә, килә чабасы.

Йөрәк тә бит дәртле итеп тибә,

Гел каядыр килә барасы.

Ә сәламәт булу өчен күп кирәкми,

Барсы тора синең үзеңнән.

Дөрес итеп яшә, дөрес туклан,

Спортны сөй кечкенә чагыңнан.

Яман гадәт белән дус булма син!

Табигатьне ярат, кешеләрне.

Һәр иртәдә бер елмаеп җибәр,

Каршыла син шулай иртәне.

Гимнастика яса, суда коен,

Саф һавада күбрәк бул бала.

Җәен инде син балыкка йөре,

Кышын шуы чаңгы, чанада