Яңа белем бирү стандартлары яктылыгында туган тел дәресләрендә этномәдәни белем бирү

Әхмәтгалиева Әлфия Камил кызы

Яңа белем бирү стандартлары яктылыгында  туган тел дәресләрендә этномәдәни белем бирү

      Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса, чөнки тел ярдәмендә кешенең һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Тел - шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Татарстанда төрле милләт кешеләре яши. Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше, нинди генә милләт кешесе булмасын, татар телен, татар халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә, милли бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә тиеш.

    Татар теле укытучысы үзенең укучыларына туган телдән белем бирү, аларны логик эзлекле, төгәл һәм матур итеп сөйләргә, грамоталы язарга өйрәтү белән беррәттән, мәктәптә укыла торган башка предметларны үз ана телендә үзләштерүгә җирлек әзерли, башка телләрне өйрәнүгә дә булыша. “Татар телен укыту концепция”се проектында этномәдәни компетенцияләр формалаштыру һәм үстерү; татар сөйләм этикетын һәм милләтара аралашу культурасын үзләштерү; татар әдәби сөйләме нормаларын үзләштерү, алар аша халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен аңлау турында сүз алып барыла. Шушы максатка ирешүдә дәрестән тыш чаралар – уку-укыту процессының мөһим ягы, балаларга белем бирүнең, аларны шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше.  Алар укучы шәхесен формалаштыру җәһәтеннән дә нәтиҗәле чара булып тора, чөнки дәрестән тыш эшләрдә катнашу укучыларга мөстәкыйльлек һәм иҗади активлык күрсәтү өчен дә зур мөмкинлекләр тудыра. Күп очракларда нәкъ менә дәрестән тыш эшләрдә укучылар үзләрен ныграк таныталар.

     Федераль дәүләт белем стандартларында  белем һәм күнекмәләр комплекслы рәвештә компетенцияләр буларак карала. Компетентлы якын килү принцибы коммуникатив, лингвистик һәм этномәдәни компетенцияләрне формалаштырырга һәм үстерергә ярдәм итә. Этномәдәни компетенция формалаштыруның бурычы – телне үзләштерү барышында халыкның мәдәниятен, тарихын, милли үзенчәлекләрен, ягъни милли мирасны өйрәтү; телне рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак милли-мәдәни яссылыкта аңларга җирлек булдыру.

Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

     Туган  тел дәресләрендә укучыларда компетенция формалаштыру түбәндәге дидактик принципларга таянып эшләүне таләп итә: күрсәтмәлелек, аңлылык, активлык, үти алу һәм көч җитү, фәннилек, яшь һәм шәхси үзенчәлекләрне исәпкә алу, эзлеклелек һәм системалылык, тормыш белән бәйлелек, ныклы үзләштерү.

Этномәдәни компетенция укучыларда тел белән этник мәдәният арасындагы бәйләнешнең ныклыгы турындагы күзаллауны камилләштерүгә юнәлдерелгән. Укучылар тел берәмлекләрендә чагыла торган этник үзлекләрне, төрле тел һәм мәдәниятләрнең уртак һәм аермалы якларын танып белергә; дөнья картинасының чагылыш мөмкинлекләрен аңлау күнекмәсенә ия булырга; этник мәдәниятне саклау һәм үстерү әһәмиятен  аңларга; этник мәдәният ирешкән дәрәҗәләрне, мәдәниятләр һәм телләр мөнәсәбәте үзенчәлекләрен күзалларга өйрәнә. Татар халкының теле, мәдәнияте һәм тарихы арасындагы бәйләнешне күзаллый башлый. Татар халкының көнкүрешен билгели торган лексика; искергән сүзләр, фольклор лексикасы һәм фразеология; татар исемнәренең килеп чыгышлары белән таныша. Татар мәкаль-әйтемнәренең мәгънәләрен һәм аларны тиешле вакытта кулланырга өйрәнә. Башка телләрдән алынган лексика, аларны үзләштерү үзенчәлекләрен күзаллый. . Безгә укучылар татар телен, мәдәниятен дөрес кабул итсен өчен шартлар тудырырга, дөрес укытырга, тәрбияләргә, махсус эш алымнары, эффектив чаралар булдыру кирәк.  Мәсәлән, эзләнүгә илтүче эш төрләрен кулланырга: репортаж алу; дискуссияләр, җанлы сөйләшүләр оештыру;  рефератлар, эссе язу; проект эшләре башкару; мәкаль-әйтемнәрне, фразеологизмнарны тикшерү; рольле уен һ.б.  Төрле милләт баласын татар халкында  өстенлек алган сыйфатлар белән (сабырлык, кунакчыллык, ярдәмчеллек, һ.б.), татар кешесенә хас ишарәләр, сөйләм тизлеге, басым, интонация белән дә укучыларны таныштырырга кирәк.  Төрле ысуллар белән, кызыксындыру уятып укыткан очракта гына, укучыларыбызны татар телен өйрәнүгә, татарча сөйләшүгә өнди алабыз.

      Этномәдәни компетенция җирлегендә телнең мәдәнияттән һәм тарихтан аерылгысыз булуына игътибарны юнәлтү мөһим.

      Туган телләрне (рус теле һәм татар теле) бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә – рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле–ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләнә; телләрнең үзара багланыш-мөнәсәбәтләрен, шул мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә уртак төшенчәләр һәм тел берәмлекләре барлыкка килү аңлатыла. Рус һәм чит телләр, әдәбиятлар белән бәйләп, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлекләре өйрәтелә, алган белемнәр төрле тел күренешләрен аңлатуда кулланыла.

Телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек үсешенең телгә турыдан-туры мөнәсәбәте булуын җиткерелә. Туган тел дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләр телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итә. Укучылар сөйләмне дөрес куллана, бәяли белергә, үз фикереңнең уңай һәм тискәре якларын аңларга, камилләштерергә  өйрәнәләр. Рухи мәдәниятнең нигезе булган туган  тел ярдәмендә рухи кыйммәтләрнең асылын аңлатыла. Әдәби әсәрләрнең теле белән эшләгәндә, татар теле – бәйләүче чараларга бик бай тел, шул чаралар системасын, алар белдергән мәгънәләрне нәтиҗәлерәк үзләштерү максатыннан, стиль мөмкинлекләрен дә исәпкә алып, фикерне төгәл бирердәй сүзтезмә һәм җөмләләрне телебез хәзинәсеннән сайлап ала белү күнекмәләре формалаштырыла. Этномәдәни компетенция  укучыларны телгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу дигән сүз ул.

Этномәдәни компетенцияләрне камилләштерү милли төбәк компонентын өйрәнүдән башлана. Тел дәресләрендә укучыларны төбәкнең тарихы, мәгарифе, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырабыз. Үзебезнең төбәктән чыккан күренекле шәхесләрнең эшчәнлеген өйрәнәбез, очрашулар оештырабыз. Янәшәдә яшәүче башка халыкларның тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә ихтирам хисе тәрбиялибез. Укучыларның танып-белү активлыгын һәм милли  үзаңын үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләр эшлибез.  

Бүгенге көндә мәктәпләрдә татар халкы тарихы бик аз күләмдә укытыла . Шуңа күрә туган тел дәресләрендә кызыклы этнографик-тарихи темаларны яктырту укучыларга үз халкының үткәне турында күпмедер күләмдә мәгълүмат биреп, аларда татар тарихын өйрәнүгә мотивация булдыра. Укучыларда милли музейларга һәм аларның экспонатларына кызыксыну уяту мөһим. Балаларда татар халкының дөнья цивилизациясенең бер өлеше булуын, аның үз милли киенү рәвеше, күзаллаулары, гореф-гадәтләре, рухи һәм материаль байлыгы барлыгы турында фикер урнаша.

Ә тәрбияви максаты татар милли бизәкләре, татар халкының киенү үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, аш-су осталыгы, кулдан эшләнгән эш кораллары турында мәгълүмат бирү, укучыларда үз халкының гореф-гадәтләренә, этнографик үзенчәлекләренә ихтирам-хөрмәт уяту, горурлык хисе тәрбияләү булган дәресләр комплекслы тәкъдим ителсә, укучыларыбызда үз халкы мәдәнияте турында тулы күзаллау булдырырга мөмкин. Шул рәвешле бүгенге заман 21 нче гасыр укытучысы туган  тел һәм әдәбиятын өйрәтү белән беррәттән, укучыларда, ягъни киләчәк буын вәкилләрендә, үз үткәненә, тарихына, мәдәни мирасына ихтирам-хөрмәт тәрбияли, димәк, һәр бала үз-үзен яратырга, әби-бабасын, әти-әнисен хөрмәтләргә өйрәнә.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: туган телне укытуда, аңа кызыксыну уятуда этномәдәни компетенциянең роле зур. Шуңа күрә этномәдәни компетенция хәзерге заман мәгарифе өчен актуаль һәм кирәкле компонент булып тора. Туган тел дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда этномәдәни компетенция формалаштыруга юнәлгән биремнәр куллану мөмкинлекләрен, алшартларын ачыклауны төп юнәлеш итеп алсак, куелган максатларга  ирешергә мөмкин.