Проект "ИССЛЕДОВАНИЕ КАЧЕСТВА ПОДЗЕМНЫХ ВОД СЕЛА БОЛЬШОЙ МЕНГЕР" предназначен для учеников старших классов. Проект учит способам определения качества воды.
Вложение | Размер |
---|---|
проект | 73.42 КБ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
“Большеменгерская основная общеобразовательная школа”
Атнинского муниципального района
Республики Татарстан
РЕГИОНАЛЬНЫЙ КОНКУРС
«НАЦПРОЕКТ «ЭКОЛОГИЯ» – ДЕТСКИЙ ВЗГЛЯД»
Номинация «Вода – источник жизни»
ИССЛЕДОВАНИЕ КАЧЕСТВА ПОДЗЕМНЫХ ВОД СЕЛА БОЛЬШОЙ МЕНГЕР
ОЛЫ МӘҢГӘР АВЫЛЫ ҖИР АСТЫ СУЛАРЫНЫҢ СЫЙФАТЫН ТИКШЕРҮ
Автор: Фазлиева Зиля
Класс: 9,15 лет
Руководитель: Сабирова Разина Харисовна
Должность руководителя: учитель географии
Контактный телефон, электронная почта: 89046751266,
razina.sabirova@mail.ru
2020
Эчтәлек
I. Кереш. Эчәр суыбыз чистамы? 1 бит
1. Проектның максаты һәм бурычлары. 2 бит
2. Проблеманы өйрәнү буенча файдаланылган материалларга һәм
әдәбиятка күзәтү. 3 бит
II. Проектның нәтиҗәләре.
1. Олы Мәңгәр авылы җир асты су чыганакларының экологик
халәтен бәяләү. 4 бит
2. Олы Мәңгәр авылы җир асты суларының катылыгын, нитратлар
күләмен тикшерү. 5 бит
III. Йомгаклау. Авыл халкына безнең тәкъдимнәр. 6-7 бит
Кулланылган әдәбият исемлеге 8 бит
I. Кереш.
Эчәр суыбыз чистамы?
Олы Мәңгәр авылы халкы өчен төп су чыганагы булып үзәкләшкән су бирү системасы тора. Аннан алынган су үзенең характеры буенча (катылыгы, ни-тратлар күләме һ.б.) санитар нормаларга туры килми һәм шартлы рәвештә генә эчәргә яраклы дип санала. Шуңа күрә авыл халкы чишмә яки кое суларыннан файдаланырга тырыша. Әмма кешеләр җир асты суларының чистамы, юкмы икәне турында уйлап та карамыйлар, алар да бит агым сулар алып килгән кур-кыныч матдәләр белән пычранган булырга мөмкиннәр.
Авылның җир асты сулары эчәргә яраклымы, чистамы, алар кеше сәламәтле-генә зыян салмый микән? Безгә шуларны өйрәнү кызыклы тоелды һәм бу эшне бүгенге көндә бик актуаль дип саныйбыз, чөнки су кеше организмының эшчәнлегенә, гомер озынлыгына тәэсир итә.
Нитратлар күп булган суны озак кулланганда, канның кислород күчерү сәләте кими, ул бигрәк тә балаларда кан ясалу функциясе акрынаюга китерә, шулай ук кан басымын төшерә, хроник нефрит, гепатит белән авыру куркынычын арттыра. Өлкәннәр арасында онкологик авырулар китереп чыгара, үле балалар туу артуга китерә.
Каты су организмга тоз утыруга сәбәпче, нәтиҗәдә артрит, полиартрит кебек буын авыруларын китереп чыгара. Шушы суны даими эчүчеләрнең еш кына бөерләре дөрес эшләми, таш барлыкка килә, юынганда, сабын юылып бетмәү аркасында, тиредәге төкләр каты су шлаклары белән каплана , тире тишемнәре тула, тән кычыта, тимгелләр, чәчтә кавык барлыккка килә.
1. Проектның максаты һәм бурычлары
Проектыбызның максаты булып, химик анализ методлары кулланып, авыл-ның халык даими су ала торган Зур, Кечкенә, Кәтән, Кодрәле чишмәләре, Фә-нис коесының су сыйфатын (катылыгын, нитратлар күләмен), эчәргә яраклыгын бәяләү, экологик хәлен билгеләү, су сыйфатының кеше сәламәтлегенә тәэсирен өйрәнү торды.
Проектыбызның бурычлары: суның сыйфатын бәяләү буенча тикшерү методикаларын өйрәнеп, авылның җир асты суларының катылыгы, нитратлар күләме буенча экологик халәтен билгеләү.
2. Проблеманы өйрәнү буенча файдаланылган материалларга һәм әдәбиятка күзәтү.
Проектны башлаганда без, “Мәңгәр” авыл җирлегенә барып, авылга су бирүче скважиналарның су сыйфатын күрсәтүче “Казангеология” фәнни-производство предприятиесе тарафыннан “Мәңгәр” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативына җир асты суларын табу өчен бирелән җир участогының гидрогеологик нәтиҗәсендәге ФГУП “ЦНИИ геолнеруд” лабораториясе тәҗрибәләре күрсәткән мәгълүматлар белән дә таныштык. Алар безгә үзәкләшкән су бирү системасындагы суның катылыгын, нитратлар күләмен чагыштырып карарга мөмкинлек бирде. Шулай ук авыл җирлегендә чишмә, коеларның бүгенге экологик хәләтен билгеләүче мәгълүмат та алдык.
Аннан соң без алдагы елларда укучылар чишмә һәм кое суларының физик үзенчәлекләрен билгеләгән тәҗрибә нәтиҗәләре белән таныштык. Эшебезне китапханәдә су экологиясе турында әдәбиятны өйрәнгәннән соң, кыр һәм лаборатория шартларында чишмә һәм коелардан су үрнәкләре алу һәм аларга химик анализ ясау (суларның катылыгын, алардагы нитрат күләмен билгеләү ) юнәлешендә дәвам иттердек. Химик анализ методикаларын Мансурова С. Е. “Следим за окружающей средой: школьный практикум. 9-11классы.” кулланмасыннан алдык.
Cу сыйфатының авыл кешеләре сәламәтлегенә тәэсирен өйрәнү максатыннан
без авыл медпунктында соңгы ике елда алда санап үтелгән су сыйфатына бәйле
хроник авырулар белән авыручыларның саны ничек үзгәрүе белән кызыксындык.
II. Проектның нәтиҗәләре.
1. Олы Мәңгәр авылы җир асты су чыганакларының экологик халәтен
бәяләү.
Туган авылыбыз эчендә чишмәләр күп. Шулардан Зур һәм Кечкенә чишмә турында әйтеп үтү урынлы булыр. Зур чишмә суы элек-электән кер чайкау өчен кулланыла, улагы да шуңа җайлаштырып ясалган.
Ә “Кечкенә чишмә” авылның су ала торган чишмәсе буларак билгеле. Бу чишмәләрнең өстен “Татнефтепродукт” холдинг компаниясенең төзелеш һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча генераль директор урынбасары Сабиров Илһам Наил улы милли бизәкле чишмә өйләре белән буратты, шуңа күрә хәзер “Кечкенә чишмә”не “Илһам чишмәсе” дип йөртәләр. Ике чишмәгә дә таш юл түшәлгән.
Алдагы елларда алып барылган чишмәләр суының физик үзенчәлекләре буенча бу чишмәләрдә су төсе буенча үтә күренмәле, болганчык түгел, үтә күренүчәнлеге буенча иң үтә күренүчән, утырымсыз, иссез дип табылган. Суда водород ионнары күрсәткече, pH 5 тигез.
Кодрәле чишмәсе Кодрәле инеше ярында кое итеп казыла. Исеме дә шуннан алынган.Элек анда кер чайкый торган улак та булган, хәзер улаклары юк, чөнки язгы ташу вакытында, каты яңгыр яуганда, инештә су күтәрелә һәм улакларга тула. Чишмә олы юл читендә, текә калкулык итәгенә урнашкан, аңа асфальт юл керә.Чишмәгә бура ясалган, чыгырын бизәп торучы торна булганга, аны бүген “Торна” чишмәсе дип тә атыйлар.
Кәтән чишмәсе атамасы аны карап торучы кешенең кушаматы белән бәйле. 2012 елда Кәтән чишмәсенең бурасын яңарттылар. Чишмәне чистартып күзен ачтылар, элек су бер урыннан гына чыкса, хәзер 6 җирдән агып чыга. Чишмәнең улагы яңартылды, идәненә плитә җәелде. Физик үзенчәлекләре буенча чишмәнең суы су төсе буенча үтә күренмәле, болганчык түгел, үтә күренүчәнлеге буенча үтә күренүчән, утырымсыз, иссез, суда водород ионнары күрсәткече, pH 6 тигез.
2012 елның җәендә авыл уртасында, калку урында яңа кое барлыкка килде.Ул коены эшләүдә матди ярдәм күрсәткән кеше хөрмәтенә “Фәнис” коесы дип атала. Өсте ябык бурадан өй ясалган. Коега плитәдән юл җәелгән.
Физик үзенчәлекләре буенча коеның суы Кәтән чишмәсе суы күрсәткечләре белән тиңдәш.
2. Олы Мәңгәр авылы җир асты суларының катылыгын, нитратлар күләмен тикшерү.
Суның гомуми катылыгы – анда мг-экв/л. күрсәтелгән кальций һәм магний ионнарының суммар күләме ул. Суның катылыгы суда булган сульфат, гидрокарбонат, хлоридлар составындагы кальций, магний катионнарының күләменә бәйле. Суның катылыгы гомуми, даими, карбонатлы һәм бетереп була торган төрләргә бүленә. Суның бетереп була торган яки вакытлыча карбонатлы катылыгы суда кальций һәм магний бикорбанатлары булуга бәйле. Даими катылык суда кальций һәм магний, тимер сульфаты, хлориды, нитраты күп булудан тора.
Суның катылыгын билгеләү өчен без су үрнәген концентрация күләме төгәл билгеле булган эремә белән титрладык.
Аның өчен 250 мл конуссыман төпле колба, 100 мл үлчәү цилиндры, титр, аммиаклы буфер эремәсе, ачы тирәлекле куе зәңгәр хром реактивы, 0,1 н трилон Б эремәсе (этилендиаминтетрасеркә кислотасы) алдык. 250 мл конуссыман төпле колбага 100 мл чишмә суы салдык, шунда ук 5 мл аммиаклы буфер эремәсе һәм 7 тамчы куе зәңгәр хром индикаторы өстәдек. Сыеклык кызыл төскә керде. 0,1 н трилон Б эремәсе кушып, каты итеп болгаткач, ул зәңгәр шәмәхә төскә керә. Трилон Б ны без тамчылап кына өстәдек, чөнки ул реакциягә әкрен керә. Аннан титр шкаласыннан титрлау өчен ничә мл трилон Б киткәнен карадык. Бу миллилитрлар күләме суның катылыгын күрсәтә.
Тәҗрибәне 4 чишмә һәм коедан алынган су үрнәкләре белән ясадык һәм нәтиҗәсен таблицага язып бардык. (Кушымта №1)
Индикатор кәгазе ярдәмендә судагы нитрат күләмен билгеләдек. Индикатор кәгазен су үрнәкләренә төшердек һәм төсен билгеләдек. Индикаторны төсле шкалага куеп карадык. Тәҗрибәне 3 тапкыр кабатлап, судагы нитрат күләмен мг/л да билгеләдек һәм нәтиҗәне таблицага язып куйдык. (Кушымта №1)
III. Йомгаклау.
Авыл халкына безнең тәкъдимнәр.
Иң каты су Кәтән чишмәсе (11 мг/л) белән Фәнис коесында (14 мг/л). Кәтән чишмәсе суының катылыгы нормадан (7) 1,6 , Фәнис коесында 2 тапкыр артык.
”Мәңгәр” авыл җирлеге җитәкчесе Хисматуллин В.В. га Роспотребнодзор-ның Татарстан Республикасы буенча Биектау районындагы бүлегеннән җибә-релгән мәгълүматларыннан без Кәтән чишмәсендәге су катылыгының, Әтнә районындагы чишмәләрдәге су катылыгы белән чагыштырганда, нормадан 1,12 гә артык, Фәнис коесындагы су катылыгының, Әтнә районындагы коелардагы су катылыгы белән чагыштырганда, нормадан 1,42 тапкырга артык иткәнен ачыкладык.
Нитратлар күләменең күп булуы буенча да Кәтән чишмәсе (167 мг/л) һәм Фәнис коесы (201 мг/л) аерылып тора. Кәтән чишмәсендәге нитратлар күләме нормадан 4 тапкыр, Фәнис коесында 4,5 тапкыр артык.
Авылның җир асты сулары эчәргә яраклымы дигән сорауга җавап табар өчен без Кәтән чишмәсе һәм Фәнис коесының суларының катылыгын һәм андагы ни-тратлар күләмен авылга су бирүче скважиналарның су сыйфатын күрсәтүче “Казангеология” фәнни-производство предприятиесе тарафыннан “Мәңгәр” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативына җир асты суларын табу өчен бирелгән җир участогының гидрогеологик нәтиҗәсендәге ФГУП “ЦНИИ гео-лнеруд” лабораториясе тәҗрибәләре күрсәткән мәгълүматлар белән чагышты-рып карарга булдык.Чагыштырганда, без Кәтән, Зур, Кечкенә чишмәләрдән су алучылар 2 нче скважина суыннан файдалануын, Фәнис, Кодрәле чишмәсеннән су алучылар 4 нче скажина суыннан файдалануын да истә тоттык һәм шул сква-жиналарның су катылыгын, алардагы нитрат күләмен ачыкладык. 2 скважинада су катылыгы 30 мг/л, нитрат күзәтелми. 4 нче скважинада су катылыгы 17 мг/л, нитратлар күләме 252 мг/л. Моннан без түбәндәге нәтиҗә чыгардык: Кәтән чишмәсендәге су катылыгы 2 нче сквжинадагы су катылыгыннан 19 га, Зур, Кечкенә чишмәләрдә 25 кә ким (Кушымта №2), Фәнис коесы суы катылыгы 4 нче скважина суыныкыннан 3 кә , Кодрәле чишмәсенеке 10 га ким (Кушымта №3). Фәнис коесында нитратлар 4 скважинадагы суга караганда 51 гә ким, Кодрәле чишмәсендә 189 га ким (Кушымта №4).
Суда кальций һәм магний ионнарының күләме алар юа торган тау токымнары составының известьташ, магнезит, гипс, доломиттан торуына бәйле. Авыл җир асты суларының катылыгы зурлыгының сәбәбен белү өчен, су алу скважи-наларының төп характеристикаларына да игътибар иттек. Су йөртүчән тау то-кымнары известьташтан торуын белдек.
Җир асты суларының нитратлар белән пычрануының өч сәбәбе бар:
1) басуларда азот ашламаларын күп куллану туфракның биологик фильтр булудан туктавына китерә;
2) терлек фермалары агынтылары белән пычрану;
3) көнкүрештә кулланылган суларның канализациядән җир асты суларына саркып чыгуы.
Кәтән чишмәсендәге нитратлар күләмен без икенче сәбәп белән бәйли ала-быз, чөнки чишмәдән ерак түгел ферма урнашкан.
Фәнис коесының суындагы нитратларга өченче сәбәп гаепле дип саныйбыз, чөнки авылда һәр йортта канализация булса да, ул үзәкләштерелгән канализа-ция челтәренә тоташмаган, санитар таләпләрне тулысынча үти дип тә раслап булмый.
Авыл медпунктыннан алынган мәгълүматлар буенча, соңгы ике елда өлкән-нәр арасында онкологик авырулар 5 кешегә, мәктәп яшендәге балалар арасында хроник нефритка илтүче сидек системасы авырулары белән авыручылар 1% артканлыгы ачыкланды.
Димәк, нәтиҗә түбәндәгечә:
Кулланылган әдәбият исемлеге
1. Атлас Республики Татарстан. Москва: Картография, 2005.
2. Алыков Н.М. Аналитическая химия объектов окружающей среды Астрахань:
АГПУ, 1998.
3. Гидрогеологическое заключение об участке недр, передаваемом в пользо-
вание СХПК “Менгер” для добычи подземных вод с целью хозяйственно-
питьевого водоснабжения СХПК “Менгер”, расположенном в населённых
пунктах Атнинского района , РТ.
4. Мансурова С. Е. Следим за окружающей средой: школьный практикум. 9 -11
классы. Москва: ВЛАДОС, 2001
5. Мустафина Э.М., Нигматжанов Г.С., Каюмов А.Ф. География Атнинского
муниципального района Республики Татарстан. Казань: Из-во МОиН РТ,
2011.
6. Торсуев Н. П. Зелёная книга Республики Татарстан. Казань: Казанский уни-
верситет, 1993.
7. Штельмах Е. Живая и мертвая вода. М: Эксмо, 2008
Кушымта № 1
Олы Мәңгәр авылы җир асты суларының катылыгын һәм нитратлар күләмен тикшерү буенча үткәрелгән тәҗрибәләрнең нәтиҗәсе
Күзәтелгән объектлар Күрсәткечләр | Суның катылыгы | Нитратлар күләме | ||
Норма буенча мг/л | Тәҗрибә нәтиҗәсе мг/л | Норма буенча мг/л | Тәҗрибә нәтиҗәсе мг/л | |
Кәтән чишмәсе | 7 | 11 | 45 | 167 |
Фәнис коесы | 14 | 201 | ||
Зур чишмә | 5 | 54 | ||
Кечкенә чишмә | 5 | 107 | ||
Кодрәле чишмәсе | 7 | 63 |
Кушымта № 2
Чишмәләрнең су катылыгын 2 нче скважина су катылыгы белән чагыштыру диаграммасы (мг/л)
Кушымта № 3
Фәнис коесының һәм Кодрәле чишмәсенең су катылыгын 4 нче скважина су катылыгы белән чагыштыру диаграммасы (мг/л)
Кушымта № 4
Фәнис коесының һәм Кодрәле чишмәсенең нитрат күләмен 4 нче скважина суындагы нитрат күләме белән чагыштыру диаграммасы (мг/л)
Н. Гумилёв. Жираф
Весенняя гроза
Будьте как солнце!
Большое - маленькое
Галка в чужих перьях