Чишмәләр кечкенә генә булсалар да табигатькә җан бирүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш иңдерүчеләр. «Башы–тауда, аягы диңгездә» дигән табышмак чишмәләрнең җитез, йөгерек булуларын, кешеләргә хезмәт итүләрен бик дөрес сурәтли.
Вложение | Размер |
---|---|
Авылымның зәнгәр күзләре | 40.43 КБ |
МБГУ - Татарстан республикасы Теләче районы Фатих Хөсни исемендәге
Олы Мәтәскә гомумбелем урта мәктәбе
Авылымның зәңгәр күзләре
Эшләде:
Теләче районы Фатих Хөсни исемендәге
Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучысы
Мингазова Исламия Ильяс кызы
6 нчы сыйныф
Җитәкче:
Теләче районы Фатих Хөсни исемендәге
Олы Мәтәскә урта мәктәбенең
I квалификацион категорияле
биология укытучысы
Шәрипова Илһамия
Вәлимөхәммәт кызы
Олы Мәтәскә, 2020-2021 ел
Эчтәлек:
Проблеманың актуальлеге ...........................................................3 б.
Максат һәм бурычлар ................................................................... 4 б.
1. Чишмәләр
2. Елгалар, күлләр ......................................................... 12 б
III Йомгаклау:
IV. Файдаланылган чыганаклар исемлеге ............................... 15 б
V.Кушымта.
Проблеманың актуальлеге
Туган авыл... Туган җир ...
Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, шул ук вакытта серле, сихри, истә кала торган урыннары күп.
Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, җилкән камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары— күңелләргә рәхәтлек биреп туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, туган ягыбызга сагынып, яратып кайтабыз.
Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне, аның һәммә кешеләре күңелгә ифрат та якын. Ул кадерле урыннар тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп урнаша.
Һәр авылның тирә-юнь табигатен су чыганаклары бизи, чөнки халыкның тормышы су белән бәйле. Авылның менә дигән көтүлекләре, печәнле болыннары, урман-полосалары бар. Елгаларда зәңгәр күзле чишмәләрнең саны исәпсез-хисапсыз.
Чишмәләр кечкенә генә булсалар да табигатькә җан бирүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш иңдерүчеләр. «Башы–тауда, аягы диңгездә» дигән табышмак чишмәләрнең җитез, йөгерек булуларын, кешеләргә хезмәт итүләрен бик дөрес сурәтли.
Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?! Безнең балачагыбыз да гүя шуннан башлана, яшел чирәмле юлы безне олы тормышка алып чыга. Чишмәләрнең кайнап чыгуын без һәрвакыт йөрәк тибешендә тоябыз. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырларыбыздан да, телебездән дә төшми. Менә шул чишмәләрнең серен, тарихын башкаларга да җиткерү теләге белән мин бу эшемне башкардым.
Максат һәм бурычлар
Максат:
Бурычлар:
Чишмә рухы.
Җирне, тыгыз һәм җансыз туфракны дөньяда кеше һәм су гына хәрәкәткә китерә ала. Материкларны күчереп йөрткән мәгърур океаннар, исәпсез-сансыз утрауларны йоткан иксез-чиксез диңгезләр, ярларын җимереп ташып аккан гайрәтле елгалар, кыяларны дулкыннары белән ашаган киң күлләр, ерганаклар ерган ярсу инешләр. Суда - көч-кодрәт, су булган җирдә хәрәкәт, сусыз дөньяда яшәеш юк. Әгәр шул океан-диңгезләрне, елга-күлләрне тукландырып-тулыландырып торган кечкенә, барлыгы-юклыгы да еш кына беленмәгән чишмәләр булмаса, дөньяда хәрәкәт тә, яшәеш тә булмас иде. «Тамчы таш тишә», диләр. Дөрестән дә, нәни генә, бер зыянсыз бихисап чишмәләр бергә җыелып шул тау-ташларны актару сәләтенә ия булган Су стихиясен барлыкка китерә түгелме? Бу хакыйкатьне табигатьтән аерылмаган ата-бабаларыбыз бик яхшы аңлап яшәгән.
«Чишмә» — фарсы сүзе. Бүгенге телдә аның «чыганак», «башлангыч», «нигез» кебек мәгънәләре бар. Шул ук мәгънәне белдергән «кизләү» сүзе борынгы төрки телдән хәзерге татар теленә үзгәрешсез килеп җиткән сүзләрнең берсе. Димәк, кешеләр бик борынгы заманнарда чишмәләрнең дөнья корылышында саллы урын алып торуын тойганнар. Халык авыз иҗатын, мифологиясен һәм гореф-гадәтләрен тәфсилләп өйрәнгән галимнәр фикеренчә, төркиләр табынган Су тәңресе — Кояш, Ай, Яңгыр, Яшен, Ел фасыллары, Ут, Һава, Җир, Урман һәм башка тәңреләр белән тиң күрелгән һәм әлеге исемлектә төп урыннарның берсен алып торган. Дөнья халыклары мифологиясеннән мәгълүм булганча, Су — дөнья яратылышының башлангычы. Җир, туфрак шул Су дәрьясыннан шытып чыккан. Идел буеңда яшәгән кайбер халыкларының авыз иҗатында суларга хуҗа булган зат — ир-ат буларак та күзалланган. Мәсәлән, мариларның Вют-водыж — Су атасы. Шулай да, башлыча ул хатын-кыз кыяфәтендә сурәтләнә. Ву-мурт — удмуртларда, Вер-ава — мордваларда, Сурен ыра һәм Шыв сура-такан тура — чуашларда, татарларда — Су анасы. Гадәттә, Су анасы җиргә кадәр тиеп торган озын тузгыган чәчле, су үсентеләре ябышкан кызгылт юеш ялангач тәнле, тәгәрәп чыгарга торган зур зәңгәрсу яисә чем-кара күзле хатын-кыз рәвешендә тасвирлана. Аның бердәнбер бизәге — кабатланмас матур алтын тарак. Тулган ай йөзенә карап шул тарак белән чәчләрен тарар өчен Су анасы ярга, басмага чыгып утыра дип ышанганнар.
. Чишмәләрнең матурлыгына хозурлану да, алар янындагы тынлыкны тыңлау, бөтен галәмне чагылдырган су көзгесенә карап соклану да җаннарга шифа була ала түгелме? Шул гүзәллекне бүләк иткән табигатькә баш ими калу мөмкинме? Иван Шишкинга Чулман буе табигатен гәүдәләндергән пейзажлар дөнья күләмендә дан китерде. Шул ук вакытта рәссам әсәрләре аша туган ягыбызның гүзәл табигате даны еракларга таралды. 1886 елда ул иң мәшһүр картиналарының берсен — «Алабуга янында изге чишмә» пейзажын иҗат итә. Гасырларга шаһит наратларның тамырлары арасыннан саркып аккан, борынгыдан «ияле» дип исәпләнгән һәм гыйбадәт кылу урыны булган чишмә — остага табигатьнең серле матурлыгын гәүдәләндерү өчен өлге булып тора. Җир куенын тарсынып яктылыкка омтылган чишмәләр кешегә хезмәт итсә дә, буйсынып тормас. Аларның да көче, җаны, рухы бар. Шулай булмаса, инешләрдән елгалар, елгалардан күлләр, диңгезләр, океаннар хасил булыр идеме? Чишмәләр акмаса, галәмдә — хәрәкәт, туфракта - бәрәкәт, күңелләрдә — нәзакәт тә булмас иде...
Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.
Чишмә сулары белән безнең әби-бабаларыбыз авыру кешеләрне дәвалаганнар, дарулар урынына кулланганнар.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм медицинасында зәм-зәм суы белән дәвалау хакында хәбәрләр бар. Ибн Гәббәс хәбәр иткәнчә, Мөхәммәд Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай дигән: «Зәм-зәм суын эчүче кеше аны ни өчен эчсә, шуны алыр». Икенче бер хәдистә түбәндәгечә әйтелгән: «Җир йөзендә иң яхшы су — зәм-зәм суы. Ул тәмле дә, күп чирләрдән дәва да». Шулай ук Пәйгамбәребезнең галәйһиссәләм авырулар янына барганда Зәм-зәм суын алуы һәм аларга әлеге суны эчертүе яки зәм-зәм белән өсләреннән бөркүе мәгълүм. Бер сәхабә әйткән: «Мин 30 көн һәм төн зәм-зәм суыннан башка берни эчмәдем һәм ашамадым. Әмма ачыгу хисе булмады, хәтта тагын да тазарып киттем».
Интернет сайтларда, мәгълүмат чараларында дөньяви медицина ысуллары көчсез булган вакытта бик күп төрле авыруларны, хәтта яман шешне Зәм-зәм суы белән нәтиҗәле дәвалау очраклары хакында хәбәр ителә. Зәм-зәм суы озак саклана, бик озак савытта торса да, үз сыйфатларын югалтмый, бозылмый. Хаҗ сәфәренә барган мөселман кардәшләребез Зәм-зәм суын ерак җирләрдән алып кайталар һәм аның белән башкаларны сыйлыйлар. Ниятләренә карап, бу суны эчүчеләр аның файдасын табалар.
Әйе, кеше гомер буе Җир йөзендәге мәңгелек кыйммәтләрнең берсе булган чишмәләрнең тылсым көченә табынган, алардан көч алган. Урманда, басуларда, болыннарда йөреп сусагач, чылтырап аккан чишмә буена килеп чыксаң, суның чисталыгына карап, аның җирдән бәреп чыгуын күреп, сүзсез калып торасың. Ә аның суын татып карагач, нинди салкын, нинди тәмле икәнен тоясың. “Челтер-челтер чишмә ага. Авылда туып үсеп читтә яшәгән кеше һәрвакыт туган җирен искә төшерә. Кушучлап тәмле суын эчкән, бала чактан ук күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә челтерәп аккан шул чишмәләр тарта. Һәр авылның үз чишмәсе бар. Кешеләр чишмәләргә матур-матур исемнәр биргән... “Туган як чишмәсе, магнит кебек, ераклардан үзенә тарта”,- дип яза Касыйм Тәхау. Вак чишмәләрдән зур елгалар барлыкка килә, кечкенә авыллар тарихыннан олы тарихыбыз – туган илебез, Ватаныбыз тарихы туа. Ә Ватаныбыз тарихын белү – һәммәбезнең дә бурычы.
Барыбызга да билгеле, хәзерге заманда халыкның чишмәләрдән аз файдалануы. Шул исәптән аларга карата игътибар да кими төште. Мин үзем дә туган авылым Олы Мәтәскә җирлегендәге чишмәләрнең шактый икәнен белсәм дә, аларның атамаларын белми идем. Кайсыберләренең атамалары таныш булса да, ни өчен шулай аталганлыгын белергә тырышу миндә кызыксыну уятты. Шулардан чыгып, мин үз авылым тирәсендәге чишмә, сулыкларның аталу тарихларын, аларның бүгенге көндәге торышын өйрәнүне үземә максат итеп куйдым һәм эзләнү эшемне шуңа багышладым.
Авылым тарихы
Безнең авыл барлыкка килгәнче бу урыннар адәм керә алмаслык сазлык һәм куе урман булган. Ә урман уртасыннан челтерәп чишмә аккан. Кешеләр үзләренә тормыш итү өчен су якын булган урыннар эзләгәннәр.Төрек-Тәмте авылыннан хәзерге Тәмте- Мәтәскә авылына үзенең гаиләсе белән Мөтәси исемле кеше килеп урнаша. Акрынлап монда кечкенә генә бер авыл барлыкка килгән. Һәм бу авылга Мөтәси хөрмәтенә һәм Төрек-Тәмтедән килеп утырганга Тәмте-Мәтәскә дип исем биргәннәр. Озак та үтмәгән Тәмте-Мәтәскәдән берничә гаилә үзләреннән ерак булмаган урман уртасындагы чишмә буена килеп утырган. Акрынлап монда килеп урнашучылар күбәйгән, вакытлар узу белән авыл зурайган. Урманның күп өлешен кискәннәр, чистартканнар. Казып юллар салганнар. Авылга Олы Мәтәскә дип исем биргәннәр. Монда яшәүче халыкның төп кәсебе игенчелек булган. Төп халкы татарлар. Саф татар телендә сөйләшәләр.
Җир йөзендә бер тамчы суга зарыккан ком чүле, далалы кыйтгалар бар. Табигать – Анабыз Теләче төбәген дәрьялар белән бизәмәсә дә, татлы сулы чишмәләребез бихисап. Бу яктан Ходай безне рәнҗетмәгән. Агымсуларга бай безнең яшәгән төбәгебез.
Чишмәләрнең аталу тарихы безгә ниләр сөйли?
Бүгенге көндә Олы Мәтәскә авылы җирлегендә 15 тән артык чишмә бар. Авылның иң газиз бер өлеше итеп, яратып, матур атамалар да кушканнар чишмәләргә: Фазыл чишмәсе, Ташчишмә, Тау асты чишмәсе, Шәмсебану чишмәсе, Салкын чишмә, Ярмәк чишмәсе, Үткәвәл чишмәсе... . Бу су чыганаклары халык тормышының истәлек-хатирәләре һәм олы тарихы турында сөйлиләр.
Эзләнү эше барышында мин берничә чишмәнең аталу тарихын өйрәндем.
Фазыл чишмәсе
Минем туган авылымда “Фазыл чишмәсе” дип аталган чишмә бар. 1940 нчы елда баянчы Рокыя Ибраһимовага безнен авылда булырга туры килә. Эштән соң кичен авыл яшьләре белән шул чишмә буена бара. Ул вакытта чишмә буйлары яшьләрнең уйнап, җырлап, күңел ача торган урыннары була. Уен-көлке арасында Зиннэт исемле гармунчы егет Рокыяга таныш булмаган бик куңелле генэ яңа бер көй уйнап җибәрә. Яшьләр кушылалар. Шунда Рокыя Ибраһимова көйне отып ала. Ләкин аның үзенә беркетелгән сүзләре һәм исеме булмый. “Яңа көй” дип кенә йөртәләр икән. “Фазыл чишмәсе” буенда җырлаганга, аңа “Фазыл чишмәсе” дип исем куючы да Рокыя Ибраһимова була. Берникадәр вакыттан соң “Фазыл чишмәсе” көе Сибгат Хәким сүзләре белән Гөлсем Сөләйманова һәм Рокыя Ибраһимова башкаруында радиодан яңгырый башлый. Хәзерге вакытта да бу җырны төрле җырчылар, җыр коллективлары яратып башкаралар.
Шәмсебану чишмәсе
Бу чишмә авылның төньяк-көнбатышындагы Үткәвәл елгасының биек уң як ярыннан челтерәп ага. Җәйге челләдә печән чабып тәмам аргач, урманнан кайтырга чыккан Шәмсебану атлы авыл хатыны хәлсезләнеп җиргә егыла. Шул мизгелдә могҗиза була. Якында гына чишмә бәреп чыга. Аның салкын суын эчеп аякка баса ул. Әби үзе исән түгел инде. Изге күңелле булганга, аның исеме халык телендә һаман яши. Ә чишмәгә Шәмсебану чишмәсе дип исем бирәләр.
Үткәвәл чишмәсе
Бу чишмәнең дә тарихы кызыклы. Ул авыл очындагы Үткәвәл урамы башындагы елганың сул як ярында урнашкан. Исеме дә шуның белән бәйле. Ә Үткәвәл атамасының тарихы мондыйрак... Авылда борынгы заманнарда Үлмәскол исемле кеше яшәгән. Аның җиде улы булган. 17 нче гасырда Иван Грозный татарларны үз диненә кертү өчен татар авылларына поход башлаган. Тәре походы отряды безнең авылга да килгән. Үлмәсколның уллары әкият батырлары кебек көчле булганнар. Алар тәре походы отрядына каршы сугышка күтәрелгәннәр. Егетләргә халык та кушылган. Халык ачуына каршы тора алмаган тәре походы отряды авылны ташлап чыгып киткән. Отряд Питрәч районы Кәвәл авылына таба юнәлгән. Иван Грозный отряды чыгып киткән урамны “Путь Ковали “ дип атап йөртә башлаганнар. Халык теленә исә ул Үткәвәл урамы дип кереп калган, бүгенге көндә дә шулай аталып йөртелә.
Ярмәк чишмәсе
Сап-салкын сулы Ярмәк чишмәсе авылның төньягындагы Кушъелга таулыгыннан агып чыга. Суы тәмле, тирәсе чиста. Тизлеге – 30 м/мин, төсе – төссез, саф сулы. Чишмә авылдан хәйран еракта урнашса да, аның суын сырхауларны дәвалау максатыннан бик күпләр әле дә файдаланалар. Җәйге эсселәрдә көтүчеләр аның салкын суын эчеп хәл ала. Чишмәнең исем тарихы гыйбрәтле. Бу елга урман уртасында булган. Ул урманны урманчы рус кешесе Ермаков саклаган. Аны качкыннар үтергәннәр. Ярмәк исеме бу елгага аның истәлегенә бирелгән.
Олы Мәтәскә авылының төньяк-көнчыгышында таулар тезмәсе бар. (Безнең якларда биек калкулыкларны да тау дип әйтү гадәткә кергән). Инеш буе таулыгыннан зур-зур ташлар арасыннан агып чыгучы бу чишмәне Ташчишмә дип атап йөртәләр. Суы тимер торба аша челтерәп чыгып, инешкә кушыла. Эбием сөйләве буенча, авылыбызның сабантуйлары да шушы чишмә буенда үтә торган булган. Суы бик тә тәмле һәм йомшак булганга ерак урамнардан да суга Ташчишмәгә йөргәннәр. Хәзер инде бу чишмәгә йөрүче сирәк. Шулай булса да, аны әле ташландык дип әйтеп булмый. Аны төзекләндереп, чистартып торучы яхшы күңелле авылдашларыбыз бар.
Тау асты чишмәсе (Авыл чишмәсе)
Авылның нәкъ уртасында, инеш буендагы яр астыннан агып чыгучы бу чишмә авылдагы иң борынгы, шул ук вакытта бүгенге көндә дә халык иң күп йөри торган чишмәбез. Элек чишмәнең суы бик көчле булган. Хәзер алай ук түгел инде. Чишмә янында яшел таллыклар. Бу чишмәгә игътибар, тәрбия аеруча зур – ул авылыбызның иң төп чишмәсе. Гомер-гомергә ул гел яңартылып, төзеклектә тотыла.
Чуаш чишмәсе (Акъяр чишмәсе)
Элеккеге чишмәләр белән беррәттән соңгы елларда гына барлыкка килгәннәре дә бар. Шуларның берсе – Чуаш чишмәсе яки Акъяр чишмәсе дип тә атыйлар. Аны авылга вакытлыча эшкә килгән чуаш милләтеннән булган кеше авылның көнчыгышындагы текә тау битендә ачкан. Авылдагы иң аулак, иң чиста урынындагы бу чишмәгә халык бик теләп йөри. Суының бик йомшак һәм тәмле булуы белән билгеле.
Елгалар, күлләр.
Күл, саз, кое, баткаклык исемнәре безнең төбәктә дә нәкъ шулай атала. Ә менә елга дип бездә сулысына да, сусыз коры чокырларга да әйтәләр. Мәсәлән: Каргалар елгасы, Таш елга, Аю елгасы, Түләмә елгасы, Әҗәл елгасы, Кабак суы, Коры елга, Куш елга.
Түләмә елгасы
Түләмә елгасы атамасы турында ике төрле тарих йөри. Элек шәһәргә илтүче юлга шушы елга аша көймәдә чыкканнар дип әйтәләр. Бу хезмәт түләүле булганга күрә, халыкның һаман акча түләп йөрисе килмәгән. Ул урынны әле хәзер дә Беракча почмагы дип атап йөртәләр. Кешеләрнең гел-гел акча түләргә хәлләреннән килмәгән. Алар бу елга аша күпер салганнар да, ”акча түләмәгез, шушыннан йөрегез “ дигәннәр. Түләмә атамасы шуннан килеп чыккан дип сөйлиләр.
Ә икенче тарих мондый. Бу елга буйлары көтү көтәр өчен уңайлы булган. Ләкин көннәрдән бер көнне маллар күпләп кырыла башлаган. Кешеләр моның сәбәбен таба алмаганнар. Тик соңыннан гына елга буенда түләмә исемле бик тә агулы үлән үскәнлеге ачыкланган, елгага Түләмә атамасы шуннан бирелгән диләр.
Әҗәл елгасы
Әҗәл елгасы – бу елгада качкыннар яшәп яткан. Элек калага юл урман аша булган. Качкыннар калага баручыларны шул елга буена алып кереп талый һәм үтерә торган булганнар. Шуңа күрә бу елгага Әҗәл елгасы дип исем биргәннәр.
Куш елга яки Коры елга
Куш елга – бу елга ике тармаклы булып авыл инешенә таба сузылган. Ике тармакта ике чишмә булган. Ике тармаклы булганга күрә елгага Куш елга исеме бирелгән. Заманында бу елганың суы авылыбыз инешенә агып кушылган. Сонгы дистә еллар эчендэ чишмә суы авылга кадәр акмый, каядыр җир астына сеңеп югала. Шуңа күрә хәзер аны Коры елга дип тә атыйлар.
III. Йомгаклау
1. Чишмәләрнең безгә мөрәҗәгате.
Чишмәләребезне җанландырып, аларга тел бирсәк, ни турында сөйләр иде микән алар? Бер чишмәнең моң-зарына колак салыйк әле:
-Без ага башлаганга күп еллар үтте. Элекке матурлыгыбыз югала бара, суларыбыз кими, ярларыбыз җимерелә, чишмә башларыбыз томалана. Вакытлар үтә, яшьләр үсә, ә без һаман агабыз. Күп туганнарыбыз томаланды, яшәүдән туктады. Тау итәкләрендә көтү йөри, үсә торган агачлар, куаклар таптала. Хайваннар күзебезгә баса, имгәнәбез, суыбыз җир астына кача. Безнең тирә-юнебезгә рәшәткәләр кирәк. Төбебезнең дә ел саен чистарылуын телибез. Вак һәм зур елгаларга су бирер идек, чөнки вак елгаларның да суы бетүгә таба бара. Ярларыбызга, тирә-юнебезгә, чишмә башларына агачлар утыртсыннар иде. Агач үсмәгән җирдә дым юк, дымсыз җирдә су булмый. Бабайлар заманында безгә әһәмият күбрәк булган икән. Кайчандыр кешеләр, яныбызга килеп, төпләребезне, чишмә башларыбызны чистарталар иде. Хәзер алар машиналарга утырып, кырыбыздан выжлап кына үтәләр. Ә кайбер рәхимсезләре, яныбызда утырып ял иткәч, үзеннән соң кочак-кочак чүп-чар калдырып китә. Безне карау өчен күп вакыт кирәкми, югыйсә...Менә ни дип серләшәләр икән чишмәләр. Димәк, бүгенге көндә алар кеше ярдәменә, безнең ярдәмгә мохтаҗ.
2. Нәтиҗә.
Проект эшен башкарганнан соң мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем:
Безгә чишмәләр кирәк. Безнең әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән аларны. Ләкин табигать байлыгы чиксез түгел. Аны соңгы чигенә кадәр сыкканчы, табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк. Киләчәк буыннар безне начарлык белән искә алмасын иде. Киләчәктә дә чишмәләргә юл өзелмәсен иде! Алар озын гомерле булсын! Сакчыл караш белән алдагы көндә дә чишмәләрне саклыйк! Табигать белән кечкенәдән үк дуслашкан кеше - яхшы тәрбияле, мәрхәмәтле, бәхетле кеше ул! Туган төбәгенең матурлыгын күрә белүче, суның тәмен тоючы бала әти - әнисен, кардәш - ыруларын, тирә – юньдәге кешеләрне ихтирам итә. Туган йортын, туган авылын, туган ягын чын куңелдән яраткан кеше генә Ватанын ярата һәм кирәк вакытта, аны саклау өчен, үз – үзен аямыйча, көрәшкә күтәрелә. Аны исә чишмәләрдән, елга - күлләрдән башка күз алдына китереп тә булмый.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, без, яшь буын - туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган җиребезнең тарихын өйрәнеп, эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.
Чыгышымны Гөлназ Гарипованың шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.
Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен
Челтерәүләреңнең аһәңе.
Яшь буын да белсен тәмен суның,
һәрбер кеше белсен бәһәңне!
Сакласыннар күз карасы кебек,
Телмәсеннәр җирнең бәгырен.
Саклыйк җирне, саклыйк табигатьне !
Белик, дуслар, чишмә кадерен!
Файдаланылган чыганаклар исемлеге.
1. Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар /Төзүчесе: Г.Гыйльманов – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. - Б. 135.
2. Тәхау, К. Туган җирем – назлы бишегем: натуралист язмалары //1973-1998 еллар// Касыйм Тәхау.-Казан: Школа, 2009.-80 б.
3. Харисова Галимә. “Cу белән дәвалау”// Шәһри казан.- 2012.- сентябрь. 4. "Татарстан чишмәләре" // "Заман"нәшрияте, 2007.
6. Интернет чыганаклар.
7. Мәктәп музее материаллары.
Музыка космоса
Агния Барто. Сережа учит уроки
Ледяная внучка
Мастер-класс "Корзиночка"
Девочка-Снегурочка