Кызыл китап серләре
Вложение | Размер |
---|---|
kyzyl_kitap_serlre.zip | 2.94 МБ |
Слайд 1
Татарстан Республикасы Актаныш муни ц ипал ь районы Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе Кызыл китап серләре Төзеде : 8сыйныф укучысы Шарапова Айгизә Җитәкче: биология укытучысы ГибадуллинаР.Н . 2017 елСлайд 2
П роект эше максат: Төрле чыганакларга нигезләнеп Кызыл китап серләрен ачыклау ; Бурычлары : Кызыл төснең үзенчәлеген ачыклау; Кызыл китап битләренең төсләр төрлелегенең әһәмияте нидән гыйбәрәт булуын өйрәнү; Россиянең һәм Татарстанның кызыл китабы белән танышу; Кызыл китапка кертелгән хайван, кош- корт үсемлек төрләре турында мәгълүмат туплау; Кызыл китап турында кызыксынучанлыкны үстерү; Үзебезнең тирәлектә яшәүче кош-корт ,үсүче үсемлекләр, яшәүче хайваннар,аларның тереклек эшчәнлеге белән тагын да тирәнрәк танышуны дәвам итү ; Мәг ъ лумаларны төрле чыганаклардан табып тулыландыру; Туган якның терек табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.
Слайд 3
Кызыл китап төрләре
Слайд 4
1966 елда б өтендөнья галимнәре саклауга кирәкле үсемлекләр, хайваннар турында исемлеген барлаганнар.Китапның һәр битенең үз төсе бар .
Слайд 5
Кызыл китап битләрендәге төсләр Кара төс. Җир йөзеннән бөтенләй юкка чыккан үсемлекләр һәм хайваннар . Кызыл төс .Юкка чыгу алдында торган үсемлекләр һәм хайваннар . Сары төс .Бик тиз рәвештә юкка чыгып баручы үсемлекләр һәм хайваннар . Ак төс .Сан ягыннан электән үк аз күләмдә булган үсемлекләр һәм хайваннар . Яшел төс .Юкка чыгудан сакланып калган үсемлекләр һәм хайваннар .
Слайд 6
Җир йөзеннән бөтенләй юкка чыккан үсемлекләр һәм хайваннар .
Слайд 10
Россияне ң Кызыл китабы
Слайд 11
Татарстан Республикасының Кызыл китабы 1995 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабы чыгарылган. Бу китап битләрендә 32 төр имезүче, 85 төр кош, 4 төр сөйрәлүче, 2 төр җир - су хайваны, 9 төр балык, 1 төр керфекле суалчан, 3 төр кысласыманнар 100 төр бөҗәк, 8 төр суүсемнәр, 12 төр лишайник, 10 төр мүк, 211 төр чәчәкле үсемлек, 29 төр гөмбәнең Татарстан буенча ничек таралганы, саны, экологиясе, биологиясе һәм аларны саклап калу юллары турында кыскача белешмәләр китерелә. Һәр төрнең русча, татарча һәм латинча атамасы күрсәтелгән, төсле рәсеме һәм таралышы картасы бирелгән. 2006 елда икенче басма дөнья күрде , ә 2016 да – өченчесе . Соңгы Кызыл китапның редакциясе өстендә бик күп галимнәр эшләгән .
Слайд 15
Йомгаклау Табигатьне саклау — ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Үз-үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча, тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән. Татарстан Конституциясенең 55 нче маддәсендә « Табигатькә сакчыл караш — Татарстан Республикасының һәр гражданы бурычы » диелгән . Әйе , без табигать белән тәңгәллектә генә яши алабыз . Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк , шул чакта гына без матурлыкны , табигатьне коткарып кала алырбыз .
Знакомимся с плотностью жидкостей
Спасибо тебе, дедушка!
Зимний дуб
"Портрет". Н.В. Гоголь
Горячо - холодно