Вложение | Размер |
---|---|
belem_yorty_huzhalary.pptx | 3 МБ |
Слайд 1
Татарстан Республикасы Актанышмуниципаль районы Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе . Актаныш районы Туган як музее нда үтәчәк район « Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар » гамәли-эзләнү укучылар конференциясенә . Тема: Белем йорты хуҗалары Проектны төзеде :Мансурова Лия Салават кызы.(8 класс) Фәнни җитәкче: Рәзилә Наил кызы Гибадуллина 2018Слайд 2
Проблема: Качкын мәктәбендә элек һәм хәзер укыткан,мәктәп коллективы белән идарә иткән җитәкчеләрнең исемнәре, эшчәнлекләре , тарихның онытыла баруы. М а к с а т билгеләнде: -Качкын мәктәбенең тарихын өйрәнү; -укучыларда үз тарихына кызыксыну уяту, битараф булмаска өйрәтү; Билгеләнгән максатларны тормышка ашыру өчен түбәндәге б у р ы ч л а р куелды: -мәктәп архивында эзләну эшләре алып барырга; -мәктәптә укыткан укучыларга барып, мәктәпнең тарихы,җитәкчелек итүчеләр( директорлар) турында информация җыярга; -авылда яшәүче кешеләрдән мәктәп турындагы фикерләрен сораштыру.
Слайд 3
Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык – куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя. Укытучы! Нинди тирән мәгънә ята бу сүздә. Үзенең көчен кызганмыйча, үз баласыдай саклап, яклап йөрүче син – Укытучы! Авыр чакларда беренче булып ярдәм итүче дә, каршылыкларны да җиңүче син – Укытучы!
Слайд 4
Белем йорты хронологиясе: 1930 нчы еллардан башлангыч мәктәп була 1970 елның августында сигез ь еллык мәктәп 1985 елда урта мәктәп итеп үзгәртеп корыла 1986 елда ике катлы заманча мәктәп сафка баса. 1985елдан 2003 елга кадәр урта мәктәп булып тора 2003 елның көзендә тугызъеллык булып үзгәртелә.
Слайд 5
Белем йорты хуҗалары № Мәктәп директорының исеме, фамилиясе Эшләгән еллары 1 Закирова Зөһрә 1930-1935 2 Сабирова Закирә 1935- 1940 3 Андреев 1940-1941 4 Басыйров Кәрим 1947- 1956 5 Смелов Степан 1956-1962 6 Ситдикова Фаягөл 1968- 1970 7 Мингазов Индус Ахун улы 1970-- 1974 8 Ахмәтгалиев Габдулла Әхмәтгали улы 1976- 1980 9 Мәҗитов Ринат Газиз улы 1980- 2003 10 Мирзаянова Рания Сәгыйт кызы 2003-
Слайд 6
Качкында мәдрәсәне 1915-1916 елларны Шайхуллин Нурулла торган урында Карим мулла салдыра. Мәдрәсәдә укытучы муллалар булып Әхмәтҗанов Кәрим (Зөбәернеке), Галимов Фәхретдин, ә мәэзин булып Галимов Габлотый тора. Революциягә кадәр якын тирә авыллардан килеп укыйлар. Тагын Бәдретдин мулла салдырган җәдитчә һәм борынгы кадимчә мәдрәсә дә була. Алданрак Нури Хәдичә апага 2 милек куеп кадим мәдрәсәсе салына. Ул кадим мәдрәсәсенә төрле авыллардан 120 ләп килеп укыган (гел ирләр булган). Кайберәүләр кайтып-китеп тә укыганнар. Нигездә муллалар да, хәлфәләр дә укытканнар
Слайд 7
1938 елларда язу гарәптән кириллицага күчә. Шул вакытта укыткан укытучыларга тагы да авырлык өстәлә.Ләкин шул чорда укыган апа – әбиләр гарәп телендә укырга , язарга өйрәнеп калуларын һәм хәзергесе көндә дә рәхәтләнеп гарәп телендә укый алуларын горурланып сөйлиләр . Г өлҗәннәт апа язып күрсәтә
Слайд 8
Усы укучылары1954-1955 нче уку елларында Зөбәер мәктәбендә , 1970-1971 нче уку елыннан Качкын урта мәктәбендә укыйлар. 1970 елга кадәр Качкын мәктәбе башлангыч мәктәп була. 1970 елның августында ул сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелеп корыла . Усыдан ул чакта 100ләп укучы килеп укый, ә Качкын авылында балалар азрак була. Мәктәптә барысы 120-130 бала укыган.Аннан балалар саны кими барган.
Слайд 9
- 1985 елны мәктәп урта мәктәп итеп узгәртелде. Мәктәп бинасы таштан, ике катлы итеп, 9 ай эчендә төзелде. Ул 129 балага исәпләнгән иде. Мәктәпне газ, электр белән җылытыла .Сигезьеллык итеп ачылганда, мәктәп ике бинага урнашкан иде. Берсе 2 катлы Зәйни бабай йорты, икенчесе бер катлы иске клубны сүтеп, пристрой белән ясалган иде . Усыдан ул чакта 100ләп укучы килеп укыды, ә Качкында балалар азрак булды. Мәктәптә барысы 120-130 бала укый иде. 2000 нче елга укучылар саны 90 га гына кала. Усыдан килеп укучы балалар саны бик азайды”- дип искә алды сөйләшүләр вакында Ринат абый Мәҗитов.
Слайд 10
Директор Мәҗитов Ринат, озак еллар шул мәктәптә укы- тып лаеклы ялга чыгучы укытучылардан Миргаязова Нәсиха, Әхмәтгалиева Гөлдәлифә, Әхмәтгалиев Габдулла ,Әхмәдуллина Асия, Галимова Нурания ,Миннеханов Әбүзәр белем һәм тәрбия бирүдә зур тырышлыкларын куеп эшлиләр. Татар теле әдәбияты укытучысы Ахмадуллина Асия апа безнең белән тарихны барлый
Слайд 11
2004 нче елда 2004-2005 нче уку елына мәктәпне үрнәк итеп әзерләгән өчен район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 2005 нче елда мәктәп ашханәләре арасында үткәрелгән район конкурсында призлы урынны яулап, мәгариф бүлегенең Мактау грамотасына лаек булды. 2005 нче елда 2005-2006 нчы уку елына мәктәпне үрнәк итеп әзерләгән өчен Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы һәм район хакимияте башлыгының УАЗ-3962 автомашинасы белән бүләкләнә. 2008 нче елда хезмәтне саклау буенча район конкурсында катнашып, Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе II урынны яулады, район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасына һәм бүләккә ия булды. 2017 елда 2017-2018 уку елына мәктәпне үрнәк итеп әзерләгән өчен мәктәп район мәктәпләре арасында 3 урынга чыга һәм район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы һәм акчалата бүләк ия була.
Слайд 12
Бакчачы –галим Ф.Зиятдинов истәлегенә мәктәптә Очрашу үзәге 2017 елда Качкын мәктә - бендә укып чыгып , хәзергесе вакытта һәркемгә билгеле булган бакчачы- галим Зиятдинов Фарсель абыйга багыш -лап мәктәптә Очрашу үзәге ачылды. Аның бик күп шәхси әйберләре урнаштырылды.
Слайд 13
Фән докторы Әхим Кәримов Уфада яшәгән авылдашыбыз, фән докторы Әхим Кәримов исемен халлыкка якынайтуда соңгы елларда мәктәпнең роле зур
Слайд 14
” Казан утлары” журналы мөхәррире Әхмәтгалиева Айгөл Габдулла кызы Авылыбызның горурлыгы булган яшьләребез дә сынатмыйлар. Төрле елларда Качкын мәктәбен уңышлы тәмамлап, хәзерге вакытта югары үрләр яулаган : 27 фәнни эш авторы, Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе доценты Галиев Радик Мирзашәех улы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте баш белгече Гәрәева Айзирәк Наил кызлары авылның яшәеше белән һәрдаим кызыксыналар.
Слайд 15
Йомгаклау Проект эше нәтиҗәсе булып түбәндәгеләр тора: 1. Качкын мәктәбе тарихы турында мәгълүматлар арттырылды. 2. Мәктәп тарихы буенча материаллар җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. 3. Ветеран укытучылар, авылдашлар, чыгарылыш класс укучылары белән үзара хезмәттәшлек ныгыды. 4. Нәтиҗәләр буенча фәнни-гамәли конференциягә материаллар тупланды. Әле моның белән генә эш бетми. Без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. Мәктәп тарихы буенча җыелган материалларны класс сәгатьләрендә, төрле чараларда, тарих дәресләрендә кулланма буларак тәкъдим итәм. Проект эшенең әһәмияте дә шунда: мәктәп тарихына кагылышлы документлар, истәлек-хатирәләр нигезендә мин аның үсеш тарихын күзәттем, мәктәп белән бәйле шәхесләрнең биографияләрен өйрәндем, укытучылары турында мәгълүмат тупладым. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: һәр яңа буын үзеннән соң килгән буынга мәктәпнең традицияләрен тапшыра, һәр яңа буын мәктәп тарихына яңа битләр өсти, һәр яңа буын анда яңа сәхифәләр ача. Димәк, бу эш дәвамлы. Тарих ул эзләнгәнне ярата.
Усатый нянь
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"
Н. Гумилёв. Жираф
Два морехода
Как нарисовать ветку ели?