Бу хезмәт халык педагогикасына багышланган.
Вложение | Размер |
---|---|
Казаныңа ни салсаң | 44.5 КБ |
Казаныңа ни салсаң... яки халык иҗатында тәрбия мәсьәләләре
Тимерҗанова Алия, Тәтеш 1нче мәктәбе,
Фәнни җитәкче – Гасимова Светлана Иргиз кызы
Гаилә - бәхет ачкычы (халык афоризмы)
Гаилә кыйммәтләре, бала тәрбияләү, җәмгыятькә лаеклы шәхес үстерү проблемалары элек-электән халыкны борчыган көнүзәк проблемаларның берсе булган. Бу темалар бүгенге көндә дә актуаль. Җәмгыятебездә эчүчелек. наркомания, җинаятьчелек көннән-кән ныграк тамыр җәя, ятим балаларның саны артканнан-арта бара. Татар халкында гомер булмаган картлар йортлары ачыла. Рухи ярлылык хөкем сөрә.
Рухи ярлылык әхлаксызлыкны тудыра. Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнлеген ассызыклап, күренекле мәгърифәтче Риза Фәхретдин болай дип яза: “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс”. Гаилә тәрбиясе – беренче, мәктәп тәрбиясе – икенче, җәмгыять тәрбиясе – өченче, ди галим. Димәк, һәр гаиләнең төп бурычы – балага тәрбия бирү.
Безнең хезмәтебезнең максаты – татар халык педагогикасында гаилә кору, балалар тәрбияләү традицияләрен ачыклау. Әлбәттә, бу киң колачлы һәм күп тармаклы тема. Максатыбызга ирешү өчен без халык авыз иҗатының бер тармагын тәшкил иткән мәкаль-әйтемнердә гаилә кыйммәтләренең яктыртылышын ачыкладык. Төп тикшеренң материалы итеп халык афоризмнары алынды, фикерләребезне дәлилләү өчен атаклы татар мәгърифәтчесе Риза Фәхретдиннең кайбер хезмәтләренә таяндык...
Һәр халыкның күп гасырлар буе тупланган балаларны һәм яшүсмерләрне тормышка әзерләүче үзенчәлекле тәрбия системасы бар. Халык педагогикасы, буыннан-буынга күчеп, озак еллар буена камилләшә һәм яхшыра барган. Ул ата-аналарның “байлыгына” әйләнеп, баланың шәхес буларак формалашуында уңай күрсәткечләргә ирешүгә бүген дә ярдәм итә.
Гаилә һәм бала тәрбияләү темасы – халык иҗатында, аерым алганда мәкальләрдә киң яктыртылган темаларның берсе. “Кош оясыз булмый, кеше гаиләсез булмый”, “Гаилә кормый бәхет күрмисең” кебек мисалларда гаилә кору гаилә кору шәхси тормышның зарури шарты булып санала. Ата-ананың иң олы куанычын халык балаларда күрә. “Әүвәлге байлык – бала”, “Балалы кеше – бай кеше”, “Бала - -ата-анага алтын багана һ.б.
Фольклор әсәрләрендә балалар тәрбияләү буенча бик күп акыллы киңәшләр бирелә: “Баланы кыйнап юатма, көйләп юат”, “Баланы җай бөксәң – күндерәсең, кинәт бөксәң – сындырасың”, “Бала үстерсәң, буен гына түгел, акылын да үстер”.
Гәрчә атап әйтелмәсә дә, мондый киңәш-нәсихәтләрнең беренче чиратта ата-аналарга юлланган булуын аңлау кыен түгел. Ә күп кенә мәкальләрдә халык баланы дөрес тәрбияләү, аны тормышка әзерлекле, җәмгыятькә файдалы кеше итеп үстерү өчен дә җавапллылыкны ата-ана өстенә йөкләнүен турыдан туры, хәтта басым ясап әйтә; баладагы күркәм холыклар ата-ананы да бизәгән кебек, аның кыңгыр эшләре өчен гаеплелек тә ата-анага төшмичә кала алмавын искәртә. “Бала таба белсәң, үстерә дә бел”, “Утынны ярган яксын, баланы тапкан баксын”, “Тапкан ана түгел, баккан ана”, “Агачына күрә алмасы, анасына күрә баласы”, “Баланың гаебе – ата-ананыкы”, “Баланы тапканнан тәрбияләгән кыйбатраак”, Кызны өйрәтү изге эш, улны өйрәтү – иң зур эш”, “Анасы өйрәткән уңган булыр, атасы өйрәткән акыллы булыр”, “Ата-анасын тыңлаган – адәм булган, тыңламаган - -әрәм булган” мәкальләре шул хаакта сөйли.
Халык педагогикасының төп билгеләренең тагын берсе – ата-ана, гомумән, өлкән кеше культы. “Атаңны башыңда тот, анаңны учыңда йөрт” ди татарлар. Халык аналарны иң бөек затлар итеп саный, аларны иң югары биеклекләргә күтәрә: “Ана куены туннан җылырак”, “Ана теләге диңгез төбеннзн чыгарыр”, “Мең нәнкә бер әнкәне алыштыра алмас”, “Ананың бер догасы җиде мулланың бәддогасын җиңәр”. Аналарның балаларына карата мәхәббәтләре гаҗәеп юмарт һәи чиксез. Бу хакта “Бала көя көя хәтле, ана көя дөя хәтле”, “Балаларның бармагы авыртыр, аналарның йөрәге авыртыр” кебек халык җәүһәрләре бәян итә.Ниһаять, халык бала тәрбияләүдә атаның да, ананың да бердәй зур тырышлык куярга тиешлеген, шул чакта гына нәтиҗәләрнең уңышлы булачагын махсус искәртеп үтә. Бу фикер, мәсәлән, “Ата0ана бердәм булса, балалры күндәм була”, “Ата гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була”, “Ата һөнәре – балага мирас”, “Ата йөрәге таудан өлкән” кебек мәкальләрдә чагылыш тапкан.
Балаларга дөрес тәрбия бирүдә ата-ананың абруе көчле. Аларның шәхси үрнәге генә балаларның мәхәббәтен яулый ала. Шуңа күрә дөрес ата-аналар тәрбияне беренче чиратта үзләреннән башларга тиеш. “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җиешләрне дә үзегез җыярсыз”,– ди Р. Фәхретдин. Баларның гаиләдәге өлкәннәргә, ата-аналарына охшарга тырышулары күптән мәгълүм. “Атасына карап улын коч, анасына карап кызын коч”, “Яхшы чынаякның эче яхшы, яхшы ананың кызы яхшы”, “ Оясында ни күрсә, очканында шуны кылана”, “Алма агачыннан ерак төшми мәкальләре шул хакта сөйли.
ЯшҖ буынга уңай әхлакый үрнәк күрсәтерлек булу өчен татар халык педагогикасы өлкәннәргә нинди таләп куя соң? Барыннан да элек бу ата-ананың бер-берсен хөрмәт итүе, дус яшәве. “Бердәм өйдә бәрәкәт бар, бердәмсез өйдә һәлакәт бар дип искәртә халык. “Хатын теле белән башласа, ире кулы белән бетерер” әйтеменә туры килә торган очракларга дус, тату гаиләдә урын булмаска тиеш.
Халык педагогикасының гаилә кыйммәтләренә багышланган кыскача дәресләре менә шундый. Әлбәттә, бу темага сөйләшүне дәвам итеп тә булыр иде. Халыкның тәрбия максатларында кулланылган чараларын ачыклауга багышланган махсус тикшеренү эшләре дә булыр әле дип уйлыйбыз.
Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазифасына һәр ата-анаҗитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ә моңа тиешле педагогик белем алу, тәрбия бирү сараларын белү, үтәү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.
Кулланылган әдәбият.
Заявка
Фио | Мәктәп | адрес | телефон | Эш төре |
Гасимова Светлана Иргиз кызы | Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы «Советлар Союзы Герое Ханжин Павел Семенович исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе | 422370, РТ, гГ. Тетюши, Малкина, 4 | 89274221762 | Эзләнү эше |
Сочини стихи, Машина
Ералаш
Знакомые следы
В какой день недели родился Юрий Гагарин?
Рукавичка