Тикшеренү эшендә Туфан Миңнуллинның депутат буларак кына түгел, бәлки кабатланмас шәхес, халкыбызның бөек улы буларак Татарстанның Тау ягы белән бәйле Шәфкать-шәриф бәйрәмен елдан ел үткәрүне башлап җибәрүдәге эшчәнлегенә күзәтү ясала.
Вложение | Размер |
---|---|
tufan.docx | 24.21 КБ |
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган
укытучыларның һәм укучыларның
I республика конференциясе
Туфан Миңнуллин: Шәфкать-шәриф бәйрәме
Хәйруллина Лилия Наил кызы,
“Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1нче мәктәбе”
МББУ нең 6нчы Б сыйныфы укучысы
Фәнни җитәкче –
Гасимова Светлана Иргиз кызы,
татар теле укытучысы
Казан, 2014
Баш китәр дә, ни калыр?
Буында типкән кан калыр.
Буыннан буын чабылса,
Ул чагында ни калыр?
(“Идегәй” дастаныннан)
Син үлемсез Әлмәндәрең кебек,
Данлы исмең калды җыр булып.
Зур эшләрең, якты эзең калды
Килер буыннарга нур булып.
(“Исемең калды моңлы җыр булып” Р. Фәйзуллина)
Байлык була – байлык бетә. Кеше була – кеше китә. Бу дөньяда игелекле эшләр белән яңгыраган исем генә мәңгелек....
Татарстанның, татар халкының бөек улы Туфан Миңнуллинның тормышы, иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге беркемне дә битараф калдырмыйдыр. Ул танылган язучы, бәхетле драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе, депутат, үзе исән чакта күп кенә премияләр лауреаты булган, бихисап мактаулы исемнәр алган шәхес кенә түгел. Аның бөеклеге әлеге чыннан да горурланырлык мактаулы исемнәренә генә нигезләнми.
Бүген дә, инде үзе арабызда булмаганда да, карашлары, фикерләре һаман бәхәсләр уята, уйландыра, милләт өчен кылган гамәлләре исә игелеклекләре белән сокландыра .
Туфан Миңнуллинның иҗтимагый эшчәнлеге, Татарстанның Тау ягы районнары өчен Дәүләт Советы депутаты булганлыктан, безнең Тәтеш районы белән үзенчәлекле бәйләнештә тора. Районыбыз халкы, безнең әти-әниләребез, төрле авылларда яшәүче әби-бабайларыбыз аны бары тик милләт язмышы өчен янып-көеп, көрәшеп йөрүче Туфан ага итеп яратып, мөрәҗәгать итүчеләрнең бик күп проблемаларын чишүне хәл итүче хөрмәтле зат итеп искә алалар.
Әлеге язмабызда Туфан аганың безнең төбәк өчен генә түгел, бәлки бөтен татар халкы өчен әһәмияткә ия булган игелекле гамәлләренең берсенә генә – районыбызның Олы Әтрәч авылында ел саен уздырыла торган Шәфкать-шәриф бәйрәменә нигез салу эшчәнлегенә тукталырга булдык. Максатыбыздан чыгып, берничә мәсьәләне яктырту күздә тотыла:
Әлеге мәсьәләләрне хәл иткәндә без җирле һәм республикакүләм матбугат чыганакларында, Интернет челтәрендә басылган материалларга, Шәфкать-шәриф бәйрәмендә катнашучыларның, шул исәптән Туфан Миңнуллин белән якыннан аралашкан якташларыбыз, аерым алганда аның ышанычлысы булган тәтешле Ирфан Измайлов истәлекләренә, Олы Әтрәч авылының тарихчысы – ветеран-укытучы Мәнир Вәлиев язмаларына таяндык.
2008 елда Тәтештә ветеран укытучы Мөнир Вәлиев кызы Миләүшә белән берлектә авыл тарихы теркәлгән “Мең өйле Шонгаты” яки “Әтрәч кенәзлеге” тарихы”[1] исемле китап бастыра. Бу чыганакта, тарихи мәгълүматларга таянып, элек монда Болгар дәүләтенең мөһим үзәкләреннән берсе булган Әтрәч кенәзлеге урнашкан булуы ассызыклана. Урта гасырлар чорында булган сугышларда тора-бара биредәге шәһәр зәгыйфьләнә, таркатыла. Шанлы үткәннең истәлеге булып “Изгеләр зираты” исеме белән мәшһүр булган каберлек кала. Заманында ул тугыз гектар хәтле урынны биләгән, анда дистәләгән кабер ташлары торган. Әмма советлар заманында, динсезлек хөкем сөргән чорда, каберлекнең күп өлеше сөрелгән, басу хәленә китерелгән, дистәләгән кабер ташлары юк ителгән. Бу зират яныннан агып чыккан “Изгеләр чишмәсе” тирәсендә исә ел саен җәй башында тирә-яктагы татар авылларында (Олы Әтрәч, Кече Әтрәч, Алабирде, Байраш) яшәүче халык, җыелып, Авыл көне - Чишмә бәйрәме уздыра торган була.
Зур Әтрәч авылына бер килүендә шушы зиратны язучы, депутат Туфан Миңнуллин күрә. Аның белән шул вакытта бергә булган тәтешле Ирфан Измайлов, алда телгә алынган Мөнир Вәлиев сүзләренчә, зиратның шундый аяныч ташландык хәлдә булуына ул тетрәнә һәм аны тәртипкә китерү гамәленә керешә. Энесе Альберт белән киңәшеп, алар үз акчаларына зиратның сакланып калган өлешен металл рәшәткәләр белән тотып алырга булалар.Туфан ага инициативасына күп игелекле кешеләр кушыла һәм бу изге эш тиз арада эшләнелә.
Шулай итеп, авылдан ерак түгел булган борынгы каберлек - зиратның сакланган бер гектар мәйданы тимер рәшәткә белән әйләндереп алына, капка куела.
2009 елның 15 октябре көне Тәтеш районы Зур Әтрәч авылы тарихында бик тә мөһим вакыйга белән бәйләнешле рәвештә урын ала. Бу көнне зиратны тәртипкә китерү сөенечен уртаклашу нияте белән халыкны җыеп Багышлау бәйрәме - мәрасим[2] үткәрелә. Бу чарага Тәтеш урманчылыгы ямь өсти: зиратның койма буена утырту өчен 500 төп агач үсентеләре бүлеп бирелә. Кайткан кунаклар, авыл халкы бик теләп шул үсентеләрне утырту белән шөгыльләнәләр. Диния нәзәрәтеннән якташларыбыз Ильяс Җиһанша, Илдус Фәиз, Вәлиулла якуп хәзрәтләр тарафыннан делегация килгән була. Алар да туфан абыйга рәхмәтләрен җиткерәләр. Каберлек янында Коръән укыла, догалар кылалар, бу изге эшне хуплап чыгышлар ясыйлар. Керү капкасына хәдистән гыйбрәтле сүзләр язылган, мәрмәрдән ясалып, махсус кысага беркетелгән, “барлык күркәм эшләребез бабаларыбыз рухына дога булып ирешсен” теләге язылган истәлек тактасы куела.
Туфан Миңнуллин чыгышын “Атаң каберенә юлны онытма” дигән әйтемнән башлый. Һәр халыкның изге урыннары бар һәм аларны зиярат итүдә гаеп эзләргә кирәкми дип саный Туфан ага, чөнки алар янында бердәнбер Аллаһка гына гыйбадәт кылына. Ул елга бер тапкыр Тау ягы халкы өчен биредә җыелу өчен көн билгеләргә чакыра, шушы зират Тау ягы халкына дога кылу өчен изге урын булсын иде, ә бәйрәм гореф-гадәтләрне, мәдәниятыбызны, тарихыбызны өйрәнү өчен хезмәт итәргә тиеш дигән фикерне әйтә.
Бу тәкъдим халык тарафыннан җылы кабул ителә. Мондый җыелышларны Авыл көне кысаларында июнь аеның беренче шимбәсендә үткәрергә дигән фикергә киләләр. Шулай итеп, елдан ел уздырыла торган Чишмә бәйрәме Шәфкать-шәриф бәйрәме рәвешенә үзгәртелә.
Беренче Шәфкать-шәриф бәйрәме 2010 елда була. Бу бәйрәмдә инде тирә-яктагы авыллардан гына түгел, бәлки башка төбәкләрдән дә 1500 дән артык кеше җыела. Бәйрәм иртәдән кичкә кадәр дәвам итә, халык саубуллашып, киләсе елга кадәр дигән теләктә таралыша.
2011 елның 4 июнендә уздырылган Шәфкать-шәриф бәйрәме Туфан Миңнуллин катнашында соңгы бәйрәм була. Бу бәйрәмдә ул “Халкыбызга хезмәте өчен” медале белән дә бүләкләнә, аңа Олы Әтрәч авылының шәрәфле гражданины исеме бирелә
2012 елгы бәйрәм үткәрү программасын төзүгә дә Туфан Миңнуллин төпле киңәшләре белән зур өлеш кертә. Ул яңачарак итеп оештырыла. Шушы якларның тарихы белән таныштырырга тарихчылар, тел-әдәбият белгечләре дә чакырыла. Бәйрәмнең исеме дә Әтрәч укулары дип үзгәртелә. Ни кызганыч, бу көнне күрә алмыйча, Туфан ага арабыздан китеп барды...
Бу елны икенче июнь көнне иң элек, традиция буенча, бар халык Туфан ага үзенең бертуган энесе Альберт әфәнде белән бергә үз акчаларына як-ягы матур бизәкләп эшләнгән, корыч челтәрле рәшәткә белән тотып алынган, танып укырлык гарәп хәрефләре белән язылган дистәдән артык кабер ташлары сакланган борынгы болгар бабаларыбыз каберлегенә - зират янына җыйнала. Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, халыкны күркүм бәйрәме белән тәбрикләп, үрвахлар рухына һәм бу Шәфкать-шәриф көненә нигез салучыларның берсе булган Туфан Габдулла улы рухына Коръән укып, дога кыла.Аннары диния нәзәрәтеннән килгән делегация вәкилләре тарафыннан сүрәләр укыла, халыкка кысва-кыска вәгазьләр җиткерелә. Сүз Туфан аганың гомерлек юлдашы, мәшһүр артисткабыз Нәҗибә ханым Ихсановага бирелә. Ул кызы Әлфия һәм оныгы Данияр белән микрофон янына килеп, бу якларда һәркемгә үз туганыдай якын булып киткән, бик ихтирам ителүче бөек әдип рухын кадерләп саклаулары өчен олы рәхмәтен җиткерә.
Соңрак җирле тарихчы Мөнир Вәлиев бөек язучыбызның бу төбәк халкына күрсәткән ярдәме турында “Әтрәчтә калды эзләрең” исемле китабын өләшә. Талантлы шагыйрә Рауза Фәйзуллина халкыбызны яклаучы, аның таянычы булган әдипкә багышлаган шигырен укый. Бәйрәмгә килгән кунакларның чыгышлары “түгәрәк өстәл” янында дәвам итә (чыгыш материаллары җыентык рәвешендә басылып та чыга[3]). Җыендагы халык, чирәм өстенә җәелгән намазлыкларда урын алып, өйлә намазын укый.
2013 елның июнь аеның беренче шимбәсендә дә мөселман кардәшләребез катнашында Шәфкать-шәриф бәйрәме уздырылды. Халыкның бу чарага битараф булмавы, бакыйлыкка күчкәннәрнең рухына дога кылу - күркәм эш. Бәйрәмгә барысы да теләп киләләр, рәхмәтләр әйтеп, чишмәдән шифалы су алып китәләр, үзләренә яңа дуслар, фикердәшләр табалар.
Киләчәктә дә Зур Әтрәч территориясенә кергән Изгеләр зираты, Туфан ага васыятен үтәп, барлык Тау ягы мөселманнары өчен әби-бабаларыбыз рухына дога кылу урыны булуын дәвам итсен иде дигән теләктә калабыз.
Эшебезне Туфан Миңнуллинның тормыш иптәше Нәҗибә ханым Ихсанова сүзләре белән тәмамлыйсыбыз килә: “Ул шушы якның чын мәгънәсе – халкы өчен яшәде. Гомумән, ул үзе өчен түгел, татар халкының киләчәге өчен яшәде. Аның бу җирдәге истәлеге мәңгелек булса иде. Эшләгән эшләрен, әйткән сүзен без беркайчан да,беркайчан да онытмасак иде. Ул – Туфанның васыяте”[4].
Туфан Миңнуллин бай әдәби мирас калдырган язучы. Үткәрелүенә үзе нигез салган, елдан ел меңләгән халык катнашында оештырыла торган Шәфкать-шәриф бәйрәмен уздыру да бөек шәхес калдырган рухи мирасның бер өлеше булып тора.Бу исә туган ягыбыз белән горурлану хисен тагын да арттыра.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕММЛЕГЕ
[1] Вәлиева М., Вәлиев М.. “Мең өйле Шонгаты” яки “Әтрәч кенәзлеге” тарихы. – Тәтеш, 2008. – 92 б.
[2] тантана
[3] Беренче Әтрәч укулары. – Казан, 2012. – 52 б.
[4] Беренче Әтрәч укулары. – Казан, 2012. –Б.12..
Астрономический календарь. Октябрь, 2018
Ах эта снежная зима
Рисуем весеннюю вербу гуашью
5 зимних аудиосказок
Как зима кончилась