Галимҗан Ибраһимовның татар балалар әдәбиятын үстерүдәге эшчәнлегенә багышланган хезмәт.
Вложение | Размер |
---|---|
ibragimov.docx | 25.44 КБ |
Галимҗан Ибраһимовның
ХХ йөз башы татар балалар әдәбиятын
үстерүдәге эшчәнлеге
Камалетдинова Динә,
“Советлар Союзы Герое П.С.Ханжин исемендәге
Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесының
9 “Б” сыйныфы укучысы
Фәнни җитәкче – Гасимова Светлана Иргиз кызы,
татар теле укытучысы
Кереш
Г. Ибраһимов бөтен гомерен, әдәби сәләтен, белемен, иҗади көчен халыкка хезмәт итүгә багышлаган күренекле язучыларның берсе. Ул Бөек Октябрь революциясенә чаклы ук талантлы каләм иясе буларак танылган шәхес. Ул – кабатланмас әдип тә, ялкынлы публицист та, атаклы тәнкыйтче дә, тарихчы да, педагог та, галим дә һәм актив җәмәгать эшлеклесе дә. Әдәби-гыйльми мирасының зурлыгы, күп кырлылыгы, аның әһәмияте, тирәнлеге һәм азатлык көрәше юлындагы онытылмас хезмәтләре белән ул халкыбыз тарихында сүнмәс йолдызларның берсе булып тора.
Г.Ибраһимов- туган халкының Россия күләмендә җәелгән иңкыйлабый- азатлык хәрәкәте аша яңа тормышка барышын, шуның өчен көрәшен, шул максатларга ирешү юлындагы өмет-ышанычларын, аларның югалтуларын, алдану фаҗигаләрен үзенең җәмәгать эшчәнлегендә, әдәби һәм фәнни иҗатында, әсәрләрендә гаять калку һәм тирән, бөтен катлаулыгы һәм каршылыклары белән чагылдырылган тарихи шәхес тә.
Әдипнең татар мәгърифәтчелеген үстерүгә, аеруча балаларга ана телендә белем бирүгә караган мөкатдәс хезмәте безне “Галимҗан Ибраһимовның ХХ йөз башы татар балалар әдәбиятын үстерүдәге эшчәнлеге” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү эшен башкарырга этәрде .
Тикшеренү эшенең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте – Г.Ибраһимовның татар балалар прозасына нигез салучыларның берсе булуын раслау.
Эшнең максаты – Г.Ибраһимовның балалар өчен язылган әсәрләре белән милли әдәбиятыбызны үстерүгә керткән өлешен билгеләү .
Бурычлары: 1) әдипнең балар өчен язылган әсәрләрен өйрәнү;
2) өйрәнелә торган юнәлештә язучы иҗатының үзенчәлекләрен ачыклау;
3) Г.Ибраһимовның ХХ йөз башы татар балалар әдәбиятының офыгын киңәйтүдәге өлешен билгеләү
"Галимҗан Ибраһимовның ХХ йөз башы татар балаларәдәбиятын үстерүдәге эшчәнлеге” дигән темага әзерләнгән фәнни-тикшеренү эше кереш, төп өлеш һәм йомгактан тора. Төп өлештә Галимҗан Ибраһимовның балар өчен язылган проза әсәрләренә, аерым алганда, “Карт ялчы”, “Көтүчеләр”, “Яз башы”, “Алмачуар” кебек хикәяләренә күзәтү ясалды. Йомгакта Г.Ибраһимовның әдәби мирасы, аның идея мирасы кебек үк, татар культурасы кысаларыннан чыгып, гомум-культура хәзинәсенә килеп кушылуы һәм бөтен халыкның уртак казанышына әйләнүе яктыртылды.
Төп өлеш
Галимҗан Ибраһимов иҗади эшчәнлегендә милли әдәбиятның бай, прогрессив казанышларына таяна. Әмма шуның белән бергә аның иҗат чыганаклары алдынгы рус һәм Көнбатыш әдәбиятына, Көнчыгышның гуманистик поэзиясенә һәм философиясенә барып тоташа. Моның шулай булуын аның әдәби иҗаты гына түгел, тәнкыйть мәкаләләре һәм фәнни хезмәтләре, аерым алганда, шул чорда язылган «Коръән алладанмы, түгелме?», «Борынгы ислам мәдәнияте», «Европа философы Декарт һәм аның нотыгы» исемле әсәрләре, «Альбом» мөнәсәбәте белән бер-ике сүз», «Хәзерләнә башларга вакыт җитмәдеме?» кебек мәкаләләре раслый.
Г.Ибраһимовның 1910 елда Казанда басылып чыккан “Яз башы” хикәясен әдипнең иҗат язы дип тә атарга мөмкин.
«Яз башы» татар әдәбиятына чыннан да зур талант килүен белдерә. Ул талантның үзенчәлеге, барыннан да бигрәк, кеше рухи дөньясына үтеп керү көчендә, аның фикер һәм хис-хәрәкәтен бирү, табигать күренешләрен җанландырып сурәтләү осталыгында, әдәбиятның төп коралы булган тел белән оста эш итә белүендә күренә.
Романтик язучылар өчен кеше тормышы һәм ирек аерылгысыз бәйләнештә карала, чөнки шәхес үзендә булган табигый талантны, югары көч тарафыннан бирелгән сәләтне бары тик тулы иректә генә тормышка ашырырга мөмкин. Әлеге төшенчәнең уңай символлары булып табигать күренешләре, таулар, кырлар, яланнар санала. Бу яктан Г. Ибраһимовның “Яз башы” хикәясе үзенчәлекле. Әсәрдә һичнинди тормыш кануннарыннан зарлану, ризасызлык белдерү авазлары яңгырамый, киресенчә, мәдрәсә диварлары арасыннан авыл тормышына ялга кайткан шәкертнең табигать гүзәллегенә сокланулары, аның матурлыгыннан хозурланулары романтик күтәренкелек белән тасвирланган. Герой шул иректә, табигатьнең чиксезлегендә үзенең фантазиясенә иркенлек бирә, хисләре романтик югарылыкка күтәрелә, рухи ирек белән табигатьтәге иркенлек янәшә килеп, хикәядә ирек төшенчәсенең диапазоны тагын да киңәйтелә.
Әдипнең революциягә кадәрге иҗат новаторлыгы - әдәбиятка мул итеп авыл тормышын кертүдә, җиргә, крестьян хезмәтенә мәхәббәт җырлауда . Әдип боларны яратып, ихлас күңелдән бөтен нечкәлекләре һәм колориты белән сурәтли, татар, башкорт авылының бай этнографик картиналарын тудыра. Ибраһимов: «Телдә халыкның рухы, аның кайгы һәм шатлыгы, фикер һәм хисләре тупланган. Ул бөек хәзинә»,— дип яза. Әдип үзенең Октябрьгә кадәрге әдәби иҗат практикасында ук инде әнә шул «бөек хәзинәдән» оста файдаланып кына калмый, телне үзе дә осталарча эшкәртә һәм баета, аңа матурлык һәм үткенлек өсти, сүзләрнең мәгънә төсмерләрен, аларның эмоциональ-экспрессив мөмкинлекләрен арттыра, диалогларның төрле формаларын куллана. Әдәби телгә мул рәвештә сөйләм теле нормаларын кертеп, сәнгать телен халыкка якынайта. Аның каләме белән татар теленең барлык җирле сөйләшләре байлыгы бергә җыелып, гомуми максатка хезмәткә җигелә. Кыскасы, Ибраһимов - татар проза теленең формалашуына, татар әдәби теленең үсешенә зур өлеш кертүче талантлы әдип.
Совет чорында әдип татар прозасын киң пландагы җәүһәрләр белән генә түгел, кечерәк күләмле әсәрләр белән дә баета. 1922 елда язылган «Алмачуар» хикәясе — шуның ачык мисалы. Бу әсәрдә Г. Ибраһимов ат яратучы крестьян малае Закирның күркәм образын иҗат итә, аның үзенчәлекле характерын, бай эчке дөньясын, кичерешләрен күрсәтә.
«Алмачуар» — XX йөз башы татар авылы тормышын,аның гүзәл табигатен, хезмәтчел кешеләрен, гореф-гадәтләрен, өмет-хыялларын чагылдыручы классик әсәр. Авыл кешесенең җир белән бергә яшәү һәм хезмәт символы булган атка сабый бала мәхәббәте аркылы язучы туган җиргә, аның табигатенә һәм кешеләренә, андагы яшәешкә дан җырлый, яшь
буынны патриотизм рухында тәрбияли.
Совет чорында Ибраһимовның иҗат методы, характерлар иҗат итү принциплары реалистик нигездә үсә. Алар арасында аеруча әһәмиятлесе — геройларның эш-хәрәкәтләре яшәеш кануннары белән бәйләнештә бирелүе. Шуның белән бергә, язучының иҗат практикасында романтизм традицияләре дәсаклана һәм үсә бара. Болар, мәсәлән, гадәттән тыш халәтләргә игътибар итүдә, геройларны гадәттәгедән күп калку итеп күрсәтүгә омтылышта, стиль чараларының хисси-лирик буяулар белән нык сугарылган булуында күренә.
Алар чынбарлыкны сурәтләүнең реалистик принциплары белән бергә кушылалар.
Галимҗан Ибраһимов үткән юл — татар халкының XX гасыр башларыннан алып утызынчы елларга кадәр булган катлаулы һәм каршылыклы үсеш юлы ул. Әдипнең тормышы һәм иҗаты халыкның социаль һәм милли азатлык көрәше тарихы, яңа тормыш төзүгә омтылышы белән тыгыз бәйләнгән.
Г. Ибраһимов зур талант иясе иде. Ул бездә яңа мили әдәбият нигезләрен салучыларның берсе булды һәм татар сүз сәнгатенә зур сыйфат үзгәрешләре алып килде. Милли прозаның идея тематикасын, социаль колачын киңәйтте, аңа киң сулыш бирде, лиризм, музыкальлек һәм романтик
рух белән сугарды, реалистик сурәтләү чаралары белән баетты.
Г. Ибраһимов — киң колачлы язучы. Аның бу сыйфаты әдәби-гыйльми иҗатында һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлегендә бик ачык күренә. Г.Ибраһимов иҗаты бер Татарстанда гына түгел, башка халыклар арасында да мәхәббәт казанды. Аның әсәрләре рус, украин, азәрбайҗан, башкорт, казакъ, кыргыз, таҗик, төрекмән, үзбәк, чуваш һ. б. телләргә тәрҗемә
ителделәр. Аларны бик күп милләт кешеләре укыйлар,
яраталар.
Галимҗан Ибраһимов «Алмачуар» хикәясен 1922 елда яза. Кеше һәм табигать гармониясен тасвирлау әдипнең башлангыч чор иҗатында ук ачык төсмерләр таба. «Яз башы», «Диңгездә», «Табигать балалары», «Яш йөрәкләр» һ. б. хикәя-повестьларында үтә нечкә күңелле, романтик рухлы, тәесирләнүчең һәм эшчән әдәби геройлар белән очрашабыз.
Бу хикәяне шәхсән Г. Ибраһимовның үзе белән бәйле дип әйтергә мөмкин.: «Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк... — дип җылы хисләр белән искә ала ул әтисенең атлар яратуын.—«Алмачуар» дигән хикәям дә үз тормышымнан алып язылган дисәм дә була. Әти безне иркәли дип әйтә алмыйм. Андый кеше түгел иде. Шулай да ул безне кеше итәргә бик тырышты. Заманы өчен үз даирәсендә алдынгы кеше иде... Башта ул минем язучы булып китүемә шактый кырын карады. Минем беренче әдәби адымнарыма кырын каравы аның язучылык эшенә ихтирамы булмаганлыктан түгел, ә минем, үз эшемне тиешенчә булдыра алмыйча, тормышта үзенең урынын, сәләтен таба алмаган кеше булып калуымнан куркуы булгандыр дип уйлыйм. Ул исән чакта минем кайбер хикәяләрем, хәтта «Яш йөрәкләр» романы да басылып чыкты. Боларны күреп шатланды гына»[1].
Хикәянең башында геройның эчке кичерешләре, борчулары, үзенә генә билгеле булган күңел газаплары сурәтләнә. Әлемгол белән Хафиз — ике баһадир — сабан туенда көрәшәләр. Озак еллар буе мәйдан батыры булып танылган Хафизны Әлемгол җиңә. Хафиз бу җиңелүне бик авыр кичерә, шушы хәлдән соң сабан туйларына бөтенләй йөрмәс була. Ә җиңүче үзен ничек хис итә соң? Әйдәгез, аның үзен тыңлыйк:
“— Әмма менә җиңүче башкортның йөрәгендә аннан соң ниләр булганы,— сезнең төшегезгә дә кермәгәндер,— ди.— Хафиз агакай,— ди,— мин сине екканда хәйлә ясадым...”
Бу вөҗдан газабы Әлемголны еллар буе эзәрлекли. Алай гына түгел, бу хәл аны авыруга сабыштыра... Ул авыруының сәбәбен әнә шул хәрәмләшүдә күрә. Аякка бассам, Хафизны бәхилләтермен — бурлы биямне илтеп, дога кылдырырмын, дип нәзер әйтә. Еллар буе эчке тартыш, каршылыклы уйлардан соң гына үзенең биясен китереп бирә ала. Күргәнебезчә, язучы, шәхеснең эчке кичерешләре аша гамәл, гөнаһ мәсьәләләрен намус, вөҗдан белән бәйләп, әдәби герой мисалында күрсәтә алган.
«Алмачуар» хикәясендә иркен табигать кочагында яшәгән малайның саф күңеле, самими хисләре крестьян тормышының гадәти көнкүрешенә тыгыз үреп сурәтләнә. Хикәя халык авыз иҗаты әсәрләрендәгечә сүз сәнгатенең бөтен байлыгын, бизәкләрен, төсмерләрен оста файдаланып иҗат ителгән. Андагы вакыйгалар җанлы булып күз алдына килә, әдәби геройлар — ихлас күңелле әйбәт кешеләр белән бергә яшисең сыман тоела. Әсәрдәге күренешләр төп герой Закир күзәтүләре, кичерешләре, уй-фикерләре, аның сүзләре аша хикәя ителә. Шул җирлектә сабыйның дулкынлануы, борчулары, сөенеч-көенечләре,— гомумән, бөтен барлыгы баланың самими хисләре чишмәсендә сугарылып бирелә. Закир тасвирлавында урыны-урыны белән әкиятләргә хас чалымнар да күренә: «...Ул әкияттәге баһадир кебек, ай үсәсен көн үсә, үзе көннән-көн матурлана, асыллана бара»,— дип, малай Алмачуарга карап соклана.
Әмма хикәядә сүз бер Алмачуар турында гына бармый. Яшүсмернең формалашуында әйләнә-тирәнең, әти-әнисенең, олы кешеләрнең, үз тиңнәренең һәммәсенең үз өлеше, үз тәэсире күренә, «...кунакка барырга ясанган бояр җегете кебек чибәр» итеп, Алмачуарның ялын кистерүе, тасмалар тагуы үзе үк баланың матурлыкны аңлавын, нечкә зәвыклы икәнен күрсәтеп тора.
Хикәядәге Сафа бабай образы да — гаҗәп үзенчәлекле ил карты. Сафа бабай үзенең мул тормыш тәҗрибәсен башкалар белән бик теләп уртаклаша; кирәк чакта ярдәм итә, хәл-әхвәл белешеп тора, киңәш бирә. Аның гамәлләрендә халыкның борын-борыннан килгән яхшы гадәтләре, уңай традицияләре урын алган.
Хикәянең тел-стиль чаралары гаять үзенчәлекле. Анда катнашкан һәр әдәби геройның үзенә генә хас сөйләме, сүз сайлавы, эндәшү рәвеше, килеш-торышы, төс-кыяфәте, ягъни индивидуаль сыйфатлары бар. Яштәше Апуш хәбәр иткәннән соң, Закир үзенең рухи хәлен болай аңлата: «Башыма нидер сукты, телем тотлыкты, сүз әйтә алмый калдым». Гүя шул уңайдан язучы тормышның һәрчак ал да гөл генә булып тормавын искәртә, түземлерәк булырга өнди.
Галимҗан Ибраһимов—пейзаж остасы. Әсәрләрендә ул вакыйгаларны һәм анда катнашучы геройларның хис-кичерешләрен пейзажны сурәтләү аша ачуны да да куллана. Автор «Яз башы» хикәясендә табигать матурлыгын сурәтләү белән малайларның күтәренке күңелләрен күз алдына китерә. Хикәя герое Салихның табигатьне, туган якны өзелеп сөюенә сокланмый мөмкин түгел:
«...күлдә һичбер дулкын юк, ул бик тын, тонык булып, көзге кеби шома, тигез ялтырый, тик яланга караган башы бик аз гына шадраланмакта. Ләкин аның безгә әһәмияте юк, без барыбер ул җиргә бармыйбыз. Күлгә килеп җиткәч, тагы рәхәтрәк, тагы кызыграк тоела башлады. Бик күп хатирәләрем багланган бу күлне бик күптән күрмәгәнгә, күл үзе дә, аның тирә-ягын чолгаган карт агачлар да, яшәреп, гөрләп утырган уҗым да миңа бүген аерым бер якынлык таныталар...»
Аның «Алмачуар» хикәясе дә пейзажга бик бай. Закирның туган җирен сөю хисләре матур сурәтләнә. Табигать күренешләре укучының зиһененә керә, Закир белән бергәләп, шул матурлыкка хозурланасың: «Яратам мин үзебезнең авылны, бигрәк тә яратам авылның төньягын каплаган зур тауларны! Аңардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буенча шаулап утырган зур карт урманны!.. Бу урманның гөрләп утыруы, бигрәк тә аның язгы кузгалагы, көпшәсе, җәйге чәчәкләре, исәбе-хисабы булмаган җир җиләге, кура җиләкләре, карлыганнары, бигрәк тә көзге чикләвекләре минем күңелемне ул урманга тарталар, аны йөрәккә якын, бик якын, бик сөйкемле итәләр».
[1] Ибраһимов турында истәлекләр. -Казан: Татар, кит. нәшр., 1966.— 387—388 б.
Проказы старухи-зимы
Солнечная система. Взгляд со стороны
Сверчок
Будьте как солнце!
Как нарисовать небо акварелью