Әлеге материал дәрестән тыш эшчәнлектә оештырылган "Милли курчак тегү проекты" Аның белән Ядегәр авылында чыгыш ясадык.
Вложение | Размер |
---|---|
Милли курчак тегү проекты | 352.39 КБ |
Мин- Мингазова Илүзә Илшат кызы Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Пычак урта мәктәбе” Арпаяз авылы филиалы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе 4б сыйныфында укыйм.
Проект эшемнең темасы: Милли курчак тегү.
Максат итеп: борынгы милли киемнәргә сак караш, халкыбызның рухи мирасын саклау;
- курчак һәм милли киемнәр турында белемнәрне киңәйтү;
Дөньяда бик күп төрле проблемалар булырга мөмкин. Һәм аларны чишү юллары да була. Иң беренче чиратта әйбәтләп уйлап эш итәргә кирәк.,
Мин үземә үз кулларым белән технология дәресеннән курчакларым төрләре янына милли татар кызы тектем. Ул курчак матур һәм сыйфатлы булып чыкты.
Татар халкының милли киемнәрен хәзер без күбрәк Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертларында, театр сәхнәләрендә һәм музейларында гына күрәбез. Без дә үзебезнең Сөмбел бию түгәрәге белән чыгыш ясаганда милли татар киемнәре киябез.Күлмәкләребез бик матур, үзебезгә килешә.
Элекке заманда татар хатын-кызының милли киеме бер төсле иркен күлмәктән торган. Еш кына ул киң бөрмәләр яки бала итәкләр белән бизәлгән. Татар киеменә күлмәк өстеннән авыр ефәк бәрхет тукымадан тегелгән һәм төрле декоратив тасма белән бизәлгән камзул һәм калфак хас.
Калфак - татар хатын-кызларының дәрәҗәсен күтәрүче сәнгатъ әсәре. Татар хатын-кызларының гадәти баш киеме бигрәк тә күп төрле.
Камзул - татар халкының оригиналь киеме. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән тектергәннәр.
Чорлар алмашу белән, кием-салым да үзгәрешләр кичергән.
Хәзерге вакытта милли киемнәр заман таләпләренә туры китерелеп тегелә.
Мин үз эшемнең матур булып чыгуын теләп, тырышып тектем.
Өлгеләрне интернет челтәреннән эзләп алдым, аны принтер аша чыгартып кистем. Материалга куеп төшердем(һәрбер өлгене икешәр экземпляр) Материалны сызым белән кисеп тегеп чыктым. Тукыма эченә калган материалны тутырдым һәм һәрбер өлешне аерым тектем. Ахырдан барысын тоташтырдым. Эш вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп эш иттем.
Шулай итеп, мин үз максатыма ирештем дип уйлыйм.
Муравьиная кухня
Хризантема и Луковица
Где спят снеговики?
Н. Гумилёв. Жираф
Проказы старухи-зимы