Проектная работа
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_halky_ornamentynda_simmetriya.docx | 21.68 КБ |
Хәерле көн хөрмәтле жюри! Исәнмесез укучылар, укытучылар! Мин Түбән-Тегермәнлек төп гомуми белем мәктәбенең 7- сыйныф укучысы Шавалиева Зилә булам.
Математика безне мәсьәләләр чишәргә, теоремалар исбатларга гына түгел, ә бәлки матурлыкны да күрә белергә өйрәтә. Менә бу рәсемнәргә карасак без авылдашыбыз Гайнуллин Миневагыйз абыйның һәм минем әнием Шавалиева Резедәнең хезмәт нәтиҗәләрен күрәбез. Монда аларның геометрияне дә яхшы белүләре күренә. Һәр орнаментның нигезендә бизәкләрнең симметрия законнары нигезендә кабатланып килүен беләбез .Бүгенге көндә моны күреп үзеңнең профессиональ һәм иҗади хезмәтеңдә куллану бик актуаль санала. Шуңа бәйле рәвештә минем эшемнең темасы түбәндәгечә булды:
Татар халкының орнаментында симметрия.
Эшемнең максаты: Минем авылдашларымның агачны бизәкләп эшләүдә орнамент мотивларын өйрәнү. Куелган максаттан чыгып үземә түбәндәге бурычларны алдым.
Гипотеза: Гасырлар дәвамында кеше симметрия ярдәмендә тәртип, төгәллек һәм матурлык тудырырга тырыша.
Эзләнү эше барышында түбәндәге методларны кулландым.
Фәнни әдәбият , интернет чыганаклардан эзләнү, чагыштыру, анализ ясау;
Әңгәмә,күзәтү, фотога төшерү.
Орнаментның тарихы бик борынгы заманга барып тоташа. Балчыктан ясалган чүлмәкне бизәүче беренче орнамент матурлык өчен генә түгел, ә бәлки усал духлардан да саклау өчен ясалган. Вакыт үтү белән бизәкләр агачка һәм ташка да төшерелгән. Шул вакытта ук инде геометрик орнаментлар кулланылган. Мәсәлән, түгәрәк ярдәмендә- кояшны, квадрат ярдәмендә- җирне, өчпочмак- тау, спираль ярдәмендә – хәрәкәт, үсешне күрсәткәннәр. Вакыт үтү белән аларның мәгънәсе үзгәрсәдә алар бүгенге көндә дә геометрик орнаментның мотивлары булып торалар
Нәрсә ул орнамент?
.«Орнамент» сүзе латин теленнән алынган , «бизәк»дигәнне аңлата. Кабатланып килүчесимметрик бизәкләр тезмәсе орнамент дип атала . Орнаментны кайларда очратырга була соң? Иң беренче татар халкының милли киемнәрендә: калфак, күлмәк, альяпкыч,камзул, читекләрдә, яулыкларда. Элек- электән татар хатын –кызлары төрле матур бизәкләр төшереп чигәргә яраткан.Ә ир-егетләр агачны бизәкләп, үзләренең йортларын бизәгәннәр. Шулай ук татар халкы үзенә зур кунак килгәндә, аларны матур орнаментлы сөлге өстенә куелган ипи- тоз белән каршы алган.
Орнаментның берничә төре билгеле:
3.Зооморф орнамент. Биредә табигатьтәге тере сурәтләрне күзәтергә мөмкин. Аеруча бу иҗатта кошлар сүрәтләнә. Кошлар белән күп ышанунар, әкиятләр һәм риваятьләр бәйләнгән.
Орнамент сәнгатендә симметриянең 3 төре кулланыла. Бардюр, розетка, сетка.
1. бардюр- периодик рәвештә кабатланып килүче бизәк . Бу вакытта параллель күчерү, үзәккә карата симметрия һәм күчәргә карата симметрия кулланыла.
2. Розетка-фигураны күчәр тирәсендә бору нәтиҗәсендә барлыкка килгән бизәк.
3.Сетка-бизәк сетка рәвешендә ясалган була. Сетка урынында теләсә нинди геометрик фигура: квадрат,өчпочмак, ромб,әйләнә була ала.
Татар сәнгатенә нигез салучы, халкыбыз орнаментын классификацияләүче галим булып Идел буеның беренче сәнгать белеме докторы Фуад Хәсән улы Вәлиев санала. Татар халкының бизәлеш сәнгатен, Казан татарларының авыл йортлары архитектура-сәнгать бизәлешен, Урта Идел буйларының борынгы чорлары, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы сәнгатен өйрәнә. Һөнәри-сәнгать мәдәниятенең фәнни типологиясен төзи; татар халкының туку, чигү, каюлы күн, зәркәнчелек орнаментын, агачка һәм ташка уеп бизәк төшерү кебек традицион төрләренең тарихи тамырларын һәм үсешен өйрәнә
Татар халкының орнаментында геометрик орнаментлар, үсемлек орнаментларыннан аз гына калышып, икенче урында тора Алар авыл торакларында, ювелир эшләнмәләрдә һәм тукымадагы бизәкәрдә киң кулланыла. Татар бизәкләрен ничә симметриясе булуына карап түбәндәгечә классификацияләргә була
Агачны бизәкләп эшләү татар халык орнаментының бик үзенчәлекле өлкәсе булып торган. Бик күп гасырлар буена агач өй төзү, җиһаз, савыт-саба, кирәк-ярак ясау чималы булып торган. Өйләр генә түгел, капка-коймалар да бизәкләп эшләнгән. Бизәкләп ромб, өчпочмак, ”нурлар”, спираль мотивларында эшләнгән. Бизәкләүдә төс куллана башлыйлар. Соңгы елларда агачны бизәкләп эшләү киң күтәрелеш кичерә, кулдан эшләнгән мондый бизәкле эшләр кыйммәт йөри. Бизәкләп эшләү өчен йомшак материал кулланыла: юкә, усак, нарат, чыршы һ. б.
Минем эшемдә төп максатым авылдашларымның агачны бизәкләп эшләүдә орнамент мотивларын өйрәнү булды. Эзләнү вакытында минеавылдашларымның тәрәзә йөзлекләрен, йортларны, капка –коймаларны бизәгәндә нинди орнаментлар кулланулары, бу бизәкләрдә симметриялек саклана микәне кызыксындырды. Һәм мин түбәндәге нәтиҗәләргә килдем. Авылыбыздагы йортларның яртысы агачтан бизәкләп эшләнгән . Аларның күбесе 70-80 нче елларда салынган йортлар. Мондый йортлар арасында мине үзенең бизәкләренең матурлыгы, төзеклеге, симметриялеге белән Гайнуллин Миневагыйз һәм Сәвия апаларның йортлары кызыксындырды. Мин Сәвия апа белән бу турыда сөйләштем. Ул бу матурлыкны тудыручы- үзенең ире-үзебезнең авыл остасы Гайнуллин Миневагыйз икәнен әйтте.Аның эш коралы-гади генә кайры пычак булган. Безнең вакытта һәр йортның тәрәзә йөзлекләрен бизәкләп ясау матурлык өчен генә түгел, бу өйгә усаллыкны , начарлыкны кертми, күз тиюдән дә саклый дигән ышану да бар иде дип әйтте.
Шулай ук мин хәзерге йортларга да игътибар иттем. Хәзерге тәрәзә йөзлекләре, капка-коймалар агачтан ясалмаса да , аларның нигезен тәшкил иткән татар милли орнаментлары шул ук кала бирә.Моны мин яшьләрнең үзләренең әти-әниләренең, әби-бабайларының традицияләренә тугры булып калулары дип аңладым.
Шулай ук мин интернеттан да тәрәзә йөзлекләрен карадым, алар бик күп төрле.Бизәкләре дә төрле-төрле. Ләкин минем авылдашларымның тәрәзә йөзлекләренең орнаменты матурлыгы, симметриялеге, бизәкләренең ритмик рәвештә кабатланып килүе белән аерылып тора кебек тоелды миңа. Шулай ук эзләнү эше вакытында күпчелек авылдашларымның капка –коймаларны да татар орнаментын кулланып , бизәкләп эшләүләренә игътибар иттем.
Эзләнү эшенә нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: эш барышында мин татар халык орнаментын өйрәндем . Орнаментның симметриялеккә нигезләнеп төзелеүн күрдем. Гасырлар дәвамында кеше симметрия ярдәмендә тәртип, төгәллек һәм матурлык тудырырга тырыша. дигән гипотезабызга инандым. Мин моны татар халык орнаметын тикшерү һәм авылдашларымның йортларын, тәрәзә йөзлекләрен, капка- коймаларны бизәү үрнәгендә күрдем.
Минем бетте. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Сочинение
Лепесток и цветок
Позвольте, я вам помогу
Карты планет и спутников Солнечной системы
Солдатская шинель