Максат:
халыкның рухи кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләренә яшь буынны җәлеп итү һәм якынайту.
Бөек мәгърифәтче К.Насыйринең тәрбия турындагы хезмәтләренең хәзерге көндә дә актуаль булуын, аларның үлемсез булуларын ассызыклау;тәрбия буенча алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү; балаларда үзләренең өйрәнгәннәре белән табигый канәгатьләнү шатлыгы булдыру; аларны уйларга, фикерләргә өйрәтү.
Бурычлар:
-Яшүсмерләргә һәм яшьләргә әхлак тәрбиясе бирү;
- әхлакый һәм рухи культура тәрбияләүдә К.Насыйри хезмәтләренә таяну;
- милләтара аралашу культурасы тәрбияләү;
- әйләнә-тирәгә кешелекле мөнәсәбәт тәрбияләү;
- көтелмәгән хәлләр, вакыйгалар килеп чыкканда үз-үзеңне дөрес тота белү сәләтен үстерү.
Кулланылган эш алымнары: эзләнү, тикшеренү, анализлау, чагыштыру.
Теманың актуальлеге:
1)”Мәгариф” дәүләт проектында балаларга белем бирүдә куелган бурычларның берсе- сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану.Димәк һәрбер укытучы үзенең дәресендә сәламәтлекне саклау проблемасын көнүзәк тема итәргә тиеш.
2)сәламәт милләт - ил байлыгы, җәмгыятьнең үсешен күрсәтүче фактор, бүгенге сәламәт яшүсмер иртәгә сәламәт гаилә коручы шәхес ул.
Вложение | Размер |
---|---|
doklad_katya_22222222.docx | 35.08 КБ |
Чистай муниципаль районы
1 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе.
Тикшеренү- эзләнү эше.
Тема: Каюм Насыйри хезмәтләрендә бүгенге көн проблемаларының чагылышы.
Эшне башкаручы: 1нче номерлы урта
белем бирү мәктәбенең
11сыйныф укучысы Чебарёва Екатерина .
Җитәкче : II категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Мифтахова Гөлнар Миңнулла кызы.
Тема: Каюм Насыйри хезмәтләрендә бүгенге көн проблемаларының чагылышы.
Максат:
халыкның рухи кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләренә яшь буынны җәлеп итү һәм якынайту.
Бөек мәгърифәтче К.Насыйринең тәрбия турындагы хезмәтләренең хәзерге көндә дә актуаль булуын, аларның үлемсез булуларын ассызыклау;тәрбия буенча алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү; балаларда үзләренең өйрәнгәннәре белән табигый канәгатьләнү шатлыгы булдыру; аларны уйларга, фикерләргә өйрәтү.
Бурычлар:
-Яшүсмерләргә һәм яшьләргә әхлак тәрбиясе бирү;
- әхлакый һәм рухи культура тәрбияләүдә К.Насыйри хезмәтләренә таяну;
- милләтара аралашу культурасы тәрбияләү;
- әйләнә-тирәгә кешелекле мөнәсәбәт тәрбияләү;
- көтелмәгән хәлләр, вакыйгалар килеп чыкканда үз-үзеңне дөрес тота белү сәләтен үстерү.
Кулланылган эш алымнары: эзләнү, тикшеренү, анализлау, чагыштыру.
Теманың актуальлеге:
1)”Мәгариф” дәүләт проектында балаларга белем бирүдә куелган бурычларның берсе- сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану.Димәк һәрбер укытучы үзенең дәресендә сәламәтлекне саклау проблемасын көнүзәк тема итәргә тиеш.
2)сәламәт милләт - ил байлыгы, җәмгыятьнең үсешен күрсәтүче фактор, бүгенге сәламәт яшүсмер иртәгә сәламәт гаилә коручы шәхес ул.
Тикшеренү-эзләнү эшенең эчтәлеге.
Каюм Насыйри хезмәтләрендә бүгенге көн проблемаларының чагылышы.
Чебарёва Екатерина
1 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе, 11сыйныф
Җитәкче : II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Гөлнар Миңнулла кызы.
I.Кереш өлеш. ХIХ йөзенең 60нчы елларыннан башлап , ярты гасыр дәвамында тырыш һәм гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле булды. Ул бөтен тормышын һәм талантын халыкка хезмәт итү эшенә багышлады, туган халкын аң-белем ягыннан күтәрү, аны рус культурасына якынайту буенча тарихи әһәмиятле хезмәтләр күрсәтте, культурабызның демократик нигездә үсә башлавына һәм халыкчан әдәби телнең барлыкка килүенә этәргеч бирде.
Каюм бабай- милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда зур хезмәт иткән, балалар укытуда дәрес һәм тәрбия алымнарын яңача кору буенча мәгариф өлкәсендә үзеннән соң киләчәк буыннарга зур мирас калдырган шәхес. Бүгенге көндә дә аның тәрбия темасына язылган хезмәтләре бигрәк тә актуаль.
II.Төп өлеш.
“ Китаб-әт-тәрбия” хезмәтендә К.Насыйри әдәп-әхлак, тәрбия кылу турында 112 үгет-нәсыйхәт туплый. Безне һөнәргә өйрәнергә, гадел, тугрылыклы, өлкәннәргә хөрмәтле булырга чакыра. Яманлык кылу, гайбәт сөйләү, тупас сүзләр белән сөйләшү кебек начар гадәтләрдән сакланырга куша. Әдәпле, тәрбияле бала нинди була? Бу сорауның җавабы бик күп төшенчәләргә ия. Әдәпле бала дибез икән, ул безнең күз алдына, барыннан да бигрәк, тәрбияле, инсафлы булып килеп баса. Ул- кешелекле дә, укымышлы да, һәм алай гына дамы әле! Әйдәгез, Каюм баба нәсыйхәтләренә тукталып китик.
- Башкалардан үзен өстен итеп куймый. Өлкән яшьтәге кешеләргә, мохтаҗларга, гарипләргә һәрвакыт ярдәмчел, ихтирамлы һәм ихлас мөнәсәбәттә була.
- Кеше хәленә керә, бүтәннәрне беркайчан да кыен хәлдә калдырмый.
Һичкайчан тавыш та күтәреп сөйләшми, тупас яки ямьсез сүзләр әйтми, ялганлашуга юл куймый, әйткән сүзен үти, вәгъдәсендә тора.
Кеше сөйләгәндә игътибар белән тыңлый һәм кирәк чакта гына сүзгә кушыла.
- Башкаларны рәнҗетергә яки кимсетергә ирек бирми.
- Гайбәт сөйләми, мактанмый, шапырынмый, үзен тыйнак тота.
- Кешеләр белән һичкайчан үзен эрегә куеп яки тупас сөйләшми.
- Башкалардан кызгандыру өчен үзен мескен хәлгә төшерми, юк-бар сәбәпләр табып, читтән теләктәшлек, ярдәм эзләми.
- Гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез, сабыр булу- әдәпле баланы бизи торган сыйфатлар.
- Яхшылыкның кадерен белмәгән кешедән ерак булу яхшы. Берәүгә бер яхшылыгың тисә - сөйләп йөрмә, берәүдән яхшылык күрсәң - фаш кыйл, онытма.
- Күршеләрен игътибарсыз вә ихтирамсыз тоткан кеше газиз вә хөрмәтле була алмас.
- Бер кеше сине явыз холкы белән рәнҗетсә, эчкерсезлегең белән аңа вәгазь кыйл, ягъни аннан ачу алаем дип мәшәкать итмә.
- Һичбер кешегә телең белән җәрәхәт салма, ягъни яман сүз әйтмә.
- Вә дәхи олуглык вә игелеклелек дигән нәрсә гыйлем вә әдәп беләндер вә күркәм әхлак беләндер. Шушы кагыйдәләргә үземнән дә өстәп, тагын
шуны әйтәсем килә: хәзерге яшьләрнең гаиләдә.мәктәптә, урамда әдәпсез сүзләр кулланып,сөйләшүләрен бик еш ишетергә туры килә. Бу хәл барыбызны да борчый.Яшьтәшләремә мөрәҗәгать итеп шуны әйтер идем: кадерле дусларым, әйдәгез әле шундый матур,бай телебезне бозмыйча, әдәпсез сүзләр белән ямьсезләмичә генә сөйләшик.
Рухи байлыгыбыз җәүһәрләре кешелеклелек, миһербанлык, гомумкешелек әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә ышанычлы җирлек булып тора. Шуңа күрә тәрбия эшен гасырлар буе саналган гореф-гадәтләргә, халыкның тәҗрибәсенә нигезләп алып бару фарыз.К.Насыйри фикеренчә, бала белемне генә түгел, тәрбияне дә ул ата-анадан алырга тиеш. Ул тәрбиянең, адәм баласын кешелекле, гыйлемле һәм әдәпле итеп үстерүгә зур өмет кертүенә тирән ышана. К.Насыйри балаларның тәрбияле, белемле һәм сәламәт булып үсүенә булышуны иң зур, изге эш итеп саный. Бала саф, тәрбияле үссен дисәң, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга тиеш булырсың ягъни: аракы эчмәскә, чөнки ул адәм-зат өчен сарыф бер агудыр, тәмәке тартмаска, чөнки ул кешенең сәламәтлеген, яшәүнең тәмен бозадыр.
1. Кешенең сәламәтлеге: 20% нәселдәнлеккә, 50% яшәү рәвешенә, 20 %тирә-юньгә,10 % медицина хезмәтенә.
2. Сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү ислам этикасының төп өлеше булып тора. Мөселман рухи яктан да,физик яктан да сәламәт булырга тиеш. Санитар-гигиена кагыйдәләрен үтәү , суга, ризыкка сак караш, ураза вакытында организмны чистарту, исерткеч һәм башка дәртләндергечләр кулланудан тыелу мөселман кешегә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга мөмкинлек бирә. Сан ягыннан зур шәһәрләрдән саналмаган Чистай шәһәре һәм районы буенча алган саннар бу бәланең безнең шәһәрне дә читләтеп үтмәгәнен дәлилли.
Еллар | 2012 | 2013 | 2014 |
Эчкечеләр | 708 кеше | 701кеше | 711 кеше |
Наркоманнар | 161кеше | 156кеше | 172кеше |
III. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: Халкыбыз: «Үгет-нәсыйхәт – бездән, әдәп белү – үзеңнән», – дип, бик дөрес әйткән. Иң асыл рухи-әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланган. Әнә шул изге мирасны – бәһасез кыйммәтләрне – үзләштереп, яшь кеше үзенең рухи тормышын, әдәп-әхлагын, чынбарлыкка карашын һәм гамәлләрен уңай якка үзгәртсә, үзенең яшәү рәвеше, тормыш итү кагыйдәләре итеп кабул итә алса, андый инсан киләчәктә үзенә дә, гаиләсенә дә, әйләнә-тирәдәгеләргә дә иманлы, бәрәкәтле яшәү үрнәкләре күрсәтә алачак
Кулланылган әдәбият.
1.Абдуллин Я.Г.,Алишев С.Х.,Газизов Р.С. К.Насыйри сайланма әсәрләр. Казан Татарстан нәшрияте,1974.
2. Абдуллин Я.Г.,Алишев С.Х.,Газизов Р.С. К.Насыйри сайланма әсәрләр. Казан Татарстан нәшрияте,1975
3.Ә.Камалов тәрҗ.Татарстан тарихы. Казан:Мәгариф,2004.
4.М.З.Закиев.Казанская лингвистическая школа.2008.
5.Л.А.Харисова.Культура народов Татарстана.Казань:Магариф,2005.
6.Мәгариф,1,2005.
7.А.М.Низамов.Милли мәктәп тәрбия нигезләре.Казан:Мәгариф,2005
Каюм Насыйри хезмәтләрендә бүгенге көн проблемаларының чагылышы.
ХIХ йөзенең 60нчы елларыннан башлап , ярты гасыр дәвамында тырыш һәм гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле булды. Ул бөтен тормышын һәм талантын халыкка хезмәт итү эшенә багышлады, туган халкын аң-белем ягыннан күтәрү, аны рус культурасына якынайту буенча тарихи әһәмиятле хезмәтләр күрсәтте, культурабызның демократик нигездә үсә башлавына һәм халыкчан әдәби телнең барлыкка килүенә этәргеч бирде. К.Насыйри 1825 елның 14 февралендә Зөя өязе Югары Шырдан авылында туа. Башлангыч белемне атасыннан ала. Аннан 15 ел Казанда мәдрәсәдә укый. 1855елда аны Казандагы Духовное училищега татар теле укытучысы итеп чакыралар. Соңрак хезмәтен шул юнәлештәге семинариядә дәвам итә. 1871елдан татар балаларына рус теле укыта башлый, Яңа бистәдә рус-татар мәктәбендә эшли. К.Насыйри 1879 елдан үзенең барлык гомерен фәкать язучылык эшенә һәм фәнгә багышлый. Аның зуррак күләмле фәнни һәм әдәби хезмәтләре менә шул вакытларда туа. Ул үзенең барлык көчен китап һәм дәреслекләр язуга, кулына төшкән акчасын аларны бастырырга сарыф итә.Үзе исән чагында ук аның матур әдәбият һәм тел, фольклор, мөгаллимлек һәм тәрбия, фән өлкәсенә кагылышлы кырыкка якын хезмәте басылып чыга. Билгеле, К.Насыйрига иҗат итү һәм хезмәтләрен дөньяга чыгару бик авыр була. Аны төрлечә мәсхәрәләп, базарларда, урамнарда сүгәләр, аноним хатлар язып хурлыйлар, куркыталар, ничек булса да эшеннән туктатмакчы булалар. Ләкин заманның алдынгырак кешеләре арасында галимнең хезмәтләрен танучылар артканнан-арта бара. Укучы яшьләр, рус галимнәре, беренче нәүбәттә тюркологлар, К.Насыйриның хезмәтләрен үз вакытында ук хуплап каршы алалар. 1885 елда К.Насыйри Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең әгъзасы итеп сайлана. Шуның белән ул рәсми яктан да фән эшчесе булып таныла.
К.Насыйри халыктан читтә яшәгән һәм кабинетта утырып кына иҗат иткән интеллигент булмый. Ул һәр язны үзенең фәнни максатлары өчен андагы тарихи памятникларны тикшереп, карап йөргән. Менә шул вакытларда инде ул хезмәт халкы белән якыннан аралаша , аның җанлы телен, гореф-гадәтләрен өйрәнә, авыл картларыннан тарихи истәлекләр һәм фольклор материаллары җыя.
К.Насыйри, акыл иҗаты белән беррәттән, кул хезмәте белән шөгыльләнүгә дә зур игътибар биргән. Ял вакытларында физик эш эшләү аңа тормышындагы бертөрлелектән котылырга ярдәм иткән. К.Насыйри үзе өчен кирәк булган көнкүреш әйберләрен барысын да үзе ясаган,бастырылган китапларын да үзе төпләгән. Ул агач эшен бик яраткан һәм бу эш белән гомернең соңгы көннәренә кадәр системалы рәвештә шөгыльләнгән.
Каюм бабай- милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда зур хезмәт иткән, балалар укытуда дәрес һәм тәрбия алымнарын яңача кору буенча мәгариф өлкәсендә үзеннән соң киләчәк буыннарга зур мирас калдырган шәхес. Бүгенге көндә дә аның тәрбия темасына язылган хезмәтләре бигрәк тә актуаль,һәм бүген мин шул темаларга тукталып китәсем килә.
Аның балаларда әдәплелек,әхлаклылык, әти-әниләргә карата кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү, кешеләр белән аралашу кагыйдәләрен туплаган “Китаб-әт-тәрбия” китабы белән таныштым.
“ Китаб-әт-тәрбия” хезмәтендә К.Насыйри әдәп-әхлак, тәрбия кылу турында 112 үгет-нәсыйхәт туплый. Безне һөнәргә өйрәнергә, гадел, тугрылыклы, өлкәннәргә хөрмәтле булырга чакыра. Яманлык кылу, гайбәт сөйләү, тупас сүзләр белән сөйләшү кебек начар гадәтләрдән сакланырга куша. Әдәпле, тәрбияле бала нинди була? Бу сорауның җавабы бик күп төшенчәләргә ия. Әдәпле бала дибез икән, ул безнең күз алдына, барыннан да бигрәк, тәрбияле, инсафлы булып килеп баса. Ул- кешелекле дә, укымышлы да, һәм алай гына дамы әле! Әйдәгез, Каюм баба нәсыйхәтләренә тукталып китик.
- Башкалардан үзен өстен итеп куймый. Өлкән яшьтәге кешеләргә, мохтаҗларга, гарипләргә һәрвакыт ярдәмчел, ихтирамлы һәм ихлас мөнәсәбәттә була.
- Кеше хәленә керә, бүтәннәрне беркайчан да кыен хәлдә калдырмый. Һич кайчан тавыш та күтәреп сөйләшми, тупас яки ямьсез сүзләр әйтми, ялганлашуга юл куймый, әйткән сүзен үти, вәгъдәсендә тора.
Кеше сөйләгәндә игътибар белән тыңлый һәм кирәк чакта гына сүзгә кушыла.
- Башкаларны рәнҗетергә яки кимсетергә ирек бирми.
- Гайбәт сөйләми, мактанмый, шапырынмый, үзен тыйнак тота.
- Кешеләр белән һичкайчан үзен эрегә куеп яки тупас сөйләшми.
- Башкалардан кызгандыру өчен үзен мескен хәлгә төшерми, юк-бар сәбәпләр табып, читтән теләктәшлек, ярдәм эзләми.
- Гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез, сабыр булу- әдәпле баланы бизи торган сыйфатлар.
- Яхшылыкның кадерен белмәгән кешедән ерак булган яхшы. Берәүгә бер яхшылыгың тисә-сөйләп йөрмә,берәүдән яхшылык күрсәң- фаш кыйл,онытма.
- Күршеләрен игътибарсыз вә ихтирамсыз тоткан кеше газиз вә хөрмәтле була алмас.
- Бер кеше сине явыз холкы белән рәнҗетсә, эчкерсезлегең белән аңа вәгазь кыйл, ягъни аннан ачу алаем дип мәшәкать итмә.
- Һичбер кешегә телең белән җәрәхәт салма, ягъни яман сүз әйтмә.
- Вә дәхи олуглык вә игелеклелек дигән нәрсә гыйлем вә әдәп беләндер вә күркәм әхлак беләндер. Шушы кагыйдәләргә үземнән дә өстәп, тагын
шуны әйтәсем килә: хәзерге яшьләрнең гаиләдә.мәктәптә, урамда әдәпсез сүзләр кулланып,сөйләшүләрен бик еш ишетергә туры килә. Бу хәл барыбызны да борчый.Яшьтәшләремә мөрәҗәгать итеп.кадерле дусларым,әйдәгез әле шундый матур,бай телебезне бозмыйча, әдәпсез сүзләр белән ямьсезләмичә генә сөйләшик.
Рухи байлыгыбыз җәүһәрләре кешелеклелек, миһербанлык, гомумкешелек әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә ышанычлы җирлек булып тора. Шуңа күрә тәрбия эшен гасырлар буе саналган гореф-гадәтләргә, халыкның тәҗрибәсенә нигезләп алып бару фарыз.К.Насыйри фикеренчә, бала белемне генә түгел, тәрбияне дә ул ата-анадан алырга тиеш. Ул тәрбиянең, адәм баласын кешелекле, гыйлемле һәм әдәпле итеп үстерүгә зур өмет кертүенә тирән ышана. К.Насыйри балаларның тәрбияле, белемле һәм сәламәт булып үсүенә булышуны иң зур, изге эш итеп саный. Бала саф, тәрбияле үссен дисәң, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга тиеш булырсың ягъни: аракы эчмәскә, чөнки ул адәм-зат өчен сарыф бер агудыр, тәмәке тартмаска, чөнки ул кешенең сәламәтлеген, яшәүнең тәмен бозадыр. К.Насыйри сәламәтлеккә дә зур игътибар иткән, халык медицинасыннан бик нык файдаланган.Үзенең «Китаб әт-тәрбия» китабында сәламәтлекнең кадерен белергә куша һәм һәр әйткән акыллы фикерен тормыштан алган вакыйгалар белән ныгытып бара. Хәзерге көндә иң зур проблема- эчкечелек. Аны “сатып алынган” чир диләр. Бу проблема турында К.Насыйри XIX гасырда ук кисәткән: “Аракы адәми зат өчен сарыф бер агудыр”, -дигән. Халкыбызда сәламәтлек турында мәкальләр дә бик күп.
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.
Аек яшәгәннең акылы төгәл.
Акылыңа аракы түрә булмасын.
Аракы – акча түләп алган агу.
Аракы акылны утсыз да яна.
Исерек акчасын эчми, акылын эчә.
Исеректә акыл исе булмас, аракы исе булыр.
Тәмәке белән бергә тартучы да яна.
Тәмәке теләнергә өйрәтер.
2010 елның 7 октябрендә Министрлар Кабинетында Татарстанда исерткеч эчемлекләр, тәмәке куллануны киметүгә багышланган утырыш узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Премьер-министр утырышны ачып җибәргәндә, әлеге мәсьәләнең актуальлегенә басым ясап үтте. Президентыбыз : "Эчкечелек һәм тәмәке тарту күренешләренә каршы кискен көрәш алып барырга кирәк”- ди .
Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда ел саен 23 меңнән артык кеше аракыдан агуланып үлә, 10 меңе яшьләр. Көн саен бу эчемлекләрне егетләрнең 33 проценты һәм кызларның 20 проценты куллана. Тәмәке тартучы яшьләрнең 55проценты үпкә авыруларыннан интегә. 51 мең кешедә тәмәке тарту белән бәйле психик тайпылышлар күзәтелә. Дөрес тукланмау нәтиҗәсендә килеп чыккан чирләрдән ел саен 22 мең кеше үлә.
Тәмәке тарткан кеше, аракы эчәргә ияләшә, аннан наркотиклар да куллана башлый. Андый кешеләргә СПИД вирусы ияләшә.
Аракының зыяны турында әйткән сүзләренә дә игътибар итик:”Россиядә эчеп үлүчеләр саны Европага караганда әзрәк булса да, ел саен биш мең бер йөз кеше тәшкил итә (мәгълүмат К.Насыйри яшәгән чорга карый.-Ред.) .Сан ягыннан зур шәһәрләрдән саналмаган Чистай шәһәре һәм районы буенча алган саннар бу бәланең безнең шәһәрне дә читләтеп үтмәгәнен дәлилли.
Еллар | 2012 | 2013 | 2014 |
Эчкечеләр | 708 кеше | 701 кеше | 711кеше |
Наркоманнар | 161 кеше | 156 кеше | 172кеше |
Яшь вакытта эчә башлаган кешедә чирләр барлыкка килә һәм ул гомеренең соңына кадәр барып җитми. Аракы сиздерми генә, әкрен генә кешене үтерә, аракыдан барлыкка килгән авыруны туксан табиб та дәвалый алмый. Аракы кан тамырларында кан йөрешен начарайта, ризыкны тәнгә сеңдерүне туктата, бавырга зыяны күп. Эчкән кеше үзен генә түгел, нәселен дә үтерә, чөнки аңардан туган балалар авыру булып туалар яки үләләр, яки акылга зәгыйфь булалар. Бүгенге көндә Россиядә эчүчелектән ел саен дистә меңләгән кеше үлә. Иң аянычлысы: бу чир яшәргәннән яшәрә. Әдип аракының зыяны турында шигырьләр дә язган: “Эчемлектән авыру тию”,”Үгет-нәсыйхәт”, “Эчкенең башы”. Тәмәкенең зарары халык авыз иҗаты әсәрләрендә, мәкальләрендә бик аз чагылыш тапкан, чөнки бу афәт татарлар арасында XIX гасыр урталарында гына килеп керә.Әдип тәмәкенең зарары турында да яхшы белгән һәм безне, яшь буынны, кисәткән.Аның нәсыйхәтләрендә мондый акыллы фикерләр бар: ”Тәмәке акрын гына кешенең гомерен кимерә. Иң беренче ул синең миеңә барып ирешә, зиһенеңне, акылыңны томалый. Беренче тартып караганда баш әйләнү, күңел болгану- тәмәкенең мигә тигән зәхмәтедер. Тартучы саф һава урынына агу вә зәһәрләр йотадыр, ул синең иренеңне, телеңне, тамагыңны ачыттырадыр, үпкәгә барып җитсә, анда шеш барлыкка киләдер. Тәмәкече гел ютәлли, йөзе төссез, ябык, тәмәке тоткан бармаклары сап-сары төстә була, аның бик тиз хәле бетә, еш сулый, йөрәге суга. Ата кеше улының тартмавын теләсә, үзе тартмасын.Кечкенә балалар бөтен әшәкелекне олылардан күреп эшли. Мие тәмәке агуы белән тулган баланың акылы ничек дөрес эшләсен? Аллаһы тәгалә адәм баласына тәмәкене, аракыны, әфьюнне сынар өчен биргән. Шушыларга адәм дучар булса, һәлак булмаенча калмыйдыр.Гадәт итмәс борын, болардан сакланырга кирәк”. Мин безнең яшь буынга әйтер идем шундый мәкальләрне истә тотыгыз:”Аракы – сатып алынган чир ул”,”Аракы –гөнаһның анасы”,”Тәмәке бетмәс, тартучы бетәр”,”Тәмәке- начар гадәт, башлавы җиңел, ташлавы авыр”.Безнең көн яшьләре бу шөгыльгә бик иртә керешеп китә. Аларга игътибар җитми, өйдә әти-әни назы җитми, чын күңелдән бер утырып сөйләшүне тели алар. Өйдә аралашу ихтыяҗын канәгатьләндерә алмагач, балалар урамга чыгарга мәҗбүр булалар. Ә урам яшьләре сәламәт яшәү рәвеше алып бармыйлар, әкрен-әкрен үзләренең организмнарын бозалар, хәтта үзләре дә аңламыйча, сәламәтлекләренә зыян салалар.
Үзенең хезмәтләрендә К.Насыйри сәламәтлекне саклауда дөрес туклануның әһәмияте турында яза. “Тәрбия китабы”ның 24нче нәсыйхәтендә:” Хорасан шәһәрендә яшәүче ике дәрвиш юлга чыкканнар, аларның берсе ябык, зәгыйфь, ә икенчесе таза, сәламәт икән. Ябык ураза тотып ике көнгә бер мәртәбә авыз ача икән, ә таза көненә күп итеп 3 тапкыр ашый торган булган.Бер шәһәргә килеп кергәч, боларны шымчылар дип белеп, төрмәгә ябалар. Дәрвишләрнең гаепсезлекләре ачылгач, аларны азат итәргә дип яннарына керсәләр, теге тазасы үлгән булып чыга, чөнки ул күп ашап өйрәнгән, ачлыкны күтәрә алмаган, ә ябык аз ашарга күнеккәнгә күрә исән калган.Нәфесеңне тыймыйча, күп ашасаң, сәламәтлегеңә зыян килер” һ.б. К.Насыйри ашау вакытында әдәп саклауның да сәламәтлеккә уңай йогынты ясаганлыгын әйтә. Сәламәтлек турында сөйләшкәндә К.Насыйри тирә-якта үскән гап-гади үләннәрнең кеше организмы өчен файдасы турында “Шифалы үләннәр”китабында яза. Ул 33 төрле авыруга һәм 76 төрле үсемлеккә сыйфатлама бирә. Мәсәлән, алабуга куеп бәйләсәң , кулга кергән шырпы бик тиз суырылып чыга икән. Чебен гөмбәсен кайнатып, шул сыекчага шикәр кушсаң, өйдә бер чебен дә калмаячак. Сәрви чәчкәсен серкә белән төеп чәчкә буясаң, чәч карала икән. Ногыт борчагы чәчәге суы белән битне юсаң, бит матурланачак һ.б. Әдипнең бу киңәшләре хәзерге көндә дә кулланыла һәм сәламәтлеккә бик зур файда китерә.
Халкыбыз: «Үгет-нәсыйхәт – бездән, әдәп белү – үзеңнән», – дип, бик дөрес әйткән. Иң асыл рухи-әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланган. Әнә шул изге мирасны – бәһасез кыйммәтләрне – үзләштереп, яшь кеше үзенең рухи тормышын, әдәп-әхлагын, чынбарлыкка карашын һәм гамәлләрен уңай якка үзгәртсә, үзенең яшәү рәвеше, тормыш итү кагыйдәләре итеп кабул итә алса, андый инсан киләчәктә үзенә дә, гаиләсенә дә, әйләнә-тирәдәгеләргә дә иманлы, бәрәкәтле яшәү үрнәкләре күрсәтә алачак.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:
1.Абдуллин Я.Г.,Алишев С.Х.,Газизов Р.С. К.Насыйри сайланма әсәрләр. Казан Татарстан нәшрияте,1974.
2. Абдуллин Я.Г.,Алишев С.Х.,Газизов Р.С. К.Насыйри сайланма әсәрләр. Казан Татарстан нәшрияте,1975
3.Ә.Камалов тәрҗ.Татарстан тарихы. Казан:Мәгариф,2004.
4.М.З.Закиев.Казанская лингвистическая школа.2008.
5.Л.А.Харисова.Культура народов Татарстана.Казань:Магариф,2005.
6.Мәгариф,1,2005.
7.А.М.Низамов.Милли мәктәп тәрбия нигезләре.Казан:Мәгариф,2005.
1нче гомуми белем бирү мәктәбенең
10 нчы сыйныф укучысы Чебарева Екатеринанаың
“Каюм Насыйри хезмәтләрендә бүгенге көн проблемаларының чагылышы.” – тикшерү эшенә
Рецензия.
Чебарева Екатеринанаың тикшерү эше - халкыбызның талантлы галиме Каюм Насыри эшчәнлегенә багышланган. Автор юкка гына шушы теманы сайламаган, чөнки Каюм Насыйриның хезмәтләре , тормыш юлы күпләр өчен үрнәк. Язучының әсәрләре әхлакый яктан укучыларны тәрбиялиләр.Укучы язучы иҗаты белән кызыксына , анда күтәрелгән мәсьәләләрнең әһәмиятен аңлый.
Эш12 биттән тора. Автор төгәл итеп максат куйган. Эш үзенең төгәллеге , фикерләрнең эзлеклелеге белән игътибарны җәлеп итә.Тикшерү эше 4 өлештән тора: кереш ; төп өлеш, Каюм бабай- милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып үзеннән соң киләчәк буыннарга зур мирас калдырган шәхес; йомгаклау; кулланылган әдәбият. Эшнең төп өлеше язучының баларга багышланган хезмәтләренә күзәтү ясау белән башлана. Алга таба язучы иҗатына бәя бирелә. К.Насыйри балаларга акыл сатмый гына тәрбияли.Эшнең темасын ачу юнәлешендә автор үз фикерен кулланган , эзләнгән. Галим хезмәтләрендәге күрсәткән проблемаларны күреп,аларны күрсәтеп бирә алган.
Катя язучы иҗатына анализ ясаган , матур итеп әдәби телдә үз фикерләрен әйтеп биргән.Шушы эшне үтәгәндә Катя түбәндәге чыганаклардан файдаланган:
1.Абдуллин Я.Г.,Алишев С.Х.,Газизов Р.С. К.Насыйри сайланма әсәрләр. Казан Татарстан нәшрияте,1974.
2. Абдуллин Я.Г.,Алишев С.Х.,Газизов Р.С. К.Насыйри сайланма әсәрләр. Казан Татарстан нәшрияте,1975
3.Ә.Камалов тәрҗ.Татарстан тарихы. Казан:Мәгариф,2004.
4.М.З.Закиев.Казанская лингвистическая школа.2008.
5.Л.А.Харисова.Культура народов Татарстана.Казань:Магариф,2005.
6.А.М.Низамов.Милли мәктәп тәрбия нигезләре.Казан:Мәгариф,2005.
Шулай итеп ,рецензиягә тәкъдим ителгән эш төгәлләнгән иҗади эш булып тора һәм яхшы бәяләнә.
1нче гомуми белем бирү мәктәбенең / Х.Х.Закирова /
беренче категорияле татар теле укытучысы
Хризантема и Луковица
Как Дед Мороз сделал себе помощников
Как Снегурочке раскатать тесто?
Карандаши в пакете
Ласточка. Корейская народная сказка