Вложение | Размер |
---|---|
shamgullina_tugan_yagym_tyyulyklary.doc | 931 КБ |
Государственное автономное учреждение
«Республиканский олимпиадный центр»
Министерства образования и науки республики татарстан
Республиканский конкурс
исследовательских работ и проектов школьников 1-6 классов
«Первые шаги в науку»
Тема: «Туган ягым тыюлыклары »
(Заповедники родного края)
Автор: Шамгуллина Диана
ученица 3 класса МБОУ «Старо-Казеевская СОШ»
Руководитель работы: Гимранова Лейля Мидхатовна
учитель начальных классов МБОУ «Старо-Казеевская СОШ»
Казань, 23-24 апреля 2016 г.
ЭЧТӘЛЕК
Кереш____________________________3 б.
Төп өлеше
Нәтиҗә___________________________6 б.
Йомгаклау________________________6 б.
Кулланылган әдәбият_______________7 б.
Кушымталар______________________8 б.
Кереш
Тикшерү эшем “Туган ягым тыюлыклары” дип аталды. Чөнки туган ягым - Кама Тамагы тыюлыкларга бай икән. Районымны “Тау ягы” дип атыйлар, чөнки районыбызга су юлы белән юл тотучылар моның шулай булуын тагын бер кат раслыйлар. Безнең якларның әкияти матурлыгын Әхсән Баянов үзенең "Тау ягы повесте"нда язып табигатебезгә әдәби һәйкәл эшләде. "Тау ягы” дип атыйлар бу якны. Идел һәм Кама киңлекләреннән карасаң, илаһи бер кала. Өч архитектор - Кояш, Җил, Су гаҗәеп сызыклар, рәвеш - кыяфәт белән бизәгән бу каланы. Ярлар - мәңгелек диварлар. Диварларда - урман һәм куаклар рәвешле язылган сурәтләр. Су буйлата биеклек нәкъ урталай киселгән дә , шунда миллиард еллык тарих -- катлы- катлы булып сырланган гасырлар ачылып ята." Алга таба күзәтүеңне дәвам итәсең. Әнә Идел өстендә ак канатларын киереп күк дулкыннар җилпенәләр. Җипенәләр дә аксыл теплоходлар күкрәгенә, ярларга ташланалар һәм шунда бәрелеп, юкка чыгалар. Аларның бу хәрәкәтләрендә әллә нинди тирән мәгънә бардыр кебек. Тышкы ярларның түбәсенә менеп басасың да, кулыңны кояшка сузасың, бармакларың айның кытыршылыгын сизәр. Ә бу таулар, киңлекләрнең тарихи серлелеген, үткәнен кояш та , ай да , йолдызлар да беләләр бит!
Тикшерү эшемнең максаты итеп Туган ягыбыз тыюлыкларын барлау һәм аларның табигать һәйкәлләре икәнен ачыклауна алдым. Максатка ирешер өчен түбәндәге бурычларны куйдым:
Эзләнү- тикшерү эшенең вакыты: ел буе мәгълүматлар җыю, аларны туплау.
Эзләнү- тикшерү эшенең үткәрү урыны: Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе, Кама Тамагы районы территориясе.
Эшнең методикасы: эзләнү эшенең темасын сайлап максат куйдым, библиотекадан районыбыз турында китап, газета, журналлар алып , интернет ресурслардан файдаланып, экскурсияләр вакытында тыюлыклар турында мәгълүмат җыеп аларны тупладым.
Актуальлеге: 2016 ел Татарстанда – Су саклау зоналары елы дип игълан ителде, 2017 ел исә Россия күләмендә Экология елы булачак. Әйләнә-тирәбезнең торышы иң югары дәрәҗәдә игътибар үзәгендә дигән сүз бу. Шулай булмыйча соң – сулаган һава, эчкән су, безне туендырган туфрак яшәү сыйфатына йогынты ясый. Республикабыз өчен экологик вәзгыятьнең иминлеге аеруча актуаль. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгының интенсив үсеше табигатькә аеруча сакчыл карашта булуны таләп итә.
Төп өлеше. 1. Районыбыз таныла.
Менә шундый серлелеге белән Чулман һәм Идел кушылган урын романтика сөючеләрне инде күптән үзенә тарта. Безнең районның кыя- тауларында кыяга менү буенча Россия кубогына ярышлар уздырыла. Районда туризмның кайбер төрләре дә булдырылды. Су киңлекләрендә парус спорты буенча да Россия чемпионаты булып узган. Шулай ук, монда ишкәкле көймәләрдә балык тоту да бик популяр санала.
Соңгы еллардагы тарихи - археологик тикшеренүләр безнең район территориясендә Болгар дәүләтенең борынгы Ашлы шәһәре булуын раслый.
Районыбыз уртасында
Болгар шәһәре булган.
Бөек ханыбыз аны зурлап,
"Ашлы"-дип исем кушкан.
2.Туган ягым тыюлыклары.
Районыбызда туристларга күрсәтерлек тыюлыкларыбыз, тарихи һәйкәлләребез дә җитәрлек. Шуларның иң танылганнары: Карамал күле ( олы күл), Урман күле (оз. Лесная), Юрьевск куышлыгы , Богородск куышлыгы, Коннодольск куышлыгы, Лобач тавы , Лабыш таулары, Антон чокырлары.
Бу табигать һәйкәлләрен саклау белән беррәттән кайбеләреннән торгызу эше дә алып барыла. Лобач тавын гына карыйк. Җир йөзендә бу тауның сихри матурлыгына тиңләшердәй урын юк. Чөнки монда үзәкләрне өзәрдәй сандугачлар сайравы, чәчәкләрнең гүзәллегенә соклансаң, башың әйләнә. Лобач тавы- Кама Тамагының иң биек ноктасы. Ул Иделдән 100 метр чамасы югарылыкта урнашкан. Җирле халык аны Айгыр тавы дип тә йөртә. Өстән караганда ул чабышкы атны хәтерләтә дилә.
Кама Тамагының сихри урыннары күп. Ләкин тарихны үзенә сеңдерүче куышлык турында әйтми үтеп булмый. Җәйге челләдә дә монда туңып йөрисең ул районның тарихи кыйммәткә ия мәгарәсе. Анда бабаларыбыз беренче тапкыр гипс чыгарган. Ул вакытта барлык хезмәт кулдан башкарылган. Авыр йөкләрне тарттырып чыгару өчен кулланылган тимер чылбырлар бүген әле дә очрый. Әлеге мәгарәдә күпме сер һәм көч яшеренгәнен тарих әле дә безгә ачып бетерми. Юрьев мәгарәсе кешеләр керә алырдай бердән -бер җир куышы. Тагын шундый тугыз мәгарә су белән тулган. Юрьев мәгарәсе 105 метрга сузылган һәм мәйданы 3500 кв.м куышлыкны тәшкил итә, таш бизәкләрне төзүгә табигать меңнәрчә ел тырышып хезмәт иткән. Серле мәгарәгә бары шуышып кына кереп була. Юрьев мәгарәсе 1986 елда табигый һәйкәл булып игълан ителә
Кама Тамагында риваятьләргә чорналган сихри урыннар да шактый. Шуларның берсе - Михаил тыюлыгы. Дәүләтебез тарафынан сакланучы участоклар белән сакланмаучы территорияләр бик нык аерыла. Беренчеләренең чисталыгы, сафлыгы, кош - кортлары, җәнлекләрнең саклануы күңелне сөендерә. Шундый матур чәчәкләрнең бетеп баруын тыялар. Икенчеләре исә, авыллары тирәсендәге гүзәллекне халык үзе боза. Черныш чиркәвен генә алыйк. Бар җирдә дә ямьсез үләннәр. Бу чиркәүнең тиздән тарих битләреннән сызылуы да ихтимал. Юкса, нинди гүзәллек иде. Ә кайчан гына диварлары мәгрүр тора иде. Тау башыннан агып төшкән шифалы чишмәсе сырхауга дәва була. Әйләнә - тирәдәге яшеллек тагын да ямьле иде үзе, әле дә вакытка бирелмәскә тырышып мәгрүр басып торуын дәвам итә. Табигать тә һәрберебез кебек үк сау-таза яшәүгә хокуклы. Без аны күз карасыдай сакларга тиешбез.
Нәтиҗә.
Табигать һәйкәлләре, тыюлыклар барысы да кешеләргә хезмәт итә. Ләкин районыбыз табигатен: урман - күлләрен , болынлыкларын , тарихи урыннарын саклауда кешеләр үзләре дә өлеш кертсә, тагын да яхшы булыр иде. Мине олы йөрәкле кешеләр янәшәсендә яшәүче кайбер табигатькә зыян салучы кешеләрнең булуы да борчый. Бездән ерак түгел генә Теньки урманы тыюлыгында кабан дуңгызлары, пошилар һәм кызыл китапка керүче җәнлекләргә куелган ризыкларны өйләренә алып кайту, рөхсәтсез бу җәнлекләрне аулау күренешләре күзәтелә. Мин бу теманы алып ялгышмадым дмп уйлым, чөнки күбебез районыбызның табигате һәм тарихи һәйкәлләрен белеп бетермибез әле. Безгә борынгыдан калган табигать һәйкәлләрен сакларга, тыюлыкларны якларга кирәк.
Районыбыз үзенең табигате, экологиясе белән дә мактала. Шушы табигатьне пычратмыйча киләсе буыннарга тапшырырга кирәк.
Бу эзләнү эшемне башкарып чыгарга ярдәм иткән әниемә, укытучыма, иптәшләремә рәхмәт белдерәм. Эзләнүемне бу тема буенча киләчәктә дә дәвам итәргә уйлым, чөнки районыбыз үзгәрә, яңа ачышлар табыла. Алардан хәбәрдар булырга кирәк.
Тикшерү язмамны җирле шагыйрь-композитор Нариман Камалов сүзләре белән төгәллисем килә:
Биш диңгезнең маягы -
Гүзәл Кама Тамагы.
Нинди матур! Шау чәчәктә
Ак сириньнәр таудагы.
Мәтрүшкәле, гөлҗимешле
Алмагачлы Тау ягы.
Тау ягының ак чәчәге
Безнең Кама Тамагы.
Кулланылган әдәбият, ресурслар
Кушымта
Кама Тамагы күренешләре
Кыя- тауларга менү буенча Россия кубогына ярышлар.
Тыюлыклар
Лабач тавы
Юрьев мәгарәсе
Карамал күле
Антон чокырлары
Мороз Иванович
Рисуем кактусы акварелью
Почему Уран и Нептун разного цвета
Рисуем "Ночь в лесу"
Ель