Яшь шагыйрәнең иҗатын һәм тормыш юлын яктырту.
Вложение | Размер |
---|---|
leysen_sabitova_rus_telende_bik_osta_izhat_ite_-_kopiya.docx | 581.64 КБ |
17 төп гомуми белем бирү мәктәбе
Яшел Үзән муниципаль районы
Ләйсән Сабитова иҗатында җырга әйләнгән шигырьләр.
Эшне башкарды:
4 сыйныф укучысы
Абдуллина Гүзәл
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Миндибаева З.Т.
Яшел Үзән, 2016нчы ел.
Эчтәлек
I)Кереш өлеш _________________________________________________ 3
II)Төп өлеш:___________________________________________________ 4
III)Йомгак _____________________________________________________5
IV)Кулланылган әдәбият исемлеге ________________________________6
Кереш.
Була шундый китаплар, әсәрләр һәм шигъри юллар - аларны кабат-кабат укыйсың, укыган саен, нинди дә булса яңалык аласың, уйланасың, дулкынланасың.Ләйсән Сабитова әсәрләрен укыганда, миңа да шундый рәхәт. Аның шигырьләре, шигырьләренә язылган җырлар бер миңа гына шулай тәэсир итәдер дип уйламыйм, алар бик күпләрне юата да, елата да, сагышландыра да, моңландыра да.
Ул – минем яраткан шагыйрәм. Бу фикерем шагыйрәнең әсәрләрен, бигрәк тә җырга әйләнгән шигырьләрен укыгач туды. Ләйсән Сабитова рус телендә бик оста ижат итә. Мин аның өр-яңа шигырьләрен интернет аша гел укып торам. Әйткәнемчә, рус телле татар шагыйре булса да Ләйсән Сабитованың киләчәк ижат юлы бик бәхетле булачак. Үзенә генә хас ин- тонация, алымнар, аныкы гына булган детальләр бар аның шигырьләрендә. Без татарларның рус телле укучылары да бик куп бит Мәсәлән, мин үземдә,рус группасында укыйм, Лэйсэн апа безнең кумирыбыз була алыр иде, дип уйлыйм. Аның әсәрләре халык, милләт, туган тел,әниләр,ярату бәхет турында. Алар безне сафлыкка, гаделлеккә өнди; матурлыкны яратырга өйрәтә, җырлый.Ләйсән Сабитова- заман сулышын, табигатьнең һәр хәләтен, кеше күңеленең иң нечкә тибрәлешләрен, матурлыкны үтә сизгер тоеп, аны һич көтелмәгән яктан ачып, тылсымлап иҗат итә белүче шагыйрь.Аның шигъриятендә – табигый гадилек, җан гаме, гомер аһәңе. Болар үтә дә ихласлылыктан килә. Шул ихласлылыктан күңелләр яктырып китә. Аның шигырьләрен укыганда, акыллы, тыйнак, һәрвакыт шат күңелле һәм юл куючан кеше белән сөйләшкән кебек буласың.
Сайлап алган теманың актуальлеге шунда дип саныйм: шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү, шигырьләрен кайта-кайта уку, аларны пропагандалау бик әһәмиятле. Шигърият ул - беркайчан да югалмый һәм искерми торган зур хәзинә, буыннан буынга тапшырыла торган олы мирас.
Фәнни-эзләнү эшенең өйрәнү объекты итеп, Ләйсән Сабитова үзе, ә өйрәнү предметы итеп, шагыйрәнең җырга әйләнгән шигырьләре.
Фәнни-эзләнү эшенең -тематик эчтәлекләрен ачыклау, язылу тарихын өйрәнү, көй язган композиторларны һәм җырларын башкаручы артистларны белү.
Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
Яшь шагыйрәнең тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү;
җырга әйләнгән шигырьләрен туплау; өйрәнү.
Шагыйрьнең җырга әйләнгән шигырьләре тематикасы ягыннан берничә төркемгә бүлеп өйрәнелде:
Иҗади эшебезне язганда, шундый ачыш ясадык: 24 кенә яшьтә булса да шигырьләренә язылган җырлар саны 30 дан артык икән!
Туган көне: 25 май 1990 ел
Яши: Башкортостанның Октябрьский шәһәрендә
Укый: Офис сервис һәм икътисад институтында укыган
Хоббие: Шигърият,җыр
Яраткан киносы: "Титаник", "Принцесса специй", "Любовь сквозь время"
Яраткан музыкасы: Раяз Фасыйхов ижаты
Иң яратмаган нәрсәсе: Билгесезлек, усаллык
Хыялы: Зур сәхнәгә чыгу
Тормыш девизы: Нәрсә генә, булсада яхшыга омтылырга
Төп өлеш
1990 елның 25 маенда Резеда апа белән Миннегали абый гаиләсендә кечкенә кызчык дөньяга килә. Яз көнендә тугангадыр күрәсең, кызга Ләйсән дип исем кушалар. Ләйсән кечкенә чагыннан ук нечкә күңелле, шигъри җанлы булып үсә. Иң беренче шигырен дә 10 яшендә иҗат итә. Бүгенге көндә 24 яшьлек Ләйсән Сабитованың дүрт китабы дөнья күргән. Шуны да әйтергә кирәк: 2009 елга кадәр Ләйсән апа рус телендә генә иҗат иткән, бүген исә ул тамашачыларын татар ,башкорт,рус телендә язылган шигырьләре белән дә шатландыра. Аның әсәрләре халык, милләт, туган тел,әниләр,ярату бәхет турында. Алар безне сафлыкка, гаделлеккә өнди; матурлыкны яратырга өйрәтә, җырлый.
Ләйсән Сабитова- заман сулышын, табигатьнең һәр хәләтен, кеше күңеленең иң нечкә тибрәлешләрен, матурлыкны үтә сизгер тоеп, аны һич көтелмәгән яктан ачып, тылсымлап иҗат итә белүче шагыйрә.Аның шигъриятендә – табигый гадилек, җан гаме, гомер аһәңе. Болар үтә дә ихласлылыктан килә. Шул ихласлылыктан күңелләр яктырып китә. Аның шигырьләрен укыганда, акыллы, тыйнак, һәрвакыт шат күңелле һәм юл куючан кеше белән сөйләшкән кебек буласың. Бүген Ләйсән Сабитова күбрәк мәхәббәт темасын яктырта. Шигырьләре арасында әнисенә багышлап язылганнары да бик күп Мәсәлән”Әни,әни” шигыре хәзер җырчы Гүзәлем башкаруында еш яңгырый,
“ ӘНИ,Әни”
Кояш кебек нурлы әниемә
Багышлыйсым килә жырымны.
Синең янда һәрчак жылы әни, әни
Яктыртасын барыр юлымны.
Алтын кинәшләрең бирергә дә,
Юатырга һәрчак эзер син.
Сау сәламәт булып яшә әни, әни
Дога итеп теләк телим мин.
Күзләреңдә якты нурлар булсың
Һәм сүнмәсен өмет чаткычы.
Рәхмәт сина барсы өчен әни, әни
Йолдызларның син иң яктысы
Аның ана бәхете, аның яшәү девизы турында да бик матур шигыре бар,ул ”Хатын-кыз бәхете” дип атала
Нинди генә юлны сайласаң да,
Иң мөһиме, кеше булып кал.
Җырымдагы алтын теләкләрне
Җаның белән кабул итеп ал.
Балам мине өйдә көтә диеп,
Уйлыйм һәрчак эштән кайтканда.
Барлык авыр чаклар онытыла,
Сине кочагыма алганда.
Кызганычка каршы мәрхәмәтсез авыру газизләрдән газиз якын кешесен – әнисен бу якты дөньядан вакытсыз алып китә.
Ләйсән Сабитова дөньяны ярата, һәрвакыт кешеләргә, ходайга рәхмәтле якты хыяллар белән иҗат итә, Бик күп танылган артистлар җырчылар аның сүзләренә язылган җырларны яратып башкаралар,аның белән хезмәттәшлек итәләрЛәйсән Сабитова дөньяны ярата,һәрвакыт кешеләргә ,ходайга рәхмәтле якты хыяллар белән иҗат итә,Бик күп танылган артистлар җырчылар аның сүзләренә язылган җырларны яратып башкаралар,аның белән хезмәттәшлек итәләр Менә аларның кайберләре:
Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Гүзәлем ,Зөфәр Билалов ,Гүзәл Уразова , Нәфкать Нигъмәтуллин, Рөстәм Закиров, Инсаф һ,б Шагыйрә алар белән еш күрешә,аралаша, иҗат итә
Мин моннан соң да Ләйсән апа иҗаты белән танышып барачакмын,аның җырларын безнең гаиләдә яратып тыңлыйлар. Сезгә дә дусларым аның иҗаты белән танышырга киңәш итәм!
Үткәннәрне уйлап моңсуланмыйм,
Алга карап атлыйм юлымнан.
Күп нәрсәдән дуслар, баш тартсам да,
Баш тартмам мин изге догамнан.
Нинди генә сынау кичерсәм дә,
Юлдаш булып калыр догалар.
Сөбханалла, дуслар, кешеләргә
Һәрвакытта әйтер сүзем бар.
Аның шигырләренә язылган җырларныж кайберләре:
“Синдә таптым”
“Синсез җирдә яшәү түгел
“Очрашулар кирәк”
“Бәхет телим”
“Иркәм”
“”Әни,әни”
“Эзләмә”
“Сезнең белән дуслар”
“Бәгерем”
“Бәхет телим”
Хатын-кыз бәхете”
“Бул син миңа”
“Яңгырлардан курыкмыйм”
“Мәхәббәт сагышы”
“Синдә таптым”
Ночная стрельба
Флейта и Ветер
Карандаши в пакете
Что такое музыка?
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?