Вложение | Размер |
---|---|
Икетеллелек шартларында исемнәрдә сан категориясе | 262.5 КБ |
Слайд 1
Икетеллелек шартларында исемнәрдә сан категориясе Казан шәһәре 153 нче рус урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Мирзагаянова Айгөл Марат кызыСлайд 2
Тел белемендә интерференция термины тел бәйләнешләре нәтиҗәсе буларак, ике телдә сөйләшүчеләрнең сөйләменә хас үзгәрешләрне билгеләү өчен кулланыла. Чынлыкта, икетеллелек нормалардан тайпылышсыз була алмый, чөнки икенче телне үзләштерүдә һәрвакыт аның үзенчәлекләрен аңлау өчен туган тел күренешләре нигез булып тора.
Слайд 3
Әдәби тел ул – тел яшәешенең иң югары кимәле, югары формасы. Камил үзенчәлекләрне үзендә туплаган әдәби телгә эшкәртелгән һәм кагыйдәләргә буйсындырылган булу, яшәешнең күп төрле өлкәләрендә кулланыла алу, күпвазифалылык хас.
Слайд 4
Татар телендә исемнәр ике төрле санда – берлек һәм күплектә булалар. Исемнәрнең күплек төрен ясау өчен, борын авазларына беткән исемнәргә -нар/нәр , ә калган барлык исемнәргә -лар/ләр кушымчалары ялгана: урманнар, сулар, түтәлләр.
Слайд 5
Берлек сан кушымчасыз, нуль формада килә, һәм ул сүзнең нигезе белән тәңгәл килә: Сөләйманов хат алды (И.Гази). Ә санала торган предмет һәм күренешләрне белдергән исемнәрдәге күплек кушымчасы предметларның бердән артык булуын, аның билгесез күплеген күрсәтә: Агачлар яфрак яра башладылар.
Слайд 6
“ Горе” (“кайгы”), “счастье” (“бәхет”) кебек сүзләр күплектә кулланылмый, ә татарча “он”, “май”, “тоз”, “әни”, “әти”, “ күз яше” кебек гадәттә берлектә генә йөри торган сүзләр билгеле бер очракларда күплек формасында да кулланыла ала: Кибеткә конфетлар кайткан. Бу мисалда –лар гади күплекне түгел, ә әйбернең төрле төрләрен, төрле сортларын белдерә: Җиләкләр өлгереп килә.
Слайд 7
Абстракт мәгънәле исемнәрнең күплек санда килүе шулай ук чикләнгән. Күплек кушымчалары алганда исә, аларның мәгънәләре конкретлаша төшә: Табигатьне чолгап алган яз игенченең бу шатлыкларына, бу өлешләренә, бу дәртләренә куәт бирә. И.Гази
Слайд 8
Бердәнбер төшенчәгә ия туганлык атамаларына (әти, әни һ.б.) –лар/ләр кушымчасы ялгану шулай ук гомумиләштереп әйтүне белдерә: Әткәйләр киткәндә, катык оеп җитмәгән, икмәк пешеп өлгермәгән . Г.Ибраһимов
Слайд 9
Рус телендә күплектә генә кулланыла торган исемнәргә түбәндәгеләр керә: 1.төрле күренеш һәм процессларны белдерә торган абстракт исемнәр (“выборы” - “сайлау”, “сутки” – “тәүлек”); 2. берәмлекләргә бүленми торган масса исемнәре – матди исемнәр (“дрова” – “утын”, “чернила” – “кара”, “ дрожжи” – “чүпрә”); 3.бертөрле (парлы) яки төрле кисәкләрдән торган конкрет предмет исемнәре (“ножницы” – “кайчы”, “очки” – “күзлек”, “ часы” – “сәгать”, “лыжи” – “чаңгы”) 4. кайбер географик исемнәр (Карпаты, Альпы, Жигули, Боровичи һ.б.).
Слайд 10
Рус телендәге часы, сутки, ворота, каникулы кебек сүзләр дә татар телендә исемнең бөтен грамматик формаларын алалар: кино, киносын, кинолар; каникул, каникуллары һ.б.
Слайд 11
Татарча аяк-кулларның, күз-колакларның икесе дә авыртса, сызласа да, “аягым (яки кулым) сызлый”, “ күзем авырта” дип әйтелә. Руслар мондый очракларда “ у меня руки болят”, “я сапоги купил” дип сөйлиләр, ягъни парлы исемнәрнекүплек формасында кулланалар. Татарлар “оеклар, оекбашлар алдым” дигәндә сүз берничә пар оек, башка шундый нәрсәләр алу турында бара.
Слайд 12
Рус телендә берлек формасы булса да, гадәттә, күплек санда йөри торган исемнәр татар телендә берлек формасында кулланыла. Мәсәлән: “легкие”-“үпкә”, “ нервы”-“нерв”, “слезы”- “күз яше”. “Мәскәү күз яшьләренә ышанмый” (газетадан) дип сөйләү татарча түгел. Татарлар, гадәттә, “ нервым бетте” дип сөйлиләр.
Слайд 13
Күп кенә очракларда нуль формада килгән исем, гади берлекне белдермичә, предметларны гомумиләштереп, аларны теге яки бу предметлар классы вәкиле буларак характерлый. Әтисе мәрхүм Хәлимне шәһәргә алма сатарга җибәрү турында бик тәмләп сөйли торган иде. (И.Гази)
Слайд 14
Матдәлекне, бигрәк тә, төрле яшелчә, җиләк-җимеш, ашамлык атамаларын белдергән исемнәр берлек санда, телебездә рус теле белән чагыштырганда да, ешрак кулланыла. Мәсәлән, русча “Мама принесла из сада ягоды (огурцы, помидоры)” дигән җөмләдәге исемнәр татарча фәкать берлектә бирелә: Әни бакчадан җиләк, (кыяр, помидор) алып кайтты. Яки, Я купила в магазине конфеты. Мин кибеттән конфет сатып алдым .
Слайд 15
Ияртүче сүзе тартым кушымчасы белән килгән күплек мәгънәсендәге исемле исем (изафә) сүзтезмәләрдә иярүче сүз берлек формасында йөри: “сәгать заводлары”, “ колхоз фермалары”, “яшелчә бакчалары”.
Слайд 16
Телебез практикасында рус теле сүзләрен механик рәвештә тәрҗемә итү нәтиҗәсендә шактый күп ялгышлар җибәрелә. Мәсәлән: “балыкларны саклау инспекциясе” (газета). Дөресе – “балык саклау инспекциясе”. “Славяннар йорт хайваннары – сыерлар, атлар, сарыклар асраганнар” (“...сарык, сыер, ат асраганнар” кирәк).
Слайд 17
Татар телендә дә ялгызлык исемнәр, гадәттә, берлектә генә була. Ә кайвакыт алар күплектә дә килә: Алсуларга кайткан. Мансурларны очраттык. Күплек сандагы исем бу очракта бер кешене генә атамый, күплек кушымчасы аңа җыелмалылык төсмере өсти.
Слайд 18
Татар телендә сан исем сүзтезмәсендә исем һәрвакытта да берле формасында йөри: Бер тауда ун чишмә, Унысы ун төстә...(С.Хәким)
Слайд 19
Билгеләү алмашлыклары, рәвешләр белән килгән исем берлектә кулланыла: Һәр йортта аларны аш-су белән каршыладылар.
Слайд 20
“ Җылы бияләйләр, күн итекләрне” тиңдәш кисәкләрен “ җылы бияләй, күн итекләрне” дип әйтү дөрес булыр.
Слайд 21
Кулланылган әдәбият 1. Ганиев Ф.Ә. Русско-татарский словарь. – Москва: “Инсан”, 1997 2. Ганиев Ф.Ә. Яңа сүзләр төгәл мәгънәлеме?// Мәгариф.-2006.- №10. 3. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. –Казан: “Мәгариф”, 2002. 4. Харисов Ф.Ф. Татар теленә өйрәтү үзенчәлекләре// Мәгариф.-2008.- №3. 5. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. –Казан: “ Мәгариф”, 2006. 6. Юсупов Р. Әдәп башы – тел: Икетеллелек шартларында дөрес сөйләм мәсьәләләре. – Казан: КДПУ, 2000.
Вода может клеить?
Калитка в сад
Упрямый зяблик
Лиса-охотница
Как нарисовать портрет?