Тема :Пычранган суны чистарту алымнары.Кереш.
Вложение | Размер |
---|---|
kayum_n1.doc | 109 КБ |
Кукмара районы Зур Кукмара аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе
Тема :
“Пычранган суны чистарту алымнары”.
Башкарды:Шарипова Назилә Рамилевна
9 сыйныф укучысы.
Оештыручы: Шакирова Гөлсина Юсуповна
1 категорияле химия укытучы.
2014- 2015 уку елы
ЭЧТӘЛЕК
1. Кереш 1 бит
2. Төп өлеш 2-6 бит
3. Йомгаклау 7 бит
4. Кулланылган әдәбият 8 бит
5. Өстәмә материал 9 бит
КЕРЕШ
Безнең өлешкә туган илебезнең тарихи яңаруында катнашу бәхете елмайды. Яңа Россия демократик ил генә тугел, ә экологик чиста ил дә булырга тиеш. Анда атмосфераны пычратучы завод-фабрикалар, табигатьне агулаучы елга һәм кулләр булмаска тиеш. Табигатьне торгызып саклаганда гына тереклеккә куркыныч янамаячак. Хәзер без бу дәрәҗәдән бик тә еракта, ләкин моны төзәтеп була. Хәзерге вакытта химия курсларында экологик характердагы танып-белү эшләре алып бару мөмкинлеге зур. Мәсәлән суның, һаваның, туфракныңсоставынтикшерү. Без дә химия түгәрәкләрендә “Суның пычрану дәрәҗәсен тикшерү юллары” темасыбуенча эшләдек. Аның өчен без суны үзебезнең район тирәсенднән агучы”Оштырма”елгасынаналдык. Безнең максат: әйләнә-тирә табигатьне бербөтен һәм бердәм саклау да суныңроленбилгеләү. Безнең бурычлар: үзебезнең әйләнә – тирәлек суының пычрану масштабы дәрәҗәсен өйрәнү. Суның кешелек дөньясына һәм табигатькә китерәчәк зыянын алдан күрү,аны булдырмау чараларын табу.
Су , аның пычрануы, чистарту юллары.
Ни өчен безнең планета зәңгәр? Чөнки коры җир өслегенең 2/3 өлешен сулыклар алып тора. Димәк су – җирдә иң киң таралган кушылма. Аның составы Н2О формуласы белән күрсәтелә. Ул атмосферада пар, болыт, ә җирдэ диңгез, океан, елга, күл, сазлык, бозлыклар формасында була. Су-тормыш өчен иң әһәмиятле матдә. Кеше азыктан башка берничә атна, ә судан башка-берничә көн генә яши ала. Кешегә бер тәүлеккә эчү өчен уртача 2,5-3 литр су кирәк. Ләкин кеше бу су белән генә канәгатьләнә алмый, су аңа башка кирәк-яраклар: юыну, киемнәр һәм торакны юу өчен дә кирәк. Моның белән дә чикләнеп булмый, чөнки суның иң күп массасы промышленность һәм авыл хуҗалыгы өчен тотыла. Мәсәлән, 1 тонна корыч кою-150 т., 1 тонна кагәзь ясау өчен-250 т., ә 1 тонна шикәр җитештерү өчен 440 тонна су тотыла. Бөтендөнья су хуҗалыгы билгеләп үткәнчә, барлык кирәк-яракларга елга 2,2 x 10 тонна су тотыла. Шулай ук су барлык үсемлекләр өчен дә бик әһәмиятле. Мәсәлән, 1 каен тәүлекккә 70 чиләк суны парга әйләндерә. 1 тонна бодай үстерү өчен- 1540 тонна, 1 тонна мамык үстерү өчен 10000 тонна су кирәк. Дөнья океанында суның запасы 1,4 x 10 т. Бу бик күп, аның төп өлешен диңгез һәм су океанның тозлы сулары алып тора. Тозлы сулыкларны минеральләшкән сулар дип тә атыйлар. Аларны авыл хуҗалыгы культураларын үстерү өчен тотып булмый, чөнки артык тоз үсемлекләргә үтергеч тәэсир итә, туфракның структурасын боза: туфрак hава һәм дым үткәрмәүче пластка катып кала, үсемлек тамырларыннан туклану hәм сулау мөмкинлеге кими. Тозлы суны промышленность хуҗалыгында да кулланып булмый. Ул машина hәм аппаратларның детальләрен җимерә. Шулай ук, тозлы суны эчәргә hәм кирәк-яракка тотарга ярамый. Көнкүрештә hәм промышленностьтә куллану өчен күпләп төче су кирәк. Анда шулай ук тозлар эрегән була, ләкин аның микъдары 1г/л дан артмый. Төче суларны без теләсә ничек таба алабызмы соң? Барлык суларның ничә процентын төче су тәшкил итә? Бу сорауларга җавап табу өчен түбәндәге таблицага күз салыйк.
Җирдәге сулыклар | Суның төре (тоз буенча) | Массасы (тонна) | % |
Гомуми микъдардагы Дөнья океанында Поляр бозлыклар Елга һәм күлләр | Минеральләшкән Төче Төче | 1,4x 1018 1,37x 10 18 2,7х1016 1,2x 1016
| 100 92,9 1,7 0,00085 |
Димәк, төче сулыклар дөнья океанының 2% тәшкил итә. Шуның 90% без куллана алмыйбыз, чөнки ул Арктика һәм Антарктида бозлыклары формасында тупланган. Төче суның кулланырга яраклы төп запасы (3х10 т) елгаларда, күлләрдә һәм җир астында 1км тирәнлектә очрый. Төче суның запасы кимеми, чөнки табигатьтә су әйләнеше бара. Елгаларның төче суы диңгезләргә койса да, диңгез өслеге 1 елга гигант масса (5,25х10 т) суны кире парга әйләндерә. Аның 1 өлеше кире океаннарга кайта, ә 1 өлеше коры җиргә, андагы елга һәм күлләрне грунт сулары белән тулыландыра. Төче сулыклар кимемәсә дә, аның сыйфаты начарлана бара, куллану өчен яраксызлана. Ни өчен? Чөнки промышленностьтә, предприятиядә кулланылган, агулы матдәләре булган су елгаларга эләгә, аны кулланырга яраксыз итә. Күп кенә сулыклар кырларга артыгы белән кертелгән ашламалар эрегән яңгыр сулары белән пычрана. Атмосферадагы зарарлы кушылмалар яңгыр суына эреп елгаларга эләгә, эчергә яраклы су пычрана.
Районнарда, шәһәрләрдә кулланыла торган пычрак юынтык сулар, хайван комплексларының һәм хуҗалык калдыклары, автотранспорт юган пычрак сулар да елгаларга агызыла. Бу пычранган сулыклар хайван, үсемлек дөньясына һәм шулай ук кешеләр организмына эләгеп, зур куркыныч тудыра. Суны пычратучы кайбер матдәләргә мисал түбәндәге таблицада бирелгән.
Элемент | Агулылыгы | Агулылык эффекты | Эләгү чыганагы |
Мышьяк-As | Югары | бөер авыруы, акыл зәгыйфлеге | порошоклар, металлургия |
Кадмий-Cd | Югары | гипертония, бөер авыруы, гемоглабин кимү | тәмәке төтене, металл япмалары |
Кургаш- Pb | Югары | анемия, тартышу, акыл зәгыйфьлеге | машина газы, тәмәке төтене |
Бакыр- Cu | түбән | бавыр авыруы | металл япмалары |
Терекөмеш-Hg | югары | Нерв авыруы,сукраю, акыл зәгыйфлеге | Химич предприятиесекалдыклары |
Күргәнегезчә, пычранган судан зур куркыныч яный. Безнең елгаларда нинди су ага соң? Бу соравга тулы җавап бирү өчен фәнни эзләнү эше белән шөгыльләнүне химия түгәрәгендә дәвам иттек. Без, тикшерү өчен, Оштарма елгасының, итек фабрикасы тирәсеннән ага торган суын алдык. Эш ике юнәлештә барылды. 1)Чиста һәм пычрак суны кайбер параметрлар буенча чагыштыру: төсе, исе, үтә күренмәлеге, тондыргач барлыкка килән утырма буенча. 2)Пычрак сулыкларның табигатькә, шулай ук хайваннарга, кеше организмына тәэсире.
Алынган матдә | Алынган урыны | Җиһазлар | Нәрсә эшләнде | Нәрсә күзәтелде | Нәтиҗә | |||
Төс буенча билгеләү | ||||||||
H2O-су Н2О-су | Кран(кон-трольпробирка №1) Оштырма елгасы итек фабрика-сы янын-нан алынган су пробирка№2 | Пыяла бюрейтка, 3 см киңлеге, 50 см озынлыгы,ак пластмасса юылмый торган, крест ясалган | Пыяла торба төбенә крест сугылган ак пластмасса салына.Суны болгатып пыяла төбе-нә салабыз. Аның тонганын көтәбез һәм бүлгеч бүрәнкәгә карап ничә см утырым хасил булганын карыйбыз. | №1 Суның төбендә крест яхшы күренә.Су үтә-күренмәле.Га-ди күз белән караганда кисәкчекләр күренми.Уты-ым юк. №2 Пыяла төбендә крест начар күренә,суда төрле кисәкчекләр йөзә.Су тонык,утырым 1 мм. | Димәк, чиста суны,пычрак судан тәҗ-рибә уты- рымы буенча аерып була. | |||
| Ис буенча билгеләү | |||||||
Н2О-су Н2О-су | Кран суы пробирка№1 Оштырмаелгасы итек фаб-рикасы яныннан алынган су пробирка№2 | Түгәрәк төпле колба | Суны ис- нәп карадык. Иссез-1балл Исе аз-2балл Исе бар-3б Бик исле-4б Бик сасы-5б | №1-2балл №2-5балл | Димәк: №1 Колба-дан ис килми.Бу чис-та су. №2 колба-дан са-сы ис килә. Бу эчү өчен ярак-сыз су. | |||
Тере организмнарга тәэсирен билгеләү(үсемлекләргә) | ||||||||
Н2О-су Н2О-су | Кран суы, пробирка №1 Оштырма елгасының итек фабри-касы яныннан алынган су пробирка№2 | колба | 2 колбага да гөл сабагы утыртабыз. 1-2 атна күзәтәбез | №1 колбада үсемлек тамыр җибәрә һәм ямь-яшел яфраклар чыгара №2 гөл саргая шиңә | Димәк:безнең сулар төрле юллар белән пычра-на.Итек фабри-касы янын-дагы су үсем-лекләр өчен зарар-лы. Оштар-ма елга-сында балык-лар бетеп бара, үсем-лекләр күрен-ми. |
Пычранган суны нинди юллар белән чистартып була? Без алга таба аны ничек сакларга тиеш? Без лаборатория шартларында сулыкларында пычранудан саклау чараларын кулланып карадык.
Суны чистарту юллары
Механик Химик Биологик
1.Тондыру 1.Активлашкан күмер 1.Микроорганизмнар
2.Филҗтрлау (адсорбент) 2.Штамлы бактерия
3.Циклон 2.Селтеле- кислоталы
(центрофуга) 3.Кислоталы-селте
Без лабораториядә суны мехеник юл : тодыру, фильтрлау ярдәмендә чистарттык.
Кукмара канализациясе, итек фабрикасы тирәсеннән аккан суны химик hәм биологик юллар белән чистарталар.(микроорганизмнар , хлорлау)
Нәтиҗә:
1.Кеше экологик яктан культуралы hәм белемле булырга тиеш
2. Завод –фабрика hәм башка шундый суны пычратучы чыганакларга фильтрлар,башка чистартучы җайланмалар урнаштырылырга тиеш.
3. Елга тирәсе чиста булсын өчен, кеше ташлый торган эре калдыкларны җыеп юк итәргә тиеш яки урамнарга урналар куелырга тиеш.
Әдәбият
1. Б.М.Миркин,г,Л.Наумова. “Экология России” Москва, АОМДС,Юноком 1995 ел.
2. Л.Кузнеөова. химия 8 класс. Издателҗство “Титул” 2000ел.
3.Г.В.Лисичкин, В.И.Бетанели.”Химики изобретают” Москва .”Просвещение”1990 ел.
4.Журнал “Химия в школе “ № 40. 2012 ел
5.Журнал “Мщгариф “ №7. 2011 ел.
Две лягушки
Карандаши в пакете
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский
Горячо - холодно
Девочка-Снегурочка