О работе кружка
Вложение | Размер |
---|---|
kruzhok.docx | 15.67 КБ |
“Компьютер могҗиза тудыра” түгәрәге
Мәктәбебездә икенче ел инде информатика укытучысы Сәфәрова Фидания Галимҗан кызы җитәкчелегендә “Компьютер могҗиза тудыра” түгәрәге эшләп килә. Компьютер белән мавыгучы малайлар һәм кызлар бу түгәрәккә бик теләп йөри. Монда без төрле программаларда эшләргә, ун бармак белән язу серләренә өйрәнәбез, төрле конкурсларда катнашабыз, дәүләт имтиханнарына әзерләнәбез.
Ел саен “Инфознайка”, “КИТ”, “Инфоурок”, “Видеоурок” кебек конкурсларда үзебезне Бөтенроссия укучылары арасында сыныйбыз. Призлы урыннарыбыз да шактый.
Информатика һәм математика буенча Казан федераль университеты үткәрә торган төбәкара олимпиадаларда да катнашабыз. Бу уку елында 10 сыйныф укучысы Ибраһимова Алисә һәм 11 сыйныф укучысы Фатыйхова Ландыш заочный турда җиңүче булып очный турга чакыру алдылар.
Узган уку елында 9 сыйныф укучысы Галятдинова Рәсимә үзе сайлап информатика буенча төп дәүләт имтиханы тапшырды һәм 81 балл туплады.
Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыгы һәм элемтә министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган “IT-чемпион” конкурсында 2013 елда мәктәбебезнең барлык укучылары да катнашты. Түгәрәк әгъзалары Сәфәров Фәнис район күләмендә II урынга, Гарәфетдинов Азат - III урынга чыгып, mini IPAD белән бүләкләнделәр. 2014 елда исә Сәфәров Рәфис “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә I урынга лаек булып ноутбуклы булды. Шулай ук аның тырышлыгы белән безнең Чирмешән мәктәбе “Иң актив мәктәп” номинациясендә Апас районы буенча җиңү яулады һәм мультимедийный комплект белән бүләкләнде.
Түгәрәк җитәкчебез Фидания Галимҗановна үзенең тырышлыгы өчен 2011 елда Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыгының мактау грамотасына һәм 2011, 2013, 2014 елларда ”Наш лучший учитель” грантына ия булды.
Ветер и Солнце
Пятёрки
Рисуют дети водопад
Простые летающие модели из бумаги
Заповеди детства и юности