Китап аша кешеләргә проблемаларны чишү юлларын күрсәтү- иң үтемле алымнарның берсе. Бу проблемалар укучылар өчен язылган әсәрләрдә ничек яктыртыла соң? Мин шуны ачыклау максатыннан бүгенге көндә балалар өчен язучы әдипнең әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә булдым.
Татар әдәбиятында андый әсәрләр күп. Мин күренекле тарихчы, галим, журналист, язучы Вахит Имамовның балалар өчен язылган әсәрләренә тукталырга булдым. Минемчә, аларны тормыш әлифбасы дип атарга мөмкин. Нәрсә турында гына язмый Вахит абый?!
Вахит Имамов әсәрләренең барысы буенча да кызыл җеп булып барган проблема - туган телне, гореф- гадәтләрне, шәхес язмышы, гаилә язмышы, бүгенге җәмгыятьне саклау проблемасы. Автор бүгенге җәмгыятьтә бик актуаль булган татар милләтенең язмышы турында сөйли, аның киләчәген кайгырта.
Вложение | Размер |
---|---|
konkurs_vakhit_imamov_2014.doc | 84 КБ |
II республика “Туган телем – шагыйрьләр теле”фәнни – эзләнү конференциясендә катнашу өчен гариза
Эшнең темасы | Вахит Имамов әсәрләрендә милли мәсьәлә һәм халык язмышы |
Секция | Татар әдәбияты |
Авторның фамилиясе, исеме. Фәнни җитәкченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме | Вәлиева Эльвира Разил кызы. Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы |
Оешма (устав буенча) (адрес һәм телефон ) | Актаныш муниципаль районы МБГББУ “Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбе” |
Катнашучының телефоны | 89270491735 |
Чыгыш өчен кирәк булган техник чаралар | - |
Мәктәп директоры И.И. Ялалов
Тезислар
Тема: Вахит Имамов әсәрләрендә милли мәсьәлә һәм халык язмышы
Фәнни хезмәтне башкаручы: VIII сыйныф укучысы
Вәлиева Эльвира Разил кызы.
Җитәкче: Фәрхетдинова Л.Ф.,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Теманың актуальлелеге: Китап аша кешеләргә проблемаларны чишү юлларын күрсәтү- иң үтемле алымнарның берсе. Бу проблемалар укучылар өчен язылган әсәрләрдә ничек яктыртыла соң? Мин шуны ачыклау максатыннан бүгенге көндә балалар өчен язучы әдипнең әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә булдым.
Татар әдәбиятында андый әсәрләр күп. Мин күренекле тарихчы, галим, журналист, язучы Вахит Имамовның балалар өчен язылган әсәрләренә тукталырга булдым. Минемчә, аларны тормыш әлифбасы дип атарга мөмкин. Нәрсә турында гына язмый Вахит абый?!
Вахит Имамов әсәрләренең барысы буенча да кызыл җеп булып барган проблема - туган телне, гореф- гадәтләрне, шәхес язмышы, гаилә язмышы, бүгенге җәмгыятьне саклау проблемасы. Автор бүгенге җәмгыятьтә бик актуаль булган татар милләтенең язмышы турында сөйли, аның киләчәген кайгырта.
Фәнни эшнең максаты: татар милләтенең үзенә караганда күпсанлырак милләт арасында эреп югалудан саклану проблемасы, шушы проблемага авторның карашы, әсәрләрендә чагылышы.
Бурычлар:
- Вахит Имамовның күренекле шәхес булганга кадәр узган тормыш юлын өйрәнү.
- Вахит Имамовның иҗат юлына басуга этәргеч биргән вакыйга белән танышу;
- Башлангыч чор иҗатына күзәтү ясау;
- Журналистик эшчәнлеге турында мәгълүмат туплау;
- Вахит Имамов – тарихи романнар авторы. “Запрятанная история татар”, “Утлы дала”, “Сәет батыр” әсәрләре турында кыскача мәгълүмат бирү;
- Вахит Имамовның гаилә архивындагы фотолар белә танышу;
- “Тозлы яра” романы - Вахит Имамовның гаилә тарихын чагылдырган әсәр. Ул коллективлаштыру елларында корбан булган бабасы (әнисенең әтисе) Әмир Нәгыймовка багышланган. Әсәрне укып чыгып, шул чордагы вакыйгаларны күз алдына китерү.
- Язучы иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
- Укучыда тарихи затларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү;
Тикшеренү эшен язган вакытта Вахит Имамовның гаилә архивыннан,чыгарган китапларыннан, язучы иҗаты турында каләмдәшләре язган мәкаләләрдән, интернет челтәрдән файдаландым.
Бу теманы мин актуаль дип саныйм, һәрберебез якташ язучыларны, аларның иҗатын, үзебезнең тарихны яхшы белергә, аннан гыйбрәт алырга, хаталарны төзәтергә тиешбез.
Көтелгән нәтиҗә һәм эшнең әһәмияте: Язучы белән танышу барышында тормышы, иҗаты турында яңа мәгълүматлар тупладым. Шуның нәтиҗәсендә Вахит Имамовка карата ихтирамым һәм хөрмәтем бермә – бер артты. “Тозлы яра” китабын укып чыгу өчен бик күп көч куелды. Шулай булса да, андагы вакыйгалар, тарихи затлар турында өйрәнү миндә туган халкыма, илемә карата ихтирам хисе уятты. Без якташ язучылар иҗатын белергә, өйрәнергә тиешбез.
Кереш өлеш
Китап-белем чишмәсе, диләр. Укырга яраткан һәм укыганыннан акыл ала белгән кешене китап акны карадан аера белергә, тормышта югалып калмаска, хаталар ясамаска өйрәтә. Бу бигрәк тә безгә, яшь буынга кирәк.
Бүгенге җәмгыятьтә чишеләсе проблемалар бик күп. Алар арасында иң актуальләреннән берсе - милләтләрнең үзләренә караганда күпсанлыраклары арасында эреп югалудан саклану проблемасы. Китап аша кешеләргә проблемаларны чишү юлларын күрсәтү- иң үтемле алымнарның берсе. Бу проблемалар балалар өчен язылган әсәрләрдә ничек яктыртыла соң? Мин шуны ачыклау максатыннан бүгенге көндә балалар өчен язучы әдипнең әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә булдым.
Илһам килеп, язучы – әдип ак кәгазьгә иелгәндә, үзе патша да, үзе кол да була ала. Шундый илаһи мизгелдә ул үзен дөньяларны кузгатырлык кодрәт иясе итеп тоя, вакыт – вакыт чарасыз калып, күңелендә туган вакыйгалар авырлыгыннан сыгылып та төшкәли.
Бүгенге заманда язучы булып, фәкать каләмең белән шәхесеңне раслый алу – үзе бер фидакарьлек. Бу көч сирәкләргә бирелгән.
Вахит Имамов – әнә шундый сирәкләрнең берсе. Безнең районнан чыккан күрнекле кешеләрнең берсе ул.
Тикшеренү эшен язган вакытта Вахит Имамовның гаилә архивыннан, чыгарган китапларыннан, язучы иҗаты турында каләмдәшләре язган мәкаләләрдән, интернет челтәрдән файдаландым.
Язучы белән танышу барышында тормышы, иҗаты турында яңа мәгълүматлар тупладым. Шуның нәтиҗәсендә Вахит Имамовка карата ихтирамым һәм хөрмәтем бермә – бер артты. “Тозлы яра” китабын укып чыгу өчен бик күп көч куелды. Шулай булса да, андагы вакыйгалар, тарихи затлар турында өйрәнү миндә туган халкыма, илемә карата ихтирам хисе уятты. Без якташ язучылар иҗатын белергә, өйрәнергә тиешбез.
Бу теманы без актуаль дип саныйм, һәрберебез якташ язучыларны, аларның иҗатын, үзебезнең тарихны яхшы белергә, аннан гыйбрәт алырга, хаталарны төзәтергә тиешбез.
Төп өлеш
Вахит Имамов исеме әдәбият мәйданында сиксәненче еллар башында пәйда булды дип санала. Хәлбуки, әдәбиятка ул ун елга алдарак килгән язучы. В.Имамов әдәби иҗатның илаһи "сараена" бай тормыш тәҗрибәсе туплап, "күңел тарихы" багажы белән атлап керде.
Вахит Имамов әдәби мәйданда киң колачлы әсәрләр язу остасы буларак танылды. Әмма, без укып күнеккән гади тормыш вакыйгаларыннан укмаштырган һәм әдәби чаралар ярдәмендә сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән нәзберек күңелле укучыны автор күңелендә туган виртуаль тормышка әйдәүче романнар түгел, бәлки гаять дәрәҗәдә зиһен, акыл, тырышлык һәм үҗәтлек, физик көч таләп итүче өлкәне — тарихи әсәрләр язуны үз итте ул.
Тарихи романнарга таләп башка. Татар әдәбиятында бигрәк тә. Безнең тарих биш гасыр дип әйтерлек көл-тузан астында ятты. Тарихи дөреслекне сирәкләр генә, шагыйрь әйтмешли, хәбәрдарлар гына белә. Бу темага алынган язучыга катлаулы миссия төшә, ул татарның империя тарафыннан яшерелгән тарихын да кайтарсын, шул ук вакытта үз фантазиясен эшкә җигеп, егылып укырлык әсәр дә тудырсын. Бу юлда дөреслеккә хилафлык китерсә, аны беркем дә кичермәячәк, әлбәттә (бусы безнең татар халкына хас сыйфат, ул хыянәтне тиз оныта, үзенә хезмәт иткән затларны типкелектә йөртүгә күз йома). Тарихи әсәр язучы әдипләребез тарихчы галимнәребез белән кулга кул тотынып эшлиләр дисәк тә хата булмас. Бу хакта тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин менә нәрсә ди: "Тарихи романнарны бик яратып һәм кызыксынып укыйм. Сәбәбе бик гади — без, галимнәр, халкыбызның ерак гасырларга барып тоташкан бай һәм үтә дә катлаулы тарихын үзебезчә, фәнни күзлектән карап, хезмәтләребезне гади халыкка аңлашылмас дәрәҗәдә авыр фән теле белән язабыз, әдипләребез исә шул ук тарихны мавыктыргыч итеп, сәнгать теле белән киң катлам укучыларына җиткереп торалар. Ничек җиткерәләр, нинди ысуллар кулланып, фантазияләре чиктән ашмыймы, язганнары тарихи дөреслеккә туры киләме — бусы инде икенче мәсьәлә, һәм мине шул мәсьәлә кызыксындыра да". Шушы сүзләрдән соң тарихи әсәрләр язучы әдипләребезнең исемнәрен санап, иҗатлары хакында фикерен әйтә дә болай дип өсти: "Вахит Имамов әсәрләренә, теләгән очракта да, тел-теш тидерерлек түгел". Бу инде татар дөньясында гына түгел, гомумтөрки дөньяда, Рәсәйдә танылган тарихчы сүзләре.
1982-1994 еллар дәвамында ул даими рәвештә төрле шәһәрләргә барып, архивларда сакланып яткан документлардан татар халкының үткән тарихын җентекләп өйрәнә һәм 1993 елда «Яшерелгән тарих» исемле беренче документаль әсәрен яза. Татар халкының ХVI-ХVШ йөзләрдә алып барган милли-азатлык көрәшен һәм яуларын чагылдырган бу тарихи повестьның басма китабы бөтен Россия киңлекләренә таратыла һәм укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. 1 994 елда әсәр, автор тарафыннан тәрҗемә ителеп, дүрт йөз мең данә белән рус телендә дә чыга һәм галим-голәмә арасында киң яңгыраш таба. Шул ук туксанынчы еллар башында әдип «Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар Пугачев явында» дигән яңа тарихи-документаль повесть язып тәмамлый. Бу ике әсәрнең «Сәет батыр» исеме белән бер төпкә төпләнеп чыккан басмасы 1995 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Әдәби иҗат эшчәнлегенең тарихи юнәлешен дәвам иттереп, В.Имамов 2001 елда тагын да борынгырак үткәнне — XII-XIII гасырларда Дәште Кыпчак далаларында, Идел буйларында, Болгар дәүләтендә, рус җирләрендә булган катлаулы хәл-әхвәлләрне тарихи чыганакларга иҗат фантазиясен кушып җанландырган «Утлы дала» романын — ике китап итеп уйланылган эпопеясының беренче китабын укучыларга тәкъдим итә.
Аның 2004 елда язып тәмамланып, Казанның нигезләнү чоры вакыйгаларына багышланган «Казан дастаны» тарихи романы башкаланың меңьеллык юбилей елында Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга һәм рус теленә дә тәрҗемә ителә.
Ерак тарихи үткәнгә төп игътибарын юнәлтү белән бергә, В.Имамов үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да мөрәҗәгать итә. Узган гасырның егерменче-утызынчы елларында булып узган шаукымлы вакыйгаларның, крәстиян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү, төрле репрессив ысуллар белән халыкның рухи таза, җегәрле катлавын җинаятьчел бер эзлеклелек белән юк итү сәясәтенең татар авылына нинди афәтләр китергәнлеген тарихи реаль кеше образларында һәм картиналарда калку итеп тасвирлаган «Тозлы яра» (2002) романы, шул ук узган гасырның җитмешенче елларында «КамАЗ» төзелеше белән бәйле вакыйгалар барышында зур бер төбәкнең табигый мохите бозылуын, йөзьяшәр авылларның җир белән тигезләнүен күрсәткән «Могикан» (2001) повесте, ХХ гасыр башында Япониягә килеп эләккән татарлар тормышыннан «Япон татары» (2003) романы — болар әдип иҗат колачының киңлеге турында сөйли. 2007 елда В.Имамов «Утлы дала» романының икенче китабын язып төгәлли.
Вахит Имамов татар тарихына кагылышлы образлар турында гына түгел, ә үз гаиләсенә турыдан – туры караган зат турында да онытмый. Ул - коллективлаштыру елларында корбан булган бабасы (әнисенең әтисе) Әмир Нәгыймов. Әмир Нәгыймов Төркәй авылында колхоз төзү эшен оештырып йөргән. Аны “солтангалиевче” дип, “җиденче август карары буенча” , нахак бәла ягып, 1932 нче елда алып киткәннәр. Шуннан кайта алмаган. Әмир Нәгыймов намуслы кеше була. Гомер буе хөкүмәт эше дип, мир өчен дип йөргән. Төрмәдән чыккач та, аңа өенә кайтып җитәргә насыйп булмый: авылга кайтышлый суеп үтерелә. Бу вакыйганы Вахит Имамовның 2000 елның 20 ноябрендә вафат булган зуринәсе Зифа апа Нәгыймова сөйли. Әмир Нәгыймовка багышлап язган шигыре дә күзләрдән яшь китерә.
...
Явыз ниятләрен тыялмыйча,
Кулы барып кемнәр суйгандыр?
Бер гөнаһсыз калган өч ятимнең
Күз яшьләре кая сыйгандыр?
Сөйләсеннәр иде ачык итеп,
Соңгы сүзен кемнәр ишеткән?
Юкса, күңел һаман сагнып көтә,
Кайтып керер төсле ишектән.
Бу юллардан Зифаның өзгәләнү – сагынулары күренә. Шулай да ул Әмир Нәгыймовның кайтып керүенә өметен югалтмый. Нинди аяныч язмышлар! Минемчә, Әмир Нәгыймов образы аша шул чордагы башка сыймаслык гаделсезлекләрне, авыр тормышны күз алдына ачык китереп була.
Йомгаклау
Вахит Имамов - тормышыбызның бик күп өлкәләрен бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастыра. Шуңа күрә аның геройлары күңелдә тирән уелып кала. Вахит Имамовның барлык әсәрләре өчен уртак сыйфат – кешеләргә карата олы хөрмәт һәм мәхәббәт. Гомумән алганда, аның әсәрләре тормышның нәкъ үзе кебек якты һәм күтәренке нокта. Нәкъ менә чынбарлыктагыча, аларда җитдилек һәм күңеллелек, җиңел рух һәм
мәгънә тирәнлеге аралашып, үзара тыгыз үрелеп килә.
Вахит Имамов — коеп куйган язучы гына түгел, ә чын тарихчы-галим икән бит! Дөрес, әдәбиятыбызның аксакаллары Нурихан Фәттах һәм Мөсәгыйть Хәбибуллин турында да шул ук сүзләрне әйтергә мөмкин. Әмма Вахит Имамов — икенчерәк характердагы язучы. Гаҗәеп киң эрудицияле, үзе яза торган чорга бәйләнешле тарихи чыганакларны, фәнни әдәбиятны җентекләп өйрәнүче, алай гына да түгел, мирасханәләрдә утырып, әле моңарчы профессиональ тарихчыларга да билгеле булмаган яңа документлар табып, аларны фәнни әйләнешкә кертүче тынгы белмәс язучы-галим ул. һәрхәлдә, дилетант түгел. Галим буларак, үткән вакыйгаларга һәм фактларга ул үзенең төпле бәясен, аңлатмасын бирә һәм алар кайвакыт (хәтта күп очракта дияр идем) тарихи әдәбиятта урын алган рәсми карашлардан нык кына аерылып та торалар. Бу нәрсә кайберәүләргә ошап та җитмидер, әлбәттә. Әмма язганнары буенча хөкем йөртсәк, Вахит Имамовның кыюлыгына да игътибар итмичә мөмкин түгел. Ни генә булмасын, язучының әсәрләре гади укучыны гына түгел, профессиональ тарихчыларны да уйландыралар, тарихыбызга яңа, дөрес караш тәрбиялиләр һәм, иң мөһиме — авторның кыю фикерләре мөстәкыйль дәүләтчелегебезне яңадан торгызу өчен көрәш барган бу көннәрдә бик тә актуаль яңгырыйлар. Шуңа күрә дә аның иҗаты каләмдәшләре тарафыннан да югары бәяләнә. Вахит Имамовның Гаяз Исхакый исемендәге бүләккә лаек булуы — моның ачык мисалы
2002 елда Вахит Имамовка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
В.Имамов — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Татарстан Язучылар берлегендә хәзер өч йөзгә якын профессиональ әдип исәпләнә, дип күкрәк суксак та, бүгенге әдәбиятта чын мәгънәсендә Роман булып саналырлык әсәрләрне яза алучылар саны бер дистәгә дә тулмый. Аллага шөкер, Вахит Имамов — шулар арасында. Өстәвенә, ул әле тарихи жанрда иҗат итүче әдип буларак бөтен әдәбиятыбызга, бөтен милләтебезгә бердәнбер язучы булып калып бара. Киләчәктә Вахит кебек уникешәр ел гомерен архивларга багышлап күңелендә-хәтерендә төпсез-чиксез тарихи хәзинә туплый алырдай бүтән бер фидакарь табылырмы әле, юкмы — моны Ходай тәгалә үзе генә белә. Ә хәзергә Язучылар берлегендә Вахитның тарихи белем казаны белән көч сынаша алырдай башка язучы юк. Элеккерәк елларда күпләрне югалттык без. Бу әдипнең үзе исән чакта кадерен белергә иде.
Файдаланылган әдәбият исемлеге:
Браво, Феликс!
Вода может клеить?
Новый снимок Юпитера
Машенька - ветреные косы
Лупленый бочок