Яшь шагыйрә Римма Шәехова шигырләренә мәхәббәт тәрбияләү, тормыш юлын күзәтү.
Вложение | Размер |
---|---|
r.shekhova.doc | 60 КБ |
17 төп гомуми белем бирү мәктәбе
Яшел Үзән муниципаль районы
Эзләнү эше.
Тема: “Яшь шагыйрә Римма Шәехова иҗаты”.
Эшне башкарды:
7 нче сыйныф укучысы
Өметбаев Булат .
Җитәкчесе:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Миндибаева Зөмәрә Тәхәү кызы
Яшел Үзән, 2014 нче ел
Эчтәлек
I)Кереш өлеш _________________________________________________ 3
II)Төп өлеш:___________________________________________________ 4
III)Йомгак _____________________________________________________5
IV)Кулланылган әдәбият исемлеге ________________________________6
Кереш
Мин кечкенә чагымнан бирле китаплар укырга яратам. Аеруча татар телеңдә язылганнарын. Бүгенге көндә татар әдәбияты минем тормышымда зур урын алып тора. Балачакта китаплар белән мине дәү әнием таныштырса, бүгенге көндә әдәбият дәресләрендә татар теленә генә хас булган, матур, эчтәлекле әсәрләр белән мин үзем танышам. Һәрбер укыган әсәр минем тормышыма бер яңалык булып керә. Алар аша мин дөнья белән танышам, үземә тормыш тәҗрибәсе туплыйм, тәрбия алам, уйланам, нәтиҗә ясыйм.
Һәр кеше үзенең туган телен яхшы белергә тиеш. Ә инде әдәбиятка килгәндә, ул − безнең киләчәгебез. Еллар үтсә дә, бөек шагыйрьләр күтәргән темалар хәзер дә актуаль булып кала. Нинди генә шигырьне, әкиятне укысаң да, алар күңелне баета, бу гүзәл дөньяның серләрен ача. Китап укыган кеше, гомумән, бу дөньяны икенче яктан күрә, тормышның кадерен белергә өйрәнә. Шуңа күрә барлык балаларны да китап укырга өндисем килә.
Тикшеренү эшенең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте-нәкъ менә яшьтәшләремә, шигырьнең кеше тормышындагы ролен аңлату, раслау.
Бүген минем төп максатым танылып килүче шагыйрә Римма Шәехова белән Сезне дә таныштырып китү.
Өйрәнү объекты: аның шигырьләре.
“Римма Шәехова иҗаты ” дигән эзләнү эше кереш, төп өлеш һәм йомгактан тора. Төп өлештә Римма Шәехова поэзиясенең үзенчәлеге турында сөйләнелде, туган як төшенчәсенең киң булуы, кеше яшәеше белән тыгыз бәйлелеге турында яктыртылды. Йомгакта аның шигырьләренең тәрбияви көче, китапның безнең тормыштагы роле яктыртылды.
Минемчә,бу-актуаль темаларның берсе. Шигырьләр яраткан бала беркайчан да ялганга, явызлыкка омтылмас, ә матурлыкка, яхшылыкка, чисталыкка омтылыр.Үз телен, әдәбиятын белгән кеше беркайчан да югалмас, тормышта үз урынын таба алыр. Минем өчен үз туган телемдә укый алу -зур бәхет. Татар теленең матурлыгына игътибар иткәнегез бар микән? Искиткеч нәфислек! Татар әсәрләренең һәрберсен җыр белән тиңләп була. Ә нинди күренекле шәхесләр бизи безнең әдәбиятны: Г. Тукай, М. Җәлил, А. Алиш, Ә. Еники, М. Мәһдиев, Фәнис Яруллин, Шәүкәт Галиев! Алар безнең горурлыгыбыз бит.
Хәзерге көндә дә күп кенә яшь язучылар, шагыйрьләр үсеп килә.Менә алар: Ленар Шәех, Сөмбел Гаффарова, Фәнил Гыйләҗев, Ләйсән Фәттәхова, Рифат Сәләхов, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Римма Шәехова...Без аларның шигырьләрен әнием белән сеңлемә укырга яратабыз. Миңа бигрәк тә Римма апа Шәехованың шигырьләре ошый. Мин аның талантына сокланам, чөнки аның беренче шигырьләр китабы 5 сыйныфта укыганда дөнья күрә.
Төп өлеш
Өстәлемдә Римма апа Шәехова китаплары. Эзләнүләр барышында аның китапларын кат-кат актарып, өйрәнеп, аерым очракларда бик тә үзенчәлекле шигырьләрен рәхәтләнеп, яңадан укыдым.
Римма Шәехова Азнакай якларында туып үскән. Кечкенәдән үк ул берсеннән-берсе матур шигырьләр яза, әдәбият белән кызыксына. Мәктәптә укыганда “Ялкын” кебек шәп журналның балалар редколлегиясе әгъзасы, “Алтын каләм” фестивалендә берничә ел рәттән дипломнарга лаек була, атаклы журналистларның мастер-классларында катнаша. Шигърият- аның өчен икенче дөнья була!. (4 шигырь китабы авторы бит ул!).5 сыйныфта басылып чыккан китабы”Язның беренче тамчылары” дип атала. Аның артыннан ук “Чыпчык килгән кунакка” , “Чәчәкле болын” һәм ”Велосипед үпкәләгән” дигәннәре дөнья күрә. Болар барысы да тормышының журналистика сукмагыннан китәсенә бер ишарә булгандыр, бәлки. Чып-чын журналист булу – бу бит аның балачак хыялы! Командировкалар, интервьюлар, пресс-конференцияләр, шәп язмаларың аша популярлык яулау, күренекле шәхесләр белән аралашу... Йә, кем кызыкмас шундый профессиягә? Ләкин күпләрне шаккатырып, Римма Казан дәүләт технология университетына укырга керә, чөнки ул -Азнакай кызы! Нефтьчеләр иленнән ул! Танышлары, күршеләре, дусларының әти-әниләре – бар да нефтьчеләр. Тырыш, булган, хезмәт сөючән халык. Ә эшләре – гаҗәп серле, кызыклы!
11 класста Римма Шәехова инде шушы юлдан китәргә карар кыла. Азнакае бүләк иткән “кара алтын”ны өйрәнәсе, аны җир астыннан табуның яңа ысулларын ачасы, нефтьтән төрле бензин, резина, көнкүреш кирәк-ярагы ясыйсы килә аның! Иҗат түгелмени бу?! Нефтьчеләр шәһәрендә туган кешенең нефтьче булуы табигыйдер ул. ( Физикадан укыткан әтисенең дә роле зур булган, мөгәен)
Ул – студент! Студент тормышының катлаулы химия-математика-физика теорияләреннән башы катып китсә, Римма шигырь язарга тотына. Шигърият? Журналистика?.. Алар барыбер аның күңелендә, җанында. Алар – кагылгысыз.
“Яшәү рәвешем үзгәрде. Әти-әниемнең иркә кызы түгел инде мин хәзер. Иртән иртүк башлап карңгы төнгә чаклы ничәмә-ничә мөстәкыйль карар кабул итәм, бер мизгелгә дә югалып калмыйча, тормышта үз урынымны, үз юлымны табарга омтылам. Күпме кеше миңа ышаныч белән карый. Аны акларга кирәк. Казанны өйрәнүләрем үзе бер маҗара. Берчак тукталышта ялгыш бөтенләй башка автобуска утырып киткәнмен. Тәрәзәгә күз салсам – чит-ят йортлар, урамнар... Шуннан бирле күбрәк җәяү йөрергә тырышам. Минем өчен әйбәт сабак булды ул. Таныш булмаган сукмаклардан китмәскә, берьялгызың йөрмәскә.
Ә стипендия алган көн – чып-чын бәйрәм икән! Укулар кыен да, кызык та. Парлар күп булган көн алдыннан йоклап та тормыйсың: нидер укыйсың, чишәсең, ятлыйсың... Кай арада сессия дә килеп җиткән! “Беренче сессияне тапшырмыйча студент булып булмый ул!” – дип шаярта өлкәнрәк курслар. Хәзер минем өчен иң татлы хыял – сессияне уңышлы тапшыру! Кыш бабайдан Яңа елга иң шәп бүләк шул ул студент өчен!”-дип шаярта Римма апа.
Римма Шәехованың балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре, китаплары һәркемнең тормышында мөһим урын алып тора, кече яшьтән үк телгә, әдәбиятка, милләткә, китапка мәхәббәт, ихтирам һәм хөрмәт, горурлык хисе тәрбияли, безне уйланырга этәрә, үзебезнең һәр адымыбыз, кылган эшләребез өчен җавап бирергә кирәклеген искәртә. Аның һәр шигыре күңелне кузгата, гади тормыш күренешләреннән тәм табып иҗат итүе сокландыра, ул тудырган геройлар гади авыл балалары, табигатьне яратучылар. Күп кенә шигырьләре туган якка, табигатькә,эш сөюгә багышланган.
Әтием дә мине һәрчак
Шушы гөлләргә тиңли.
Хезмәт сөйсәң,үзеңне дә
Яратыр кешеләр, ди
“Җәй”,“Җылы яз”, Гөлләр үсә бакчада”, “Язгы эшләр башлана” шигырләрендә табигать дөньясын шулкадәр якын, үз итә, аңа берегеп яши. Әйтерсең лә, Римма апа Җирнең үзе белән сөйләшә, аңлаша.
Римма Шәехова үзенең энесен, әтисен, әнисен бик ярата, аларга багышланган юллары үтә дә моңлы, мөләем, матур чыга. “Энемә” “Кечкенә энем”, “Яраткан энем”, Зур үстем” “Әтием” шигырләре шуны күрсәтәләр..
Оныттылар һәммәсе дә
Минем барлыкны өйдә.
Йөриләр биеп кенә,
Энем биеткән көйгә
Үпкәләр идем мин дә.
Күрмисез диеп мине.
Үзем дә бит башкалар күк
Бик яратам энемне.
Бала һәм табигать... Безнең беребез дә үзенең бала чагын туган ягы, аның үзенә генә хас гүзәл табигатеннән башка күз алдына китерә алмыйдыр. Ә балалар табигатьтә игътибарны җәлеп иткән һәр күренешне көндәлек тормыштагы әйберләр белән чагыштырырга яраталар. Шагыйрь укучыларның бу үзенчәлеген дә шигырьләрендә оста куллануга ирешкән. Китапларының беренче битен ачу белән, балалар бакчасы һәм класс ишеген ачкан кебек, шау-шулы, җанлы, кызыклы балалар дөньясына килеп керәсең. Кайсы гына китабын алма, Римма апа балаларның үзе булып көйли, үзе булып сөйли... Шуларның барысын да укыганда бер рәхәтлек туа.
Балаларның һәрвакыт шат, эчкерсез булуы бәлки шагыйрә язган шигырләрендәге кояш нурларының гүя бер чагылышыдыр.Шигырьгә төреп бирелгән үгет-нәсихәт, әйбәтлеккә өндәү, дөньяны танып-белүгә ярдәм итү – шагыйрьнең төп кредосы. Мәктәп тормышын, балалар дөньясын иң яхшы белүче, аларның дөньяларын иң нык аңлаучы шагыйрьләребезнең берседер ул.Аның балалар күңеле кебек ап-ак, нәзәкатьле, самими шигырьләре безне куандыра,керсез күңелләребезгә пакълек иңдерә.Язучыга иң олы бүләк – аның китабы дөнья күрү. Бүгенге көндә Шәехова Римма апаның 4 китабы басылып чыккан.Яңа китап – яңа дус. Римма апаның шигырьләрендә ниндидер үзенчәлек, җиңелчә юмор да бар. Һәр юлны, һәрбер сүзне бергә тезеп бәйләп
торучы нечкә җепне шагыйрь күңеле аша үткәрә. Бу аның һәрбер шигъри әсәре өчен хас күренеш.
Йомгаклау
Минем уйлавымча,әдәбият-Римма Шәехованың киләчәге.Укыгыз аның шигырьләрен һәм китапларын! Анда безнең балачагыбыз, хыялларыбыз, безнең бүгенге һәм киләчәк көнебез!Дөрес,бүгенге көндә компьютер һәм телевидение безнең тормышта зур урын алып тора.Әмма экраннардан бирелгән әзер мәгълүмат безне стандарт рәвештә фикер йөртергә өйрәтә, уйлау сәләтен киметә. Ә китаплар ярдәмендә без тәэсирләнергә, борчылырга һәм шатланырга өйрәнәбез. Әмма бүген “өлкәннәр – бала – китап” дигән бу өч төшенчә бик сирәк гаиләләрдә генә бергә яши. Балалар өчен иҗат ителгән әсәрләр, балалар китаплары һәркемнең тормышында мөһим урын алып тора, кече яшьтән үк телгә, әдәбиятка, милләткә, китапка мәхәббәт, ихтирам һәм хөрмәт, горурлык хисе тәрбияли. Шуңа күрә балалар әдәбиятына, яшь шагыйрьләр иҗатына аерым игътибар булырга тиеш, минемчә.. Уйлап карасаң,балалар өчен язылган әсәрләребез, китапларыбыз булмаса, киләсе буыннар ничек яшәр, Римма Шәехова кебек талантлар туармы? Төн йокыларын калдырып, вакытны аямыйча, гомер буе тырыша-тырыша язган шигырьләрне, хикәя, повесть, романнарны кемнәр укыр, пьесаларны кемнәр кызыксынып карар? Без,балалар, нинди тәрбия алырбыз? Гомумән, туган телдә сөйләшүче, аралашучы булырмы да, милләтнең киләчәге өметле күренерме?
Уйланыйк, дусларым! Шигырьнең йогынтысы искиткеч зур һәм тоткан урыны гаять әһәмиятле икәнен онытмыйк!
Кулланылган әдәбият:
1.Шәехова Р.Р.”Чыпчык килгән кунакка” Казан, 2007 ел
2. Шәехова Р.Р.”Чәчәкле болын” Казан, 2008 ел
3. Шәехова Р.Р.”Велосипед үпкәләгән”Казан, 2010 ел
4.”Ялкын” журналы №11, 2013 ел
5.”Сезнең иҗат”, интернет сайтлар
Валентин Берестов. Аист и соловей
«Течет река Волга»
"Разделите так, как делили работу..."
Сказка об одной Тайне
Бородино. М.Ю. Лермонтов