Без, яшь буын, туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган төбәгебезенең тарихын җентекләп өйрәнеп, эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез.
Тормышыбызда нәфрәт уятырлык вакыйгалар очрап торса да, сокланып , яратып ,
горурланып сөйләрлек туган җиребез бар, табынырлык кешеләребез бар.
Кешелек дәвам итә. Әле бездән соң да, буыннан-буынга матур җырларыбыз, күркәм эшләребез күчеп барыр.
Көн артыннан көн туа. Кеше гомере аккан су кебек, искән җил кебек тиз генә үтеп тә китә.
Без дөньяда яшибез икән, үзебездән соң килгән буыннарга да аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф-гадәтләрне яшь буынга түкми-чәчми тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.
Вложение | Размер |
---|---|
avyl_tarikhy_konkurs.doc | 179.5 КБ |
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы
республика фәнни – гамәли конференциясе
“Яшьләр фәнни эзләнүдә”
Актаныш районы
Кадет интернат-мәктәбе
Класс XI
Секция татар теле һәм татар әдәбияты
Фәнни – гамәли эш
Тема: Кәзкәй авыл тарихын өйрәнү
Җитәкче : Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы
беренче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Укучы: XI сыйныф укучысы Давыдова Ирина
Анатолий кызы
2013
Эчтәлек
Кәзкәй авылының борынгыдан килгән тарихы ................................ 2
3. Төп өлеш:
Авылда коллективлашу чоры .................................................................... 7
Бөек Ватан сугышы чоры........................................ ................................ 9
Халык хуҗалыгын торгызу чоры ............................................................... 11
Колхозларны эреләндерү чоры................................................................... 12
Кәзкәй авыл советы хезмәткәрләре............................................................ 15
Почта бүлекчәсе.............................................................................................16
Авылның мәдәнияте.....................................................................................16
Авылда дини тормыш..................................................................................17
Авылның борынгыдан килгән җирле атамалары......................................18
4. Йомгаклау. .…………………………………………………..............20
5. Файдаланылган әдәбият.....................................................................21
Тезис:
Тема: “ Кәзкәй авылы тарихы”
Фәнни хезмәтне башкаручы: XI сыйныф укучысы Давыдова Ирина Анатолий кызы.
Фәнни җитәкче: Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы.
Теманың актуальлелеге: кечкенә ватаның – авылыңның тарихын өйрәнмичә торып, халыкның үткәнен, бигрәк тә аның борынгы чорын нигезле итеп белеп булмый. Ә тарихын белмәгән халык туган төбәген саклау, яшәтү, үстерү юлларын билгели алмый. Тарихны буыннан-буынга җиткерүче, саклаучы төп көч халык үзе булса да, аны билгеле бер нормаларга салып камилләштерү эшен галимнәр башкара. Авыллар тарихын өйрәнүче галимнәр булса да, авылда яшәүче буларак, мин туган як тарихын өйрәнүне үз бурычым итеп саныйм.
Фәнни эшнең максаты: авыл тарихын өйрәнеп, ил тарихы һәм гади бер татар авылында яшәүче кешеләрнең яшәеш рәвешендәге закончалыкларны билгеләү.
Бурычлар:
Өйрәнү материалы: 1980 нче елларда авыл укытучысы Моратова Рәхимә тарафыннан язылган авыл тарихы, шушы җирлектә туып үскән язучы Марат Әмирханов әсәрләрендә Кәзкәй авылы турындагы истәлекләр.
Авылым тарихына кагылган хезмәтләрне өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым:
Кереш
Кәзкәй авылының борынгыдан килгән тарихы.
1552 елда Казан ханлыгы бетерелгәннән соң бу җирләр рус дәүләтенә кушыла. 17 гасыр башында рус дәүләтенең шулай ук Казан өлкәсендә алпавытлар һәм чиркәү феодаллары крестьяннар өстеннән эксплуатацияне көчәйтәләр. Крестьяннардан ясак түләтү һәм барщина эшләтү көчәйгәннән көчәя. Күп кенә крестьяннар алпавытлар изүенә түзә алмыйча, алпавытлар хуҗалыгыннан качалар һәм буш яткан җирләргә урнашып, үз хуҗалыкларын урнаштыралар. Алпавыт хуҗалыгыннан качып китүчеләр арасында татарлар да була. Бу крестьяннар Кама елгасы буйларына утыралар.Шундый качып килүче кешеләр төркеменнән авыллар барлыкка килә.
Кәзкәй авылы төзелү дә 17 гасыр эчендә була.( 1670 еллар тирәсендә). Кәзкәй авылына иң беренче булып Казикай исемле татар утырып, үзенең хуҗалыгын корып җибәргән.Авылның исеме дә Казикай исеме белән киткән. Соңыннан әйтергә уңайлы булсын өчен Кәзкәй дип йөртә башлыйлар. Кәзкәй авылының урнашкан урыны башта түбән әрәмәдә-Салавыз сыртында була. Монда урнашкан кешеләргә Салавыз сырты бик уңайсыз була. Анда башта берничә хуҗалык кына урнаша. Бу урынның уңайсызлыгы шунда: беренчедән, ул урыннан юлчы күп йөргән, әрәмә калын, куркыныч булган; икенчедән, Сөн елгасы ташыганда күп урынны су баскан. Соңыннан анда урнашкан кешеләр, Кәзкәй авылы хәзер урнашкан урынга таба күчеп утыралар. Ләкин монда күчеп утыргач та, авылның утырган урыны һәрвакыт үзгәреп торган. Моңа Сөн елгасының үз юлын гел үзгәртеп торуы сәбәп була. Элек урнашкан кешеләрнең каралты урыннары
хәзерге Сөн елгасының теге ягында да була. Агыйдел елгасы яныннан башлап, авыл урнашкан җиргә кадәр калын әрәмәлек була: каен, имән, зирек, шомырт, карлыган, гөлҗимеш, камырлык һәм башка агачлардан торган. Авыл яны әрәмәсенең сыртлы булып торган урыннарыннан башлап, элекке тавык фермасы, сушилка буйларына кадәр чия агачларыннан торган. Авыл тирәсенә якын урманнар, әрәмәләр төрле җәнлекләргә: поши, болан, төлке, куян, бүре , йомран, көзән, әрләнгә бай булган. Сөн елгасы киң, тирән була. Елганың өч урыныннан паром белән ярның бер ягыннан икенче ягына чыга торган булганнар.
Кәзкәй авылы түбән әрәмәдән хәзерге урынына күчә барган саен халык саны да арта барган.Күп кенә яңа хуҗалыклар барлыкка килгән. Авыл халкы сөрү җирләрен киңәйтү максаты белән әрәмәләрне һаман саен кисә торган, агачлардан әрчелгән урыннарга иген чәчкән, көтүлек барлыкка килгән. Кәзкәй кешеләренең төп кәсебе игенчелек һәм терлекчелек була. Авыл хуҗалыгы культураларыннан: арыш, солы, бодай, борчак, ясмык, тары чәчәләр. Ул вакытта халык яшелчәне бөтенләй утыртмый, бәрәңгене дә бик аз утырта. Терлекләрдән ат, сыер, кәҗә асрыйлар.Авыл хуҗалыгы кораллары булып сука, тимер тешле агач тырма, агач тешле кул тырмалары кулланыла, ике яки өч япле агач сәнәк, агач көрәк, чабагач, урак була. Соңга таба бер кәсле сабан килеп чыга. Җирне шул сабан белән, кайберәүләр сука белән озак вакытлар сөрәләр. Чәчкәндә тубалны бау белән муенга асып, орлыкны кул белән җиргә сибеп чәчәләр. Иген өлгергәч, аны кул ураклары белән уралар, көлтәгә бәйлиләр. Бераз кипкәнче көлтәне өемнәргә тезәләр, аннан вак чүмәләләргә өеп куялар. Көз көне чытыр арбалар белән ташып һәр хуҗалык үз ындырында кибән куя. Аннан чабагач белән сугып ашлыкны төшерәләр, җил искән вакытта көрәк белән ындыр табагына ыргытып чүптән чистарталар. Онны башта ярма ташында, соңрак җил һәм су тегермәннәрендә тарталар. Һәр кеше үз хуҗалыгына кирәкле әйберне үзе хәзерли. Өскә кияр өчен кышка тире иләп тун, тире чалбар, тире бияләй тегәләр. Йон эрләп аны үзләре сугып, кулдан шул туланы басып тула оек, тула чикмән, йоннан бәйләнгән оек, үзләре кулдан баскан кыска кунычлы киез итек, чабата кияләр. Күлмәкне киндер яки җитен сүсен, яисә йон эрләп, аны кул станында сугып тегәләр. Ирләр җәен башларына үзләре баскан киез эшләпә,
-1-
кышка колаксыз, кашсыз итеп тегелгән йомры формадагы “мескен бүрек” кияләр. Савыт-сабаны агачны чокып яки балчыктан ясыйлар. Кешеләрнең йортлары агачтан салына, түбәсе салам белән ябыла, йорт тирәсе читән яки киртә белән әйләндереп алына. Өй тәрәзәсенә пыяла урынына карындык куелган була. Бу карындык тәрәзәләрне эт ашап китү очраклары булган. Кайбер кешеләр үзләре өйдә юкта эт тәрәзәдәге карындыкны ашамасын өчен аны алып тәрәзәгә мендәр тыгып китә торган булганнар.Өйгә мич чыгарылган, ләкин аның тышкы морҗасы өй түбәсенә кадәр чыгып тормаган. Мичкә яккач, ябарга морҗа табасы булмаганлыктан, мичкә яккан саен өй түбәсенә менеп төнлек тыгып куйганнар.Кыш чыгып, яз килгәч, төнлек тыгу эше кирәк булмый башлагач, төнлек бәйрәме ясаганнар. Бергә җыйналып төнлекләрне яндырганнар. Ашны да, чәйне дә казанда кайнатканнар. Чәй эчү сирәк-атнага бер-ике тапкыр гына була. Чәй урынына катык-сөт, әйрән эчкәннәр. Соңыннан авылда самовар барлыкка килә. Иң беренче кеше булып самоварны авылда Хәбибрахман исемле кеше сатып алып кайта. Аны бөтен авыл халкы берәм-берәм килеп карап китә. Самавырны куйгач, өйгә төтен чыга башлаган. Төтенне тышка чыгару өчен самовар торбасы булмаганлыктан, өйнең бүрәнәсен тишеп, киндердән җиңсә ясап, аның бер башын самавырга, икенче башын стенага кадак белән эләктереп куеп, төтенне тышка чыгарганнар. Суны агачтан ясалган чиләккә бау тагып ташыганнар. Кызу җәй көннәрендә, урып-җыю вакытларында ачыткы ясап эчкәннәр. Авылда ике генә кешедә Хәбибрахман һәм Гайнулла исемле кешеләрнең тиредән тегелгән толыплары булган. Толыплы кеше авылда иң бай кешеләрдән саналган. Әгәр алар толып якаларын торгызып, атка утырып китсәләр, авыл кешеләре аларны:” Әнә, капрал килә”- дип карап калганнар. Һәрбер кешенең йорт эче бертөсле була: йоклау өчен буйдан-буйга сузылган сәке, утыру өчен бүрәнәдән тигез итеп киселгән бүкән. Утыру өчен урындык ясала башлагач та, авыл кешеләре урындыкны бүкән дип йөрткәннәр. Өйне яктырту өчен чыра телгәннәр. Чыра яктысында кул эше эшләп утырганнар. Соңрак кешеләр лампа урынына туң майдан ясалган шәмнән файдаланганнар.
18 гасыр башында авыл халкы тормышында үзгәрешләр була тора. Элек урман алып торган мәйданнар чәчүлек җирләренә әйләндерелә. Игенчеләргә бер үк вакытта игенчелек белән дә, төрле хуҗалык кирәк-яраклары ясау белән дә шөгыльләнү кыенлаша, эшләргә күп вакыт кирәк була. Халык арасында “осталар”- билгеле бер һөнәр ияләре аерылып чыга: авылның үз тимерчесе, балта осталары, күнчеләре, чүлмәкчеләре, киез итек басучылары, тегүчеләре була. Мондый кешеләр авыл хуҗалыгы белән азрак шөгыльләнә. Мондый кешеләрне авылда мещаннар дип йөртәләр.Чөнки андый кешеләр үзләренең һөнәрчелек әйберләрен акчага саталар яки авыл хуҗалыгы продукциясе әйберләренә алмашалар. Корылык һәм җирләрнең ашсызлануы нәтиҗәсендә ачлык елларын да авылда бик күп кеше үлә, халыкка бернинди дә табиб ярдәме күрсәтелми. Авыл кешеләренә патша хәзрәтләре өчен күп налоглар түләргә, төрле хөкүмәт йөкләмәләрен үтәргә туры килә. Моның өстенә һәр хуҗалыктан авыл муллаларына иген уңышының уннан бер өлешен гомер сәдәкасы итеп түләргә туры килә. Чәчү җире гаиләдәге ир кешегә генә бирелә. Авылда ярлы кешеләрнең күп елларда гаиләсен туйдырырга икмәкләре җитми, аларга авылдагы хәлле кешеләрдән бурычка икмәк, яз чәчәр өчен орлык, акча, ат, эш кораллары алып торырга туры килә. Күп кенә кешеләрнең бу бурычлары елныкы-елга түләнеп бетми, алар хөкүмәт бурычларына бата. 1830 еллар тирәсендә Тәфтиләзев Сәлимгәрәй исемле морза Кәзкәй авылына килеп, бурычлы 60 ярлы хуҗалыкны сатып ала. Бу бурычлы хуҗалыкларны Тәфтиләзевкә хөкүмәт вәкилләре саткан. Боярга сатылу белән крестьяннар шәхси яктан ирексез кешеләргә әверелгәннәр. Бояр үз крестьяннарын бер урынга- югары очка күчерап утырта. Авыл кешеләре бу урынны крестьян очы дип, бояр крестьяннарын коллар дип йөркәннәр. Авылның түбәндә урнашкан урамнары башкорт очы дип йөртелгән. Бу атамалар хәзерге көнгәчә сакланган. Авылның бераз кешеләрен типтәр дип йөрткәннәр.
-2-
Аларның җире аз булган. Соңыннан Кәзкәйдә булган “ типтәрләрне” Тыңламас авылына типтәрләр бергә торсыннар дип көчләп күчергәннәр. Авылда тагын азрак мещаннар булган. Алар авылда һөнәрчелек, вак сәүдәгәрлек эше белән шөгыльләнгәннәр. Аларны “ кырык тартмачы” дип йөрткәннәр.
Бояр Тәфтиләзев үзе төп чыгышы буенча Уфа мөфтие булган. Соңыннан Бәләбәй өязе Килем авылында торган. Кәзкәй авылында бояр җире Аеш ягында “ ачы” дип аталган басу була. Кәзкәй авылы бояр крестьяннарының үз алачык өе, эш терлеге, эш кораллары, азрак чәчү җире була. Крестьяннар атнаның алты көнен бояр тирендә бушка эшләгәннәр. Крестьяннарның бу бушка эшләүләре барщина түләү дип аталган. Алар бу йөкләмәләрне үтәү өстенә боярга үз хуҗалыгыннан оброк, ягъни натуралата (икмәк, ит, сөт, йомырка) түләгәннәр. Бояр үз крестьяннарын карап эшләтү өчен, йөкләмәләрне җыеп тапшыру эшен приказчикка йөкләгән. Кәзкәй авылында бояр приказчигы булып Борхан бабайның әтисе Шәмсетдинов Җамал торган. Ул Кәзкәй авылына читтән килгән Указный мулла булганлыктан, аңа җир бирелмәгән. Шуңа күрә ул боярга приказчик булып яллана. Җамал крестьяннар өчен бик усал һәм кансыз кеше була. Крепостной крестьяннар булып Кәзкәй авылыннан Хафызыева Гайниямал әбинең әтисе Фәтхуллин Габдулла, аның энесе Нуретдин, хатыны Гөлйөзем, Биктимиров Биктахир, Хөббетдин абыйның әбисе Гыздекамал, Хисматуллин Сәхәбетдин, Әхмәтҗәнова Шәмсенур, Фәйзулла Кәлимуллалар булган. Авылдагы башкортлар дип йөртелгән кешеләр арасыннан солдатка алынмаганнар. Армиягә крепостной крестьяннарны җибәргәннәр. Алар армиядә 20-25 ел хезмәт иткән. Мәсәлән, Фәтхуллин Габдулла Оренбургта 25 ел хезмәт иткән. Крепостной крестьяннарның кызлары һәм уллары үзләре теләгән кешегә өйләнә һәм тормышка чыга алмаган. Болар аларны үзе теләгән кешегә өйләндергән.
Кәзкәй авылы кешеләре авылны ике төркемгә бүлеп: югары очны- крестьян очы, түбән очны-башкорт очы дип йөрткәннәр. Алар бер-берсенә үзара дошманлашып яшәгәннәр, маллары да яланга чыгып кушылып йөрергә тиеш булмаган. Бу хәл аңлы рәвештә шулай эшләнгән. Кешеләр изүчеләргә каршы берләшмәсеннәр өчен, үзара кешеләрне дошманлаштырып, аерып килгәннәр.Изүчеләргә каршы авыл халкының нәфрәте чиксез була. Алар изүчеләргә төрлечә каршы килгәннәр: бояр җирләрен начар эшкәрткәннәр, малларын имгәткәннәр.
18 гасыр азагында Россиядә алпавыт изүенә каршы Пугачев җитәкчелегендә крестьяннар восстаниесе була. Кешеләрнең сөйләвенә караганда бу восстание Кәзкәй авылы тирәсеннән дә үткән. Мәсәлән: сугышучы яклар түбән әрәмәнең калку җиреннән торып, икенче каршы якка- Юлдаш авылы ягына бер- берсенә мылтыклардан, уклардан, туплардан атышканнар. Авыл халкы бу сугышны “ җәмән явы” дип сөйли. Ул вакытта крестьяннар сугышын “яу” дип, Емельян Пугачевны
“ Җәмәлҗан” дип бозып әйткәннәр.
Кәзкәй авылында бояр җире крепостное право бетерелгәч, бер өлеше крестьяннарга бирелгән, бер өлешен бояр үзе кыйммәт бәя белән башка кешеләргә саткан. Моннан файдаланып хәлле кешеләр , элекке җиренә өстәмә итеп тагын тир сатып алганнар. Авылда бай һәм ярлы кешеләр барлыкка килгән. Җире күп булган хәлле кешеләр урып- җыю вакытында кыр эшләрен көнлекчеләр яллап эшләтәләр. Көнлекче кояш чыканнан кош батканга кадәр эшләгән. Авылда иң бай кешеләр булып Хафизов Харис, Фаррахов Госман, Фазелтдин санала. Алар үз хуҗалыкларында икешәр хезмәтче тоталар.
Крепостное право бетерелгәч, илдә завод- фабрикалар арта, сәүдә җанлана, промышленность товарлары эшләп чыгару арта. Захертдинов һәм Акмалов Әхмәт дигән кешеләр авылга товарлар алып кайтып халыкка сатып йөриләр. Чөнки ул вакытта магазин булмый. Аларны ул вакытта вак товарчы дип йөртәләр. 1875-1880 еллар тирәсендә элеккеге тавык фермасыннан бераз гына өстәрәк бер урында кабак ( аракы сата торган магазин) салына.
-3-
Ул вакытта татар авылында дин буенча аракы эчү тыелганлыктан, бу кабак авылдан читтә салынган.
Бу кабакны әрәмәгә салуның бер сәбәбе тагын шунда, бу урын ул вакытта олы юл өсте була. Чөнки Андреевкадан Юлдаш авылын үтеп Салавызы дигән урыннан су аркылы чыгып Терпеле авылына һәм Минзәлә ягына аракы ташыганнар. Шул кабак салынган урында аракы куя торган складлар булган. Шул ук түбән әрәмәдә икенче бер бай рус кешесе Семен Павлович үзенең су көченә эшли торган тегермәнен сала. Тирә-як авыллар һәм Кәзкәйлеләр икмәк тартырга шунда киләләр. Илдә сәүдә эшләре җанлана башлагач, Чуракай авылыннан Фәттах бай якын- тирә авыллардан икмәк сатып алып, үзләренең икмәк саклау складларына җыйганнар да, җәй көне баржаларга төятеп шәһәргә озатканнар. Моның белән алар үзләренә бик күп табыш алып баеганнар. Кәзкәй авылының аз җирле хуҗалыклары Чуракайдан Чөгәнәгә Фәттах байның җыелган икмәкләрен ялланып ташыганнар. Ул вакытта аны “ кап ташу” дип атаганнар. Кап дип юкәдән үрелгән капчык аталган. Бу кешеләргә көненә 40 тиен акча түләгәннәр.
Җыелышлар җыю өчен ул вакытта клублар булмаганлыктан, халык белән сөйләшергә кирәк булганда, аларны каравыл өенә куганнар. Мондый җыелышны
“мир җыены” дип атаганнар. Бу җыелышны авылның старостасы җыйган. Старосталар түшләренә махсус калай тагып йөргәннәр.
Авылда яшьләрнең бөтен күңел ачу урыны- ата-аналары каядыр кунакка китсә, шул йортка җыелып аулак өй ясау. Аулакта ата-аналары барырга рөхсәт итсә, кызлар һәм егетләр бергәләп уеннар оештырганнар. Гармун һәм башка шундый уен коралларында уйнау тыелган, динчеләр моңа бик нык каршы килгәннәр. Андый уен коралында уйнаган кешене күрсәләр, муллалар, шайтан уен коралы дип аны тыйганнар. Рәсем ясау, өйгә рәсем төшерү тыелган. Балигъ булган һәр кешегә ураза тоту, намаз уку фарыз дип саналган.
Авылда бер хуҗалык та газета- җурнал алмаган, радио юк. Күп кешенең өендә сәгате дә юк. Бөтен Кәзкәй авылына бер генә кешедә Зайсанов Сәлмәннәрдә граммафон , бай Госман малаеның русский гармоны була. Барлык авыл халкы өчен бердәнбер бәйрәм, сабантуе үткәрелә. Июнь уртасында, печәнгә төшкәнче, җыен- мәйдан үткәрелә. Калган барлык бәйрәмнәр дини бәйрәмнәр булган.
Февраль революциясе вакытында патша Николай тәхеттән бәреп төшерелгәч, бу хәбәр Кәзкәй авылы кешеләренә дә ишетелә. Иң беренче бу хәбәрне күрше Илеш авылыннан Әхмәтшин Әхмәтнәби дигән кеше ишетеп кайта. Ул бу хәлне авылдашларына аңлатып йөри. Авылда халык ыгы-зыгы килә. Кайберләре бу хәбәргә шатланалар. Чөнки халык Николай патшаны рәхимсезлеге өчен “ канлы Николай” дип йөрткән. Ул вакытта волость Актанышта була. Бу хәбәрне авыл кешеләренә җиткерү өчен Кәзкәйгә Яңа Әлем кешесе Газдали мулла җибәрелә. Староста булып торган Хатипов Акмал халыкны каравыл өенә җыйдырта һәм теге кеше аңлатканда тәртип саклап тора. 1917 елның 7 ноябрендә большевиклар партиясе җитәкчелегендә эшче-крестьяннарның восстаниесе була. Илдә Совет хөкүмәте урнаша. Кәзкәй авылы кешеләре бу хөкүмәтне бик шатланып каршы алалар. Совет власте урнашкач, крестьяннар җир алалар. Изелгән милләтләр азатлыкка чыга. Халыклар арасында тигез хокуклылык урнаша. Кәзкәй авылында иң беренче авыл советы председателе булып Ахметшин Сәетгәрәй, секретаре булып Низамов Сәлах тора. 1919 елдан авыл советы председателе Ахметшин Әхмәтнәби сайлана. Алар 1921 елга кадәр эшлиләр.
Илдә гражданнар сугышы башланып киткән көннәреннән үк авылдан 25 кеше( Зарипов Нәфикъ, Тимергалин Саетгали, Валиев Тимерхан, Галләмов Латыйп, Ганиев Зәки, Нәбиев Имам, Нурымов, Якупов Миннәхмәт, Ялалов Ханнан, Рәшитов Салихҗан, Рәшитов Габдрафик, Галләмов Гани, Ахмадишин Фәйзрахман, Әхмәтҗанов Нәфик, Әхмәтханов Хафиз, Хайруллин Зиннәт, Вилданов, Җәлилов Әхәт, Мифтахов Әсләм,
-4-
Ахияров Яхүдә, Дәүләтгәрәев Миңлегәрәй, Ахметов Вәли, Сәетов Шәрип, Хәбировлар.) совет властен яклап сугышырга китәләр.
Колчак гаскәрләре Татарстанның күп өлешен, Казаннан алып Актаныш волостенә кадәр җирләрне үз кулында тота. Ул вакытта Минзәлә контонында Колчакның хәрби штабы урнашкан була. Шуңа күрә ул үз властеннан файдаланып авыллардан үз гаскәрләренә көч туплый. Шул исәптән Кәзкәй авылыннан да Колчак армиясенә күп кенә кешеләрне көчләп алып китәләр: Нәҗмиев Әсрәретдин, Сәетов Сәхипгәрәй, Харисов Хөсәен, Шакиров Зәки, Хәйруллин Шәехҗан, Фазлыев Гилемхан, Тимергалин Баттал, Фаррахов Шайхимулла, Тохбатуллин Гайниятулла, Солтанов Гомәр, Нәбиев Муллакай, Нәбиев Гани, Кәбиров Кәрим, Фазлыев Хәбиб һ.б. Аларны армиягә алып киткәч, ике ай чамасы сугышка өйрәтәләр. Чиләбе шәһәре тирәсенә җиткәч, аклар армиясен кызыллар кысрыклый башлый. Аклар армиясендәге күпчелек солдатлар кызылларга пленга биреләләр. Граҗданнар сугышы башлангач, кайбер эре кулаклар үз хуҗалыкларын ташлап качкан булалар. Аклар армиясеннән пленга төшкән Кәзкәй кешеләренең кайберләре шундый хуҗалыкларның ашлыкларын урып- җыярга эшкә калалар. Авылда аклар армиясенә көчләп җибәрүләр башлангач, күп ирләр яшеренеп калырга тырышалар. Башаров Гали, Хәкимов Әхмәтхан, Әхмәдишин Халирахман, Мөхәммәтдинов Мифтах, Шәмсиев Галиәскар- бу биш кеше аклар алып китмәсен өчен яшеренеп яталар. Алар бер атна чамасы Мәннанов Хәкимнәрнең мунча түбәсендә качып яталар. Хәкимов Әмирхан ул вакытта 11 яшьләр тирәсендәге малай була.Ул мунча түбәсендә яшеренеп яткан абыйларына ашарга китереп тора. Әмирханның әнисе Хәбибкамал аларга ашарга әзерләп бирә. Бу биш кеше кызыллар авылга якынлашкач, үзләре барып аларга кушылалар һәм ияреп китәләр. Кызыллар армиясе сафына тагын кырыклап кеше китә. Авыл кешеләреннән акларга кушылып китүче ике кеше- Әхмәтгәрәев Сәфәргали, Әхмәтгәрәев Бәхтегәрәйләр була. Бу ике бертуган хәбәрсез югалалар. Гражданнар сугышы вакытында авылдан барлыгы 104 кеше сугышка китә, шуларның 40 кире әйләнеп кайтмый. Сугышка авылдан бик күп кеше китү аркасында тормыш начарлана, авылда чәчәк эпедемиясе башлана. Чәчәк авыруыннан кешеләр күпләп үлә башлый.
1919 елларда тагын сәнәкчеләр сугышы була. Аңа Бакалы районы ягыннан Зәки Вәлиев җитәкчелек итә. Аны Бакалы отряды дип йөртәләр. Сәнәкчеләр совет хөкүмәтенә каршы көрәшәләр. Сәнәкчеләрнең коралы сәнәк, көрәк, кылыч, сөңге, күсәк һ.б. торган.Алар авылдан авылга йөреп, халыкны көчләп үз артларыннан ияртергә тырышканнар. 1919 елда сәнәкчеләр отряды кара яу кебек Кәзкәй авылына якынлашып килә. Моны беренче булып басу капкасы янында торган Захри карт күреп ала. Ул коты алынып кычкыра-кычкыра авылга йөгереп кайта.Ул “ авылга афәт килә”- дип кулларын селтәп йөгерә. Бу вакытта авыл советында председатель булып Әхмәтшин Сәетгәрәй була. Сәнәкчеләр авыл советына килеп авыл кешеләрен үз отрядларына ияртүне таләп итәләр. Авыл советында эшләүче бу кешеләр сәнәкчеләр үзләрен үтерүләреннән куркып авыл кешеләрен аларга кушылырга өндиләр. Сөйләүләргә караганда, сәнәклеләргә авылдан беркемне дә үтерергә туры килмәгән. Чөнки ул елларда авылда партия, комсомол оешмалары булмаган. Кәзкәйдән сәнәкчеләр хәвеф-хәтәр салмыйча, үзләренә бер-ике кеше ияртеп чыгып китәләр. Авылдан Ахметшин Сәетгәрәй, Галләмов Имам, Арсланов Морзакай, Хатипов Фәррах сәнәкчеләргә ияреп китәләр. Соңыннан аларны җавапка тарталар: Актаныш авылы тау башына җиткәч, атып үтерәләр. Хатипов Фәррах, Габдерахманов Хайберахман тегермән тартырга баргач, аларны чакырып чыгаралар да атып үтерәләр. Габдерахмаев Хәбибрахман бер гаепсезгә атып үтерелә.Аларны атып үтерүчеләр Актаныштан Абызгәрәй белән Тыңламастан Латипов Акмал була. Латипов Акмалны гаепсез кешене үтергәне өчен совет судына тартырга тиеш булалар. Аны Актанышка алып китәләр. Ә ул җавап бирүдән котылу өчен качмакчы була. Шул качу вакытында аны аталар.
-5-
1920 елда язын ваба авыруы башлана. Бу авырудан Кәзкәй авылында бик күп кеше үлә. Әгәр гаиләдә берәрсе көзән җыерып авырый башласа, 3-4 сәгать эчендә башкаларына да йогып барысы да шул көнне үк үлеп бетүчеләр була. 1921 елда бик көчле корылык була, игеннәр бөтенләй уңмый. Авыл кешеләре алабута җыеп, аның онын әзерләп ашыйлар. Авылда хәер сорашучылар күбәя, ачлыктан түзә алмыйча кешеләр этләрен, песиләрен суеп ашыйлар. Үлгән кеше гәүдәләрен җыеп бетерә алмый башлыйлар, аларның гәүдәләре урамда ята. Түбән әрәмәдә тегермән тотучы Семен Павлович ач кешеләргә бераз он биргәләгән. 1931 елда ачлыктан гына 446 кеше үлгән. Районнан кушу буенча үлгән кешеләрне күмү өчен махсус җаваплы кешеләр билгеләнә. Андый кеше итеп, Кәзкәй авылыннан Хәертдинов Гыйлфан, ярдәмчеләре итеп Гыйлфанов Хөббетдин, Исламов Динисламны куялар.Бу кешеләрне санитарлар дип йөртәләр. Үлгән кешеләр күп булганлыктан, мәетләрне башта каравыл өенә җыялар, аннан соң юып зиратка күмәләр. Ваба авыруы вакытында, ачлыктан бөтен гаиләләре белән үлеп беткән хуҗалыклар: Сәхәветдинов Фәррах, Садиков Шәрип, Мәхәдиев Әхмәтгәрәй, Шәнгәрәев Зариф һ.б. булган. 1921 ел яз көне кешеләр үләннәр чыккач, какы һәм кәҗә сакалы җыярга чыгалар. Габдрашитов Малих исемле кешеләрнең 6 яшьлек малайлары Әбелфатых та кешегә ияреп басуга кукы җыярга чыга. Малай кайтуга әти-әнисе, башка балалар ачтан үлгән булалар. Ул малайны Бәшәр һәм Госманнарның карчыклары катык-сөт ашатып саклап калалар, карап үстерәләр. Әбелфатых Малихов вакытлар үткәч, Уралга Березнеки шәһәренә күчеп китә.
1919-1920 елларда авылда ярлылыр комитеты оештырыла. Аны батрачком дип йөртәләр. Бу комитетның җитәкчесе Абдуллин Зиннәт тора. Комитет составында Шәнгәрәев Зариф, Ялалов Шәмсемөхәммәт, Билалов Шәйхелисламнар сайланган була. Соңыннан бу комитетның җитәкчесе Ялалов Шәмсел була. Ачыгучы кешеләргә ашханә оештыру, азык өстеннән контрольлек итү, ятим балаларны урнаштыру ярлылар комитетына йөкләнә. 1922 елларда сугышка киткән кешеләр кайталар. Озак сугыштан соң тыныч тормыш башлана.
1922 елда яз һәм җәй көне яңгырлар мул ява. Игеннәр каерылып уңа. Ләкин яңа ашлык җиткәнче, халыкның ашарына булмый. Совет хөкүмәте чит илдән : ак он, кукуруз, куертылган сөт, консервалар, дөге һәм башка продуктлар ала һәм халыкка таратыла. Моны халык “ Америка паегы” дип йөртә. Кәзкәйдә 1922 елда ике урында зурлар һәм балалар өчен ашханә оештырыла. 1922-1923 елларда авыл советы председателе булып Низамов Салах эшли.
-6-
Авылда коллективлашу чоры.
Кәзкәйдә 1925 еллар тирәсендә партия ячейкасы оеша. Аның секретаре булып Нәҗмиев Әхли сайлана. Партия оешмасына Ахметзянов Казихан, Фахруллин Нәбиулла, Хәйретдинов Фазлый, Бәдриева Гаффә член булып торганнар. 1927-1928 елларда авыл советы председателе булып Сафиуллин Гобәй эшли. 1928 елдан авыл советы председателе Ахмадишин Корбангали, секретаре Сафиуллин Гобәй сайлана. 1926 елда авылда үзара ярдәм кассасы оеша. Аны авылда заем помощь дип йөртәләр. Аның председателе итеп башта Габдрахманов Хайберахман, соңыннан Ялалов Шәмсел сайлана. Бу ярдәм кассасы үз членнарыннан взнос җыеп, шул акчага нәсел тәкәсе, нәсел үгезе, ашлык җилгәргеч машина, сипаратор, ашлык сугу машинасы ала. Ярдәм кассасында член булып торучылар ашлык, бәрәңгене дә бергә утырталар. Ярдәм кассасында член булып торучыларның гаиләсенә нәрсәдер җитмәсә, шул фондтан бүлеп биргәннәр.
1928 елда авылда ширкәт оеша. Аның председателе итеп Ялалов Борхан, секретаре итеп Хәйретдинов Фазлыйлар сайлана. Ширкәткә барысы авылдан 18 кеше керә. Ширкәтнең тире иске мәктәп артыннан зиаратка һәм “ Хәйретдин куагы” дигән җиргә кадәр була. Ширкәт членнары җирләрен бергә эшкәрткәннәр. Аларның урак машинасы, чәчү машинасы, җилгәргеч машиналары була. Ләкин ашлык сала торган гомуми амбарлары булмый. Ширкәткә кергән кешеләрне динсезләр, алладан бизгән кешеләр дип әрләп йөриләр. Ширкәткә керүчеләргә авыл хуҗалыгы налогы буенча льготалар бирелгән.
Кәзкәй авылында колхозлашу чоры 1930 елда башлана. Район үзәге ул вакытта Минзәләдә була. Авылда колхоз оештыру өчен райком үз вәкиле итеп землямир Ахметянов дигән кешене җибәрә. Авыл советы председателе Нәҗмиев Әхли, район вәкиле 1930 елның март аенда авыл хезмәт ияләренең җыелышын җыялар. Җыелышта күмәк хуҗалык оештыру, аның әһәмияте турында аңлатыла. Шул ук җыелышта крестьяннарны колхозга член итеп алу мәсәләсе куела. Икенче көн тәртибе буенча гариза да яздырып тормыйча, кул күтәртеп кенә колхозга кабул итәләр. Колхозга кабул итү вакытында бернинди каршылык булмый, җыелышта булганнар барысы да колхозга керә. Авылда алты хуҗалык : Хафизов Харис, Валиев Тимерхан, Шарипов Мирза, Харрасов Госман, Госманов Мирзасалих, Дәүләтшин Солтаннар раскулачивать ителә. Бу кешеләр сөргенгә җибәрелә. Колхоз председателе итеп Сәетов Исмәгыйльне, счетовод итеп Нәбиев Нәкыйне куялар. Шул ук елның апрель аенда Сталинның газетада басылган “ Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкаләсе басылып чыга. Шуны укыган кешеләр аңламыйча колхоздан чыга башлыйлар. Бары 29 хуҗалык кына чыкмый кала. Шул елның көзендә тагын 41 хуҗалык кире колхозга керә. Ел ахырына ,шулай итеп, 70 хуҗалык була. Колхозлашкач та бригадир итеп Ахметянов Казиханны сайлап куялар. Колхоздагы кешеләр атларын, эш коралларын, ашлыкларын берләштерәләр. Икмәк һәм семеналарны салу өчен бер олы амбар салына. Ул амбар Салахов Фәлахлар ишек алдында була. Колхоз үзенең гомуми терлек абзарларын булдыра башлый. Колхоз сөргенгә җибәрелгән кулакларның йортларын бер урынга кире салдыра. Бу йортның берсе колхоз канцеляриясе, икенчесе конниклар йорты итеп файдаланылган. Колхоз правлениесе булган урында ишек алдында колхозның берләштерелгән атлары һәм правление атлары торган абзар да була. Харис байның суыргычын колхоз үзенә сатып ала. Колхоз башта Хафизов Харисның землянка сушилкасыннан файдалана. Аннан соң саман кирпечтән эшләнгән ашлама саклана торган сушилканы салганнар. Колхозның яшь атлары өчен абзар- Миннәхмәтов Фаязлар торган урында була. 1931 елда элек колхоздан чыккан кешеләр яңадан колхозга керәләр. Шуннан соң да әле 13 хуҗалык колхозга керми. Алар ялгыз хуҗалык булып яшиләр, аларның җирләре һәр елны эшкәртелмичә, чәчелмичә кала.
-7-
Нәбиев Гани һәм Нәбиев Муллакайлар озак еллар колхозга кермичә йөриләр.
1931 елда колхоз председателе итеп Әхмәтҗанов Казихан сайлана. Счетовод итеп Фәйзуллин Мөбәрәк кала. Колхоз буенча 6 кырчылык бригадасы оештырыла. Бригадирлар булып Билалов Шәйхелислам, Касыймов Бәкер, Салимов Халит, Галиев Гали, Муртазин Мостафа, Әхмәдишин Корбангалиләр эшли. Колхозчыларның келәтләрен җыеп зур амбар салына, шулай ук колхозчыларның сыерларын да берләштерәләр. 1933 елда сарыкчылык, дуңгызчылык, кошчылык фермалары оештырыла. Колхозның исемен “ Яңа тормыш” дип кушалар.1934 елда колхоз экономик яктан шактый ныгый. Колхозда беренче тракторист булып Нәҗмиев Әслах, беренче шофер Исламов Заһит кайтып эшлиләр. 1935 елда авыл советы председателе итеп Әхмәдишин Корбангали сайлана. Беренче ферма мөдире булып Җәлилов Мәгъфурҗан, беренче агротехник Якупов Мәрдән эшли. Колхозда машиналар булса да, күпчелек эш кулдан башкарыла. Бу чорда алдынгы колхозчылар – ударниклар шактый күп була. Шәрәфетдинова Кифая, Гомәрова Гөләндәмнәр фермада бозау карап 100 баш сыерга 120 баш бозау алып аны исән килеш үстереп, колхозның алдынгы терлекчеләре булып торалар. 1930-1935 елларда колхозчыларның тырыш хезмәте бушка китми, 1934 елда игенчелек тармагында эшләүче колхозчылар бөртеклеләрдән югары уңыш алалар. Һәр колхозчы бер эш көненә 12 шәр кг икмәк ала. Иң күп икмәк тигән кешеләргә колхоз “ кызыл олау” оештырып, кызыл байраклар белән колхозчының хуҗалыгына икмәк илтәләр. Бу елларда колхозда иң алдынгы бригадир булып Сәетова Фәтхия санала. Алдынгы колхозчы Шәрәфетдинов Сәлах 2 колхозчылар съездында делегат булып катнаша.
1936-1941 елларда колхоз председательләре еш алышынып тора: Билалов Шәйхелислам, Якупов Мәрдән, Касимов Бәкер, Шамгулов Салихлар эшли. Колхоз счетоводы булып Сәетов Тимершәех, авыл советы председателе Әхмәдишин Корбангали, ферма мөдире Гәрәев Миңнегәрәй, Сәетов Исмәгыйль, Җәлилов Мәгъфурҗан, кырчылык бригадирлары булып Билалов Шәйхелислам, Хәбибуллин Мофатихлар торган. Бу елларда эшче көчләр күп, машиналар аз була. Күпчелек эш кул көче белән башкарыла. Һәр кырчылык бригадасында урак урганда 20 ләп хатын-кыз кул белән урак уралар. Һәр бригадада 12 агач тырма, агач культиватор, 3-4 лабогрейка, 1 граби, 8-9 сабан, 3 ашлык җилгәргеч машина, ашлык сугу өчен 1-2 молотилка була. Авылда МТС тан килеп тракторлар, комбайннар эшли. Нәҗмиев Әслах, Әхмәтҗанов Вәкил, Загриева Маптуха, Гыйльфанов Акмал, Гыйльфанов Әмирҗаннар тракторда эшлиләр. 1938 елда Җәлилов Мәгъфурҗан бригадасы 185 га мәйданның һәр гектарыннан 15 центнерлап уңыш ала. Шул елда Җәлилов һәм Касимов Бәкерләр алдынгы бригадир булып колхоз тарафыннан Мәскәүгә авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә җибәреләләр. Алар мактау грамотасы белән буләкләнеп , почет китабына кертеләләр. Җәлилов ике тапкыр авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 600-800 сум акчалата бүләк ала, Касыймов та фермада эшләгәндә 500 сум акча һәм көмеш медаль белән бүләкләнә. Сугыш алды елларында колхозчыларга эш көненә хезмәт хакын икмәкләтә, һәр көнгә 4-6 кг бирелә.
Сугыш алды елларында партия оешмасында Әхмәдишин Корбангали, Сәмигуллин Хәдимулла, Юсупова Кифая, Ибрагимов Сахипзада, Хәйретдинов Әхнәф, Хәсәнов Алтафлар учетта тоганнар. Партия оешмасы секретаре булып Сәмигуллин Хәдимулла эшләгән. Хәдимулла ул вакытта колхозда завхоз, авыл советында налог агенты да була. Комсомол оешмасы секретаре Хәсәнов Алтаф, ул армиягә киткәч, Мифтахов Гыйлфанетдин куела. Комсомол һәм партия оешмалары халык арасында партия политикасын үткәрүдә эш алып баралар. Колхозчылар арасында барлык тармакта да эш социалистик ярыш нигезендә алып барыла.
-8-
Бөек Ватан сугышы чоры.
Сугыш башланган вакытта авылда радио , телефон булмый. Бу җитди хәбәрне авылга район вәкиле иптәш Галләмов килеп аңлата. Авыл советы председателе Ахмадишин Корбангали авыл халкының гомуми җыелышын җыя. Бу елны авылда хуҗалык саны 170, халык саны 760 кеше була. Сугыш башлану турында аңлаткан көнне үк военкоматтан 4 кешегә: Фәйзуллин Миркасим, Сәетов Тимершәех, Галиев Гали, Латыйпов Рәбәйләргә сугышка китәргә повестька килә. Икенче көнне Касыймов Авзалетдин, өченче көнне берьюлы 14 кеше сугышка китә. Аларны Әҗәкүл пристаненә бричкаларга утыртып илтеп куялар. 1941-1945 еллар эчендә авылдан 197 кеше фронтка китә. Фронтка авылдан 100 ат, 1 автомашина, 20 дән артык бричка җибәрелә. Кәзкәй авылы буенча танклар колоннасына 210 мең, самолетлар эскадрелиясенә 168 мең сум акча җыеп тапшырыла. Фронтовикларга җибәрү өчен халык үз хуҗалыгыннан 15 баш сарык, 179 пар оекбаш, 198 пар бияләй, күп кенә янчыклар, савыт-саба, киптерелгән бәрәңге фронтка җыеп җибәрелә. Сугыш барышында авылда эшче көчләр дә , тарту көчләре дә кими бара. Һәр хуҗалыктан диярлек фронтка кешеләр китә. 1928 елдан алып 1942 елга кадәр Әхмәдишин Корбангали 15 ел авыл советы председателе булып тора. Ул тырыш коммунист була. Ул фронтка киткәч, авыл советына Рәшитова Галимәне куялар. Соңыннан авыл советы еш алышынып тора башлый: Тимершина Махинур, Зияева Мөкәрәмә иптәшләр эшли. Счетоводлар булып Исламов Хан, Гыйльфанова Мәчтүрә, Анамов Шәйхел, Анварова Наҗияләр эшли. Ферма мөдирләре булып Сәетов Исмәгыйль, Минкәев Әмир, Нәҗмиев Мәнвәр, Аслахова Мөхәссәнә, партия оешмасы членнары булып Әхмәтдинова Сәгадәт, Галиев Гали, Йосыпова Кифая, Шәмсетдинов Самат, Ганиева Ниса, Хөсәенова Мәмдүдә, Сабиров Иният; бригадирлар булып Әхмәдишина Рәхимә, Сәфиуллина Банат, Әкрамова Мәрьям, Шәрәфетдинова Кифая, Нәҗмиев Мәнвәрләр эшли.
1941-1945 елларда авылда күп кенә эшче көчләрнең кимүе, атларның да күбесе фронтка озатылуы нәтиҗәсендә, колхозда эшче көчләр җитешмәү сәбәпле, хөкүмәт карары белән элек чәчелеп килгән җирләрнең бер өлеше такыр басуга әйләндерелә. Чөнки уңышны җыеп алырга мөмкинчелек булмый, уңыш алу да түбән була, икмәк җитми. Колхоз эшенә чыканнарга бераз туклану оештырыла.
Сугыш вакытында һәр гаилә туганнары, якыннары, авылдашлары белән хат алыша. Сугышка киткәнче авыл советы председателе булып эшләгән Әхмәдишин Корбангалинең Сталинград фронтында сугышта фашистларга каршы сугышып зур батырлыклар эшләве турында газетада мәкалә басылып чыга. Актаныш районы партия комитеты Кәзкәй авылында колхозчылар җыелышын җыеп бу турыдагы хәбәрне бергә укыйлар. Сталинград фронтындагы уңышларга җавап итеп колхоздан бүләк сыйфатында 800 ц икмәкне кызыл олаулар белән хөкүмәткә озаталар.
Корбангали Сталинград фронтында артеллерист- наводчик була. 1945 елның 9 январенда Польша җирендә дошман пулясыннан һәлак була. Сугыштагылар хакында авылга хәбәр ителгән тагын берничә кеше-Солтанов Мирзафатих. Ул сугышта берничә тапкыр яраланып, Ленинград блокадасында кала. Шундагы сугышта аның геройларча һәлак булуы турында гаиләсенә хәбәр ителә.
Сәмигуллин Хәдимулла да 1941 елны сугышка китә. Сталинград фронтындагы каты сугышларда яраланып госпитальдә ята, Смоленский фронтында батырларча сугыша һәм һәлак була.
Кәзкәй авылыннан иң беренче партия ячейкасы секретаре булган коммунист Нәҗмиев Әхлетдин Севастополь шәһәре дошман гаскәрләре тарафыннан камалышта вакытта геройларча сугышып һәлак була.
Ленинград блокадасы вакытында Сәлимов Шәкерткә дә күп кыенлыклар күрергә туры килә.
-9-
Ул анда яралана. Ленинградта 5 ел хезмәт иткәннән соң орден, медальләр белән бүләкләнеп авылына кайта.
Шулай ук Ибраһимов Мехамматнур фашистларга каршы көрәштә зур батырлыклар күрсәтә. Аның сугышчан юлы Сталинградтан башланып, Австрия, Венгрия җирләрен азат итүдә дә катнаша. Хөкүмәт тарафыннан “ Кызыл йолдыз” ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышында Кәзкәй авылыннан 111 кеше дошманга каршы көрәшеп сугыш кырында һәлак була. 1945 елның 9 маенда барлык халыкларның түземсезлек белән көткән җиңү көне килеп җитә. Ул вакытта радио булмаса да, сугыш бетү турындагы хәбәр Кәзкәй авылынада бик тиз килеп ирешә. Шатлыклы хәбәрне райком вәкиле Галләмов килеп аңлата. Шатлыклы хәбәрне тизрәк җиткерү өчен берничә кеше атка атланып тиз генә басуга чаба. Басудагылар шунда ук чабып авылга кайталар: шатлыкларын кая куярга белмичә көләләр, бииләр. Кич белән сугыш бетү хәбәрен җыелыш җыеп аңлаталар.
-10-
Халык хуҗалыгын торгызу чоры.
Совет халкы тыныч тормышка- социализмны ныгыту һәм үстерү эшенә керешә. Сугыштан соң халык азык-төлеккә, көнкүреш товарларына мохтаҗлык кичерә. Кәзкәй авылы буенча авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай җыемы 1945 елда 1940 ел белән чагыштырганда 40% ка ким. Сугыштан соң авыл советы председательләре булып Фәйзуллин, Шагалиев Шәриф, Мәгъфурҗанов Галим, Ибраһимов Мехамматнур, Имамов Хатиплар эшли. Колхоз җитәкчеләре Шәмсетдинов Самат, Касимов Бәкер, Галиев Гали, ферма мөдирләре булып Гомәров Әбүзәр, Касимов Бәкер, Корбанов Миркасим, кырчылык бригардирлары булып Әхмәдишина Рәхимә, Әхмәдишина Тәрҗимә, Минкәев Хәким, Корбанов Миркасим, Ибраһимов Зиннур, Ибраһимова Фәһимә, Әкрамова Мәрьям, Нәҗмиев Мәнвәр, фермада ветеринар булып Җәлилов Мәгъфүрҗан эшли. 1948-1950 елларда колхозның экономикасы әкренләп ныгый башлый. Сугыштан соң колхозда МТС машиналары белән механизаторлардан: Загриева Маптуха, Фәйзрахманов Гыйльмегаян, Исламов Роберт, Гайсин Гавис, Габдрахманов Гафурҗан, Тимергалина Шәмсегөл, Сәетов Мәгъсүф, Ибраһимов Зиннур, Гәрәев Мехаматнур, Фазлыев Әзгам, Ибраһимова Фәһияләр эшли.
1953 елда колхозның икенче бригада бригадиры Әхмәдишина Тәрҗимә үзе җитәкчелек иткән бригада да шактый уңышларга ирешә. Колхоз правлениесе бу бригадирны алдынгы булганы өчен Мәскәүгә алдынгы колхозчылар җыелышына делегат итеп җибәрә.1945-55 елларда колхозчылардан түбәндәге кешеләр алдынгы урынны алып торган. Хөснетдинов Шәмсетдин шофер булып эшләүдә, Загриева Маптуха тракторист булып 28 ел эшли. Авыл хезмәт ияләре аны хөрмәтләп Татарстан Верховный советына депутат итеп сайлыйлар.
-11-
Колхозларны эреләндерү чоры.
1955 елда ике колхоз “ Яңа тормыш” һәм “ Изаил” колхозлары берләштерелә. Колхоз исеме “ Изаил” булып кала. Берләшкәнче “ Яңа тормыш” колхозында135 хуҗалыкка 546 кеше булса,” Изаил” колхозында 126 хуҗалыкка 638 кеше була. Колхозлар берләшкәч, председатель итеп Хөсәенов Ясәви , счетовод булып Акчуаков Фатих, ярдәмчесе итеп Сәетов Мәгъсүф , авыл советы председателе булып Кутлин Нуретдин, секретаре Тимергалиева Фаягөл, партия оешмасы секретаре булып Мәгъдәнов Назимнар эшли. Колхозлар берләшкәч, 4 бригада оештырыла. Кәзкәй авылы буенча ике бригада булып, бригадирлар Минкаев Хәким, Ибраһимов Мехаматнур, Тыңламас авылы буенча бригадирлар Муртазин Долмаган, Вәлиев Әхнәф, ферма мөдирләре итеп Кәзкәйдә Касыймов Бәкер, Тыңламаста Мәгъдәнов Әмир сайлана. Колхоз правлениясе, партия оешмасы, авыл советы башкарма комитеты берлектә авылны төзекләндерү, колхозның каралтыларын яңа баштан төзү өчен күп кенә чаралар күрәләр.Хөсәенов иң элек терлек торакларын яңа баәтан салдыра,терлекчелек фермаларының яңа тармаклары булдырыла һәм терлекләрнең баш саны күбәйтелә.1956 елдан башлап 1962 елга кадәр яңа сыерлар, дуңгызлар, бозау, тана, тавык, үрдәк тораклары салына. Шул еллар эчендә колхоз үзенең электр станциясен, радиоузелын, такта яру өчен пилорама,тегермән,яңа колхоз правлениясе,мәктәп балалары өчен интернат,детсад бинасы, 1961-64 елларда өч класчлы яңа мәктәп бинасы салдыра. 1962 елда авыл советы бинасы һәм медпункт биналары яңартып салына. Бу елларда колхоз экономикасы ныгый бара, хуҗалыкка авыл хуҗалыгы машиналары алына. Колхозның күп кенә тармакларында алга китеш күренә башлый: терлекчелек тармагы зур гына уңышларга ирешә . Ферма мөдире булып Касыймов Бәкер эшли. Барлык терлекчелек продуктлары буенча дәүләт йөкләмәсе арттырып үтәлә. Кошчылыкта эшләүче Солтанова Хәкимә социалистик ярышта тавыклардан йомырка алу, кошларның баш санын күбәйтү буенча колхозда гына түгел Республика күләмендә дә алдынгы урында бара. Колхоз янәдән ике бригададан тора . Кәзкәйдә бригадир Ибрагимов Мехамматнур, Тыңламаста Вәлиев Әхнәф, колхозның агрономы Мәгъдәнова Фәрүсә, ветврачы Гыйльметдинов Нурлый, зоотехниклар Минкаева, Исламов, Солтанов, трактористлардан Заманов Мәүләви, Галиев Рафак кукуруздан югары уңыш алуга ирешәләр. 1955-62 елларда яхшы эш күрсәткечләренә ирешкән өчен алдынгы механизаторлар Миннәхмәтов Фаяз, Рахимов Илгиз, Гайсин Гавискә Татарстанның атказанган механизаторы исеме бирелә. 1957-58 елдан башлап колхоз миллионер колхоз булып санала башлый. Колхозчыларга хезмәт көненә акчалата түли башлыйлар. 1963 елда Ясәви Хөсәенов 8 авылдан торган артта калган “ Чишмә” колхозына председатель итеп җибәрелә. “ Изаил” колхозына ул вакытта бухалтер булып эшләүче Магданов Назыйм җитәкчелек итә башлый, бухалтер булып Сәетов Мәгъсүф, Ялалов Тимерҗан, Фәрдиев Әсләмнәр эшли башлый. 1964 елдан Кәзкәй авылында бригадар булып Нәҗмиев Индус, учетчик Миннәхмәтов Фаяз, авыл советы председателе булып Тимергалиева Фаягөл, секретаре Вагыйзовалар тора. 1967 елда партия оешмасында учетта торучылар саны 53 кеше исәпләнә. 1962-67 еллар эчендә колхоз комсомол оешмасы секретарлары булып Ялалов Тимерҗан, Нәҗмиев Фәнис, Ахияров Марсил, Хабибуллина Асия, Муртазин Миргалимнәр эшли.
1967 елда Кәзкәй авыл советына 3 авыл: Аеш, Кәзкәй, Тыңламас авыллары карый. Авыл советы председателе булып Тимергалина Фаягөл, колхоз председателе булып Нугаев Әүхәди эшли. Бу елларда колхозда эшче көчләр саны гына 507 кеше хисаплана. Колхозда 52 трактор, 11 комбайн, 7 автомашина, 44 чәчү машинасы бар. Шулай ук орлык чистарту, агулау, терлек азыгы хәзерләү машиналары булдырыла, капитал төзелешләрне киң җәелдерергә мөмкинлекләр ачыла.
-12-
1967 елда өч урында бөртекле ашлык склады, сыерлар абзары, бәрәңге саклагыч подваллар, Кәзкәй авылы урамнарына су колдонкалары эшләү һәм таштан клуб салу өчен материаллар хәзерләп куела.1967 ел эчендәКәзкәй авылында 92 хуҗалык яңа йорт салып керә. Һәр йортка радио, электр кертелә. 9 колхозчының өендә телевизор эшли, күпчелек кеше йортын алты почмаклап сала, һәр хуҗалык мунча булдыра. Колхозчылар үз хуҗалыклары тирәсендә җиләк-җимеш бакчалары үстерәләр, колхозның 10 гектардан артык алма бакчасы була. Авылда 18 хуҗалыкның үз мотоциклы,1 җиңел машина, 1967 елда колхоз буенча 1122 данә газета- җурнал алына. Мәктәп 22 төрле, авыл советы 8, Кәзкәй авыл клубы 22, Тыңламас мәктәбе 7, китапханәсе 23, ике авылдагы медпунктларда 8әр данә, колхоз идарәсе 97 данә газета-журнал алдыра. Колхоз буенча 1 киноустановка эшли.
1968 елдан Аеш авылын да “ Изаил” колхозына кушалар. Ә колхоз “ Ленин” исемен йөртә башлый. Колхоз председателе булып 1974 елга кадәр Нугаев Әүхәди эшли. 1974-1984 елга кадәр Мосабиров Фирдәвис, 1984-1991 елга кадәр Имамов Риф җитәкчелек итә. 1991 елның апреленнән Аеш авылы аерым колхоз булып аерылып чыга. Анда Җәлилов Дамир җитәкчелек итә башлый. Ә Кәзкәй авылы “ Сөн” колхозы булып кала һәм 1993 елга кадәр Имамов Риф җитәкчелек итә.
Колхоз җирлегендә шушы елларда нефть ятмалары барлыгы беленә һәм 1993 ел азагы 1994 ел башларында Азнакай шәһәре нефтянниклары ферма буенда беренче качалкаларын куялар, шул елдан колхоз җирлегеннән нефть чыгару эшләре башланып китә. Кәзкәй авылыннан да берничә кеше укып кайтып, нефтянник булып эшкә урнашалар.1993-94 елларда колхоз председателе булып Фаррахов Флүр, 1994-1996 елның апреленә кадәр елның декабреннән 1995 елның октяберенә кадәр Хафизов Рәшит, 1996 елның апреленә кадәр Нурлыев Ринат 1996 елның маеннан 2002 елның февраленә кадәр Төхбәтуллин Хәнис, 2002 елның сентяберенә кадәр Хавизов Нәсих, 2003 елга кадәр Муллаяров Вәдим, 2003 елнын февраленнән Вахитов Васил, 2005 елдан Мирзамахмутов Алмаз эшли. 2006 елның февралендә колхозчыларның отчет җыелышында “ Сөн” колхозы “ Үзәк” колхозына кушыла. Аның җитәкчесе булып Хәбибуллин Рәзиф Рәис улы тора. Кәзкәй һәм Тыңламас авыллары “ Үзәк” хуҗалыгының 4,5 бригадалары булып тора. Бригадирлар булып 2008 елга кадәр Кәзкәйдә Әхмәдишин Салават, Тыңламаста Шәкүров Фәвәсимнәр эшли.
1969 елда Кәзкәй авылында яңа магазин файдалануга тапшырыла, 1974 елның январенда автомат-телефон станциясе эшли башлый. 50 ноктада телефоннар куела. Кәзкәй-Актаныш юл трассасы 1973 елда күтәрелә башлап, 1976 елда файдалануга тапшырыла. 1977 елда ак он тегермәне бинасы төзелеп, он тарту установкасы монтажлана.1978 елның башында халыкка он тарта башлыйлар. 2002 елга кадәр дә бу тегермән эшли, чит авыллардан да халык тегермәнгә килә. 1978 елда Кәзкәй Аеш юлы төзелеп бетә, 1976 елда авылда комплекслы кабул итү пункты ачыла, 1981 елда Кәзкәй Тыңламас юлы күтәртелеп файдалануга тапшырыла.
1993 – 1994 елларда авылга Азнакайнефть идарәсеннән торба сузучылар килде. Алар иске мәктәп бинасында 6-7 ел шунда яшәделәр. Аерым төзелгән класс бүлмәсен үзләренең ашханәсе итеп файдаландылар. Кәзкәй авылыннан аларга ашарга пешерүче булып Әгъләмова Галия эшли. 1997 елда нефтьчеләр булышлыгы белән Тыңламас, Кәзкәй юлына, колхоз идарәсе янына һәм амбардагы ашлык складларына асфальт салынды. 1992-93 елларда Имамов Риф колхоз председателе булып торганда Кәзкәй авылында өлешчә урамнарга, ферма янына асфальт салына.Сөн елгасының агымын үзгәртү буенча 1991 елда эш башлана.1994 елда Сөн елгасы авылдан ераграк ага башлый.
1990-1992 елларда яңа мәктәп янына колхоз тарафыннан төзелеп халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү бинасы ачыла. Мөдирләр булып 1993 елга кадәр Имамова Венера,
-13-
Ахиярова Зөбәйдә, тегүчеләр Асрарова Әлфия, Фәрдиева Гөлзифалар эшли. 2000 елдан бу бина колхоз ашханәсе итеп үзгәртелә.
1994-1996 елларда авылга газ кертү эше башланып китә. Авылга газ кертүдә Әлмәтгаз управлениясеннән “Таттрансгаз” акционерлык җәмгыяте, Актаныш газучастогы, 9 ПМК эшчеләре тырыш хезмәтләрен куйдылар. 1997 елга барлык авыл кешесенең дә газ плитәләренә газ тоташтырылды.
2002 елга “ Сөн” колхозында игенчелектә: бодай, арыш, арпа, солы , көнбагыш, борчак, рапс игелә, кукуруз силоска салына. Терлекчелектә савым сыерлары, үсеш терлекләре, атлар карала. Колхозның 60 баш умартасы бар. Умартачы булып Нурлыев Ринат эшли . Соңрак ул кешеләрне бал кортлары белән төрле авырулардан дәвалый башлый. Аның янына дәваланырга читтән дә кешеләр килә. Колхозда 16 механизатор, 40 терлекче, 6 шофер, төрле эшчеләр 20 дән артык, 20 авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре. 1998 елдан үзләренә җир алып фермер хуҗалыклары аерылып чыга: Хөрмәев Мәхтүм, Әгъләмов Тәлгат, Ялалов Тимерҗан, Хәбетдинов Радиклар.
-14-
Кәзкәй авыл советы хезмәткәрләре
Авыл советы рәисләре: 1941-1943 – Рәшитова Галимә.
1943-1945 – Тимершина Маһинур,
1947-1950 - Мәгъфурҗанов Галим,
1950 -1954 – Гафуров Ислам,
1954-1955 – Имамов Хатип,
1955- 1959 – Валиев Әхнәф,
1959 елның 22 августында Аеш һәм Кәзкәй авыл советы депутатларының берләштерелгән сессиясе булып Аеш авыл советын Кәзкәй авыл советына берләштерү мәсьәләсе карала. Кәзкәй авыл советы рәисе итеп Гарипов Габдулла сайлана. 1961 елдан – Хасанов Гата,
1965 елдан – Тимергалина Фаягөл,
1969 елдан _ Шакуров Кави,
1973 елдан - Галиев Вагыйз,
1982 елдан – Гараева Фәридә,
1990 елдан - Солтанов Индус,
1993 елдан – Фазлыев Дилфас,
1998 елдан - Төхбәтуллин Хәнис,
2000 елдан - Әхмәтнәбиев Илшат,
2003 елдан – Төхбәтуллин Хәнис ,
2010 елдан – Хөрмәев Мәхтүм авыл советы рәисләре булып тордылар.
1995 елның мартыннан Кәзкәй авыл советы Кәзкәй җирле узидарә советы дип йөртелә башлый.1973 елның июненнән 1995 елның мартына кадәр секретарь булып Талипова Роза,1995-96 елларда Нәҗмиева Люзия, 1996 елдан Муртазина Илһамия, 1998 елның маеннан Әхмәтнәбиева Зилә эшли. 2005 елда авыл советы хисапчысы булып Ибраһимов Камил, аңа кадәр Муртазина Зәнфирә эшли. 1998 елдан Кәзкәй җирле үзидарә советыннан Аеш авылы аерылып чыга һәм Аеш җирле үзидарә советына әйләнә. 2003 ел башына Кәзкәй җирлегендә 123 хуҗалык, 335 кеше исәпләнә.
Почта бүлекчәсе.
Кәзкәй авылында почта бүлекчәсе 1940 елда ачыла, авыл советы белән бер бүлмәдә урнаша. Беренче почта начальнигы булып Фазлыев Зөфәр эшли, 1944 елның сентябреннән 1965 елга кадәр Йосыпова Кифая эшли. Почтаны ат белән Актаныштан сугыштан яраланып кайткан Гарипов Хәниф ташый, соңрак Исламов Сәгыйть эшли. 1981 елның январеннан почта бүлекчәсе начальнигы булып Төхбәтуллина Асия, хат ташучы булып 1991 елдан Мамадиева Мәүлидәләр эшли. Хәзерге көндә, 2010 нчы елдан башлап, почта начальнигы һәм хат ташучы да Мамадиева Мәүлидә.
Магазиннар.
1969 елда ачылган магазинда сатучылар булып Ялалова Дания һәм Халирахманова Тәрҗимәләр эшли. Шушы магазинга өстәп колхоз яңа магазин сала. Бинаны арендага алып торып, Нурлыев Нургаян шәхси кибетен ача, 1997 елдан Гатин Ислам бу бинада сату итә. 2002 елдан бу магазиннар берсе дә эшләми. 2001 елда Кәзкәй авылы эшмәкәрләре Әгъләмов Тәлгат “ Тамчы”, Хәбетдинова Айгөл “ Милена” исемле шәхси кибетләрен ачалар. Хәбетдинова Айгөл Муртазин Айратлар янына яңа магазин төзеп 2003 елда эшли башлый. Соңрак “ Тамчы” кибете ябыла. Кәзкәй авылыннан Гомәрова Зөлфия үз хуҗалыгында һәм читкә йөреп сату итә.
Авылның мәдәнияте.
Октябрь җиңүеннән соң ук илебездә төрле культура – агарту учреждениеләре оештырыла башлый. Гади халыкның яктылыкка, белемгә омтылышы шактый зур була. 1935 елда Кәзкәй авылының ике мәчете бер итеп күчереп салына.
-15-
Уку йорты мөдире итеп Ялалов Әбүсогыт билгеләнелә. Уку йортына газеталар алдыра башлыйлар, китаплар кайтаралар, авыл яшьләре спектакльләр оештыралар, алар авыл буйлап кием җыеп йөриләр.
1940-1944 елларда уку йорты мөдире булып Йосыпова Кифая,
1948- 1949 елларда Әкрамов Әбелхан,
1950 елдан Әхәтова ( Карамова) Сәгадәт мөдир булып эшли.
Кәзкәй авылындагы яңа клуб бинасы 1974 ел азагында төзелеп бетеп,1975 елның ноябрендә яңа клуб ачу тантанасы була. Клуб мөдирләре булып :
1959 – 1970 елларда Талипова Роза,
1970 -1973 елларда Кашапова Долорис,
1974 -1975 елда Гарбанова Римма,
1975 – 1987 елларда Әһлетдинов Мәгыйс,
1987 елдан мәдәният йорты директоры булып Әхмәтнәбиев Илшат, сәнгать җитәкчесе булып Әхмәтнәбиева Венера эшлиләр.
1975 елда яңа клуб ачылгач, аның борчулары, мәшәкатьләре күп була. Баштагы елларда бинаны җылыта алмыйча җәфаланалар. Бөтен нәрсәне өр-яңадан тергезергә кирәк була. Шулай да Әһлетдинов Мәгыйс эшләгән 1978 елда Мәдәният министрлыгы карары нигезендә Кәзкәй мәдәният йорты “ Клуб отличной работы” дипломы белән бүләкләнә. Ә 1982 елда Әһлетдинов Мәгыйскә “ Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Алар эшләгән чорда күп нәрсәләр: декорацияләр , плакатлар, күргәзмә материаллар эшләнә. Халык өчен тематик, әдәби кичәләр, тамашалар, бәйрәмнәр оештырыла.Ул чорда мәдәният йортының материаль- техник базасы ныгый: клубка һәм китапханәгә телевизорлар , радиоалгыч, магнитафоннар алына, бүлмәләргә яңа җиһазлар куела. 1985 елда мәдәният йортына реконструкция үткәрелә, ул заманча матур төскә керә.
1976 елдан Тыңламас авылы китапханәсе Кәзкәй авылы мәдәният йортына күчерелә. Китапханәчеләр:
Харисова Флүдә 1976 -1980 елларда,
Әһлетдинова Илфира 1981 -1988 елларда,
Мәгъфурова Динә 1988 -1989 елларда,
Әхмәдишина Гөлназ 1989 елның августыннан эшли башлый.
Харисова Флүдә эшләгән 1979 елда Кәзкәй авылы китапханәсе китапханә эшендәге зур күрсәткечләре өчен ТАССРның мәдәният министры тарафыннан “ Библиотека отличной работы” дипломы белән бүләкләнә. 1990 елда китапханәче булып Әхмәдишина Гөлназ эшләгән чорда Республикада яшь белгечләр арасында китапханә эшендә яңа эш формаларын куллану буенча конкурс үткәрелә. Бу конкурста 35 ЦБС арасында 137 эш тәкъдим ителә. Шуның 31 материалы соңгы турга үтә. Болар арасында Әхмәдишина Гөлназның эше дә уңай бәяләнә һәм китапханәчегә Зәй шәһәрендә үткәрелгән яшь белгечләр слетында катнашу бәхете елмая. 2001 елда Гамил Афзалга 80 яшь тулу уңаеннан китапханәдә “ Ул матурлык эзли дөньядан” исемле әдәби кичә үткәрелә. Кичәнең сценариесе Республика укучылар арасында үткәрелгән чаралар конкурсына җибәрелә. Бу эш тә Татарстан милли китапханәсе тарафыннан уңай бәяләнә һәм Республика китапханәләре методик җыентыгында бастырылып чыгарыла.
Кәзкәй мәдәният йортында, авылда үткәрелгән кичәләр, бәйрәмнәрнең мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әхмәтнәбиева Венера, директоры Әхмәтнәбиев Илшат белән оештыруда, алып баруда китапханәче Әхмәдишина Гөлназның да хезмәте зур.1994 елда Гаилә ансамбльләре конкурсында катнашып, Әхмәтнәбиев Илшатлар гаиләсе районда беренче урынга чыга, Менделеевский шәһәрендә үткән конкурста да уңышлы чыгыш ясап, Казанда үткән гаилә ансамбльләре йомгаклау концертында катнаштылыр һәм диплом белән бүләкләнделәр. Үзешчән сәнгать коллективларының һәр елны уңышлы
-16-
чыгыш ясап, КВН командаларының һәр елны финал ярышында катнашып призлы урыннарны яулап киләләр.
2008 елда районыбызның мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен Әхмәтнәбиева Венера ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева тарафыннан диплом белән, Әхмәдишина Гөлназ Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фаттаховның “ Рәхмәт Хатына” лаек булдылар һәм икесе дә кыйммәтле бүләк белән бүләкләнделәр. 2009-2013 елларда да призлы урыннар яуладылар.
Авылда дини тормыш.
Бәләбәй өязе Килем авылыннан Тәфтиләзев исемле бояр Кәзкәй авылына килеп бурычлы крестьяннарны сатып алып, алар өчен авылның югары очында мәчет салдыра. Алар гыйбадәт кылу өчен шул мәчеткә йөрергә тиеш булганнар. Шулай ук югары очка бояр мәдрәсә дә салдыра. Анда крестьяннарның малайлары укырга йөргәннәр. Бояр хәлфә итеп Уфадан үз шәкертләрен китергән. Анда малайларга дин сабагы укытканнар, кызлар абыстай янына йөргәннәр. Кызлар абыстай өенә укырга килгәндә җомга көннәрне хәер – сәдака өчен акча, себерке, киптерелгән чыра алып килгәннәр, абыстайның өйдәге эшләрен дә эшләгәннәр. Авылның түбән очында тагын бер мәчет була. Анда бояр крестьяннары булмаган кешеләр йөри.
Октябрь революциясеннән соң авыл ике мәхәлләдән тора. Авылның югары очтагы мәчетендә Харрас мулла, түбән очтагысында Минһаҗ мулла мәчет картларына җитәкчелек итә. Мулла һәм мөәзиннәр мәчеткә йөрмәгән кешеләрне һәрвакыт эзәрлекләп тоганнар. Авылдагы мәдрәсәдә ир балалар гына укыган, авылда укый- яза белүчеләр бик аз булган.
1933 елда Кәзкәй авылында ике мәчетнең дә манарасын читтән килгән Иван исемле урыс кешесе кисеп төшерә. Аңа бу эштә Мофаздал исемле кеше булыша. Урыска бу эше өчен күп итеп ситсы бирәләр. Мәчет манарасы җиргә килеп төшкәч, җыелган халык “ аһ” итеп ыңгырашып куя, хатын – кызлар елашалар, бу көн авыл халкы өчен ахырзаманның бер көне булып тоела. Түбән урам мәчетен башта балалар яслесе итеп файдаланалар. 1935 елда авылның ике мәчетен бер итеп күчереп салалар. Аны избач ( уку йорты) дип атыйлар.
Торгынлык елларыннан соң, дингә ирек ачылгач, Кәзкәй авылында авыл аксакаллары һәм дингә ышанучыларның сорауларын искә алып, 1994 елның 10 октябрендә дини оешма( мәхәллә) төзелә. Мәхәллә советы 10 кешедән тора. Рәисе Сәетов М., имамы Заманов М., мөәзине Рәхимов Үзбәк, ревизия рәисе Батталов Зиннур, хисапчысы Фәрдиев Рәсимнәр тора. Татарстан Диния нәзарәтендә Кәзкәй авылы мәхәлләсе 442 саны белән теркәлә. Кәзкәй авылында мәчет төзү нияте 1996 елның 23 февралендә булып үткән Рамазан гаетендә, ветераннар советы җыелышында, 5 мартта хуҗалыкның идарә утырышында карап үтелә. Бу изге гамәл хуҗалыкта рәис булып Нурлыев Ринат торган вакытта башланып китә. 1996 елның 28 апрелендә Корбан гаете көнне нигез ташы салына. Шушы елның җәендә стена өлеше төзелеп бетә. 1997 елның 18 апрелендә мәчеткә манара утыртыла. Манараны тимер торбадан Актаныштан эретеп ябыштыручы Гыйниятов Рамис бер ай дәвамында эшли. Ярдәмчеләр Гарипов Әмирхан, Фәрдиев Рәсимнәр. Манараның формасы 6 кырлы, озынлыгы 15 метр. Шул ук елның җәендә Актаныштан Минаев Рузил бригадасы мәчетнең түбәсен ак калай белән төреп япты, укытучы Хәйбуллин Хәлил манараның азан әйтү өлешләрен, миграбның тышкы өлешен такта белән бизәкләп эшли. 1998 елның июнь аенда манарага ай куела, мәчетнең эше беткәч, мәдәният йортында эшләүче кызлар мәчетнең эчен җыештырып, юып чыгаралар. 1998 елның 5 июлендә Мәүлид бәйрәме, якшәмбе көнне мәчет ачу тантанасы була. Мәчет ачу тантанасына бик күп кунаклар: мөфти Госман хәзрәт Исхакый, авыл халкы катнаша. Мәчет бинасының озынлыгы 12 м, аның фарыз залы 9 м, гомуми файдалану өлеше 72 м кв. тәшкил итә, мәчет газ белән җылытыла. Ихатасы 15 сотый, мәчет бинасын әйләндереп 1997 елда 100 төп кызыл миләш агачы утыртыла, ихата
-17-
тимер сетка белән әйләндереп алынган. Кәзкәй авылы мәчетен төзүдә үз тырышлыгы белән башлап йөрүчеләр авыл аксакалы Заманов Мәүләви, бригадир булып эшләгән Фәрдиев Рәсим, “ Сөн” хуҗалыгы рәисе Төхбәтуллин Хәнисләр. Мәчетне төзүдә оешмалардан-Азнакайнефть идарәсе, Актаныш ГОССТРАХы җитәкчесе Латыйпов Рафис, Актанышнефтепродукт-Нурлыев Р.Р., эшмәкәрләр Мусабиров Алмаз, Халирахманов Мансур, язучы Әмирханов Марат һәм авыл кешеләре. 1998 елдан авыл мәчетендә имам –хатип булып 1967 елда туган Фәрдиев Рәсим Рәсүл улы тора. Ул читтән торып “ Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлый. 2001-2002 елларда мәктәп укучылары белән мәчеттә башлангыч дин нигезләрен өйрәтү буенча укулар оештырыла. Җомга намазларына мәчеткә 5-6 кеше катнаша, гает бәйрәмнәрендә Тыңламас һәм Кәзкәй авылларыннан мәчеткә җыйналалар.
-18-
Авылның борынгыдан килгән җирле атамалары.
Салавыз сырты – элек ул урыннан Сөн елгасына Агыйделдән килгән салны кертеп туктатканнар. Шуңа күрә ул урын сал авызы дип, андагы сыртлы урын Салавыз сырты дип йөртелгән. Бу урын Түбән Юлдаш авылына каршы тора.
Шырлык – бу урын Актанышка бара торган юлның ике ягында урнашкан әрәмәлекләр,болыннарны атыйлар. Элекке вакытта колхозның келәтләре, әвеннәр, кое булган. Бригада колхозчылары шунда эшләп, ашарга пешереп кунып ятканнар.
Мәчет саклавы - шырлык әрәмәсендәге бу урында каен , усак, имән агачлары үскән. Бу агачларны кисәргә ярамаган. Мәчеткә кирәк-ярак өчен аны саклаганнар.
Халик усагы – Шырлык башланган урында элек бик күп усак агачлары үскән. Шул урынны кеше исеме белән шулай атап йөрткәннәр. Хәзерге вакытта анда болын.
Нәкый сушилкасы- Нәбиев Фоатның әтисе Нәкый ашлык киптерү өчен киртәләрдән биек итеп сушилка ясый. Киртәләр өстенә ашлык салганнар. Астан мичкә ягып ашлыкны киптергәннәр. Бу урын Аеш авылына бара торган олы юлның уң ягында, кечкенә әрәмәлектә урнашкан.
Ачы - Сөн елгасы буйлап Аеш сибенә кадәр басулар шулай аталган. Аның туфрагы уңдырышсыз ачы була, сазлыклар алып тора.
Түгәрәк ачы - авылның Сөн елгасы буйлап Илеш авылы ягына таба печәнлекләре бар, шундагы зур түгәрәк аланны атыйлар. Бу аланның печәнен хәзер дә хуҗалыкларга бүлеп бирәләр.
Нечкә саз - Ачы дип йөртелгән печәнлек җирләрендәге саз шулай атала.
Озынкул – Ачы дип аталган якта Аеш авылы белән Кәзкәй җирен аерып торган урын.
Тимер тырнак сырты – Ачы дип аталган якта нефтьчеләрнең Башкорт ягына чыга торган юл буендагы сыртлы урынны атыйлар. Хәзерге вакытта ул печәнлек җире.
Кабак күле - 1875-1880 еллар тирәсендә элекке тавык фермасыннан өстәрәк урында кабак ( аракы сата торган магазин) салына. Аның янында озын күл бар .Бу күлне дә кабак күле дип атый башлыйлар.
Каен бакчасы – Шырлыкта Нәкый сушилкасы дигән җиргә каршы элек бик күп төз каеннар үскән. Хәзерге вакытта анда болын.
-19-
Йомгаклау
Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, без, яшь буын, туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган төбәгебезенең тарихын җентекләп өйрәнеп, эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез.
Тормышыбызда нәфрәт уятырлык вакыйгалар очрап торса да, сокланып , яратып ,
горурланып сөйләрлек туган җиребез бар, табынырлык кешеләребез бар.
Кешелек дәвам итә. Әле бездән соң да, буыннан-буынга матур җырларыбыз, күркәм эшләребез күчеп барыр.
Көн артыннан көн туа. Кеше гомере аккан су кебек, искән җил кебек тиз генә үтеп тә китә.
Без дөньяда яшибез икән, үзебездән соң килгән буыннарга да аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф-гадәтләрне яшь буынга түкми-чәчми тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.
-20-
Кулланылган әдәбият:
-21-
Два морехода
Новый снимок Юпитера
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью
Рисуем осенние листья
Девчата