Проектно - исследовательская работа на уроках математики по теме "Вакыт берәмлекләре" в 3 классе.
Вложение | Размер |
---|---|
matematika_dreslrend_proekt_eshe._vakyt_bermleklre.doc | 44 КБ |
Математика дәресләрендә проект эше
Тема:”Вакыт берәмлекләре”
Татарстан Республикасы,
Актаныш муниципаль районы
Иске Җияш башлангыч мәктәбе
Башкарды: 3 нче сыйныф укучысы
Миргалимов Илфат Ришат улы
Җитәкчесе : Гәрәева Флүсә Сабит кызы
2011-2012 нче уку елы, апрель.
План
1.Барлыкка килгән проблема һәм кызыксынуларны билгеләү
2.Фикер йөртү схемасы
3.Минем эзләнүләрем(фоторепортаж) –технологик карта
4.Календарь ,ел, ай, атна көннәре тарихы
5.Вакыт берәмлекләре арасындагы бәйләнеш
6. Вакыт берәмлекләренең әһәмияте, кеше тормышында тоткан урыны
7. Кызыклы минутлар
8.Эшләнгән эшкә бәя
9.Реклама
10.Кулланылган әдәбият
1.Хәерле көн, исәнмесез!Мин Миргалимов Илфат Ришат улы , Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы. Математика дәресендә без “Вакыт берәмлекләре”дигән тема өйрәндек. Укытучым Флүсә Сабит кызы табель-календарь, ел, ай ,атна, көн кебек вакыт берәмлекләренә кыскача белешмә бирде.Ә минем аларны тагы да тирәнрәк өйрәнәсем килде.Һәм шушы тема буенча проект эшенә алындым.
Слайд №1
2.Ә эшне нидән башларга? Башта ,билгеле, укытучым белән киңәшләштем.Үз алдыма план әзерләдем.
Слайд №2
3.Минем эзләнүләрем
-Интернет ресурслар
-энциклопедия
-газета-журналлар
-сүзлекләр
Слайд №3
4.Иң башта табель-календарьның тарихын өйрәндем
-Нәрсә ул календарь?
-Тарихы
-Нинди календарьлар була?
Слайд №4
5.Кешеләргә вакытны үлчәү өчен табигатьне күзәтүләр, кояш, ай, йолдызлар ярдәм итә.
Слайд №5
6.Календарь ул :
-елдагы көннәрне санау
-елдагы көннәрнең эзлеклелеге таблицасы яки китабы
-аерым эшчәнлек төрләрен вакытка карап бүлү
Слайд №6
7.Календарьның тарихы.
Борынгы мисырлылар Нил елгасының бер ташуыннан икенчесенә кадәр аралыкны – ел дип атаганнар.Һәм аны горизонт өстендә Сириус йолдызы барлыкка килү белән бәйләгәннәр. Слайд №7
8.Безнең эрага кадәр 46 нчы елда , борынгы Рим императоры Юлий Цезарь юлиан календарен кертә. Юлиан календаре буенча айда 365 тәүлек, ә һәр дүртенче ел- кәбисә елы, 366 тәүлектән тора.
Слайд №8
Слайд №9
10.Россиядә христиан дине кабул ителгәч юлиан календаре кулланыла. Пётр беренче указы нигезендә Россиядә ел башын беренче январьдан башлыйлар.
1918 нче елда Россиягә Григориан календаре кертелә.
Слайд №10
11.Нинди календарьлар була?
-стена календаре
-өстәл календаре
-Ертып алмалы
-җыймалы
-кесә календаре
Слайд №11
Җир шары кояш тирәли бер әйләнеш ясый. Һәм бу вакыт аралыгы бер елга тигез. Ел үзе 12 айга тигез. Яңа ел беренче январьдан исәпләнә.
Слайд №12
12.Елда унике ай. Ә ай исемнәре ни сөйли?
Слайд №13
Январь-Янус алла исеменә бәйле. Рим мифологиясендә икейөзле итеп күрсәтелә.
Февраль-элекке мәҗүси халыклар шушы айда билгә кадәр чишенеп , үз-үзләрен кыйнап, гөнаһларыннан арынганнар. Кыйнау коралы- феврари, безнеңчә - чыбыркы.
Март- сугыш алласы Марс исеме белән аталган
Апрель- аперио(ачылу) дигән сүз, бөреләр ачылу
Май- табигать алласы Майя исеменнән чыккан
Июнь- Юнона – табигать алласыннан чыгып аңлатыла
Июль- Рим императоры Юлий Цезарь исеме белән аталган
Август- Рим императоры Август исеменә бәйле
Сентябрь, Октябрь, Ноябрь, Декабрь латинча тәртип саннары.
Сентябрь- 7 нче, Октябрь- 8 нче, Ноябрь – 9 нчы, декабрь- 10 нчы дигәнне аңлата.Чөнки элек яңа ел мартта башланган.
Слайд №14, 15, 16, 17, 18, 19, 20, 21, 22
13.Ә айдагы атна нәрсәне аңлата?
Атна- русчасы неделя- ул 7 көнлекне түгел, бер генә көнне күрсәткән. Не делать дигән сүздән чыккан. Димәк , ял көне дигәнне аңлаткан.Христиан дине кабул ителгәч бу ял көнен – воскресенье дип атыйлар
Слайд №23
14.Русча атна көннәре нәрсә аңлата?
Понедельник- ял көннән соң, после недели
Вторник- второй день
Среда- средний день
Четверг- четвёртый день
Пятница- пятый день
Суббота- яһүдләр бәйрәме белән бәйле.
Слайд №24
15.Татарча атна көннәре ни сөйли?
Атна көннәренең исемнәре нең беренче иҗеге иран теленеке.
Як-беренче
Дү-икенче
Си- өченче
Чәһәр- дүртенче
Пәнҗе- бишенче
Ә шәмбе- фарсы сүзе, көн дигәнне аңлата.
Ә җ омга- җ,м,г- гарәпчә кешеләр җыелмасы дигәнне аңлата. Мөселманнарда ял көне , намазга җыела торган көн булган
Слайд №25
16. Кызыклы минутлар. Ә хәзер әйдәгез ял итеп алабыз.
1.Аны кәгазьдән ясыйлар. Ертып та ташлыйлар. Стенаныкы, өстәлнеке, кесәнеке була.Ул нәрсә?
2.Җир кояш тирәли бер әйләнеш ясады . Нәрсә булды?
3. Бер атнада җиде көн,
Җиде көн һәм җиде ...
4.Атнаның укучылар яраткан көне?
Слайд №26
17. Минем проект эшем үземә бик файдалы булды. Бик күп яңалыклар белдем, тәҗрибәмне баеттым.
Слайд №27
Просто так
Позвольте, я вам помогу
Ручей и камень
Фильм "Золушка"
Груз обид