I.Кереш. 3 бит
II.Төп өлеш. 4 бит
III.Йомгаклау. 11 бит
IV.Кулланылган әдәбият. 12 бит
V.Кушымта 13-16 битләр
Вложение | Размер |
---|---|
sibgat_-landysh.doc | 94 КБ |
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Яңгул урта гомуми белем бирү мәктәбе
темасына фәнни-тикшеренү эше
Автор: Хабибуллина Ландыш Фәрит кызы
Балтач муниципаль районы Яңгул
урта гомуми белем бирү мәктәбенең
10нчы сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: Шәрипова Роза Александровна
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Яңгул - 2011 ел
Эчтәлек
I.Кереш. 3 бит
II.Төп өлеш. 4 бит
III.Йомгаклау. 11 бит
IV.Кулланылган әдәбият. 12 бит
V.Кушымта 13-16 битләр
Шагыйрь иҗатын ни яшәтә? Язылган шигырьләрнең санымы? Бәлки, аларның күләме, томнарның калынлыгыдыр? Әллә инде үзе яшәгән чорда иҗатчының бик тә танылган шәхес, күренекле дәүләт эшлеклесе, кыю кө-рәшче булуы аның җырларының халык күңелендә онытылмыйча яшәвен тәэмин итәме? Бу язманы яза башлаганчы мин тагын бер тапкыр С.Хәкимнең иҗатына күз йөртеп чыктым да… күңел нечкәрде, моң йөрәккә үтеп керде. Шуңа да Сибгат Хәким шигырьләрен кулына алган укучы белән шигырьнең беркайчан да искерми торган хасияте – моң турында сөйләшәсе килеп китте.
Тау халыклары арасында “ көмеш кашык кабып туган” дигән бер мәкаль бар. Табигать тарафыннан әкият, җыр – шигырь чыгару сәләте бирелгән, телгә оста кешеләр турында сөйләгәндә, алар “ бу кеше авызына көмеш кашык кабып туган “ диләр. Шикләнмичә әйтергә була, күренекле татар шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сибгат Хәким - шундый бәхетле кешеләрнең берсе. Аның “көмеш кашыгы” – үзенә бабаларыбызның меңъеллык тәҗрибә һәм акыл көчен сеңдергән , шигъри бизәкләргә бай, сыгылмалы халык теле.
Хезмәтемнең максаты- Сибгат Хәкимнең язган әсәрләрен тикшереп, аның Халык шагыйре булуын исбатлау; шагыйрьләр “тик үз язмышлары белән язалар шигырьләрне”дигән сүзләрен дәлилләү ;туган авылым Яңгул һәм Сибгат Хәкимне тоташтыручы нечкә җепләрне күрсәтү; шагыйрь иҗатының безнең гаиләдә тоткан урынын билгеләү. Бу максатка ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләрне күтәрдем:
-әдипнең төрле темаларны чагылдырып язган әсәрләрен, китапларын барлау, аларны өйрәнү;
-аларга бәяләмә бирү, үз мөнәсәбәтемне ачыклау;
-әдип хакында әдәби – тәнкыйть мәкаләләрен барлау, аларны өйрәнү, алардагы фикерләрне үз бәяләмәләребез белән чагыштыру.
Өйрәнү объекты һәм предметы- Сибгат Хәким әсәрләре
Тикшерү методы итеп әдәби анализ һәм бәяләмә алымнарын файдаландым.
II
Тарих гыйбрәтләр алыр өчен языла һәм өйрәнелә. Әгәр дә шагыйрьнең туган елының датасына әйләнеп баксак, без аның катлаулы һәм авыр еллар-ның алдында торганын күрербез. Кечкенә Сибгатькә өч яшь булыр-булмас вакытта Беренче Бөтендөнья сугышы башланып киткән, аңа бөтен илне тет-рәткән гражданнар сугышы ялганган. Шул сугышларга тоташып ук 1921 елгы ачлык килә. Г. Ибраһимовның «Адәмнәр» әсәрендә үзенең бөтен дәһшәте белән сурәтләнгән коточкыч чор. Безгә, чын ачлыкның ни икәнен белмәгән буын вәкилләренә, вәхшәт һәм кан белән сугарылган бу елларны аңлавы да бик читен. Ун яшьлек Сибгат исә ул елларны берничә пот бәрәңгегә ялланып таныш марига йорт салырга сабыен ияртеп барган әтисенең күз яшьләре аша хәтерли.
… Бүреген киеп минем янга чапкан
(Бер сүз дә юк урлау хакында).
Елады ул олыларча үксеп,
Үзе өйгән бура артында.
Үлгәндә дә хәтеремнән чыкмас
Шул вакытта минем курыккан;
Елады ул баш пешкәннән түгел,
Оятыннан, гарьлек, хурлыктан.
Озак та үтми ризык эзләп Украинага киткән әтисе белән абыйсы шунда үлеп калалар. Ачлык һәм тиф аяктан ега аларны. Алтмыш елдан артык вакыт үткәч, татарның аксакал шагыйренә, хөрмәтле һәм абруйлы шәхескә әйлән-гән Сибгат Хәким әтисе һәм абыйсы ачыккан якларга – Трускавец курортына ял итәргә барып чыга. Ләкин иң кадерле кешеләре ачлыккан интеккән туф-ракта шагыйрьнең җаны тыныч түгел, түзеп булмаслык моң һәм сагыш тел-гәли аның йөрәген. Шул моң шигырь юлларына саркып чыга, лирик герой-ның фаҗигасе укучы йөрәгенә дә барып тоташа.
Шулар йөрәгемнән китми,
Тамактан үтми сынык,
Карыйлар шикелле күзгә,
Ашаганда, ымсынып.
Ялым ял түгел, кайгыдан
Әйләндем мин сырхауга,
Күзем аз гына йомсам да
Баса узган чор алга.
Узган чор фаҗигасе шагыйрь иҗатында төрле лирик төсмерләрдә, шигъ-ри детальләрдә еш кабатлана, чөнки әдипнең үз сүзләре белән әйтсәк, ша-гыйрьләр «тик үз язмышлары белән язалар шигырьләрне». Димәк, язучы иҗатына төшенү дә аның шәхси биографиясен өйрәнү, ул үткән тормыш юлын аңлау аша гына була ала. Шунсыз шагыйрь язган юлларның моңы синең күңелеңә бөтен тулылыгы белән барып ирешә алмый.
Сибгат Хәким яшәгән чор… Бу үткән гасырның егерменче, утызынчы, кырыгынчы еллары. Беренче карашка Сибгат Хәким язмышы бу елларда әллә ни катлауланмый, шома гына бара кебек тоела. Ачлык артта кала, булачак шагыйрь туган авылында җидееллык мәктәп тәмамлый (ул заманда бик сирәкләр генә татый торган бәхет бу), 1930 елда Казанга килеп рабфакка укырга керә. Аннан соң Көнчыгыш педагогия институтында белем ала. Үзе яраткан кызга өйләнә. Туйның түрендә Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Шәйхи Маннур кебек шәхесләр. Шагыйрь гел татарның күренекле һәм фаҗигале язмышлы шәхесләре янәшәсендә. «Мин бер язучы кулыннан икенче язучы кулына күчеп, пединститутка эләккән кеше. Минем юл башында Кутуйлар тора. Кутуйлар мине «Дим буе»ның авторы Садри Җәләлгә тапшырды. Садри Җәләл үз чиратында рабфактан институтка озатты»[1], – дип яза ул еллар үткәч, «Аккош күлендә сагыш, моң…» исемле истәлек-язмасында. Ә без утызынчы елларда Гадел Кутуйның нахак гаепләүләр аркасында интегүен, ә атаклы Садри Җәләлнең Сталин төрмәләре аша үтеп сәламәтлеген югалткач вафат булуын яхшы беләбез. Муса Җәлил һәм Туфаннарның катлаулы һәм авыр язмышы хакында инде искәртеп тору да артык кебек. Сибгат Хәким язмышы шушы шәхесләрнең язмышы белән тыгыз үрелгән.
Шуңа да инде әдипнең тәкъдире Бөек Ватан сугышына барып тоташуына гаҗәпләнергә генә кала. Сугышта ул рота командиры, артиллерист. Курск Дугасындагы атаклы сугыш дәһшәтен исән-имин кичеп, утлы юллар аша үтеп туган якка кайтып егылган, туган туфрактан көч алып әдәбиятның алдынгы сызыгына баскан. Сугыш темасы аның иҗатында еш кабатланачак, «…язам, каләм белән түгел, язам Дугалар белән», – диячәк ул гомеренең азагында. «…уттан бер чыкканнан соң икенче тапкыр керәсе килми. Әсәргә алыну минем өчен яңадан утка керү белән бер», – дип язачак «Дуга» поэмасының керешендә.
Шагыйрьнең иҗат юлы әнә шундый югалтулар һәм сагышлардан, үткәндәге моңлы хатирәләрдән, үзәк өзгеч истәлекләрдән тора. Танылган рус тәрҗемәчесе Рувим Моранга багышлап язылган шигырендә Сибгат Хәким үзенең тормыш юлын йомгаклап менә нәрсәләр язды:
Сиңа тигез рифма кирәк,
Күлмәк булсын җитеннән,
Минем тәрҗемәи хәлем
Тора үлем-җитемнән.
Тора бөлгенлек-ачлыктан,
Тора ятимлегемнән,
Тора сугыштан, блокада,
Абыем әсирлегеннән.
Тора таныш Җәлилләрдән,
Куллары богауланган,
Тора Ватан сугышына
Тиң бөек елаулардан.
Бөек Ватан сугышына кадәр үк «Беренче җырлар» (1938), «Пар ат» (1939), «Шагыйрьнең балачагы» (1940) исемле җыентыклар чыгарып өлгер-гән шагыйрь лирикасы белән замандашларының игътибарын җәлеп итә. Шәйхи Маннур, әйтик, аны «үзенә бер яңа, аеруча ягымлы алым белән яза торган лирик шагыйрь»[2], – дип билгеләп үтә, Муса Җәлил исә «шактый үсеп, поэзиядә ныклы урын алган[3]» талантлар арасына кертә.
Фронт шартларында шагыйрь аз яза. Әсәрләрендә гади солдатның гадәти хисләре тасвирлана, Шәйхи Маннур билгеләп үткән «ягымлы алым» өстенлек итә. Тик шулай да шагыйрь буларак Сибгат Хәким халыкка бу елларда сугышка кадәр үк иҗат иткән «Юксыну» шигыре белән таныла. Лирик эчтәлекле бу әсәргә 1942 елда Шакир Мәҗитов көй яза, җырчы Зифа Басыйрова башкаруында җыр халыкка яңгырый һәм аерылу, югалтулар белән җаны телгәләнгән меңнәрнең йөрәгенә барып җитә, җырның моңы халык йөрәгендәге сагышлар белән аваздаш булып чыга. «Казанга мин 1946 елның апрелендә генә кайттым. Күңелдә әле сугыш истәлекләре, туганнар, дуслар белән очрашу шатлыгы… Нинди дә булса җырымның барлыгын уйга да китермәгән шундый көннәрнең берендә урамда радиокомитет янында беренче очраткан артисткам Зифа Басыйрова булды. Күрештек. «Үз җырыгызны тыңлаганыгыз бармы сезнең?» – дип сорады ул. Шунда ук мине радиокомитетның студиясенә алып кереп, берүземә җырлап та күрсәтте. Ул җыр «Юксыну» иде. Җырны мин кызыксынып тыңладым, һәм шул вакыт Зифа Басыйрова минем күңелемдә әле генә булып узган авыр сугышның бөтен кичерешләрен «Юксыну» аша халыкка җиткергән онытылмас бер образ булып гәүдәләнде»[4], – дип яза соңыннан автор бу хакта. Бернинди идеологик максатлар да куелмыйча язылган җыр әнә шундый бәхетле язмышка очрый.
Бакчаларда шомырт агачлары
Җәй буена сине көттеләр.
Син кайтмадың, көзге җилләр инде
Ботакларын җиргә бөктеләр.
“ Җыр, күрәсең, халык күңеленә керсә генә аны кузгатса гына үз максатына ирешә икән. Шагыйрь күңеле белән халык күңеле арасында яткан уртак хис . Тап син аны, әйтә бел. Минем өчен иң бәхетле җыр-шагыйрьдән халык арасына күчкән җыр”- дип язды Сибгат Хәким үзенең “Җыр язмышы” истәлек - язмасында. Минем “Юксыну” җырының автор теләгәнчә, халык рухына туры килүенә, халык рухына ятуына бер мисал китереп үтәсем килә.
Безнең гаиләдә танылган җырчы - артистлар булмаса да, җыр-моңга гашыйк кешеләр яши. Әбиемнең әтисе – Шакиров Зариф Шакир улы Һәдия әбиемне һәм 5 кызын калдырып сугышка киткәндә минем әбиемә нибары 11 яшь була. Әтисеннән нибары 2-3 хат килгән.”Ничек тә балаларны кара, ач итмә” дип яза хатларында Зариф бабай. 1943 елның көз айларында Днепрны кичкәндә хәбәрсез югала.
Әниемнең әнисе 5 бала белән тол кала . Менә шул вакытта авырлыкларга бирешмичә яшәргә С.Хәкимнең “Юксыну” җыры ярдәм итә дә инде. Минем әбием сөйләвенчә, әнисе “Юксыну” җырын 1943-44 елларда, сугыштан яраланып, госпитальдә ятып кайткан гармунчы авылдашыбыз Хәйруллин Шәрип Хәйрулла улы авызыннан ишетә. Шул көннән бу җыр әбиемнең юлдашына әйләнә. ” Кич белән без, балалар йокларга яткач, әнинең яшьле күзләрен бер ноктага текәп, гел шул көйне көйләгәне истә калган.Ә без тын калып, бу җырны бишек җырын тыңлаган кебек тыңлый – тыңлый йокыга китә идек. Кер юганда да, урак урганда да, кич утырып бәйләүләр бәйләгәндә дә – шатлыкта да, кайгыда да гел шул көйне көйли иде. ”- дип искә ала әнисен әбием. Әнисе вафатыннан соң, бу җырны әбием җырлап йөри башлый. Әбиемнән бу җырны минем әнием өйрәнеп калган. “Юксыну” һәм “Өзелгәнсең сириньнән” җырлары авыл клубында концертлар, кичәләр булганда әниемнең яратып җырлый торган җырларның берсенә әйләнде , ә әтием – әнием янәшәсендә һәрвакыт баян уйный. Әниемнән бу җырны мин отып алдым. Без татар җырының буыннар чылбырын дәвам итүен күрәбез.
Димәк, халык күңеле иҗатчы шәхесенең кайчандыр алган мактаулы исемнәре, абруй-дәрәҗәләре белән дә исәпләшми, мал һәм байлык, дан һәм шөһрәт тә бервакыт онытыла, ә моң яши. Җыр язмышы шигырь юлларының эчке моңы, лирик геройны уйга салган хис-тойгылар, аларның эчкерсезлеге белән тыгыз бәйләнгән. Шулар булганда җыр яши, шагыйрь күңелендәге тибрәнешләр укучы күңелендә дә дулкын булып кабатланганда гына иҗатчы бәхетле. Сибгат Хәким татарның шундый бәхетле шагыйрьләреннән иде.
«Шигырь ничек туа? Укучылар белән очрашканда мондый сорауны күп ишетәсең. Бу сорауга җавап бирер алдыннан әле син шигырь төзелеше, аның алымнары һәм, гомумән, осталык белән бәйләнгән бүтән якларыннан бигрәк поэзиянең төп чыганагы –тормыш турында уйлыйсың. Чыннан да, хәзер син кайсы гына шигыреңне хәтергә төшермә, аларның нигезендә ниндидер бер тормыш детале, вакыйга ятканын күрәсең»[5], – ди шагыйрь «Шигырь ничек туа?» дигән мәкаләсендә.
Минем туган авылым Яңгул белән Сибгат Хәкимне бәйләп торучы тагын бер җеп бар-ул безнең авылдашыбыз, фронтовик-шагыйрь Хәбра Рахман . “1931 елның декабре. Минем “Пар ат”ның Казанга кергән елы. Яшь шагыйрь Хәбра Рахманның “Чәчәк ява” җыентыгы белән поэзиягә юл ачкан елы. Яшь шагыйрь Әгъзам Камалның “Чәчәк сатучы кыз”ы дөньяга килгән ел. Никадәр оптимизм: шигырь китаплары “Чәчәк”тән башланып китә. Тагын ике оптимист яшьләрнең бу чоры, өлгергән шушы чоры, минем туема үзенең вәкилләрен җибәргән чоры күңелдә. Өметлеләр, талантлылар. Татар поэзиясенә җиң сызганып эшләргә, иҗат итәргә килүчеләр. Хәбра Рахман 1941 елның көзендә Мәскәү янында барган каты сугышларда һәлак була. Әгъзам Камал Балтыйк буеннан чигенгәндә яраланып үлә. Җылы, йомшак күңелле лириклар, оптимистлар, һәркайсының тавышын ишетәм, елмаюларын хәтерлим...” 6 дип яза ул соңрак, үзенең “Аккош күлендә сагыш, моң...” истәлек-язмасында .
1976 нчы елда Яңгул урта мәктәбендә “Туган якны өйрәнү”музее ачыла. Музейның бер өлешен авылдашыбыз, фронтовик-шагыйрь Хәбра Рахманга багышларга уйлыйлар. Шул максаттан чыгып, Хәбра Рахманны белгән, аның белән бергә укыган язучы-шагыйрьләргә, укыткан укучыларына Хәбра Рахман исемендәге дружина пионерлары хатлар язалар. Җаваплар озак көттерми: бер-бер артлы мәктәп адресына хатлар килә башлый. Бу хатлар арасында 1976 елның 20 апрелендә Сибгат Хәким кулы белән язылган җавап хаты һәм Сибгат Хәкимнең Хәсән Туфан белән төшкән фоторәсеме дә була. Бу хат һәм фоторәсем бүгенге көндә мәктәп музееның бик кадерле экспонатлары булып торалар.
”Хәбра Рахман белән мин Бөек Ватан сугышы алдыннан Казан педагогия институтында бергә укыдык. Хәбра талантлы яшь шагыйрь. Беренче китабы ”Чәчәк ява” дип атала. Ул җыентык соңгысы да. Аңа безнең өмет бик зур иде. Кеше буларак искиткеч ягымлы, намуслы, туры. Хәбра исән булса татар поэзиясенә күп нәрсә бирәчәк иде...” дип яза Сибгат Хәким үзенең бу хатында.
III
Йомгаклау
Мин бөек шагыйрь С.Хәкимнең әсәрләрен укып, өйрәнеп чыккач гаҗәпкә калдым: булса да булыр икән кешедә шулкадәр талант! Үзем өчен мондый әсәрләр миңа нәрсә бирде соң? Беренчедән, шигъри юллар белән язылган әсәрләр миндә фашизмга карата булган нәфрәтемне арттырды,туган якны тагын да яратырга, әниләрне тагын да олыларга өндәде. Икенчедән, Сибгат Хәкимнең үзенең дә бөек шагыйрь, чын мәгънәседә Халык шагыйре булуын төшендерде. Өченчедән, телебезнең шулкадәр саф, бай икәнлегенә инандым, чөнки С. Хәким шундый матур, шундый гади тел белән язган. Ул мине шигърият дөньясына, әдәбиятка якынайтты. Мине генә түгел, бик күпләрне шуңа этәргән икән ул.
Бу турыда танылган шагыйребез Шәүкәт Галиев болай ди: “ Безне шигьрияткә Тукай китергән, Тукай кавыштырган, Җан берлегебез дә Тукайда. С. Хәкимне дә мин Тукай аша хәтерлим. Тукайга багышланган поэмаларын ярты гасыр элек китапханәдән алып укуым күз алдымда. Тәэсирләрем дә истә.
Тукайга якын – күңелгә якын! Аны олылау, халык рухы белән бер итеп күрү Сибгат Хәкимнең иҗатында гомере буе яңара торды. Тукай, дип кабатласа да, шигъриятендә кабатланмады. Татар күңелендә Тукаена мәхәббәтне яңартып торган иң тугрылыклы шагыйрь ул. Бу аның рухи халәте, яшәү мәгънәсе, илһамы –януы, иманы иде.”
Сибгат Хәким шигъри осталыгы иң югары ноктасына җиткән шагыйрьләрдән иде. Шигырьләренең ритмик төзелеше һәм рифмаларының оригинальлеге җәһәтеннән дә, темаларның яктыртылышы, лирик моңның куәте белән дә үзенә тиңнәрне белмәде. 1960 елларның уртасында ул «Җыр язмышы» исемле дүртьюллык шигырь яза.
Җыр язмышы кош язмышы кебек,
Бер тирәдән үтә юллары;
Җыр да кайчак егылып төшә җиргә,
Күтәрелә кайчак югары.
«Җыр язмышы»ның авторы иҗаты югары күтәрелгән хәлдә бу дөньядан китте. Җырлары белән шагыйрь яулаган биеклекләр халык тарафыннан да, рәсми рәвештә дә танылу таптылар: ул Россиянең Максим Горький (1970), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге бүләкләренә лаек булды, 1986 ел-да аңа Татарстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелде.
Кулланылган әдәбият:
1.Галиуллин Т. “Шагыйрьләр һәм шигырьләр”.-Казан, тат.кит нәш.,1985
2.Вильданова-Хәкимова М.”Таныш өянкеләр”.-Казан.,тат.кит.нәш.,1997
3.Хуҗиәхмәтов Ә.Н.”Сибгат Хәким”. Сайланма әсәрләр.-Хәтер-2006.
4.Яңгул урта гомуми белем мәктәбенең музей фонды материаллары.
[1] Хәким С. Аккош күлендә сагыш-моң / Яшә, борчулы җаным! – Казан: Тат. кит. нәшр., 1988. – Б.144.
[2] Маннур Ш. Безнең поэзия турында уйланулар // Совет әдәбияты. – 1941. – №5/6. – Б. 84-85.
[3] Җәлил М. Әсәрләр. 4 томда. – 4 т. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1976. – Б. 266-267.
[4] Хәким С. Җыр язмышы / Халык язмышы –шагыйрь язмышы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1988. – Б. 336.
[5] Хәким С. Шигырь ничек туа? / Халык язмышы –шагыйрь язмышы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1988. – Б.161.
6 Хәким С. Аккош күлендә сагыш,моң../ Яшә,борчулы җаным.-Казан:Тат.кит.нәшр.,1988-Б.145.
Мороз Иванович
Акварельные гвоздики
Злая мать и добрая тётя
Заяц-хваста
Сказка "Колосок"