Касимова Резеданын «Физик культураның укучылар сәламәтлеген ныгытуда әһәмияте» дигән информацион-эзләнүле тикшеренү проектында хәзерге заманда бик актуаль булган укучылар сәламәтлеге проблемасын күтәрә. Бүгенге көндә Россиядә 14% бала гына тулаем сәламәт, ә 50% балада төрле функциональ тайпылышлар, 35-40% балада хроник авырулар барлыгы билгеле, 7,5 млн.га якын бала нерв - психик авырулар белән газаплана.
Хәзерге заман кешесе бик аз хәрәкәтләнә. Промышленностьта һәм авыл хуҗалыгында күп эш механикалаштырылган, транспорт чаралары елдан- ел үсә, һәр йортта телевидение һәм компьютер бар. Ә болар үз чиратында соңгы елларда киң таралган гиподинамиягә, ягъни хәрәкәт җитмәүгә китерә. Моның нәтиҗәсе кан әйләнеше, сулыш системасы авырулары ешаюда чагыла.
Проект авторы шушы тема буенча бик күп өстәмә әдәбият һәм интернет материаллары белән танышты, балалар табибы Рафия Рашатовна белән очрашып сөйләшеп проектны кирәкле мәгълүматлар белән тулыландырды.
Укучы фикере буенча мәктәпләрдә көн саен иртәнге зарядка үткәрү, сәламәтлек көннәре уздыру, укучыларга һәм ата-аналарга гиподинамиянең нәтиҗәләрен аңлату укучылар сәламәтлеген ныгытуга зур өлеш кертер иде.
Минем уйлавымча, бу информацион-эзләнүле тикшеренү проекты күп укучылар,укытучылар һәм ата-аналар өчен файдалы булыр. Монда тупланган материалны класс сәгатьләрендә, дәресләрдә файдаланырга мөмкин.
Вложение | Размер |
---|---|
fizik_kulturanyn_ukuchylar_slamtlegen_nygytuda_hmiyate.docx | 183.36 КБ |
Татарстан Республикасы Арча районы
Яңа Кенәр лицее
Информацион-эзләнүле тикшеренү проекты:
« Физик культураның укучылар сәламәтлеген
ныгытуда әһәмияте»
Төзеде: 10 “Б” сыйныф укучысы
Касимова Р.Р
Җитәкче: биология укытучысы
Садыйкова Нурфия Камилевна.
2012 нче ел
-1-
Эчтәлек.
1. Кереш ----------------------------- 2 нче бит
2.Төп өлеш----------------------------
3. Йомгаклау ------------------------- 6 нчы бит
4. Кулланылган әдәбият-------------- 7 нче бит
-2-
Кереш.
Минем информацион-эзләнүле тикшеренү проектым « Физик культураның укучылар сәламәтлеген ныгытуда әһәмияте» дип атала. Проект эшендә 5-8 сыйныф укучылары тикшерелде. Физик тәрбия кеше организмының функциональ камилләшүенә, сәламәтлекне ныгытуга, югары җитештерүчән хезмәткә әзер булуга юнәлдерелә.Физик тәрбия чараларын уңышлы кулану акыл үсешенә уңай йогынты ясый, эш сәләтен арттыра.
Физик тәрбия коллективизм, максатка омтылучанлык, кыюлык, ныклык, тәвәкәллек кебек сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.
Кече яшьтәге мәктәп балаларының хәрәкәт активлыгын өйрәнү шуны күрсәтә: уку елы барышында, җәйге каникулдагы белән чагыштырганда, хәрәкәт активлыгы 2 тапкыр кими һәм бу активлык укучыларның табигый ихтыяҗларына туры килми.
Мәктәпләрдә даим рәвештә медицина тикшерүләре үткәрелә. Балалар медицина таләпләреннән чыгып төрле группаларга бүленә. Яңа Кенәр мәктәбе укучыларының сәламәтлеге торышы турында аңлатуны сорап без балалар табибы Рафия Рашатовнага да мөрәҗәгать иттек.
Хәрәкәт активлыгы кимү,ягъни гиподинамия нәтиҗәсендә йөрәк кан тамырлары авырулары, сулыш системасы авырулары кискен арта икән. Димәк, укучылар күберәк хәрәкәтләнергә тиеш.Даими рәвештә тәэсир итүче физик нагрузка йөрәк-кан әйләнеше , сулыш органнарының эшчәнлегенә уңай тәэсир ясый. Хәрәкәт үзәк нерв системасының җитлегүенә уңай стимул булып тора,баш миенең үсешен, аның функциональ активлыгын арттыра, ә үз чиратында үзәк нерв системасы мускуллар үсүен, үсүне тәэмин итә.Димәк, хәрәкәтне чикләү- күп кенә авыруларның килеп чыгуына китерер иде. Шуңа күрә бу эш барышында физик тәрбиянең укучылар сәламәтлеген ныгытуда әһәмиятен ачыклауны максат итеп алдым.
Бурычлар:
Бу тикшеренү эшендә 5-9 сыйныфлар өчен чыгарылган “Проектная деятельность учащихся”( авторы:Е.АЯкушкина) китабы төп ярдәмлек итеп алынды.Шулай ук эш барышында Казан дәүләт педагогия университетыгалимнәре тарафыннан чыгарылган “Основы здоровья”, ”Балалар,яшүсмерләр физиологиясе һәм гигиенасы” дигән китаплар да файдаланылды.
-2-
Төп өлеш
Сөяк тукымасының бик әһәмиятле үзенчәлеге- сөякләрнең механик ныклыгын булдыру.Сөякләрнең ныклыгы бу тукыманың механик составына бәйле.Сөяк составына органик һэм минераль матдәләр 162 чагыштырмасында керә.Минераль матдәләр сөякләргә катылык, ә органик матдәләр сыгылмалылык, эластиклык үзлеге бирәләр.Балаларда сөяк составында органик матдәләр күбрәк булганлыктан, аларның скелеты эластик, сыгылмалы. Балалар организмында скелет дәвамлы, авыр нагрузка булганда, гәүдәнең нормаль торышы үзгәргәндә бик тиз формасын үзгәртергә мөмкин. Көн саен бер үк төрле, дөрес булмаган позада утыручы яисә эшләүче балаларда умырткалык кәкерәергә мөмкин. Шуның өчен кече яшьтән өстәл янында, партада дөрес утыруга игътибар итү аеруча әһәмиятле.
Шулай ук күрү анализаторы- иң әһәмиятле сенсор система (сизү органнары керә), чөнки организм 80% информацияне күзләр аркылы ала.
Йөрәк-кан әйләнеше органнарының эшчәнлеге физик хезмәт белән ныклы бәйләнештә. Аларның функциональ мөмкинлекләре организмның чыныктырылу дәрәҗәсенә бәйле.Һәр яшь чорының үзенчәлекләрен исәпкә алып, организмга оптималь нагрузка тудыру, физик хезмәт, физкультура белән шөгыльләнү- йөрәк- кан әйләнеше органнарының сәламәтлеген саклауда иң зур әһәмияткә ия.
Ел саен мәктәпләрдә үткәрелә торган медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча
5-8 сыйныф укучыларының сәламәтлек торышын диаграммага еллап урнаштырганда түбәндәгеләрне күрергә була.
-3-
2. Практик өлеш.
Эш барышы.
Практик эш №1
« Кислородны максималь кулану күрсәткечен ачыклау»
Соңгы елларны кислородны максималь кулану күрсәткечен ачыклауның инструментсыз ачыклау методы эшләнгән. Аның өчен спортзалда стена буена 35 см. биеклектәге гимнастик скамейкалар куела.Алдан укучыларга үзләренең пульсын санарга өйрәтелә. 10-12 кешелек группа скамейка каршына тезелеп баса һәм команда буенча 20 тапкыр скамейкага менеп төшә. Аннары һәр укучы 10 с дәвамында пульсларын саныйлар һәм күрсәткечне 6 га тапкырлап 1 минутта йөрәк тибеше ачыклана.
Укучының гәүдә авырлыгын (Р), биеклекне (һ), цикллар санын (n=20)егәрлекне (W) исәпләп чыгарырга мөмкин:
W=P∙h∙n∙1,5 1,5- олы кешеләр өчен төшү- менү коэффициенты
Добельн формуласы буенча бу коэффициентлар түбәндәгечә:
яшь | Коэффициент (К) | яшь | Коэффициент (К) |
8 | 0,931 | 13 | 0,891 |
9 | 0,922 | 14 | 0,883 |
10 | 0,914 | 15 | 0,878 |
11 | 0,907 | 16 | 0,868 |
12 | 0,900 |
Кислородны максималь кулану (КМК) күрсәткечен ачыклау өчен Добельн формуласы буенча:
KMK=1,29 √ W/(H-60) ∙K
W-егәрлек
H- йөрәк кыскарулары ешлыгы
K- яшь үзенчәлеге коэффициенты
-4-
яше | 1,5 урынына | 1,29 урынына | Н-60 урынына | |||
Малайлар | Кызлар | Малайлар | кызлар | Малайлар | кызлар | |
9 | 1,2 | 1,2 | 1,11 | 0,85 | Н-30 | Н-30 |
10 | 1,2 | 1,2 | 1,11 | 0,95 | Н-30 | Н-30 |
11 | 1,2 | 1,2 | 1,15 | 0,95 | Н-40 | Н-30 |
12 | 1,2 | 1,2 | 1,15 | 0,98 | Н-50 | Н-30 |
13 | 1,3 | 1,3 | 1,20 | 0,98 | Н-50 | Н-40 |
14 | 1,3 | 1,3 | 1,15 | 1,01 | Н-60 | Н-40 |
15 | 1,4 | 1,3 | 1,27 | 1,05 | Н-60 | Н-40 |
16 | 1,4 | 1,3 | 1,29 | 1,10 | Н-60 | Н-40 |
Шушы исәпләуләрне төгәлләгәч, без түбәндәге таблицага нигезләнеп, укучыларның физик хәле турында сүз йөртә алабыз:
КМК күрсәткече | Физик хәле | |
Малайлар | кызлар | |
55-60 | 45-50 | бик яхшы |
50-54 | 40-44 | яхшы |
45-49 | 35-39 | канәгатьләнерлек |
44 тән түбән | 34 тән түбән | канәгатьләнмәслек |
-5-
Эш нәтиҗәләре:
5-8 сыйныф укучыларын тикшерү нәтиҗәсендә кислородны максималь кулану күрсәткече түбәндәгечә булды:
Практик эш №2
« Гәүдә торышын үзконтрольдә тоту методлары»
Гәүдә торышын үзконтрольдә тоту өчен стенага арка белән терәлеп басарга кирәк һәм бу вакытта үкчә,тез, оча сөяге, калак сөяге стенага орынырга тиеш.Шулай итеп басканда бил турысыннан йодрык үтсә, гәүдә торышында үзгәреш бар, ә уч кына үтсә- гәүдә торышы нормада дип нәтиҗә ясый алабыз.
Нәтиҗә:
Шушындый ысул белән 5-8 сыйныф укучылары арасында 64 укучы тикшерелде. Аларның 54е сәламәт, ә 10 укучыда сколиоз бар дип табылды.
-6-
Йомгаклау.
КМК күрсәткече түбән булу укучыларның физик эш сәләте түбән булуны күрсәтә.Шуны искә алып, укучыларга түбәндәге практик рекамендацияләр тәкъдим ителде:
-7-
Кулланылган әдәбият.
1. Е.АЯкушкина “Проектная деятельность учащихся”
2. Ф.Г. Ситдиков ”Балалар, яшүсмерләр физиологиясе һәм гигиенасы”
3. Ф.Г. Ситдиков “Основы здоровья”
Домик зимней ночью
Как нарисовать китайскую розу
Астрономический календарь. Май, 2019
Цветущая сакура
Злая мать и добрая тётя